Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛ КҮРСӘТҮЧЕ ЙОЛДЫЗ


лы бәйрәм — Октябрь социалистик революциясенең 60 еллыгы якынлашкан көннәрдә һәр совет язучысы үзенең иҗатын тагын бер тапкыр күздән кичерә, ниндидер йомгаклар ясап киләчәккә планнар кора торгандыр. Бөтен иҗатлары Октябрьдан соңгы чорга туры килеп, аның җылы кояшы астында шытып, шаулап чәчәк аткан язучыларның куанычы аерата зур. Безгә бер нәрсә кон кебек ачык: Октябрь җиңмәсә, без, чүлдәге кылганнар кебек, кибеп беткән булыр идек. Боек Октябрь безне җитәкләде, әдәбиятыбызга юл күрсәтүче якты йолдыз булды.
1936 елгы Конституцияне кабул иткән шатлыклы кеннөр хәтердә уелып калган. Ул эшке инде кырык ел вакыт үткән, тик бернәрсә дә онытылмаган кебек. Хезмәткә, укуга, ялга хокук бирелүгә чиксез шатланган идек.
Инде Октябрьның данлы 60 еллыгы якынлашкан көннәрдә яңа Конституциянең проекты игълан ителде. Күл миллионлы совет халкы аны тагын да зуррак дәрт белән каршы алды. Бу тарихи вакыт эчендә без яңа җәмгыять, кешелек доньясы еле моңарчы белмәгән җәмгыять тозедек. Бу — безнең бөеклегебез һем горурлыгыбыз Шул ук вакытта бу — совет кешесенең дә чын боеклеге, чын горурлыгы.
Әдәбият халыктан башка яшәми, аның чәчәк атуы эчен халыкның барлык рухи көчләре азат булуы кирәк. Буржуаз җәмгыятьтә икеләтә социаль изелү астында яшә-
О
гән кечкенә милләтләр мондый бәхеткә иреш» алмый. Татар әдәбиятының тарихы мең елларга сузылса да, ул бары тик 1905 ел революциясеннән соң гына чынлап торып баш кал-кытты. Әмма революция дулкыны сурелә башлагач, аның яшел үрентеләре дә боегып башларын иделәр. Бәхеткә каршы, бу хәл озакка бармады. Октябрь кояшы чыгуга, бәрәкәтле май аендагыча, барысы да җанланып, терелеп китте.
Коллыктан азат ителгән халык үз арасыннан мәдәният мәйданына яңа талантлар чыгара башлады, ә революциягә хәтле үк яза башлап та иҗат көчләре бөтен куәтенә җәелә алмаган өлкән язучылар исә гүя икенче яшьлекләрен кичерде. Мисалга олы талант иясе Галимҗан Ибраһимовны гына алыйк. Аның «Казакъ кызы», «Безнең көннәр» дигән гүзәл романнары, революциягә кадәр үк язылган булуларына да карамастан. үз вакытында дөнья күрә алмады, полиция бүлмәләре тузанына күмелеп ятты. Бары тии Октябрьдан соң гына алар якты дөньяга чыктылар.
Шундый олы талантларга да юл булмагач, ул чорда яңа күтәрелүче яшьләр иҗатына игътибар итү турында сөйләп тә торасы юк. Кыскасы, яшь талантларны вакытсыз шиңүдән Октябрь гына коткарды, ул гына аларга үсеп китү өчен моңарчы күрелмәгән шартлар тудырды. Шуңа күрә дә без барыбыз да үзебезне Октябрь тудырган әдипләр итеп саныйбыз, һәм без хәзинәбездә булган барлык иҗат җимешләрен халкыбызга бирә алуыбыз белән бәхетле. Бары тик халыкка ирешә алган, халык тор-мышына яраган, ягъни яңаны төзәргә булышкан югары художестволы әсәрләр генә җәүһәрләргә санала ала. Сандык төбендә ятканнары, никадәр зур һәм матур булмасын, алар чын җәүһәр түгел әле.
Мин күп санлы татар язучыларының гади бер вәкиле. Минем барлык әсәрләремә яшәү көчен Октябрь бирде дип әйтә алам. Минем бер генә романым да Октябрь идеяләреннән читтә тормый. Яшьлегемдә мин кешелек бәхете өчен тормышларын аямый көрәшкән батырлар белән мавыктым. Ленин образын гәүдәләндерү — минем иң татлы хыялым иде. Ләкин хыялны чынга әверелдерү җиңел түгел. Башта Ленин нигез салган тормышыбызны төрле яклап чагылдырган әсәрләр язарга, тәҗрибә тупларга кирәк иде. Аннары инде, көчем җитәрлек булса, хыялдагы темага тотынырга. Бу күпме вакыт таләп итәр — әле билгеле түгел иде.
Әдәбият тормыш белән бергә атлый. Теге яисә бу әсәрнең тууын да тормыштан аерып карау мөмкин түгел. Мин хәрби романнар язармын дип уйламаган да идем. Әмма иҗатымның башлангыч чорында ук Бөек Ватан сугышы башланып китте Империализмның удар отряды булган фашизм Бөек Октябрь казанышларын җимерергә, беренче социалистик дәүләтне — Ленин дәүләтен тар-мар итәргә ыргылды. Совет халкы, шул исәптән яшьләр, комсомоллар, бер кешедәй булып, туган илне сакларга күтәрелде. Башкалар белән бергә мин дә фронтка киттем. Без бер нәрсәне яхшы аңладык: туган илебездән башка безгә тормыш та юк, иҗат та юк. Шуңа күрә кол булырга теләмәдек.
Беек Ватан сугышы совет халкының гүзәл җиңүе белән тәмам булды. Әмма дөнья күләм әһәмиятле бу җиңүнең тирән мәгънәсен, зурлыгын аңлау, фашизмны тар-мар итү белән халыкларга иң зур бәхет — тынычлык китерүнең нинди изге эш икәнен төшенү вакыт сорый иде. Аннары сугышны бөтенләй күрмәгән яшь буын да үсеп җитте. Аларга да сугыш турында дөресен сөйләү, халыкның биниһая батырлыгын күрсәтү кирәк иде. Моны, беренче чиратта, без, сугышны күргән язучылар, эшләргә тиеш идек, Кайнар эзләр буенча «Алтын Йолдыз», «Газинур» романнарын яздым. «Алтын Йолдызида үзебез үткән сугышчан юл, ягъни Ватан
намына күраәтнән батыряыи гәүдәләнсә — Алтын Йолдыз иң югары
124
батырлык символы ул, «Газииуряда коммунистлар партиясе тәрбияләп үстергән гади совет кешесенең рухи бөеклеген күрсәтүне бурыч итеп куйдым.
«Газинур» ро аиына тотынуымның икенче сәбәбе дә бар иде. Газинур әд;би герой гына түгел, ул безнең чынбарлыкта яшәгән кеше, коммунист, гаҗәеп батырлыгын да ул аңлы рәвештә эшли, аның батырлыгын үлем ачысы белән йолдыз кебек * атылу дип кенә аңларга ярамый. Үлгәннән соң Газинурның күкрәк кесәсендә Александр Матросовка багышланган листовканың табылуы дөрес факт, язучы уйлап чы-гарган нирсә түгел. Газинур — Октябрь баласы, яңа социалистик җәмгыять батыры. Мондый герой яшь укучыларга бик нык тәэсир итәргә тиеш иде.
Фашизмга каршы көрәшнең интернациональ характерын ачыклау. сугь;шның дөньядагы барлык кешеләргә дә бәла гына китерүен күрсәтү теләге белән «Мәңгелек кеше» романын яздым. Аның да төп геройлары тормышта булган кешеләр, тик фамилияләре генә әзрәк үзгәртелгән. Сугыш салган яралар йөрәктә шул кадәр көчле булганга, әле күптән түгел генә «Агыла болыт» дигән яңа әсәр яздым. Монда да геройларның күпчелеге тормыштан алынды.
Тынычлык чиксез зур корбаннар бәрабәренә яулап алынды. Совет халкы Ватан сугышында егерме миллион кешесен югалтты. Без аларны һичкайчан оныта алмый- Q быз. Шуңа күрә тынычлыкны ныгыту белән бергә коммунизм төзүне дә кызу темп- ? лар белән алып барабыз. Коммунизм — тынычлык ул. Шул героик эшне күрсәтү те- ° ләге белән эшче сыйныфка багышланган «Сүнмәс утлар» романын яздым. о
Биредә шуны басым ясап әйтергә кирәктер: укучы күңеленә хуш килерлек әсәр и язу өчен тормышны яхшы белү, аның эчендә кайнау, үзеңә дә шул эшкә актив кат- ф нашу мәҗбүри. Читтән карап кына бернәрсә дә иҗат итү мөмкин түгел. Монда иң кыю фантазия дә ярдәм итә алмый. Әгәр үзем заводта слесарь булып эшләмәсәм, «Сүнмәс утлар-ны һичкайчан яза алмаган булыр идем.
Яңадан-яңа темалар никадәр мавыктырса да, гомер дигәнең бик тиз үтеп бара икән. Бервакыт тирән уйга калдым. Иң зур хыялымны тормышка ашырганым юк бит әле минем: Ленин турындагы әсәргә тотына алмый йөрим. Артык сузарга да мөмкин түгел. Күңел бит. мин булмасам, башкалар язар, дип тынычлана алмый. Ленин тема сы — чиксез тема, аңарга һәр язучы үзенчә якын килергә мөмкин.
Ниһаять, «Күк күкрәр» романын да тәмамладым. Аның беренче кисәге «Карышкан кызлары» — зур теманың киңәйтелгән экспозициясе булса, икенче кисәге — «Беренче тау» — Владимир Ильич Ульянов-Ленинның Казан чоры тормышына багышланган. Бу әсәр 1975 елда аерым китап булып басылып чыкты. Ләкин аны әле бүген дә камилләштерүдән туктаганым юк. Яңадан-яңа фикерләр туа, моңарчы синең игътибарыңа чалынмаган материаллар кулга эләгә...
Хәзер «Күк күкрәрянең русча басмасын хәзерлим. Рус язучыларыннан бик кыйммәтле рецензияләр алдым. Әлбәттә, миңа әсәрне тагын бер мәртәбә яхшылап карап чыгарга туры килә. Бу эшкә көчемне кызганмам.
Ленин темасының милли язучыларга естәмә кыенлыклары да җитәрлек. Юлбашчыбыз гаять үзенчәлекле бөек шәхес. Аның үзенә генә хас кадерле кешелек сыйфатлары. характеры, сөйләшү манерасы, кешеләрне тыңлый белүе бар Боларны милли телдә төгәл бирү ифрат читен. Рус язучылары Ленинның үз сүзләрен үзгәрешсез алалар, о безгә барысын да тәрҗемә итәргә туры килә. Ә тәрҗемә тәрҗемә инде ул.
Октябрь революциясе җиңде, Октябрь революциясе дәвам итә дигән тирән мәгънәле төшенчә бар. Әйе, Октябрь революциясе кайчандыр булган һәм бер урында катып калган тарихи вакыйга түгел. Октябрь социалистик революциясе бүген дә дәвам итә. безнең дөнья күләм героик көрәшләрдә илебез күтәргән бөек тезелешләрдә, совет халкының көндәлек хезмәтендә нурланып чагыла.
Совет язучылары тормышны художестволы тикшерүләрен туктаусыз дәвам ите- ләр, чынбарлыкның әдәби елъязмаларын биреп килеләр. Безнең иҗатыбыз партияле. Заманыбызның зур язучысы М. фолохоа әйткәнчә, безнең һерберебез үз йөрәге кушканча яза, ә йөрәкләребез партиягә, халыкка бирелгән
Бу сүзләргә артык бернәрсә өстәргә кирәкми. Монда барысы да коммунистларча туры, ачык әйтелгән.
ЮЛ