Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАНЛЫ ЮБИЛЕЙНЫ КАРШЫЛАП


Иҗтимагый фәннәрне тагын да үстерү һәм коммунизм төзүдә аларның ролен күтәрү буенча соңгы елларда партия күргән чаралар, коммунистик җәмгыять төзүдәге бай тәҗрибә, партия ясаган фәнни ачышлар һәм гомумиләштерүләр, ниһаять, илебез тормышындагы зур юбилейлар, аерым алганда Бөек Октябрь социалистик революциясенең 60 еллыгына әзерләнү һәм аны тантаналы төстә үткәрү республикабыз га-
• лимнәренең иҗади активлыгын бермә-бер көчәйтеп җибәрде Татарстан тормышының төрле якларына, үткәненә һәм хәзергесенә багышлап ел саен чыгарыла торган җитди тикшеренүләр, китаплар — шуның бер күркәм чагылышы. Соңгы елларда дөнья күргән кайбер китапларга кыскача гына тукталып үтик. Ышануыбызча, ул китаплар язучылар һәм әдәбият сөючеләр өчен дә кызыклы.
ТАТАРСТАН ПАРТИЯ ОЕШМАСЫ ТАРИХЫ ОЧЕРКЛАРЫ. Үзгәртелгән, тулыландырылган икенче басма (рус телендә). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1973. 711 бит.
Татарстан өлкә партия оешмасы — Коммунистлар партиясенең иң өлкән җирле оешмаларыннан берсе. Аның тамырлары узган гасырның 80 нче елларында Н. Е. Федосеев оештырган беренче марксистик түгәрәкләргә барып тоташа. Мәгълүм булганча, укучы һәм студент яшьләрнең марксистик түгәрәгендә В. И. Ульянов үзенең революцион эшчәнлеген башлап җибәрә.
РСДРПның Казан комитеты 1902 ел азагында оеша. Шуннан башлап бу җирле сешма данлы юл үтә. Аның тарихы белән без шактый тулы төстә «Татарстан партия оешмасы тарихы очерклары» дигән коллектив хезмәт аша 1962 елда танышкан идек. 10 елдан артык вакыт узгач, әлеге монографиянең икенче басмасын кулга алдык.
• Әлеге басма, беренчедән, соңгы елларда ирешелгән уңышлар, марксистик-ленинчыл теориянең иҗади казанышлары базасында иҗат ителгән. Икенчедән, кыска гына вакыт эчендә тарихның мөһим проблемалары, бигрәк тә Татарстанның совет чоры тарихы мәсьәләләре буенча төпле монографияләр, брошюралар, җыентыклар дөнья күрде. Әлеге басма әнә шул гомумиләштерүләр һәм нәтиҗәләр белән баетылган. Өченчедән, тикшеренүләрнең документаль базасы да шактый киңәйде. Документ һәм материалларның яңа җыентыклары басылды. «Очерклар»ның икенче басмасы яңа чыганакларны һәм фактларны да «эшкә җиккән». Дүртенчедән, әлеге китапта беренче басмага карата чыккан рецензияләрдәге тәнкыйть фикерләре исәпкә алынган. Бишенчедән, Татарстан партия оешмасы беренче басма чыкканнан соң бай тормыш белән яшәде, коммунистик төзелешнең хәзерге чорында яңа тәҗрибә туплады. Икенче басма өнә шул бик кыйммәтле тәҗрибәне дә яктырта.
Китапны иҗат итүгә республикабызның актив эшләүче, җәмәгатьчелек тарафыннан танылган тарихчылары тартылган. «Очеркларига 1883—1972 елларда Татарстан партия оешмасы тарихына караган төп вакыйгалар хроникасы, гаять бай библиогра-
• фия, исемнәр күрсәткече кушымта итеп бирелгән.
Күмәк, монография Татарстан партия оешмасының, партия Үзәк Комитеты җитәкчелегендә, социалистик һәм коммунистик тезелеш этапларында җәмгыять тормы
шының барлык өлкәләрендәге күпьяклы оештыру, идея-политик һәм идеологии эшен яктырта. Партия оешмаларының патша самодержавиесенә, буржуаз стройга каршы һәм пролетариат диктатурасы өчен фидакарь көрәше бай фактик материаллар җирлегендә калку итеп күрсәтелә. Әлеге мәсьәләләрне яктыртканда авторлар партия оешмасының җирле һем милли үзенчәлекләрне исәпкә алып эш итүен даими күздә тоталар.
Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң Совет властен урнаштыру һәм ныгыту өчен көрәштә, гражданнар сугышы һәм чит ил интервенциясе вакытында хезмәт ияләрен сыйнфый дошманнарга каршы көрәшкә туплауда өлкә партия оешмасының роле ачып бирелә. Социалистик индустрияләштерү, авыл хуҗалыгын коо- перативлаштыру һәм культура революциясе кебек социалистик төзелешнең гомуми закончалыкларын тормышка ашыруда партия оешмасы тоткан урын китапта калку чагылыш тапкан. КПССның ленинчыл милли политикасын эзлекле төстә тормышка ашыруда Татарстан партия оешмасының ролен ачуга аеруча зур игътибар бирелгән.
Бөек Ватан сугышы елларында республика хезмәт ияләрен дошманга каршы көрәшкә туплау — өлкә партия оешмасы тормышында иң якты сәхифәләрнең берсе. Китапта аның бу чордагы эшчәнлеге киң чагылыш тапкан.
Монография безне партия оешмасының нык үскән социализм шартларындагы эшчәнлеге, республиканың экономикасын һәм культурасын үстерүдә аның җитәкчелеге, шул җитәкчелекнең юнәлешләре һәм формалары белән җентекләп таныштыра.
Китапта социалистик һәм коммунистик төзелешнең барлык этапларында Татарстан партия оешмасының әдәбият-сәнгать өлкәсендә партия политикасын тормышка ашыру, художество иҗатын активлаштыру, аның югары идеялелеген һәм сәнгатьле- леген тәэмин итү, иҗат интеллигенциясенең идея һәм профессиональ дәрәҗәсен күтәрү, аның максималь эшләве өчен тиешле шартлар тудыру өлкәсендәге фидакарь эшчәнлеге дә киң яктыртыла.
Әлеге хезмәт белән танышкач, без социализм һәм коммунизм өчен көрәшнең иң мөһим закончалыгын — җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә партия җитәкчелеге зарурлыгын тирәнрәк төшенәбез, һаман саен партиянең роле арта баруын, аның халык мәнфәгатьләрен иң төгәл гәүдәләндерүче иң алдынгы политик көч булуын аңлыйбыз.
Ф. Ә. Т а б е е в. ЯҢА ҮРЛӘР ЯУЛАП (рус телендә). Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1974. 272 бит.
Бу китапта КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Ф. Ә. Табе- ев тугызынчы бишьеллыкта республикабыз ирешкән казанышларны барлый, унынчы бишьеллыкта үтәләсе бурычларга, хәл кылынасы проблемаларга туктала. Автор тугызынчы бишьеллыкның коммунизмның материаль-техник базасын төзүдә мөһим этап икәнлеген раслый һәм КПССның XXIV съезды билгеләгән төп социаль-эконо- мик бурычларның уңышлы үтәлгәнлеген канәгатьләнү белән билгеләп үтә. Узган бишьеллыкта Татарстан хезмәт ияләре зур уңышларга ирештеләр. Китапта бу җәһәттән түбәндәге фактлар китерелә: промышленность продукциясен реализацияләүнең бишьеллык планы срогыннан элек —1975 елның 8 декабренә үтәлде, бишьеллык азагына планнан тыш 458 миллион сумлык продукция алынды. Промышленность җитештерүе күләме пландагы 41,1 урынына 49,4 процентка артты. Халык киң куллана торган товарлар ике тапкыр күбрәк җитештерелде. Хезмәт җитештерүчәнлеге пландагы 25,7 урынына 33,1 процентка үсте. Промышленность продукциясе үсешенең 75 проценты хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү исәбенә алынды.
Узган бишьеллыкта партиянең экономик политикасында җитештерүнең нәтиҗә- лелеген күтәрү, хуҗалык итүнең интенсив алымнарына күчү үзәк проблема булганлыгына басым ясап, Ф Ә. Табеев нәтиҗәлелекне тәэмин итүче факторларга, аерым алганда фән-техника казанышларын производствога кертү, продукциянең сыйфатын яхшырту, планлаштыру һәм экономик стимуллаштыруны камилләштерү кебек факторларга конкрет мисаллар китереп тәфсилле анализ ясый. Аннары автор авыр индустрия тармакларындагы, шул җөмләдән машина төзелеше, нефть, нефть-химия, энергетика өлкәсендәге эшләрнең торышына аерым-аерым туктала, капиталь төзе-лешкә махсус бүлек багышлый. Машина төзелеше тармагының узган бишьеллыкта-
гы эш« турында сөйләгәндә, Ф. Ә. Табеев КамАЗ төзүнең колачын сурәтләүгә тиешле урын бирә.
Китапта авыл хуҗалыгында ирешелгән казанышлар, хәл ителәсе проблемалар лаеклы урын алган, авыл хуҗалыгы производствосын специальләштерү һәм концентрацияләү мәсьәләләренә зур игътибар бирелгән.
Халык хуҗалыгының барлык тармакларын кызу темплар белән үстерү, әлбәттә. ♦ бишьеллыкның төп бурычы — хезмәт ияләренең тормыш хәлен тагын да яхшырту, с тормыш дәрәҗәсен күтәрү бурычын хәл итүгә буйсындырылган. Автор, шуны күздә тотып, тугызынчы бишьеллыкта социаль өлкәдә ирешелгән үрләрне калку итеп күрсәтә. Тормыш хәленең төп күрсәткече булган милли доходның 90 проценты хезмәт х ияләренең тормыш хәлен яхшырту максатларына тотылган. Эшче һәм хезмәткәрләр- * нең уртача эш хакы тугызынчы бишьеллыкта 20 процентка арткан һәм 146 сум, ә 3 җәмәгать куллануы фондларыннан да файдалануны исәпкә алсак, 198 сум тәшкил Е иткән. Татарстан колхозларында колхозчыларның уртача айлык эш хакы 83 сумга җиткән, ягъни 1970 ел белән чагыштырганда 31 процентка арткан. Күңелне сеенде- 3 рерлек мондый фактларны китаптан күп табарга мөмкин.
Хезмәтнең соңгы бүлеге Татарстан экономикасын уңышлы үстерүнең төп шарты 3 булган партия җитәкчелеге, аның күпьяклы оештыру һәм тәрбия эшен күрсәтүгә ~ багышланган. Халык хуҗалыгы бурычларын хәл итүдә, совет кешеләрендә югары =1 әхлак сыйфатларын формалаштыруда, аларны фидакарь хезмәткә туплауда автор ф әдәбият һәм сәнгатьнең дә гаять зур роль уйнавын билгеләп үтә. «Бу өлкәдә безнең - республикада, — диелә китапта, — меңнән артык иҗат работнигы эшли. Соңгы еллар- 5 да алар шәһәр һәм авылдагы социаль-экономик үзгәрешләрне, совет кешесенең о югары мораль сыйфатларын тирән һәм дөрес гәүдәләндергән байтак әсәрләр иҗат л иттеләр. Алар иҗатында совет җәмгыяте тормышының актуаль проблемаларына һаман зуррак борылыш ясала». «Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, — дип дәвам итә л Ф. Ә. Табеев, — киләчәктә дә халкыбызга лаеклы әсәрләр иҗат итәргә бурычлылар. et Аларның иҗаты — совет кешеләрен Ватаныбызның тагын да чәчәк атуы хакына яңа = хезмәт һәм иҗат батырлыкларына рухландыручы бетмәс-төкәнмәс рухи чыганак». о
Шул рәвешле, әлеге китапны укып-өйрәнеп. республикабызның экономик куе- Ч тен, тугандаш халыклар гаиләсендә партия һәм хөкүмәтебезнең кайгыртучанлыгын * тоеп аның һаман югарырак үрләр яулавын күзалларга мөмкин.
М. Ф. Вәпиев. ФӘН БИЕКЛЕКЛӘРЕНӘ. Татарстанда фәннең үсеше турында (рус телендә). М., «Советская Россия» нәшрияты, 1975. 175 бит.
Без фән-техника революциясе колач җәя барган чорда яшибез. Фән тормышыбызның барлык өлкәләренә үтеп керә. Ул турыдан-туры җитештерүче көчкә әверелә. Нык үскән социализм шартларында фәннең җәмгыять тормышында тоткан урыны янә дә әһәмиятлерәк була бара. Фән казанышларын социалистик стройның өстенлекләре белән бергә кушу — нык үскән социалистик җәмгыятьнең бер закончалыгы.
Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң безнең илдә фәнне үстерү өчен бетен шартлар тудырылды. Бу эшкә барлык милләт һәм халык вәкилләре лаеклы элеш кертәләр. Фән милли кысалар белән чикләнми, ул чын-чыннан интернациональ характерда.
КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф. Вәлиевның әлеге китабы Татарстанда фәннең үсеше, аның теп юнәлешләре һәм тенденцияләре турында.
Автор элеккеге Россия империясенең артта калган бер төбәгендә Совет власте елларында фәннең киң колач җәеп үсүе процессын илдә тормышка ашырылган ти- ронтен социаль үзгәрешләр, ленинчыл милли политиканы эзлекле үткәрү, тугандаш халыкларның хезмәттәшлеге, социализмның халыкның рухи көчләрен уятып-куэгатыл җибәрүе нәтиҗәсе буларак күздән кичерә.
Китап революциягә кадәр Казан губернасында фәннең торышына кыскача сәяхәт белән ачыла. Әлеге бүлектә царизм куйган киртәләргә дә карамастан, фәннең байтак өлкәләрендә әһәмиятле тикшеренүләр алып барылуы турында сөйләнелә, безнең төбәктә фәнне үстерүдә, мәгърифәт таратуда Казан университетының роленә басым ясала. Автор, табигать фәннәренең төрле юнәлешләре, терле фәнни мәитеп-
ләр, шуларны җитәкләгән энтузиаст галимнәр турында кызыклы мәгълүматлар бирү белән беррәттән, гуманитар фәннәрнең хәленә дә караш ташлый, И. Хәлфин, К. На- сыйри, X. Фәезханов, Г. Мәхмүтов, Ш. Мәрҗани кебек татар галимнәренең әдәбият, тел, тарих фәннәрен үстерүгә керткән өлешенә туктала. Әмма, М. Ф. Вәлиев бик хаклы рәвештә билгеләп үткәнчә, фәнне үстерү, аның казанышларын халыкка хезмәткә кую өчен бөтен мөмкинлекләрне бары социализм гына тудырды. Автор партия һәм Совет дәүләтенең халык интеллигенциясен, аерым алганда фән хезмәткәрләрен әзерләү, халык мәгарифен, югары мәктәпне үстерү буенча күргән эшлекле чараларын анализлый, шул чараларны тормышка ашыруның күркәм нәтиҗәләрен күрсәтә. Соңгы елларда, бигрәк тә нык үскән социализм шартларында, фәнне үстерүгә аеруча игътибар бирелү ассызыклана. Менә кайбер мәгълүматлар: Татарстанда хәзер 12 вуз, ике институт филиалы, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы, 70 кә якын фәнни-тикшеренү һәм проект институты бар. Аларда унике мең ярым югары квалификацияле белгеч, шул исәптән бер академик, ике член-корреспондент, 3300 дән артык фән докторы һәм кандидаты уңышлы эшли. Сигезенче бишьеллыкта гына да Казан вузларында 100 гә якын докторлык һәм 1000 нән артык кандидатлык диссертациясе якланды.
Китапта әйтелгәнчә, фәннең һәр өлкәсендә Татарстан галимнәренең үз мәктәпләре, үз традицияләре бар. Республикабыз галимнәре фәннең фундаменталь теоретик проблемаларын эшләү белән беррәттән, халык хуҗалыгы ихтыяҗларын канәгатьләндерүне дә күздә тоталар, фән белән җитештерү арасындагы союзның ныгуы турында кайгырталар.
Гуманитар фәннәр, аерым алганда әдәбият фәненең үсешен күзәткән урыннар да махсус игътибарга лаеклы. Совет әдәбият белгечләре алдында СССРдагы милли әдәбиятларның үсүе һәм бер-берсен баетуы процессын, яңа тарихи гомумилек — совет халкының барлыкка килүендә аларның ролен, социалистик реализм теориясенең актуаль мәсьәләләрен өйрәнүнең әһәмиятен күрсәтеп, М. Ф. Вәлиев Татарстан әдәбият белгечләренең бу җәһәттән башкарган эшләрен барлый, күренекле галимнәрне, аларның хезмәтләрен атый.
Кыскасы, бу китап иҗтимагый тормышның мөһим бер өлкәсе булган фән мисалында социалистик стройның өстенлекләрен, культура революциясе, ленинчыл милли политика нәтиҗәләрен бай фактик материал нигезендә дәлилле итеп пропагандалый.
М. 3. Тутаев. ТАТАРСТАНДА ХАЛЫК МӘГАРИФЕНЕҢ ҮСЕШЕ (рус телендә]. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975. 204 бит.
М. Ф. Вәлиев китабында сүз фән турында барган булса, Казан дәүләт педагогия институты профессоры М. 3. Тутаевның монографиясе Татарстанда халык мәгарифен үзгәртеп кору һәм үстерү мәсьәләләрен тикшерүгә багышланган.
Мәгълүм ки, мәгарифне социалистик нигездә үзгәртеп кору һәм үстерү — культура революциясенең бик әһәмиятле состаа өлеше. Автор проблеманы пролетариатның революцион көрәшендә культураның урыны һәм роле турындагы В. И. Ленин тәгълиматы белән бәйләп өйрәнә, аның бу өлкәгә карашын, партиянең программ документларын аңлата. Бу, әлбәттә, хезмәтнең югары теоретик дәрәҗәсен тәэмин итә.
Партия һәм Совет дәүләтенең халык мәгарифен үзгәртеп кору буенча күргән чараларын бәян иткәнче, М. 3. Тутаев Октябрь революциясенә кадәрге хәлгә күз ташлый. Патша самодержавиесе, татар һәм башка халыкларга карата экономик һәм милли изү политикасы үткәреп, аларны караңгылыкка һәм наданлыкка дучар итәргә омтылды. Китапта шундый мәгълүматлар китерелә. 1897 елда халык санын алу буенча Россиядәге 126 миллион кешенең нибары 26,5 миллионы укый-яза белгән. Казан губернасында һәр 1000 кешегә 179 укый-яза белүче туры килгән. Аның каравы, губернада 1438 кабак, 680 чиркәү, 1890 мәчет булган, поплар һәм муллалар саны укытучылардан алты тапкыр артып киткән. Мәгариф ихтыяҗларына җан башына 12,5 тиен акча тотылган.
Автор хаклы рәвештә исбатлаганча, бары Октябрь революциясе генә милли культуралар үсеше өчен иксез-чиксез мөмкинлекләр ачты. Китапта халык мәгарифен үз-
гартеп кору һәм үстерүдә партиянең җитәкчелек роле, аның эш формалары җентекләп ачып бирелә. Халык мәгарифен идарә итүнең яңа органнарын булдыру, про- фессиональ-техник һәм югары белем бирү системасын тамырдан үзгәртү буенча партия һәм дәүләт күргән чаралар, шуларның нәтиҗәләре яңа фактик материаллар нигезендә калку итеп күрсәтелә.
Халык мәгарифе олкәсендәге культура революциясе ленинчыл милли политика- ♦ иы тормышка ашыру белән тыгыз бәйләнештә ачыла һәм бу — безнең төбәктә халык мәгарифе үсешендәге аерым үзенчәлекләрне билгели.
М. 3. Тутаев бик бай чыганаклар җирлегендә 1917—1940 елларда республикабызда халык мәгарифенең үсешен дүрт чорга бүлеп тикшерә, әлеге процессны бөтен баскычлары һәм мөһим детальләре белән күз алдына китереп бастыра.
Партиянең даими кайгыртуы һәм җитәкчелеге нәтиҗәсендә Татарстан кыска гына вакыт эчендә тоташтан укый-яза белә торган республикага әверелде Бездә төрле формаларда 827 мең кеше белем ала һәм белемен күтәрә. Вузларда һәм техникумнарда 100 меңнән артык студент укый, алар 50 дән артык милләт вәкиле. Беренче курсларда укучы студентларның 40 процентка якыны — татарлар Уку-укытуның барлык төрләре буенча әнә шундый кызыклы мәгълүматлар китерелә китапта.
Татарстан халык мәгарифенең сугышка кадәрге чорын җентекләп өйрәнгән бу галимнән әлеге өлкәнең нык үскән социализм шартларындагы торышын һәм закон- д чалыкларын ачкан яңа хезмәт көтәсе кала.
В. Белокопытов, Н. Шевченко. КАЗАН УРАМНАРЫ АЛАРНЫҢ ИСЕМЕ БЕЛӘН АТАЛГАН. Төзәтелгән, тулыландырылган икенче басма (рус телендә). Казан, °- 1977. 400 бит. ч
Шәһәр урамнарының исемнәре. Алар күп нәрсә турында сөйли. Беренче чиратта, шәһәрнең данлы тарихы, аның революцион, сугышчан һәм хезмәт традицияләре турында. Исемнәрен республикабыз башкаласы Казан урамнары йөрткән күренекле кешеләр турындагы очерклар җыентыгы белән инде 1973 елда танышкан идек. Китапның авторлары журналистлар В. Белокопытов һәм Н. Шевченко басмага кереш сүздә: «Безнең гасыр — ашкын темплар гасыры. Бу китап язылганда яңа урамнар барлыкка килде, аларга яңа исемнәр кушылды. Вакыт узар, һәм ул геройлар турында яңа китап иҗат итәрләр», — дип язганнар иде. В. Белокопытов тарафыннан әзерләнгән һәм быел, юбилей елында, чыккан икенче басманы әлеге фаразның тормышка ашырылуы дип санарга була.
Илебез һәм республикабыздагы революцион хәрәкәтнең атаклы эшлеклеләренә багышланган очерклар, мөгаен, уңышлырактыр. Мисалга С. М. Киров, Г. Ш. Ольке- ницкий, М. Вахитов, М. Ә. Әхтәмов турындагы язмаларны аерып күрсәтергә мөмкин.
Казанның байтак урамнары әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең исемнәрен йөртә. К. Насыйри, Г. Тукай, Г. Камал. Г. Ибраһимов, С Сәйдәшев, X. Әбҗәлилов һ б Китапта алар турында да мәгълүматлар бар.
ЗӘМОВ ф ДАНЛЫ ЮБИЛЕИНЫ КАРШЫЛАП
Хезмәтнең йомгак өлешендәге нәтиҗәләр һәм гомумиләштерү исә аеруча зур әһәмияткә ия. Автор яңа культура һәм социалистик мәгариф системасын үстерүдә партиянең җитәкче ролен ышандырырлык итеп күрсәтә, милли культураларның бер- берсенә йогынтысы, бер-берсен баетуы социалистик культура үсешенең гомуми закончалыгы икәнлеген исбатлый.
Казан — борынгы шәһәр. Аның тарихы гасырлар белән исәпләнә. Еллар агышы аның йөзен, рухын үзгәрткән саен урамнарының да исемнәре яңара, заманлаша бара. Шул ук вакытта урам исемнәрендә һәр чорның үз эзе кала,
Казанда 1400 ләп урам бар. Аларның озынлыгы 813 километрдан артып китә. Китапка исемнәре урамнарга бирелгән күренекле революционерлар, галимнәр әдә- бият-сонгать эшлеклеләре хакында очерклар тупланган. Билгеле, авторлар Казан турында язылган төрле хезмәтләрдән, архив материалларыннан киң файдаланганнар, ә кайбер эшлеклеләрнең биографияләрен эзләнү-тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкларга туры килгән.
Журналистларның бу китабы хезмәт ияләрен революцион, сугышчан һәм хезмәт традицияләре рухында тәрбия итүгә лаеклы өлеш кертер, шәһәребез тарихы, революцион хәрәкәт, фән, культура тарихы белән кызыксынучыларга белешмә материал булып хезмәт итәр.
Р. И. Нәфыйков. МУЛЛАНУР ВАХИТОВ (тарихибиографик очерк). Төзәтелгән һәм тулыландырылган икенче басма. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975. 224 бит.
Хезмәт ияләрен азат итү өчен көрәштә катнашкан күренекле революционерларның тормыш юлы — яшь буынны социализм эшенә, коммунизм идеалларына тугрылык рухында тәрбия итүдә иң яхшы мәктәп. В. И. Ленин революциягә кадәр үк яшь эшчеләрне И. В. Бабушкин кебек революционерлар үрнәгендә тәрбияләү зарурлыгы хакында искәрткән иде. Безнең көннәрдә дә тәрбия эшендәге бу юнәлешнең әһәмияте артканнан-арта бара. Бу эшкә тарихчы галимнәр дә лаеклы өлеш кертәләр.
Татарлар арасында революцион хәрәкәт һәм алдынгы иҗтимагый фикер үсешен, аның күренекле эшлеклеләрен армый-талмый өйрәнүче галим Р. И. Нәфыйковның эч рус революциясендә актив катнашкан, В. И. Ленинның көрәштәше, Совет дәүләте комиссары Мулланур Вахитовның тормыш һәм көрәш юлын чагылдырган әлеге китабы нәкъ менә яшь буынга үрнәк булырлык каһарманның героик образын гәүдәләндерә. Без авторның М. Вахитовка багышланган хезмәтләре белән таныш идек инде. Әмма ул җитди эзләнүләрен дәвам итә, яңадан-яңа материаллар, фактлар таба. Нәтиҗәдә, безнең кулда — М. Вахитов турында эчтәлекле тарихи-биографик
Китапның кереш бүлегендә М. Вахитов кебек каһарманнарның тормыш юлын өйрәнүнең әһәмияте күрсәтелә, темага кагылышлы әдәбиятка төпле анализ ясала, ачыклыйсы мәсьәләләр куела. Кереш бүлекнең янә бер кызыклы ягы шунда: автор документаль чыганакларны бик җентекләп барлый, аларны бер-берсе белән чагыштыра, теге яки бу фактны ахыргача ачыклау максаты белән әледән-әле киң җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, автор күп мәсьәләләргә аныклык керткән, күп мәсьәләләрне яңача куйган.
Китапның беренче бүлегендә Р. И. Нәфыйков яңа фактлар нигезендә М. Вахитовның дөньяга карашын формалаштыручы факторларга киң туктала, беренче революцион адымнарын сурәтли, аның Татарстан һәм бөтен Россиядәге революцион хәрәкәт белән күпьяклы элемтәләрен ачыклый.
Икенче бүлектә М. Вахитовның Февраль революциясе чорындагы эшчәнлеге яктыртыла. Аның бу вакыттагы киң колачлы революцион эшчәнлеге Мөселман Социалистлар комитеты белән бәйле. Аның җитәкчелегендәге бу революцион оешма милләтче буржуазиягә каршы, бердәм агым теориясенә каршы килешмәүчән көрәшеп, татарларда сыйнфый аерымлануны тизләтте, революциядә пролетариатның җитәкчелеген тәэмин итүгә булышты, хезмәт ияләрен революцион һәм интернационалистик рухта тәрбияләүдә зур эш башкарды.
Монографиянең соңгы, өченче бүлегендә М. Вахитовның Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соңгы эшчәнлеге сурәтләнә. Билгеле ки, М. Вахитов Мөселман эшләре комиссары. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе председателе сыйфатында В. И. Ленинның турыдан-туры җитәкчелеге астында эшли. Р. И. Нәфыйков үзенең хезмәтендә «В. И. Ленин һәм М. Вахитов» темасының әһәмиятле аспектларын ача. Шул ук вакытта комиссариатның татар-башиорт хезмәт ияләре арасында алып барган күпьяклы пропаганда һәм оештыру эше анализлана, бу эштә М. Вахитовның роле ачык күрсәтелә.
Хезмәтнең кыйммәте шунда, аерым кешенең эше бөтен татар тормышындагы, бөтен ил тормышындагы революцион хәрәкәт фонында ачыла. Шуңа күрә дә шәхси биография гомуми, иҗтимагый вакыйгаларның фокустагыдай чагылышы булып алга килеп баса.
Р. И. Нәфыйков китабының публицистик рух белән дә сугарылган булуы олы революционерның язмышы хакында тирән кайгыртучанлык белән өртелүе игътибарны тагын да ныграк җәлеп итә.
К. Ә. Н әҗипова. ТАТАРСТАНДА ПРОМЫШЛЕННОСТЬНЫ НАЦИОНАЛИЗАЦИЯЛӘҮ |1917—1921) (рус телендә). Мәскәү, «Наука* нәшрияты. 1976. 312 бит.
Социалистик революциянең, капитализмнан социализмга күчүнең төп закончалыкларыннан берсе — җитештерү средстволарына капиталистик милекне юкка чыгарып, социалистик милек урнаштыру. Бу закончалыкны промышленностьны социалистик национализацияләү юлы белән тормышка ашырырга мөмкин. Татарстанда әлеге мөһим чара ничек үткәрелгән, аның нинди үзенчәлекләре булган? Монографиядә әнә шушы сорауларга җавап бирелә.
Казан губернасы промышленносте уртача үскән губерналар рәтенә кергән. 1917 елның беренче январена кадәр Казан губернасы фабрика-завод инспекциясенә буйсынган предприятиеләрнең саны буенча Россиянең Европа өлешендәге 47 губерна арасында 20 нче, фабрика-завод эшчеләре саны буенча 22 нче урында тора. 1913 елда Татарстан территориясендә 20 промышленность предприятиесе була.
К. Ә. Нәҗипова промышленностьны национализацияләүнең беренче адымы буларак продуктларны җитештерүгә һәм бүлүгә эшче контроле урнаштыру проблемасын тикшерә. Эшче контроле фабрика-завод комитетлары йөзендә Октябрьга кадәр ук барлыкка килә һәм Татарстандагы байтак предприятиене колачлый. Автор Казан партия оешмасының фабрика-завод комитетлары белән элемтәсен, аларга ярдәмен ассызыклап күрсәтә. Социалистик революциядән соң эшче контроленең роле һәм әһәмияте дә үзгәрә. Ул югарырак баскычка күтәрелә, социалистик революция бурычларын хәл кылу өчен көрәш формасына әверелә. Эшче контроле промышленностьның туктаусыз эшләвен тәэмин итеп кенә калмыйча, хуҗалыкка җитәкчелек итүнең яңа алымнарын үзләштерү мәктәбенә дә әйләнергә тиеш була.
Автор Татарстанда промышленностьны национализацияләү процессын тәфсилләп анализлый, аның үзенчәлекләрен дәлилли, әһәмиятен ача, мәсьәләне үзеннән элегрәк тикшергән галимнәрнең нәтиҗәләренә ачыклыклар, төзәтмәләр кертә.
Промышленностьны национализацияләүгә керешкәнче экономик органнар оештыруга зур игътибар бирелә. Пролетариат диктатурасының экономик политикасын тормышка ашыручы орган буларак халык хуҗалыгының югары Советы һәм җирле совнархозлар оештырыла. К. Ә. Нәҗипова аларның структурасын, функцияләрен, эшчәнлек юнәлешләрен һәм формаларын күп санлы яңа документлар белән дәлилләп ачып бирә. Аннары автор промышленностьның төрле тармакларында национа-лизацияләүнең ничек гамәлгә ашырылуын күрсәтә. Әдәбият-сәнгать эшлеклеләре һәм әдәбият сөючеләр өчен шунысы кызыклы булыр: монографиядә полиграфия промышленностен халык милкенә әверелдерү процессы киң яктыртылган. Бу тармакта национализацияләү 1917 елда башлана, 1921 ел башына дәүләт карамагына күчкән типографияләрнең саны 28 гә җитә. 1921 елның маенда полиграфия промышленностен национализацияләү төгәлләнә. Нәтиҗәдә, реакцион матбугат материаль базадан мәхрүм ителә. Әлеге база совет матбугатын һәм китап бастыру эшен юлга салырга, аларны халыкка хезмәткә куярга җирлек тудыра.
Китапта шулай ук дәүләт милкенә күчкән предприятиеләр белән идарә итү, продукцияне җитештерү һәм бүлүгә учет-контроль урнаштыру, социалистик дисциплина өчен, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен көрәш, кадрлар әзерләү кебек мәсьәләләр киң яктыртылган. Монография бай библиография һәм таблицалар белән тәэмин ителгән.
К. Ә. Нәҗипова. Татарстанда промышленностьны национализацияләүнең 1921 елда төгәлләнеп, экономиканың яңа законнар буенча кызу темплар белән үсүен, чәчәк атуын, социалистик хуҗалык итү системасының өстенлекләрен дә күрсәтә. Әлеге хитапны укып, илебезнең бүгенге экономик куәте чыганакларына тирәнрәк төшенәбез. социалистик системаның өстенлекләрен калкурак итеп күз алдына китерәбез.