Логотип Казан Утлары
Очерк

БЕР ДИСТӘ МИФТАХЕТДИНОВЛАР


ызык кына бу дөнья: юлга чыктыңмы — кешеләр белән очрашасың. Очрашасың да дуслар булып аерылышасың. Минем поезд да станцияне артта калдырып һәм бергәләп юл кыскарткан дус-иш- ләрне алып китеп барды. Соңгы вагоны әнә генә бормада югалды. Хәзер анда агачлар гына чайкала. Алар килгән кунакны сәламли кебек тоела. Бәлки китеп барган дусларны озатып шулай итәләрдер. Хәер, яшел җиләннәре үзләре белән, ни кылсалар да була.
Ә мин, юл кешесе, күксел тузан сырган автомашина кабинасына, мыек та төртмәгән шофер янына кереп утырдым. Егетнең теле бик юма да, бик чарлы да булып чыкты. Сораша, сөйли. Тәмам үз итте, мин дә яратырга өлгердем. Шофер егет белән очраштым — тагын дус табылды. Хәзер үз итеп сорашам:
— Сезнең авылда нинди осталар яши?
— Ипи үстерүчеләр.
— Тагын?
— Музыкалы гаилә бар. Бөтенесе дә скрипкәдә өздерә. —Ул, га-җәпләндеме икән дигән сыман, миңа күз төшереп алды. Аннары өстәп куйды:— Тагынмы? Тагын скульптура әсәре иҗат итүче һәвәскәребез бар. Кеше сынын коеп куя.
Хәзер инде сорарга да кирәкми. Шофер егет тәмам ачылып китте, авылының үзенчәлеге, байлыгы, тормышы турында ләззәтләнеп сөйли:
— Янә безнең Чынлыда казлар бик күп. Унбиш меңгә җитә диләр. Дүрт көтүгә туплап көтәбез. Ә сезнең каз көтүе күргәнегез бармы?
Ул җавап та көтмәде, үз алдына хихылдап куйды.
— Бездә казлар күп, ә Бизнәдә кызлар...
Район советы башкарма комитеты председателе Аркадий Владимирович Николаев белән сөйләшкәндә тузанлы машина кабинасында шо-
ОЧЕРКЛАР
фер белән шушы әнгәмә искә төште. Башлык кеше Татар Бизнәсе авылына барырга жыена икән. Җитәкченең авылда эше бетмәс, билгеле. Ләкин ул мине бүтәнгә ымсындырды.
— Татар Бизнәсендә тагын бер хатын Герой ана исеменә лаек булды. Мифтахетдиновлар семьясында Котларга кирәк булыр үзен,— диде райбашкарма председателе, Указны күрсәтеп. Шофер әйткән ♦ авыл ләбаса, кызлары, бала-чагасы күп жир. Күрәсе иде ул бай төбәкне, ишле гаиләләрнең тормышын карыйсы иде. Эшле дә, ашлы да, шатлыклы дадыр андый семьялар.
Ымсынуым, күңел жилкенүем Аркадий Владимировичка иреште бугай. Ул мине үзе белән алды. Кызыклы очрашуга өметләнеп юлга чыктык.
Иген өлгергән чак. Юлы да басулар аша сузылган. Карап баруы бик күңелле. Арышны теземнәргә салып киткәннәр. Күпер кебек ята. Люцерна печәнен жыеп эскертләргә өйгәннәр. Борчак басуында тузан күтәреп комбайннар эшли. Уңышы ничек икән?
Шактый бардык. Машина калкулык өстенә килеп чыкты. Аста авыл жәйрәп ята. Елганың ике ягына урнашкан.
— Татар Бизнәсе,— диде шофер гидлар кебек итеп.— Елгасы да Бизнә атлы.
Карасана, таныш елга ләбаса бу. Чувашстанг.ың Шымыршы урман-нарында йөрүем искә төште. Җәелеп һәм шаулап аккан су кичкән идек. Очлары күккә тигән наратлар арасында бик матур иде ул. «Бизнә елгасы» диделәр. Менә кайдан агып килгән икән ул. Җыры мондагы челтер чишмәләрдән, камышлы инешләрдән башлана икән. Авыл аның нәкъ шул аһәнен тыңлау өчен ярына, тугаена утыргандыр да инде. Мәктәпне дә аның чишмәле ярына салганнар, агачлар арасына сыенган биналары бик матур күренеп тора. Мондагы кешеләр үз авыллары белән мактаналардыр. Хәер, туган жире турында беркем дә яман сүз әйтмәс!
Аркадий Владимировичның эше шактый күп булып чыкты. Мәшә-катьләнеп йөри торгач кич житте. Көтү кайтты. Тын торган урам беркавым ду килеп алды. Авыл өстенә әчкелтем күксел тузан күтәрелде. Бу — кичке авылның матурлыгы, аның тормышында һич артык булмаган бер бизәк иде.
Мифтахетдиновларга барырга жыенабыз. Өйләрен югары очта диделәр. Малай-шалай күрсәтеп үк бирде. Бер яклы урамның башында ук чишмәле чокырга койрык белән утырган йорт. Тәрәзәләре өйлә кояшына караган. Тәрәзә каршысында киң басу жәелеп ята. Еракта, офык сызыгы булып, урман күренә.
Урыс капканы шыгырдатып ачабыз. Безне яшь кенә хатын-кыз каршылый. Чибәрлеге бөтен. Чәчен, юл салып, ике якка тараган. Сөйкемле күзләре өстендә кыз-кыркын хыялланган нечкә кыйгач кашлар. Бите тигез булып кояшта янган, йөзенә бик килешле. Күлмәгенең жин- нәрен сызганып жибәргән: эш кешесе булуы сизелеп тора. Герой ананың. мөгаен, олы кызыдыр.
— Исәнмесез!
— Бик әйбәт әле. Әйдәгез, узыгыз!
— Әниегез өйдәме?
Кыз дигәнебез күзен тутырып безгә карый. Йөзендә гажәпләнү билгесе күренә.
— Бәй, минем әни күптән үлде ич инде.
Хәзер без аптырап калдык. Аркадий Владимирович миңа, мин ана карыйм. Менә көлкегә каласың булса. Тәки йортны бутаганбыз. Миф- тахетдиновлар урынына әллә кемгә килеп кергәнбез түгелме? Бу малай-шалайга ышанып эш итсәң...
МӘРДИ РАФИКОВ ф БЕР ДИСТӘ МИФТАХЕТДИНОВЛАР
— Гафу итегез. Безгә монда Герой ана семьясы тора дигәннәр иде. Мифта хетдиновлар.
— Бәй, Герой ана мин булам ич инде. Рәйсә мин, Мифтахетдинова.
Кем уйлаган шулай килеп чыгар, бу яшь хатын ун бала анасы булыр дип. Янадан сүз башладык.
— Исәнмесез! Герой ана исеме бирелү белән чын күңелдән котлыйбыз үзегезне, иптәш Мифтахетдинова. Тормышыгыз тигез булсын, ул- кызны батыр итеп үстерегез!
— Котлавыгыз өчен дә рәхмәт, теләгегез өчен дә.— Рәйсә рәхәт бер елмаеп куйды. Аннары, алдан кыстамавына уңайсызланган сыман, куллары белән болдырга күрсәтеп сөйли башлады:— Бәй, ник монда басып торасыз әле. Өйгә керегез. Хәзер чәй куеп җибәрәм. Әле оланнар белән яңа гына басудан кайттык. Борчак чабарга барган идек. Дүрт гектарны ялт иттердек. Сабагы галәмәт озын. Уңышы әйбәт чыгар.
Аны тыңлый-тыңлый болдырга күтәреләбез. Ә күз алдында басу җәйри. Аның бер кишәрлегендә киек казлар кебек тезелешеп Мифта- хетдиновлар борчак чаба. Ана кеше, чалгысын җайлы гына селтәп, алдан бара. Эшләгәндә сүз кирәкми, оланнар чалгыны әниләре кебек тотарга, теземне тигез итеп салырга тырышалар. Ана кеше үз үрнәге белән өйрәтә оланнарын, бер-береннән калышмаска күнектерә. Тәмам ныгымаган беләк өчен озын сабаклы борчакны егуы авырдыр. Аның каравы, әни белән бергә. Авырлыгы онытылыр, рәхәте күңелгә сеңәр. Алар өчен чын тормыш менә шунда башлана. Аналары юкка гына барын да басуга җыеп килмәгән. «Өйрәнсеннәр, хезмәт тәмен татысыннар, ул тәм тормышта һәрчак кирәк булачак»,— дигәндер. Ә әниләр сүзе йөрәккә ята ул, рухны нык канатлы итә.
Тагын Рәисәгә карыйм. Аның битен кояш нурлары менә кайда сыйпаган икән. Ул балаларына дәрес биргән. Тормыш дәресе, хезмәт дәресе?
Иркен верандага үтәбез. Стенага ранжирлап элгечләр кагылган: бер, ике, өч... Аста аяк киемнәре: дүрт, биш, алты... Тузанлы кием өйгә керми — тәртибе шул. Пөхтәлек, чисталык үрнәге. Ана шулай күнектергән. Оланнарның һәркайсы эш киемен буе җиткән элгечкә элә. Иң өстәгесе әлегә буш. Бригадир әтиләре — Әсәдулла — әле эштән кайтмаган. «Җәзбә таягы» белән борчак җирен үлчәп йөридер, я комбайнчылар янында кайнашадыр. Кайткач, ппнжәген югарыдагы элгечкә, Рәйсә киемнәре белән янәшә элә, җиңел түфлиен идәнгә, пинжәге астына куя. Ә иң түбәндәге элгеч буш түгел инде. Анда — Рәшит күлмәге, эшләп кайткан, тирле күлмәк. Ул — дүртенче классны бетергән малай — басуда эшләүчеләргә чишмәдән салкын су китереп торган. Борчак чабучы әнисенә дә илткән, бригаданың бүтән кешеләренә дә. Җиңел арбага җигелгән җирән кашка белән басуны аркылы-торкылы иңләгән. Шулай нәни башы белән икмәк басуында хезмәт әлифбасының беренче битен ачкан, гомергә күңелендә калырлык рәхәт кичергән.
Бусагадан атлаганчы ук гаилә тормышы белән күпмедер танышырга өлгердек. Файдалы хезмәтне яшәү кагыйдәсенең башына күтәргәннәр Мифтахетдиновлар, аңа егәрлек, шатлык, бердәмлек, куәт мәгънәсе биргәннәр. Рәйсә ханымны тыңлаганда чорыбызның олы педагогы Надежда Константиновна Крупская сүзләре искә төшә. «Балаларны кече яшьтән шулай тәрбияләргә кирәк ки, алар бергәләп яшәргә һәм эшләргә өйрәнсеннәр». Ә ул тәрбия стенага беркеткән шушы гади элгечтән дә башланадыр, баланы тулы, җанлы тормыш белән яшәргә һәм эшләргә күнектерүдә ата-ана өчен вак-төяк юктыр. Олы тормыш, дөньяга шатлыклы караш үзе менә шушы вак-төяктән бөреләнәдер. Тәпи баскан бөтен балаларын урак өсте басуына алып барган ана үз күңелендә әлеге яшәү кагыйдәләрен йөртә һәм сөекле оланна
рына күчерергә телидер. В. Г. Белинский әйткәнчә, тәрбия — бөек эш: аның белән кешенең язмышы хәл кылына.
Безне өйдә хәйран тамаша көткән икән әле. Бусагадан атлавыбыз булды — бала-чага сырып алды: бер дистә Мифтахетдиновлар. Алты малай, дүрт кыз. Бишектән төшеп яңа тәпиләгән шомырт күзле (тьфү- тьфү, күз тимәсен!) Зөлфиягә тикле каршыга баскан. Сәламлиләр, ♦ кызык итеп, олыларча, кул бирәләр, туктаусыз «Исәнмесез, абый»ны кабатлыйлар. Ие, борынгылар дөрес әйткән, ишле гаиләдә ятсыну юк. Өстәл янына ук чакыралар.
Утырган идек, тагын сырып алдылар. Бер-берен бүлдереп сорашалар: кайдан килдегез, нишләп йөрисез, сез торган җирдә ниләр бар? Җавап биреп кенә өлгер.
— Без,— ди Аркадий Владимирович,— әниегезне котларга районнан килдек. Әниегезгә Герой исеме бирелде.
Бүлмә гөр итеп алды. Аннары кызларның берсе, кулын чәбәкләп, тавышны басты:
— Туктагыз, үзем әйтәм. Беләбез, әни турында әти гәзитеннән укыдык.
Шаяртып куям:
— Сез шулай газета да укыйсызмыни?
— Укыйбыз, укыйбыз.
Теге кыз, мине тыңлагыз дигән сыман, мәктәптәгечә, кулын күтәрде.
— Тәзкирә, Шәүкәт, Рәшит, Әмир «Яшь ленинчы» һәм «Ялкын» алалар. Наил, мин, Камил зурлар инде. «Татарстан яшьләре»нә язылдык.
— Ә әтиегез газетасы нинди?
— Әти үзе дә дәү, газетаның да дәвен, «Социалистик Татарстан»ны алдыра, белергә теләсәгез. Чүпрәледә чыккан газетаны да укый. Әни белән бергә укыйлар.
Шушы балаларның йотлыга-йотлыга сөйләүләрен тыңлыйбыз, ә күз алдыма бүгенге картлар килеп баса. Алар бот чаба, «хәзерге яшьләр белеп туа»,— диләр. Белмичә, бер семьяга әнә никадәр газета-журнал килә. Олысына да, кечесенә дә бар. Шул матбугат белән йортка нихәтле яңалык, хәбәр керә. Бер гаиләдә укучылар конференциясе, дискус- сия-фәлән, кичә үткәрерлек.
Картлар сүзенең тагын бер мәгънәле ягын искәрәм. Патша Россиясе Татар Бизнесе крестьяннарына томаналыктан, ачлык-хәерчелектән үзгә бер нәрсә дә бирмәгән. Тормыш ямен белмичә, сыкранып яшәгәннәр. Тик аларны Бөек Октябрь, Совет власте гына хәерчелектән, ялангачлыктан тартып алган һәм бүгенге шатлыклы тормышка китергән. Теләсә кайсына кер — муллык бөркелә. Октябрь биргән таза тормыш Герой ана семьясында да ачык чагыла. Монда җәмгыять сулышы, аның йогынтысы бөтен яктан үтеп кергән. Гаиләдә алты укучы, дүрт комсомолец. Үзе бер оешма. Пионерлар да, октябрят та бар. Менә нинди ячейка Мифтахетдиновлар семьясы! Комсомол җыелышы, пионер сборы үткәрергә, тәртип, әхлак, уку турында уртага салып сөйләшергә була. Гаиләгә бу байлыкны да Совет власте биргән.
Монда мохтаҗлык юк. Хезмәтле йортта, бүгенге шартларда, аның ни икәнлеген дә белмиләр. Урамга чыгып чапкан балалар чыр-чуы басылгач, Рәйсә белән шул темага гәп сатып алабыз.
— Ишле семья — тамаклы семья, диләр бит. Кыенлыгы сизелмиме?
— «Ашлы семья» дип тә әйтәләр,— ди Аркадий Владимирович, мина кушылып.— Таза эшлиләр, ипле ашыйлардыр.
— Анысы бар,— ди Рәйсә елмаеп.— Үсә торган чаклары, пешереп кенә өлгерт. Әле кичә генә тугыз дәү икмәк салган идем, өч көнгә
МӘРДИ РАФИКОВ ф ВЕР ДИСТӘ МИФТАХЕТДИНОВЛАР
җитмәс,—Аннары шунда ук шаяртып ала: — Икмәк пешерү өчен генә дә елга йөз пот он чак була. Оланнар, шөкер, эшләгәндәгечә таза ашыйлар.
Ананың ярым шаяртып сөйләгән бу сүзләрендә чиксез шатлык сизелә, аның «ашасыннар, ныгып үссеннәр, ризыкка кытлык юк» дигән фикерен тоясың. Шул хакта төпченсәң, мөгаен, җавабы да әзер: «Күп итеп шикәр чөгендере үстерәбез, балалар белән бүтән эшләрдә катнашабыз. Оланнарның һәркайсы кул арасына керә, яшьтән үк икмәклек эшли»,— дияр.
Төпченү артык. Рәйсә табынны үзенчә «сүтә»:
— Шикәрне, дөрес, нормага салдык. Ирек бирсәң, гел икмәк белән шикәр түшиләр, көнгә биш кило җитми. Ә хәзер норма: семьяга көнгә бер кило, вәссәләм.
Бер килограмм... Елга егерме өч потка якын. Менә нинди ишле гаиләнең табыны! Сөт-катык, ит-май, яшелчә дә күп тотыла. Шуңа күрә дә ана шатлык белән: «Мохтаҗлык юк!»—ди. Элеккеге бизнәлеләрнең төшенә дә кермәгәнне бүген гади нәрсә итеп сөйли. Ничек алга киткәнбез, никадәр үскәнбез!
Стена буйлап караватлар тезелгән, һәркайсында мамык мендәр» кулдан чиккән җәймә. Малайларның бүлмәсе аерым икән. Җыештырырга гына өлгер. Иркә бала үстергән аналарның зарын хуплардай буласың. «Әле ярый икәү генә, ун булса нишләр идем?»—дип әйткән икән бер хатын. Исемә төшкән шул сүзләрне Рәйсәгә ирештерәм. Ул күзләрен тутырып, кашын сындырып миңа карый, менә хәзер: «Ул хатын безнең авылныкы түгелдер. Бездә бүлнискә чапмыйлар, бала да яраталар, сәламәт тә яшиләр».— диләр төсле. Кырык яшенә кадәр ун бала тудырган һәм кызлар чибәрлеген саклаган хатын шулай әйтергә хаклыдыр да. Ләкин Рәйсәнең үз сүзе бар. Ул сынган кашын турайтып» йөзенә элеккеге ягымлылыгын сирпеп җибәрде дә:
— Әле ярый унау булганнар, ике белән ни эшләр идем,— диде шаяртып.
— Аңласаң — аңла, төшенмәсәң — авызыңа су кап та мәгънәсен- төшендергәнне көт. Ә мәгънәсе бик гади: аз балалы семьяда күп эш ата-ана җилкәсенә төшә, ә ишле гаиләдә йорт эшләрендә балалар катнаша, бер-берен өйрәтеп, бер-беренә булышып яшиләр. Рәйсәнең кызлары тегә, чигә, ямый белә. Керне дә үзләре юалар, йокы бүлмәсен дә үзләре җыештыралар. Малайлар да үз бүлмәләренә үзләре хуҗа. Йортта эшлиләр, мал-туарга да шефлык итәләр. Ә ата белән ана — остазлар — оста тәрбияләре, тормыш итәргә өйрәтүләре белән гаиләгә шатлык та, муллык та, заманча матур гадәтләр дә китерәләр. Әсәдулла белән Рәйсә ата-ананың шул программасын шактый тулы үтәгәннәр. Ә программа гади һәм зурдан: тәрбия, кешегә аң һәм кирәкле мәгълүматлар бирү белән бергә, аңарда хезмәткә сусау ялкынын дөрләтүне, хезмәттән башка бәхетле тормыш булмавын төшендерүне күздә тота. Без, ата-аналар, балаларны тулы җанлы һәм эшчән, шатлыклы һәм мул тормышка әзерлибез. Герой ана семьясында алгы планга шундый тәрбияне куйганнар.
Ишегалдында күңелле тавышлар ишетелде. Рәйсә бөтен игътибары белән шунда текәлә. Йөзендә чиксез шатлык. Ул нидер әйтте. «Уйнап туйдылар, ахры, кайталар»,— дигәндер, мөгаен. Чөнки шунда ук ашы- га-ашыга табын әзерли башлады. Балалар, шуны сизгәндәй, өйгә кереп тулдылар: бер дистә Мифтахетдиновлар тагын безнең каршыда. Әй, рәхәт чигеп уйнаганнар да инде, йөзләреннән шатлык чәчрәп тора. Әй, син бала чак, бала чак! Иреннәрдә бетмәс елмаю, күңелләрдә җуелмас тынычлык. Кем сагынмас шундый бала чакны, кем хупламас аның уеннарын, шатлыклы тамашаларын?! Кайсыбыз бала чак хати
рәләрен йөрәгеннән чыгарып ташлар?! Булмас андый хәл. Хәзер түгәрәк табында ун чынаяктан хуш исле чәй эчүче кече Мифта хетдинов- лар да канатланырлар, зур хезмәт коллективларына кушылырлар, ә төп нигездә, ата-ананын һәрчак җылы кочагында үткәргән көннәрен, бала чак уеннарын, аның сөйкемле инстинктын күңелләренә якын йөртерләр.
2
Быел, сигез елдан соң, юл тагын Чүпрәле районының «Йолдыз» колхозына китерде. Жан тартты дуслар янына, алар белән кабат очрашырга ашкынды. Кышның тиктормас, кеше сукмагына көртләр салып йөдәтүче шук феврале иде. Фатирга Мифтахетдиновларга туктарга булдым. Анда, өй җылысыннан башка, күңелне эретерлек дуслык җылысы да бар иде. Ул җылы Герой ана семьясында беренче очрашу вакытыннан сакланган иде.
Таныш авыл — Татар Бизнәсе кышкы киемен бөркәнгән Елгасы боз астында, суык зынҗырына илтифат итмичә, тын гына агадыр. Ә ярындагы чишмәсе сыркым куәтенә чыдаша алмыйча, өскә бәргән, урамга боз булып җәелә, гүя кышның үзен сынап карый.
Югары очка күтәреләм. Таныш басу җәелеп ята. Юрганы ак, жөй- ле: механизаторлар тракторлар белән йөреп сырганнар. Югарыдан түбәнгә дә үткәннәр. Аркылыга, урманга таба да узганнар. Ә ул офык читендәге урман яшь егетнең мыегы кебек күренә — кучкыл, сызылып киткән. Янына барсаң, сузан агачлы дәү нәрсәдер әле.
Урыс капканы икеләнмичә ачам дисәм, арттан кычкырып туктаттылар:
— Мифтахетдиновлар яңа йортка күчте, монысында малае тора.
Тәрәзәләре басуга караган бер канатлы урамнан биек өйне күрсәттеләр. Төп йорттан түбәндә, бер нигез аркылы. Ә төп нигезне ата белән ана олы уллары Шамилгә бүләк иткән. Шофер. Өйләнгән. Ике кыз бала үстерә. Яшь гаилә илгә бала, ата-анага шатлык китергән. Ризыклары, тәүфыйклары белән булсын! Бала чак елмаюы иреннәрендә гомергә калсын!
Күңелем белән оныкларга теләк сайлыйм, ә үзем Әсәдулланың яна өй ишеген шакыйм, йортын зур итеп корган: бишпочмаклы, янә тагын үзе бер өй хәтле кушымта. Анысының морҗасыннан төтен ургый. Ташкүмер төтене. Анда пар казаныдыр. Мөгаен, кухня да шунда Хәзер авылда өйләрне шулай корырга тырышалар. Тузаны да читтәрәк, сөреме дә борынны борчымый.
Ишек ачылды. Бусагада тәбәнәк буйлы, киң җилкәле, түгәрәк битле таза ир басып тора иде. Кул биреп исәнләштек. Ул:
— Мифтахетдинов,— диде, үзе белән таныштырып. Бригадир Әсәдулла үзе икән. Теге чагында, Аркадий Владимирович белән килгәч, көтеп ала алмаган идек. Чибәр, ягымлы кеше булып чыкты. «Ачык чырай — такта чәй» диләр ич, эретеп җибәрә. Әсәдулла белән ишектән үк сөйләшә-сөйләшә керәбез. Кызык, гафу үтенә
— Теге вакытта,— ди,— соңгарак калып кайттым шул. Бригадирның эше бетәме соң аның. Кунаклар янына кайтмады дип, күңелегездә авыр йөртмәссез инде шәт.
Мин хуҗаны тынычландырырга итенеп көлеп куям, «андый хәлләр үзебездә дә була» дим
— Аның каравы, бүген иркенләп сөйләшербез. Кич безнеке.— Әсәдулла, шулай дня-дия, өс киемен салырга булыша Үзе Рәйсәне ашыктыра:— Сиңәйтәм, табынны кара, юл кешесе чәй сагынгандыр.
Мул әзерләнгән табын янына утырдык. Рәйсә чынаякларга хуш исле чәй агызды да:
МӘРДИ РАФИКОВ ф БЕР ДИСТӘ МИФТАХЕТДИНОВЛАР
— Сез эчә торыгыз, мин кызларны озатып керим,— дип күрше бүлмәгә чыгып китте. Әсәдулла канәгать елмаеп куйды:
— Авыл клубына концерт куярга баралар.
Ул беравыктан, кадерле нәрсәсен оныткан шикелле искәреп, өстәлгә «Чистай чәен» утыртты, чыраен сыта-сыта касәләргә агызды.
— Нәрсә-нәрсә, ә монысына хирысланып булмады. Биш ел зимагурлыкта йөргәндә дә өйрәнмәдем,— диде гафу үтенгән сыман.— Без Рәйсә белән утыз ел бергә яшибез. Шәһәрдә дә эшләп карадык. Казанда бергә кинопленка фабрикасының нигезен салдык. Әмма хәмергә күңел үсмәде. Шөкер, оланнар да шушы нәмәстәне үз итмәделәр. Эчмиләр дә, тартмыйлар да: чат үзем.
Тыңлавы рәхәт. Шундый атага охшаган балалар бәхетледер. Оланнарын аек акыл белән яшәргә өйрәткән ата-ана олы җандыр. Дөньяның аракысына, тәмәкесенә җирәнеп караган гаилә хәсрәт белми, бәла аны читләтеп үтәдер.
—■ Сез, барса, күтәреп җибәрегез,— диде Әсәдулла.— Без аны табынга кунак-мазар өчен генә куябыз. Ихтыяры.
Өстәл, өстәл! Кем сине аякка күтәргән! Шундый матур сөйләшүләр өчен дә түгәрәк икән ләбаса син! Нигъмәтең янында акыл да тора икән!
Рәйсә керде.
— Киттеләр әле, ни кылып кайтырлар. Үзләренчә бик куанып йөриләр инде.— Ул шатлыгын уртаклашты да тагын чәй белән кыстый башлады. Вареньесын мактал алды. Үз бакчаларында үскән татлы җимештән кайнаткан.
Сүз балаларга күчте. Бер ишесе канатланырга өлгергән, ата-ана җылысын алып мөстәкыйль тормышка киткән. Әсәдулла таныштырып чыга:
— Шамил армиядән кайткач өйләнде, Илмира атлы укытучы кызны алды. Улым шофер булып эшли, күршедә йортлары Камил дә солдатта булды. Хәзер гаиләсе белән Магаданда яши, төзүчеләр бригадиры.
Әңгәмәгә Рәйсә кушыла:
— Кызыбыз Рәфика шахтер егет Фатыйхка кияүгә чыкты. Тулада яшиләр, бик матур торалар.
Әсәдулла берьюлы өч бармагын бөгә:
— Наил белән Әмир — солдатта. Рәшитне дә язга армиягә озатырга торабыз. Әлегә колхозда эшли,— ди солдат атасы эчке бер горурлык белән.— Бүтәннәре укыйлар. Каникулда әниләре белән колхозда эшлиләр.
Таң калам. Мифтахетдиновлар икмәк үстерә. Мифтахетдиновлар кала төзи, завод сала, күмер чыгара. Мифтахетдиновлар ил саклый. Мифтахетдиновлар укый. Бер дистә. Семья байлыгы, ил байлыгы!
Герой ана гаиләсенә көн саен берничә хат килә. Оланнардан, кияү һәм киленнәрдән Рәйсә бүген килгән бер хат алып бирә. Әмир җибәргән. Болай башлана, «Сезки минем өчен якын булган әти белән әнигә, братым Шәүкәткә һәм сеңелләргә кайнар солдат сәламнәрен җибә- рәм...» Җылы язган. Фоторәсеме бар. Десантчы. Гвардия значогын таккан. Горур утыра, батыр карый. Чын совет солдаты! Илен дә, намусын да, Октябрь биргән матур, бәхетле тормышын да аяусыз саклар!'
— Хатны иртәгә язармын инде.— ди Рәйсә үзалдына.
— Хатлар язарга вакыт артамы соң?
Рәйсә бераз гаҗәпләнде булса кирәк, ул миңа тутырып карады.
— Бәй, олан ич ул,— диде аннары.— Оланга ананың һәрчак сүзе бар.
Ие, гаҗәпләнгән, ул «бәй» сүзен шундый чакта гына әйтә бугай. Ләкин бу мизгелдә мин бүтәнне уйлыйм Солдат Мифтахетдинов постта тора, солдат Мифтахетдинов походта йөри, характер ныклыгы, нервлар киеренкелеге таләп ителгән хәрби йомышлар үти. Шул чагында ана кулы белән язылган, анын җылы сүзе-нәсихәте белән тулы хат килеп төшә. Ә әни исен, аның сөйкемле күз карашын, тик аналар гына ♦ сайлый белгән изге теләкне алып килгән хаттан да кадерле нәрсә бармы икән?! Солдат Мифтахетдинов яна көч алгандай була, авыр хәрби хезмәт, мөгаен, җиңеләеп китә.
Рәйсә чәйне яңартып җибәрде. Аннары район газетасын караштырырга кереште. Беравыктан безгә дә яңалык турында хәбәр итте.
— Карале Тәслияне, районда иң алда бара икән. Сыерларыннан никадәр сөт сауган. Молодец!
— Кем Тәслиясе?
— Шәйдуллиннариыкы.
— Булыр, булыр, яшьтән хезмәтне күреп үскән кыз
Мифтахетднновлар шулай гәпләшеп алдылар. Ул сөйләшү минем хәтерне дә уятты.
«Йолдыз» колхозына тәүге килүемдә ишле семьялар турында сүз кузгаткан идек. Бармакларны бөгә-бөгә Герой аналарны саныйбыз Ике кулның бармаклары җитмәде. Болары — тулы кавалер. Ә Герой анага кандидатлар никадәр. Бер колхозла менә ничаклы байлык!
Шунда партком секретаре Харис Шәйдуллин хәйләкәр көлемсерәп әйтеп салды:
— Мин дә Герой ана семьясында яшим ич.
Менә тамаша. Партком секретаре белән азмы-күпме танышлыгым бар. Байтактан эшли. Сугышта да булган: күкрәге тулы орден, медаль Ә монысы яңалык иде. Ишле, хезмәтле семья төзегән. Игенче һәм терлекче, ветфельдшер һәм агроном — бары да бар. Хет бер гаиләдән комплекслы бригада оештыр. Уңганнар да икән, исемнәре бөтен районга киткән. Менә кемнәр үсә хезмәткә нигезләнгән һәм чын тәрбия алган күп балалы семьяда. Сокланып туя алмассың.
Мифтахетднновлар газета белән мавыккан арада өйне күзәтәм. Бай, зәвыклы. Шәһәр квартираларыннан ким төше юк. Тәрәзә каршында басу җәелеп ятмаса, авыл өендә утыруыңны да абайламассың.
Әсәдулла минем төпченеп каравымны шәйләде, ахры, аңлатырга булды:
— Телевизорны колхоз бүләк итте. Бригада белән шикәр чөгендере үстереп беренчелекне яулаган идек. Рәхмәт, хөрмәтләделәр. Бүтәннәре— оланнар бүләге.
Менә ул семьяда балаларны оста тәрбияләүнең кайтавазы. Ул йортка кадерле реликвия, шатлыклы истәлек булып кергән. Әтисенә илле яшь тулгач, Шамил радиола бүләк иткән, өй котлап стенага зиннәтле келәм элгән. Камил яна өйнең түренә сервант куйган. Ә Наил суыткыч белән котлаган яңа нигезне. Бер дистә Мнфтахетдиновларның һәркай- сы ата-ана өенә ямь өстәгән. Нәниләр үзләре атап иҗат иткән кул эшләре белән шатландырганнар.
Әсәдулланы тыңлыйм, ә күңелем шуны кабатлый: һәр гаиләнең нык урнашкан гадәте була. Шул гадәт, мәһабәт агачка көч бирүче тамырлар шикелле, семьяны бердәм, куәтле итә, тормышны бизи, рухны ныгыта. Мифтахетднновлар да бәйрәмнәрдә бергә җыелалар, түгәрәк табында гәпләшәләр. Ул-кыз, ата-ананы хөрмәтләп, күчтәнәчен алып килә, җылы сүзен, мөстәкыйль тормышка, олы хезмәт коллективларына туры юл күрсәткән өчен рәхмәтен калдыра.
Мифтахетднновлар бәхетле. Ләкин кеше дөньяга бәхет өчен генә килми. Бәхете-куанычы үзенә. Ул, уйлап карасаң, үз тормышы белән ■бүтән кешеләрнең тормышын баету, җәмгыятькә ниндидер файда ки
МӘРДИ РАФИКОВ ♦ БЕР ДИСТӘ МИФТАХЕТДННОВЛАР
терердәй мөмкинлекләрен, сәләтен ачар өчен туа. Кешенен бәхете дә, зурлыгы да менә шул сәләтне күрсәтә һәм бүләк итә белүдә. Рәйсә кызларын клубка озатканда да шулай уйлап калдым. Нәни кызлар, бер семьядан өчәү, клубка җыелган кешеләргә нәни генә сәләтләрен бүләк итәргә киттеләр. Ә менә хәзер дөнья каласын алгандай шатланып кайтып керделәр. Рәйсә сикереп үк торды, киемнәрен салырга булыша, үзе шелтәләгән итенә:
— Бигрәк озак тордыгыз, сагынып беттем үзегезне.— Нәниләрнең аркаларын рәхәт бер кагып ала да җайлап сораша башлый:
— Кызык булдымы соң? Оялмадыгызмы? Зурлар да килгән идеме? Кызлар өчәү берьюлы җавап бирәләр:
— Әй, кызык булды да инде!
— Каты итеп кул чаптылар!
— Сәхнәгә чакырып кына торалар!
Баланың шатлыгы ташыганда ана битараф кала алмыйдыр, аның күңеле, үстергән җимеше белән ләззәтләнгән бакчачыныкы кебек, куанычлы хисләр белән тула һәм йөрәккә ятышлы рәхәтлек кичерәдер.
— Сез нишләдегез соң?
— Тәзкирә апа белән Гөлсинә апа биеделәр, җырладылар. Мин шигырь сөйләдем.— Җавапны Зөлфия бирә. Аңа гаҗәпләнеп карыйм. Бик тиз үскән ләбаса. Теге килүемдә бишектән төшеп яңа тәпиләгән иде. Ә хәзер апалары, иптәш кызлары белән концерт куеп йөри. Икенче класслар исеменнән чыга сәхнәгә Рәйсәнең төпчек кызы.
— Нинди шигырь сөйләдең, кызым? Әйтеп күрсәт әле.
— Әй, оялам.
— Кемнән?
Зөлфия шомырт күзләре белән миңа текәлә. Әй сабый, шушы кыланышың белән дә матур бит син. Бу оялуың үзең белән бергә тыйнаклык булып үсәр. Ә тыйнаклык һәр вакыт кирәк. Ул кешене бизи, бигрәк тә кызларны.
Ләкин Зөлфиянең нәни сәләтен монда да күрсәтәсе килә иде. Ул әнисенең итәгенә утырды, колакларына үрелде, юри безгә ишетелерлек итеп пышылдый башлады:
Дөнья белән танышулар Башлана китаплардан. Ленин бабай да көрәшкә Китап тотып атлаган.
Әнисе Зөлфияне чупылдатып үбеп алды.
— Бигрәк матур икән. Кем язган соң аны, кызым?— Нәни кыз аны концертка әзерләнгәндә үк кат-кат сөйләгәндер. Ана кеше үзе дә күңелдән өйрәнеп җиткәндер. Алай да төпчеген, күңелен үсендереп, күккә күтәрергә булды. Зөлфия дә, миннән тартынуын онытып, чаяланып китте.
— Марс абый Шабаев язган. Әле китапның солдат белән бергә су-гышка кергән төше дә бар. Укыйммы?
Шигырьнең калган өлешен итәктән төшеп укыды Зөлфия. Укыды да апаларына ымлады:
— Хәзер алар җырлап күрсәтсен. Ие бит, әни.
Кызларның берсе, уртанчысы, Зөлфиягә авызын турсайтып, күзен шелтәле кыса төшеп карады. Аның күзләре: «Үзең такылда, без кечкенә түгел инде»,— дип әйтә төсле иде.
— Ярар, кызым, үртәмик,—диде Рәйсә.—Абыең интернаттан ялга кайткач җырлатырбыз әле.
— Мин дә шигырь сөйләрмен, әни, яме?
— Сөйләрсез, кызым: син дә, Шәүкәт абыең да. Концертны өйдә куярбыз.
Ә бу чакта телевизор каршына утырган Әсәдулла зәнгәр экрандагы тамашаны онытып, «әртист» кызларына карый иде. Аның йөзендә бала чакның иренгә кунган елмаюын хәтерләткән куаныч балкый
Бер кич. Бай кич. Күңелдә калырлык кич. Барысы да куандыра: тормышлары да, гаиләдә әхлак-тәрбиянең куелышы да. Тормышның һәр мәшәкатен балаларның характерын ныгытуда файдаланалар. Гаиләдә оланнарны әйберләр дә, вакыйгалар да тәрбияли. Ата-ана шулар ярдәмендә күңелгә йогынты ясый
Тормыш төрлесен күрсәтә. Семьяның төрлесе бар. Ләкин язылмаган бер закон: балаларны тәрбияләү — изге һәм житди эш Алар, А. С. Макаренко әйткәнчә, гүзәл гражданнар, яхшы әтиләр һәм әниләр булып үсәргә тиеш. Ләкин бу әле бөтенесе дә түгел: безнең балалар — ул безнең картлыгыбыз. Дөрес тәрбия—ул безнең бәхетле картлык, начар тәрбия — ул булачак кайгы, ул безнең күз яше, ул бүтәннәр алдында, бөтен ил каршында безнең гаебебез.
Тәрбиянең тик шундые хәерле. Мифтахетдиновлар моны нык үзләштергән. Монда бер дистә оланнан чын кешеләр үсә.
Өйдә тын. Тәрәзә артында да уылдау юк. Көрт сөргән жил, мөгаен, аргандыр. Күчереп йөрткән карын Мифтахетдиновлар икмәк үстергән басуда да калдыргандыр. Калдырса, икмәк тагын була инде, өйләргә муллык өстәлә.
Ә иртәгә көн матур булыр, кояшлы булыр. Әсәдулла да «эш күп, иртәрәк торырмынэ диде. Мин дә иртәрәк кузгалырмын Нишләмәк кирәк, язмыш шулай: кешеләр белән очрашасың—дуслар булып аерыласың.
Ә балалар мыш-мыш килеп йоклыйлардыр. Герой ананың бәхетле җаннары! Октябрьның кадерле балалары!
Чүпрәле. 1977 ел