Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШУЛ ДА БУЛДЫМЫ ӘХЛАК?


Хезмәт ияләре иреген монополистлар җәбере булган капитал илләрендә: сСовет- лар Союзында кеше хокуклары чикләнелә һәм бозыла», дигән агулы һәм ачулы яла. сүзләре белән бик күпләр авыз чайкый. Моның быел җиденче дистәгә ; - . басучы. Дәүләтебезгә каршы мәкерле пропаганда икәне көн кебек ачык.
Безнең беркайчан да эшсезлектән интеккәнебез булмады һәм булмаячак. Үзенең һәр гражданын Ил түләүсез — хәтта үзе түләп' — икыта. түләүсез дәвалый. карт көнендә ярдәмсез калдырмый. Парламентка сайланганда да. осталыгы һәм сәләтен фәнгә, сәнгатькә, художестволы иҗатка багышлаганда да барча милләт вәкилләре бертигезләр . Менә шундый алар, закон сүзләре белән Конституциягә язылган безнең хокук-лар! Аларның һичкайчан чикләнгәне яки бозылганы булмады һәм булмас. Патриотлар һәм интернаиионалистлар булган совет кешеләренең морале — кешеләргә теләктәшле. ярдәмчел пәм гуманлы мораль ул. Әйтелгән яки язылган сүзләр генә түгел, ә дәүләт тарафыннан бөтен яктан тәэмин дә ителгән күренешләр болар! Атаклы әдип Марк Твен }'3 заманында t Америка Кушма Штатларында законнарның һич тә чиге юк. һәм аларны тормышка ашыруның башлануы да һич булмый»,—дип язган. Буржуаз илләрдә законнар һәм хокуклар мәсьәләсе хәзер дә нәкъ шулай. Алар берничек тә тәэмин ителми һәм теләсә ничек бозыла, шуңа күрә дә.. алар кешеләрне бозык моральле итә.
Күбесе чит илләрнең уз чыганакларыннан сайлап алынган түбәндәге чәнечкеле- шаян парчаларны till ул да булдымы әхлак?» дип елмаймыйча һәм көлмичә уку мөмкин булмастыр кебек
УРТАКЛЫК
— Синьор, миңа мен лира акча биреп торсагыз икән: иртәдән бирле бернәрсә ашаганым юк.
— Мин дә шулай.
— Алайса, ике меңне бирегез һәм кичке ашка мин сезне чакырырмын.
ТӨРЛЕЧӘ ҮТЕНҮ
Хәер соранып йөрүче берәү урамда чамасыз юан ханымны очрата.
— Зинһар ярдәм итсәгез икән, мин менә өч көн инде бернәрсә капканым юк!
— И ходаем! Миңа да шундый ихтыяр көче бирсәң иде лә!
СҮЗНЕ БҮТӘНГӘ БОРУ
— Минем эш хакымны бераз күтәрә алмассызмы икән, хужам, юкса, хатыным гаилә расходларыбызның очын-очка ялгый алмый!
— Мин сезне аңладым, мистер Браун, ә нигә соң сез экономиялерәк бүтән хатын алмыйсыз?
ИСКЕ БӘЯ БЕЛӘН
— Бүгеннән башлап икмәккә бәяләр күтәрелде бит
— Ә сез миңа кичәге ипине бирегез.
If 17<һ
ТАГЫН ИКЕСЕ КЕМ
Джек исемле ялчы көннәрнең берендә үз хуҗасына әйтә икән:
— Мин сездә инде өч ел хезмәт итәм. Өч кеше башкарасы эшне көн саен берүзем эшлим. Ә эш хакын... бары тик берне генә алам. Миңа өстәмә түләү кирәктер дип уйлыйм.
— Юк, — ди хуҗа. — Мин сиңа бернәрсә дә өсти алмыйм. Әмма син теге ике кешенең исем-фамилиясен әйт. Мин аларны, әлбәттә, эштән чыгара алам!
БАКЧАДА
— Сез хәзер буйый торган бу эскәмия кичке сәгать тугызларга ■чаклы кибеп җитәр микән? — дип сорый бер хәерче.
— Ә ник сорыйсыз моны? — ди буяучы.
— Чөнки мин бик соң йокларга ятарга яратмыйм.
ОЯТЫ КАЧКАН
— Урамда болай теләнеп йөрергә ничек оялмыйсың?
— Өемә китереп бирсәләр шәп булыр иде дә бит, фатирым юк шул минем...
ЮМАРТ ИР
— Син беләсеңме, үләр алдыннан Мартинес үзеннән калган бар байлыгын балалар йортына бирергә васыять әйткән.
— Кара нинди юмартлык! Ә нәрсәләре калган соң аның?
— Биш баласы!
УРЫНСЫЗ ҮЛЕМ
— Ә син үзеңне күпмегә страховать иттең?
— Ун мең гульденга.
— Ни бары шулай гынамы? Афоның өчен генә үлүнең кирәге дә юктыр, минемчә...
КАЙГЫРМАГЫЗ...
Яна фильм төшергәндә режиссер актерга катгый боерык әйтә:
— Сез, Билл, менә шушы текә ярдан түбәнгә сикерергә тиеш буласыз.
— Анда мәтәлгәндә минем муеным сынмасмы соң?
— Кайгырмагыз, бу —фильмның иң соңгы кадры ич.
КЕМ НИЧЕК КЫЗЫКСЫНА
— Базарга алып чыгарлык дәрәҗәдә ябык булсын өчен бу тавыкка нәрсә ашаттыгыз сез?—дип сорый бер юан ханым.
— Ник бу хәтле кызыксынасыз?
— Минем дә ябыгасым килә.
УРЫН ТАБУ
Урам уртасында яткан бер ханым янына полицейский килә:
— Хәлегез начармы әллә?
— Юк, хәлем яхшы. Иремнең машинасын куярга урын алдым.
НӘРСӘ АЛДЫҢ!
— Мин үз тавышымны илле мең долларга страховать иттем. — ди бер җырчы ханым.
— Ә ул акчага нәрсә алдың соң?—дип сорый аның ахирәте.
РӘХИМ ИТЕП...
— Гафу итегез, сэр, якын-тирәдә полицай күрмәдегезме?
— Юк, күренмәде.
— Рәхмәт. Алайса, рәхим итеп, сез миңа хәзер үк янчыгыгызны чыгарып бирегез.
АҢЛАТУ
— һич аңлый алмыйм, нигә соң әле миссис Джоне тавышын күкләргә чөеп мактыйсыз. Миссис Смит тавышы аныкыннан күп яхшырак бит
— Аның каравы, миссис Джонсның әтисе күп тапкыр баерак.
ТҮЛӘҮСЕЗ БИРЕЛМИ
Лондон трактирчысы полиция чакыра:
— Инспектор әфәнде! Менә бу әрәмтамак миннән аракы сорый, ләкин түләүсез булсын ди. Шуны үз идарәгезгә алып китегез, зинһар!
— Нишләп алып китәргә ди? Аракы бит бездә дә түләүсез бирелми.
УЙЛАГАН
— Сез ул кибетне басарга кергәндә хатыныгыз, балаларыгыз турында уйладыгызмы?
— Уйладым, әмма аларга яраклы бернәрсә дә таба алмадым.
ЗУР ЫШАНЫЧ
— Газетага биреп бастырылган игъланнарның нәтиҗәле булуына ышанасыңмы син?
— Әлбәттә, ышанам. Мин, мәсәлән, кибетемә каравылчы кирәк дигән белдерү биргән идем, шул төнне үк кибетемне бастылар.
ЯРЛЫ КЕШЕ
Монте-Карло каласындагы бер казино залыннан карта уйнап бик күп акча откан берәү чыга. Караңгы урамда аңа икенче берәү эндәшә:
— Мсье, фәкыйрегезгә ярдәм итмәссеңме икән? Аның бит кулындагы менә шушы револьверыннан башка бер генә байлыгы да юк
ф ШУЛ ДА БУЛДЫМЫ ӘХЛАК?
ТАНЫШУ
Бер мәҗлестә ике инглиз таныша:
— Даммингс булам мин. Промышленник: күмер һәм кокс.
— Ә мин — Блэкстон. Төрмә начальнигы: ипи белән су...
ИКЕ ГАНГСТЕР ГӘБЕ
— Я. Джон, эшләрең ничек бара?
— Бер дә зарланырлык түгел шикелле. Кичә яна автомобиль сатып алдым, бүген үз районыбыз судьясын һәм полиция комиссарын сатып аласы бар.
АКЧА ТҮЛӘТЕР ӨЧЕН
Америка төрмәсендә бер җинаятьчене электр урындыгына утыртыр га алып баралар.
— Безгә якын туганнарыгызның адресын бирегез, — ди төрмә кү- зәтчесе.
— Минем гәүдәмне илтеп бирер өчен кирәкме?
— Юк, электр өчен акча түләтергә.
КАССИРЛАР САНЫНЧА
Корал кибетендә берәү иң яхшы пистолет сатып алмакчы.
— Сезгә алты пуля белән корыла торганы кирәкме, әллә сигез бе- ләнме?
Шуннан клиент кибеттәге телефоннан каядыр шалтырата:
— Алло! Бу Морган банкысымы? Әйтегез әле, зинһар, сездә ничә кассир эшли?
ЯЛГЫШ УЙЛАГАН
Мотоцикллы полисмен машинага утырган бер ханымны куып тота.
— Мин кычкырганда нигә туктамадыгыз?
— Гафу итегез, сэр, мин аны сезнең тавыштыр дип белмәдем машинам белән таптатып узган кеше кычкырадыр дип уйладым.
ИКЕСЕ ДӘ АЛТЫН
— Әнә теге урам чатында минем алтын сәгатемне салдырып алдылар.
— Ә нишләп шул чакны кычкырмадыгыз?
— Кычкырырга ярамый иде шул — авызымда дүрт алтын тешем бар бит минем.
ИКӘВЕ ДӘ БЕР ҖИРДӘ
Зур бер сәүдә фирмасының ике эре компаньоны ресторанда кичке мәҗлестә утыралар икән. Кинәт шуларның берсе урыныннан сикереп тора:
— Ай аллам, сейфымны бикләргә онытканмын бит мин!
— Тыныч бул, дус кеше, без бит икебез бергә монда утырабыз.
СЫЙФАТ ӨЧЕН КӨРӘШ
Техастагы корал кибетенә берәү килеп керә һәм пистолет сатып алырга тели.
— Ник кирәк ул сезгә? — дип сорый сатучы.
— Күршемне атып үтерергә телим.
— Мин сезгә иртәгә хәтле түзәргә тәкъдим итәр идем.
— Ни өчен?
— Сез бүген бик ачулы күренәсез һәм бик дулкынлангансыз, атсагыз да тидерә алмассыз шикелле. *
ИРЕДЕР ДИП УЙЛАП ?
л
Төнлә бер өйгә карак керә. Башына хуҗа хатыны суккач, ул хуш- z тан язып егыла—полиция килгәндә дә әле анына килә алмый ята. |
— Котлыйбыз, мадам. Сез бик кыю икәнсез!
— Алай ук күкләргә чөеп мактамагыз ла. Мин бит аны иремдер >
дип уйлаган идем. ч
КӨНДӘШЛӘРЕ КҮП §
S
— Сез сейфны ничек итеп ачтыгыз?—дип сорыйлар Чикагода зур ф йорт баскан берәүдән.
— Юк, мин бу сорауга монда җавап бирә алмыйм, чөнки залда бик күп конкурентларым утыра.
ТЕАТР ЯНЫНДА
— Монда нишлисен син, Пауль?
— Ничек нишлим ди? Хатыным белән театрга килдек.
— Ә ник театрга кермисен?
— Бүген машинабызны сакларга минем чират.
ҮСЕШ ТИЗЛЕГЕ
— Бу сөйкемле чал джентельмен кем соң ул?
— Төрмә начальнигы.
— Күр син аны, нинди тиз күтәрелгән! Ул бит карьераны төрмәдә утырудан гына башлады.
СЕРЕ БЕР ГЕНӘ
— Төрмә сагы бик начар эшли, — ди инспектор төрмә начальнигына,— әмма соңгы елларда бер генә тоткын да качмаган Моны нәрсә белән аңлатасын?
— һәр көн иртән, инспектор әфәнде, мин тоткыннарга гәзиттән иректәге тормыш шартлары һаман саен начарлана баруы турында хәбәрләр укыйм.
АЕРМА
Берәү гостиницага килеп керә һәм:
— Буш урыннар бармы? — дип сорый.
— Ике урын бар,—дип аңлата администратор,—берсенең хакы егерме, икеичесенеке утыз франк.
— Ә аларның аермалары нинди соң?
— Утыз франклы номерда тычкан тота торган тәбе бар
ТАМАГЫ ТУК
Синьор кунаклар көтә. Шул чакны аның өендә телефон шалтырый
— Карале, дус кеше, мин бүген сина килә алмыйм бит.
— Ник? Нәрсә булды? Әллә чирләденме?
— Юк. Берни дә булмады.
— Ә ник килмисең?
— Чөнки тамагым тук.
АЛАЙ ТҮГЕЛ...
— Ул мине ишәк дип атады, судья әфәнде!
— Бәлки аның бик ашыккан чагы булгандыр?
— Юк, һич алай түгел! Ул башта миңа бик озак һәм бик нык игътибар белән карап торды.
ИКЕСЕ БЕРГӘ
— Прессой өйләнгән дип ишеттем. Яратып алдымы икән кәләшен, әллә малына кызыгыпмы?
— Минемчә, монда икесе дә бар кебек: кызны байлыгына кызыгып алган, ә акчасын — яратып.
ВӘГЪДӘ ИТКӘН ИКӘНСЕҢ...
— Карагыз әле, синьор, машинагызны мин сатып алганда аның бер ел эчендә бозылган яки эштән чыккан бөтен нәрсәсен миңа соңыннан бирергә вәгъдә иткән идегез, әйе бит?
— Вәгъдә иткән идем шул.
— Шулай булгач, рәхим итеп, миңа сул аякның бот сөяген һәм ике кабыргамны бирегез.
ТАГЫН БЕР ТӨШ КҮР
— Төшемдә кара төстәге яңа машина алганыбызны күрдем, — ди фрау Мюллер, жиде төн уртасында ирен уятып.
— Икенче ягыңа әйләнеп ят, бәлки машина алырлык акча безгә каян киләсен дә күрерсең.
БИШЕНЧЕ ТАПКЫР
Голливуд кинойолдызы бишенче тапкыр иргә чыга. Бу юлы — фран< цуз рәссамына.
— Бу никах сезне бәхетле иттеме?
— Бик тә, бик тә бәхетле итте! Моннан соң мин һәр вакыт француз рәссамнарына гына иргә чыгачакмын.
НИШЛӘМӘК КИРӘК
— Минем белән очрашканчы син инде ике хатын аергансың дип сөйлиләр, дөресме бу?
— Нишләмәк кирәк, мин хатыннарның бары тик иң шәпләрен генә сайлый беләмдер, күрәсең, шуңа күрә аларга бүтәннәрнең дә өйләнәсе килә.
ИКЕ ХАНЫМ СӨЙЛӘШӘ
— Элек хатын-кызлар ир-затта нинди яхшы яклар күрделәр икән? Шуны беләсе иде...
— Кайчан элек?
— Әле акча дигән нәрсә уйлап табылганга чаклы.
ЯРАТМЫЙДЫР ТӨСЛЕ
— Беләсеңме, Аннет, ирем мине яратмыйдыр тесле тоела.
— Ник алай уйлыйсың?
— Менә икенче ел инде аның өйгә кайтканы юк.
ЯҢАЛЫК
Тычкан тәбеләре сатучы бер фирма кешесе ишек шакый.
— Ә безнең тәбебез бар инде, — ди хуҗа.
— Бу бит әле күптән түгел генә уйлап табылган өр-яңа төр тәбе — без аны тычканы белән бергә сатабыз.
ТАБЫШЛЫ КҮРЕШҮЛӘР
— Баламны дәвалаган өчен бик кыйммәт сорыйсыз, доктор
— Ул кызамык белән авырганда сезгә мин унлап тапкыр килдем бит.
— Ә минем балам, бөтен класска кызамык йоктырып, сезгә аз табыш китердемени?!.
СӘЕР САН
— Ни өчен терлекләр кешеләргә караганда азрак чирли?
— Чөнки бездә утыз врачка сан ягыннан бер ветеринар гына туры килә икән.
ЫШАНУ
— Минем кызым алтын тәңкә йоткан, аңа ашыгыч операция эшләргә кирәк. Шуны доктор Робинсонга ышанып тапшырырга мөмкинме?
— һичшиксез. Ул чын мәгънәсендә намуслы кеше.
КИЛМӘСЕН ИДЕ
Больницада ятучы бер бай промышленник санитар кызга әйтә икән:
— Хәлемне белергә минем варисым килмәвен бик теләр идем. Чөнки ул минем белән исәнләшеп кулымны кысканда һәр вакыт кан тибешемне капшап карарга ярата.
БҮЛӘГЕ ДӘ БАР
— Чәч үстерә торган берәр дару юкмы сездә?
— Менә дигән препарат бар! Әгәр шуны берьюлы ун флакон сатып алсагыз, бүләк итеп, сезгә бер парик та бирәчәкбез...
АШЫГЫЧ СОРАУ
— Бу «Ашыгыч ярдәм»ме? — дип телефон шалтырата берәү —һәм сөйләп китә. — Биредә бер кешенең хәле бик начар Карагыз әле, сезнең тавышыгыз чиксез матур ишетелә! Бүген кичен кайда булырга һәм ни эшләргә җыенасыз икән? — шуны беләсе иде.
ҮЛЕМНӘН КОТЫЛУ
— Синең этең мине үлемнән коткарды
— Пичек итеп?
— Мин чирләп ятканда ул безнең йортка врачны кертмәде
ф ШУЛ ДА БУЛДЫМЫ ӘХЛАК?
СӘБӘБЕ БАР
— һәр кичне шушы тол ханым Браун өендә чәйләр-мәйләр эчеп утырасың. Ник соң шуның белән никахлашмыйсың инде?
— Мин үзем дә бу хакта уйлаштыргалыйм, — ди Джоне. — Әмма өйләнешсәк, кичләрен мин кайда ял итәрмен икән?!
ГӨНАҺЫН ӘЙТТЕРМӘКЧЕЛӘР
Үлем түшәгендә ятканда Американың бер сенаторы тәүбә сүзләрен әйтә:
— Мин казна акчасын урладым, мошенниклар һәм гангстерлар белән эш иттем, карт-корыларны һәм ятим балаларны ач тоттым, минем өчен иң мөһиме акча иде, кулымда властьны тоту иде...
— Җитте сиңа,—ди изге ата аңа,— политиканы калдырып торыйк, нинди дә булса гөнаһлы эшләрең булмадымы? Шул турыда әйт син.
АКЫЛЛЫ ХӘЙЛӘ
— Баш кассирның банктагы бөтен акчаны урлап Көньяк Америкага качу фактын мин әле аңлый алам. Ә менә аңа директорыбыз хатынын да ияртү ниемә кирәк булды икән?
— Бик акыллы эшләгән ул. Аны бит хәзер директор һичкайчан да эзләп тормаячак.
ПЛЕНКАСЫ ЮК
Берәү күпердән торып елганы сурәткә төшерә икән. Аның янына бер ханым йөгереп килә дә кычкыра:
— Анда бер кеше бата!
— Кызганычка каршы, минем пленкам бетте шул инде.— ди фотограф кулларын җәеп.
ЭТЕ ТАНЫМАГАН
— Битегезне кем шулай тырнап бетерде, мистер?
— Үз этем.
— Ничек шулай булды соң?
— Беләсезме, ул кичне мин эчмичә кайткан идем һәм этем... мине танымады.
ӘЙБӘТ НӘТИҖӘ
— Барган курортыгызда дәвалануларыгыз ничек булды, мадам Винсент? Теләгәнегезгә ирешә алдыгызмы?
— Нәтиҗәгә һичшиксез ирештем, доктор әфәнде: ике кызымны да кияүгә биреп кайттым.
БУШ УРЫН
Футбол карарга ханым үзе генә килгән. Янында бер урын буш. Стадиондагы таныш-белешләр сорыйлар:
— Ә ник ирегез килмәде?
— Ул үлде бит.
— Алайса, туганнарыгыздан берәрсен чакырасыгыз калган.
— Туганнарым барысы да аны күмәргә киттеләр.
АШЫГУ
— Кая чабасың бу хәтле ашыгып, танышыңа сәлам биреп узарга да вакытың юкмы әллә?
— Гафу ит. бик ашыгам шул. Шефымны күмәргә барышым иде, ә ул соңга
калуларны бер дә яратмый.
НИЧЕК КҮМӘРГӘ!
— Мәетне кайсы разряд белән түләп күмдерергә телисез, мсье?
— Иң арзанлы белән —дүртенче разрядтан.
— Ә сез беләсезме соң дүртенче разрядның нәрсә икәнен? Ул — венокны мәет үзе күтәреп бара дигән сүз.
НИК БАРСЫН...
— Син Яисонны күмәргә барачаксыңмы?
— Нишләп барыйм ди? Ул бит мине күмәргә килмәячәк!
БУТАЛЫШ
— Әнә теге кыска чәчле һәм сигарет тартып утырган бала малаймы, кызмы?
— Кыз һәм, шуны да белегез, минем кызым ул!
— Гафу итегез, сэр, сез аның әтиседер дип мин һич уйлый алмас идем.
— Ә мин аның әтисе түгел, анасы булам! :
«ӘЙБӘТ МАЛАЙ»
— Джон —бик әйбәт малай ул, — ди укытучы бер дәрестә —Дусты суга батканда аны коткарып калган. Әйт әле, Джон, шундый батырлык кылганда нәрсә уйлап эш иттең син?
— Дус малаем минем трусикны киеп суга сикергән иде
БАЛА БЕЛӘН АТА СӨЙЛӘШӘ
— Мин бит сиңа шырпы белән уйнама дип әйттем. Әллә оныттыңмы ш\ ны?
— Мин бит шырпы белән уйнамыйм, тәмәке генә кабызам
БУЛУ-БУЛМАУ
Бәләкәч бер америкалы малай: «Миңа автомат пистолет ал!» — дип атасын аптырата. Атасы алырга теләми:
— Мин семьи башлыгы булган чагымда синең кулга пистолет эләкмәячәк.
— Ә минем пистолетым булу белән син семья башлыгы булып калмаячаксың. .
АБЫЙСЫ ЭНЕСЕН ЭЗЛИ
— Минем туганымның улы сезнең интернатта үзен ничегрәк тота’
— Ә сез аның абыйсымыни? Ул бүген иртән сезнең женазага киткән иде бит...
ф ШУЛ ДА БУЛДЫМЫ ӘХЛАК?
ТУКТА, ӘНИ!
Бала әнисеннән үтенә:
— Зинһар өчен, әтине башы белән стенага бәрә-бәрә кыйнаудан тукта инде, юкса, аның зиһененә з^ян килер дә ул мина мәсьәләләр чишеп бирми башлар.
КЕМ НӘРСӘ САТЫП АЛАЧАК!
— Юньсез бала! Син бит Смит ханым малае белән тагын сугышкансың! Тагын өр-яңа күлмәк сатып алырга кирәк...
— Күлмәк нәрсә ул! Ә Смит ханымга малай сатып алырга кирәк булачак әле!
РЕЦЕПТ ҮЗГӘРӘ
Бер бизнесмен үзен дәвалаган врачка шуны белдерә:
— Мине даими кайгыртканыгыз өчен бәхиллим һәм рәхмәт йөзеннән, мин сезне, доктор әфәнде, үземнең васыять кәгаземә теркәмәкче булам. Мин үлгәч сезнең кулга миллион доллар акча керәчәк.
— Рәхмәт! — ди доктор һәм шунда ук өстәп куя:—Мин сезгә әле хәзер генә язып биргән рецептны кире бирегез әле. Аңа кайбер төзәтмәләр кертәсе бар икән.
КИТӘ ҺӘМ килә
— Әгәр алай икән, мин хәзер әнием янына кайтып китәм! — дип кычкыра чыгырыннан чыгып ачуланган хатын үзенең иренә һәм шуны өстәп куя: — Аннары аны бездә торырга алып киләм.
ТЕЛ КҮРСӘТҮ
Бәләкәй генә бер авыл яныннан поезд узган саен тимер юл буена бер карт килә дә машинистка телен чыгарып күрсәтә икән. Шуны күп мәртәбә күргән берәү: «Ник машинистны алай үртисең?» дип сорый карттан.
Тегесе хәйләле елмая да әйтә:
— Аңа тел күрсәткән саен, ул, миңа тидерим дип, бер ташкүмер кантары ыргыта, ә мин шул күмер белән мич ягам.
ПЛЯЖДА
— Әллә бирегә эш сәгатьләрендә коенырга йөрисеңме?
— Монда мин эшем буенча йомыш белән киләм.
— Нинди йомыш?
— Үземә яна секретарь сайлыйм.
ИПИ ШҮРЛЕГЕ
Сыраханәгә килеп кергән бик ябык һәм тәбәнәк буйлы бер ковбой шунда күргән озын һәм таза гәүдәле берәүгә әйтә икән:
— Ипи шүрлегеңә кундырганны телисеңме?
— Әйе, — ди теге эре генә.
— Алайса, син әнә теге күрше сыраханәгә кер, минем шүрлеккә әле яңа гына шунда менеп төштеләр.