Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫҢЛАГЫЗ, КАЗАН СӨЙЛИ...


өек Октябрьга алтмыш ел тулган көндә Татарстан радиосы үзенең 50 еллыгын билгеләп үтә. Еракта калган ел. Әмма мәдәниятебез тормышында бик истәлекле ел ул. Татар сүзен эфирга таратучы беренче дикторларның берсе буларак, башлангыч елларда радио тапшыруларның ничек оештырылуы, радио эшеидә катнашкан, аны үстерүгә үзеннән елеш керткән культура, әдәбият-сәигать эшлеклөлөре хакында хәтердә сакланган истәлекләр белән уртаклашасы килә.
Кеше тавышын телефон чыбыклары аша еракка көчәйтеп тарату хыялын Казан элемтәчеләре революциянең беренче елларында ук тормышка ашыра башлыйлар, һәм аның башлангычы Казан университетын тәмамлаган талантлы инженер А. Т. Углов уйлап тапкан телефон көчәйткече була. Шушы көчәйткеч аппарат телефон үткәргечләр белән рупорга тоташтырыла. Менә граммофон трубасына охшашлы өч рупор Казан урамнарына эленә — беренче тапкыр телдән газета укыла.
Казан халкын таңга калдырган бу вакыйга 1921 елның Беренче май көнендә була. Ул хәбәр «Правда» һәм «Известия» газеталары аша илебезгә тарала һәм аны В И. Ленин да укый. Укып кына калмый, шунда ук Халык Комиссарлары Советының хуҗалык эшләрен алып баручысына хат яза һәм үзенең бу ачыш белән кызыксынуын белдерә: «Бүген газеталардан укып белүемчә.— ди юлбашчы,— Казанда телефон көчәйтүче һем җыелган халыкка сөйләүче рупор сыналган (һәм бик матур нәтиҗәләр биргән) икән. Остряков аркылы белешегез. Әгәр дә дөрес булса, Мәскәүдә һәм Питорда куярга кирәк...»
Озак та үтми. Казан радиобазасыннан җибәрелгән рупорлар башкаланың иң зур мәйданнарына куела, үзәк телефон станциясе янында радиостудия эшли башлый. Бу яакыйта Казанда радиосөючеләр хәрәкәтенең җанланып китүенә сәбәп була. Тиздән «Радиосөючеләрнең Татарстан җәмгыяте» төзелә. Җәмгыять үзалдына кабул итү станциясе белән беррәттән җирле тапшырулар алып барырлык станция тезү бурычын куя. һәм 1927 елның көзендә Казан радиостанциясе эшли башлый. Бөек Октябрь революциясенең ун еллыгын бәйрәм иткән көнне татар сүзе беренче тапкыр радио аша яңгырый.
Минем Казанга килүем нәкь шушы көннәргә туры килде Укырга керергә соңга калган идем. Шулай да вакытны әрәм уздырмас өчен, Комлев урамындагы «ВУЗ һәм ВТУЗларга хәзерлек курсларына» урнаштым. Укулар кичке сәгатьләрдә булганлыктан көндез эшләү нияте белән хезмәт биржасына бардым һәм шунда мәшһүр артист Мохтар Мутинны очраттым. Мохтар абый мине Троицк шәһәре театры буенча белә иде. Ул берничә сезон шул театрда эшләде. Мин дә сәхнәдә һәвәскәр сыйфатында баштарак балалар, ә соңыннан сүзсез рольләрдә катнашкалый идем. Беренче сүзе «Нишләп йөрисең?» булды.
Кыска гына аңлашудан соң, мине үзе балан алып лягте. Г Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасы эчендәге бер бүлмәгә керебез Можтар абый
Б
өстәл артында утырган хәрби киемле кешегә мине күрсәтеп: «Менә сезгә диктор aflbin килдем...» — ди. Ә мин диктор сүзенең нәрсә икәнен дә аңламыйча аптырап торам. Аңлашкач, җөрьәт итеп, ризалыгымны бирдем. Сынап карау өчен микрофон алдына бастырдылар. Студиягә беренче аяк басуым, беренче тапкыр микрофонны күрүем. Шул кадәр каушаганмын ки, кәгазь битендәге сүзләрне тота алмый аптырадым, әйтерсең алар сикерешеп, биеп йөриләр. Тирләдем, пештем... Сүзләрне оеш-тырып текстны укый алдыммы-юкмы, белмим, әмма бу үземә ошамады. «Миннән була торган эш түгел», дип уйладым да, төпле бер фикергә килә алуыма шатланып, тиз генә студиядән чыгып сыздым...
Атналар, айлар узды. Икенче эшкә кереп эшли башладым. Радиостудиядәге вакыйга инде онытыла да башлаган иде, тагын Мутин абый очрап куймасынмы.
— Син кая югалдың? Әйдә! — диде дә Карл Маркс урамындагы 36 нчы йортка алып килде. Баксаң, студия шушында күчкән икән. Мин кинәт туктап калдым. Әмма, ни дә булса уйлап өлгергәнче, Мохтар абый кулымнан тотып икенче катка алып менеп китте. Менә без баш редактор бүлмәсендә. Озынча буйлы, гаҗәеп ягымлы, сабыр холыклы бу кеше сүз арасында гына кайбер сораулар бирде дә, миңа дикторлык хезмәтен тәкъдим итте. Эш хакының җитмеш биш сум булганлыгын да сиздереп куйды. Минем өчен бу бик зур акча иде.
Бер күрүдә күңелемне әсир иткән ул кеше Сәгыйть ага Файзуллин булып чыкты, ә беренчесе, теге хәрби киемдәгесе, язучы Шамил Усманов булган икән. Сәгыйть абый кул астында миңа берничә ел эшләү насыйп булды.
Студиянең тәүге елында дикторлык вазифасын башкаручы махсус кеше булмый. Матбугатта Г. Кутуй, Камал II һ. б. исемнәр күрсәтелсә дә, алар дикторлык хезмәтен вазифа төсендә түгел, ә аерым тапшыруларга сәгатьләп чакырылу буенча башкарган булырга тиеш. Моны Г. Кутуйның үз сүзләре белән дә раслап була. Дикторлык хезмәтенә үзенә күрә кечкенә конкурс үткәрелә. Радио аша бирелгән игълан буенча студияга бары өч егет килә. Минем килүем дә шул вакытка туры килә һәм мин дүртенче кеше булганмын. Менә шулчакны безнең белән үткәргән әңгәмә вакытында Г. Кутуйның, «Дикторлык хезмәтен башкару өчен яхшы дикцияле, тавышы матур тембрлы кеше булмавы аркасында, бу вазифаны баштагы айларга һәрберебезгә башкарырга туры килде», дигәне хәтеремдә.
Мин килгәндә, дикторлык хезмәтен журналист, тәрҗемәче Рәшит Мансуров башкара иде. Р. Мансуровның сәламәтлеге нык какшаганлыктан, диктор булып саналса да, тәрҗемә эше белән генә диярлек шөгыльләнде. Мин килеп берничә ай узуга, бу гаҗәеп тыйнак, хезмәтен төгәл һәм зур тырышлык белән башкаручы иптәш арабыздан китте.
Мин, көтмәгәндә, баш диктор булып калдым. Кайбер тапшыруларга ярдәм төсендә татар театры артистлары да чакырыла һәм бер кадәр амплуа да саклана иде. Мәсәлән, Бөек Октябрь, Беренче май бәйрәмнәре өндәмәләрен укуны хәзерләү эше фәкать Мохтар Мутинга тапшырыла, соңгы хәбәрләрне укуда Мәҗит Илдар. Камал II еш катнашалар. Әдәби-музыкаль тапшыруларның җитәкчесе Кәшифә ханым Тумашева дикторларның иң якын ярдәмчесе булды. Студиядә ул ике тавышка (хатын-кыз һәм ир тавышларын аралаштырып) укуны юлга салды. Алдагы елларда инде бу принцип өзлексез сакланып киленде. Кәшифә ханым Тумашева, драма артисткалары Зәйнәп Хөсәенова, Зәйнәп Камалова хатын-кызлардан беренче дикторлар булдылар.
Тапшырулар өч телдә — рус, татар һәм чуваш телләрендә бара башлады. Рус дикторлары булып Е. Е. Жилина (СССР халык артисткасы) белән И. С. Самбурская- лар (СССР Культура министрлыгында бүлек мөдире, хәзер пенсиядә) эшләде.
Иртәнге тапшырулар сәгать унбердә соңгы хәбәрләр белән башланып, «Ударниклар иртәсе» яки «Колхозчылар иртәсе» исемле зур концерт белән тәмамлана. Кичке тапшырулар дүрт-бишләрдән төнге уникегә хәтле бара. Соңгы хәбәрләр, төрле фәннәр буенча лекцияләр, беседалар, әдәби-музыкаль тапшырулар бирелә иде. Даими башкаручылар итеп, штатка җырчылар — Мәрьям Рахманкулова, Гөлсем Сө- ләйманова, Ярулла Чамаев һәм бер пианист чакырылды. Башта С. Сәйдәшев, аннары В. И. Виноградов җитәкчелегендә кечкенә симфоник оркестр да оештырылды. 1931 елда студия штатына Казан музыка техникумының вокал буенча Е. Г. Ковелькова
(заманында операларда Ф. Шаляпин белән бергә җырлаган күренекле җырчы) классын тәмамлаган Любовь Юрусова алынды. Татар телен яхшы белгән бу җырчы татар концертларында да катнаша һәм шул елларда иҗат ителгән яңа җырларны радиодан беренче булып еш кына аңа башкарырга туры килә. Берничә елдан соң консерватория белеме алып Мәскәүдән Зөһрә Бәйрашова (хәзер Казан дәүләт консереа- ф ториясенең профессоры) кайтты. Ул да ике телдә — рус һәм татар концертларында җырлый иде. Болардаи тыш, тапшыруларга әледән-әле Казан музыка һәм театр тех- = никумиары студентлары чакырылды. Мәскәү һәм Ленинград шәһәрләрендәге югары z музыка уку йортларында укучы Фәрит Яруллин, Хәсән Гобәйдуллин кебек яшь му- Т зыкантларыбыэ да радионың якын дуслары булып киттеләр. Тематик концертлар ~ оештырып, татар тыңлаучыларын бөек композиторлар иҗаты белән таныштыруда X. Гобәйдуллин аеруча зур ярдәм күрсәтә иде. ж
Җырчылар, лекторлар һәм дикторларның осталыкларын күтәрүгә ул елларда ук ' зур әһәмият бирелде. 1930 нчы елларда җырчылар өчен тавыш кую дәресләре алып - барыла башлады. Педагог Шеацов җитәкчелегендә атнага ике көн үткәрелә торган 5 бу дәресләргә йөрү махсус музыка белемнәре булган җырчылар өчен дә, дикторлар өчен дә мәҗбүри иде. Җырчылар атнага бер тапкыр татар теле түгәрәгенә йөрделәр. Гомумән, артист һәм дикторларның гына түгел, радиодан чыгыш ясаган һәр кеше- “ иең сейләм теле сафлыгына, мәгънәви һәм эмоциональ яктан төгәллегенә ирешү таләп ителә иде.
Баштагы елларда ук, сирәгрәк булса да. студиядән тыш, трансляция юлы белән бирелә торган тапшырулар да оештырыла башлады. Бәйрәм көннәрендә Ирек мәй- _ даныннан, театр һәм цирк биналарыннан олы вакыйгаларга бәйле митинг һәм танта- -■ налы кичәләр трансляцияләнә иде.
Техниканың җитешеп бетмәве аркасында булса кирәк, дикторлар трансляция . башланыр алдыннан халык алдына чыгып, сәхнәгә куелган микрофон1 аша тапшыру- с- ның кайдан һәм нинди уңай белән бирелүен игълан итәләр. Мәсәлән, минем үземә © дә мәйдандагы трибунага менеп, яисә залда президиум каршына басып, андый тап- - шыруларны башлап җибәрергә туры килгәләде. Табигый ки. мондый шартларга кү- т некмәгәи дикторлар яхшы ук дулкынланалар һәм тапшыру хакындагы биш-алты җөм- = ләден торган белдерүне каушый-каушый әйтеп биргәнче тирләп-пешеп бетәләр.
Баштарак дикторларга җанлы шаһит булып та йорергә туры килгәләде Аеруча авыл җирләрендә радиога бер могҗиза итеп карадылар. Аңлату эшләре алып бару ечен без еш кына авылларга чыга идек. «Менә радиодан сөйләүче кыз белән егет шушылар инде» — дип безне халык алдына бастырыл, радиодагы төсле сөйләтеп карыйлар, төрле сораулар бирәләр. Мондый очрашулар гадәттә концс^’лар бирү белән тәмамлана Концертта Г. Сөлойманова, Я. Чамаее, оркестр музыкантлары X. Әбү- бөкерое, М. Ширинский, гармунчы Шәүлиханов һ. б. даими катнаша иде. Кайчак- та исә үзебез Казанга авыл картларын ияртеп кайтабыз һәм аларны студиядән сөйләтәбез.
—> ...Авылдашларым, бу мин, фәлән авыл кешесе фәлән фәләнов. Ишетәсезме? Мин, мин үзем сөйлим... Берәү дә сихерләмәде...— дип башлый агаебыз үзенең чыгышын.— Менә студия дигән йортта утырам— Теге Сәйдәш дигәннәре дә Сәйфуллин тишкәлән ясаган калай түгел, ә зәңгәр күзле бик күркәм, малаем бер егет икән.. Аннары уз авылларының кешеләре беркадәр аларның эшләре турында сөйләп алгач: «Калганнарын кайткач бәйнә-бәйнә сөйләрмен. Иртәгә юлга чыгам».— дип тәмамлый торган иде. Язу танымаганлыктан, мондый чыгышлар ирекле була, Ара-тирә «Валлаһи менә...». «Ышанмасагыз, менә җир упсым...» кебек сүзләр яисә студия артистлары хакында: «Әркистр дигәннәре әргән түгел, ә бер төркем кешеләрдән торган уенчылар икән. Тик алларында колга озынлыгыдай берсе, киртәгә кунаклап җилпенгән әтәч кебек, таяк болгап тора...» шикелле каты гына гыйбарәләр дә ычкынып КИТКӘЛИ.
• Уя елларда мккрофои куам теләсә кая кую эчен ярахлаштырылмвгаи. бик ааыр
булып, сиртмә белән >ур боҗра учена беркетелм куел» иде
* Г, С ә в Ф у л л и и — революциягә чаклы ук татар халык җырлары» ка.та> пластинкага аау вчге прибор уйлап чыт арган музыка мастеры
Соңга таба сөйләү өчен чакырылгд^ картлар белән бергә җырлый, нинди дә булса музыка коралында уйный белгән кешеләр дә килә башлады. Аларның радио тапшыруларны үз күзләре белән күрүләре, үзләренең дә катнашулары, җырлау-уй- наулары, якташларының боларны үз колаклары белән ишетүләре авыл халкы арасында яшәп килгән төрле шикләрне тиз арада юкка чыгарды.
Бу елларда дикторлар өстенә гаҗәеп күп вазифа йөкләтелә иде. Дөресрәге, диктор студиянең хуҗасы булды. Студия ачкычы диктор кулында һәм ул аның өчен җаваплы. Ни өчендер, әдәби-музыкаль тапшырулар өчен айлык акча подотчет төсендә ай башында ук баш дикторга бирелеп куела иде. Мондый тәртип ае-ае белән кыенлыклар да тудыра. Башкаручылар саны белән артык мавыгып китеп, айлык фондның егерме-егерме биш көн эчендә бетеп калган чаклары да була.
Радиотыңлаучылар концертына катнашучы (ул чакта әле үзешчән термины юк иде) һәм балалар тапшыруына килүчеләр өчен дә җаваплылык дикторлар өстенә йөкләтелде. Балалар тапшыруына чакырылган нәниләрне, аеруча көзге яңгырлы, кышкы салкын көннәрдә, озатып кую да безнең өстә була, тапшырулар исә, гадәттә, кичен бик соң тәмамлана иде.
Радиотапшыруларда катнашырга теләүчеләр (һәвәскәрләр) радио аша чакыру буенча җыелалар, кайбер көннәрдә уйнарга, җырларга килүчеләрне студия сыйдыра алмый. Шуның өстенә, башкарачак номерларын аккомпаниатор белән бер кат үтеп чыгу өчен зурлар да, балалар да студиягә өч-дүрт сәгать алдан килеп утыралар. Менә мондый көннәрдә дикторларга да, радионың башка хезмәткәрләренә дә ару- талуны белмичә эшләргә туры килә. Шушы радиотыңлаучылар концертларында катнашучылар арасыннан Разия Тимерханова, Рокыя Бәхтиева, Фәвия Хәсәнова, Гайшә Камаева, Рәйханә Измайлова, Суфия Әхмәдуллина, Зифа Халикова, Вәли Шакировлар соңрак профессиональ җырчылар булып үсеп киттеләр. Кайберәүләре студия штатына алынып, радиода озак еллар эшләделәр дә. Татар сәнгатенең төп көчләре Мәскәү- дә укыган елларда радиодан бирелгән яисә авыл, Казан клубларында оештырылган концертлар һәвәскәрлектән күтәрелгән шушы җырчылар катнашында алып барыла иде.
Утызынчы елларда дикторлар өстенә тагы бер эш йөкләнә. Татар телендә иртәнге гимнастика тапшырулары кертелә. Без исә, бик тырышып, демонстратор вазифасын үтибез, төнге уникеләргә хәтле сузылган кичке тапшырулардан соң, тагы таңнан торып, студиягә чабабыз. Физкультурник булып китмәсәк тә, мондый күнегүләрнең файдасы тигәндер дип уйлыйм.
Егерменче еллар уртасында эстрада эше үзәкләштерелмәгән иде әле. Радио эшли башлау белән филармония функциясе, ничектер, үзеннән-үзе радио һәм татар театры артистлары (аеруча Мохтар Мутин) өстенә «йөкләтелде». Шулай итеп, ГОМЕЦ- ның (музыка, эстрада һәм цирк предприятиеләренең дәүләт берләшмәсе) Казан бүлеге оешканчы, шәһәр һәм шәһәрдән тыш бирелгән һәр концерт диярлек асылда радиостудия, рус һәм татар театрлары тарафыннан оештырылды. Завод-фабрика һәм зур предприятиеләр генә түгел, ун-егерме кешелек штаты булган кечкенә учреждениеләрнең дә һәр тантанасы концертсыз узмый иде. Ә инде зур бәйрәм көннәрендә шәһәр эчендә генә көненә утызар-кырыгар концерт бирелгән чаклар да булды. Искиткеч киң колачлы эш иде бу.
Утызынчы еллар башыннан алып, радионың эш мәйданы үсә, эшчәнлеге киңәя. Штатка яңа әдәби хезмәткәрләр, корреспондентлар өстәлә. Студиягә әдәби тапшырулар редакторы булып Хәсән Туфан килә. Башка бүлекләрдә Хөсни Кәрим, Габ- драхман Теләш, Сәгыйть Каратайлар кебек шул дәвернең әдип һәм журналистлары эшли. Җырчылар составы да яңа исемнәр белән байый. Штатка такмазачы ике артист: Фәйзи Ковалинский һәм аның кызы Роза Юнысовалар алына. Гомумән, ул елларда ачык сәхнә һәм радио аша бирелгән концертларның берсе дә куплетчылар катнашыннан башка узмады диярлек. Цирк •программасында да татар куплетчылары бар иде. Татар театр техникумын тәмамлап, циркта Фәйзи Йосыпов белән Кәрим Морза- хановлар эшли башлады. Радио аша бирелгән көндезге концертларга да аларны еш чакыралар иде.
Артистлардан махсус коллектив туплап, татар драма тапшырулары бүлеге оештыру радио тормышында зур вакыйга булды, бу яңа коллективны берникадәр вакыт
Ташкенттан кайткан күренекле артист, «Сәйяр» труппасы эшлеклеләреннән берсе Габдулла Камал (Камал I) җитәкли. Труппага Фаттах Латыйпов, Зәйнәп Хөсәеноаа. Зәй- иәп Камалова, Гыйлаҗ Казанский һ. б. килә. Әдәби-драматик тапшыруларда кече формадагы әсәрләр, нәни инсценировкалар, интермедияләр зур урын ала. Драма бүлеге бик актив эшли башлый. Премьералар бер-бер артлы чыгыл кына тора. Кай- ф бер спектакльләр көн эчендә икешәр, өчәр тапкыр кабатлана. Аеруча дини бәйрәм көннәрендә труппа шулай өлгер һәм җитез эшли, дини йолалар тәэсиреннән халыкны Е арындыру юлында көчен кызганмый. Йортлардагы «тарелкалар* белән генә чиклән- с мичә, татарлар яшәгән урамнардагы баганаларга зур рупорлар эленә һәм төн ката 7 спектакльләр уйналып, концертлар бирелеп тора. Антракт вакытларында шагыйрьләр ~ үзләренең атеистик әсәрләрен укыйлар...
Драма труппасы зур күләмле әсәрләргә дә кыю алына, татар һәм рус язучы- . ларының әсәрләре буенча әзерләнгән инсценировкалар уйнала башлый. Радиоспек- з такльләрне куюда Вәлиев-Сульва, Мохтар Мутин да актив катнашалар. Академия ~ театры артистлары белән бергә, бу спектакльләргә эшче яшьләр театры артистлары да чакырыла. Шул ук чорда әлеге театрдан берничә кеше радио труппасына даими 3 эшкә килә.
Режиссер Габдулла Камал гаҗәеп сабыр табигатьле, тыйнак кеше иде. Репетиция а вакытларында да. көндәлек тормышта да аның тавышын күтәреп сөйләшкәнен ишет- о кәнем булмады. Ул һичкайчан ачуланмый, кычкырмый, башкаручыдан нәрсә теләтә- нен җайлап кына аңлатып бирә. Гомумән, ул олы йөрәкле, уз эшен сөюче, чын мәгънәсендә зыялы кеше иде. Ул һичкайчан вакыт белән исәпләшмәде — көн дими, тен — дими — эше бетмичә, студиядән китми торган иде.
Режиссер сыйфатында күп кенә радиоспектакльләр куйган М. Мутин да эшенә ' һәр вакыт җаваплы карый һәм кечкенә генә детальне дә җиренә җиткереп эшләргә ярата. Ул белемле һәм көчле фантазиягә ия булган режиссер иде. Тик аның характерындагы кырыслыкны кайбер артистлар аңлап бетерә алмый. Әмма эш эчен кае- : нүдән килеп чыккан кырыслык иде ул. Бер генә мисал. Алда әйтелгәнчә, бәйрәмнәр алдыннан тапшырыла торган Партия өндәмәләрен микрофонга әзерләү өчен 3 М. Мутинны чакыралар. Бер караганда, әллә ни кыенлыгы да юк шикелле: теистны алдың, тиешле урыннарына басым ясап, пафос белән укыдың да чыктың. Алай түгел икән. Өндәмәләр укуга Мутин иҗат эше итеп карый һәм үзендә зур җаваплылык сизә. Менә студиядә артистлар белән репетиция бара. Мутин башта күрсәтмәләр бирә, фикерләрен әйтә, аңлата. Бер артист белән бик озак утыра, кат-кат укытып караганнан соң:
— Текстта сүз уңышлар турында бара... Димәк, шатлыклы тонда әйтелергә тиеш, ә синең тавышыңда шатлык сизелми, — ди.
Артист тагын укып күрсәтә. Мутин тагын канәгать түгел.
— Үз илең, үз халкың белән горурлану хисе җитешми...
Тагын укыла, тагын шул ук хәл.
— Тантана... тантана юк...
Аның шулай аяусыз булуын, туры һәм каты әйтүен кайбер артистлар җиңел кабул итә алмыйлар, усаллык дип тә саныйлар иде. Әмма артистларыбыз өчен М. Мутин нәфис укуда үзенә бер мәктәп булды.
Хәсән Туфанның радиода эшли башлавы әдәби тапшыруларны җанландырып җи- бврә. Микрофонга язучыларны тарту һәм алар катнашында булган тапшырулар ешая башлый, һ. Такташ, К. Нәҗми, Г. Кутуй, М. Җәлил. Ф Кәримнәр радиотыңлаучыларны үзләренең яңа әсәрләре белән әледән-әле таныштырып торалар. Ә Кави Нәҗминең кайбер хикәяләре сәхнәләштерелеп, радиопостановка итеп уйнала. Студия артистлары кече белән оештырылган ачык концертларда Фатих Кәрим үз шигырьләрен умый. Хәсән ага Туфан әдәбиятка яңа аяк баскан яшь һәм тәҗрибәсез шагыйрьләргә аеруча зур игътибар бирә. Мәсәлән, әдәбиятка станоктан килгән Мөхәммәт Садрн белен Галимҗан Мохәммәтшиннарга ул даими рәвештә ярдәм итә,
Казан радиосы эшли башлаган елларда, шагыйрьләрнең уку-сейлеү осталыкларын үстерүне күздә тотып, студиядә «Нәфис сүз түгәрәге» оештырыла. Аның инициаторлары Кәшифә ханым Тумашеаа белән Гадел Кутуй була. Педагоглар итеп татар сәх
нәсенең М. Мутин, 3. Солтанов, Б. Тарханов кебек олы осталары чакырыла. Түгәрәк утырышларында шагыйрьләр радиодан укыячак әсәрләрен әзерлиләр. Монда Ф. Кәрим аеруча өлгерлек күрсәтә, сөйләү осталыгы серләренә тиз тешенә иде.
Трибун шагыйрь Һади Такташның радиодан үз әсәрләрен укуы онытылмаслык тәэсир калдырган. Шулай бер көнне, эштән соң Хәсән ага Туфан белән театрга таба бара идек. Ленин бакчасына җиткәндә, һ. Такташны очраттык. Ул безгә үзенең «Киләчәккә хатлариын язып бетерүен әйтүе булды, Хәсән Туфан:
— Әйдә, өйдә студиягә. Яңа әсәрне радиотыңлаучылар беренче тапкыр авторның үз авызыннан ишетсеннәр, — дип кыстый башлады. Такташ абыебыз да озак ялындырып тормады. Киттек. Радиостудиягә килеп җитәрәк, урамның икенче ягында Вә- лиев-Сульва белән С. Сәйдәшев күренде. Алар баш селкеп кенә безнең белән исәнләштеләр. Менә шунда Һади Такташ Хәсән абыйга карап:
— Берсе — татар музыка тәсбихының бисмилласы, икенчесе — театрыбыздагы искелекне дер селкетеп алган тугыз балл көчлелегендәге дулкын,— дип куйды.
Студиягә кереп, икенче катка менү белән Хәсән Туфан аппаратный™ юнәлде, Һади абый белән мин, студиягә кереп, «микрофон включен» дигән яшел утның януын- түземсезләнеп көтә башладык. Менә ут янды. Микрофонны ачып Такташка сүз бирдем. Ул бик нык рухланып, поэмасын очьжа-очына яттан сөйләп китте.
Радиостудия эшендә утызынчы елларда ук яңа жанр барлыкка килә. Аның тууы һ. Такташ үлеме белән бәйле.
һ. Такташ үлгәч, аны күмү көннәрендә эфир беренче тапкыр траур төсен алды. Шагыйрьнең үлеме турындагы хөкүмәт белдерүләре, некролог, мәрхүмнең үз шигырьләре. каләмдәш дусларының чыгышлары симфоник оркестрда башкарылган матәм көйләре астында барды һәм өч көн буена кабатланып торылды.
Бу тапшыруларның йогынтысы көчле булды. Алар шагыйрьнең якты образын, ялкынлы иҗатын, халыкның аңа мәхәббәтен тирәнрәк тоярга ярдәм итәләр төсле иде. Музыканы текстка ялгау, сүзнең хиссият көчен арттыру әнә шуннан соң, даими кулланылып, гадәткә кереп китте, әдәби-музыкаль тапшырулар жанры формалашты. Беренчеләрдән булып, Хөсни Кәримнең бер нәсере, музыкага салынып, оратория рәвешендәрәк радио аша тапшырылды. Ул әсәр, симфоник оркестр катнашлыгында, ачык концертларда эстрададан да берничә тапкыр башкарылды. Тамашачылар бу яңа жанрны бик җылы каршыладылар.
...Кыска гына истәлектә барысы хакында да сөйләп бетереп булмый, әлбәттә. Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: радиостудиянең барлык хезмәткәрләре — редакторлары, әдәби хезмәткәрләре, хәбәрчеләре, режиссерлары, артистлары, җырчылары, музыкантлары һәм техниклары да—халыкны тәрбияләүдә партиянең турылыклы һәм тырыш ярдәмчеләре булдылар.
Казан радиосы беренче көненнән үк партия сүзен халыкка җиткерде, чор белән бергә атлады, бергә сулыш алды. Шуңа күрә дә культурабызны үстерүдә, иҗтимагый тормышыбызны яңа нигезгә коруда, хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә ул гаять зур роль уйнады һәм уйный.