Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЗЫК ӨЧЕН ТҮГЕЛ...


ре була торып та үзенә дә, җәмгыятькә дә файда китермәгән кешеләр турында шагыйрь Рөстәм Мингалимов менә ни' чек әйтә:
Бер карарга килә алмый йөргән.
Теләсә ул поши була алган!
Я мылтыклы аучы була алган!
Кем булырга! Шуны белми яшәп. Ул йөз яшьлек бүре булып калган. ...Яшәрергә, хәзер яшь эт булып Миңа иярергә тели икән.
Ләкин әйткәнемчә, аңа йөз яшь. Инде аның сихере-сере беткән.
(«Йөз яшьлек бүре турында», 39 бит.)
Балалар өчен кызыклы гына булган бу әкияттә олылар өчен дә әһәмиятле булган гыйбрәтле фикер бар. Татар халкының «Ак Бүре» әкиятен бүгенгегә кайтарып, шагыйрь кызык әсәр язган. Халык әкиятендә Ак Бүре төрле кыяфәтләргә керә ала. кешеләргә файда эшли. Ә Рөстәм әкиятендәге сәләтле бүренең бөтен гомере заяга узган. Гомумән, китапта әнә шундый тирән мәгънәле, гыйбрәтле шигырьләргә зур урын бирелгән: «Боз шәүлә», «Ишетелер авылга», «Үсми калдым» һ. б.
Рөстәм Мингалимов ялкаулардан, ирен-чәкләрдән олыларча акыллы итеп, сиздерми генә көлә дә белә.
Ә шушы кыз бакчасына
Су сибәргә оныткан.
Шуңа күрә су күтәреп
Килеп җиткән болытлар.
Көннәрне тәмам бозды, Аһ. бу кызны, бу кызны!
(«Көннәрне тәмам бозды», 14 бит.)
Йокы батыры ялкау Булат («Батыр Булат» шигыре), булачак механизатор Хәйдән урынсызга мыскыллап көлүче Хөсәен («Хәй күршесе Хөсәен» шигыре) һәм башка тискәреләргә дә шагыйрь ачы тәнкыйтеннән өлеш чыгарган.
Рөстәм Мингалимовның «Бәхетле исем» китабы, жанр нигезендә, биш өлешкә бүленгән. Аларның беренчесендә фәлсәфи һәм кинаяле ши-гырьләр; икенче бүлектә хезмәт темасына багышланган әсәрләр; өченчесендә дуслык, бердәмлек турындагы әкият-ши- гырьләр; масаючылар, мактанчыклар, бушбугазлар турындагылары дүртенче тема; бишенче бүлектә табигать турындагы шигырьләр җыйналган. Билгеле, бу бүленеш шартлы рәвештә генә, чөнки шагыйрь иҗаты шушы биш темага гына сыеша алмый.
Балалар өчен язылган бу шигырьләрнең күбесен ак сакаллы агайлар да, язу таный башлаган малайлар да үз итеп, яратып укыячак, чөнки шагыйрь Рөстәм Мингалимов әсәрләре алты яшьтәгеләр өчен дә, алтмыштан узганнарга да рухи азык була ала.
Керәшәләр болыннарда, Урманда-аланнарда.
Тәгәрәп алмаш өлгерә Көрәшче агайларга!
...Малайлар атта киләләр, Тояклар җирне кага.
Көчле малайлар үскәнне
Хәбәр итеп дөньяга Тояклар җирне кага.
«Тояклар җирне кага» шигырен укып берәүләр сабан туе бәйрәме күренешенең оста сурәтләнүеннән зәүкый ләззәт алса, икенче бер укучы шигырьдәге тел төбен, кинаяне аңлап калыр. Бу бит сабан туе күренеше генә түгел, шагыйрь сабан туе батырлары турында гына сөйләми икән ләбаса. Кыр батырларына, күк батырларына, хезмәт батырларына, көрәшчеләргә алмаш үсә дигән ышаныч белдерә автор.
Менә тагын бер кызык шигырь. Хәер, кызык дип әйтү шигырьнең көлкеле булуы турында түгел, фәлсәфәсенең әһәмиятле һәм кызык булуында. Сәләте һәм һөнәрлә
Масаю, кәпрәю һәм төрле мактанчыклар турында язылган әсәрләр әдәбиятыбызда эз түгел. Үгездән көнләшеп кабара торгач шартлаган бака турында да укыл беләбез. «Бәхетле исемп китабында да бу тема шактый үзенчәлекле чагылыш талкан. «Бө-тен дөнья күргәндер» мәсәле. «Куначада йоклый торган автомобиль» әсәрләре шу- ңарга ачык мисал булып торалар. Хыяллана торгач бер тавык автомобильгә әверелгән, имеш, әверелүен әверелгән. ләкин бәхет таба алмаган. Хәзер сары чебешләр ияртеп бакчада бик йөрисе килә икән дә бит...
Аннан менеп куначага
Бер йоклыйсы киләдер дә!! Куначада йоклый торган Автомобиль юк хәзергә.
«Бердәмлектә көч». «Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы», «Аерыл ганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар* кебек бихисап мәкальләр белән татар халкы бердәмлек, дуслык, үзара ярдәм һәм күмәклекнең куәтен зурлаган. Бу нис-бәттән Рөстәм Мингалимовның да балаларга әйтер сүзе юк түгел.
Дошманны егып була —■ Дусларың гына булсын!
(«Дусларың гына булсын», 8 бит)
Яшьтәш малайларын яратмаган — Алар аңа тиң дә түгел сыман. Сер сөйләргә сердәш табалмаган — Читләшкән ул таныш кызларыннан. Уртасында җирнең ялгыз калган — Ком чүлендә ялгыз казык сыман.
(«Аңа ничек ярдәм итим икән?» 58 бит.)
«Өч әтәч һәм бер агай» әкиятендә дус лык, бердәмлек темасы бөтенләй башка ча хәл ителгән.
Бер әтәч кара булган. Икенчесе ак булган. Өченчесе кызыл булган. Я ышанма, я ышан.
Кызыл һәм кара әтәч Дуслашып та алганнар. Ак әтәчне бер сумга Сатарга уйлаганнар. Уйлаганнар бер сумга Алып ашарга ярма.
Ләкин бу матур план тормышка ашмый кала—«зур куллы агай» әтәчләрнең өчесен дә бер капчыкка салып суярга алып кайтып китә. Мәсәл-әкиятнең мәгънәсе ачык: кардәшеңне сатып бәхетле була алмассың!
Р. Мингалимов халык авыз иҗаты әсәрләрендәге сюжет, тема һәм идеяләрне дә оста гына файдалана белә. Халык иҗатындагы зирәклек, акыл көче, бердәмлек идеяләре белән сугарылган әкиятләр Рөс тәм әсәрләрендә үзенчәлекле һәм яңача яңгыраш табалар «Яхшылык һәм яманлык» әкияте шуның матур бер үрнәге булып тора.
«Төнге әкият» поэмасы да үзенең гыйбрәтле эчтәлеге белән игътибарны җәлеп итә. Шәһриташ каласында яшәүче барча җан иясе үзара талашып бер-берсен ашап, бер-берләрен сатып, кырып бетерәләр. Шәһриташны су басып китә, һәр әкиятнең дә әйбәт тәмамлануы кагыйдә түгел ич. гөнаһлары өчен гөнаһлылар фаҗига күрергә тиеш дип саный шагыйрь.
Китапта табигатькә карата миһербанлы булу, аны саклау турындагы шигырьләргә дә зур урын бирелә «Җәйнең эссе чагында», «Шундый уйлар». «Син гаепле сыман». «Быел миңа әллә нәрсә булды...» шигырьләре, бер яктан, туган як табигатенең гүзәллегенә чиксез соклану хисләре белән сугарылган булсалар, икенче яктан, табигатькә ваемсыз, миһербансыз булганнарга карата ачу-нәфрәт белән язылган әсәрләр. Шул ук темага багышланган «Аны шатлык җыры озата китәр» поэмасы да аерым игътибарга лаек.
Гомумән Рөстәм Мингалимов әсәрләре кызык өчен генә, көлке өчен генә язылмаган. Шагыйрь тирә-юньдәге күңелсез- лекләрне күрергә, алар турында уйланырга. алар өчен ачынырга өнди.
Партиябез һәм хөкүмәтебез яшь буынны коммунистик рухта трәбияләүгә гаять зур игътибар бирә, һәр ватандаш — укытучымы ул. язучымы, сәнгатькәрме яисә башка һөнәр иясеме — бу мөһим эшкә кулыннан кил-әнчә өлеш кертергә тиеш. Р. Мингалимовның бу китабы, нигезлә шул олуг проблемага багышланган булуы белән аеруча актуаль һәм зур әһәмияткә ия.