Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Аяз булсын тирмәң
Октябрьга алтмыш. Яшь ягыннан Алты яшькә генә олы мин — Унҗидедә Кышкы сарай алган Батырларның, димәк, улы мин. Броневикка баскан юлбашчының Азатлыкка оран салганын, Ачкан чагын гасырларның чынын, Сурәтләвен гаҗәп алдагын... Күреп түгел, ерак кайтавазны Ишетеп менә безнең көннәрдә Бүгенгечә аңлаучылар азмы Төрле илдә, төрле телләрдә! Никадәрле михнәт узды баштан Бу алтмыш ел гомер эчендә: Булды ачлык, борчу, хәттән ашкан Азабын да күрдек, үчен дә. Үч алдылар аклар, Антанта да Җәел салган булды ауларын: Кронштадттан алып Тын океанга Олактырдык дошман яуларын. Халкым камап килгән кара яуның, Каршысына чыгып басты да: Кырык биштә явыз фашистларның Без китердек муенын астына! Шул сугышта кулга корал алып Мәйдан тотканнарның берсе мин: Язалмадым канга каләм манып,— Солдат идем — горур — көрсенмим. Тик исемнән чыкмый һәлакәтләр, Онытып булмый күргән кыенны. Тетрәп торды илләр, мәмләкәтләр, Кан коелды, җаннар кыелды... Мин табынам хакка-акка гына.
Тынычлыкның йөгөрөм каршына,— Мин тынычсыз кирәк чакта гына... Хәер, кирәк миңа барсы да: Кирәк миңа Корваланнар ирке, Азатлыгы испан халкының.
Көтә Кеше өлешенә инде Көмешеи генә түгел,— алтынын! Кирәк миңа — бер кем булмасын ким Яшәү бәхете өлешен җыйганда,
Җылап туса тусын, бер кем ләкин Яшәмәсен җылап җиһанда!
Эшсез дә юк, ач та, надан да юк, Азат, тигез бездә һәр кеше.
Тулымы соң бәхет? һаман да юк!..— Чишелмәгән Җирнең язмышы. Бездә генә әйбәт булган белән Тынычланмый бер дә җаныбыз.
Җир толпарын алтын тезгененнән, Әй халыклар, үзегез алыгыз!
«Алма пеш тә авызыма төшЬжә калсаң, Ирешеп буламыни теләккә:
Ризык тәмле — тәмен белеп капсаң,— Тик хезмәттә — сый да, хермәт тә! Киләчәктә? Киләчәктә булыр Тик дүрт кенә сәгать эш көне.
Ә шагыйрьнең егерме дүрткә тулыр,— Тынгысыз ул, рәхмәт төшкере. Ычкындырмас өчен, шагыйрь генә, Илһам килгән кыйммәт чакларын, Бозса бозар, матур килер көндә, Социалистик хезмәт шартларын...
Яшь ягыннан Бөек Октябрьдан Алты яшькә генә олы мин.
Ни әйтсәң дә, күрәсене күргән, Октябрьның шагыйрь улы мин. Туган илем! һәрни булса синнән, Язмышны тик сиңа бәйләдем: Аяз булсын күгең — зәңгәр тирмәң, Яшел булсын җирең — җәйләвең!
Корволаннор кайта
Чили компартиясе җитәкчесе Луис Корвалан Советлар иленә кайтты.
Дөнья тынычлыгы фашистларны
Тагын каныктыра:
Балтасыннан корбаннарның каны Тагын тамып тора.
Тыпырчына алар — баскан җире
Утлы таба сыман,—
Илләр ирке ала газраилне
Тотып якасыннан:
Кул-аягы арынып тышавыннан, Чыга камалганнар.
Төп иленә, үлем кочагыннан, Кайта Корваланнар.
Ябып булмый
Лорка җыры, Хара гитарасы, Куньял1 рәсемнәре аваздаш: Өчесендә дә көрәш манзарасы, Өчесе дә юлдаш, замандаш.
Фашист коллыгында чигеп азап Кемнәр генә башын куймаган!.. Төрмәләрдә Куньял рәсем ясап Үлем белән озак уйнаган.
Уйнаган ул авыр язмыш белән, Тоткынлыкны артка этәргән,— Ил кайгысын рәсемнәрдә биргән, Ишләренең рухын күтәргән.
Лорка җыры өзелә, ә Хараның Гитарасы сына зинданда,— Тик чыңлый җыр, тавышы гитара 'ың Өзелмәгән — яңгырый җиһанда.
Ә Куньялның исәнлектә ирешә Рәсемнәре дөнья күрмәгә: Дауда туган сәнгать дауга дәшә, Ябып булмый аны төрмәгә.
Өмет өзмәсә
Африкадагы хәзерге Мозамбик иленә сәяхәтче Васко да Гама беренче тапкыр 1498 елда киле. Шуннан бирле Мозамбик Португалия колонистлары коллыгында була. 1975 елда бәйсезлек ала.
Васко да Гама аяк баскан көннән
Мозамбикка коллык тагылган: Гүзәл илдә ятлар хөкем сөргән, Шәраб эчкән зәнки 2 багыннан.
Шәраб белән канын эчкән алар Ак күңелле кара халыкның,— Аһ-зар белән тулган тыныч ярлар, Хыялы да учкән хаклыкның...
Заман авыша хакыйкатькә таба,
Хәзер инде хәлләр үзгәчә:
Биш йөз елдан соң да ирек ала Икән халык — өмет өзмәсә.
* Гарсиа Лорка — фашистлар тирмәсендә һәлак булган ислән шагыйре. Виктор Хара— Чили җырчысы. Фашистлар концлагеренда утереле.
А л про Куньял — Португалия коммунистлар партиясе җитекеесе
Аның тэрмәде ясаган рәсемнәре 1977 елда. Советлар илендә, альбом булып басылып чыга.
’ Зәнки — кара тәмле кеше. негр.
Кояшына карап
Әле күптән түгел зарлы-моңлы
Туган иле тарга,
Куньял кебекләрнең урыны булды
Төрмәләрдә, дарда...
Португаллар күтәрделәр байрак,
Уйлар иркенәйде:
Исте җилләр, океан торды кайнап һәм тар ил киңәйде.
Киңәйде ил — фашист буып тоткан
Кысасыннан арынып,
Күтәрелде, бар булгандай юктан, Азатлыкка табынып.
Азатлыкка табынып Вириат таII
Римга каршы торган, •
Канатланып очкан акбүз атта,
Баскыннарны кырган.
Бүген дә ул Салазар өрәгенә
Бармак яный сыман:
— Моннан ары азапланып йөрмә!
Чыктым тарихымнан —
Күтәрелдем, узганнардан китеп,
Илем күкләренә,
Рухым керә, заманнарны үтеп,
Халкым күкрәгенә!
Португалия бүген — давыл кичереп
Исән калган кораб —
Бара әкрен, төннән юлын күчереп, Кояшына карап!
«Фуэнтеовехуна» ’
Парламент тарафыннан Испания коммунистлар партиясе һем профсоюзлары легальләштерелү уңае белән.
Көн китер, җил, испан күкләренә,
Болытларны ку да.
Ярларыннан ташый, күтәрелә «Фуэнтеовехуна».
II В и р я а т — халык каһарманы гади кетүче, соңыннан полководец. Моннан ике мең еллар элек баш күтәргән Лузитания (Португалия) кабиләләренең юлбашчысы.
* «Фуэнтеовехуна» («Сарыклар чишмәсе») — испанлы беек язучы Лопе де Вега • •сере. Шул исемдәге авыл кешеләре, баш күтәреп, үзләренең командоры — феодалны үтерелер. Судта алар: «Кем үтерде?» дигән сорауга, барысы бердем булып» ■Фуэнтеовехуна» дип «ңаеап бирә.
Фашистларның командоры китте Ташлап күләгәсен,— Варислары белә инде илне Халык күтәрәсен.
Шуңа алар өстән, сак кыланып, Бушаталар тезген.
Ә «Тезген,— ди ирек сөйгән халык,— Булыр кулда безнең!»
Җир селкенә Мадрид, Гренадада, Тетри Барселона...
Туфан булып җәелә Испаниядә «Фуэнтеовехуна».
Ветераннар
ҖЫР
Ветераннар, ветераннар, Мәҗлес корып утырганнар,— Сөйләшәләр тәмләп үзара:
— Карт солдат булса да, кара, Күзләреннән яшьләр тама, Күңеле нечкәдер шул, йомшара...
Мыекларын бора-бора, Хикәятен бәян кыла Кашларына кар яуган солдат:
— Игәү белән кырындык без, Төтеннәрдә кызындык без, Исән калдык... язмышны алдап.
Мәйдан тотып без көрәштек. Фронтларда калды яшьлек: Яшьлекне без яуда үткәрдек. Ташкыннар, силләргә кердек, Илләр, җирләр айкап йөрдек, Сөякләрдән һәйкәл күтәрдек.
Ветераннар, ветераннар, Кайталмый калган корбаннар Хөрмәтенә алыйк тостларны. Сафлар сирәгәя бара. Гамьнәр тирәнәя бара, Онытмагыз исән дусларны.
Күли-Чурлор кебек
Кешнәсә дә тетрәп Кара-гизем Тыйнакланган шактый ярсулар...
Бәйгеләрдә алдан килә идем, Инде мине кемнәр каршылар?!
Алышынган күпме өзәңгеләр, Тезгеннәрем корау-ямаулы... Сагышларым үтә үзәгемә, Кемләр бәйләр йөрәк ярамны?
Шул ярамдыр, ахры, җан уятып, Төшермәүче мине иярдән.
Ялгыз түгел, күрәм, ат уйнатып, Яшь егетләр миңа ияргән.
Төшләремдә һаман сугыш күрәм, Истән чыкмый, хәер өндә дә... Калсын әйдә алар эчләремдә,— Кирәге юк аның кемгә дә.
Кирәге юк килер буыннарга Мәйданнарда егылып баш кую. Ләкин хәят дигән изге дауда Кирәк ярсу, кирәк ашкыну!
Ир ирешкән икән атка менеп, Сөңге алып, калкан кияргә,— Сиксән яшьлек Күли-ЧурларIII кебек Ул үләргә тиеш иярдә!
Була күрсен иде
Кеше — гаҗәп зур җан табигатьтә, Мәңге яши, мәңге эзләнә.
Үз алласын җиңеп чыга хәтта: Ул тотынса — дөнья үзгәрә.
Әлбәттә, ул лаек яхшы атка, Кулларыннан киләдер һәр эш! Шул куллардан фәкать яхшы якка Була күрсен иде үзгәреш.
1977
III