ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕСЕ ТАУЛАР ИЛЕНДӘ
Тормышта һәркемнең үзе сайлап алган төп эше, төп һөнәре була. Әмма күп кенә кешеләр шуның өстәвенә күңел өчен, җан азыгы өчен башкара торган нинди дә булса тагын берәр шөгыль белән мавыгалар. Әйтик, берәүләр борынгы тәңкәләр җыя. берәү- Ф ләр корган агач тамырларыннан, төн йокыларын калдырып, төрле сыннар юна. икенче берәүләр җыр чыгара, шигырь яза.
Ә мин үз халкымның культура мирасын — борынгы кулъязмалар, иске китаплар, фоторәсемнәр җыям, төпченеп өйрәнәм. бер-берсе белән чагыштырам, төрле кешеләрдән, бигрәк тә картлардан сораштырып, аларның тарихын ачыкларга тырышам.
Менә еллар узу белән саргаеп, чит-читләре телгәләнеп беткән, кызганычка каршы, аны журнал битендә инде күрсәтү мөмкин булмаган бер фоторәсем Алгы рәтләрдә, кумык халкының милли киемендә, иңне иңгә терәп утырган кырык җиде малай, алардан арттарак шактый өлкән яшьләрдәге ундүрт ир
Элегрәк күрелгән фоторәсемнәр буенча бу кешеләр арасыннан күбесе миңа таныш, һәм күбесенең тормыш юлы да шактый билгеле
Иң арткы рәттә уң яктан беренче булып басып торган кеше — кумык халкының танылган әдибе Нухай Батырморзаев. алдагы рәттә, иң уртада, китабын күкрәгенә кысып утырган түм-түгәрэк йөзле малай — гражданнар сугышы герое, атаклы язучы Зәйнелгабид Батырморзаев... Бу кешеләр арасында күренекле шагыйрьләр, мәгърифәтчеләр, Дагстанның культура һәм дәүләт эшлеклеләре.
Ләкин биредә миңа аларның әлегә таныш булмаганнары да бар. Әйтик, әнә арттагы рәтнең үзәгендә, кулына газета тотып басып торучы кечерәк буйлы, ир уртала- Ф рындагы берәү. Нәкъ шушы фоторәсем миңа кумык һәм татар халыклары арасындагы тагын бер дуслык җебен ачыкларга ярдәм итте.
Татар һәм кумык халыклары борын-борын заманнардан ук тарихи элемтәдә булган, күп гасырлардан бирле бер-берсе белән уртак тел табып, Тукай әйтмешли, тел, лөгать вә әхлак алмашып яшәгән.
Кумык далалары аша Болгар җиренә, аннары Казан ханлыгына Дербенттан, Куба- чидан, Әндҗидән, Симәндәрдән кәрваннар агылган. Бизәкле паласлар, алтын-көмеш әйберләр, җиләк-җимеш төяп, Хазар диңгезе аша каеклар китеп торган. Болгар-татар җирләреннән исә алар ефәк, фарфор, бал төяп, һәм Дагстан халкы өчен аеруча зур байлык — китаплар алып кайтканнар. Ул китаплар белән безгә, бөтен Россия халыклары, шул җөмләдән татар халкының да. культурасы, алдынгы рухы, мәгърифәт челек идеяләре килгән. Кумык әдәбиятында, әлбәттә, бөтендөнья әдәбиятларыннан да өйрәнеп, яктылыкка, иреккә, көрәшкә омтылу агымы формалашкан. Кумык халкының мондый туганлык, дуслык элемтәләре соңра Дагстан әдипләренең әсәрле- ф рендә дә бик ачык чагылган.
Әйтик, Нухай Батырморзаевның «Гарун һәм Зөбәйдә яки бәхетсез Җанбикә* повестенда төп образларның берсе — Казан татары Гайнетдин. Ул — күп укыган,
күп сәяхәт иткән, күпне күргән галим кеше. Ул кыю, аек фикер йөртә, мөселман динчеләренең ялганына ышанмый. — җае килгәндә аларны ачыктан-ачык тәнкыйтьли.
Гайнетдинне көнчыгышның ул чактагы бер культура үзәге булган Казан каласында да яхшы беләләр, хөрмәт итәләр. Аның дуслары арасында күп кенә әдипләр мөхәррирләр, мәгърифәтче яшьләр бар. Гайнетдин кумык егете Гарунны үзенең дуслары белән таныштыра, аңа иҗтимагый тормышта үз юлын табарга булыша.
Әдәбият тарихында анык билгеле булганча. Гарун — автобиографик образ. Аңарда әдип үз тормышын, үз яшьлеген гәүдәләндерә. Димәк, әсәрдә ул Гарунга үрнәк итеп алынган татар егете Гайнетдиннең дә прототибы булырга тиештер, дигән фикер туа.
Күп кенә эзләнүләр Гайнетдиннең чын исеме Исхак булуын ачыклады. Әлеге фоторәсемдәге моңарчы таныш булмаган йөз белән Гайнетдин-Исхак образы тәңгәл килде.
яГарун һәм Зөбәйдә...» повестен Нухай Батырморзаев үзенең туган авылы Аксайда иҗат иткән. Ул елларда Исхак та шунда тора. Кызганычка каршы, Исхакның туган елын да, фамилиясен дә белүче юк. Чөнки ул чорда кумыкларда, гомумән, кешене фамилия белән атау гадәткә кермәгән булган. Әтисе яки әнисе исеменә бәйләп, әйтик. Мөхәммәт улы Мәхмүт, Әмир улы Сәет, Әминат кызы Зөһрә дип, я булмаса, аның төп һөнәре буенча, оста Гомәр, арбачы Сабир, чарыкчы Вәли дип йөрткәннәр. Ә Исхакка халык, аның галим кеше булуын искә алып, хөрмәт белән Исхакәнәнде (Исхак әфәнде) дип дәшкән, һәм бүгенге көнгә кадәр аның якты образы халык кү-ңелендә шул исем белән сакланып килә.
Әлбәттә, Исхакка кадәр дә Аксайда белемле, мәгълүматлы кешеләр шактый булгандыр. Әмма зур хөрмәт билгесе дип саналган «әфәнде» кушаматын кумыклар теләсә кемгә бирмәгән Андый кушамат бары тик үз хезмәте белән халыкка зур файда китергән, аның уй-фикерләрен аңлаган, кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшәгән могтәбәр кешеләргә генә бирелгән.
Аксайга әллә кайдан, чит җирләрдән килеп урнашкан бу татар баласы ничек итеп халыкның шундый зур ышанычын казана алган соң? Нинди хезмәтләре белән ул халык теленә шулай озак елларга кереп калган?
XX гасырның башында Аксайда Габделваһап-Хаҗи исемле алдынгы карашлы бер сәүдәгәр яшәгән. Төрле йомышлар, сәүдә эшләре белән ул Казан якларына да еш барып чыга торган булган. Шулай бер баруында ул Казанда, үзенең элекке танышларында туктаган һәм аларга туган тиешле Исхак исемле егерме дүрт-егерме биш яшьләрдәге егет белән дуслашып киткән.
Бу егет күптән түгел генә ниндидер югары уку йортын тәмамлап кайткан һәм әлегә эшкә дә урнашып өлгермәгән икән. Габделваһапның үтенүе буенча, ул Дагс- танга, Аксай авылына укытучы булып китәргә ризалаша.
Аксай авылы элек-электән Дагстанда кумыкларның зур культура үзәге булып исәпләнгән. Анда берничә мәдрәсә һәм дөньяви фәннәр укытыла торган мәктәпләр дә булган. Ул мәктәпләрдә Аксай балалары гына түгел, бәлки күп кенә тирә-юнь авыллардан да килеп укыганнар. Анда татар шагыйре Таҗетдин Ялчыгол да мөгаллимлек иткән.
XIX гасырның күренекле шагыйре Йосыф Аксаевский, Петербург университетында укыткан мәшһүр галим һәм шагыйрь Мөхәммәт әфәнде Солтанов биредә туып үскәннәр һәм башлангыч белемне шунда алганнар. Татар мәгърифәтчесе Хөсәен Фәез- ханов та озак еллар шушында хезмәт иткән. Үтеп барышлый Аксайда бөек рус язучысы М. Ю. Лермонтов, Л. Н. Толстой, декабрист шагыйрь А. А. Бестужев-Марлин- ский һәм башкалар тукталып киткәннәр. Әлеге фоторәсемдәге аталы-уллы Нухай һәм Зәйнелгабид Батырморзаевлар, Манай Аделбеков һәм Абдулла Мөхәммәтовлар шунда яшәп, шунда иҗат иткәннәр. Исхак та тау илендә үзенең зур традицияләре белән билгеле әнә шул авылга килеп урнашкан. Баштарак ул Габделваһап-Хаҗи йортында, аннары Сәетовларда торган. Соңра ике катлы кирпеч мәктәп салынган — шул бинаның икенче катында.
ләр ишетергә мөмкин.
«Ул чак миңа әле сигез-ун яшьләр генә булгандыр. — дип сөйли, мәсәлән, Солтанәхмәт Сәетов. — Әтиемнең дуслары Нухай Батырморзаев, Манай Аделбеков, Исхак әфәнде һәм кайбер авылдашларыбыз кичләрен еш кына безгә җыелып утыралар иде. Әнием чәй куеп җибәрә, өстәл хәзерли. Аннары, безне, өлкәннәргә комачауламасыннар дип, кече якка алып чыгып китә. Ләкин кайчак мин, почмакка качып калып, аларның кызыклы әңгәмәләрен тыңлау бәхетенә ирешә торган идем».
Сәетовларда алар кайчак таңгача утыралар. Дөнья хәлләрен сөйләшәләр, китап, газета укыйлар, агач-хомуз дигән музыка коралына кушылып борынгы кумык җырлары җырлыйлар... «Мең дә бер кичә» әкиятләрен, «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет». «Йосыф вә Зөләйха» кыйссаларын, Пугачев, Стенко Разин, Аманхура кебек халык юлбашчылары турында төрле легендаларны Солтанәхмәт беренче кат әнә шул кичәләрдә ишетә.
«Минемчә, безгә җыела торган бу кешеләрнең барысы да диярлек бер чама яшьләрдә иде,— дип яза Солтанәхмәт Сәетов.— Ә минем әти белән Исхак әфәнде яшьтәшләр үк булса кирәк».
Хәзергәчә сакланган кайбер кулъязмаларга караганда. Солтанәхмәтнең әтисе 1879 нче елда туган. Димәк, Исхак әфәндегә дә шул чама булгандыр дип уйларга нигез бар. Солтанәхмәтнең әйтүенә караганда, Дагстанда кояш тотылган һәм ком яңгыры яуган елга кадәр (1912—13 еллар) Исхак әфәнде өйдәш булып аларда яшәгән. Шулай булгач, бу истәлекләрнең тарихи дөреслеге шик тудырмый.
Исхак әфәнде төрки телләрдә шигырь төзелешен бөтен нечкәлекләренә кадәр белә, үтемле мисаллар белән, матур әдәбиятта сурәтләү чараларының әһәмияте турында сөйли. Шуңа күрә әдәби иҗатка омтылуы, азмы-күпме сәләте булган һәр кеше үзенең беренче иҗат җимешен тотып аңа килә. «Без беркайчан да укытучыбызның киңәшләреннән чыкмый идек, — дип яза шагыйрь Моллаака Адилханов. — Өйгә кайткач, аның төзәтмәләрен искә алып, әсәрне күчереп яза һәм яңаларын иҗат итә идек». Шулай итеп, Исхак әфәнде үз укучыларында иҗади хезмәткә мәхәббәт хисе тәрбияли.
Яшь мөгаллим үзе дә күп укый. Казаннан, Оренбургтан, Мәскәү, Әстерхан, Петербург калаларыннан татарча газеталар һәм журналлар алдыра, ул шәһәрләрдәге иҗади интеллигенция белән хатлар алыша, элемтәдә тора. Каникуллар вакытында үзе дә баргалый.
Шулай бер баруында ул Казаннан өйләнеп, кәләш тә алып кайта. Туйларын Ак- сайда уздыралар. Аның кәләше — Камәр атлы Казан кызы, үз заманы өчен шактый белемле, мәгълүматлы яшьләрдән була. Тау иленә килү белән ул да укытучылык эшенә керешә. Ул кумык кызларын укырга, язарга өйрәтү белән генә чикләнми аларга хезмәт күнекмәләре дә бирергә тырыша. Тегү-чигү, тәмле ашлар пешерү авыруларга беренче ярдәм күрсәтү буенча аерым дәресләр уздыра. Дәрестән тыш Камәр укучыларына әкиятләр, хикәяләр сөйли, табышмаклар өйгә, мәктәп ишегалдында төрле уеннар оештыра, балаларга җил, яңгыр, яшен, салават күпере кебек табигать күренешләренең ничек барлыкка килүен аңлата...
Әлбәттә, рус булмаган милләт балаларын укыту эшенә патша хөкүмәте бер тиен дә расход тотмаган. Барлык уку-укыту чыгымнарын, укытучыга хезмәт хакын, җан башыннан җыеп, авыл кешеләре үзләре түләгән. Авыл җыены Исхак әфәндегә һәр укучы өчен аена бер сум түләргә дигән карар чыгарган. Мәктәпне утын, лампа мае. су белән дә ата-аналар тәэмин иткән. Тормышта нинди генә кыенлыклар булмасын балаларына аң-белем бирү мәсьәләсенә килгәндә берәү дә читтә калмаган.
Яшь укытучы үзенең беренче дәресләрендә үк шәкертләренең күңелен яулап ала. Кулыннан килгәнчә, ата-аналарга да ярдәм итәргә тырыша. Хат яздырасы буламы, гариза-фәлән белән түрәләр катына барасымы — һәркем Исхак әфәнде янына килгән, һәм ул берәүне дә кире борып чыгармаган. Исхак әфәнденең ишеге авыл кешеләренең карты-яше өчен һәрчак ачык булган.
Исхак әфәндегә карата аның элекке шәкертләреннән хәзер дә бик күп җылы сүз
А К Б И Е В ф ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕСЕ ТАУЛАР ИЛЕНДӘ
Тагын бер укучысы — Дагстанның һәм РСФСРның атказанган культура эшлеклесе шагыйрь һәм драматург Габделваһап Сөләйманов — Исхак әфәнденең Дагстанга килеп чыгуы мәсьәләсендә үзенчәрөк фикер йөртә;
«■Минемчә, ул ниндидер революцион эшләрдә катнашканы өчен Казаннан сөрелгән кеше иде», — ди һәм, үзенең бу сүзләрен раслау өчен, шактый нигезле дәлилләр китерә. — Кайчак безнең мәктәпкә үзәктән түрәләр килеп төшә торган иде... Аларны тәрәзәдән күрүгә, Исхак әфәнде кушуы буенча, без әдәбият, тарих, химия дәреслекләрен тиз-тиз генә яшерәбез дә, коръән, ясин кебек дин китаплары алып утырабыз. Тегеләр китүгә яңадан үз эшебезгә тотынабыз... Исхак әфәнденең үзен дә :ш кына каядыр чакырып алалар. Өлкәннәрдән ишетеп, без аның жандарм идарәсенә, «кыңгыр» эшләре өчен допроска киткәнен белеп торабыз».
Бу мәгърифәтченең революцион эшкә катнашуы турындагы фикерне раслый торган ныклы документлар әлегә табылмаса да, аны инкарь итәрлек дәлилләр дә юк. Чыннан да, XX йөз башында Казан студентлары, шәкертләр, укучы яшьләр революцион хәрәкәттә бик актив катнашалар. Үзенең бөтен уй-фикерләре, иҗади эшчәнлеге белән азатлыкка, яктылыкка омтылып торучы алдынгы карашлы Исхакның ул көрәштән читтә калуын күз алдына китерүе, әлбәттә, кыен.
Исхак әфәнденең Аксайдагы педагогик эшчәнлеге дә аның кыйбласы кайда икәнен бик ачык сөйли. Әйткәнебезчә, ул дин сабагына бармак аша карый. Әдәбият, тарих, география, математика, химия, физика кебек фәннәр укытуга нык игътибар итә. Болардан тыш ул укучыларга табигать белеме, төрки телләр, гарәп теле, юриспруденция, музыка буенча да башлангыч белем бирә. Кумык балаларын үз ана телләренә мәхәббәтле булырга, аларны халыкның милли культурасын, рухи байлыгын ныграк өйрәнергә, хөрмәт итәргә өнди.
Исхак әфәнденең хезмәт дәресләре дә искиткеч кызык һәм җанлы уза: укучыларга киләчәк тормыш өчен кирәкле күнекмәләрне күбрәк бирергә тырыша, халык тормышын, табигатьне, хезмәт күренешләрен тасвирлый торган хикәяләр укый. Андый әсәрләр дәреслекләрдә булмаса, үзе дә кечкенә-кечкенә хикәяләр иҗат итә.
Ул җәйдән үк төрле-төрле күргәзмә әсбаплар — плакатлар, карточкалар, схемалар әзерли. Казанга яки башка шәһәрләргә барганда глобуслар, карталар алып кайта. Класс стеналарында һәрчак алтын башаклы иген кырлары, зәңгәр диңгезләр, яшел урманнар, хезмәт күренешләре сурәтләнгән төсле рәсемнәр эленеп тора. Бу рәсемнәрне Исхак әфәнде, төрле журналлардан, иске китаплардан кисеп, үзе ябыштыра. Физкультура дәресләрендә йөгерү, сикерү ярышлары оештыра, хәрәкәтле уеннар уйната, укучыларның чисталыгын күзәтеп тора. Әти-әниләренең байлыгына, ярлылыгына карамыйча, барлык балаларга да бер үк төрле таләпләр куя.
Үз шәкертләрен ул аталарча чын күңелдән ярата. Аларны сәяхәтләргә, экскурсияләргә алып бара, төрле үсемлекләр, чәчәкләр, минераллар җыеп, гербарийлар оештыра. һәм тормышта үзе дә яшьләр өчен пөхтәлек, тугрылык, намуслылык үрнәге була.
Исхак әфәнде мәктәбендә балалар җиде ел укыйлар. Класста, гадәттә, егерме- утыз укучы була. Арадан иң сәләтлеләрен сайлап, ул һәр чыгарылыштан дурт-биш укучысын Әстерхан, Казан, Уфа, Оренбург шәһәрләрендәге уку йортларына озата. Мәктәпне тәмамлау турындагы таныклык белән бергә, аларга шул уку йортларына «тәкъдим» кәгазе дә бирә. Югарыда телгә алып кителгән 3. Батырморзаев, А. Баширов, М. Адилханов кебекләр — заманында Исхак әфәндедән әнә шундый кәгазь алып, олы тормыш юлына чыккан кешеләр.
Исхак әфәнде өлкәннәр арасында да мәгърифәтчелек эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрә. Аның шактый бай шәхси китапханәсендә Европа һәм көнчыгыш әдәбиятлары үрнәкләре, Мәскәүдә, Казан, Әстерхан, Уфа, Оренбург, Тифлис шәһәрләрендә чыга торган төрле-төрле газета-журналлар була. Ул үзенең бу алтын хәзинәсен бикләп сакламый, ә мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә укытырга тырыша. Шунлыктан Ак- сайның алдынгы интеллигенциясе тиз арада аның тирәсенә туплана. Яңа чор кумык әдәбиятына нигез салучы Нухай Батырморзаев аның образын үз әсәре өчен прототип итеп алган икән, бу инде, әлбәттә, очраклы хәл түгел.
Исхак әфәнденең шәхси һәм иҗтимагый тормышын, аның карашларын тулырак күз алдына китерү өчен тагын бер вакыйгага игътибар итеп узарга кирәк.
Билгеле булганча, империалистик сугыш елларында ачлыктан, ялангачлыктан, милли һәм сәяси изүләрдән җәфа чиккән халык Россиянең төрле өлкәләрендә кө-
рәшиә күтәрелә башлый. 1916 елның җәендә Аксайда Һәм аның тирәсендәге башка күп кенә авылларда восстаниеләр була: Дагстан крестьяннары үз балаларын империалистик сугышка җибәрергә теләмиләр. Чамасыз зур налоглар түләүдән һәм сугыш эчен атларын бирүдән баш тарталар.
Бу восстаниене бастыру өчен Аксайга еч рота солдат һәм казак сотнясы җибәрелә. Патша хөкүмәте баш күтәргән крестьяннардан ерткычларча үч ала. Күп кенә гаепсез кешеләр һәлак була, яралана, егерме ике кеше хәрби суд хөкеменә бирелә.
Аксай картларының сөйләвенчә, бу канлы вакыйгалар вакытында Исхак әфәнде һәм Камәр ханым халык белән бергә булганнар. Рус телен яхшы белгән Исхак әфәнде тикшерү вакытында күп кенә крестьяннарның гаепсез икәнлеген исбат иткән һәм алариы төрмәдән, каторгадан йолып калган.
Исхак әфәнде 1905 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Аксай авылында яши. Аларның Мәхмүт исемле бер генә малайлары үсә. Әти-әнисе вафат булгач, авыл халкы малайны үз тәрбиясенә ала. Ләкин унике-ундүрт яшьләрендә ниндидер авырудан ул да үлеп китә.
Нәселе калмаган кешенең җирдә эзе калмый дип тә уйлыйлар. Әмма үз тормышын халыкка багышлаган бу мәгърифәтченең эзләре тау илендә тирән уелып калган. Агачны җимешенә карап бәялиләр бит. Кеше дә бары тик хезмәт җимешләре белән генә кадерле. Ә Исхак әфәнденең хезмәте Дагстан җирендә гаять мул җимеш биргән. Педагог һәм шагыйрь, кумык драматургиясенә нигез салучы Алимпаша Салаватов, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Баһау Астемиров, шагыйрь һәм рәссам Абдулла Бәширов, егерме ике яшендә деникинчылар атып үтергән герой, танылган әдил Зәйнелгабид Батырморзаевлар...
Үз халкының якты киләчәге өчен бөтен көчләрен һәм хәтта тормышларын биргән бу кешеләр заманында Исхак әфәндедән дә дәрес, иҗат итәргә, яшәргә, көрәшергә өйрәнгәннәр. Аның образы әдәбиятыбызга һәм халык күңеленә кереп калган. Бу язманың авторы да журналның кайбер укучыларыннан Исхак әфәнде турында өстәмә мәгълүматлар бәлки тагы килер дип өмет итә.
II.