Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРЛАГЫЗ, ДУСЛАР, ҖЫРЛАГЫЗ...


БЕР КИТАПКА ИКЕ РЕЦЕНЗИЯ
еше тормышының һәрбер җитди адымы җыр белән бергә үтә. Сабый чагында аны бишек җырлары җырлап, көйләп юаталар. Бала чакта ул такмак-такмазалар әйтә. Яшь егетләр һәм кызлар уен-бию һәм мәхәббәт җырлары белән күңел ачалар. Яшьлек елларының иң матур сәхифәләреннән булган никах мәҗлесләрендә туй җырлары яңгырый...
Ләкин халык җырларының әһәмиятен кешенең тик шәхси тормышы белән генә чикләп карау дөрес булмас иде, билгеле. Чөнки җыр халыкның иҗтимагый-политик тормышында да бик зур роль уйный. Әйтик, гасыр башында активлашып киткән революцион җырлар...
Әнә шул сәбәпләр белән бәйле рәвештә халык җырлары бик күп галим һәм әдипләрнең игътибарын үзенә тарта. XIX йөзнең башыннан бүгенге көнгә кадәр халык җырларына багышланган уннарча җыентыклар, мәкалә-хезмәтләр басылып чыкты. Татар халык иҗатының җыр кадәр күп һәм киң өйрәнелгән башка жанры юк. Соңгы еллардагы нәшрият практикасы да шуны раслый. Тик 1976 елда гына да халык җырларына багышланган өч җитди ки-тап: Р. Исхакова-Вамбаның «Народные песни казанских татар крестьянской и городской традиций» исемле хезмәте, М. Нигъмәтҗановның «Татар халык җырлары» дигән әдәби-музыкаль җыентыгы һәм, ниһаять, «Татар халык иҗаты. Кыска җырлар»' китабы басылды.
■Кыска җырлар» китабының тышкы күренеше үк күңелне куандыра. Ул искит-
1 Татар халык иҗаты Кыска җырлар (Дүрт- юллыклар) Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1876 ел. Тезүчесе И. Надиров.
кеч матур һәм пөхтә эшләнгән, төсе дә уңышлы сайланган.
Китапның беренче битендә редколлегия исеменнән бирелгән аңлатмада мондый сүзләр бар: «СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты татар халык поэтик иҗатының иң матур үрнәкләреннән тупланган 12 томлык фәнни җыелма әзерләде... Укучыларга тәкъдим ителә торган бу китап — шул томнарның беренчесе».
Халык иҗаты әсәрләреннән торган күп томлык җыелмалар чыгару — безнең көннәр совет фольклор фәненең җитди казанышларыннан берсе. Мондый җыелмалар чыгару буенча шактый бай тәҗрибә дә тупланды. Әйтик, безнең иң якын күршеләребез башкортларда «Башкорт халык иҗаты» дип исемләнгән күп томлыкның биш томы басылып чыкты. Соңгы елларда СССР Фәннәр академиясенең А. М. Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты, милли институтлар белән берлектә, «Эпос народов СССР» сериясендә утыз томлык чыгара башлады. Алар- ның да. безгә мәгълүм булганча, җиде томы инде дөнья күрде. Димәк, «Татар халык иҗаты» җыелмасын әзерләүчеләр алдында билгеле бер үрнәкләр, әй гергә мөмкин, нәшрият практикасында урнашкан принциплар булган. Җыентык әнә шул принциплардан читкә китми. Фәннилек принцибы биредә мөмкин кадәр төгәл сакланган.
Әмма бу — мәсьәләнең тик бер генә ягы. Чөнки һәрбер халыкның фольклоры ________________
гаять тә үзенчәлекле. Ул аерым әсәрләрдә генә түгел, тулаем жанрларда да чагыла. Әйтик, былиналар тик рус халык иҗатына гына хас; кобайырлар башкорт
К
фольклорында гына очрый; бәетләр татар халык
әдәбиятында гына киң таралган. Шулай булгач,
һәрбер халыкның әсәрләрен басмага
әзерләгәндә, аларның милли үзенчәлекләрен
истә тоту — мәҗбүри шарт. Әнә шул яктан
караганда, «Кыска җырлар» китабы ниндирәк
тәэсир калдыра соң?
Китапта 5600 дән артык әсәр урнаштырылган.
Әлбәттә, аз түгел бу. Ләкин җыентык татар халык
иҗатының кыска җырлар хәзинәсен тулысынча
иңли дип булмый, билгеле. Бу хакта китапта
ачыктан-ачык әйтелгән; «фондта (сүз Г.
Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих
институты фонды турында бара — Ф. У.) җыелган
дүрт юллы җырларның гомуми саны (ва-
риантлары белән) илле меңнән артык» (377 бит).
Ягъни, китапка фондтагы бу жанрга караган
материалларның уннан бер өлеше генә
кертелгән. Моны ничек аңларга? Иң җитди сәбәп,
күрәсең, халык иҗаты җыентыкларын бастырып
чыгару мөмкинлекләренең беркадәр чикләнгән
булуында. Югыйсә, институтның фольклор
секторы хезмәткәрләре кыска җырлардан гына
да ким дигәндә ике-өч том төзи алган булырлар
иде, әлбәттә. Мондый тәҗрибә безнең фольклор
фәне һәм нәшрият практикасында булмады
түгел. Бу очракта без Н. Исәнбәтнең татар халык
мәкальләренә багышланган фундаменталь өч
томлыгын күздә тотабыз. Анда 40 мең чамасы
мәкаль һәм аларның күпчелегенә махсус
аңлатмалар урнаштырылган иде.
Мәкальләр һәм табышмаклар кебек үк, кыска
җырлар халык иҗатының «вак жанрлары» рәтенә
керә. Әлбәттә, эчтәлеге белән түгел, формасы
ягыннан. Аларны аерым төркемнәргә булу,
классификацияләү — җитди һәм катлаулы эш.
Кыска җырлар — искиткеч киң гомуми-
ләштерүләргә нигезләнәләр. Бер үк әсәрдә туган
илне сагыну, фәлсәфи уйланулар, саф мәхәббәт
темасы да чагылуы мөмкин. Шуңа карамастан,
җыентыктагы меңнәрчә әсәрләрне аерым
төркемнәргә бүлү нигездә матур эшләнгән,
фәнни принциплар, безнеңчә, дөрес сайланган.
«Бу китап... — дип яза төзүче И. Надиров, —
тарихи-хронологик һәм тематик принциплар
нигезендә төзелде һәм аңа кыска җырның
борынгыдан яңага булган юлын ачыграк
күзаллау һәм хәзинәне тулырак күрсәтү ечен,
Октябрьга хәтле чыккан төрле җыентыклардан,
иске кулъязмалардан сайлап алынган җырлар
белән бергә, совет чорында басылган китаплар.
кулъязма чыганаклар һәм СССР Фәннәр
академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел,
әдәбият һәм тарих институтында тупланган
фольклор фондындагы әсәрләр дә кертелде»
(375 бит). Димәк китапның чыганаклары ярыйсы
ук бай Биредә игътибарны җәлеп иткән тагын бер
фактны әйтеп үтәргә кирәк: фольклор фонды
материаллары китапның яртысыннан артыгын
тәшкил итәләр икән.
Җыентык ундүрт бүлектән тора. Арада
«Мәхәббәт җырлары» кебек китапның өчтән бер
өлешен алып торган бүлек тә. «Егетлек, уңганлык
турындагы җырлар», «Шәкерт җырлары»
шикелле алты-җиде битле бүлекләр дә бар. Бу
бик табигый Чөнки, әйтик, мәхәббәт темасы —
халык лирикасының магистраль темаларыннан
берсе. Ә инде әле генә күрсәтелгән кечкенә
бүлекләрдәге җырлар халыкта ул кадәр үк
дәрәҗәдә таралыш алмаган.
Бүлекләрне урнаштыру тәртибе дә әллә ни бәхәс
уятмый, табигый кабул ителә. Чыннан да.
беренче бүлек, мәсәлән. «Тормыш турында
уйланулар. кайгы-хәсрәт, өмет, ышаныч
җырлары» дип атала. Анда тирән фәлсәфи
уйланулар белән сугарылган әсәрләр, халыкның
революциягә кадәрге авыр язмышы кайгы-
хәсрәт, моң- сагыш, бәхетсезлек образлары һәм
символлары ярдәмендә гәүдәләндерелгән
җырлар бирелә. Бүлекнең образлар системасы
әйтеп бетергесез бай.
Өченче бүлектә, шартлы рәвештә әйткәндә, бераз
«вульгаррак» яңгыраган җырлар да очрый, бу
бигрәк тә зимагур образы белән бәйле әсәрләрдә
сизелә. Тулаем алганда исә анда сүз туган
иленнән аерылып, ерак җирләрдә интегеп йөргән
кешеләр турында бара
Китапның иң матур бүлеге — «Мәхәббәт
җырлары» булса кирәк. Ул халык күңелендә
гасырлар буе яшәп, чордан-чор- га камилләшә
килгән әсәрләрне эченә ала. Аларда саф һәм
тирән мәхәббәт, сөйгән ярыңа турылыклы булу,
өзелеп сагыну хисләре җырлана. Бүлекнең
образлар системасы искиткеч бай, сокландыр-
гыч матур. Сөйгән кызның сылулыгын,
матурлыгын, зифа буен, нечкә билен, тулган
айдай йөзен, кара күзен, кыйгач кашын
сурәтләгән җырларның гына да йоз- ләрчә
үрнәкләрен табарга мөмкин. Бүлек яшьләрнең
мораль сафлыгын, тирән кичерешләрен сурәтли,
фольклор эстетикасының соклангыч икәнен
раслый.
!?•
179
Ә инде китапның гомуми төзелешенә «уз салып,
беренче бүлектән соңгысына кадәр күзәтеп
чыксак, җитди бер закончалык ачыклана.
Революциягә кадәрге җырларда, әйтелгәнчә,
кайгы-хәсрәт, моң- сагыш образлары өстенлек
итсә, ундүртенче бүлектә тупланган совет чоры
җырларында бөтенләй яңа стиль, яңача яңгы-
раш, социализм төзүче халыкның фида-
карьлеген, батырлыгын сурәтләүче образлар
системасы алгы планга чыга.
Шул рәвешчә, һәрбер бүлекнең гомуми
үзенчәлеген ачыклап, аларга кыскача ха-
рактеристика биреп булыр иде. Биредә исә бу
хакта һәр бүлекнең үзенә генә хас сыйфатлары
булуын искәртү өчен генә әйтелә. Җыентыкның
эчтәлеге белән ту- лысынча танышуны киң
катлау укучылары ихтыярына калдырып,
китапның башка кайбер якларына, әйтик, аерым
бүлекләрдәге әсәрләрне туплау принципларына
күз салыйк, һәр бүлекнең баш өлешендә
борынгырак җырлар, аннан соң яңа заман һәм
тиешле очракларда совет чоры җырлары урын
алган. Бүлекләрне болай төзү үзен тулысынча
аклый. Чөнки бу очракта билгеле бер темага
караган җырларның үсеш үзенчәлекләрен
ачыкларга, аларның теле-стиле, образлар
системасы һәм гомуми яңгырашы үзгәрүен
күзалларга мөмкинлек туа. Ягъни аерым темага
караган җырлар билгеле бер эволюциядә
бирелә.
Югарыда әйтелгәннәрдән шундый нәтиҗә ясарга
мөмкин. «Кыска җырлар» җыентыгы халык
иҗатының бу жанрын махсус өйрәнү өчен зур
мөмкинлекләр ача. Мәсәлән, аларның образлар
системасы, символикасы, җырларда киң
таралган һәм халык мәкальләре белән бер
дәрәҗәдә торган хикмәтле сүзләр һ. б.
мәсьәләләрне өйрәнү кызыклы нәтиҗәләргә
китерер иде.
Китаптагы ярдәмчел материаллар, ягъни аның
фәнни аппараты турында да берике сүз әйтел
үтәргә кирәк. «Татар халкының кыска җырлары»
дигән кереш сүзне халык лирикасын күп еллар
буе өйрәнеп килүче, әлеге җыентыкны төзүче
һәм искәрмәләр хәзерләүче галим И. Надиров
язган. Автор биредә кыска җырлар турында
гомуми төшенчә, аларны җыю һәм бастырып
чыгару тарихы, жанрның тематик эчтәлеге һәм
эстетик үзенчәлекләре кебек мәсьәләләргә
тукталып үтә. Мәкалә нигездә матур тәэсир
калдыра.
Әмма җыентыкның «Искәрмәләр һәм
чыганаклар» бүлеге хакында алай әйтеп булмый.
Әгәр ул киңрәк һәм тәфсиллерәк төзелсә, фәнни
чыганак буларак китапның әһәмияте бермә-бер
артыр иде.
Тулаем алганда исә җыентык, безнең
карашыбызча, матур эшләнгән. Ул көндәлек
матбугатта да югары бәя алып өлгерде инде.
Җитди коллектив әзерләгән бу әһәмиятле
җыентык халкыбыз иҗатын җыю һәм бастырып
чыгару тарихында үзенә лаеклы урынны алыр
д ип уйларга кирәк.