ХАТЛАР
Ә. Фәйзинең
С. А. Обрадовичка хаты
3 апрель. 1947 ел, Казан.
Кадерле Сергей Александрович!
Биш шигыремнең юлга-юл тәрҗемәсен җибәрәм. Ярасалар, тәрҗемә итеп, җыентыкка яки антологиягә кертегез.
«Флейталар*ны 1 тәрҗемә итмәдем әле. антологиягә калдырдым. Җыентыкның бүтән псеме турында гел унлап йорнм, ләкин күңелгә ошардаен таба алганым юк. Бәлки Сез ярдәм итәрсез? 2.
Хәзер мин Казанда чыгачак бер томлык җыентыгым 3 естендә эшлим, аиы бу ковнәрдә производствога тапшыралар. Бөтен тоткарлык сүз башында гына. Ул миңа тагым бер кат карап чыгу өчен кире кайтарылган иде.
Хәзер монда чын-чыилап яз, кояш, гөрләвекләр...
Май башында Мәскәүгә кайтырга уйлыйм.
Сәлам белой Әхмәт Фәйзи ‘.
Хатыныгызга сәлам.
’ «Ф л е Я Т а Л а р» — Ә. ФәйЗННеК зур күләмле поэмасы Рус теленә М. Светлов тарафыннан торшсма нтелгон.
’ 1947 елда Мәскэүдә С. Обрадопич редакциясендә чыккан «Шигырьләр» җыентыгы күздә
* Шагыйрь 1947 елда Казанда чыккан «Шигырьләр» җыентыгы турында сүз алып бара
• Хатның тон нөсхәсе Әдәбият һәм сәнгать үзәк дәүләт архивында саклана. (1874 фонд. I таспнрлзма. 442 саклану берәмлеге. 3 бит.)
М. Исоковскийның
Әхмәт Фәйзигә хаты
21 июль. 1952 ел. Внуково.
Кадерле Фәйзи иптәш!
Узган кыш татар язучылары белән сөйләшкәндә мин. чыннан да. татар әдәбияты классигы Һ. Такташның бер поэмасын тәрҗемә итәргә ризалык биргән идем.
Әмма, әгәр шулай әйтергә яраса, бу минем катгый ризалыгым түгел иде. чөнки, оятыма каршы, ул чагында мнл Такташның бер әсәрен дә белми илем. Шуңа күрә аны тәрҗемә итә аламмы-юкмы икәнлеген дә тәгаен генә хәл итә алмадым. Моңа тагын шул кадәрссеп дә өстәргә кирәк, бик кыска бер яки ике шигырь тәрҗемәсен искә алмаганда, мннем беркайчан да татар теленнән тәрҗемә иткәнем булмады һәм шуңа да бу телгә, аның үзенчәлекләренә һ. б. ор-яңадая • ияләнергә» кирәк булыр иде.
НИКОЛАЯ МУРАДЫМОВ ф ДУСЛЫК ЭЗЛӘР!!
Кыскасы, күңелне бу мәсьәләдә Сезгә файдалы була алырмынмы-юкмы дигән шик-шөбһәләр биләп алды.
Әмма татар иптәшләр мине, бернинди дә кыенлыклар очрамас, бөтенесе дә яхшы булыр, дип ышандырдылар, һәм мин ризалык биргән идем.
Берничә көн элек Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасының юлга-юл тәрҗемәсен алдым. Аны игътибар белән укып чыктым һәм Такташта булган әйберләрне канәгатьләнерлек дәрәҗәдә рус телендә бирә алмаячакмын, дигән нәтижәгә килдем.
Билгеле булганча, тәрҗемә ителә торган шагыйрь үзен тәрҗемә итүче шагыйрь белән күпмедер дәрәҗәдә аһәңдәш булсалар гына тәрҗемә әйбәт килеп чыга.
Такташ шигырьләре исә ниндидер бөтенләй үзенчәлекле планда язылган. Бу алар тиешле дәрәҗәдә әйбәт язылмаган дигән сүз түгел, билгеле. Киресенчә, алар бик әйбәтләр. Ләкин алардагы язу манерасы, образлар системасы, шагыйрь буларак, миңа аһәңдәш түгел һәм шуңа күрә мин аларны рус телендә бирә алмамын шикелле.
Мәсәлән, поэмага керешне (мәхәббәт, яшьлек һ. б. турында уйлануларны) алыгыз. Ихтимал, бу бик яхшы һәм көчле өзектер. Ләкин бөтен өзек уйлануларга корылган һәм аяда конкрет бер хикәя, вакыйга юк, шуңа күрә аны тәрҗемә итү миңа бик кыен булыр иде. Минем иҗат манерама исә асылда гел конкрет детальләргә корылган хикәяләү стиле хас. Әгәр мин бу өзекне тәрҗемә итәргә тотынсам, ул, мөгаен, минем тәрҗемәмдә кызыксыз, хәтта эчпошыргыч булып чыгар иде.
Бер сүз белән әйткәндә, минем начар тәрҗемә белән әйбәт әсәрләрне бозасым килми. Татарчадан тәрҗемә итү эшендә Такташ кебек шагыйрьнең әсәрләре өстендә өйрәнергә, аның өстендә экспериментлар үткәрергә ярамый. Аны я бик әйбәт тәрҗемә итәргә, яисә бөтенләй тәрҗемә итмәскә кирәк.
Югарыда санап үткән сәбәпләр аркасында, аны әйбәт тәрҗемә итүемә ышанмагач, бу эштән бөтенләй баш тарту күп тапкыр намуслырак булыр дип уйлыйм. Минем бүтән чарам юк.
Шулай уңайсыз килеп чыккан өчен Сездән гафу итүегезне үтенәм. Ләкин, чынлап әйтәм, мин бүтәнчә булдыра алмыйм.
СӘЛАМ БЕЛӘН М. ИСАКОВСКИЙ.