КАЛИНИННЫҢ ТАТАРСТАНГА КИЛҮЕ
у истәлекләрнең авторы Мигъдәт Яһудин Саратов өлкәсе. Балаков районының Яңа Елүзән авылында 1904 елда ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1915 елда әтисе үлеп киткәннән соң. ун яшьлек Мигъдәт уз көнен үзе күрә башлый: авыл байларының балаларын карый, хуҗалык эшләрен башкара, ялчы була.
1921 елда Мигъдәт Яһудин комсомолга керә һәм бер төркем яшьләр белән Карл Либкнехт исемендәге шикәр заводына эшкә китә. Ә 1923 елда Кәттә-Курган шәһәрендә яшәүче абыйсы янына күчә. Анда мамык чистарту заводында эшли һәм 1924 елда шунда партия сафына кабул ителә.
1925 елда ул Казанга, хәрби-политик мәктәпкә укырга җибәрелә. Монда ике ел укыганнан соң профсоюзларның Әгерҗе район советы председателе булып эшли. 1928 елда В. И. Ленин исемендәге 40 нчы номерлы химия заводына партия эшенә күчерелә. 1929 елда Татарстан АССР Хезмәт халык комиссары итеп билгеләнә. 1929—1935 елларда ул партия өлкә комитеты бюросы члены, партия өлкә комитеты секретаре, Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты һәм Президиумы члены, аннан Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты Председателе итеп сайлана.
Авыл хуҗалыгындагы төп эшләрне — чәчү, урып-җыю. орлык салу эшләрен башкарып чыгудагы, дәүләт алдындагы йөкләмәләрне үтәүдәге, колхозлар һәм совхозларны ныгытудагы уңышлары өчен СССР Үзәк Башкарма Комитеты карары белән 1934 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик РеспублЛкасы илебезнең иң югары бүләге— Ленин ордены белән бүләкләнә. Татарстан АССР Үзәк Башкарма Комитетының 1934 елның 17 июнендә үткәрелгән IV сессиясендә бу олы бүләкне. Республика Үзәк Башкарма Комитеты Председате te буларак. Мигъдәт Яһудин кабул итеп ала.
Партия һәм совет органнарында эшләгәндә Мигъдәт Яһудин партия һәм дәүләт эшлеклеләре, шул нәүбәттән Михаил Иванович Калинин белән очраша Аның түбәндә укучыларыбызга тәкъдим ителә торган истәлекләре әнә шундый очрашуларга нигезләнеп язылган.
РЕДАКЦИЯ.
Партия олкә комитеты һем республикабыз хөкүмәте Украина ССРның Днепропетровск өлкәсен социалистик ярышка чакырырга карар чыгарды Бу вакытта партия •лке комитеты секретаре булып М. Разумов, Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы Председателе булып К. Абрамов илтешләр мили иде
Украина Коммунистлар Партиясе Үзәк Комитеты тугандаш ике республика колхозлары һәм совхозларының бу инициативасын яхшы дип тапты. Ике арада тезелгән социалистик ярыш килешүендә колхозларны һәм совхозларны ныгыту, 1933 елда авыл хуҗалыгы эшләрен уңышлы үткәрү, бөртеклә культураларның, тамыр аэымлвр*
Б
Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты Председателе М. Я һу дин эш кабинетында, 1933 ел.
ның уңышын күтәрү, терлекчелекне, кошчылыкны үстерү мәсьәләләре каралган иде Әлеге килешү алдынгы колхозчыларның беренче республика съездында расланды Съезд 1933 елның язында булды. Анда катнашу өчен Украинаның Днепропетровск өлкәсе делегациясе дә чакырылды. Партия Үзәк Комитеты бу вакыйгага зур әһәмият бирде һәм, Татарстан партия өлкә комитетының, республика хөкүмәтенең үтенечен канәгатьләндереп, съездга Михаил Иванович Калининны җибәрде.
Бу вакытта республикада язгы чәчүгә хәзерлек эшләре бара иде. Ул эшләрнең бөтенесе дә: «Язгы чәчүгә хәзерлекне колхозчыларның Беренче республика съезды ачылуга төгәллик1» дигән лозунг астында башкарылды.
Михаил Иванович Калининны каршылау өчен Татарстан һәм Чувашстан автономияле республикалары чигендәге станциягә юл тоттык, һәркайда кулларына лозунглар, флаглар күтәргән эшчеләр, тимер юлчылар, якын-тирә авыллардан җыелган колхозчылар, укучылар... Алар арасында кадерле кунакны каршыларга килгән Чувашстан вәкилләре дә бар.
Менә көтеп алынган минутлар якынлаша. Дүрт вагонлы составтан торган махсус поезд станциягә килеп туктый. Без, партиянең Чувашстан өлкә комитеты секретаре, Чувашстан Халык Комиссарлары Советы Председателе һәм мин, Михаил Иванович Калинин утырып килгән вагонга керәбез, һәркайсыбыз Михаил Иванович һәм аны Татарстан чигенә кадәр озата килгән Чувашстан АССР Үзәк Башкарма Комитеты председателе иптәш Никитин белән күрешәбез.
— Яшермим, иптәш Яһудин, Михаил Ивановичны, безгә тукталып, Чувашстан җирендә бераз кунак булырга үгетләп караган идем, — диде Никитин минем белән күрешкәндә, — ризалаштыра алмадым. Сез безгә караганда бәхетлерәк: ул сезгә колхозчы крестьяннарның Беренче съездына бара.
Әңгәмә артык озакка сузылмады. Берникадәр вакыттан соң без чуваш дуслар белән саубуллаштык.
Берничә минуттан поезд акрын гына кузгалып китте. Тәрәзә янына басып, бераз вакыт тугандаш Чувашстан җирендәге нарат урманнарына карап сокланып бардык Мин царизм белән көрәштә утлар-сулар кичкән профессионал революционер, Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты Председателе белән ике арада әңгәмә башланыр минутларны көттем.
Михаил Иванович икебезгә дә берәр стакан чәй китерергә кушты да миңа сорау белән мөрәҗәгать итте: «Я, иптәш Яһудин, авыл халкы, аерым алганда татарлар тормышында нинди яңалыклар бар?»
Мин яңа авылдагы үзгәрешләр, гасырлар буена хезмәт ияләрен изеп килгән иске стройны җимереп, республикада яңа, коллектив хуҗалыклар төзелүе, съезд алды көннәрендә башта колхозларда авыл хуҗалыгы эшләренә йомгак ясауга, аннары район үзәкләрендә алдынгыларның тәҗрибә уртаклашуларына багышланган җыелышлар уздырылуы турында сөйләдем. Ул җыелышларда катнашу өчен урыннарга республиканың җитәкче работниклары да җибәрелгән иде. Миңа тәп халкы нигездә ж татарлардан торган Минзәлә районында булырга туры килде. Михаил Иванович Калинин белән әңгәмә вакытында мин шунда үткәрелгән җыелыш хакында искә > алдым... х
Анда район советы башкарма комитеты председателе авыл хуҗалыгы елы йомгаклары турында доклад ясады. Докладта колхоз эшен сөеп башкаручы алдынгы ке- X шеләр турында сөйләү белән беррәттән, экономик яктан йомшак колхозларның артта £ сөйрәлүе, коллектив хуҗалыкларның экономик-политик үсешенә аяк чалучы аерым £ җитәкчеләр һәм колхозчылар булуы тәнкыйть ителде. н
Менә доклад буенча фикер алышулар башланды. Кырык яшьләр тирәсендәге н бер колхозчы хатынның: X
— Чыгып сөйләргә мөмкинме? — дигән сүзләрен ишетәм.
— Рәхим итегез, — ди аңа председатель. Әлеге ханым трибунага күтәрелә х
— Иптәшләр, — дип сүз башлый ул яңгыравык тавыш белән. — Безнең колхозда — дуңгызчылык фермасы оештырылган иде. Хәзергесе көндә кырык баш ана дуңгыз < хуҗалыкка ит, май заданиеләрен һәм акча салымнарының бер өлешен капларлык ж керем бирә. Мин сезне дә үз колхозларыгызда шундый фермалар оештырырга ♦ чакырам. х
Аны бүлдермичә тыңладылар. Әгәр дә шундыйрак сүзләрне ул колхозлар төзелгәнчегә кадәр сөйләгән булса, дингә ышанучы авылдашлары, һичшиксез, ана ябы- >■ рылган булырлар иде.
Михаил Иванович, сүземне бүлдереп, сорап куйды:
— Ә татарлар дуңгыз ите ашыймы?
— Бик сирәкләре генә, — дип җавап кайтардым мин.
— һәм ирексезләргә кирәкми дә. Ә чыгыш ясаган ханым колхозның экономикасын күтәрү өчен дуңгыз үрчетүнең файдалы икәнлеген бик дөрес әйткән.
Шулай сөйләшеп бара торгач, вакытның узганлыгы сизелми дә калды. Поезд Казан вокзалына килеп туктады. Безне партия өлкә комитеты бюросы һәм Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты членнары, шәһәр предприятиеләре коллективлары вәкилләре каршылады. Бераздан, машиналарга утырып, партия өлкә комитетына юнәлдек.
Съезд тагын бер көннән ачылырга тиеш иде. Михаил Иванович аны үткәрү планы белән танышты һәм Казаннан утыэ-кырык чакрым ераклыктагы Арча районының кайбер авылларында булырга теләге барлыгын әйтте. Бу якларга ул 1919 елда Кызыл Армия колчакчылариы куган чорда Коммунистлар Партиясе Үзәк Комитеты кушуы буенча килгән булган һәм кызылармеецлар, командирлар, политработниклар алдында чыгышлар ясаган. Аның теләгенә без, әлбәттә, бик шатланып риза булдык. Икенче кенне иртәнге сәгать тугызда юлга кузгалырга карар иттек.
Май ае иде. Бөтен тирә-якта яз хакимлек итә. Арча юлы буйлап шәһәрдән чыгыл бераз баргач, уң як кулда кечкенәрәк кенә бер авыл күренде. Михаил Иванович шул авылга кереп чыгарга тәкъдим итте.
— Кереп чыгарга мөмкин, — дидем мин. — Ләкин басу юлы әле кибеп бетмәгән, машиналар уза алырмы икән...
— Ә шулай да тәвәккәлләп карыйк әле. Кереп батсак, авыл агайлары кыр уртасында утыртып калдырмаслар.
Михаил Ивановичның уз уеннан кире кайтмаячагы ачык иде. Шоферга машинамы авылга борырга куштым. Берникадәр вакыт баргач, Михаил Иванович, миңа кара-:, җиңелчә генә елмаеп куйды.
— Бу авылга ни өчен барырга теләмәвегезне аңлыйм мин, ченки мин булырга тиешле авыллар исемлегенә кертелмөген ул. Сезнең урында булсам, мин дә некь шулай эшлеген булыр идем.
Машина, иләмсез үкереп, юлдан әле уңга, әле сулга тайпыла. Әмма ул Бөтенсоюз старостасын алып баручы оста шоферга буйсынмыйча булдыра алмый. Авылга без хәвеф-хәтәрсез генә килеп җиттек.
Колхоз идарәсе урнашкан йорт янына килеп туктауга безне бер төркем ирләр һәм хатын-кызлар сырып алды. Күп тә үтмәде, колхоз председателе дә килеп җитте.
Исәнлек-саулык сорашканнан соң, җыйнаулашып йорт эченә үттек. Өстәл кырына эскәмия китереп куйдылар һәм безгә урыннар тәкъдим иттеләр. Унбишләп ир кеше идәнгә чүгәләде, алар артына берничә хатын-кыз килеп басты. Алгы рәттәгеләрдән бер кыюрагы сүз башлап, нәрсәдер әйтергә җыенган арада Михаил Иванович колхоз председателенә сорау бирде:
— Язгы чәчүгә хәзерлек эшләре ничегрәк тора? Орлык, инвентарь, тарту көчләре җитәрлекме? Колхозчылар ничек яши?
Председатель Михаил Ивановичка җавап бирим дигәндә генә кулына яулыкка төргән савыт тоткан алтмыш-алтмыш биш яшьләр тирәсендәге бер агай урыныннан күтәрелде. Менә ул, өстәлгә куеп, төенчеген чишеп җибәрде. Өч литр сыешлы мис- кага сыек кына үлән ашы салынган иде. Агай кесәсеннән ашъяулыкка төрелгән агач кашык чыгарды да Михаил Ивановичка мөрәҗәгать итте:
— Авыз итеп карагыз, Михаил Иванович, менә колхозчы крестьяннар нәрсә белән туклана.
Калинин кашык белән савыттагы ашны болгатып карады да әйтте:
— Әйе, ризык түгел бу.
Шул чак председатель нидер әйтергә теләп авызын ачкан гына иде, карт аның сүзен бүлдереп, ашыга-ашыга сөйләргә тотынды:
— Ипи кирәк безгә, Михаил Иванович, ипи бирегез сез безгә.
Бөтенесе дә тыннарын да алмыйча җавап көтәләр иде. Михаил Иванович, бер әлеге агайга, бер миңа карап, ашыкмыйча гына сүз башлады.
— Булмаганны бар диеп әйтә алмыйм, ипием юк минем... Эшчеләр сыйныфы алпавытлардан тартып алып, җирне сезгә бирде. Сез авылда яшисез, файдаланыгыз җирдән. Икмәк, яшелчә үстерергә, терлек, кош-корт үрчетергә тиеш сез, үзегезне туйдырырга һәм киендерергә тиеш. Җирегез була торып нишләп иписез утырасыз? Ипи бит завод торбасында үсми! Сез шәһәргә дә ипи бирергә тиешсез.
Сүзнең ахырында Михаил Иванович агайдан:
— Сез үзегез кайда һәм кем булып эшлисез? — дип сорады.
— Юк, Михаил Иванович, мин беркайда да эшләмим. Алтмыш яшькә җиткән ирләр эштән азат ителәләр дигән законга сез бит үзегез кул куйдыгыз. Кеше турында бик зур кайгыртучанлык бу.
— Әйе, шундый законга кул куйдым мин... Ләкин сезнең намусыгыз ул законнан өстенрәк булырга тиеш. Без сездән башка барлык кешеләр эшләгән чаклы ук эшләүне сорамыйбыз, моннан без сезне азат итәбез. Әгәр сезнең намусыгыз саф икән, ул сезгә менә нинди киңәш бирергә тиеш. Кулыгызга таяк алып — күрәм, сезгә әле таяк кирәкми — хуҗалык буйлап узыгыз, һәр нәрсәгә хуҗаларча карап, башкаларга файдалы киңәшләр әйтегез. Сездә зур тәҗрибә бар, ө нигә аны авылдашларыгыз белән уртаклашмаска?! Сез аларга начарлык теләми торгансыздыр бит?
Калининның сүзләрен бөтенесе дә бирелеп тыңлый. Кайберләре сизелер-сизел- мәс кенә иякләрен кагып, аны җөпли, кайберләре агай басып торган якка елмаюлы караш ташлый. Менә, янәсе, мунча кертәме үзеңне? Хәзер йорт бусагаңнан атлап чыгып кына туктамассың, читтән торып күзәтүче булып түгел, хуҗа булып басу-кыр- лар буйлап атларсың.
Ул чорда безнең республика колхозларында (һәм бер бездә генә түгел) төп тарту көче булып атлар санала иде. Шуңа күрә атларга һәр вакыт зур игътибар бирелде. Михаил Иванович колхозның язгы чәчүгә нинди хәзерлек белән килүен ахырынача ачыклап бетерергә теләде.
— Халыкта язның бер көне ел туйдыра дигән мәкаль бар. Шулай да сөйләгез әле, чәчүгә ничек хәзерләндегез? — дип кабатлады Калинин.
— Сабаннар, тырма һәм чәчкечләр, шулай ук дирбияләр ремонтланып куелды. ( Орлык җитәрлек әзерләнде. Атларга да фураж калдырылды.
— Ат башына күпме исәптән?
Аннары үзенең каршында утырган иптәшкә җавап кайтарды: — Әгәр эчүегезне ташласагыз, шәһәр сезне тулай торакта яшәү тәртипләренә өйрәтер.
Ишектә кырык биш яшьләрдәге бер хатын-кыз күренде. Ул бәрәңге утырту өчен җир сорап килгән булып чыкты.
— Балаларыгыз ничәү? — дип сорады аннан Калинин.
— Өчәү.
— Ә ирегез кайда?
— Менә монда утыручы җитәкчеләр аны, колхоз оештыруга каршы кеше дип, төрмәгә яптырдылар.
Михаил Иванович авыл советы председателенә сораулы караш ташлады.
— Эш менә болай тора, — дип сөйләп китте председатель. — Бу апаның ире тимерче иде. Сүз дә юк, яхшы эшләде. Хуҗалыгы нык, урта хәлле крестьян диярлек түгел. Партия һәм хөкүмәтебезнең күмәк хуҗалыклар төзү турындагы директиваларын үти башлауга, крестьяннарны колхозга кермәскә өндәргә тотынды. Чакырабыз да әйтәбез моңа без: «Колхозга керү өчен гариза бирергә тиешсең, һөнәрле кешегә колхозда начар түгел, ә яхшырак булачак», — дибез. Башта ул уйлангандай булып аска карап утырды-утырды да тамак төбе белән генә җавап кайтарды: «Юк, үгетләмәгез, кермим мин колхозга». Ярый, без әйтәбез, тагын бер тапкыр ныклабрак уйлап карагыз. Хатыныгыз белән киңәш итегез. Шул ук вакытта кисәтеп тә куябыз: гомум- халык эшенә каршы төшеп, башкаларны колхозга кермәскә өндәп, халык арасында коткы таратмагыз. Урыннан торды да, бер сүз дә әйтмичә, чыгып китте бу. һәм шуннан нәрсә булды дип уйлыйсыз?.. Менә ул, әлеге тимерченең хатыны, ялган сөйләргә ирек бирмәс, үзенең күз алдында әйтәм. Алар, ире белән икәүләшеп, үзебездә генә түгел, унбиш-егерме чакрым ераклыктагы авылларга барып, крестьяннарны колхозга керүдән баш тартырга котыртып йөри башладылар. Без моны яңадан авыл советына чакырабыз һәм: «Кулак элементларны бетерүне безгә синнән башларга кирәк булган икән»,— дип, ачыктан-ачык белдерәбез. Авыл советы яңа билгеләнгән салымны башта беразга, аннары биш тапкырга арттырды. Ул аны түләүдән баш тартты. Шуннан соң тиешле органнар, колхозлашуга каршы агитация алып барганы өчен, аны авылдан серделәр. Ә гаиләсе монда калды.
Михаил Иванович авыл советы председателенең аңлатмасын зур дикъкать белән тыңлады.
— Бөтен ил күләмендә крестьяннар күмәк хуҗалыкларга берләшәләр, — диде ул аннары гариза тотып авыл советына килгән хатынга. — Колхоз ул халыкның язгы ташкынга охшаган олы хәрәкәте. Мул сулы ярсу елганы күз алдыгызга китерегез. Әгер сез аның юлына каршы торасыз икән, ул сезне яр читенә алып ташлаячак.
— Әйе, Михаил Иванович, безне инде яр читенә чыгарып ташладылар. Алай гына да түгел, каурыйларыбызны йолкып, шәп-шәрә калдырдылар диярлек. Ә балалар белән мин нишләргә тиеш?
— Әйе, ә балалар белән нишләргә? Сез җәмгыятькә каршы эш алып барырга беләсез, ә менә балалар турында уйламыйсыз. Аннан соң: «Миңа нишләргә?» дип сорыйсыз. Ни өчен соң акыллы киңәшкә башта ук колак салмадыгыз? Моның җавабы бер генә: сезнең иңнәрегезгә шәхси милекчелекнең авыр гере асылган. — Шушы сүзләрне әйткәннән соң Михаил Иванович гаризага: «Бәрәңге бакчасы өчен җир бүлеп бирергә», дип язды да имзасын куйды.
Нәүбәттәге кеше булып, авыл советына яшь кенә бер хатын-кыз килеп керде. Аның гаризасы: «Булышуыгызны сорап мөрәҗәгать итәм Сезгә, Михаил Иванович», диген сүзләр белән башланган иде. Калинин анда язылганнарга күз йөртеп чыкты да:
— Телдән кыскача гына сөйләп бирегез, — диде.
— Мин шушы авылныкы. Иргә үзем яраткан кешемә чыктым. Бик тату яшәдек. Ике балабыз бар. Колхозга кердек. Мин колхозда эшлим, ә ул кооперация кибетендә эшли иде. Көтмәгәндә ревизия килеп төште. Иремнең җитмәүчелеге килеп чыкты һәм аны биш елга утырттылар.
Михаил Иванович бу ханымның колхозда ничек эшләве турында сорады.
— Бик әйбәт эшли, — дип җавап бирде аңа колхоз председателе. — Тырыш колхозчы. Крестьян хезмәтенең кайсы гына тармагында эшләмәсен, беркайда да сынат
мый. Чәчәргә, урырга, печән чабарга, кибән куярга дисеңме, барысын да булдыра Кайбер ирләргә эшкә аннан өйрәнергә кирәк әле...
— Беләсезме, — диде Михаил Иванович, председательнең сейләвен тыңлап бетергәч. — Кооператив милке — җәмәгать милке ул. Миңа бик зур хокуклар бирелгән булса да, җәмәгать милкенә бәйләнешле мәсьәләне мин үз белдегемчә хәл итә алмыйм, моңа минем хакым юк. Әгәр кооператив членнары ирегезне гафу итү турында ♦ карар чыгарып, аны котылдыруны сорасалар, мин аларның соравын закон нигезендә “ рәсмиләштерермен, колхозда сезнең тырышып эшләвегезне искә алып, ирегезне 5 төрмәдән азат итәргә күрсәтмә бирермен.
Колхозчы хатын, Калининга рәхмәт әйтеп, авыл советыннан чыгып китте. Бер 5 ярты сәгать эчендә кооператив членнарының аның ирен гафу итүләре турында чыгарган карарын китерде. Җыелыш карары язылган кәгазьне авыл сове*ы секретарена “ биргәндә: <
— Ирегезне көтегез. — диде Михаил Иванович колхозчы хатынга.
Соңыннан Михаил Иванович колхоз, мәктәп һәм крестьяннар тормышы белән _ танышты. Бу колхоз районда урта кул хуҗалыклардан санала, анда инде җәмәгать 3 төрлекләре өчен абзарлар һәм башка каралтылар төзелә башлаган иде Калинино ~ авылыннан без соң гына киттек... =
Икенче көнне иртәнге сәгать унда, цирк бинасында, колхозчы делегатлар һәм = Идел буе республикаларыннан, Украинадан килгән кунаклар белән шыгрым тулы * залда Татарстан колхозчыларының Беренче республика съезды ачылды. Президиум- . да — Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты Председателе, ВКП(б) Үзәк Комитеты По- _ литбюросы члены Михаил Иванович Калинин, республика җитәкчеләре. Казан завод- 1. лары һәм фабрикалары эшчеләре вәкилләре, колхоз алдынгылары... ej
Съездны партиянең Татарстан өлкә комитеты секретаре иптәш Разумов ачты. * «Колхозларны ныгыту һәм 1933 нче авыл хуҗалыгы елын барлык күрсәткечләр буенча к уңышлы үтәп чыгу өчен социалистик ярыш оештыру» дигән көн тәртибе буенча док- ? ладны Җир эшләре халык комиссары иптәш Искәндәрев ясады. Доклад буенча фикер алышуларда катнашкан район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре, алдынгы колхозчылар социалистик ярыш шартларында саналып үтелгән бурычларны тормышка ашыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында конкрет мисалларга һәм саннарга таянып сөйләделәр.
Менә сүз Днепропетровск өлкәсе делегациясе вәкиленә бирелә. Трибунага шактый дулкынланып, әмма кыю адымнар белән урта яшьләрдәге, ачык йөзле, чәчләрен ике толымга үреп салган бер хатын-кыз күтәрелә. Башта ул съезд делегатларын һәм кунакларны Днепропетровск өлкәсе хезмәт ияләре исеменнән кайнар котлый. Аерым алганда, съездда катнашучыларга ул партиянең Днепропетровск өлкә комитеты секретаре иптәш Хатаевичның сәламен тапшыра. Билгеле булганча, Харьковка киткәнче иптәш Хатаевич партиянең Татарстан өлкә комитеты секретаре булып эшләгән.
— Днепропетровск өлкәсе хезмәт ияләре, колхозчылары һәм совхоз эшчеләре. — дип дәвам итә аннары чыгыш ясаучы үзенең сүзен, — тугандаш Татарстан колхозчылары һәм эшчеләренең социалистик ярышка чакыруын зур канәгатьләнү хисе белән кабул итәләр. Без, украиннар, сезнең республикагызның хезмәт соючән халкы белән күптәннән ныклы элемтәдә торабыз. Сезнең якташларыгыз — җир казучылар, тезүчеләр һәм башка һөнәр ияләре күмер җитештерү һәм төзелеш эшләрендә безгә зур булышлык күрсәтәләр. Яшермим, безгә сезнең белән ярышу җиңел булмаячак. Сезнең эшчән, тату, физик яктан көчле халык икәнлегегезне без бик яхшы беләбез. Әмма безгә авыл хуҗалыгы машиналары — тракторлар, чәчкечләр, ургычлар бирүче эшчеләр сыйныфы ярдәм итәр. Чакыруыгызны кабул итәбез, ярышырга икән, ярышырга!
Татарстан делегатлары исеменнән Чистай районының Меслим авыл советы пред седатело чыгыш ясарга тиеш иде. Украина вәкиле сөйләгәннән соң сүз ана бирелде Ул, залдагыларга күз йөртеп алды да, гәүдәсен бераз алга ия тешеп, акрын гына сөйләргә тотынды:
— Без бөек Ленин әйткән күмәк хуҗалык төзүчеләрнең беренче съездына җыйналдык. Колхозлашуның крестьяннарга социализмга бару өчен бердәнбер һем тел юп икәнлеген без яхшы аңлыйбыз. Алга куелган бурычларны үтәп чыгу өчен безгә
хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә кирәк. Ә без моңа бары тик завод һәм фабрикаларда, шахталарда һәм транспортта, колхоз һәм совхозларда, кыскасы, һәр җирдә үзара ярышып эшләү нәтиҗәсендә генә ирешәчәкбез. Социалистик ярыш — колхозчыларны коллективизм рухында тәрбияләү, вак буржуаз психологиядән һәм чикләнгәнлектәй арындыру өчен гаять әһәмиятле чара ул. Менә шуңа күрә дә без Днепропетровск өлкәсе хезмәт ияләрен социалистик ярышка чакырырга булдык. Бу өлкәнең революцион традицияләргә бай булган алдынгы өлкә икәнлеген без бик яхшы аңлыйбыз һәм ярышта артта сөйрәлмәскә сүз бирәбез.
Съездда республика җитәкчеләреннән М. Разумов. К. Абрамов һәм башка иптәшләр чыгыш ясады. Ахырда сүз Михаил Иванович Калининга бирелде. Аны зур игътибар белән тыңладылар. Съезд республика колхозчыларына һәм эшчеләренә мөрәҗәгать кабул итте.
Съезд барышында Михаил Иванович хезмәт ияләре власте органы — Советларның эше беяөн танышты, югары уку йортларында хәлнең торышы, галимнәрнең эшләре белән кызыксынды. Михаил Иванович Калининга мин Казан галимнәре — химиклар, математиклар, медиклар, лингвистлар, тарихчылар һәм башка белгечләрнең зур иҗади эш алыо барулары, партия өлкә комитеты һәм республика хөкүмәтенең аларга даими ярдәм күрсәтеп торулары турында сөйләдем.
Партия өлкә комитетында әңгәмә вакытында Михаил Иванович без үткәрә торган чаралардан канәгать булуын һәм партия Үзәк Комитетында колхозчыларның Бөтенсоюз съездын чакыру турында карар хәзерләнеп ятуын әйтте. Сезнең республика колхозлары һәм совхоз эшчеләренең ярышы, диде ул, бөтен союз күләмендәге уртак эшебезгә, авыл хуҗалыгын, колхозларны һәм совхозларны үстерүгә зур этәргеч булды.
Аннан без Михаил Ивановичны Мәскәүгә озаттык.
Халык хуҗалыгын күтәрүдә съезд зур әһәмияткә ия булды. Колхозчыларның Беренче республика съезды колхозчы крестьяннарның совет власте һәм Советлар Союзы Коммунистлар партиясе тирәсенә тупланганлыгын, югары патриотизмын, социализм төзү буенча киң җәелдерелгән бөтен халык ярышында Татарстан автономияле республикасының лаеклы урын тотуын күрсәтте. Партия өлкә комитеты җитәк- челегенда Татарстан әүвәлгечә үк алдынгы союздаш һәм автономияле республикалар рәтендә барды.
Михаил Иванович Калининның, безнең республика колхозлары һәм совхоз эшчеләренең ярышы бөтен союз күләмендәге уртак эшебезгә зур өлеш кертәчәк, дип әйткән сүзләре тулысынча акланды. Авыл хуҗалыгын күтәрү, кырчылык һәм терлекчелекне үстерү өчен көрәштә бу ярыш зур роль уйнады. Бу көрәштә эшчеләр сыйныфы, колхозчы крестьяннар һәм интеллигенция катнашты. Беренче сафларда коммунистлар һәм комсомолецлар атлады. Алар үрнәгенә партиясез хезмәт ияләре иярде. Нәтиҗәдә безнең республика Днепропетровск өлкәсе белән ярышта җиңүче булып чыкты. Төп авыл хуҗалыгы эшләрен уздыруда ирешкән уңышлары өчен СССР Үзәк Башкарма Комитеты Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын Ленин ордены белән бүләкләү турында карар чыгарды.
1934 елның мартында Татарстан АССР Үзәк Башкарма Комитетының дүртенче сессиясе чакырылды. Анда карт большевик, Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты члены иптәш Смидович республикага илебезнең олы бүләген тапшырды.
һәр эшче, колхозчы, совет интеллигенциясе В. И. Ленинның якын көрәштәше, партия һәм дәүләт эшлеклесе Михаил Иванович Калининны, илебездә социализм төзүгә бөтен көчен биргәне өчен олылап һәм зур хөрмәт белән искә ала.