Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Зәки Нури
Октябрь язы
Көзге күккә мәңгелек бу сүзләр Сүнмәс утлар белән язылды: «Киләчәккә төбәлегез, күзләр! Каршыла, ил, якты языңны!»
«Аврора»ның залпы күкрәвендә Кабатланды халык теләге: «Россиянең кайнар күкрәгендә Азатлыкның типсен йөрәге...»
Атомлы һәм җырлы гасырга без Шулай салдык тәүге эзләрне. Күрдек җирдә давыл ярсыганын Еллар аша төбәп күзләрне.
Купты давыл. Илдән-илгә күчте...
Ачыла бара юлның киңнәре. Кызу җилләр, кыю җилләр исә, Ул — Октябрь язы җилләре.
Илдар Юзеев
Мәңгелек хис
Салкын Җирне җылыткандыр Кеше Ут чыгарып чакма ташлардан, Тик шулай да бик нык ышанам мин: Тормыш мәхәббәттән башланган. Ике йөрәк бер чак табышкандыр Берсен-берсе эзләп, тилмереп. Җирдә йөрәк дигән җылы булган Утлардан да алда, иң элек... Кеше акылыннан калалмыйча Еллар тизрәк алга чапкандыр, Парны, электрны, атомнарны Гашыйк җаннар уйлап тапкандыр.
Заман... Тизлек... Юлдаш-ракеталар... Нинди акрын булган юл башы... Кеше тизрәк җитәр максатына Сөю булса даим юлдашы.
«Кем баласы?» диеп сорасагыз, Мин — мәхәббәт, сагыну баласы, Шашып яратулар бездән соң да Оныкларга күчеп каласы...
«Бу ноктада тормыш бармы?» диеп Галәм түрләреннән кем дәшәр? Сөю хисен йөрәк югалтмаса, Җир суынмас мәңге, Җир яшәр!
Тарих мең дә...
Иске йортның чормасында китап яткан: Рәнҗү яткан, Фикер яткан, Тарих яткан.
Актармаган,
Укымаган аны кем дә,
Кайгыларын сөйләгән ул кара төнгә.
«Якшәмбе көн.
Себер китте Сабир мескен, Гаеплеме, гаепсезме — ходай белсен.
Ни булса да — гаеп бездә, Камчы безгә...
...Бисмиллаһи, тарих мең дә сигез йөздә...»
«Тарих мең дә...
Алпавытның йорты янды.
Пристав килде, Хәтмулладан допрос алды...
Урманнарда качкылар күп.
Карья бөлде...
Галләм кызы чибәр Гайшә батып үлде...»
Китап яткан.
Хикмәтләрен чәчми яткан,
Тузан йотып, гасыр ярым дәшми яткан.
Керле,
Соргылт битләреннән кычкырды ул: «Тарих мең дә...
Нигә без кол?
Нигә без кол?1»
Олы юлдан атлар узган, Чорлар узган.
Гаепле дә, хөкемдар да тәпи сузган.
Ярдан-ярга сулар ташып, Дөнья янган.
Патша төшкән.
Байлар беткән.
Китап калган.
Иген иккән
Илгә карап фикер йөрткән,
Каләм язган сүз гомере озын икән. Бәет булып аһәң йөри айлы төндә: «Тарих мең дә...
Сөйдем мин дә...
Көйдем мин дә...»
Саҗидә Сөләйманова
AAAAAA/VWWWWWWWWVWWWWWWWWW\AA^^^
Яр-Чаллы
Текә ярлы, бөдрә таллы Яр-Чаллы. Чабыш атлар сыман Чулман чал яллы. Тарих атлы гомер акты, моң акты, Тынгы белми җирдә күпме ел акты.
Яр буйлары язлы-көзле парчалы, Сандугачлы, аккаенлы Яр-Чаллы. Эш өстендә ай урак та ай чалгы — Ай да кояш — белмәделәр ал-ялны.
Кышкылыкка кибән койды, мал чалды, Җәйгелеккә карбазларга кар салды, Яшь үрчемнәр килә торды пар санлы, Киләчәктән әмер көтте Яр-Чаллы.
Корыч кошлар уза кыю бөркетне. Атом-төшләр дер селкетә җир-күкне. Табигатьнең ачып җибәр чаршавын, Чыксын Алып батырларың, Яр-Чаллы!
Айда эзләр. Йолдызларга кул җитә. Гасыр җиле бәреп уза — кем читтә,— Юллар кысан, вакытларның тар чагы, Удар хезмәт узар, җиңәр барчаны.
Ишетелсен иген шавы, җыр шавы, Җир шарының өзик тимер кыршавын. Тотынышсын миллион куллар, как чаңны, Әйт әмерең, сүзең саллы, Яр-Чаллы!
Кара туры атлар чаба — ут күзле, Кем күтәрә җирнең йөген, шул көчле!— Мең тугыз йөз җитмеш җиде — чал яллы. Яңа гасыр капкасын ач, Яр-Чаллы!
Әхсән Баянов
Кунаклар килде
Сүриядән кунаклар килде. Нинди генә сыйлар өстәлне Бизәмәгән дисең бу көнне: Каз һәм үрдәк, тавык һәм балык, Кызган шашлык... Шатлык шикелле, Барысы — гүзәл, барысы — мактарлык. Елмаюга, шаян сүзләргә
Кымыз белән шәраб өстәлде.
Янда гына аккан чишмәдән Тылсымлырак сыман шәраблар. Ә кунаклар? Шулай, гаҗәплән: Гади суны артык күрделәр. Сорадылар. Биргәч, көлделәр. Сүздән бигрәк, күзләр сафланды: «Безнең сәфәр инде акланды!»
Мең тылсымны шушы сүз җиңде: «Су бит — тормыш, су бит ул — изге!» Бу су — минем туган су инде, Ургып чыга Әшмән җиреннән.
Изге дигән сүзгә шуңадыр Тиз ышанган ул мин булгандыр. Кемдер бәлки ышанмас иде...
Кемдер бәлки күз салмас иде. Изге диеп, ерак кыйблага Азмы бәндә моннан юл алган. Зәмзәм суын барып эчкәннәр һәм ят комга башлар төрткәннәр... Аллага баш органмы алар.
Ә шайтанга — сүзсез органнар.
Алар миңа ышанмас иде.
Ничек кору тиеш тормышны, Ачыкларга шуны тырышып Килгән дусларны мин төшендем. Төшенер тиздән бөтен кешелек: Кем өчендер бәлки юк алар, һаман кирәк ләкин кыйблалар.
Ерактыр ул, бәлки якындыр, Кем өчендер көмеш, алтындыр. Минем өчен кыйбла бер генә, Минем кыйблам — минем җиремдә. Су һәм кояш — алар изге дим, Шуңа дәлил — дуслар сүзе дим.
Минем белән,— ишетәм,— әйтә Җир: — Кыйбла — Ленин, кыйбла — Октябрь!
Гәрәй Рәхим
VVW'AA/SAAAAAAAAAA/VVVVVVVV'A^
Юлың якты
Бөек Октябрьның үреннән мин Карыйм: юлың якты. Бер баһадир булып күренәсең, Бөек татар халкы!
Пугачларга әйткән бәетләрең, Җыр-моңнарың татлы.
Батыр да син, эшчән, киң күңелле Бөек татар халкы!
Мактауларга мохтаҗ түгелсең син. Тик мактауга хаклы, Илгә Җәлил кебек уллар биргән Бөек татар халкы!
һәр туганың кебек көчле, зирәк.
Уңган син, талантлы,
СССРның шанлы бер баласы, Бөек татар халкы!
Намусың ак тарих каршысында. Йөзең ачык, якты.
Киләчәккә кыю атлап кер син, Бөек татар халкы!