ХӨСӘЕН ЯМАШЕВ АВТОБИОГРАФИЯСЕ
атар телендә большевистик матбугат туу тарихын өйрәнеп, архив фондларында эзләнүләр безне күп кенә кызыклы ачышларга китерде: татар публицистикасы, иҗтимагый фикер тарихы өчен кыйммәтле документлар, шул исәптән беренче татар большевигы X. Ямашевның моңарчы галимнәр күзеннән читтә яткан дистәләрчә документлары табылды. Алар ялкынлы революционерның уку дәверен, хезмәт ияләре арасында марксизм-ленинизм идеяләрен тарату, «Урал» газетасы һәм аның брошюраларын чыгару тарихын һәм гомеренең соңгы чорын тирәнрәк һәм тулырак итеп күз алдына китереп бастыралар.
Шулар арасында иң әһәмиятлеләре — X. Ямашевның 1909—1911 елларны Беренче Казан ирләр гимназиясендә өлгергәнлек аттестатына имтиханнар тапшырган вакытта язган өч автобиографиясе. Аларның беренчесен ул 1909 елның 6 апрелендә1, икенчесен 1910 елның 5 апрелендә2, ә соңгысын, уләренә нәкъ бер ел кала, 1911 елның 23 мартында 3 язган.
Яңа табылган документлар ялкынлы революционерның тормыш юлы һәм эшчәнле- генә нинди ачыклыклар кертә соң?.. Без, мәсәлән, X. Ямашевны сигез яшеннән генә укый башлаган, димәк, ул мәдрәсәне тәмамламыйча, аның җиденче сыйныфыннан — исәгуҗидан (логиканың беренче өлешен өйрәнә башлагач) киткән дип белә идек. Хәлбуки, автобиографиясеннән күренгәнчә, ул биш яшеннән укый башлаган, мәдрәсәнең тулы курсын үткән һәм хәтта бер ел дөньяви, рус-татар мәктәбенә йөрергә дә өлгергән икән. Болар исә X. Ямашев биографиясендә киткән фактик төгәлсезлектән котылырга ярдәм итеп кенә калмый, булачак революционерның белем дәрәҗәсен билгеләү өчен дә әһәмияткә ия. Өстәвенә X. Ямашев мәдрәсәдә һәм укытучылар мәктәбендә үзе укыган фәннәрне санап чыга һәм хәтта аларның ничек укытылу дәрәҗәсенә дә туктала. Автобиографияләрне укыгач, X. Ямашевның 1902—04, 1908—11 еллардагы эшчәнлеге дә ачыграк, конкретрак күз алдына килеп баса, яңадан-яңа кызыклы фактлар ачыла. Автобиографияләр революционерның үз тормышындагы вакыйгаларга мөнәсәбәтен ачыклау ягыннан да кызыклы.
Бер үк вакыйгаларны сурәтләүгә карамастан, аларның күләме һәм эчтәлекләре төрлечә: беренчесе — биш, икенчесе — өч, өченчесе ике биттән тора. Соңгы икесе, аерым абзацларны искә алмаганда, нигездә бер-берсен кабатлый, ләкин эчтәлекләре ягыннан беренчесеннән аерылалар. Шуңа күрә укучыларга беренче ике автобиография тулысынча, ә соңгысыннан алдагыларын тулыландырырлык өлешләр генә китерелә. Автобиографияләр, рәсми кәгазь буларак, патша законнары таләп иткәнчә, русча язылганнар. Аларны тәрҗемә иткәндә X. Ямашевның татарча язылган хезмәтләрендәге кайбер тел-стиль үзенчәлекләрен сакларга тырышылды.
1 ТАССРнык Үзәк дәүләт архивы, 87 фонд. 6 тасвирлама. 7922 эш берәмлеге, 22—24 кәгааы ләр.
’Шунда ук. 7939 эш берәмлеге. 75—76 кәгазьләр
'Шунда ук. 7965 эш берәмлеге, 263 кәгазь.
Т
Мин 1882 елның 6 гыйнварында Казанда, сәүдәгәр гаиләсендә туганмын. Беренче, балалык елларым да Казанда узды. Мин әнием тәрбиясен адым, аның тәэсире гомумән бик кечле булды, ә әти, сәүдә эшләре белән Казаннан еш кына киткәләп тор- ♦ ганга күрә, мине тәрбияләүдә аз роль уйнады. Биш яшемдә мине мәдрәсәгә бирде- u лар. Ул елларда әле моселман мәдрәсәләрендә шәкертләр ечен бик авыр булган к иҗек ысулы берлән укытсалар да. беренче кышта ук татарча укый һәм язарга ойрән- 5 дем. Мәдрәсәдә барлыгы ун ел укыдым (бу исәпкә «Мәрҗәния» мәктәбендә укыган £ вакыт та керә — И. А.|, гарәп телен өйрәндем (мәдрәсәдә аңа туган телгә караганда О кубрәк әһәмият итәләр иде|, шулай ук исламият (ислам дине нигезләрен). Коръән һәм х Мөхәммәт хәдисләре буенча иҗтимагый тормыш кагыйдәләрен, мантыйк (логика). - ислам тарихы, гыйльме хисап (арифметика) һәм җәгърафиядәи гыйлем тәхсил калдым. <
Мәдрәсәдәге тормыш шартларының начарлыгы (мин анда торып укыдым һәм еи- 3 дә бары тик бәйрәм көннәрендә генә була идем), шәкертләрнең һәм мөгаллимнәр- - нең үз-үзләрен тупас тотулары миндә мәдрәсәгә карата мәхәббәт хисләре уятмады- < лар. Могаллимнәрнең укыта белмәүләре һәм күпчелек фәннәрнең тормыш өчен яраксызлыгы да мәдрәсәгә нәфрәт хисләремне арттыра тоштеләр. “
Мәдрәсәне тәмамларга бер ел кала мөгаллимнәремнән берсе мине, естән-өстән j булса да. җәгърафия һәм гыйльме хисап фәннәре белән таныштырды. Мин шунда * гына безгә мәдрәсәдә укыткан фәннәрдән тыш башка фәннәр дә барлыгын белдем. ♦ Җәгърафия һәм гыйльме хисапны өйрәнүгә ташландым, әмма кул астымда, җәгъра- х фия картасы һәм төрекчә берничә элементар дәреслекләрдән башка, бернинди дә = кулланмалар юк иде. Шул ук вакытта бер ел чамасы, анысы да озек-өзек кенә, рус- татар ибтидаи мәктәбендә укыдым.
Әти мине сәүдә эшенә әзерләргә тели иде һәм. сәүдәгәрләр ечен рус телен белү кирәклеген аңлап, мәдрәсәне тәмам иткәч, миңа рус репетиторы яллады; әмма ул < рус репетиторы берлән рус телен өйрәнү бик акрын барды, чөнки мин русча бик s‘ начар аңлый идем.
Шуннан соң әти мине җирле Татар укытучылар мәктәбенә бирде. Бу ноябрь ахырларында булганга, мәктәпкә укыту округы попечителенең рөхсәте берлән генә алдылар. Классташларым инде еч-дүрт ай элек укый башлап, бик алга киткәннәр, өстәвенә аларның барысы да бу мәктәпкә рус-татар ибтидаи мәктәбен тәмамлап килгәннәр иде. Шуңа күрә минем кебек рус теле берлән бөтенләй диярлек таныш булмаган кешегә алар артыннан куып җитү кыен булды. Ләкин боларның берсе дә күңелемне мәктәптән сүрелдермәде. Бу мәктәптә уку-укытуның куелышы мәдрәсәдә белем алудан шул кадәр нык аерылып тору мине таңга калдырды, мин үз тормышымны аннан башка күз алдыма да китерә алмас булдым: мәктәпкә ике сәгать алда килеп утыра, уку әсбапларын сокланып карый һәм дәресләремне әйтеп бетергесез дәрәҗәдә бии нык яратып хәзерли идем.
Ләкин, рус телен начар белгәнгә, мин беренче класста ике ел утырдым. Әмма икенче елны инде сизелерлек дәрәҗәдә алга киттем һәм тиздән класста беренче укучылардан санала идем.
Беренче класстан икенчегә күчкәч, әти, рус телен җитәрлек үзләштердең дип, мине мәктәптән алырга теләде. Ләкин тагын бер генә елга булса да укырга мөмкинлек бир дип ялваруларымнан соң, ул мине мәктәптә калдырырга мәҗбүр булды. Ә өченче һәм дүртенче классларда инде аның теләгенә каршы диярлек укыдым.
1902 елны мин мәктәпне тәмамладым һәм өйләндем. Әти мине, бернәрсәгә до карамастан, сәудә эшенә өйрәтергә карар кылды. Ә үзем, ничек кенә булмасын, университетка керергә теләдем.
1902 елның көзеннән, репетитор яллап, гимназиянең сигез классы өчен имтиханнар тапшырырга әзерләнә башладым. Әти миңа, укырга мөмкинлек калдырмас өчем, акчв бирмәде. Шуннан соң мин репетиторга дигән айчаны дәресләр биреп таба башладым. Бу, әлбәттә, минем ечен бии авыр — кон саен алтышар сәгать укучылар берлән шөгыльләнергә, өстәвенә хатынымны гимназиянең дүрт классы өчен имтиханнарга езерлерго. репетиторга йөрергә һәм үз дәресләремне хәзерләргә кирәк иде!
Кыш шулай үтте. 1903 елның маенда эти, әгәр укуымны дәвам итәргә уйлыйм икән, ул вакыт өйдән чыгып китәргә кушты. Дәрес биреп таба торган акчага гына икебезгә — миңа һәм хатыныма — яшәп булмаганлыктан, өстәвенә ул минем үз дәресләремә зыян китерәчәген дә уйлап (ә бу дәресләр тормышымның бердәнбер максаты иде), мин, киләчәк кышны бары тик имтиханнарга әзерлек берлән генә үткәрергә җитәрлек дәрәҗәдә акча булдырырга ниятләп, җәен эшләргә булдым. Шундый ният берлән, Мәкәрҗә ярминкәсенә киттем һәм анда конторщик булып урнаштым.IV Ярминкә бетәр алдыннан, өйдән, әти бик каты авырый, дип хат, ә берничә көннән аның үлеме тугрысында телеграмма алдым. Ихтыярсыздан Казанга кайтып, әтинең эшләрен уз кулыма алырга мәҗбүр булдым.
Әтинең башка компаньоннар берлән уртак утары һәм мануфактура сәүдәсе бар иде. Утар компаньоннарның берсе карамагында, ә сәүдә эшен агайларым алып бара. Шуңа күрә миңа әтидән калган малны гына ачыкларга кирәк, ә аннан соң укуымны дәвам итә алачак идем, һәм шулай эшләдем дә. 1904 елның язында, хуҗалык мәшәкатьләреннән арынып, тагын укырга керештем һәм, туктап торуларны искә алмаганда, 1907 елның көзенә кадәр имтиханнарга әзерләнүемне дәвам иттем. 1907 елның көзендә Казан университетының юридик факультетына ирекле тыңлаучы буларак укырга кердем һәм бер үк вакытта өлгергәнлек аттестаты өчен имтиханнарга әзерләнүемне дәвам иттем; ләкин 1908 елның январенда авырып киттем. Авыруым бик көчле булганга, докторлар миңа көньякка китәргә киңәш иттеләр. Мин шулай эшләдем дә. Бераз савыга төшкәч, былтыр көз көне мин тагын имтиханнарга хәзерләнә башладым һәм аны шушы көнгә кадәр дәвам иттем.
Хөсәен Ямашев, Казан, 1909 елның 6 апрель көне.
Нәкъ бер елдан соң Хөсәен Ямашев икенче автобиографиясен яза.
Мин Казанда тудым. Миңа бирелгән тәрбия таза тормышлы, ләкин интеллигент булмаган татар гаиләләрендә бирелә торган шаблон тәрбиядән бернәрсә берлән дә аерылмады: акыл һәм физик яктан дөрес үсешкә җитәрлек игътибар бирелмәде. Әти, ел тәүлегенең күп өлешен сәүдә эшләре берлән Самара һәм Саратов губерналарында үткәреп, өйдә даими рәвештә булмаганга күрә, мине бик дини һәм йомшак, сизгер күңелле әнием тәрбияләде.
Биш яшемдә мине мөселман уку йортына — мәхәллә мәктәбенә — бирделәр. Бу— Россия мөселманнары арасында дөм караңгылык-каралык хөкем сөргән сиксәненче еллар иде. Җәмгыятьтә мәгърифәткә ихтыяҗ күренми. Һәм мәхәлләдә (бигрәк тә шәһәрләрдә) мәктәпләр булса да, аларны бары тик дини максатлар өчен генә ачып тоталар, аларда хәтта татар теленә дә кимсетеп карыйлар иде.
Бәхеткә каршы, миңа үз буын кешеләреннән бераз алдынгырак мөгаллим туры килде. Ул бераз гына булса да тарих һәм арифметикадан хәбәрдар иде.
Өч-дүрт елдан мин мәдрәсәгә — мөселман яшьләре урта һәм югары белем апа торган уку йортына күчтем. Биредә гарәп һәм фарсы телләрен өйрәндем, гыйльме гакаид2, фәлсәфи кәламия (схоластика), шәригать [мөселман хокукы] фәннәрен, гыйльме бәлагать вә фәсахәт3 үзләштердем. Бу мәдрәсәләр XVI—XVII гасыр көньяк-көнбатыш Русь дини мәктәпләренә (бурсаларга — И. А.) бик нык охшаганнар иде. Ләкин аларга (90 еллардагы татар мәдрәсәләренә — И. А.) бу вакытта заман рухы кагылган — мәктәпләргә реформа ясау кирәклек фикере уянган иде инде.
Укытыла торган фәннәрнең санын акрынлап арттыра бардылар, мәдрәсәдә укуымның соңгы елларында безгә җәгърафия, гыйльме хисап, тарих һәм татар теле укыта башладылар. Ләкин бу яңалыклар гына яшьләрнең белемгә омтылышын канәгатьләндерә алмады, укучы татар яшьләре рус мәктәпләренә күчә башладылар. Мин дә
IV Бер үк вакытта ул тәрҗемә белән шөгыльләнеп тә акча .абарга мәҗбүр була 1903 елны К«з«нда 11 Поповның «йорт хайваннарының выставкасы нигә кирәк. исемле брошюрасын русчадан татарчага тәрҗемә итеп чыгара. ни
'Гыйльме гакаид — дин гыйлеме (богословие)
Гыйльме бәлагать вә ф ә с а х ә т — матур, төзек сөйләү гыйлеме (стилистика).
шулай эшләдем: «җирле татар укытучылар мәктәбенә укырга кердем һәм аны 1902 елны тәмамладым.
Укытучылар мәктәбендә укытыла торган фәннәр күп түгел, өстәвенә алар махсус характерда иде, ләкин без биредә беренче мәртәбә схоластикадан арынган белем ала башладык. Бу исә бездә (дини уку йортларында тәрбияләнгән яшьләрдә] белемгә сусауны арттырды, һәм үзебезне, бернинди авырлыкларга да карамастан, университетта укырга хәзерли башладык. Шушы максаттан чыгып. 1902 елның кезеннән мин. репетитор белән, гимназия курсы очен имтиханнарга әзерләнергә керештем. Ләкин әти аның с профессиясен — сәүдә >шен — ташларга карар кылуымнан риза булмаганга, минем эш- X ләр шактый акрын барды. Бер елдан әти үлде, һәм минем алда әтинең эшләрен бе- < тенләйгә туктату яки аның эшен дәвам иттерү мәсьәләсе килеп басты. Әнием һәм ту- £ геннарымның бик нык каршы торуларына да карамастан, беренче юлны сайладым. = Әтинең эшләрен бетергәч, яңадан имтиханнарга хәзерләнергә керештем, ләкин үпкә £ авыруы башлану мине ике тапкыр һәм шактый озак вакытка укуымны ташларга мәҗ- ° бүр итте. а
Ниһаять, әзерләнүемне ахырга кадәр җиткерә алдым һәм былтыр яз кене Берен- = че Казан ирләр гимназиясендә олгергәнлек аттестатына имтиханнар тапшырдым. Бу J имтиханнарны тулысынча тота алмау сәбәпле тагын бер елымны гимназия курсын үз- к ләштерүгә багышладым, һәм менә быел яз икенче мәртәбә елгергәнлеккә имтиханнар — тотарга керешәм.
Казан. 1910 елның 5 апреле. ® Хесәен Минһаҗетдин углы Ямашев. *
Хесәен Ямашевның үз кулы белән язылган әлеге автобиографияләр, барыннан да бигрәк, аның XIX йез ахыры татар иҗтимагый һәм рухи тормышына тирән характерис- с; тикасы һәм милли буржуазия күкләргә күтәргән мәктәп реформасына шул заманда биргән большевистик, принципиаль бәясе белән әһәмиятле. Бу автобиографияләрдән белемгә сусаган алдынгы татар яшьләренең революциягә килү юллары да ачык ic күренә.
Алтмышынчы еллар буржуаз реформаларыннан соң Россиядә барган кискен co- s циаль-экономик үзгәрешләр татар халкының иҗтимагый фикеренә һәм культура, мәгърифәт үсешенә дә зур йогынты ясый. Урта гасырлардан бирле яшәп килгән һәм башлыча дини белем бирүгә, коры схоластикага гына корылган уку-укыту системасы инде заман таләпләренә җавап бире алмый. Әмма милли буржуазия, аны тамырдан үзгәртү урынына, бераз день яви фәннәр кертү белән чикләнеп, шул ук дини белем системасын калдыруны кирәк таба. Табигый, практик тормыштан аерылган бу ярым-йорты реформа заман таләпләренә дә туры килми, чын, фәнни белемгә сусаган аңлы татар яшьләрен дә канәгатьләндерә алмый.
Жәдит мәдрәсәләрендә дә коры фәлсәфә чәйнәү, мәгънәсез бәхәс алып бару (месахәбәдән) һәм ятлаудан аерыла алмыйлар, шәкертләрнең кешелек намусларын таптау, коточкыч изү, таяк дисциплинасы элеккечә үк хекем серә. Үзенең икенче автобиографиясендә Хесәен Ямашев аләриы рус дини мәктәпләре (бурсалар) белен чагыштыра. Чынлап та, Г. Ибраһимов, М. Гафури, К. Тинчурин тасвирлаган татар мәдрәсәләре Н. Г. Помяловский сурәтләгән бурсалардан инҗил урынына коръән укытылу белән генә аерылса аерылгандыр.
Ә бит Хөсәен Ямашев заманында иң алдынгы һәм үрнәк саналган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач була! Шик юк, татар мәдрәсәләре көнчыгыш телләреннән, дин фәлсәфәсеннән, исламияттән җитәрлек белем биргәннәр. Ләкин алдынгы татар яшьләре дөньяви фәннәр үзләштерергә, техника, юстиция, медицина, биология һ. б белгечлекләр буенча махсус белем алырга омтылганнар.
Тарихның закончыл агышы, капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсүе патриархаль тормыш йокысында изрәгән татар җәмгыятен уята, аны үз орбитасына бетереп алып китә, җәмгыять тормышындагы политик һәм экономик үзгәрешләр белемгә сусаган, алдынгы фикерле татар яшьләрен яңа тормыш шартларында үз урынын эзләргә мәҗбүр итә, аларны, шул исәптән Хөсәен Ямашевны да, дөньяви мәктәпләргә китерә
Рус булмаган милләтләр очен ачылган уку йортлары арасында алдынгылардан саналган Татар укытучылар мәктәбендә бәрлык фәннәр К. Д. Ушинский методы белән
укытылу, күргәзмә әсбаплардан киң файдалану, физика, химия кабинетларында, мәктәп обсерваториясендә шөгыльләнү Хөсәеннең дә дөньяга карашын тамырдан үзгәртә. Коры ятлау, мәгънәсез сүз көрәштерү һәм схоластикадан туйган яшүсмер өчен бөтенләй яңа дөнья ачыла. X. Ямашевның «без биредә беренче мәртәбә схоластикадан арынган белем ала башладык» диюе нәкъ менә шул турыда сөйли.
Татар укытучылар мәктәбе беркетмәләренә Хөсәен Ямашев һәм аның сабакташлары, көрәштәшләре Гафур Коләхметов, Галимҗан Сәйфетдинов, Борһан Юскаев һ. б. булачак революционерлар укыган дәреслекләрнең тулы исемлеге дә теркәлгән.1 Ул дәреслекләрнең авторлары — А. Н. Бекетов, Г. Н. Потанин һ, б. — һәркайсы материаль дөнья күренешләрен һәм процессларын фәнни материалистик позицияләрдән торып аңлаткан, фәннең яңа тармакларына нигез салган күренекле галимнәр. Бу дәреслекләр чын фән нигезләрен өйрәтә, дөньяга материалистик караш тәрбияли, X. Ямашев һәм аның көрәштәшләре аңында, һичшиксез, зур борылыш ясый.
Шуңа күрә рус дөньяви уку йортларында чын фән нигезләре белән коралланган татар яшьләре үзләренең дөньяга карашлары һәм белем дәрәҗәләре белән татар дини җәдит мәдрәсәләрендә укучы яшьтәшләреннән күп өстен торганнар. Шуңа күрә татар телендә большевистик матбугатка нигез салган, татар хезмәт ияләрен марксизм- ленинизм тәгълиматы белән таныштырган беренче татар большевикларының рус уку йортларыннан чыгуы очраклы түгел.
А. Н. Островский пьесаларындагы бер сынык икмәк, бер тиен акча өчен бер-бер- сен чәйнәп өзәргә әзер торган комсыз сәүдәгәрләр дөньясы X. Ямашеека да таныш була. Бу коточкыч изү, җәбер, золым дөньясыннан котылу юлларын X. Ямашев һәм аның иптәшләре социал-демократик түгәрәкләргә йөреп, яшерен марксистик әдәбият укыл табалар. Унтугыз яшьлек X. Ямашевның < Шәһәрдә һәм авылда яз күренешләрен чагыштыру» темасына язган иншасында җәмгыятьнең сыйныфларга бүленеше турында сөйләве моңа ачык мисал 2.
Татар укытучылар мәктәбендә уку «бездә (дини уку йортларында тәрбияләнгән яшьләрдә) белемгә сусауны арттырды, һәм үзебезне бернинди авырлыкларга да карамастан университетка укырга хәзерли башладык», — ди ул 1910 елны язган икенче автобиографиясендә.
Ә тормыш аның юлына киртәләрне шактый күп корган! 1902 ел. Кулда Укытучылар мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлау турында таныклык. Әмма ул университетка керү өчен хокук бирми (инородецлар өчен ачылачак мәктәпләрнең хокукларын билгеләгән патша чиновниклары бу турыда онытмаганнар!) Димәк, гимназия курсы өчен имтиханнарга әзерләнергә кирәк, һәм Хөсәен Ямашев ике ел буена, әтисенең ихтыярына каршы килеп, аның битәрләвенә, эзәрлекләвенә, ачлы-туклы тормышка дучар итүенә дә карамастан, имтиханнарга әзерләнә.
1904 елны аның әтисе үлә. Язмыш егерме бер яшьлек егетне ике юл чатына бастыра. Беренче юл белән китсә — ул әтисенең сәүдә эшен үз кулына алып, бернинди мохтаҗлык күрмичә тыныч, бай тормышта яшәячәк. Ә икенче юл — ач-ялангач торып, төрле авырлыклар күреп булса да белемгә омтылу, университетка укырга керү, илгә, халыкка файдалы кеше булу.
Ул икенче юлны сайлый. Бу турыда Хөсәен Ямашевның түбәндәге (шулай ук моңарчы билгесез) документы тулырак сөйли:
«Казан укыту округы попечителе Галиҗәнабпәренә Самара губернасы Бөгелмә өязе Әлмәт волосте крестьяны Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашеатан гариза: гозеремнең нидән гыйбарәт икәнен аңлатудан элек шушы гариза белән турыдан-туры бәйләнештә булган тормышымдагы кайбер моментларга тукталып китүне кирәкле саныйм.
Мин унбиш яшемә кадәр мөселман мәктәбендә укыдым. Әти мине бары уналты яшемдә генә Татар укытучылар мәктәбенә бирде. 1902 елны укытучылар мәктәбе курсын бик яхшы билгеләренә тәмамлап, өлгергәнлек аттестатына хәзерләнә башладым (...) Миндә югары белемгә омтылыш шул кадәр көчле иде (...), ниһаять, әзерләнүемне ахырга кадәр җиткерә алдым һәм былтыр яз көне Беренче Казан гимназиясендә өлгергәнлеккә имтиханнар тапшырдым. Борынгы рус әдәбиятын начар белгән-
' ТАССРның ҮДА. 142 фонд, I тасвирлама. 1 эш берәмлеге, 136—139 кәгазьләр.
’Шунда ук. 34 эш берәмлеге, 51 кәгазь.
га, бу имтиханнарны тапшыра алмадым һәм тагын бер елымны гимназия курсын үз- ләштеругә багышладым. Һәм менә быел яз шушы гимназиядә икенче мәртәбә өлгер- гәплеккә имтиханнар тотарга керештем. Язма имтиханнарның барысын һәм физика, космография, законнар белеме, психология, логика буенча телдән имтиханнарны тапшыргач, мин авырып киттем һәм врачлар киңәше берлән имтихан тотуны туктатырга тиеш булдым.
Әйтелгәннәргә нигезләнеп, Сез Галиҗәнабләрдән: беренчедән, Казан укыту округы каршындагы имтихан комитетында миңа кезен өлгергәнлеккә имтихан тотарга рөхсәт итмәссезме һәм, икенчедән, инде уңай билгеләр алган фәннәр буенча имтиханнардан азат итмәссезме икән дип утенүне үземә мәртәбә саныйм.
Казан, 1910 елның 1 июне. Хөсәен Минһаҗетдин углы Ямашеа.
Адрес: Казан, Нагорная урамы. Әмннев йорты».1
1911 елның 23 мартында язган өченче автобиографиясендә ул гомеренең соңгы елларына тагын бер ачыклык кертә:
«Үпкә авыруы башлану мине ике мәртәбә һәм шактый озак вакытка укуымны ташларга мәҗбүр итте.
Ниһаять, мин үземнең әзерләнүемне ахырга кадәр җиткерә алдым. Һәм мин менә ике мәртәбә өлгергәнлеккә имтихан тоттым һәм ике очракта да уңышсызлыкка очрадым». Эш, әлбәттә, X. Ямашевның әзерлеге йомшак булуда тугел. «Әгәр чиркәү теле
булган иске славян теленнән имтихан тоту мәҗбүри булмау аны борынгы рус әдәбия- ♦ тын белүдән дә азат итә дип уйламаган булса иде, — ди Беренче Казан ирләр гимна- s зиясе директоры Казан укыту округы попечителенә 1910 елның 10 июнендә җибәргән - доклад язуында, — ул (X. Ямашев — И. А.) бу имтиханнарны былтыр ук уңышлы гына ц тоткан булыр иде2. Гимназия администрациясенең үз эшенә салкын карап, тиешле -■ аңлатмалар бирмәвеннән килеп чыккан бу уңышсызлык X. Ямашевның университетка керү теләген сүрелдерми. Ул рәттән ике ел имтихан тота. <
Әмма ачлык-ялангачлык, мохтаҗлыклар (күп кенә чыганаклардан билгеле бул- - ганча, ул бар тапкан акчасын газета һәм брошюралар чыгаруга тотып бетерә, хәтта соңгы тиенен дә белагә тарган иптәшләренә бирә торган була), полициянең эзәрлекләве, «Урал» брошюраларын чыгарган өчен тикшерү һәм суд эше дүрт ел буена дәвам итү, үпкә авыруыннан җәфа чигү үзен тагын бик нык сиздерә. Чираттагы имтиханга X. Ямашев «көчле нерв авыруы нәтиҗәсендә имтиханнар тотуын туктатырга тиеш» дигән рәсми врач белешмәсен тотып килә. Патша чиновникларын исә авыру кешенең язмышы кызыксындырмый. X. Ямашев имтиханнарны яңадан тапшырырга мәҗбүр була һәм үз максатына тагын бер елдан соң гына ирешә.
Хөсәен Ямашев автобиографияләрендә үзенең революцион эшчәнлеге турында бер сүз дә әйтми, һәм бу аңлашыла. Өлгергәнлеккә аттестат алу очен имтиханнар тапшыручы, югары уку йортына укырга яки дәүләт учреждениесенә эшкә керүче кеше, патша законнары буенча, губернатордан политик «ышанычлылык турында белешмә» алырга тиеш була. Ялган паспорт белән яшәгән (полициягә тапшырылырга тиешле документларында ул үзен 1889 елны туган, Самара губернасы. Бөгелмә еязе, Әл- мәт волосте крестьяны дип атый) һәм социал-демократик «Урал» брошюраларын чыгарган өчен суд тикшерүе астында булган X. Ямашев үзенең революцион эшчәнлеге турында сойлөу, аның университетка керү хыялын чәлпәрәмә китереп кенә калмыйча, РСДРПның Казан һәм Уфа комитетларында алып барган яшерен революцион эш- чәнлеген ачыклауга китерәчәген һәм хәзерге бәйләнешләренә куркыныч тудырачагын яхшы аңлаган.
1909 елның 9 апрелендә Беренче Казан ирләр гимназиясе директоры имтихан тапшыручыларның «ышанычлылыгы турында белешмә» һәм имтиханнар тапшыруга рөхсәт сорап Казан губернаторына мерәҗәгать итә. Әмма ел саен имтиханнар тапшыру һәм «ышанычлылык турында белешмә» сорау, күрәсең, «иминлек сакчыларының»
'Шунда у к. И Фонд. тасаирламт I.JS8 »ш берәмлеге. |М кәгазь.
•Шунда ук. 79» »ш берәмлеге. ЛИ кәгазь.
9 «К У» М II
ХӨСӘЕН ЯМАШ» В АВТОБИОГРАФИЯСВ
129
колагын тондырган. Жандарм идарәсе начальнигы тиешле мәгълүматлар җыюны үзенең яшерен агентларына тапшыра, һәм менә «патша хәзрәтләренең бер тугрылыклы хезмәтчесе» — охранканың түләүле агенты жандармериягә соңгы вакытта политик түгәрәк оештыру белән билгеле X. Ямашевның Саратовта ниндидер политик эш буенча тикшерү астында булуын хәбәр итүне үзенең «изге бурычы» дил саный.
1911 елның 13 сентябрендә, Хөсәен Ямашев инде университетка укырга кергәч, Казан губерна жандарм идарәсендә түбәндәге документ пәйда була:
«1911 елның 13 сентябре, Саратов губерна жандарм идарәсе начальнигына. Яшерен.
Миндә булган мәгълүматларга караганда, Саратов шәһәрендә политик характердагы эш буенча тикшерүгә яки сорау алуга 30 яшьлек социал-демократ Хөсәен Ямашев тартылган. Шул сәбәпле Сез Галиҗәнабләрдән Ямашев чынлап та Сезнең тарафтан тикшерүгә яки сорау алуга тартылдымы дип сорауны үземә мәртәбә саныйм. Әгәр тартылган икән, ни өчен тартылуы һәм Сездә нинди мәгълүматлар булуы турында рәхим итеп хәбәр итмәссезме!
Казан губерна жандарм идарәсе начальнигы» '.
Әмма Саратов губерна жандарм идарәсендә X. Ямашевны белмиләр. Чөнки аның «Урал» брошюраларын чыгару буенча Оренбургтан җибәрелгән эше Саратов губерна жандарм идарәсендә түгел, ә Көньяк Урал һәм Идел буена урнашкан берничә губернадагы аеруча куркынычлы политик эшләрне тикшерә торган Саратов Суд Палатасында карала... Бюрократик машинаның катлаулыгы кай вакытта файда да иткән!
Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, Саратов жандармнары кирәге чыгар әле дип, күрәсең, X. Ямашевның исемен аерым карточкага теркәп куярга онытмыйлар. Ә Саратов Суд Палатасы X. Ямашев эшен үз утырышларында 1912 елның 6 сентябренә кадәр, ягъни X. Ямашев үлгәннән соң да каравын дәвам итә!Патша ялчыларының кансызлыгына гаҗәпләнми мөмкин түгел.
...Еллар үтә. Беренче рус революциясенең баррикада сугышларыннан безне хәзер җитмеш елдан артык вакыт аера. Гомерләрен ирек өчен, халык бәхете өчен корбан иткән революция каһарманнарының героик көрәшен чагылдырган мәкаләләр, яңа- дан-яңа китаплар чыга тора. Ләкин дәүләт архивларында, музейларда, китапханәләрдә һәм шәхси кулларда әле эзлисе, табасы документлар да гаять күп. Егерменче еллар башында Түбән Идел буе край архивында X. Ямашевның суд эше сакланган булган. Тарихчыларга 300 битлек шул калын эшнең берничә бите генә билгеле. Алары да күчермәләр буенча гына. Татар телендә большевистик матбугат ничек барлыкка килүен чагылдырган бу тарихи документларның хәзер кайда саклануы билгесез. РСДРПның Казан, Уфа, Оренбург комитетлары чыгарган татарча прокламацияләрнең дә берничә- се табылмаган. 1902 елны Хөсәен Ямашев һәм Гафур Коләхметов «Татар укытучылар мәктәбе безгә нәрсә бирде?» дигән темага инша язган булганнар. 1910—1911 елларны X. Ямашев «Рус әдәбияты һәр вакыт акыллы киңәш бирә торган трибуна булды», «Михаил Васильевич Ломоносовның тууына 200 ел тулу көннәрендә ни өчен яхшы сүз белән искә алырга тиешбез?» дигән темаларга инша язган. 1912 елның 14 мартында X. Ямашев «Гасыр» китапханәсенә татар мәктәпләре турында үзе язган китап кулъязмасын тотып килә һәм шуны кулында тоткан килеш үлә. Әмма бу кулъязмаларның язмышы хәзергәчә билгесез. Кемнәрдәдер X. Ямашев һәм аның көрәштәшләренең аерым фотолары, хатлары да ята булыр...
Кыскасы, галимнәрне яңадан-яңа эзләнүләр, революцион көрәшнең билгесез сәхифәләре көтә.