Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШӘҮ ХАКЫНА


Әстерхан губернасыннан башлап Татарстан республикасы һәм Пермь губернасына кадер — һәркайда корылык ашлыкны да, үләнне дә бөтенләй диярлек көйдереп бетерде. Миллионнарча кеше — хезмәт иясе крестьяннар һәм эшчеләр, миллионлаган баш терлек үлемгә дучар ителгән һәм үлә дә инде... Афәт шундый аур...
В. И. Ленин.
дел буйларында яшеллек әсәре калмады — барысы да саргаеп-көеп бетте. Корылыктан туфрак көйрәде. Башка елларда ашлык диңгезе дулкынланып торган кырлардан тузан болытлары күтәрелде. Ил өстенә бәла килде, афәт килде. Ачлык, корылык!..
Шомлы хәбәрләр Мәскәүгә бик тиз иреште. Шундый көннәрнең берсендә Ленинның эш кабинетына Леонид Борисович Красин керә. Ильич ифрат та борчулы. «Ул, әледән-әле тәрәзә янына килеп, корылыктан дөрләп китәрдәй булып күрүне таләп итә.
...Бик күп төбәкләрен сугыш уты көйдереп узган илнең игенчеләре һәркайда 1921 ел язын дүрт күз белән көтеп алды. Аңа зур өметләр багланды. Яз килде, ләкин өметләр акланмады. Идел буендагы барлык җирләрдә һава кызу, көннәр чалт аяз торды. Күктә дөрләгән ут шары — мәрхәмәтсез кояш көннәр, атналар, айлар буена туфрактагы дымны суырды, җирнең җелеген киптерде. Күлләр, буалар юкка чыкты, тирән елгалар саекты. Иртә яз чәчелгән кырларда буразнада борын төрткән яшь шытымнар җәелеп үсеп китә алмады — кибеп, бөрешеп катты... Ә эссе җилләр тынмады — исте дә исте. Йөгән күрмәгән кыргый аттай дулап, алар кыр-басулар буйлап чаптылар, тузан туфракны ялмадылар. Көтүгә чыккан сарыклар үлән кыягы тапмады, бәрәннәр кипшенеп үлде. Иң үләнле дигән җирләрдә дә сыер теленә эләгердәй кыяк калмады... Авыллар, мәет чыккандай, тынып калды, тирән кайгыга батты. Крестьян агайлар, көн саен басу капкасы янына җыелып, кырларга күз текәп торалар.
ренгән күккә карый, әйтерсең берәр болыт кисәге күренмәсме дип көтә, шуңа өметләнә»,— дип яза соңыннан Красин, һава хәле турында Идел һәм Урал якларыннан килгән хәбәрләрне Кремльдә зур игътибар белән укыйлар. Чөнки бу хәбәрләр, сугыш
кырларыннан алынган мәгълүмат шикелле үк, ашыгыч чаралар кү
Басулар күренеше күңелләргә шом салырлык: элек арыш башаклары тирбәлеп торган урыннарда кара җир генә! Ерактагы урманнар да, афәткә тарган шушы җирнең кешеләре кебек үк, ач һәм ачулы | булып күренәләр... Табигать гүя өмет белән күккә күз төбәгән кешеләрне үчекли. Чалт аяз күкнең бер почмагында, офык читендә сыңар болыт кисәге пәйда була да кырлар өстенә ишелердәй булып килә башлый. Хәзер беренче тамчылар тамар, кипшенгән җир шифалы дымга сөенер, дип көткәндә, әлеге болыт, шатыр-шотыр яшен аттырып, китеп тә бара...
Идел буенда крестьяннар ниләр генә эшләп карамады: рус авыллары, иконалар күтәреп, кырларга чыктылар — ходай тәгаләдән яңгыр сорадылар. Буразнага тере әтәчләр күмеп карадылар — күк җавап бирмәде. Татарлар басу өстендә, намазлыклар җәеп, яңгыр теләү намазлары укыды — аллага ялварып, җирнең сусавын бастыруны үтенде. Ләкин яңгыр яумады.
Игенчеләрнең өмете-ышанычы сүрелгәннән-сүрелде. Тирә-юньдә бөтен нәрсә кибеп-корып беткәч, авыллар урыннарыннан куба башлады. Тәрәзәләргә аркылы такталар сугыла, ишекләр кадаклана. Туган җирләрен, ата-баба нигезен ташлап китә кешеләр. Корылыктан, ил өстенә үкереп килгән афәттән — ачлыктан качып котылырга тели алар. Юлларда арбалар шыгырдый. Урман янганда кая барып^ бәрелергә белмәгән киек җәнлекләр шикелле, сала халкы кай тарафка юл алырга аптырый. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга олагалар... бәлки бер телем икмәк, сусаганда су табып эчәрлек җирләр бардыр бу дөньяда... Тәтеш кантоны Келәнче авылы крестьяны А. Габделсаттаровның әйтүенә караганда, 1921 нче ел җәендә бу авылның бик күп кешесе, йорт-җирен, терлек-туарын сатып, икмәкле җир эзләргә чыгып китә. Биш йөз хуҗалыктан йөзләбе генә утырып кала.
Ачлыктан башы-зиһене чуалган кешеләр Себергә, Урта Азиягә юл ала. Ул якларда иген уңган дип сөйлиләр. Кышны, җан саклап, исән-имин үткәреп булса, язгы чәчүгә, белмәссең, туган якларга кайтып җитәргә дә булыр иде, шәт.
Әйе, ул елның җәе һәм көзе коточкыч авыр була. Күпләр Идел буена кара афәт булып килгән ачлыктан котылу юлын күрми, өмет- сезлеккә бирелә. Ләкин илнең зирәк уллары — заманында Колчакны һәм Деникинны дөмбәсләгән солдатлар, утны-суны кичкән коммунистлар — паникага бирелми. Бергәләшеп, бәладән котылу әмәлләрен эзлиләр. Авылларда үзара ярдәмләшү комитетлары оештырыла. Алар күпләрне ач үлемнән коткарып кала.
Авыл көрәшә, ачлык тырнагыннан котылмакчы булып тернәкләнә. Ләкин Идел буендагы авыллар мондый авыр хәлдән үз көчләре белән генә чыга алырлык түгелләр. Башка төбәкләр читтән ярдәм итмәсә, ач үлем барыбер бугаздан алачак. Тик кешеләр ышана: Совет власте булышыр!.. Совет власте бәладән йолыр!..
Коммунистлар партиясе, Совет хөкүмәте, Россиянең барлык гражданнарына мөрәҗәгать итеп, ачлыктан интегүчеләргә һәр яктан ярдәм кулы сузарга, ачлыкны пролетариатның бердәм көче белән җиңәргә чакырды. Идел буйларына килгән һәлакәткә каршы бөтен ил басты.
Идел буе көйгән, ләкин бар бит Иген уңган, ашлык мул җирләр. Шул яклардан: «Менә, иптәш, ал!» дип, Туганнары икмәк бирерләр.
Пролетар шагыйрь Демьян Бедный ул көннәрдә шулай язды. • Ачларга, чыннан да, төрле яклардан ярдәм килә башлады. Авылларга орлык кайта, ашлык китерәләр. Ачлык тырнагыннан котылу
ларына ышанып җитмәгән игенчеләр яшь аралаш елмая. Күзләрендә яшәү уты, сөенеч нуры кабына.
* — Совет власте ярдәм итә... Бирешмибез, димәк!..
Ленин җитәкчелегендә Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте республиканың бөтен көчен ачлыкка каршы көрәшкә туплыйлар. Булган азык-төлек запаслары, акчалата ярдәм — барысы да Идел буйларына җибәрелә.
Ачларга булышлык күрсәтү өчен Бөтенсоюз комиссиясе (Пом- гол) һәм урыннарда аның җирле органнары оештырылды. Совет хөкүмәте аларга үз карамагындагы бөтен товар фондын тапшырды. Ул алтын белән 599 мең сумлык иде. 1921 елның июленнән соңгы өч ай эчендә Азык-төлек комиссариаты ачлыкка дучар булган районнарга 1 миллион поттан күбрәк ашлык, меңләгән пот фасоль, дөге, балык китертте. 1922 елның 1 мартына дәүләт Идел буе өлкәләренә орлык өчен 14 миллион пот арыш бирде. 5.218.400 пот бәрәңгенең 862 мең поты Татарстанга кайтарылды... Ачлыкка каршы бөтен халык көрәше барган айларда Совет хөкүмәте Идел буена алтын түләп алынган 170 миллион сумлык ашлык, чәчүлек орлык һәм ашамлык продуктлар белән ярдәм итте, һәркайда ашханәләр ачылды...
• Татарстанга ярдәм төрле яктан килде. Ләкин аңа иң зур булышлык иткән урыннар Петроград, Владимир губернасы һәм Себер булды. Казан яклары шулар белән «бәйләнешкә кертелгән» иде. Революция бишеге булган Петррград кешеләре 1918—19 нчы елларны искә төшерәләр. Ул чакта Идел буе игенчеләре ачлык янаган Петро- градка икмәкне эшелон-эшелон озатып тордылар. Хәзер инде, киресенчә, Питер эшчеләре Идел буендагы ачларга ярдәм итә. «Петро-градская правда» газетасының 1921 елгы 13 ноябрь санында өч кеше — А. Хамеляйнен, Я. Борисов һәм К. Бабичның хаты басылып чыга. Алар, Нева ярындагы шәһәр хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итеп, менә нәрсә язалар:
«Кадерле иптәшләр!
... Казан шәһәрендә һәм кантоннарда яшәүче хезмәт халкының газапларын сүз белән аңлатып кына булмый... Татарстан республикасының бүгенгесе белән чагыштырганда, 1918—1919 елларда безнең шәһәр кичергән ачлык бик күпкә җиңел булган. Татарстанда хәл ифрат та авыр...
Барлык хезмәт халкының зур булышлыгы кирәк!..»
Ф Питерлылар Идел буена ярдәм фондына 80 миллион сумлык ал- тын-көмеш әйберләр җыеп тапшыра, шуның 6.715.920 сумы Татарстанга бирелә. 1922 елның 16 мартында Петроградтан азык-төлек төялгән 74 вагон Казанга озатыла.
Ачларга илнең төрле якларыннан ярдәм кулы сузган эшчеләргә һәм игенчеләргә Татарстан халкының рәхмәте ТатЦИКның өченче сессиясе исеменнән махсус хат белән белдерелә. 1921 елның август башында ук Владимир Ильич, Украина игенчеләренә мөрәҗәгать итеп, аларны шулай ук Идел буендагы сыйныфташ туганарына ярдәм итәргә чакырды. Шуннан соң икс ай үтүгә. Ильичның ялкынлы сүзләре Арал диңгезе балыкчыларына ишетелде. Ленинның Бугун советы балыкчыларына һәм эшчеләренә язган хаты, бүген укысаң да, дулкынландыра. Юлбашчының һәр сүзе — дәртле чакыру. Хәтта ачларга туганнарча ярдәм итүнең әһәмияте, политик мәгънәсе ачыла: «Юмарт кулдан ярдәм итегез, хөрмәтле иптәшләр. — Арал диң гезендә балык тотучылар һәм эшчеләр! — дип яза Владимир Иль-
* ич,— Моның белән сез кешелек намусы кушуын үтәп кенә калмас сыз, эшчеләр революциясе эшен дә ныгытырсыз... Идел буеның авыр яраларын дәвалау өчен бөтен эшчеләр сыйныфы, бер кешедәй булып,
ВАЛЕНТИН БЕЛОКОПЫТОВ ф ЯШӘҮ ХАКЫНА
күтәрелсен, ә туфрагы уңдырышлы Идел буе моны безгә киләчәк елларда үзенең икмәге белән кайтарыр.
Сугыш елларында хуҗалыгы җимерелгән, таланган Советлар | республикасының миллионнарча ачларны үлем тырнагыннан берьюлы тартып алырдай мөмкинлекләре булмый, әлбәттә. Ленин моны бик яхшы аңлый. Бу хакта ул Максим Горький белән дә сөйләшә. Ильич киңәше белән, бөек әдип Европа һәм Америкадагы намуслы кешеләргә мөрәҗәгать итә, аларны Россиядәге ачларга булышлык итәргә, медицина хезмәте күрсәтергә чакыра. 1921 елның 13 июлендә Горький имзасы куелган телеграмма бөтен дөньяга тарала. Озакламый аңа җаваплар да килә башлый. Немец язучысы Герһардт Гауптман рус җиренең бөек әдибенә болай яза: «Мин шуны расларга җөрьәт итәм: цивилизацияле кешелек дөньясы сезнең тетрәткеч чакыру авазыгызны колак белән генә түгел, йөрәге белән дә ишетте, ул аны җавапсыз калдырмас. Җир йөзе бу җәһәттән ничек күбрәк эш күрсәтсә, ачлыкны һәм авыруларны шул хәтле тизрәк җиңәргә мөмкин булыр һәм кешелек дөньясы үз намусын кердән шул хәтле яхшырак арындырыр». Горький тавышы, Идел буендагы ачларның хәле турында белдереп, җир шары буйлап яңгырады һәм бик күп акыл ияләрен, культура, әдәбият, сәнгать эшлеклеләрен, миллионнарча гади кешеләрне кузгатты. Исемнәре бөтен дөньяга > мәшһүр галимнәр, әдипләр, рәссамнар җавап сүзен озак көттермәде. Анатоль Франс ачларга ярдәм фондына үзенә бирелгән Нобель премиясен тапшыра, Ромен Роллан, Анри Барбюс, Мартин Андерсон Нексе, Теодор Драйзер, Герберт Уэллс, Альберт Эйнштейн һәм башкалар ачларга ярдәм итү өчен акчалата өлеш кертәләр.
1921 елның октябрь аенда немец рәссамнары, артистлары, язучылары үз илләрендәге барлык интеллигенциягә мөрәҗәгать итәләр: «...Россиядә ачлыктан 20 миллион кеше интегә! Сез аларга булышырга тиеш, сез аларга булышырсыз!..» Рейн ярларыннан Идел буйларына ярдәм кулын сузган культура эшлеклеләренең берсе күренекле шагыйрь Иоһаннес Беһер булды. Бөек галим Альберт Эйнштейн, 1922 елның февралендә түләүле доклад сөйләп, акчасын ачларга ярдәм фондына тапшырды.
Горький чакыруын бөтен йөрәге белән кабул иткән һәм аңа җа- ны-тәне белән кушылган кешеләр арасында Норвегиянең бөек галиме Фритьоф Нансен аеруча күренекле урын тота. Аның исеме һәм эше Идел буендагы ачлыкка каршы көрәш барган елларда халыклар туганлыгының символына әверелде. Ул да, үз исеменнән бөтен дөньяга мөрәҗәгать итеп, намуслы кешеләрне ачларга ярдәм оештырырга өндәде. Аның тавышы, Горький чакыруына кушылып, ерак- ерак илләрдә яңгырады. Халыкара Кызыл Хач җәмгыяте президенты Густав Адор галимнән Идел буендагы ачларга ярдәм итү өчен төзелгән гомумевропа оешмасына җитәкчелек итүен сорый. Исеме дөнья шаулаткан илгизәр Ф. Нансен, Үзәк Азиягә сәяхәткә әзерләнү эшләрен ташлап, бу тәкъдимне кабул күрә һәм ачларга ярдәм оештырырга керешә. Бөек гуманист ачларның авыр хәлен ерактан торып кына күзәтми. Ул Ригага килә, монда М. М. Литвинов белән очраша. Шуннан ук Мәскәүгә юл ала. Биредә доктор Нансен Г. В. Чичерин һәм Л. Б. Красин белән очраша, сөйләшүләр алып бара. Мәскәүдә «Ачларга ярдәм итү өчен халыкара комитет» төзү хакында килешү төзелә. Аңа Нансен белән Чичерин кул куя.
Фритьоф Нансенны үз иле һәм Европа бер яктан алкышлап, икенче тарафтан сәерсенеп каршылый. Кешелек күзендә абруе гаять зур булган галимнең Россиядәге ачларга ярдәм итү комитетын җитәк- • ләргә риза булуын прогрессив карашлы кешеләр хуплый, ә миллионнарын банк сейфларында саклаучы «капйотлар» моны өнәп бе-
терми. «Сары» һәм «ак» матбугат әнчекләре Нансенга каршы өрә башлый...
В. И. Ленин бөек галим һәм аның бу мәсьәләдә фикердәшләре белән капиталистик дөнья арасында башланган көрәшне зур игътибар белән күзәтә. Г. В. Чичеринга язган бер хатында ул болай ди: ф «Нансен яклылар», «Нансенга каршылар» кампаниясе ачык күрсә- < тә... без Нуланс тәкъдимнәрен гадәттән тыш кискенлек белән кире 5 кагарга тиешбез... Шул чакта, һәм бары шул чакта гына отачакбыз, * РГО-Нансен яклы элементларны үз тарафыбызга яулап, Нансенга х каршыларның уенына чик куярбез...» Ильичның бу урында «уен» S сүзен куллануы тикмәгә түгел. Моны ачыклап үтик. Революциягә =! кадәрге Россиядә француз илчесе булган Жозеф Нуланс совет вла- . стеның иң явыз дошманына әверелә. Кулыннан килсә, ул аны чәйнәп * өзәр иде. Нансенга каршы даирәләр нәкъ менә шушы бәндәне Мил- ләтлэр лигасының Россиягә ярдәм итү комиссиясе башына утыртып ь куялар. Аларның ничек итеп «булышырга» теләве үзеннән-үзе аң- 3 лашыла. Нуланс «комиссиясе», ачларга ярдәм итү сылтавы белән, о советка каршы эш алып барырга маташа. В. И. Ленин шундый * «тәкъдим »нәрне катгый рәвештә кире кагарга кирәген әйтә, ә Нан- ° сенга игелекле эшләрендә мөмкин булган һәр урында булышырга ш тәкъдим итә. “
Мәскәүдәге сөйләшүләрдән соң, Ф. Нансен Милләтләр лигасы аша 1 Европа дәүләтләре хөкүмәтләреннән 250 мең франк акча табарга һәм бу суммага ачлар өчен ашлык сатып алырга өметләнә. Ләкин = галимнең өметләре акланмый. Яшь совет дәүләтен күралмаган “ капиталистик хөкүмәтләр Идел буендагы ачларга булышырга, акча « бирергә җыенмыйлар. Нансен аларны Милләтләр лигасы трибуна- “ сыннан фаш итәргә керешә. «Европа халыклары кышның-кыш буе кул кушырып утырыр һәм еракта миллионнарча кешенең ачтан үлүен тыныч кына күзәтеп торыр дип уйлый алмыйм, моңа ышана алмыйм. Канадада быел уңыш бик әйбәт булды — ул без сораганнан өч тапкыр күбрәк икмәк сата ала. Америка келәтләрендә ашлык череп ята. сатып алучы юк. Аргентинада маис шундый уңды — аны паровоз мичләренә ягалар. Америка һәм Европа портларында буш суднолар тора. Ә көнчыгышта миллионнарча кеше ачлыктан интегә...» Милләтләр лигасы аның мөрәҗәгатенә өзеп җавап бирми, доктор Нансенның тәкъдимнәрен өйрәнү өчен комиссия төзү белән чикләнә. Ике атнадан җавап бирелә: янәсе, «комиссия доктор Нансен белән килешә алмый»... Шулай итеп, акча сейфлары сагында утыручы капиталистик хөкүмәтләр ачларга булышудан рәсми рәвештә баш тарталар.
Фритьоф Нансенның тавышы Милләтләр лигасы трибунасыннан кабат яңгырый. Ул инде мәсьәләне бөтен кискенлеге белән куя. «Биредә, совет хөкүмәтенә булышканчы. 20 миллион кешенең ачтан үлгәне хәерлерәк, дип әйтүче кеше табылырмы икән? Җыелыштан мин шушы сорауга җавап таләп итәм... Мин Европа илләрен тарихтагы иң зур афәткә — ачлыкка каршы көрәшергә өндәвемне дәвам иттерәчәкмен. Инде кыш якынлашып килә. Тиздән Россиядә елгалар туңачак, ә коры җир транспорты өчен юлларны кар күмеп китәр. Шушы озын кышта миллионлаган кешенең йөрәкләре тибүдән тук тарга юл куярбызмыни без? Вакыт бар әле. Ләкин күп түгел... Кешелеклелек хакына, игелек хакына үтенәм мин. Үзегезнең дә бит ха-тыннарыгыз. балаларыгыз бар, уйлап карагыз әле бер: хатыныңның, балаңның ач үлемгә йөз тотуын нинди күз белән күрмәк, моңа ничек түзмәк I грәк! Шушы трибунадан мин хөкүмәтләрне, Европа халык ларын ачларга ярдәм итәргә чакырам. Ашыгыгыз, булышыгыз, әле соң түгел!..»
Нансенның рече тәмамлангач, Лига делегатлары утырган зур залда кабер тынлыгы урнаша. Ә аннары бөтен бинаны көчле алкышлар тетрәтә. Әмма кул чабучы кешеләр галеркада гына утыралар, ә делегатлар — аста. Алар бармакка бармак та сукмый. Ачы хакыйкатьне кешелек дошманнарының йөзенә бәреп әйтә Нансен. Юк, ул коммунистлар исеменнән сөйләргә килгән оратор түгел, зур түрәләр җыенына очраклы гына эләккән ярлы игенче дә түгел, үз язмышын каһәрләр дәрәҗәгә җиткән эшче дә түгел. Ул — Нансен, дөньяга мәшһүр галим. Ул — үзе дә капиталистик дөнья кешесе, әмма шушы дөньяның акчага, алтынга табынучы гали затларын яндырырлык сүзләр әйтә. Нәкъ менә «үз кешеләре» әйткәнгә күрә дә Фритьоф Нансенның һәр сүзе «әфәнделәрнең» яңагына чалтыраткандай булып яңгырый. Милләтләр лигасы, ниһаять, 30 сентябрьдә соңгы сүзен әйтә: Россиянең Идел буйларындагы ачларга ярдәм итү — аерым кешеләр ихтыярындагы эш. Теләгән кеше игелек күрсәтә, булыша ала...
Нансен шундук ачларга булышу фондына үзеннән шактый зур өлеш кертә. Ә соңрак, Нобель премиясе алгач. Советлар Россиясендә ике урында үрнәк авыл хуҗалыгы станциясе булдыру өчен тагын 122 мең крон акча тота. Ачларның чын хәлен белү, аларга ярдәм оештыруны тагын да яхшырту нияте белән, Нансен Идел буена да килеп җитә. Самарада, Пугачев өязендә ул бушап калган авыллар аша уза, ачлыктан хәлсезләнгән, шешенгән кешеләрне күрә. Европага кайткач ул, тагын да зуррак тырышлык белән, ачларга ярдәм фондына акча җыярга керешә.
1922 елның беренче октябрена кадәр Нансен комитеты Россиягә 4.775,8 мең пот азык-төлек китертә. Моның өчен алтын белән 19580,8 мең сум акча түләнгән. Хәзер инде төгәл әйтергә була: Нансен комитетының тырышлыгы 477 мең кешенең гомерен саклап калды. Бу олы җанлы бөек кешегә ничәмә-ничә буыннар рәхмәт укып торса да күп булмас!
Совет халкы Фритьоф Нансенның фидакарьлеген, хезмәтләрен ул чакта ук югары бәяләде. Советларның IX Бөтенроссия съезды 1921 елның 25 декабренда аңа республика хезмәт ияләре исеменнән зур рәхмәт белдерде. Мәскәү шәһәр советы Нансенны үзенең почетлы члены итеп сайлады. Советлар республикасының Идел буе төбәкләрендәге ачларга ярдәм оештырган галим бу илнең якты киләчәген якты итеп алдан күрә. 1923 елда басылган «Россия һәм дөнья» дигән китабында ул: «Рус халкының киләчәге зур... Европа тормышында аңа бөек бурычны хәл итәргә туры килер», дип яза.
Ачлыкка каршы көрәштә илебезнең культура, әдәбият, сәнгать эшлеклеләре дә зур фидакарьлек күрсәттеләр. М. Горький, А. Луначарский, Д. Бедный, В. Маяковский һәм башкалар ачларга булышу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләде. Маяковский ул авыр чакларда: «саф сәнгать» өчен «кара эш» булып саналган шөгыльләрдән — плакатлар әзерләү, азык-төлек налогы турында шигырь язудан да читләшми: Идел буендагы кыенлыклардан файдаланып үз кесәләрен калынайтырга маташкан капкорсакларны, капиталистик илләрнең эшкуарларын сатира уты белән көйдерә.
Шундый газаплы көннәрдә республикабыз әдипләре китаплар язды, артистлар спектакльләр куйды — иҗади хезмәтләре өчен алынган акча исә республиканың ачларга булышлык комиссиясенә тапшырыла. Шуны гына әйтү дә җитә: цирк артистлары манежда чыгыш ясаганнан соң станциягә вагоннардан ашлык һәм чәчүлек орлык бушатырга китәләр.
Идел буендагы әлеге хәтәр айлар дистә елларга тиңләрлек. В. И. Ленин андагы хәлләргә игътибарын бер генә көнгә дә киметми.
1921 елның көзендә һәм егерме икенченең язында да ул бу төбәкләрдә чәчүнең барышы белән даими кызыксынып тора. Бу — бик табигый. Иген уңса — тормыш чәчәк ата.
Шундый уй-хис белән канатланып, ачлыкның сират күперен кичкән игенчеләр язгы кырларга чыга. Күңелле җырлар да яңгырамады, ләкин көчсез сыкрану авазларының да ишетеләсе юк. Буразналар яры. а, ашлык чәчелә. Басуларга тургайлар кайтты. Ләйсән явып үтте. Терлекләр көтүгә чыкты. Татарстан кырларыннан ачлык чигенде. Үлем сызыгы артта калды, тормыш җиңде. Табигать китергән афәтне пролетарийлар туганлыгы, халыклар дуслыгы җиңде. Димәк, рево-люциянең дә җиңүе иде бу! Хәлиткеч вакытта Нансенга каршы күтәрелгән кара көчләр басылып калды.
... Шуннан соң тагын күп язлар үтте, күп сулар акты. Күп милләтле Ватаныбыз зур тарихи сынаулар аша. тагын күп тапкырлар узды. Аграр ил үзенең куәтле индустриясен булдырды. Совет халкы кешелекнең иң хәтәр дошманын — фашизмны тар-мар итте. Россия халкы турында Нансенның: «Европа тормышында аңа бөек бурычны хәл итәргә туры килер» дигән сүзләре чынга ашты. Кайчандыр Нансен тарафыннан ачлык тырнагыннан, үлемнән тартып алынган кешеләрнең оныклары бөтен кешелек дөньясын фашизм коллыгыннан коткарып калуда катнаштылар. Тарихи бурыч исәп белән түләнде.
— Игенче хезмәте — яу кырында җиңү белән бер ул!
Заманында героик эше белән Татарстанны шаулаткан комбайнчы Социалистик Хезмәт Герое Даһи Гарифуллович Шарифуллин миңа шулай дигән иде. Шунда ук бу фикерен ачыклап та бирде: «Игенчегә каршы торучы көчләр аз түгел бит: корылыгы да була, вакыт- лы-вакытсыз яуган яңгырлар да теңкәгә тия. Кыравы-суыклары бар тагын... Шуларның барына да каршы тора белсәң генә — уңыш аласың. Техникага таянасың, фәнгә. Шулар белән табигать стихияләренә каршы торасың...»
Бу сүзләрне мин 1972 елда искә төшердем. Ул елны да Идел буйларына корылык килде. Шуннан нәкъ 51 ел элек булган шикелле үк, кырларда туфрак көйрәде, көтүлекләрдә үләннәр кибеп бетте. Шундый ук рәхимсез кояш, бөтен яшеллекне кырып салырга теләгәндәй, көннәр, атналар, айлар буена күктә ут шары булып дөрләде. Июль аенда республикада явым-төшем нибары 3,9 миллиметр булды. Августта исә тамчы да таммады. Туфрак температурасы кырык җиде градуска җитте. Кыскасы, һава шартлары нәкъ менә егерме беренче елның җәен хәтерләтте. Бәрәңге сабагы тамырда кипте, күлләр саекты... Ләкин Идел буйларына егерме беренче ел афәте килмәде. килә алмады. Татарстан игенчеләре җитмеш икенченең көзендә һәр гектардан 10,9 центнер ашлык җыеп алдылар. Зур уңышмы бу? Чагыштыру өчен бер белешмә китерик: революциягә кадәрге Казан губернасында крестьян хуҗалыклары иген бик яхшы уңган елларда уңышны шул чамада алганнар... Җитмеш икенче елда Татарстан халкы корылык афәтен сизмәде диярлек. Дөрес, кайбер кытлыклар булды: малларга азык җитмәде — күрше өлкәләр ярдәмгә килде. Республикада бәрәңге яралмады — Белоруссия җибәрде, тугандаш социалистик илләр — Польша һәм Румыния булышты. Идел буена илнең төрле якларыннан эшелоннар агылды. Ләкин аларны без га- дәти йөкләр дип кенә кабул иттек.
Бу җиңү иде. Безгә Октябрь биргән кодрәтнең җиңүе!
ДАВЫЛЛЫ ЕЛЛАР АША
елның башы. Хәтта очар кошлар җиргә егылып төшәрлек салкын көннәрнең берсе. Ләкин Хәмәтгали абзый йор- тындагылар көннең суыклыгын әйтерсең бөтенләй сизми. Өй ишекләре берөзлексез ачылып-ябылып тора. Анда ке- реп-чыгып йөрүчеләрнең һәркайсы абзар-кура тирәсендә кайнашкан Хәмәтгалинең шатлыгын уртаклаша.
— Башыңны югары тотып, күкрәгеңне киерә төшеп йөрсәң дә тулы хакың бар синең, — диләр алар Хәмәтгалигә. — Тагын бер улың дөньяга килү белән котлыйбыз үзеңне.
Балага кендек әбисе булган Мәрфуга карчык та малайның әнисен куандырыр өчен үзенең бөтен тел байлыгын эшкә
— Үз гомеремдә күпме балага кендек әбисе булып, мондый таза, мондый тере баланы күргәнем юк иде әле минем, Фатыйма җаным. Тьфу, тьфү, күз генә тимәсен. Гади бала булмас бу, ил батыры булырдыр,— ди ул, малайны җылы, йомшак чүпрәккә төрә-төрә.
Бер атнадан соң Галиевләр йортында бәбигә исем кушу хөрмәтенә аш-су әзерләнә. Алдан ук киңәшләшеп, кендек әбисе дә, ата-анасы һәм туган-тумачалары дә малайга Батырҗан аты кушарбыз дигән фикергә киләләр. Әмма авыл мулласының сүзе өстенлек ала.
— Ходай хәерле гомер насыйп итсә, сезнең бу улыгыздан зур акыл иясе, әйтик, һәр тарафта олуг ихтирам казанган имам-хатиб мөгаллим чыгуы мөмкин,— ди юмарт телле Сафа мулла.— Шуңа күрә мин аңа Муллагали дигән исемне мәслихәт күрем.
Бу исем өлкән яшьтәге агай һәм апайларның күңеленә хуш килсә дә, Муллагалинең үзен еш кына кыен хәлләрдә калдыра. Бераз үсә төшкәч, иптәшләре аны: «Мулла буласы Гали», дип үрти башлыйлар.
Җиде яше тулгач, әтисе Галине Сафа мулла мәдрәсәсенә укырга бирә. Ата кеше аны кечкенәдән үк басуга, болынга яки урманга үзе белән бергә алып йөри, аның һич бетеп тормас сорауларына иренмичә җавап бирә, башыннан кичкән яки кешедән ишеткән төрле кызыклы вакыйгалар турында сөйли. Ә кем белә, бәлки ул Галинең, Сафа мулла әйткәнчә, чыннан да кешеләр телендә мактап сөйләнерлек зур белем иясе булачагына ихлас инангандыр.
Урбар авылында ул үзе дә халык ихтирам иткән алдынгы карашлы, эш сөючән кешеләрнең берсе була. Хәреф тә танымаган гади бер крестьян гаиләсендә туган Хәмәтгали, әтисенә хуҗалык эшләрендә булышу белән бергә, муллага бушлай хезмәт итеп, русча һәм татарча укырга-язарга өйрәнә.
1878 елны, егерме яшендә, аны солдатка алалар. Ул чик буенда хезмәт итә. Россия белән Төркия арасында барган сугышларда катнаша. Ун елга якын хәрби хезмәттә булганнан соң, 1888 елда яңадан туган авылына әйләнеп кайта. Ләкин аны монда күңел юатырлык бернинди дә куаныч-шатлык көтми. Кайтуына ата-анасы инде үлгән, ә авылда калган туганнары, Хәмәтгалигә өлеш чыгармыйча, йорттагы мал-мөлкәтне үзара бүлешеп бетергән булалар. Шунлыктан аңа йорт-җир торгызу хәстәрлеген күрү эшен өр-яңа нигезгә казык кагудан башларга туры килә. Озак та үтми, ул авылның аз сүзле, йомшак табигатьле Фатыйма исемле уңган кызына өйләнеп, гаилә корып җибәрә.
Көннәрне һәм айларны яңадан сүтелмәс тыгыз йомгакка урап, ел артыннан ел уза. Шул елларга юлдаш булып, кызлар һәм малайлар бер-бер артлы туа тора. Муллагалигә унбиш яшь тулганда аларның унынчы балалары дөньяга килә. Ун баланы карап үстерү өчен ата-анага, ял һәм йокыларын онытып, кен-төн эшләргә кирәклеге үзеннән-үзе аңлашыла. Аларның иң эурысына унҗиде яшь, ә калганназы берсеннән- берсе кечкенә. Дөрес, бу гаиләдә балалар эшкә иртә өйрәнәләр. Муллагали дә бик бәләкәйдән үк кул арасына керә башлый, абыйсы белән бергәләп йорт эшләрен карый, алпавытка урман кисәргә ялланган әтисенә булыша.
Әйе, Хәмәтгали абзыйның балалары табындагы бер телем ипекәйнең ни бәя торганлыгын, аның авыр хезмәт бәрабәренә табылганлыгын бик иртә аңлыйлар. Очын-очка көч-хәл белән ялгап барган бер вакытта, көтүдә яшел арга ашап, аларның сыерлары үлеп китә. Көтелмәгәндә килгән бу бәла һәркайсын тирән кайгыга сала Эссе җәй көннәрендә балаларның тамагын ничек туйдырыйм дип уйлана-уйлана үзе ашсыз-йокысыз калган Фатыйма җиңги урынга егыла. Әле биш ае да тулмаган сабые бишектә яткан ананың күкрәгендә сөт кибә. Жан тынычлыгын югалткан Хәмәтгали абзый, сыңар ат җигелгән арбасына эшкә ярарлык барлык балаларын төяп, иртә караңгыдан басуга чыгып чаба. Кичен өйгә кайткач ул йөзе суырылып, күзләре эчкә батып кергән Фатыйма апаны юатырга, күңелен күтәрергә тырыша. Ә үзе читкә борылып, аңа күрсәтмичә генә, бите буйлап тәгәрәгән яшь биртекләрен сөртә. Муллагали боларның барысын да күреп, баоын да сизеп тора әтисенә ничек итеп булышу турында баш вата. Уйланып яткан шундый л төннәрнең берсендә аның исенә Урта Азиядә яшәүче, әтисе ягыннан ту'ан тиешле Солтан абыйсы килеп төшә. Ул озын-озак уйлап тормый өйдәге хәлләрне аңлатып, аңа хат язып сала, үзенең шул якларга китәргә теләге барлыгын белдерә. Атна-ун көн дигәндә, Муллагалине үз янына чакырыл, абыйсыннан телеграмма килеп тешә. Кинәт аптырашта калган ата-ана моңа ни дияргә дә белми. Хәмәтгали абзый, каршы- сына утыртып, улы белән беренче апкыр зурларча сөйләшә, аны авылдан беркая да китмәскә үгетли, көзен Түнтәр мәдрәсәсенә укырга бирергә ниятләвен әйтә Аның сүзләрен бүлдермичә, дикъкать белән тыңлап торган Муллагали әтисенең хәтерен калдырмаслык итеп, әмма катгый җавап бирә:
— Укырга әле соңыннан да өлгерер* ен. Ә хәзергә, кулымнан килгәнчә, сезгә ярдәм итәргә телим.
Муллагалинең үз уеннан кире кайтмаячагына тәмам ышанган ата-анага улларына хәерле сәфәр теләүдән башка чара калмый. Берничә көннән Муллагали Ташкентка китүче кешеләргә ияреп. Урта Азия якларына юл тота
Ике атнада ул Әндиҗан шәһәренә килеп җитә. Солтан абзыйсы аны якты йез белән каршы ала. Ашап-эчкәннән соң, бергәләп шәһәр карарга чыккач таштан салынган икешәр-өчор катлы йортлар, биек-биек манаралар, түбәләре калай белән ябылган эур-зур кибетләр авыл малаен тәмам хәйранга калдыра. Шул ук вакытта әлеге таш йортлар арасында утырган саман өйләрне, кызыл балчыктан өелгән тәбәнәк кой-маларны күрү Муллагалигә авыр тәэсир итә: «Бай дип исәпләнгән бу шәһәрдә дә ярлы кешеләрнең чуты-чамасы юк икән». Аны әнә шундый күңелсез уйлар биләп ала. Җитмәсә тагын көннең эсселегенә түзеп торыр әмәл юк. Урам буйлап аккан арыклар суының да бу эсселеккә каршы торырга кодрәтеннән килми икән: урыны- урыны белән алар я бик нык саеккан, я бөтенләй кибеп беткән.
Әнә шуларны карап йөргәндә Муллагали моннан инде бик ерактагы тугай авылын. аның янындагы Куңыр тавын, бормаланыл-бормаланып аккан инеш суларын күз алдына китерә. Үзен озатканда, капка төбенә чыгып, кул болгап калган әти-әнисен, туганнарын исенә төшергәч, аның үксеп-үисеп җибәрәсе килә. Ләкин Муллагалигә ничек коча булса да түзәргә, башкалар алдында сер сынатмаска кирәк бит.
Шәһәргә килгәннең икенче көнендә Солтан абыйсы аны Солтанбекое диген бөр байның мамык чистарту заводына алып барып эшкә урнаштыра. Беренче айларны ул өйрәнчек малай булып эшли, ни кушсалар — шуны башкара. Әмма, унбиш яшендә генә булуына карамастан, киң күкрәкле, таза беләкле, эшкә сәләтле Муллагалине зур яшь тегеләр рәтенә кертеп, тәүлегенә уидүрт-унбмшәр согать эшләтә башлыйлар. Шыплап мамык тутырылган зур-зур капчыкларны, эре-эре төргәкләрне ул көнозын иңнәренә күтәреп, икенче-еченче катларга ташын. Иң көчлә ирлерне дә аяктан ега
ГАЛИЕВ ф ДАВЫЛЛЫ ЕЛЛАР АША
торган бу авыр эш атналар-айлар буе дәвам итә. Ни хәл итмәк кирәк, башка һөнәрең булмагач, тешләреңне кысыл түзәргә туры килә. Байга хезмәт иту беркемгә дә җиңел түгел.
Заводта эшләүчеләрнең күпчелеге казакълар, үзбәк һәм кыргызлар. Телләре охшаш булганлыктан, Муллагали аларның һәрхайсы белән җиңел аңлаша, аларга газеталар укый, күбесенең хатларын һәм гаризаларын яза. Шуңа күрә, малай гына булса да. ихтирам йөзеннән аны «яшь мулла әкә» дип йөртәләр, кирәк вакытта киңәшкә киләләр. Буш вакытларында әти-әнисенә язган хатлары да сирәкләми аның, хәл-әхвәлләрен белеп тора, берничә тапкыр күпмедер акча да җибәрә.
Заводта ел ярым чамасы эшләгәч, мәдрәсәдә алган белем белән генә әллә ни ерак китеп булмаячагын аңлап, 1911 елның көзендә Муллагали рус телен өйрәнү буенча түләүле ике еллык кичке курсларга укырга керә. Анда укыганда ул 1905 елгы Беренче рус революциясендә актив катнашкан алдынгы татар эшчеләреннән Мансуров дигән кеше белән таныша. Мансуров аны революцион хәрәкәт тарихын өйрәнү түгәрәгенә тарта. Бу түгәрәккә йөргәндә укылган куп санлы политик китаплар һәм брошюралар Муллагалигә иҗтимагый үсеш законнарын тирәнтен аңларга ярдәм итә. Тора-бара ул үзе белән бергә эшләүчеләр арасында завод-фабрика хуҗаларының кемнәр исәбенә баеганлыклары, аларга каршы ничек көрәшергә кирәклеге турында әңгәмәләр алып бара башлый.
1914 елда кабынып киткән беренче бөтендөнья сугышы Россиянең барлык хезмәт ияләренә моңарчы күрелмәгән зур бәхетсезлекләр алып килә. Бу канлы сугыш меңәрләгән кешеләрне үз упкынына бөтереп ала. 1915 елның январенда Муллагали Галиевне дә хәрби хезмәткә чакыралар. Полк мәктәбендә өч ай укытканнан соң, ефрейтор исеме биреп, аны каты сугышлар бара торган Карпат фронтына җибәрәләр. Начар коралланган, сугышка бернинди хәзерлексез килеп кергән патша армиясе полклары дошманның кысрыклавына каршы тора алмыйча, бер-бер артлы чигенәләр. Солдатларның күбесе бу сугышның капкорсаклар файдасына алып барылган талау сугышы икәнлегенә көннән-көн ныграк төшенәләр. Ефрейтор Галиев хезмәт иткән полкны, каты сугышлардан соң сирәгәеп калган сафларын тулыландыру өчен, артка чигерәләр. Командирлар җитешмәү сәбәпле. Муллагали Галиев офицерлар хәзерләү курсына укырга җибәрелә. Анда уку чорында ул курсантлар арасындагы большевик агитаторлар белән элемтәгә керә, сугышка каршы чакырып язылган листовкаларны таратуда аларга булыша. Крестьян гаиләсеннән чыккан яшь офицер Га- лиевнең революцион юлындагы беренче адымнары әнә шулай башлана.
Курсларда укулар тәмамлангач, унтер-офицер Галиевне яңадан алгы сызыкка озаталар. Тагын канлы сугышлар... Тагын җир өстенә түшәлеп калган солдат мәетләре... Бу вакытта инде окопларда большевикларның: «Патшаны бәреп төшерергә!», «Сугышны туктатырга!» дигән чакырулары көннән-көн көчлерәк ишетелә башлый. Солдатлар үзләре дә сугышка каршы ачыктан-ачык чыгышлар ясыйлар. Бу чыгышлар большевистик карашлы агитаторларның, шул җөмләдән офицер Муллагали Галиев- нең дә солдатлар арасында алып барган аңлату эшләре нәтиҗәсе була.
Патша тәхеттән бәреп төшерелеп, монархиягә алмашка килгән Вакытлы хөкүмәт тә җиргә, тынычлыкка, иреккә сусаган хезмәт ияләренең өметләрен акламый. Большевиклар аның халык интересларын яклаучы хөкүмәт булмавын фаш итеп, эшче- крестьяннарны һәм солдатларны социалистик революция ясау өчен көрәшкә өндиләр. Муллагали Галиев үзе хезмәт иткән полкта уздырылган митингларда, җыелышларда русча һәм татарча чыгышлар ясый. Солдатлар аны полк комитеты члены, рота җыелышларында рота комитеты председателе итеп сайлыйлар.
Октябрь революциясен Муллагали чыныккан агитатор булып каршылый. Революция яклы солдатларның һәм офицерларның аның чыгышларын бик күп тапкырлар тыңлаганнары була. Шунлыктан алар Муллагалигә үз кеше итеп карыйлар, аңа ышаналар һәм үзләренең рота командирлары итеп сайлап куялар. Большевиклар партиясе вәкилләре белән бергәләп ул контрреволюцияне яклаган офицерларны кулга алуда актив катнаша, кадетлар, эсерлар һәм меньшевикларга каршы аяусыз көрәш алып бара. Ленинның сугышны туктату, җирне крестьяннарга бирү, завод-фабрика- ларны капиталистлар кулыннан тартып алу турындагы сүзләрен солдатларга җиткерә.
♦>)
1918 елда ул, армиядән демобилизацияләнгәч, туган авылына кайта. Аның өйдән саубуллашып чыгып китүенә инде тугыз елдан артык вакыт узган була. Исәнлек-саулык сорашканнан соң сүз дөнья хәлләренә күчә.
— Ничек анда, элеккесе урынына яңа патша куймаслармы? — дип сорый Хәмәтгали абзый улыннан. — Тагын сугыш башланып китмәсме?
— Үзең дә аңлый торгансыңдыр, әти, — дип җавап бирә аңа Муллагали. — ил халкының бәхетсезлегенә. барыннан да элек, патша хөкүмәте гаепле иде. Патшан; бәреп төшергәннән соң исә хезмәт ияләре алдына Совет властен ныгыту, тормышны өр-яңадан көйләп җибәрү бурычы куела. Ә моның өчен элек патша куштаннары кубызына биегән барлык чиновникларны алыштырырга, дәүләт башына эшчеләр һәм крестьяннар арасыннан чыккан кешеләрне куярга кирәк.
Ул әтисе белән сөйләшеп утырган арада сеңелләре чөй өлгертәләр. Муллагали, юл капчыгыннан чыгарып, табынга үзе алып кайткан күчтәнәчләрне куя. Чит-ят җирләрдә булып, озын походлар үтеп, сагындырып кайткан уллары белән ата-анасы һәм туганнары арасындагы әңгәмә табын янында да бик озак дәвам итә. Ләкин күп еллардан бирле күңелдә җыелып килгән сүзләрне сөйләп бетерерлек кенә булмый
Чәйдән соң һәркайсы үз эшеиә тотына. Муллагали, күрше-күләннәр һәм авыл картлары белән күрешеп кайтырга дип, урамга чыгып китә. Ә икенче көнне, иртүк = торып, Малмыжга— өяз хәрби комиссариатына юл тота. Аның документлары белән танышканда хәрби комиссарның кырыс йөзе кинәт яктырып киткәндәй була. ь-
— Сез безгә бик кирәкле вакытта килдегез. — ди ул Муллагалигә һәм телефон- гэ нан партиянең өяз комитеты секретарена шалтырата:—Кичә сез сораган иптәш бүген менә үзе килеп керде, иптәш Ибраһимов. Аны сезнең янга җибәрергә мөмкинме?
Секретарь Муллагали Галиевне, күптәнге танышын көтеп алган шикелле, аягүрә басып каршылый. Исәнлек-саулык сорашканнан соң Ибраһимов аның сугышка кадәр кайларда укуы, эшләве, сугышта кайда һәм кем булып хезмәт итүе белән кызыксына, армиядән демобилизацияләнгәндө бирелгән документларына күз төшереп апа.
— Менә нәрсә, иптәш Галиев, — ди ул аннары, бераз сүзсез торганнан соң.— Безнең монда өяз мәгариф бүлегендә эшләр бик үк шәптән түгел. Ун-унбиш көннән без аның мөдирен эштән бушатырга уйлыйбыз. Аның урынына сезне куярга дигән тәкъдим бар. Моңа ничек карыйсыз?
— Бу эш өчен җитәрлек белемем дә, тәҗрибәм дә юк бит минем, — дип җавап кайтара аңа Муллагали. — Белмим, сезнең ышанычыгызны аклый алырмынмы икән...
— Революция елларында солдатлар арасында алып барган эш тәҗрибәгезгә таянырсыз, — дип бүлдерә аны секретарь. — Ә белемегезне күтәрергә беркайчан да соң түгел. Мөдирлекне кабул итеп алганчы әле вакытыгыз бар. Тагын бер тапкыр ныклап уйлап карагыз. Ә аңарчы сезгә бер авыр эш йөкләмәкче булабыз. Урбар волосте безнең өязләрдә иң караңгы волостьларның берсе. Сез анда атаклы Ишми ишанны яхшы беләсездер. Хәзерге көндә ул һәм аның мөритләре төрмәдә утыралар. Ләкин ишанның торле авылларда калган койрыклары халыкны Совет властена, партиягә каршы котырту алып баралар. Бу волостьта хезмәт ияләре арасында агитация-масса эшләрен җанландырып җибәрүдә ярдәм итә алсагыз бик яхшы булыр иде.
Шул ук көнне Муллагали партиянең өяз комитеты мандаты белән агитатор булып туган авылына әйләнеп кайта. Өйдәгеләр дә. волость идарәсе җитәкчеләре дә вакытлыча гына булса да эшкә аның Урбарга билгеләнүен ике куллап хуплыйлар. Якындагы ун көн эчендә җыелышлар уздырылачак авылларның исемлеге тезелә. Икенче кән- не иртән Урбарда, кичен Курамял авылындагы җыелышларда ясаган чыгышларында Муллагали Галиев үз якташларына Совет властеның хезмәт ияләре интересларын яклавы. ил халкы алдында торган бурычлар турында гади һәм аңлаешлы ител сейли. Шундый ук җыелышлар өязнең татарлар һәм удмуртлар яши торган тагын ундүрт авылда үткәрелә. Аларның һәркайсында йөзәрләгән кеше катнаша...
Ун көннән соң Муллагали башкарма комитет утырышында өяз мәгариф бүлеге медире итеп билгеләнә.
Ә өяздә мәгариф эшләренең торышы шәптән түгел. Муллагалигә кон аралаш диярлек ерак авылларга чыгып китәргә, күпмедер дәрәҗәдә халыкка аң-белем бирергә сәләтле мөгаллимнәр эзләп табарга, яңа мәктәпләр оештыру турында кайгыртыр-
ф ДАВЫЛЛЫ ЕЛЛАР ЛШЛ
га туры киле. Эшләр акрынлап кына җайланып бара дигәндә, илдә гражданнар сугышы башланып китә. Озак гомерләр буена көтеп, кан коеп алынган ирекне яклап калу өчен бөтен ил күтәрелә. Авыл җирләреннән дә йөзәрләгән-меңәрләгән егетләр, кулларына мылтык тотып, Кызыл Армия сафына басалар. Бу ташкыннан, әлбәттә, Муллагали Галиев тә читтә калмый. Шомлы хәбәрне ишетү белән Малмыж шәһәрендә оештырылган коммунистлар батальонына барып языла. Аларны Көнчыгыш фронтка, Колчакка каршы сугышка җибәрәләр. Фронтка килгәч, батальон 21 нче дивизиянең 188 нче полкы составына кертелә һәм күп кенә сугышларда катнаша. Бу сугышларда Муллагали Галиев башта взвод, аннары рота белән командалык итә. Коячак армиясенә каршы Курган янында алып барылган сугышта дошманны җиңүгә зур өлеш керткән батырлык өчен коммунистик батальонга рәхмәт белдерелә, анда Галиев ротасы аерым рәвештә телгә алына.
аПегроград куркыныч астында!» — дигән хәбәр яшен тизлеге белән илнең буен- нан-буена тарала. Революция бишеген саклап калу өчен төрле фронтлардан полклар һәм дивизияләр ярдәмгә ашыга. Алар арасында Көнчыгыш фронттан килгән 188 нче полк та бар. Юденич армиясе, корал һәм сан ягыннан бик куп өстен, нык хәзерлекле булуына да карамастан, Кызыл Армия частьларына каршы тора алмый, җиңелүгә дучар ителә. 188 нче полк составындагы коммунистик батальон монда да сынатмый, үзенә тапшырылган сугышчан бурычны намус белән үти. Шушы кайнар көннәрдә Муллагали Галиев коммунистлар партиясе сафларына керә. Пе-роградны саклап калу өчен барган сугышта ул каты яралана. Госпитальдә ятып, терелеп чыккач, үзен яңадан алгы сызыкка җибәрүләрен сорый. Ләкин аны Пермь шәһәрендә төзелгән запас полкка билгелиләр. Пермьга килгәч, озак та үтми, Муллагали Галиевне губерна хәрби комис-сариатының татар-башкорт секциясе начальнигы итеп куялар. Ә 1920 елның августында ул Мәскәүгә. Кызыл Армиянең политик идарәсенә — ПУРККага җаваплы эшкә күчерелә.
Интервентларның һәм ак генералларның Совет дәүләтен, төрле яктан чолгап алып, тиз арада буып ташларга дигән мәкерле уйлары барып чыкмый. Аларның коткысы һәм турыдан-туры катнашлыгы белән башланган гражданнар сугышы эшче-кре- стьяннар Кызыл Армиясенең җиңүе белән тәмамлана.
Илебез тыныч төзелеш чорын башлагач, көн тәртибенә сугыш елларында җимерелгән халык хуҗалыгын торгызу, завод-фабрикаларны аякка бастыру, ә моның өчен хуҗалык белән идарә итә алырдай белгечләр хәзерләү бурычы килеп баса — партия бөтен көчне әнә шул бурычларны үтәүгә туплый.
Гражданнар сугышы бетү белән Муллагали Галиевне партия Үзәк Комитетының Көнчыгыш бүлегенә инструктор итеп алалар. Аннан ул. Үзәк Комитет путевкасы белән, Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетына укырга китә. Кызыл Армия сафларында хезмәт иткәндәге кебек үк, ул биредә дә җәмәгать эшләрендә актив катнаша, университетның профсоюз комитеты председателе вазифаларын үти. Университетта уку белән бер үк вакытта Милләтләр эше буенча Халык комиссариатының татар-башкорт секторы мөдире булып эшли. 1923 елның мартында ВКП(б) Үзәк Комитеты аны укыган җиреннән Урта Азиягә. Бохара коммунистлар партиясенә пропаганда эшләре буенча ярдәм итү өчен җибәрә. Монда килү белән Муллагали Галиев. РКП(б)ның Урта Азия Үзәк Комитеты секретаре Ян Рудзутактан задание алып, җиң сызганып эшкә тотына. Үзбәк халкының гореф-гадәтләрен, телен белү үзенә йөкләнгән бурычны үтәүдә аңа зур ярдәм итә. Бохарада ул. партия мәктәбе оештырудан тыш, анда укучылар алдында лекцияләр укый, күп санлы чыгышлар ясый, партия оешмаларын ышанычлы кадрлар белән ныгытуда булыша. Партия тапшырган бурычны үтәгәч, Муллагали Мәскәүгә кайтып. Плеханов исемендәге авыл хуҗалыгы институтыча укырга керә. Бер елдан, тәҗрибә туплау өчен институтның кичке бүлегенә күчеп, СССР Сәүдә Халык комиссариатында экономист булып эшли башлый. 1927 елда, институт тәмамлагач Татарстан Сәүдә Халык комиссариатының бүлек мөдире итеп билгелиләр Аннары шул ук елның ноябренда Муллагали Галиевне партия райкомының беренче секретаре, ә бераздан ВКП(б)ның Татарстан өлкә конференциясендә өлкә контроль комиссиясе председателе һәм Эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары итеп сайлыйлар.
Бу чор партия эчендә һәртөрле дошманнарга — троцкийчыларга, зиноаьевчылар- га, солтангалиевчыларга, буржуаз милләтчеләргә каршы көрәш кызган еллар була. Муллагали Галиев, шуңа турыдан-туры катнашып, партия дошманнарының чын йөзләрен фаш итү буенча эзлекле эш алып бара. Татарстан делегациясе составында ул партиянең XV съездында катнаша һәм анда Үзәк Контроль комиссиясе члены итеп сайлана.
Ленин күрсәтмәләреннән чыгып, контроль органнары җитәкчеләреннән эшне яхшы белү, гаделлек, тугрылык һәм кешелеклелек таләп ителә. Гали Галиев—нәкъ әнә шундый сыйфатларга ия кешеләрнең берсе. Төпле һәм нигезле чыгышларында булсын, көндәлек практик эшендә булсын, ул үзен партия куйган бурычларны үтәргә сәләтле җитәкче ител таныта: хезмәт ияләренең шикаятьләрен, үтенеч-гозерләрен ва-кытында теркәл баруны һәм тикшеруне тәртипкә сала, уңай тәкъдимнәр буенча билгеләнгән күп төрле чараларны кичекмичә тормышка ашыруны гамәлгә кертә. Партиянең тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне киң җәелдерү турындагы күрсәтмәләренә таянып эш итәргә кирәклеген ул һичкайчан истән чыгармый. Бу мәсьәләне Татарстан партия оешмасында күтәреп чыгучыларның да берсе ул була. 1929 елда аның «Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть» дигән брошюрасы рус һәм татар телләрендә бась.лып чыга
1928—1930 елларда партиянең һәм хезмәт ияләренең бөтен көче беренче бишьеллыкны уңышлы үтәп чыгуга, авыл хуҗалыгын күмәкләштерүгә һәм шул нигездә кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерүгә юнәлдерелде. Сыйнфый дошманнар илдә социализм төзү эшен тоткарларга, партиянең бердәмлеген какшатырга маташтылар. Эшләрен Гали Галиев башкарган өлкә Контроль комиссиясе, партия өлкә ко-митеты җитәкчелегендә, республиканың барлык партия оешмаларын сыйнфый дошманнарга каршы көрәшкә туплады.
1930 елның февралендә Гали Галиевне Татарстан Госпланы председателе итеп билгелиләр. Ә берничә айдан соң ул РСФСР Госпланының торак-иоммуналь секциясе председателе итеп күчерелә. 1931 елда Гали Галиев, партия Үзәк Комитеты путевкасы белән, Кызыл профессура институтына укырга керә. Үзе шунда уку белән бер үк вакытта ул партия Үзәк Комитеты каршындагы марксизм-ленинизм курсларында политэкономия укыта. 1933 елның көзендә ул, институтны тәмамлагач. Каза- гыстанга партия эшенә җибәрелә: башта партиянең Алма-Ата. аннары Төньяк Казагыстан өлкә комитетларында бүлек мөдире булып эшли.
Эшкә бирелгән, тугрылыклы һәм принципиаль булуы белән Гали Галиев үзенең иптәшләре, хезмәттәшләре арасында һәр вакыт зур ихтирам һәм хөрмәт казана. Аны партиянең XV һәм XVI съездларына делегат итеп сайлыйлар. Революция ветераннары һәм өлкән яшьтәге коммунистлар күңеленә ул бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган көрәшче булып кергән кеше.
Ә. ГАЛИЕВ.