ШИГЫРЬЛӘР
Тополь
Соңлабрак кайттың, кордаш, Туган-үскән йортыңа.
Анда бары лепер-лепер
Ялгыз тополь утыра.
Кайда булдың, озак йөрдең?
Онытмагансың икән!..
Монда бары чордашлардан Син исән дә, мин исән.
Сагынды. Төшләрендә гөл Күрде сине әткәең.
Бар, кадерлә, бар, бер юат Аның соңгы ядкарен.
Хәер, инде ни файда бар
Үксеп бер елавыңнан.
Без болай да гаҗиз аның
Сагышлы җырларыннан.
Давылда чайкала гына, Җил тынса, башын ия.
Саргайды, сагышланды ул «Ник кайтмый?» дия-дия.
Әткәң алтын кеше иде,
Бер үпкә белдертмәде.
Бер кемнән синең исемгә
Яман тел тидертмәде.
Бала күңеле далада шул, Ата күңеле балада.
Кемнеңдер нигезе бетә. Кемнекедер яңара.
Чишмә тазартучы кортлар
Малай чакта эчкән суларымны Мин аксакал булгач тапмадым.
Хәтеремдә ялларыннан сыйпап Сугарганым күлем атларын.
Ат тоягы баскан эзләр дә юк, «Салкын чишмә» дигән сүзләр дә юк.
Ул чишмәләр челтер-челтер килеп, Белмим инде, күпме еллар аккан. Кая киткән чишмә тазартучы, Тынгы белмәс, җитез куллы картлар?
Чишмәләре күмелеп калган кебек, Күмелгәннәр, ахры, үзләре дә. Гореф-гадәт, кылган изгелекләр Сакланалар күңел түрләрендә.
Язмышына ниләр язган икән Буын аша килер буыннарның? Ни булса да, барыбер без җаваплы Иртәгәсе ечен бу дөньяның!
Читтә түгел
Карпат итәгендә ак чәчәкләр, Карпат түбәсендә ак карлар. Якты көннәр өчен кайнар каннар Ак карларга кушылып акканнар.
Якташларның яткан урынын күрдем, Читтә түгел алар, уртада.
«Оныклары нихәл, үсәләрме?»— Дигән сыман зәңгәр ут яна.
Чал Карпатның чалый имәннәре Давылларда аумый, нык тора — Беркайчан да аяк бастырмам дип Дошманнарны туган йортыма!
Кояшлы язларда
Кояшлы язларда, Саламлы абзарда Яратам тавыкның Пыранлап, кытаклап Оядан төшкәнен. Ялгашка йөгереп, Иң алдан өлгереп, Борынын күтәреп, Сусап су эчкәнен.
Авылның ямендә, Чишмәләр тәмендә Каз-үрдәк тавышы, Әтәчләр тавышы Бар ул бар, мин беләм. Бәбкәләр артыннан Чал чәчем гуздырьп,
Күңелем белән мин һаман да йөгерәм.
Мин авыл малае Булганга күрәме, Сагынам, яратам Авылны һаман да, Ниндидер нәфислек, Гадилек, гүзәллек, Тылсымлы, ягымлы Зур бер көч бар анда.
Уралда уйлану
Урап-урап йөрим Уралны. Әй, урманы аның, урманы! Бер түбәнгә төшә, бер менә Әкияттәге кебек юллары.
Нарат исләренә кушылып, Челтер-челтер ага чишмәләр. Таш өстенә басып, кушучлап Кемнәр аның суын эчмәгән.
Кая барсам — хезмәт! Ямь -енә! Нәрсә капсаң — шифа, .әм генә! ...Бу кадәре гүзәл җирләрне Биргән аңа дөнья мәңгегә.
Керә көз минем күңелгә...
Күтәрелер-күтәрелмәс Иртәнге томан тышта. Үтте ыспас яңгырлары, Көз килде, көннәр кыска.
Чаган яфрагы сап-сары — Өлгергән лимон төсле. Кайлардан ала бу дөнья Шул кадәр үзгәрешне?
Үткән ел әле бу вакыт
Урамнар яшел иде. һавалар йомшак, зәп-зәңгәр, Күкләрдә яшен иде.
Жәе — җәй, кышы — кыш чаклар Бик сирәк була хәзер.
Табигать көйсез кияүдәй
Көйсезләнергә әзер.
Керә көз минем күңелгә
Сары чикләвек сыман, Башлана минем язларым, Башлана менә шуннан.
к. х.» ч и.