Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГҮЗӘЛ ҺӘЙКӘЛЛӘРНЕҢ БЕРСЕ


Бәхетебез безнең, гаять эре Җимешләрнең татлы тәме булып.
Алсуланды һәм мул булып унлы Октябрьның кызыл чәчәгеннән.
Владимир Маяковский.
1918 елда Бөек Октябрь социалистик революциясенең бер еллыгын билгеләп үтү тантаналарында чыгышларының берсен тарих моңарчы тиңдәшен күрмәгән шушы революциянең юлбашчысы даһи Ленин: «Без бүген Октябрь переворотының бер еллыгын бәйрәм итү өчен уннарча һәм йөзләрчә митингларга җыелабыз,— дип башлап киткән иде.— Эшчеләр хәрәкәтендә күптәннән катнашып килгән, электән эшчеләр массалары белән бәйләнештә булган, фабрикага һәм заводка якын торган кешеләр өчен үткән елның чын пролетариат диктатурасы елы булганлыгы бик ачык. Бу төшенчә элек аңлаешсыз латин теле белән язылган китап сүзе иде, ниндидер кыен аңлашыла торган сүзләр тезмәсе иде... Үткән ел эчендә безнең төп хезмәтебез бу сүзләрне аңлаешсыз латин теленнән аңлаешлы рус теленә күчерү булды Эшчеләр сыйныфы үткән елны акыл сату белән шөгыльләнмәде, бәлки эштә пролетариат диктатурасын иҗат итте...»
Бүген, шул переворотның 60 еллыгы көннәрендә, без, шул революцияне оештырган, әзерләгән һәм җиңүгә китергән буынның дәвамы, бар тавышка әйтә алабыз һәм моңа тарих үзе, бар дөнья шаһит: «пролетариат диктатурасы», «социализм», «коммунизм» сүзләре үлеп калган латин теленнән һәм башка телләрдән бишьеллыклар дәвамында илебезнең барлык халыклары телләренә күчерелеп кенә калмады, бәлки бездә яңа социалистик җәмгыятьнең мәһабәт бинасы калкып чыкты Андый җәмгыятьне кешелек белми иде әле. Бу җәмгыятьтә кешенең кешене эксплуатацияләве мәңгегә бетерелде, экономика кризисларсыз һәм туктаусыз үсә. социалистик мөнәсәбәтләр коммунистик эчтәлек белән баетыла бару юнәлешендә камилләшә.
Бөек Октябрьдан башланган яна эрада совет халкы инде ирешкән казанышларны менә нинди саннар белән чын мәгънәдә художестволы итеп тасвирларга мөмкин: 60 елның егермегә якын елы халкыбызга көчләп тагылган сугышлар һәм шуннан соң хуҗалыкны торгызу елларына туры килүгә карамастан, 1976 елда илебезнең милли доходы революциягә кадәрге дәрәҗә белән чагыштырганда 65 тапкыр артты. Промышленностебыз 1913 елда җитештерелгән продукцияне хәзер ике көн ярымда бирә. Революциягә кадәр безнең илебез өлешенә бөтендөнья промышленность продукциясенең 4 проценттан аз гына күбрәге туры килгән булса, бүген инде аның биштән бер өлеше — безнеке.
Социалистик дөнья белән капиталистик дөнья ярышында иң мөһиме— экономиканың үсеш темпы күрсәткечләре. Әйтик, соңгы биш елда СССРда промышленность продукциясе күләме 43 процентка, ә АКШта нибары 6 процентка гына артты. Советлар Союзында һәм Экономик ярдәмләшү советы члены булган башка социалистик илләрдә промышленность продукциясенең уртача еллык үсеш темплары соңгы 25 елда алга киткән капиталистик илләрдәгегә карагайда ике тапкырдан күбрәккә югары булды.
Авыл хуҗалыгын тагын да үстерүнең партия тарафыннан эшләнгән комплекслы программасын тормышка ашыру буенча бик күп нәрсә эшләнде һәм эшләнә. 1976 елда, мәсәлән, бу тармакны үстерүгә 32,1 миллиард сум акча тотылды. Беренче алты бишьеллыкларда шушы максатка юнәлтелгән суммага караганда шактый күп сан бу. Совет властеның беренче елларында В. И. Ленин авыл хуҗалыгына 100 мең трактор бирү турында хыялланган иде, хәзер исә илебез кырларында 2,3 миллион трактор, 680 мең бөртекле ашлык комбайны һәм күп төрле башка техника эшли.
Совет кешеләренең тормышы һаман яхшыра бара. Промышленность һәм төзелеш эшчеләренең реаль доходлары 1913 ел белән чагыштырганда 10 тапкыр, ә крестьяннарныкы— 14 тапкыр артты.
Илебездә түләүсез медицина хезмәте күрсәтү, гадел социаль тәэминат гарантияләнә. Үткән елны кайбер категориядәге работникларны пенсия белән тәэмин итүне тагын да яхшырту чаралары үткәрелде.
Социализм барлык хезмәт ияләренә белемгә, рухи культура байлык- ларыннан файдалануга киң юл ачты. Патша Россиясендә олы кешеләрнең дүрттән өч өлеше диярлек укый-яза белмәгән. Хәзер исә халык хуҗалыгында эшләүче работникларның дүрттән өч өлешеннән күбрәге югары яки урта белемле. Илебездә гомуми урта белем бирүгә күчү нигездә төгәлләнде. Иҗтимагый ан гасырлар буена дини һәм башка төрле хорафатлар белән томаланып ятудан азат ителә бара. Совет кешеләренең иҗтимагый аңында дөнья! а фәнни материалистик караш урнашты. Бу инде тән һәм җан асрау өчен экономик һәм социаль мөмкинлекләр алу гына түгел, бәлки кешенең аңы, аның рухы азатлыкка ирешү, ягъни югары тәртиптәге азатлыкка күырелү дигән сүз. Коммунизм җәмгыятен төзү алга китә барган саен кешеләр тулы азатлыкка якыная барачак, һәм аның һич тә җәмгыятьтән, кешелек цивилизациясе ирешкән һәм ирешәчәк коммунистик әхлак нормаларыннан өстен азатлык булмавы билгеле. Кеше үзен олы мәгънәсендә кеше итеп тәрбияли алырлык азатлык — мәңгелек хыял әнә шундый була һәм без хәзер горурланып әйтә алабыз: бу безнең бүгенге һәм киләчәктәге казанышыбыз!
Хәзерге Татарстан — шундый җәмгыятьнең бер өлеше. Социалистик революция татар халкының да гасырлардан килгән хыялы-омтылышын тормышка ашырды: аның үз дәүләтен тудырды. Бүгенге социалистик Татарстан —ул Октябрь революциясенә, аның юлбашчы көче —Ком-мунистлар партиясенә гүзәл һәйкәлләрнең берсе булып үсеп килә. Иле-
бишьеллыкта 2,4 тапкыр (1940 ел белән чагыштырганда 33 тапкыр, ө ә 1913 елгыдан 670 тапкыр) артты.
Игенчеләребез, һава шартлары авыр булуга карамастан, 1976 елда бөртеклеләрдән рекордлы уңыш—4 216 мең тонна иген җыеп алдылар: җан башына 1 227 килограмм бөртекле ашлык җитештерелде? Дәүләт амбарларына 1 646 мең тонна ашлык салынды. Бу тугызынчы бишьеллыктагы уртача еллык күләмнән ике тапкыр күбрәк күрсәткеч иде.
Социалистик Татарстан республикасы хәзер — фән һәм культура республикасы да. 12 вузда һәм өч институт филиалында 65 меңнән күбрәк студент укый. 9 театр, филармония, 11 музей, 2500 дән артык клуб һәм культура сарае, 2 меңнән артык китапханә һәм шуннан да артык киноустановка халыкка хезмәт күрсәтә. Татар сәнгате һәм әдәбияты чәчәк ата.
Патша Россиясенең Европа өлешендәге 50 губерна арасында Казан губернасы халыкның ац-белемле булуы ягыннан иң соңгы урында торган. Биредә һәр ун кешенең бары тик берсе укый-яза белгән. Чөнки мәгърифәт эшенә дәүләт җан башына бер елга нибары унике ярым тиен акча тоткан... Ислам дине һәм аның төп законы — шәригать җыр һәм музыка яңгырашын, рәсем ясауны катгый тыеп килә. Ә халык йөрәге барыбер җырга сусап типкән, аның күңел тирәнлегендә моң учаклары өзлексез көйри килгән.
Хәзер татар культурасының моннан күп еллар элек башланып, аны күп буын иҗат эшлеклеләре дәвам иттергән һәм үстергән традицияләре, ачышлары, казанышлары ни хәтле зур икәне бөтен дөньяга билгеле. Кайчандыр Кол Гали һәм Сәйф Саран, Габделҗәббар Кандалый һәм Каюм Насыйрнлар иҗатының беренче шытымнары үсеп чыккан җирлектә революцион егерменче гасырда Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури, Гафур Коләхметов, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһнмов, Габдулла Тукай, Шәриф Камал кебек гигантлар әдәбият мәйданына килә Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы, социалистик төзелеш һәм Бөек Ватан сугышы елларында зур пафос белән яза башлап хәзер инде хрестоматияләргә кергән һәм бөтен илгә танылган әдипләребез
бездәге барча халыкларның да бүгенге матур язмышы, тагын да ышанычлы киләчәге шул ук мәгънәгә ия.
Шул уңайдан кайбер мәгълүматларга күз салыйк: республика про-мышленностеның тулай продукциясе күләме Совет власте елларында 595 тапкыр артты. 1976 елда бездә 27704 миллион киловатт-сәгать электр энергиясе эшләнде. Бу — республиканың барлык электр станцияләре һәр көн саен 80 миллионга якын киловатт-сәгать энергия эшләделәр, ягъни беренче бишьеллыкның беренче елында эшләнгәннән дүрт мәртәбә артык энергия бирде дигән сүз.
Машина төзелеше һәм металл эшкәртү — республика промышленностеның төп тармагы. Тугызынчы бишьеллыкта бу тармакның тулай продукциясе 1,9 тапкыр артты. 1940 елда җитештерелгән кадәр продукция хәзер көн саен эшләп чыгарыла. Күп кенә төр продукция эшләү буенча республика СССРда алдынгы урынны алып тора. Ул илебезне ИЛ-62 континентара лайнерлар, компрессорлар, төрле приборлар, медицина инструментлары, фотожелатин, кетгут белән күпләп тәэмин итүче әлегә бердәнбер республика. Татарстанда җитештерелә торган машиналар һәм приборлар 60 илгә чыгарыла.
Хәзерге өч орденлы Татарстан автомобиль төзелеше гиганты буларак та инде танылды. КамАЗ ел саен 150 мең йөк автомобиле эшләп чыгарачак. Безнең «кара алтын> осталарыбыз 1976 елда 101,5 миллион тонна нефть чыгардылар. Нефть химиясе промышленносте продукциясе үткән
>. ТАБЕЕВ ф ГҮЗӘЛ ҺӘЙКӘЛЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
күп безнең. Фашизмга каршы көрәштә батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә, шул ук елларда күбесенчә «таш капчык»та язган сугышчан шигырьләре өчен Ленин премиясенә лаек булган Муса Җәлил әсәрләре җир шарындагы төрле континентларның бик күп телләренә тәрҗемә ителде. Ә хәзерге язучыларыбызның яңа әсәрләре исә Татарстан китап нәшриятында һәр өч көн саен яңа бер китап булып, Мәскәүдәге Үзәк нәшриятларда һәм тугандаш республикаларда ел саен дистәләп чыгып тора. Әдәбият, сәнгать һәм культурабызның иң яхшы казанышларын без ел саен Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр белән бүләкләп киләбез.
Әдәбият белгечләре арасында Мөхәммәт Гайнуллин, Гали Халит, Мансур Хәсәнов, Нил Юзнев һәм башкалар кебек фән докторларыбыз һәм профессорларыбыз, күп дистә филология фәннәре кандидатлары бар.
Язучылар коллективы кебек үк, Татарстанның композиторлар, рәссамнар һәм архитекторлар иҗат оешмалары да Россия федерациясендә, Мәскәүдән һәм Ленинградтан кала, шулай ук иң зурлардан санала. Алар сафында Казан консерваториясе ректоры, Дәүләт премияләре лауреаты, СССРның халык артисты, композитор Нәҗип Җиһанов, илебезнең художество академиясе член-корреспонденты рәссам Харис Якупов, СССР халык артистларыннан сәхнә осталары Фоат Халитов, Шәүкәт Биктимеров һәм опера җырчысы Азат Аббасов һәм башкалар кебек зур осталар бар Республиканың атказанган сәнгать һәм культура эшлеклеләре, халык артистлары чыгышын тамашачылар һәр вакыт көтеп ала. Татар филармониясенең җыр һәм бию ансамбле исә шулай ук төрле континент илләрендә дә макталып кайтты.
Үткән елның азагында гына орденлы Татар академия театрының 70 еллыгы тантаналы төстә бәйрәм ителде. Хәзер Казанның төп үзәге булган Кабан күле буена аның заманча җиһазландырылачак яна бинасы салынып ята.
Татарстанның хәзерге галимнәре һәм фән эшлеклеләре турында да, кыскача итеп булса да, бик күпне әйтергә мөмкин. Аларның хәзерге буыны — кайчандыр Казанда атаклы математик Лобачевский, мәшһүр химиклар Бутлеров, Зинин һәм Арбузовлар башлап киткән мәктәпнең шәкертләре кайда гына юк хәзер! Әйтик, инде Бөек Ватан сугышыннан соң Мәскәү университетында укыган якташыбыз, хәзер илебездә иң яшь академикларның берсе Роальд Сәгъдиев СССР Фәннәр академиясенең космик эзләнүләр институты директоры булып эшли. Әнә бит нинди биек сикереш! Татарстан промышленностеның күп тармакларында алда әйтеп үтелгән бүгенге гаять зур үсеш, әлбәттә, барыннан да элек галимнәр эшчәнлегенә, фәнни-техник революция чорының гыйльми ачышларына бәйле.
Татар һәм рус телләрендә һәм бүтән күп телләргә тәрҗемә ителеп, төрле республикаларга һәм төрле илләргә таралган безнең әдәби һәм фәнни китаплар, сәнгатебезнең бүтән төр әсәрләре барып җиткән юллардан исә безгә төрле яклардан дусларыбыз иҗаты кунакка килә. Халыклар һаман саен якынрак аралашалар, тупланган тәҗрибә уртак- лашыла, күңелләр, эстетик зәвык һәм рухлар байый төшә. Моңа мисал итеп дөнья әдәбияты һәм рус классикасы әдәбиятларыннан, хәзерге төрле милләт совет классикасыннан һәм тугандаш әдәбиятлардан иң яхшы үрнәкләрнең татар телендә күпләп чыгып торуын әйтү дә җитә. Укучыларны, мәсәлән, татар телендә алты томлы лениниана чыгуы, аннары тагын «Дуслык букеты» дигән сериядә, Маяковский әйткәнчә, брошюралар яңгыры булып яуган, барлык союздаш республикалар поэзиясе китаплары аеруча куандырды. Чөнки корычның нык, ташның каты икәне билгеле, ләкин дуслыктан да ныграк нәрсә һич була алмый.
Халыклар һәм илләр белән дуслык көннән-көн ныгысын өчен без-
нен өч орденлы республикабызның нефть үзәге Әлмәт каласыннан юл алып Европадагы барлык социалистик илләргә чаклы «Дуслык» исемле нефть үткәргече сузылды. Территориясе бары тик ике Бельгия мәйданы чаклы гына булган Татарстан менә ничә ел рәттән инде, әйткәнебезчә, ф елына 100 миллионнан артык тонна «кара алтын» чыгара.
Тамчылап тамган янгыр да зур күлләрне тутыра, ди халык. Безнең 7 иҗат интеллигенциябез Ватан куәтен, җирдә тынычлыкны һәм дуслык- з ны ныгыткан шундый хезмәт батырлыгын сәнгать чаралары белән - тагын да тырышыбрак сурәтләячәк, әлбәттә.
60 ел эчендә совет халкы ирешкән иң зур казаныш — илебездә җит- о леккән социализм төзү булды. «Бөек Октябрь социалистик революция- 5 сенең 60 еллыгы турында» КПСС Үзәк Комитеты карарында билгеләп 2 үтелгәнчә, «Социализм — реаль гуманизм җәмгыяте ул. Аның иң зур § байлыгы — хезмәт кешесе. Барысы да кеше бәхете өчен, кеше хакы- ~ на — яңа, социалистик яшәү рәвешенең тирән мәгънәсе әнә шунда», га
Аннан соң тагын менә нәрсәләр турында укыдык без анда: соцна- > лизм кешене изүнең барлык төрләрен юкка чыгара, хезмәткә, белем алуга һәм ял итүгә, хезмәт ияләренең эш белән тулысымча тәэмин ите- * лүенә хокук бирә, җәмгыятьнең барлык членнарына һәрьяклап иҗади 2 үсү өчен реаль мөмкинлекләр тудыра... Социаль оптимизм җәмгыяте ш буларак, ул хезмәт кешесендә иртәгәге көнгә, балаларның бәхетле ки- S ләчәгенә, тәэмин ителгән картлыкка ныклы ышаныч тудыра. Социализм н халыкларга яңа, тигез хокуклы мөнәсәбәтләр, үзара файдалы хезмәт- о тәшлек һәм тынычлык китерә. ө
Экономик, политик һәм рухи тормышны социалистик оештыру бары тик социализмның гына хәзерге заманның иң мөһим һәм кичектергесез гомумкешелек проблемаларын хәл итү юлын ачканлыгын күрсәтте ..
Хәзерге этапта экономиканың динамик үсеше нигезендә совет җәмгыятенең социаль йөзе яңа сыйфатлар белән байый: сыйнфый аермалар кими, җәмгыятьнең социаль бертөрлелеге арта. Эшчеләр сыйныфы, колхозчы крестьяннар һәм халык интеллигенциясе союзы, эшчеләр сыйныфы җитәкчелегендә, илебездә барлыкка килгән яңа тарихи гому- милекнең — совет халкының какшамас нигезенә әверелде. Бездә барлык милләт һәм халыкларның туганнарча дуслыгы һәм бердәмлеге нык һәм монолит. Советча яшәү үрнәге узган юлыбызның мөһим йомгагы булды. Аның гүзәл сыйфатлары — чын коллективизм һәм иптәшлек атмосферасы, илебездәге барлык милләтләрнең һәм халыкларның тупланганлыгы, дуслыгы — халык аңына һәм канына сеңә бара, безнең чынбарлыгыбызда көн саен, адым саен тулырак чагылыш тдба. Совет кешеләре бергә азатлык яулап, үз язмышларының хуҗасы булдылар, барлык сынауларны уздылар, үз Ватаннарын танымаслык итеп үзгәрттеләр һәм үзләре дә үзгәрделәр. Совет кешесе идея инанганлыгын һәм тормыш энергиясен, белем һәм культура биеклекләренә туктаусыз омтылышны, коллективизм һәм иптәшләрчә ярдәмләшү сыйфатларын берләштерә.
«Совет халкының бүгенге эшләре,—диде партиянең XXV съездында КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре Л. И. Брежнев,—Октябрь эшенең турыдан-туры дәвамы. Алар — бөек Ленин идеяләренең практикада тормышка ашуы. Бу эшкә, бу идеяләргә партиябез турылыклы һәм һәр вакыт турылыклы булачак!»
Республика хезмәт ияләренең юбилей елында ирешкән уңышлары, политик һәм иҗтимагый активлыгы, бәйрәм хөрмәтенә алынган социалистик йөкләмәләрен үтәүдә фидакарь хезмәте җимешләре шуның дәлиле. Татарстан хезмәт ияләренең 94 проценты социалистик ярышта, шулардай 62 проценты хезмәткә коммунистик мөнәсәбәт өчен хәрәкәттә катнашты һәм катнаша. 700 меңнән артык кеше шәхси еллык һәм бишьеллык планнар нигезендә ярыша. Ел уртасында ук инде 46 мең
эшче үзләренең еллык заданиеләрен үтәп, киләсе ел исәбенә хезмәт итәләр иде. Вакытны узып шулай эшләүчеләр саны соңрак икеләтә артты.
Партия өлкә комитеты моторлар төзү һәм «Теплоконтроль» берләшмәләре, Түбән Кама химиклары, Азнакай бораулаучылары, Баулы игенчеләре һәм Октябрь районы терлекчеләренең һәм башкаларның юбилей елы башлангычларын вакытында хуплады. Тагын бик күп коллективлар «Сыйфат бишьеллыгына — эшче гарантиясе», «Октябрьның 60 еллыгына — 60 удар атна», «Эш вакытының бер генә минутын да әрәм итмәскә» кебек патриотик девизларга кушылып хезмәт итәләр.
Нәтиҗәдә продукция реализацияләүнең квартал планнары һәм хезмәт җнтештерүчәнлеген күтәрү планы арттырып үтәлде. Машина төзүчеләрнең уңышы безне аеруча шатландыра. Бишьеллык башыннан алып санаганда бу тармакта 150 яңа төр җиһаз үзләштерелде, йөзгә якын җиһаз сыйфат билгесе белән чыгарыла. Бөек Октябрь юбилеен лаеклы каршылау өчен социалистик ярышта Горбунов исемендәге, «КамАЗ», «Теплоконтроль» берләшмәләре, язу җиһазлары, электрон исәп-хисап машиналары, төгәл машина төзелеше заводлары һәм башка предприятиеләр коллективлары аеруча уңышка ирештеләр.
Хезмәт батырлыгы һәркайда шулай дәвам итә! «Татнефть» берләшмәсе коллективлары да ярты еллык планны намус белән үтәделәр. Илебез планнан тыш 112 мең тонна нефть һәм 2,2 миллион кубометр * газ алды. Химия тармакларында да беренче ярты еллыкта йөкләмәләр арттырып үтәлде: полиэтилен җитештерү — 78, дивинил җитештерү 25 процентка күбрәк. Быел Татарстан 188 мең тонна синтетик каучук эшләп чыгара — бу бөтен илдә җитештерелгән каучукның дүрттән бер өлеше.
Авыл хуҗалыгында да эшләр уңышлы барды. Сөт, ит, йомырка сатуның ярты еллык планнары арттырып үтәлде.
Дәүләт планнарын һәм социалистик йөкләмәләрне үтәү өчен тырыш хезмәт быел Бөек Октябрь бәйрәме хөрмәтенә һәм СССР Конституциясе проектын тикшерү айларына туры килде. Яна Конституция проектын бөтен халык тикшерүенә кую юбилей елын илебез тормышында тарихи яктан тагын да истәлеклерәк итте. Совет кешеләре, Конституция комиссиясенә җитәкчелек итеп, җитлеккән социализмның Төп ' законын эшләүгә гаять зур шәхси өлеш керткән Л. И. Брежнев доклады белән бик кызыксынып таныштылар.
КПСС Үзәк Комитетының май Пленумы, бездә юридик яктан да, фактик яктан да милләтләрнең тигезлегенә ирешелде, дип күрсәтте. Социализм җиңү белән бездә милли мәсьәлә тулысынча һәм бөтенләйгә ■ хәл ителде. Бу казанышны без горурлык белән СССРда яңа җәмгыять төзүдә ирешелгән гаять зур җиңүләр — илне индустрияләштерү, кол- лективлаштыру һәм культура революциясе белән бер рәткә куябыз.
Безгә, Татарстан кешеләренә, милли политиканың ленинчыл принципларына нигезләнгән дуслыкның нәтиҗәлелеге бик ачык. Татарстанның материаль һәм рухи тормышының бик күп төрле сфераларында барган һәм бара торган үзгәрешләр — илебез милләтләренең һәм халыкларының дуслыгын, ярдәмләшүен һәм рухи туганлыгын тудырган конституцион тигезлек нәтиҗәсе.
Халкыбыз Конституциядә Советлар Ватанын чәчәк аттыру, аның куәтен һәм авторитетын ныгыту, гражданнарга үзләренең иҗат көчләрен, сәләтләрен һәм талантларын үстерү һәм куллану өчен, шәхеснең гармоник үсеше өчен иң уңай шартлар тудыру турында партия кайгыртучанлыгының яңа ачык чагылышын күрә.
Бөек Октябрь революциясенең юлбашчысы Владимир Ильич Ленин 1 моннан 59 ел элек, революциянең берьеллыгы тантанасы көннәрендә, хезмәт ияләре алдында чыгыш ясап, болай дигән иде: «Үткән елның
Октябренда совет оешмасы нинди хәлдә иде? Бу беренче адымнар иде... Ә хәзер бездә Совет Конституциясе бар. Без беләбез: июльдә расланган бу Совет Конституциясе ниндидер комиссия уйдырмасы түгел, юристлар гына уйлап чыгарган бер нәрсә түгел, ул башка конституцияләрдән күчереп язылмаган. Дөньяда безнең Конституция кебек конституциянең булганы юк...»
Бу сүзләр, Советлар власте озак яши алмас дип, буржуазия большевиклардан зәһәрләнеп көлгән чорда әйтелгән иде. Халкыбыз беренче, икенче һәм өченче Конституцияләре нигезендә үз властен ныгытты, социализм жәмгыяте төзеде. Октябрь революциясе җимеше — Совет иле инде 60 ел яши. Социализм безнең ил чикләреннән тышка атлады, һәм азатлык идеаллары яңадан-яңа халыкларны көрәшкә күтәрә. «һич шик юк, иптәшләр,— диде Л. И. Брежнев партия Үзәк Комитетының май (1977) Пленумында,— СССРның яңа Конституциясен, нык үскән социализм Конституциясен, төзелә торган коммунизм Конституциясен кабул итү безнең илебез өчен тарихи вакыйга булып кына калмас, бәлки гаять зур халыкара әһәмиятле вакыйга булыр. Аны тормышка ашыру ватаныбыздан читтә дә озак вакытлар буена тирән йогынты ясар.
...Ул безнең Ленин партиясенең, бөтен совет халкының коммунизм төзүнең бөек эшенә һәм шуның белән бергә азатлык, кешелек прогрессы, җирдә ныклы тынычлык өчен бөтендөнья хезмәт ияләре алып бара торган көрәшнең интернациональ эшенә керткән тагын бер тарихи өлеше булыр.»
Әйе, әле Октябрь революциясенең беренче еллыгы тантанасы уңае белән В. И. Ленин әйткәнчә, менә быел 60 еллык юбилей көннәрендә без уннарча һәм йөзләрчә, меңнәрчә митингларга җыелабыз. Аларда без илебез үткән зур, данлы һәм шанлы юлга күз салабыз, тиңдәшсез казанышларыбызны барлыйбыз, киләчәккә бурычларыбызны билгели без. Тарихта яңа эра ачкан, аның казанышларын авыр көрәшләрдә саклап калган һәм җитлеккән социализмны практикада төзеп күрсәткән халкыбызның барлык буыннарына дан җырлаганда безнең иң изге уйлар ил тормышындагы барлык процессларга, Октябрь чорыннан алып безнең көннәргәчә, җәмгыятебезнең юнәлеш бирүче, оештыручы, туп лаучы көче — Коммунистлар партиясенә юнәлгән. «Безнең партиябез — Октябрьның ленинчыл гвардиясе,— диелә «Бөек Октябрь социалистик революциясенең 60 еллыгы турында» КПСС Үзәк Комитеты карарында,— Россия пролетариатының чәчәге һәм горурлыгы булган ленинчыл большевикларның онытылмас когортасының бөек тарихи эшен, тиң дәшсез мөмкинлекләре булган хәлдә, башка чаралар белән һәм башка тарихи шартларда дәвам иттерә... Коммунистлар тарихта беренче тапкыр чын мәгънәсендә ирекле, социалистик җәмгыять төзегән халыкка турылык һәм дөреслек белән хезмәт иттеләр һәм итәләр.
Алар үзләренең барлык уйларын, акыл көчләрен, йөрәкләренең бөтен канын бөек коммунизм эше тантанасы өчен көрәшкә бирәләр» Безнең 16 миллионлы партиябез Октябрьның 60 еллыгына үзенең ленинчыл Үзәк Комитеты тирәсенә тыгыз тупланган фикердәш комму нистларнын сугышчан союзы булып килде.
1917 ел.
1977 ел.
Бөек Октябрьның планета буйлап тантаналы адымы инде 60 ел дәвам итә. Октябрьда җиңгән идеаллар бөтендөнья халыкларының барыр юлын яктыртып торган маякларга әверелә бара. Безнең гасыр - Октябрь гасыры, марксизм-ленинизм тәгълиматының тантана итү гасыры. Совет халкы Бөек Октябрь байрагы астында, Ленин партияч җитәкчелегендә ышанычлы адымнар белән алга, коммунизмның җиңүенә бара.