ШИГЫРЬЛӘР
Фәнис Яруллин
=============================
Без — беренчеләр
Су кирәк чакта Авызыбызга Пычак очында Агу тыктылар.
Хәйлә белән дә, Ялган белән дә, Мәкер белән дә Тиделәр җанга. Без өстен булып Хәйлә-мәкердән Изге эш өчен Бардык гел алга.
Безгә янаган Аждаһаларның Башлары инде Җирдә череде. Ач күзле ачлык Корсагын уып Чикләр аркылы Чыгып йөгерде.
Без сынмадык та, Сыгылмадык та, Көрәштек, җиңдек — Без беренчеләр.
Җирдә, тарихта Ирекле, азат Ил төзүчеләр, Иң беренчеләр!
Фаил Шәфигуллин
Кызыл мәйдан аша
Ленин янына барам Мавзолейга, Дип шатланып йөргән Шәмсине Атып үтерделәр кара төндә, Кайнар йөрәгенә ук тиде...
Без — беренчеләр, Иң беренчеләр. Беренчеләргә Юл җиңел булмый. Барлык сынауны, Чокырны, тауны Үтәргә кирәк Сыгылмый, сынмый.
Бүгенге көнгә Килеп җиткәнче Әзме кыйналдык, Әзме сыналдык?! Кыйналган саен, Сыналган саен Ныгыды безнең Дуслык, туганлык.
Хәлсезләтәм дип, Тәгәрәтәм дип, Ач күзле ачлык Янап карады. Бишектә килеш Буарга теләп, Дошман яулары Камап карады.
Безнең үлемгә Сусаган җаннар Алдан ук безгә Ясин чыктылар.
Кулак ядрәләре өзгән төнне Хыялларын ярлы Шәмсинең: «Әти,— диде улы яшь аралаш,— Дәвам итем юлың мин синең...»
Михнәтле һәм авыр булды бу юл, Каршылыклар туды мең төрле. Шәмси төзеп бетермәгән иде, Улы колхоз төзеп бетерде.
Сөрде, чәчте, урды... Җирдәшләре
Сөеп әйтте аңа барысы да: «Мәскәүне,— дип,— әйдә, бер күреп кайт, Намусың ак Ленин каршында».
һәм ул китте... Китте еллар аша, Солдат булып китте ул анда.
...Мең тугыз йөз кырык бернең көзе Дөрләп яна иде җиһанда.
Кар өстендә тимер эри иде, Кургаш эри иде ярада.
Артта Мәскәү иде, алда — үлем, Ут иде, ут... кая карама.
Батальонда алар җидәү калды...
Аннан дүртәү...
Мәскәү бер генә.
Мәскәү — Ленин, Мәскәү — ил йөрәге, Бирмәс алар аны беркемгә!..
Егылды ул чалкан... Җиңү җиле Кардан йолдыз ясап очырды.
Баш очында Мәскәү... Кара көйгән Дошман танкы аяк очында.
Еллар үтте... Хыялларның Мәскәү Иң изгесе булды, иң ныгы.
...Кызыл мәйдан аша Мавзолейга Кереп бара Шәмси оныгы.
Зиннур Насыйбуллин
Корыч коя кеше
Нидән тора корыч?
Коелган ул
Ышанычтан, якты өметтән. Кеше аңа изге хыялларын, Ачы тирен кушып эреткән.
Бәхет сыман, якты очкын чәчеп, Домналарда кайнап аккан ул;
Әмереңә әзер, дигән төсле, Формаларга агып каткан ул
Сыйфатлары асыл,
Чыныккан ул
Суынып та, утта янып та.
Нәрсә ясасаң да була аннан
Уенчык та, авыр танк та...
Кеше аңа асыл сыйфат биргән, Кеше!
Шуңа күрә корыч нык.
Тирен кушып корыч коя кеше
Ясар өчен сабан, уенчык...
Корыч коя кеше,
Корыч калкан
Кисен өчен җирдә тынычлык.
Фәннур Сафин
Безнең хакта хак сүз
Безнең чорның дәртле йөрәгедәй девоннарда тибә җир каны...
Яшьлек һәм нур тулы замана бу,— я, читләтеп кара син аны!..
Аның белән ярыша алыр бары килер буын, килер гасырлар. Ак сөлгесен җилдә җилфердәтеп яшь батырлар чыгар, ак җырлар
Дәрт тудырыр яңа калаларны, көмеш юллар җирдә сузылыр. Ул чакта да тарих битләрендә безнең хакта хак сүз шул булыр.
— Октябрь!
Ал яулыклы гүзәл — төзүче кыз дәртле бер җыр башлар — безнеңчә!..
(Җир котыпка әверелер сыман гел акылга гына төренсә...)
...Хыялымда туган давылларны, дулкыннарны куеп учыма, уйга талып, озын еллар аша карап торам гүя шул чорга.
Шамил Анак
>AAA/V\AAAAAAZ1AAA/V\AZVW'/\AA/VVWVVVV'
Һәр көнне, һәр сәгатьне
Һәр көнне, һәр сәгатьне —
Ленинча яшәргә һәр җыелышка, утырышка, биш минутлык летучкаларга хәтта — онытмаска!
Ленинны дәшәргә.
Кешеләр каршына чыгып сүз сөйләрдән алда — Киңәш итәргә Ленинга:
юкмы сүзеңдә ялган.
һәр китапны, мәкаләне, хәтта иң кечкенә иншаны күрсәтергә Ленинга — укырлармы ышанып.
Бөтен шикләр, сораулар белән, иң авыр, иң җитди мәсьәлә буенча Мөрәҗәгать итәргә Ленинга — ничек икән Ленин уенча.
Ленин белән башларга көнне, онытмаска Ленин үрнәген, Ленинча, чигенми бер адым, яуларга кешелек үрләрен.