Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛЫК ЭЗЛӘРЕ


езнең көннәрдә милли әдәбиятларның үзара бәйләнеше моңарчы беркайчан булмаганча актив төс алды. Бу процессның шулай үсеп, көчәеп китүендә төрле милләт язучылары арасындагы элемтәләр һәм мөнәсәбәтләр дә мөһим роль уйный. Билгеле, язучылар арасындагы иҗади мөнәсәбәтләр күп төрле. Без укучы игътибарын әлеге зур мәсьәләнең бер генә ягына — төрле әдә-биятларның шагыйрьләре, тәрҗемәчеләре һәм редакторлары арасындагы иҗади дуслыкка юнәлтмәкче булабыз.
Безнең илдәге һәр милли язучы бөтенсоюз аренасына, кагыйдә буларак, бөек рус теле аша чыга. Моны үзебезнең татар әдәбияты мисалында да бик ачык күрергә мөмкин. Габдулла Тукай шигырьләрен рус укучысына башлап П. Радимов, ә Һади Такташ поэзиясен Л. Мартынов кебек шагыйрьләр җиткерде. Муса Җәлилне А. Миних. А. Шпирт, Э. Багрицкий, С. Липким һәм башка бик күп шагыйрьләр тәрҗемә итте. Әхмәт Ерикәйнең М. Твардовский, С. Липкин, А. Миних, П. Шубин кебек шагыйрьләр белән иҗади хезмәттәшлек итүе билгеле.
Татар шагыйрьләренең әсәрләрен русчага тәрҗемә итү эшенә күренекле совет шагыйрьләре Сергей Александрович Обрадович белән Михаил Васильевич Исакоз- ский аеруча күп өлеш керткәннәр. Бу мәкаләдә сүз аларның татар әдипләре, аерым алганда, Әхмәт Фәйзи белен иҗади элемтәләре хакында барачак.
С. А. Обрадович «Куэницааның күренекле шагыйре, аны оештыручыларның берсе була. Заманында пролетариат әдәбияты ташкынында кайнаган революционер. «Праз- двя газетасының әдәби хезмәткәре С. А. Обрадович татар әдәбиятын рус укучылары арасында пропагандалауда күп көч куйган. Аның татар әдипләреннән Ә. Фәйзи Ә. Ерикәй, башкорт шагыйрьләреннән М. Кәрим. Г. Рамазановлар белән алышкан хатлары шул хакта сөйли. С. Липкин, С. Маршак, П. Антокольский, В. Державин. А. Ахматова, Р. Моран. А. Минихлар белән бергә, С. А. Обрадович татар әдәбиятының олы дусты, якын киңәшчесе була. Ә. Фәйзинең рус телендәге җыентыклары С. Обрадо- вичның «җиңел кулы» аша дөнья күрә. Ул аның 1947 елда «Советский писатель» нәшриятында чыккан «Шигырьләр» китабын редакцияли. «Дулкыннар ни сөйли» җыентыгын чыгаруда ярдәм итә.
Үзара актив хезмәттәшлек ике шагыйрьнең дә иҗат юлында эзсез калмаган Ә. Фәйзи белән иҗади дуслык нәтиҗәсендә С. Обрадович татар әдәбияты белән шактый якыннан танышкан: эчке рецензияләрдә, чыгышларда һәм хатлардагы бөяләре, фикерләре шуны күрсәтә. Ул Бөек Ватан сугышы фронтларында тормыш сынавы узган шагыйрьләр иҗатын аеруча зур игътибар белән күзәткән. М. Җәлил, Ә. Фәйзи Г. Кутуй, С. Баттал, Ә. Ерикәй, Ф. Кәрим. Ш. Маннур. Ш. Мөдәррис Г. Хуҗиевлармың шигырьләре белән танышкач («Тормыш хакына», 1941—1944 ел) . С. А. Обрапович: «Сугышка кадәрге чор белән чагыштырганда, татар шагыйрьләренең бүгенге әсәрләре конкретрак, реальрәк, тормышчанрак тос алды», — дигән нәтиҗә ясый.
Ә. Фәйзинең «Дулкыннар ни сейли» китабына язган эчке рецензиясендә С А 06- радоаич аны «оригиналь һәм олы шагыйрьләрнең берсе» дип атый, шигырьләренең конкрет характерда һем эчтәлекле булуын басым ясап әйтә.
* ӘдаДаяг Һәм светать үзәк дәүләт кривы, 187« фомд. I тасварлама. 137 саклану Лгг»" 81—22 бмтләр.
Б
Шул ук вакытта ул милли әдәбият вәкилләренә карата ифрат таләпчән дә була. Ә. Фәйзигә чыгачак китабына кайсы шигырьләрне кертү отышлырак булуы турында тагын бер кат ныклап уйларга киңәш итә. Татар шагыйре аның киңәшләре белән һәрчак исәпләшә торган булган. «Иптәш Обрадовичның рецензиясен укыганнан соң, мин кулъязманы кабаттан төзедем, яңа шигырьләр белән тулыландырдым, кайбер үзгәртүләр керттем»,— ди ул 1945 елның 14 ноябренда нәшриятка язган хатында1.
Ф. Кәримнең фронт лирикасын С. А. Обрадович Иделдән алып Пруссиягә кадәр фашизмга каршы авыр көрәш юлы үткән шагыйрьнең шигъри көндәлеге дип бәяли, аның фикеренчә, Ф. Кәрим шигырьләре үз илен өзелеп яраткан шагыйрь йөрәген һәм рухын ачыл салалар, укучыны фронтовик шагыйрьнең хис һәм фикерләр дөньясына алып керәләр2. С. А. Обрадович аның «Иптәш», «Мин — гуманист», «Окоп», «Сөйләр сүзләр бик күп алар» һ. б. шигырьләренә аеруча югары бәя бирә. Шәхеснең хисләрен сурәтләүдә тулы канлы җанлы сүзләр табып, Ф. Кәрим нәкъ менә сугыш елларында үзенә генә хас шигъри аһәңгә ия шагыйрь булып җитте, ди.
Ул татар шагыйрьләренең күл кенә китапларына рецензияләр яза. Аерым алганда. татар совет поэзиясе җыентыгына язган эчке рецензиясендә (1917—1945 еллар) Шәйхи Маннур белән Нәкый Исәнбәт әсәрләренең милли колоритына югары бәя бирә. М. Җәлил, Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи, С. Баттал, Н. Баян, С. Хәким, Ә. Исхак шигырьләрен карап чыкканнан соң, бик хаклы рәвештә, «татар поэзиясенең умыртка сөяге бар» 3, дип билгеләп үтә.
Югарыда китерелгән аз гына мисаллар да С. А. Обрадовичның татар поэзиясе белән тыгыз элемтәдә булуын ачык күрсәтә. Ул чын мәгънәсендә безнең язучыларның дусты һәм остазы булган.
Михаил Васильевич Исаковский, бөтен дөньяга танылган шагыйрь булу белән бергә, башка милләт әдипләренең әсәрләрен рус укучыларына җиткерү буенча шулай ук зур эш башкарган кеше иде. П. Тычина, М. Бажан, М. Рыльский, П. Бровка, Я. Купала, Я. Колае кебек шагыйрьләрне рус теленә башлап ул тәрҗемә итә. Аның болгар, немец, кытай телләреннән генә түгел, ә татар, чуваш, белорус, әзербәйҗан, латыш һәм башка телләрдән тәрҗемәләре дә киң катлау укучыларга яхшы таныш.
М. В. Исаковскийны татар әдәбияты белән күптәнге дуслык җепләре бәйли иде. Бер яктан, «Катюша» авторының шигырьләре үз вакытыңда «Кызыл Татарстан» («Социалистик Татарстан») һәм «Яшь сталинчы» («Татарстан яшьләре») газеталарында, «Совет әдәбияты» («Казан утлары») һәм «Пионер каләме» («Ялкын») журналларында бик еш басылып килде. 1955 елда Татарстан китап нәшрияты М. Исаковский шигырьләрен аерым җыентык итеп тә чыгарды. Ә. Исхак, М. Садри, Ә. Фәйзи, 3. Нури, Г. Хуҗи, М. Хөсәен кебек шагыйрьләр аның иҗатын татар укучыларына җиткерү эшенә зур көч куялар.
Икенче яктан, тәрҗемәче буларак, М. Исаковский үзе дә татар шагыйрьләрен рус телендә чыгаруда күп ярдәм күрсәткән. Ул 1955 елда «Совет Татарстаны поэзиясе» исемле җыентыкны, 1957 елда «Татар поэзиясе антологиясе»н русча чыгару эшенә якыннан торып булышкан. Архив материаллары, аерым алганда, шагыйрьнең Ә. Фәйзи, М. Садри, Ә. Ерикәй, А. Шамовлар белән хат алышуы әнә шул турыда
Әдәбият һәм сәнгать үзәк дәүләт архивында саклана торган документлар белән танышканда мин М. В. Исаковскийның Әхмәт Фәйзигә язган кызыклы бер хатына юлыктым. (1373 фонд, 8 тасвирлама, 179 саклану берәмлеге, 1 —2 битләр.) Ул тәрҗемә мәсьәләләренә, аерым алганда, Һади Такташ әсәрләрен тәрҗемә итүгә кагыла. Шул уңайдан шигырь һәм җырлар, шулай ук тәрҗемәләр остасы булган М. В. Исаковский һ. Такташ иҗаты хакында кызыклы һәм әһәмиятле фикерләр әйтә.
Архив фондларында татар һәм рус әдипләренең иҗади элемтәләре хакында материаллар күп очрый. Талантлы шагыйрь Михаил Светлов, мәсәлән, Ә. Фәйзинең иң әйбәт әсәрләреннән берсе булган «Флейталарига берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән.
'Шунда ук, 442 саклану берәмлеге. 1 бит.
’Шунда ук. 377 саклану берәмлеге, 17 бит ’Шунда у к. 137 саклану берәмлеге. I—S битләр.
Атаклы кГренада» әсәренең авторы татар шагыйренең иҗатына югары бәя бирә һәм вФлейталарпны тәрҗемә итү естендә зур канәгатьлек хисе тоеп эшли.
Архивта шагыйрь һәм тәрҗемәче Павел Шубин белән Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Исхак һ. б. татар шагыйрьләренең иҗади дуслыгына кагылышлы материаллар саклана.
Безнең уебызча, бу материаллар совет власте елларында рус һәм татар шагыйрьләре арасында әдәби мөнәсәбәтләр күп яклы һәм нәтиҗәле булган дигән фикерне раслыйлар.