ЯШӘҮ ХАКЫНА
Әстерхан губернасыннан башлап Татарстан республикасы һәм Пермь губернасына кадер — һәркайда корылык ашлыкны да, үләнне дә бөтенләй диярлек көйдереп бетерде. Миллионнарча кеше — хезмәт иясе крестьяннар һәм эшчеләр, миллионлаган баш терлек үлемгә дучар ителгән һәм үлә дә инде... Афәт шундый аур...
В. И. Ленин.
дел буйларында яшеллек әсәре калмады — барысы да саргаеп-көеп бетте. Корылыктан туфрак көйрәде. Башка елларда ашлык диңгезе дулкынланып торган кырлардан тузан болытлары күтәрелде. Ил өстенә бәла килде, афәт килде. Ачлык, корылык!..
Шомлы хәбәрләр Мәскәүгә бик тиз иреште. Шундый көннәрнең берсендә Ленинның эш кабинетына Леонид Борисович Красин керә. Ильич ифрат та борчулы. «Ул, әледән-әле тәрәзә янына килеп, корылыктан дөрләп китәрдәй булып күрүне таләп итә.
...Бик күп төбәкләрен сугыш уты көйдереп узган илнең игенчеләре һәркайда 1921 ел язын дүрт күз белән көтеп алды. Аңа зур өметләр багланды. Яз килде, ләкин өметләр акланмады. Идел буендагы барлык җирләрдә һава кызу, көннәр чалт аяз торды. Күктә дөрләгән ут шары — мәрхәмәтсез кояш көннәр, атналар, айлар буена туфрактагы дымны суырды, җирнең җелеген киптерде. Күлләр, буалар юкка чыкты, тирән елгалар саекты. Иртә яз чәчелгән кырларда буразнада борын төрткән яшь шытымнар җәелеп үсеп китә алмады — кибеп, бөрешеп катты... Ә эссе җилләр тынмады — исте дә исте. Йөгән күрмәгән кыргый аттай дулап, алар кыр-басулар буйлап чаптылар, тузан туфракны ялмадылар. Көтүгә чыккан сарыклар үлән кыягы тапмады, бәрәннәр кипшенеп үлде. Иң үләнле дигән җирләрдә дә сыер теленә эләгердәй кыяк калмады... Авыллар, мәет чыккандай, тынып калды, тирән кайгыга батты. Крестьян агайлар, көн саен басу капкасы янына җыелып, кырларга күз текәп торалар.
ренгән күккә карый, әйтерсең берәр болыт кисәге күренмәсме дип көтә, шуңа өметләнә»,— дип яза соңыннан Красин, һава хәле турында Идел һәм Урал якларыннан килгән хәбәрләрне Кремльдә зур игътибар белән укыйлар. Чөнки бу хәбәрләр, сугыш
кырларыннан алынган мәгълүмат шикелле үк, ашыгыч чаралар кү
Басулар күренеше күңелләргә шом салырлык: элек арыш башаклары тирбәлеп торган урыннарда кара җир генә! Ерактагы урманнар да, афәткә тарган шушы җирнең кешеләре кебек үк, ач һәм ачулы | булып күренәләр... Табигать гүя өмет белән күккә күз төбәгән кешеләрне үчекли. Чалт аяз күкнең бер почмагында, офык читендә сыңар болыт кисәге пәйда була да кырлар өстенә ишелердәй булып килә башлый. Хәзер беренче тамчылар тамар, кипшенгән җир шифалы дымга сөенер, дип көткәндә, әлеге болыт, шатыр-шотыр яшен аттырып, китеп тә бара...
Идел буенда крестьяннар ниләр генә эшләп карамады: рус авыллары, иконалар күтәреп, кырларга чыктылар — ходай тәгаләдән яңгыр сорадылар. Буразнага тере әтәчләр күмеп карадылар — күк җавап бирмәде. Татарлар басу өстендә, намазлыклар җәеп, яңгыр теләү намазлары укыды — аллага ялварып, җирнең сусавын бастыруны үтенде. Ләкин яңгыр яумады.
Игенчеләрнең өмете-ышанычы сүрелгәннән-сүрелде. Тирә-юньдә бөтен нәрсә кибеп-корып беткәч, авыллар урыннарыннан куба башлады. Тәрәзәләргә аркылы такталар сугыла, ишекләр кадаклана. Туган җирләрен, ата-баба нигезен ташлап китә кешеләр. Корылыктан, ил өстенә үкереп килгән афәттән — ачлыктан качып котылырга тели алар. Юлларда арбалар шыгырдый. Урман янганда кая барып^ бәрелергә белмәгән киек җәнлекләр шикелле, сала халкы кай тарафка юл алырга аптырый. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга олагалар... бәлки бер телем икмәк, сусаганда су табып эчәрлек җирләр бардыр бу дөньяда... Тәтеш кантоны Келәнче авылы крестьяны А. Габделсаттаровның әйтүенә караганда, 1921 нче ел җәендә бу авылның бик күп кешесе, йорт-җирен, терлек-туарын сатып, икмәкле җир эзләргә чыгып китә. Биш йөз хуҗалыктан йөзләбе генә утырып кала.
Ачлыктан башы-зиһене чуалган кешеләр Себергә, Урта Азиягә юл ала. Ул якларда иген уңган дип сөйлиләр. Кышны, җан саклап, исән-имин үткәреп булса, язгы чәчүгә, белмәссең, туган якларга кайтып җитәргә дә булыр иде, шәт.
Әйе, ул елның җәе һәм көзе коточкыч авыр була. Күпләр Идел буена кара афәт булып килгән ачлыктан котылу юлын күрми, өмет- сезлеккә бирелә. Ләкин илнең зирәк уллары — заманында Колчакны һәм Деникинны дөмбәсләгән солдатлар, утны-суны кичкән коммунистлар — паникага бирелми. Бергәләшеп, бәладән котылу әмәлләрен эзлиләр. Авылларда үзара ярдәмләшү комитетлары оештырыла. Алар күпләрне ач үлемнән коткарып кала.
Авыл көрәшә, ачлык тырнагыннан котылмакчы булып тернәкләнә. Ләкин Идел буендагы авыллар мондый авыр хәлдән үз көчләре белән генә чыга алырлык түгелләр. Башка төбәкләр читтән ярдәм итмәсә, ач үлем барыбер бугаздан алачак. Тик кешеләр ышана: Совет власте булышыр!.. Совет власте бәладән йолыр!..
Коммунистлар партиясе, Совет хөкүмәте, Россиянең барлык гражданнарына мөрәҗәгать итеп, ачлыктан интегүчеләргә һәр яктан ярдәм кулы сузарга, ачлыкны пролетариатның бердәм көче белән җиңәргә чакырды. Идел буйларына килгән һәлакәткә каршы бөтен ил басты.
Идел буе көйгән, ләкин бар бит Иген уңган, ашлык мул җирләр. Шул яклардан: «Менә, иптәш, ал!» дип, Туганнары икмәк бирерләр.
Пролетар шагыйрь Демьян Бедный ул көннәрдә шулай язды. • Ачларга, чыннан да, төрле яклардан ярдәм килә башлады. Авылларга орлык кайта, ашлык китерәләр. Ачлык тырнагыннан котылу
ларына ышанып җитмәгән игенчеләр яшь аралаш елмая. Күзләрендә яшәү уты, сөенеч нуры кабына.
* — Совет власте ярдәм итә... Бирешмибез, димәк!..
Ленин җитәкчелегендә Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте республиканың бөтен көчен ачлыкка каршы көрәшкә туплыйлар. Булган азык-төлек запаслары, акчалата ярдәм — барысы да Идел буйларына җибәрелә.
Ачларга булышлык күрсәтү өчен Бөтенсоюз комиссиясе (Пом- гол) һәм урыннарда аның җирле органнары оештырылды. Совет хөкүмәте аларга үз карамагындагы бөтен товар фондын тапшырды. Ул алтын белән 599 мең сумлык иде. 1921 елның июленнән соңгы өч ай эчендә Азык-төлек комиссариаты ачлыкка дучар булган районнарга 1 миллион поттан күбрәк ашлык, меңләгән пот фасоль, дөге, балык китертте. 1922 елның 1 мартына дәүләт Идел буе өлкәләренә орлык өчен 14 миллион пот арыш бирде. 5.218.400 пот бәрәңгенең 862 мең поты Татарстанга кайтарылды... Ачлыкка каршы бөтен халык көрәше барган айларда Совет хөкүмәте Идел буена алтын түләп алынган 170 миллион сумлык ашлык, чәчүлек орлык һәм ашамлык продуктлар белән ярдәм итте, һәркайда ашханәләр ачылды...
• Татарстанга ярдәм төрле яктан килде. Ләкин аңа иң зур булышлык иткән урыннар Петроград, Владимир губернасы һәм Себер булды. Казан яклары шулар белән «бәйләнешкә кертелгән» иде. Революция бишеге булган Петррград кешеләре 1918—19 нчы елларны искә төшерәләр. Ул чакта Идел буе игенчеләре ачлык янаган Петро- градка икмәкне эшелон-эшелон озатып тордылар. Хәзер инде, киресенчә, Питер эшчеләре Идел буендагы ачларга ярдәм итә. «Петро-градская правда» газетасының 1921 елгы 13 ноябрь санында өч кеше — А. Хамеляйнен, Я. Борисов һәм К. Бабичның хаты басылып чыга. Алар, Нева ярындагы шәһәр хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итеп, менә нәрсә язалар:
«Кадерле иптәшләр!
... Казан шәһәрендә һәм кантоннарда яшәүче хезмәт халкының газапларын сүз белән аңлатып кына булмый... Татарстан республикасының бүгенгесе белән чагыштырганда, 1918—1919 елларда безнең шәһәр кичергән ачлык бик күпкә җиңел булган. Татарстанда хәл ифрат та авыр...
Барлык хезмәт халкының зур булышлыгы кирәк!..»
Ф Питерлылар Идел буена ярдәм фондына 80 миллион сумлык ал- тын-көмеш әйберләр җыеп тапшыра, шуның 6.715.920 сумы Татарстанга бирелә. 1922 елның 16 мартында Петроградтан азык-төлек төялгән 74 вагон Казанга озатыла.
Ачларга илнең төрле якларыннан ярдәм кулы сузган эшчеләргә һәм игенчеләргә Татарстан халкының рәхмәте ТатЦИКның өченче сессиясе исеменнән махсус хат белән белдерелә. 1921 елның август башында ук Владимир Ильич, Украина игенчеләренә мөрәҗәгать итеп, аларны шулай ук Идел буендагы сыйныфташ туганарына ярдәм итәргә чакырды. Шуннан соң икс ай үтүгә. Ильичның ялкынлы сүзләре Арал диңгезе балыкчыларына ишетелде. Ленинның Бугун советы балыкчыларына һәм эшчеләренә язган хаты, бүген укысаң да, дулкынландыра. Юлбашчының һәр сүзе — дәртле чакыру. Хәтта ачларга туганнарча ярдәм итүнең әһәмияте, политик мәгънәсе ачыла: «Юмарт кулдан ярдәм итегез, хөрмәтле иптәшләр. — Арал диң гезендә балык тотучылар һәм эшчеләр! — дип яза Владимир Иль-
* ич,— Моның белән сез кешелек намусы кушуын үтәп кенә калмас сыз, эшчеләр революциясе эшен дә ныгытырсыз... Идел буеның авыр яраларын дәвалау өчен бөтен эшчеләр сыйныфы, бер кешедәй булып,
ВАЛЕНТИН БЕЛОКОПЫТОВ ф ЯШӘҮ ХАКЫНА
күтәрелсен, ә туфрагы уңдырышлы Идел буе моны безгә киләчәк елларда үзенең икмәге белән кайтарыр.
Сугыш елларында хуҗалыгы җимерелгән, таланган Советлар | республикасының миллионнарча ачларны үлем тырнагыннан берьюлы тартып алырдай мөмкинлекләре булмый, әлбәттә. Ленин моны бик яхшы аңлый. Бу хакта ул Максим Горький белән дә сөйләшә. Ильич киңәше белән, бөек әдип Европа һәм Америкадагы намуслы кешеләргә мөрәҗәгать итә, аларны Россиядәге ачларга булышлык итәргә, медицина хезмәте күрсәтергә чакыра. 1921 елның 13 июлендә Горький имзасы куелган телеграмма бөтен дөньяга тарала. Озакламый аңа җаваплар да килә башлый. Немец язучысы Герһардт Гауптман рус җиренең бөек әдибенә болай яза: «Мин шуны расларга җөрьәт итәм: цивилизацияле кешелек дөньясы сезнең тетрәткеч чакыру авазыгызны колак белән генә түгел, йөрәге белән дә ишетте, ул аны җавапсыз калдырмас. Җир йөзе бу җәһәттән ничек күбрәк эш күрсәтсә, ачлыкны һәм авыруларны шул хәтле тизрәк җиңәргә мөмкин булыр һәм кешелек дөньясы үз намусын кердән шул хәтле яхшырак арындырыр». Горький тавышы, Идел буендагы ачларның хәле турында белдереп, җир шары буйлап яңгырады һәм бик күп акыл ияләрен, культура, әдәбият, сәнгать эшлеклеләрен, миллионнарча гади кешеләрне кузгатты. Исемнәре бөтен дөньяга > мәшһүр галимнәр, әдипләр, рәссамнар җавап сүзен озак көттермәде. Анатоль Франс ачларга ярдәм фондына үзенә бирелгән Нобель премиясен тапшыра, Ромен Роллан, Анри Барбюс, Мартин Андерсон Нексе, Теодор Драйзер, Герберт Уэллс, Альберт Эйнштейн һәм башкалар ачларга ярдәм итү өчен акчалата өлеш кертәләр.
1921 елның октябрь аенда немец рәссамнары, артистлары, язучылары үз илләрендәге барлык интеллигенциягә мөрәҗәгать итәләр: «...Россиядә ачлыктан 20 миллион кеше интегә! Сез аларга булышырга тиеш, сез аларга булышырсыз!..» Рейн ярларыннан Идел буйларына ярдәм кулын сузган культура эшлеклеләренең берсе күренекле шагыйрь Иоһаннес Беһер булды. Бөек галим Альберт Эйнштейн, 1922 елның февралендә түләүле доклад сөйләп, акчасын ачларга ярдәм фондына тапшырды.
Горький чакыруын бөтен йөрәге белән кабул иткән һәм аңа җа- ны-тәне белән кушылган кешеләр арасында Норвегиянең бөек галиме Фритьоф Нансен аеруча күренекле урын тота. Аның исеме һәм эше Идел буендагы ачлыкка каршы көрәш барган елларда халыклар туганлыгының символына әверелде. Ул да, үз исеменнән бөтен дөньяга мөрәҗәгать итеп, намуслы кешеләрне ачларга ярдәм оештырырга өндәде. Аның тавышы, Горький чакыруына кушылып, ерак- ерак илләрдә яңгырады. Халыкара Кызыл Хач җәмгыяте президенты Густав Адор галимнән Идел буендагы ачларга ярдәм итү өчен төзелгән гомумевропа оешмасына җитәкчелек итүен сорый. Исеме дөнья шаулаткан илгизәр Ф. Нансен, Үзәк Азиягә сәяхәткә әзерләнү эшләрен ташлап, бу тәкъдимне кабул күрә һәм ачларга ярдәм оештырырга керешә. Бөек гуманист ачларның авыр хәлен ерактан торып кына күзәтми. Ул Ригага килә, монда М. М. Литвинов белән очраша. Шуннан ук Мәскәүгә юл ала. Биредә доктор Нансен Г. В. Чичерин һәм Л. Б. Красин белән очраша, сөйләшүләр алып бара. Мәскәүдә «Ачларга ярдәм итү өчен халыкара комитет» төзү хакында килешү төзелә. Аңа Нансен белән Чичерин кул куя.
Фритьоф Нансенны үз иле һәм Европа бер яктан алкышлап, икенче тарафтан сәерсенеп каршылый. Кешелек күзендә абруе гаять зур булган галимнең Россиядәге ачларга ярдәм итү комитетын җитәк- • ләргә риза булуын прогрессив карашлы кешеләр хуплый, ә миллионнарын банк сейфларында саклаучы «капйотлар» моны өнәп бе-
терми. «Сары» һәм «ак» матбугат әнчекләре Нансенга каршы өрә башлый...
В. И. Ленин бөек галим һәм аның бу мәсьәләдә фикердәшләре белән капиталистик дөнья арасында башланган көрәшне зур игътибар белән күзәтә. Г. В. Чичеринга язган бер хатында ул болай ди: ф «Нансен яклылар», «Нансенга каршылар» кампаниясе ачык күрсә- < тә... без Нуланс тәкъдимнәрен гадәттән тыш кискенлек белән кире 5 кагарга тиешбез... Шул чакта, һәм бары шул чакта гына отачакбыз, * РГО-Нансен яклы элементларны үз тарафыбызга яулап, Нансенга х каршыларның уенына чик куярбез...» Ильичның бу урында «уен» S сүзен куллануы тикмәгә түгел. Моны ачыклап үтик. Революциягә =! кадәрге Россиядә француз илчесе булган Жозеф Нуланс совет вла- . стеның иң явыз дошманына әверелә. Кулыннан килсә, ул аны чәйнәп * өзәр иде. Нансенга каршы даирәләр нәкъ менә шушы бәндәне Мил- ләтлэр лигасының Россиягә ярдәм итү комиссиясе башына утыртып ь куялар. Аларның ничек итеп «булышырга» теләве үзеннән-үзе аң- 3 лашыла. Нуланс «комиссиясе», ачларга ярдәм итү сылтавы белән, о советка каршы эш алып барырга маташа. В. И. Ленин шундый * «тәкъдим »нәрне катгый рәвештә кире кагарга кирәген әйтә, ә Нан- ° сенга игелекле эшләрендә мөмкин булган һәр урында булышырга ш тәкъдим итә. “
Мәскәүдәге сөйләшүләрдән соң, Ф. Нансен Милләтләр лигасы аша 1 Европа дәүләтләре хөкүмәтләреннән 250 мең франк акча табарга һәм бу суммага ачлар өчен ашлык сатып алырга өметләнә. Ләкин = галимнең өметләре акланмый. Яшь совет дәүләтен күралмаган “ капиталистик хөкүмәтләр Идел буендагы ачларга булышырга, акча « бирергә җыенмыйлар. Нансен аларны Милләтләр лигасы трибуна- “ сыннан фаш итәргә керешә. «Европа халыклары кышның-кыш буе кул кушырып утырыр һәм еракта миллионнарча кешенең ачтан үлүен тыныч кына күзәтеп торыр дип уйлый алмыйм, моңа ышана алмыйм. Канадада быел уңыш бик әйбәт булды — ул без сораганнан өч тапкыр күбрәк икмәк сата ала. Америка келәтләрендә ашлык череп ята. сатып алучы юк. Аргентинада маис шундый уңды — аны паровоз мичләренә ягалар. Америка һәм Европа портларында буш суднолар тора. Ә көнчыгышта миллионнарча кеше ачлыктан интегә...» Милләтләр лигасы аның мөрәҗәгатенә өзеп җавап бирми, доктор Нансенның тәкъдимнәрен өйрәнү өчен комиссия төзү белән чикләнә. Ике атнадан җавап бирелә: янәсе, «комиссия доктор Нансен белән килешә алмый»... Шулай итеп, акча сейфлары сагында утыручы капиталистик хөкүмәтләр ачларга булышудан рәсми рәвештә баш тарталар.
Фритьоф Нансенның тавышы Милләтләр лигасы трибунасыннан кабат яңгырый. Ул инде мәсьәләне бөтен кискенлеге белән куя. «Биредә, совет хөкүмәтенә булышканчы. 20 миллион кешенең ачтан үлгәне хәерлерәк, дип әйтүче кеше табылырмы икән? Җыелыштан мин шушы сорауга җавап таләп итәм... Мин Европа илләрен тарихтагы иң зур афәткә — ачлыкка каршы көрәшергә өндәвемне дәвам иттерәчәкмен. Инде кыш якынлашып килә. Тиздән Россиядә елгалар туңачак, ә коры җир транспорты өчен юлларны кар күмеп китәр. Шушы озын кышта миллионлаган кешенең йөрәкләре тибүдән тук тарга юл куярбызмыни без? Вакыт бар әле. Ләкин күп түгел... Кешелеклелек хакына, игелек хакына үтенәм мин. Үзегезнең дә бит ха-тыннарыгыз. балаларыгыз бар, уйлап карагыз әле бер: хатыныңның, балаңның ач үлемгә йөз тотуын нинди күз белән күрмәк, моңа ничек түзмәк I грәк! Шушы трибунадан мин хөкүмәтләрне, Европа халык ларын ачларга ярдәм итәргә чакырам. Ашыгыгыз, булышыгыз, әле соң түгел!..»
Нансенның рече тәмамлангач, Лига делегатлары утырган зур залда кабер тынлыгы урнаша. Ә аннары бөтен бинаны көчле алкышлар тетрәтә. Әмма кул чабучы кешеләр галеркада гына утыралар, ә делегатлар — аста. Алар бармакка бармак та сукмый. Ачы хакыйкатьне кешелек дошманнарының йөзенә бәреп әйтә Нансен. Юк, ул коммунистлар исеменнән сөйләргә килгән оратор түгел, зур түрәләр җыенына очраклы гына эләккән ярлы игенче дә түгел, үз язмышын каһәрләр дәрәҗәгә җиткән эшче дә түгел. Ул — Нансен, дөньяга мәшһүр галим. Ул — үзе дә капиталистик дөнья кешесе, әмма шушы дөньяның акчага, алтынга табынучы гали затларын яндырырлык сүзләр әйтә. Нәкъ менә «үз кешеләре» әйткәнгә күрә дә Фритьоф Нансенның һәр сүзе «әфәнделәрнең» яңагына чалтыраткандай булып яңгырый. Милләтләр лигасы, ниһаять, 30 сентябрьдә соңгы сүзен әйтә: Россиянең Идел буйларындагы ачларга ярдәм итү — аерым кешеләр ихтыярындагы эш. Теләгән кеше игелек күрсәтә, булыша ала...
Нансен шундук ачларга булышу фондына үзеннән шактый зур өлеш кертә. Ә соңрак, Нобель премиясе алгач. Советлар Россиясендә ике урында үрнәк авыл хуҗалыгы станциясе булдыру өчен тагын 122 мең крон акча тота. Ачларның чын хәлен белү, аларга ярдәм оештыруны тагын да яхшырту нияте белән, Нансен Идел буена да килеп җитә. Самарада, Пугачев өязендә ул бушап калган авыллар аша уза, ачлыктан хәлсезләнгән, шешенгән кешеләрне күрә. Европага кайткач ул, тагын да зуррак тырышлык белән, ачларга ярдәм фондына акча җыярга керешә.
1922 елның беренче октябрена кадәр Нансен комитеты Россиягә 4.775,8 мең пот азык-төлек китертә. Моның өчен алтын белән 19580,8 мең сум акча түләнгән. Хәзер инде төгәл әйтергә була: Нансен комитетының тырышлыгы 477 мең кешенең гомерен саклап калды. Бу олы җанлы бөек кешегә ничәмә-ничә буыннар рәхмәт укып торса да күп булмас!
Совет халкы Фритьоф Нансенның фидакарьлеген, хезмәтләрен ул чакта ук югары бәяләде. Советларның IX Бөтенроссия съезды 1921 елның 25 декабренда аңа республика хезмәт ияләре исеменнән зур рәхмәт белдерде. Мәскәү шәһәр советы Нансенны үзенең почетлы члены итеп сайлады. Советлар республикасының Идел буе төбәкләрендәге ачларга ярдәм оештырган галим бу илнең якты киләчәген якты итеп алдан күрә. 1923 елда басылган «Россия һәм дөнья» дигән китабында ул: «Рус халкының киләчәге зур... Европа тормышында аңа бөек бурычны хәл итәргә туры килер», дип яза.
Ачлыкка каршы көрәштә илебезнең культура, әдәбият, сәнгать эшлеклеләре дә зур фидакарьлек күрсәттеләр. М. Горький, А. Луначарский, Д. Бедный, В. Маяковский һәм башкалар ачларга булышу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләде. Маяковский ул авыр чакларда: «саф сәнгать» өчен «кара эш» булып саналган шөгыльләрдән — плакатлар әзерләү, азык-төлек налогы турында шигырь язудан да читләшми: Идел буендагы кыенлыклардан файдаланып үз кесәләрен калынайтырга маташкан капкорсакларны, капиталистик илләрнең эшкуарларын сатира уты белән көйдерә.
Шундый газаплы көннәрдә республикабыз әдипләре китаплар язды, артистлар спектакльләр куйды — иҗади хезмәтләре өчен алынган акча исә республиканың ачларга булышлык комиссиясенә тапшырыла. Шуны гына әйтү дә җитә: цирк артистлары манежда чыгыш ясаганнан соң станциягә вагоннардан ашлык һәм чәчүлек орлык бушатырга китәләр.
Идел буендагы әлеге хәтәр айлар дистә елларга тиңләрлек. В. И. Ленин андагы хәлләргә игътибарын бер генә көнгә дә киметми.
1921 елның көзендә һәм егерме икенченең язында да ул бу төбәкләрдә чәчүнең барышы белән даими кызыксынып тора. Бу — бик табигый. Иген уңса — тормыш чәчәк ата.
Шундый уй-хис белән канатланып, ачлыкның сират күперен кичкән игенчеләр язгы кырларга чыга. Күңелле җырлар да яңгырамады, ләкин көчсез сыкрану авазларының да ишетеләсе юк. Буразналар яры. а, ашлык чәчелә. Басуларга тургайлар кайтты. Ләйсән явып үтте. Терлекләр көтүгә чыкты. Татарстан кырларыннан ачлык чигенде. Үлем сызыгы артта калды, тормыш җиңде. Табигать китергән афәтне пролетарийлар туганлыгы, халыклар дуслыгы җиңде. Димәк, рево-люциянең дә җиңүе иде бу! Хәлиткеч вакытта Нансенга каршы күтәрелгән кара көчләр басылып калды.
... Шуннан соң тагын күп язлар үтте, күп сулар акты. Күп милләтле Ватаныбыз зур тарихи сынаулар аша. тагын күп тапкырлар узды. Аграр ил үзенең куәтле индустриясен булдырды. Совет халкы кешелекнең иң хәтәр дошманын — фашизмны тар-мар итте. Россия халкы турында Нансенның: «Европа тормышында аңа бөек бурычны хәл итәргә туры килер» дигән сүзләре чынга ашты. Кайчандыр Нансен тарафыннан ачлык тырнагыннан, үлемнән тартып алынган кешеләрнең оныклары бөтен кешелек дөньясын фашизм коллыгыннан коткарып калуда катнаштылар. Тарихи бурыч исәп белән түләнде.
— Игенче хезмәте — яу кырында җиңү белән бер ул!
Заманында героик эше белән Татарстанны шаулаткан комбайнчы Социалистик Хезмәт Герое Даһи Гарифуллович Шарифуллин миңа шулай дигән иде. Шунда ук бу фикерен ачыклап та бирде: «Игенчегә каршы торучы көчләр аз түгел бит: корылыгы да була, вакыт- лы-вакытсыз яуган яңгырлар да теңкәгә тия. Кыравы-суыклары бар тагын... Шуларның барына да каршы тора белсәң генә — уңыш аласың. Техникага таянасың, фәнгә. Шулар белән табигать стихияләренә каршы торасың...»
Бу сүзләрне мин 1972 елда искә төшердем. Ул елны да Идел буйларына корылык килде. Шуннан нәкъ 51 ел элек булган шикелле үк, кырларда туфрак көйрәде, көтүлекләрдә үләннәр кибеп бетте. Шундый ук рәхимсез кояш, бөтен яшеллекне кырып салырга теләгәндәй, көннәр, атналар, айлар буена күктә ут шары булып дөрләде. Июль аенда республикада явым-төшем нибары 3,9 миллиметр булды. Августта исә тамчы да таммады. Туфрак температурасы кырык җиде градуска җитте. Кыскасы, һава шартлары нәкъ менә егерме беренче елның җәен хәтерләтте. Бәрәңге сабагы тамырда кипте, күлләр саекты... Ләкин Идел буйларына егерме беренче ел афәте килмәде. килә алмады. Татарстан игенчеләре җитмеш икенченең көзендә һәр гектардан 10,9 центнер ашлык җыеп алдылар. Зур уңышмы бу? Чагыштыру өчен бер белешмә китерик: революциягә кадәрге Казан губернасында крестьян хуҗалыклары иген бик яхшы уңган елларда уңышны шул чамада алганнар... Җитмеш икенче елда Татарстан халкы корылык афәтен сизмәде диярлек. Дөрес, кайбер кытлыклар булды: малларга азык җитмәде — күрше өлкәләр ярдәмгә килде. Республикада бәрәңге яралмады — Белоруссия җибәрде, тугандаш социалистик илләр — Польша һәм Румыния булышты. Идел буена илнең төрле якларыннан эшелоннар агылды. Ләкин аларны без га- дәти йөкләр дип кенә кабул иттек.
Бу җиңү иде. Безгә Октябрь биргән кодрәтнең җиңүе!