ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
КОММУНИСТЛАР киңәшә
Партия Үзәк Комитетының яшь әдипләр һәм сәнгать
вәкилләре иҗатын кайгырткан карарына җавап
итеп. Татарстан Язучылар союзында яшь каләмнәр
белән эшләү аеруча игътибар үзәгенә куелды.
Союз идарәсе каршында яшьләр белән эшләү өчен
махсус комиссия төзелде, консультация бюросына
тәҗрибәле язучылар беркетелде. Язучылар партия
оешмасының һәм Союз идарәсенең
утырышларында яшьләр белән эшләү мәсьәләләре
әледән-әле тикшерелеп тора.
Язучылар союзы каршындагы партия оешмасының
август ахырында үткәрелгән утырышында шул ук
мәсьәлә куелып, консультация бюросы җитәкчеләре
Илдар Юзе- ев һәм Михаил Скороходовлар доклад
ясады Фикер алышуларда Язучылар союзы
председателе Гариф Ахунов, местком председателе
Абдулла Шәрәфетдинов, язучы Нәби Дәүли, яшь
тәнкыйтьче Мансур Вәлиев һ. б чыгыш ясады.
ЯҢА ТӘРЖЕМӘЛӘР
Мәскәүдәге «Художественная литература»
нәшрияты «Бөтендөнья әдәбияты китапханәсе»
сериясеннән 179. 180 томнарда «Совет поэзиясе»
дигән китаплар бастырып чыгарды
Бу китапларның беренчесенә татар шагыйрьләренең
олы буын вәкилләре Һади Такташ (Л. Мартынов, Р
Моран тәрҗемәләре), Әхмәт Ерикәй (С. Лнпкнн. Б
Ахмадуллина, Е Евтушенко. Я Козловский
тәрҗемәләре), Хәсән Туфан (Р Моран тәрҗемәсе),
Муса Жәлил (С Лнпкнн, Э. Багрицкий, Б Зернит, М
Львов, В Ганиев, Л. Пеньковский. И. Сельвннскнй.
С. Маршак тәрҗемәләре) шигырьләре бирелгән
«Совет поэзиясе» китабының икенчесендә Сибгат
Хәким (Р. Моран. Р Кутуй. Н. Беляев тәрҗемәләре)
һәм Равил Фәй- эуллнн (Р Кутуй тәрҗемәсе)
әсәрләре ур наштырылган туй. Н Беляев һәм Р
Хәкимовлар тәрҗемә иткән. Күләме 5 табак, тиражы
17 мен. Художнигы М В Элькинина.
«Детская литература» нәшрияты Рафаэль
Мостафинның «Муса Жәлил» дигән китабын басып
чыгарды Герой шагыйрьнең балалык һәм яшьлек
еллары турында сөйләгән бу китапның тиражы 50
мең.
Украин телендә «Совет поэзиясе антологиясе»
чыгарга әзерләнә. Украин укучылары бу антология
аша татар халкының төрле буын шагыйрьләре
нжаты белән танышачаклар. Бөек Ватан сугышында
һәлак булган Муса Жәлил, Рәхим Саттар, Әгъзам
Камал. Мансур Гаяз, Фатих Кәрим. Хәйретдин
Мөжәй кебек татар язучылары- ның иҗатына да бу
китапта киң урын биреләчәк.
Алма-Атаның «Казахстан» нәшриятында
философия фәннәре докторы, профессор Касыйм
Бейсембиевның «Казагыстанның иҗтимагый
политик һәм фәлсәфи фикерләр тарихыннан
очерклар» дигән китабы басылып чыкты Бу
китабында автор беренче татар большевистик газета
«Урал»- ның редакторы Хөсәен Ямашев эшчәнлеге-
нә дә киң туктала
«Хөсәен Ямашевның революцион һәм әдәби
публицистик эшчәнлеге революцнон- азатлык
хәрәкәтендә гадәттән тыш әһәмиятле һәм эшлекле
күренеш булды дип әйтергә төпле нигез бар
Большевизмның башланган чорында ук дөньяга
көчле марксист- пропагаиднстны, эшче халкының
азатлыгы кебек бөек эш өчен тормышын корбан ит-
кән кешене, Ленин гвардиясе солдатын биргән татар
иҗтимагый фикеренең гаять зур күтәрелештә
булуына дәлил иде ул»,— дип яза К Бейсембиев.
Мәскәүнең «Советский писатель» нәшрияты
Горький һәм Тукай премияләре лауреаты, шагыйрь
Сибгат Хәкимнең поэма һәм шигырьләрен туплап.
«Врата времен» дигән китап чыгарды. Китапка
Сибгат Хәким биографиясе һәм нжаты турында
кыскача белешмә, шагыйрьнең фоторәсеме урнаш
тырылган Шигырьләрне Р Моран. Р КуСССР
Госстрое каршындагы гражданлык төзелеше һәм
архитектурасы буенча Дәүләт комитеты һәм СССР
Архитекторлар союзы органы булган «Архитектура
СССР» журналының июнь санында «Казан архи-
тектурасының үсеш юллары» дигән зур мәкалә
басылган Мәкаләнең авторы —Архитекторлар
союзының Татарстан бүлеге
председателе Сәйяр Айдаров. Шул ук сандагы
икенче мәкаләне архитектор Г Пи- чуев язган. Ул
«Казанның гомум шәһәр үзәге» дип атала.
Шәһәребездәге торак тезелешләренә багышланган
өченче мәкаләнең авторлары Татгражданпроект
институтының генераль планнар бүлеге начальнигы
Г. Солдатов һәм шул ук институтның баш
архитекторы И. Галинин.
Журналның тышлыгына В И. Ульянов- Ленин
исемендәге Казан дәүләт университетының яңа уку
корпусы, ә эчендә исә шәһәребездә барган яна
төзелешләрдән күп санлы фотолар урнаштырылган.
КЫЗЫКЛЫ ОЧРАШУЛАР
Татарстан Язучылар союзының Г Тукай исемендәге
клубында Башкортстанның халык шагыйре, СССР
Дәүләт премиясе, Станиславский исемендәге һәм
Салават Юлаев исемендәге премияләр лауреаты
Мостай Кәрим белән очрашу булды.
Очрашуда язучылар, шагыйрьләр, әдәбият
белгечләре һәм күп санлы әдәбият сөючеләр
катнашты. Шагыйрь аларга үзенең яңа
шигырьләрен укыды, иҗат планнары белән
уртаклашты, күп төрле сорауларга жа- ваплар бирде
Муса Жәлил һәм жәлилчеләрнек тормыш юлын,
фашистларга каршы көрәшен, герой шагыйрьнең
нжатын өйрәнүче Рафаэль Мостафин Пермь
өлкәсендәге татар теле укытучылары белән
очрашты. Аларны татар әдәбиятындагы яңалыклар
белән таныштырды. Пермь телевидениесыннан чы-
гыш ясап. Жәлил һәм аның көрәштәшләре турында
сөйләде.
Казанның Укытучылар йортында балалар язучысы
Ләбибә Ихсанова белән төрле өлкәләрдән килгән
татар теле укытучылары очрашты. Балалар
әдәбияты, яшь буынны тәрбияләү—сөйләшүнең
төп темасы шул иде. секциясе житәкчесе Флүн
Мусин Әгерже районында булды һәм район
укытучылары белән очрашты.
Казанда балалар өчен чыгарыла торган «Ялкын»
журналы редакциясе Польшадан килгән
кунакларны кабул итте. Рус телен өйрәнүче поляк
укытучылары Татарстан тарихына, язучылар,
художниклар һәм сәнгать эшлеклеләренең
хезмәтенә кагылышлы күп сораулар бирделәр.
Журнал редакциясенең әдәби хезмәткәрләре—яшь
шагыйрьләр Фәннур Сафин, Хәйдәр Гайнетдннов
һәм Эльмира Шәри- фуллиналар кунакларны үз
нжатлары белән таныштырдылар.
Куйбышев, Тольятти. Новокуйбышевск
шәһәрләрендә татар халкының бөек шагыйре
Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль
кичәләр булып узды
Г Тукай әсәрләре нигезендә төзелгән әдәби-
музыкаль композицияне «Ялкынлы яшьлек»
ансамбле башкарды. Бу ансамбль менә 8 ел инде
Куйбышев шәһәре В И. Ленин исемендәге металл
коючылар заводының Культура сарае каршында
эшләп килә. Аның чыгышларын һәркайда яратып
карыйлар.
Северодвинск шәһәренең 12 нче номерлы урта
мәктәбендә «Кызыл канәфер» исемле яшь
жәлилчеләр клубы эшләвен журналыбызның
элеккерәк саннарында язган идек.
Җәй айларында. Муса Җәлил исемендәге татар
дәүләт опера һәм балет театры Северодвинск
шәһәренә гастрольгә килгәч, яшь һәм өлкән буын
жәлилчеләрнек кызыклы очрашулары булды.
Укучылар «Алтынчәч» һәм «Җәлил» операларын
зур кызыксыну белән тыңладылар.
Ижевск шәһәрендә, Бөек Октябрьның 60 еллыгына
багышлап, совет әдәбияты бәйрәме уздырылды.
Берничә көнгә сузылган бу бәйрәмгә күрше
республикалардан, өлкәләрдән төрле милләт
язучылары, шагыйрьләре чакырылган иде. Алар
завод-фаб- рикаларда эшчеләр белән очраштылар,
М Горький исемендәге ял паркында чыгыш
ясадылар. Бәйрәмдә Татарстаннан шагыйрь Роберт
Мпңнуллнн катнашты. Ул әлеге әдәби кичәләрдә,
очрашуларда, шулай ук Ижевск телевидениесендә
чыгышлар ясады.
Татарстан Язучылар союзының тәнкыйтьчеләр
секциясе тәнкыйтьчеләрнең әдәбият сөючеләр
белән очрашуларын һәм аларга хәзерге әдәбиятның
актуаль мәсьәләләре турында сөйләүләрен
планлаштырган иде. Шушы планны үтәү йөзеннән
тәнкыйть Мәскәүдә ВЦСПС органы булган «Вы-
сота» журналы каршында оеш\ <н Бөтенсоюз эшче
әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышы булды.
Берләшмәнең күптәнге члены, Үзбәкстан
Журналистлар союзы премиясе лауреаты. Муса
Җәлил һәм аның көрәштәшләренең тормыш юлын
өйрәнүче Исхак Зәбиров үзенең яңа эзләнүләре һәм
табышлары турында сөйләде «Жәлил белән янәшә»
дигән китабы белән таныштырды, берләшмә
членнарының сорауларына җаваплар бирде.
КҮРГӘЗМӘ ЗАЛЛАРЫНДА
Казан Художниклар йортында Свердловск
художнигы Николай Григорьевич За- сыпкинның
күргәзмәсе булды Бер айга якын вакыт эчендә аны
меңнәрчә казандылар карады.
Зеленодольск шәһәрендә Рәшит Имашев - нын
рәсемнәр күргәзмәсе булды. Күргәзмәгә рәссамның
живопись һәм график әсәрләре куелган иде.
Рәшит Имашев актив эшләүчеләрнен берсе:
китапларга рәсемнәр ясый, газета редакцияләренен
кушуы буенча республикабыздагы төзелешләргә,
авыл районнарына бара. Ләкин аның яратып
эшләгәне— портрет жанры. «КамАЗ» темасына
эшләүчеләр берләшмәсенә кергән Рәшит язган
портретлардан Социалистик Хезмәт Герое Борис
Новолодский, СССР Верховный Совет депутаты
Рәис Сәлахов, Резеда Рафикова. татар әдәбияты
классигы Габдулла Тукай, шагыйрь Хәсән Туфан
пор^ретла рыи тамашачылар аеруча яратып
карадылар. Гражданнар сугышы темасына ба-
гышланган «Хәбәр», «Хушлашу», «Очрашу»
картиналары да уныш казанды
Үзенен, эшләрен Рәшит Имашев Октябрь нын 60
еллыгына багышлаган иде.
Республикабызда икенче мәртәбә инде эстамп
күргәзмәсе булып үтте Анда куелган плакатларны
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклеләре И.
Язынин, Е. Киселева. художниклардан И
Колмогорцева, И Закиров, Э. Ситдиков һ. б.
эшләгән иде Бу плакатлар КПССның XXV съезды
карарларының тормышка ашуын, шәһәр һәм авыл
хезмәткәрләренең удар эшләрен, алдынгы
тәжрибәләрен пропагандалауда зур роль уйныйлар
ФӘННИ ЭКСПЕДИЦИЯ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г
Ибраһимов исемендәге тел. әдә бият һәм тарих
институты этнографлары «Татар халкының
этнографик атласы»н төзергә әзерләнәләр. Шул
максаттан чыгып, Идел буенда яшәүче барлык
татарларның традицион һәм хәзерге көнкүреш, жир
эшкәртү культурасы, йорт-жир жиһазлары, бизәнү
әйберләре һ б. бөтен бер программа белән өйрәнелә
башлады. 1980 елларга хәтле бу атласның фәнни
нигезе тупланып бетәргә тиеш булганлыктан, шул
максатны тормышка ашыру өчен, Казан
этнографлары хәзер фәннн экспедицияләргә
чыгалар
Быелның жәендә тарих фәннәре кан ли даты Рәмзия
Мухамедова жнтәкчелегеидә ге бер бригада
республикабызның Сарман, Мөслим. Тукай
районнарының кайбер авылларында булып, бай
материал туплады. Этнографларның икенче бер
группасы тарих фәннәре кандидаты Полдыз Муха-
метшин жнтәкчелегеидә Куйбышев өлкәсендәге
татар авылларын өйрәнде
АРХИВ ТУЛЫЛАНА
СССР Фәннәр академиясе Казан филна лы Г
Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих
институтының фәнни архивы зур саклагычка
әверелә бара Бүгенге көндә архивта Ь4 фонд һәм
коллекция саклана. Алар үз эченә 10 меңиән артык
эшне берләштерәләр. Анда татар әдәбиятының кү-
ренекле вәкилләре Г Тукай. .4. Җәлил, Г.
Ибраһиме?.. М. Гафури, Ф Әмирхан, С. Рәмиев, М
Колый, һ Такташ, Г Камал, К. Тинчурин Г
Коләхметов. Г Кутуй, К Нәжми, Ф Бурнаш. Г
Бәширов. М Гали, 3. Бәшири. Н Думави һ. б.. фән
эшлеклеләре СССР Фәннәр академиясенең член-
корреспонденты В А. Богородицкий, Ш. Мәржани,
К. Насыйри. Н И Воробьев, Н. Ф Калинин. Н Ф
Катанов. М X Кор- бангалиев, Ш А Рамазанов. С Г
Вахидов, Г. В. Юсупов. X Г Гыймади һ б., сәнгать
эшлеклеләре С. Габэши. 3 Солта- нов һ б нын
фондлары бар Моннан тыш архивта ин соңгылары
— XIX гасыр азагына караган бер меңнән артык
борынгы кулъязма китаплар саклана.
Фәнни архивның әһәмияте инде күптән республика
чикләреннән чыкты Монда Идел, Урал буе. Урта
Азия республикаларыннан һәм өлкәләреннән.
Мәскәү һәм Ленинградтан, Украина һәм башка
жнрләр- дән килгән тикшеренүчеләр үзләрен
кызыксындырган материаллар табалар Чит ил-
ләрдән килгән кунаклар да архивка кермичә китми
Соңгы вакытта архив саклагычына тагын бай гына
материаллар кабул ителде Алар арасында М
Җәлилнең архив материаллары да бар. М.
Җәлилнең әле дөнья күрмәгән шигырь, сәхнә,
тәржемә әсәрләре, либреттолар, элек билгеле
булган әсәрләренең вариантлары, язучының шәхси
документлары. хатлары бар Шулай ук күптән түгел
генә РСФСРның һәм Татарстанның атказанган
артисты Зәйнн Солтановның архив материаллары
керде Аларны институтка Ш. Рахманкулов бүләк
итте Аида татар театры тарихы һәм теориясе буенча
очерклар, рецензияләр, 30 лап артистка
характеристика һәм үз куллары белән язган
автобиографияләре бар
Быел гына да институтның фәнни архивына 200 дән
артык борынгы гарәп, фарсы. иске татар телендәге
кулъязма кабул ителде Шуларның 50 ләбен
Автомотосөю челәр бөтенроссия ирекле
җәмгыятенең Татарстан республика советы
директоры И А. Батырев тапшырды Алар бу китап-
ларны шимбә өмәсе вакытында оешма ур нашкан
йорт подвалыннан тапканнар
Архив фондын борынгы кулъязмалар белән баетуга
әдәбият секторы хезмәткәрләре Ш Абилов. Ә
Шәрипов. М Әхмәтжа- новлар зур өлеш кертәләр
ҮЗЕШЧӘННӘР ЧИТ
ИЛЛӘРДӘ
Казан Төзүчеләр культура сараеның халык бию
ансамбле Прагада үткәрелә торган традицион
Тынычлык һәм дуслык бәйрәмендә катнашты
Мәскәүдә хезмәт ияләре үзешчәннәренең
Бөтенсоюз фестивалендә Зур Алтын медаль белән
бүләкләнгән бу коллективның чыгышларын
прагалылар зур кызыксыну белән карадылар
Минзәлә районының Халык жыр һәм бию ансамбле
Польша шәһәрләре — Варшава. Краков, Шешов.
Закопане һәм 1912—1914 елларда Владимир Ильич
Ленин яшәгән Пороняно шәһәрләрендә күп санлы
концертлар бирде
Мннзәләлеләрне һәрканда көчле алкышлар белән
каршыладылар, поляк яшьләре белән очрашулар
аеруча жанлы һәм эчтәлекле үтте Якташларыбыз
Поронино шәһәрендә бөек юлбашчыбызның музей-
йор- тын зур дулкынлану белән карадылар нага,
Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм
балет театрының опера солисты Камил Нургали
улы Якуповка Татарстан АССРның атказанган
артисты дигән мактаулы исем бирелде.
Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Г
Камал исемендәге татар дәүләт академия
театрының баш художнигы Мөэмин Гали улы
Сутюшевка РСФСРның атказанган сәнгать
эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.
Түбән Кама шәһәренең «Нефтехимик» культура
сарае каршындагы «Яшьлек» бию ансамбле
Болгария һәм Румыниядә концертлар бирде һәм
сәнгатебезне пропагандалауда зур уңыш казанды.
ХЕЗМӘТКӘ — ХӨРМӘТ
Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен һәм
70 яшь тулу уңае белән язучы Гариф Гобәй (Г. Ill
Гобәйдуллин) Октябрь Революциясе ордены белән
бүләкләнде
Тынычлыкны яклау эшендә актив катнашканнары
өчен Тынычлыкны яклаучыларның Совет
Комитеты язучы Мирсәй Әмирне һәм шагыйрь
Зәки Нурины Мактау грамотасы белән бүләкләде.
Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм
60 яшь тулу унае белән язучы Рәйсә Гыйннят кызы
Ишморатова КПСС өлкә комитеты һәм ТАССР
Министрлар Советының Почет грамотасы белән
бүләкләнде.
Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен
Казан дәүләт курчак театры артистлары Галия
Садыйк кызы Таһнрова- га һәм Гәүһәр Ярулла
кызы Шәрифулли- Совет музыка сәнгатендәге
хезмәтләре өчен Габдулла Тукай исемендәге татар
дәүләт филармониясенең симфоник оркестры
артистлары Рәмзие Хәнипович Гайсннга һәм
Владимир Васильевич Праченкога Татарстан
АССРнын атказанган артисты дигән мактаулы
исем бирелде.
Совет сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен
Татарстан АССР Министрлар Советы Телевидение
һәм радиотапшырулар комитетының телевидение
дикторы Иркә Шаһибәк кызы Сакаевага Татарстан
АССРның атказанган артисткасы дигән мактаулы
исем бирелде.
Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен
Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт
филармониясенең симфоник оркестры дирижеры
Равил Әнвәрович Мартыновка Татарстан
АССРнын атказанган сәнгать эшлеклесе дигән
мактаулы исем бирелде.
Республикабыз хезмәт ияләрен коммунистик рухта
тәрбияләү эшендә күрсәткән хезмәтләре өчен
Татарстан АССР Министрлар Советы Телевидение
һәм радиотапшырулар комнтетынын
радиотапшырулар дикторы Мәрьям Ислам кызы
Арсла- новага Татарстан АССРның атказанган
культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.