Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Мадам Клод трагедиясе
Парижда 87 яшьлек карчык мадам* Клод угрылыкта гаепләнеп хөкемгә тартылды. Судта ул үзевен авыр тор-мышы турында сөйләп. «Мяяе бу ж.я- наятькә ачлык мәжбүр ятте*. диде. Суд моны искә алмый һәм Клод бу хурлыктан өендә газ белән агуланып үлә.
Г дзета хәбәрләремнән
I
Син Парижда тудың, мадам Клод, Ул көнеңне Париж белмәде. Исемеңне беркем ишетмәде. Француз кызын
Франция
«Кызым!» димәде.
Үсеп җиттең, зифа, матур булдың. Анаң сиңа бәхет юрады.
Бусагадан атлап өлгермәдең, Сиңа тормыш...
Инде салды үзенең тозагын.
Иргә чыктың, инде ана булдың, Инде үзең бишек янында. Балаларың синең үсә торды, Китә торды,
Үлә торды сугыш ягында.
Кем булмадың, нинди эш тотмадың. Газапларны сүзсез кичердең.
Күз яшеңне йөзем ширбәтенә Куша-куша,
Франциягә шәраб эчердең.
Хакым бардыр сиңа, мадам Клод, Анам кебек кешем дияргә.
Франциянең Эйфель манарасы Тиеш иде
Синең алда башын ияргә.
Еллар узды, узды яшьлек чагың, Сиңа язмыш бәхет бирмәде. Үз илеңдә ятим хатын идең, Француз кызын Франция сөя белмәде.
2
Бүген иртән Париж урамнары Йокысыннан тетрәп уянды — Газетада хәбәр чыгарганнар, Дөнья купты, Радиолар шаулап улады.
Нәрсә булган, нинди шом куркыта?
Полиция аяк өстендә.
Телевизор — киң экран ачык:
Г айбәтләрдән
Фил кадәрле рәсем төшерә.
— Көпә-көндез кичә бер кибеттән Бер каракны тотып алганнар.
Европада, имеш, ул карактан
Г ангстерлар
Илле елга артта калганнар.
Беркайчан да, әле беркайда да Мондый карак, имеш, булмаган. Сиксән җиде яшьлек мадам Клод, Күз алдында,
Кул астыннан балык урлаган.
Уен түгел, өч йөз грамм балык...
Нинди хурлык, нинди явызлык?
Хөкемдарлар тиеш моның өчен Ул карчыкка
Кигерергә тимер авызлык...
Мадам Клод исеме телдән төшми, «Оялмыймсың?» диләр карчыкка! Беркем әйтми ләкин, ничек итеп Түзүләре мөмкин ачлыкка?
3
Суд алдына басты мадам Клод Сиксән җиде яше тулганда. Бүген аны бөтен Париж күрә, — Күрмәделәр
Ач, ялангач, ялгыз булганда.
Ник урладың? — диеп сорамыйлар, Нигә син ач? — диеп тормыйлар. Ә банкирлар нигә судта түгел? Алар түрдә.
Францияне бергә урлыйлар.
Хурлык, имеш, бу түбәнлек, имеш, Бу — кара тал француз йөзенә... Син җавап бир инде, мадам Клод, Судьяларның
Авыз ерып әйткән сүзенә.
— Мин хурлыкны сездән күбрәк аңлыйм. Әфәнделәр, белеп торыгыз:
Сез законнар уйлап чыгарасыз, Законнардан
Акча ясый сезнең кулыгыз.
Мин мең кабат сездән инсафлырак, Нәселләрем белән, тумыштан.
Мин кулларым белән, җаным белән, Саклап тордым
Францияне үзен хурлыктан...
Бу сүзләрең синең соңгы күкрәү Булды шунда — бу суд залында. Җәберләнгән ана исеменнән, Мадам Клод,
Шаһит булдың илең алдында.
Суд тиз узды, эшне тиз тоттылар, Япмадылар сине төрмәгә.
Сиңа калды бары рәхмәт әйтеп, Судьяларга,
Озын гомер, саулык теләргә.
Унбиш көнлек җәза — шартлы хөкем, Каян килеп, кая китмәгән!
Үз өең дә синең, мадам Клод,
Начар түгел, Таштан өйгән кара төрмәдән.
Утыра бир түзеп тыныч кына, Борчымаслар сине биредә. Закон сиңа ирек, хөрлек бирде. Ә төрмәдә
Сиңа кирәк икмәк бирергә...
Көн дә узды, инде төн дә җитте, Син ялгызың шыксыз бүлмәдә. Франция үзе тиеш иде Гомер хакын,
Хезмәт хакын сиңа түләргә.
Ул турыда Париж уйламый да, Ресторанда Париж типтерә. Шәраб эчә, матур кызлар коча, Ачлык белән,
Кайгы белән сине киптерә.
Оныттылар сине, мадам Клод, Булганмы син, җирдә торганмы? Хөкемдарлар алды эш хакларын, Алар хәзер
Көтә инде яңа корбанны.
5
Я, нишлисең инде, мадам Клод?
Елар идең, чыкмый яшьләрең.
Франция синең өчен түгел,
Син, тол хатын, Франция өчен яшәдең.
Нахак сүзләр хөкем карарында: «Карак» исеме сиңа тагылды. Шул сүзләрне юк сүз итәр өчен, Синең карар
Үз 1кулларың белән язылды.
Тимер мичтән зәңгәр ут агыла. Сиздермичә буа газ исе.
...Әле генә кеше бар иде бит...
Әле генә
Бу дөньядан китте ул кеше.
Бүлмәң — тынлык, күршеләрең йоклый Язмышыңны алар белмиләр.
Газ акчасын кемнән түләтергә?
Синнән дисәң
Үлгәннәрне судка бирмиләр.
Син Парижда тудың, мадам Клод, Бишегеңне Париж күрмәде.
Үлемеңне беркем ишетмәде, Француз кызын
Франция сөя белмәде.
Ә мин уйлыйм сине, мадам Клод, Синең илдән ерак якларда.
Нахак сүздән, түбән исемнәрдән Мин сүз алдым
Намусыңны синең якларга.
Хакым бардыр сине, мадам Клод, Анам кебек кешем дияргә.
Франциянең Эйфель манарасы Мәңге тиеш
Синең алда башын ияргә.
1976