Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУСЛАР ҖЫРЫ

Жубан Мулдагалиев,
казакъ шагыйре
Көтеп алган бәхет
Мин Вакытның күрдем туктап калганын, Минутларның, секундларның янганын. Күрдем кояшның кыяга баш куеп Бер мизгелгә тирән уйга талганын.
Ә без ике гашыйк җан тик — ул да мин...
Тойдым бары җанда сөю уйнавын. Кочаклашу я үбешү — кая ул! Кулларына кагылырга кыймадым.
Күзләрне — күз, сөйгән җанны җан таба. Ул вакытны ничек кенә каргама, Изге иде, саф иде ул, зур иде — Кызын-улын сакласа да ата-ана.
һаман әле безнең сөю нур чәчә... Күзләр-күзгә, җаннар-җанга эндәшә. Бәлки шуңа — безнең сөю саф булып Саклангандыр менә шушы көнгәчә.
Мин Вакытның күрдем катып калганын. Кичерсен Вакыт — кайвакыт каргадым, Ут астында атакага киткәндә Туктый Вакыт, җитми кала бер адым.
Кичердем сынавын Әҗәл-җәзаның, Татыдым яшәү ләззәтен, газабын — Шуңа да мин көтеп алган бәхеттән Җырларымны илһамланып язамын.
Чаба Вакыт, күп нәрсәләр үзгәрде.
Җитеп булмас иде булса элгәре. Магнит тотып кемдер йөгерткән сыман Чаба һаман — чаба сәгать телләре.
Инде ул кыз әллә кайда — еракта.
Гомер бара соңгы җырыма таба... Баралмасам, җиткән җирдә калырмын, Оч син, Вакыт, миңа карап туктама!
Күкчә тау җирләре
Үз җир булып тоелырга мөмкин Безгә һәрбер таулы дала иле, Әмма сабый чактан һәр кишәрлек Казакъ җире безгә ана иде.
Әле башта күнекмәгән күзнең Каргавы да мөмкин... Тик мин түгел! Дала халкы әүвәл заманнардан Чүлләрдә дә хәтта итте гомер.
Сусызлыкны сәбәп диючеләр Карап баксыннар бер тирә-юньгә... Шаулап тора болын кылганнары Гүзәл Батмак-Дала күлләрендә.
Яманлап, я мактап булмый илне Я бер, я бер ягын алып: Нәрсә булыр иде тамчы судай Охшаш булса халык белән халык.
Гасырлардан килгән гүзәллеккә Гөнаһ булмас, әйе, бер күз ату... Муллык белән ташып, түгелеп тора Күкчәтауның бөек табигате.
Кеше күрсен өчен киңлекләрне, Күр, мәһабәт таулар күтәрелгән! Таратырга сагышлары барга — Иксез-чиксез гүзәл киңлек биргән.
Иркен киңлекләрне сугарырга Болытлары мул яңгырлар ташый, Чөнки монда биек таулар аша Җир белән күк алган туганлашып.
Көн тарата, төн тарата исеп Татлы чәчәк исен дала җиле.
Дымлы керфекләрдә зәңгәр караш — һәр чишмәсе бага, һәрбер күле.
Киңлекләрдә бәйрәм итәр өчен Кышлар үз вакытын көтеп -ала. Ә җәйләрнең кайнар сулышлары Кызлар сулышыдай өтеп ала.
Кышлар узып, язлар узып китә, Бар табигать өлгерүгә бара... Җитә вакыт, алтын-сары булып Тук башаклар шаулап дулкынлана.
Күлләр, урман, сулар, болын, кырлар Якты шатлык белән сугарылган.
Бөек Күкчәтауның җирләренә Шатлык тулган бүген, шатлык тулган.
Чирәм җирләр — яңалыклар җире,
Ул бәйрәмнәр җире —
Яңа дөнья!
Иксез-чиксез шушы гүзәллекне
Гомерем буе җырлау язсын миңа.
Бирҗан булу кирәк түгел миңа,
Охшау кирәк түгел Аханга да, Тик бүгенге җырда искә алмый
Китә алмыйм алар хакында да:
Ул акыннар оҗмах теләгәннәр һәм беткәннәр дөрләп, иртә янып. .
Без яшибез менә Күкчәтауның Туфрагында бүген оҗмах табып.
М. ӘГЪЛӘМОВ тәрҗемәләре М. ЛАирмухсин,
үзбәк шагыйре
Йөрәк җылысы
Партиябез, синең белән бергә без — Юл ярабыз таш кыялы үргә без.
Үзбәкстан — туып-үскән җирләрем, Гөлләр исе бөркеп исә җилләрең.
Без белмәдек элек җирнең катларын, Тиңсез хәзинәләр анда ятканын.
Нужа үтсә дә үзәккә — дәшмәдек, Су янында суга сусап яшәдек.
Комсыз байлар, миңрәтеп без — ачларны, Җирнең байлыкларын безгә ачмады.
Син, Партия, ачтың юлны кояшка, Юлбашчы да булдың безгә, юлдаш та.
Җир байлыгы хәзер безнең кулларда, Бохара газ бүләк итә Уралга.
Кабынуын котлап зәңгәр ялкынның, Кулын кыса Урал үзбәк халкының.
Торбалардан элдереп газ елозын Илтә безнең дуслыгыбыз җылысын.
Ташкын сыман ургып ерак төбәккә, Күчә зәңгәр ут йөрәктән-йөрәккә.
Син, Партия — сүнмәс нурлы олы таң, Җитәклисең безне Ленин юлыннан.
Тигез яктыртасың илнең бар ягын, Яңа үргә дәшә синең байрагың!
ю. «к. У.» м П. 145
Зилзилә
Алсу таңның тын бер мизгелендә Астан тетрәп, астан кызды җир... Тынны буды салкын таң һавасы, Бәреп чыкты тәнгә тозлы тир.
Бөтен кала купты, бөтен төбәк, Күтәрелдек кече-олыбыз.
Үз тирәмә җыям балаларны:
— Нәниләрем, тыныч булыгыз!..
Авыруларны, саклап һәлакәттән, Йомшак сүзем белән юатам...
Сүз ул — зур көч! Кирәк икән җанда Яшен яшьни сүздән, туа таң.
Сүз көченә, үз көчеңә ышан, Сөендермә, шыңшып, дошманны. Түземле бул, димен, үз-үземә, Кыю үтә намус кушканны.
Өйләр ава... Тик аумасын кеше!
Ауган йортны була күтәреп.
Яңа Ташкент төзәрбез ил белән Бар дөньяның исен китәреп.
Зилзиләдән өркеп, һушсыз калды Рухы сүлпән, холкы юашлар...
Юк, куяннар түгел, кыю җаннар — Бу көннәрдә безнең юлдашлар.
Без, яралы калам, синең белән, Синең язмыш — минем язмышым. Илдәге бар халык өчен уртак Синең афәт, синең сагышың.
Җир астында тетрәү һаман тынмый, Син борчылма, калам, без — терәк! Ничек кенә илермәсен давыл, Кеше аннан йөз кат көчлерәк.
Гайбәтчеләр шом тараткан саен Ныгый бара иңдә канатлар.
Ил әмерен төгәл үтәдегез, Мең-мең рәхмәт сезгә, солдатлар!
Зур көрәштә туа үлмәс дастан, Зур көрәштә туа батырлар.
Шундый кала тергезербез җирдә — Таң калырлар аңа гасырлар!
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН тәрҗемәләре.