Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫ СҮЗЕ


УРАЛДАН ХАТ
ашта ук шуны әйтим, мин бүгенге зур татар әдәбиятының күптәнге актив укучыларыннан берсемен. Милләтем буенча башкорт булсам да, Тукайлар, Такташлар. Ибраһимовлар иҗат иткән әсәрләрне укымый яшәүне күз алдыма китерә алмыйм.
«Казан утлары» журналында күренекле язучыбыз Ә. Еники, яшь тәнкыйтьчеләр белән очрашып, әдәбиятның тормыш белән бәйләнеше турындагы бик күл сорауларга җавап бирде. Мин бу хатны шул уңай белән язам да. Кайбер мәсьәләләрдә Әмирхан Еники белән килешә алмавымны белдерәсем килә.
Әңгәмәдә язучыга: «Басылып чыккан әсәрләрнең сәнгать дәрәҗәсе ник түбәнәя, сыйфаты төшә бара һәм безнең әсәрләр күңелне тартмый, укылмый, безне бер яктан да баетмый да, дулкынландырмый да?» дигән сорау бирелә. Минемчә, бүгенге татар совет әдәбиятына мондый бәя белән килешеп булмый. Чөнки хәзерге татар әдәбиятының укучыны мавыктыргыч, югары сыйфатлы бик күп әсәрләре бар. Бу әсәрләр, үз укучыларын табып, халыкның рухи байлыгына әйләнде инде. Аләрны яратып укучылар күбәйде. Мәсәлән, Чиләбе шәһәрендәге татар-башкорт китапханәсенә йөрүчеләр белән фикер алышканда, шул нәрсә ачыкланды: күбесе татар язучы- ларының яңа әсәрләре белән кызыксына, аларны укып барырга тырыша. Сүз монда тулаем әдәбият турында бара. Аерым әсәр, нинди генә зур күләмле булмасын, нинди генә олы талант белән язылмасын — бөтен әдәбиятны тәшкил итми. Шул бер китапны укып чыгу белән генә кеше тормышның бар якларын да күреп бетерә алмас. Андый могҗизаның булуы мөмкин түгел. Матур әдәбият укып рухи хәзинәңне баетырга, күңел теләкләреңне канәгатьләндерергә телисең икән, төрле темага, төрле жанрда язылган әсәрләр белән танышырга кирәк, дип уйлыйм. Тамчы тама-тама чиләк тула дигәндәй, төрлесен укый-укый бер уртак фикер туа бит.
Татар совет әдәбияты — киң диапазонлы әдәбият. Җылы ләйсән яңгыры җирне ничек яшәртсә, яхшы китаплар да күңелгә шундый шифалы була. Мондый әсәрләр татар әдәбиятында аз түгел. Яшь тәнкыйтьчеләр «әсәрләрнең сыйфаты түбәнәя башлады» дип нәтиҗә ясарга ашыкмасыннар димәкче булам.
Мин үзем тәнкыйтьнең оператив һәм үткен булуы ягында. Тәнкыйтьтән мәхрүм калган әдәбият үсүдән туктый. Ләкин мин, укучы буларак, берьяклы гына тәнкыйтьне хуплый алмыйм. Кимчелекләрне күреп тә, теге яки бу әсәрнең уңай якларын читләп узу кебек гөнаһтан арынган булсын ул тәнкыйть. Теләгем шундый.
Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы басылып чыккач, бу әсәргә карата тәнкыйть фикерләре бик каршылыклы булды. Укучылар романны яратып каршылады, ө тәнкыйтьчеләр— аны «сүтеп ташларга» кереште. Әмма вакыт аңа үзенең гадел хөкемен чыгарды. «Ак чәчәкләр» — ил күләмендә киң таралган әсәр буларак танылды.
Без «Казан утлары» битләрендә Ә. Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсепн зур кызыксыну белән укыдык. Журнал кулдан-кулга күчеп йөрде. Ш. Маннурның «Агым суларга карап» әсәре дә, автор үзе әйткәнчә, «йөрәк җыры, гомер китабы» булып укыла.
Журнал битләрендә без әдәбият тарихына кагылышлы материалларны көтеп алабыз. Хәзерге әдәби процесс белән үткән тарихны бергә бәйләп өйрәнү укучының дөньяга карашын киңәйтә, әдәби зәвыгын үстерә. Болар барысы бер бөтен хис — бүгенге татар совет әдәбияты белән горурлану тойгысы тудыра.
Шунысын да әйтәсем килә, күренекле язучылар журнал битләрендә «Бүгенге әдәбият һәм язучы» дигән темага әңгәмәләр белән катнашсалар, әдәби процесс тагын да җанлана төшәр иде.
МӘХМҮТ ЯНБАЕВ, Чиләбе өлкәсе.
Аргаяш поселогы.
Б
ЯЗУЧЫГА БЕР СОРАУ
ин китап «чире» йоккан кешеләрнең берсе. Язучыларыбызның моннан куп еллар элек иҗат иткән әсәрләрен дә. яңа китапларын да кулдан куймыйм. Күңелемдә — әдипләргә рәхмәт хисе. Укучыларга шатлык та, ял да, юаныч та бирүче ул талант ияләре мең яшәсеннәр иде!
Соңгы арада танышкан яңа әсәрләрнең берсе Б. Камалов иптәшнең «Канатлы кырмыска» повесте булды. «Казан утларывннан укыдым аны. Шунда ук «Күршеләрв, «Күңел кыңгыраулары» дигән китапларын да янә күздән кичердем. Язучыга рәхмәт сүземне әйтәсем килә башлады. Бу хатны шуңа күрә язам да.
Хөрмәтле Барлас Камалов иптәш! «Канатлы кырмыска», минемчә, бик әйбәт, бик җиңел язылган. Четрекле тема алынган, кешеләрне һәрвакыт борчый торган хәлләр, шабашникларның комсызлыгы һ. б. сыйфатлары гәүдәләндерелә.
«Канатлы кырмыска»ны укый башлагач та, иң курыкканым шул иде: «Яшь кенә егет Ильяс шушы Самат комсызлыгының корбаны була гына күрмәсен!» — дип уйладым. Аның язмышы күңелне борчымаслык түгел. Шөкер, Ильяс исән калды. Ләкин тагын бер теләгемне әйтим. Самат үзе дә ниндидер вөҗдан газаплары кичерергә тиеш түгелме икән соң? Гомумән, аның тормыш тарафыннан «акылга утыртылуын» күрәсе килә. Әсәрдә шул як — Саматка сабак бирерлек вакыйгалар ачылмаган шикелле. Нишләп әле яшь кыз Нурсинә аңа бик җиңел һәм тиз генә теләктәшлек күрсәтә? Ышаныргамы моңа, ышанмаскамы? Әлбәттә, булдыклы кеше ул Самат. Әмма аның булдыклылыгы гел үз файдасына гына хезмәт итә. Монысы да табигый дип фараз кылыйк. Тик Саматларга «отпор» бирә торган көч тә бар бит тормышта. Шуны да ачасы, күрсәтәсе иде.
Ялгышсам, гафу итегез. Мин әсәрне ничек аңласам, шулай яздым инде.
РӘШИДӘ ШӘРИФУЛЛИНА. Актаныш районы, Пучы авылы.
ЗАМАН ГЕРОЕ
азан утлары» журналының бишенче санында «Инженерлар» дигән әсәрне укыдым. Шуның хакында берничә сүз әйтмәкче булам. Без, укытучылар, һәрчак өмет белән яшибез: үзебез белем биргән укучылар киләчәктә кем булырлар? Аларны дөрес тәрбиялибезме икән? Бу сораулар тынгы бирми. Җавапны тормышның үзеннән һәм әдәбияттан эзлибез.
М. Хәсәноаның «Инженерлар» әсәрендә мин шундый кешеләрне очраттым кебек. Болар — Имам Хисамоеич, Ислам Имамович, Петр Ильич. КамАЗ гигантының инженеры Имам — хәзерге заманның һәм хәтта, әйтергә мөмкин, киләчәкнең белемле, культуралы, инсафлы кешесе. Теләсә нинди мәсьәләне хәл итә ала. Туган илнең чын патриоты. Чит илләрдән килгән делегацияләр белән аралашкан чакларда ул тагын бер ягы белән ачыла — төрле телләрне яхшы бөлә. Аның бу сыйфаты халыклар арасында хезмәттәшлек һәм дуслыкны ныгытуга булыша. Образ шулай үсә.
Имам Хисамовичның үз илен, туган телен, халкының гореф-гадәтләрен ихтирам итүен башне милләт кешеләре дә санлый. Билгеле, интернациональ дуслык төрле милләтләрнең бер-берен ихтирам итешүдән туа инде.
Язучының мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләрен чагылдыруын да хуплыйсым килә. Аның геройлары мәхәббәттә йөрәк кушканын эшлиләр. /Линемчә, бик дөрес бу.
Кыскасы, М. Хәсәновның «Инженерлар»ы — безнең көннәр таләбенә җавап бире торган әсәр. Яшь буынны тәрбияләүдә безгә булышлык итәрдәй китап.
МвХӘММӨТ НУРМӨХӘММӘТОв.
мәктәп директоры.
БАССР, Башкорт Шиде авылы.
11 «К У » М II
М
„К
177
СӘМУМ КИЧКӘН ГЕРОЙЛАР
азиз Кашаповның «Сәмум җиле» повестен бер тында укып чыктым. Гыйбрәтле язмышлар, олы вакыйгалар игътибарны биләп алды.
Минемчә, авторның иң зур уңышы — Рамиз Җәләев образы. Аңарда безнең замандашларыбызга хас сыйфатлар тупланган. Илгә тугрылык, интернациональ дуслык, партия һәм халык эшенә бирелгәнлек, шуның хакына утка-суга керергә әзер тору кебек патриотик хисләр дулкыны укучыны да тыныч калдырмый. Совет Армиясендә хезмәт итү елларында ул узен хәрби эшне һәм солдатлар психологиясен яхшы аңлый белгән командир итеп таныта. Монысы — чүлдәге эпизод. Ә инде интернациональ бурычын үтәгән чакта Рамиз — кыю һәм тәвәккәл сугышчы. Тик шунысы мине бераз гаҗәпләндерә: госпитальдә яткан чагында аңа ни солдатлар, ни командирлар — беркем хат язмый. Солдат дуслыгы болай булмый торгандыр, дип уйлыйм. Генерал Орловның Рамизга рухи тәэсире зур бит әнә. Ә үз частеның командиры хат язса, Җәләевка тагын да йогынтылырак булмас идеме икән?
Дәрес. Җәләев кемнәрнеңдер ярдәменә мохтаҗ түгел. Бөтен авырлыкны, яралар әрнүен, үлемне җиңәрлек көч бар анда. Ул терелеп аякка баскан чакта, аның белән бергә шатланасың. Үзенең кыюлыгы, ныклыгы белән күңелгә урнаша Җәләев. Безнең әдәбиятка Маресьевлар. Островскийлар рухының дәвамы булып керә. Үрнәк алырлык образ бу.
Мин, хатын-кыз һәм ана буларак, Ирина Андреевна образын төрлечә аңларга тырышып карадым. Кайбер очракларда аның тормышчанлыгына ышанасың, ә кайва- кытларда килешеп җитә алмыйсың. Иң беренче чиратта, ул — хәрби кеше. Автоо аны шулай сурәтли дә. Хәрби врач, авылда баласын калдырып, фронтка китә. Испания вакыйгаларында катнаша. Инде сугыш беткәнгә дә 11 ел. ә Ирина Андреевна һаман хәрби киемен салмаган. Киемен салмавы бер хәер, ул үзенең хатын-кыз. ана булуын да онытты, ахрысы. Испаниядән кайткач, Галләметдин абзыйның хатына ышанып, улын яки аның каберен күрергә дә бармый. Бөтен ил авыр көннәр кичергәндә Ирина Андреевнаның шәхси эшләрен алгы планга куймавы да аңлашыла, ләкин аны тормышчан образ итеп күрәсе килә. Әгәр дә ул: «Сугыш кырларыннан кайтмый калуым да бар, улымның каберен булса да күреп, хушлашып кайтыйм», дисә, укучы күзе алдында Ана образы тагын да калкурак булып басар иде. Юк бит, сугыштан соң да моны эшләми ул. Нинди ана йөрәге түзсен икән моңа?! Әсәрнең тәэсир көчен билгеле чамада йомшарта торган нәрсә шул түгелме икән дип тә уйлап куям. Аны коеп куйган врач итеп кенә түгел, хатын-кыз сурәтендә дә күрәсе килә. Тормыш тукталмый лабаса, аңа күз сирпүчеләр дә булмый калмагандыр, үз йөрәге талпынып куйган минутлар да булгандыр. Кеше бит, бигрәк тә хатын-кыз, эше белән генә түгел, хисе белән дә көчле. Менә бу яктан Ирина Андреевна образында тормышчанлык җитенкерәми шикелле, һәрхәлдә, әсәр мине шушы җәһәттән ышандырып бетермәде.
Сәмум кичсәләр дә, кешеләр кеше булып кала. Дөресрәге, шулай калу хокукын яклап сәмум кичәләр.
РИММА ИСМӘГЫЙЛОВА,
Башкортстан АССР.
Туймазы шәһәре.