Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫ МАЯК

М. Ф. Вәлиев,
КПСС өлкә комитеты секретаре

Г Ибраһимовның 90 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә сөйләнелгән чыгыш
алимҗан Ибраһимов — Бөек Октябрьга хәзерлек һәм Совет дәүләте төзелү елларында яшәп иҗат иткән культура һәм фән эшлеклеләребезнең иң күренеклеләреннән берсе. Туган халкына, аның үткәне белән киләчәгенә ® тирән тамырлар белән береккән бөек художник һәм революционерның таланты гаять күп кырлы, тормыш юлы — якты максатлы, халык һәм революция эшенә багышланган, ә әдәби, фәнни мирасы — күләмле һәм җуелмас.
Талантлы зур язучы, күренекле галим, мәшһүр тәнкыйтьче, ялкынлы революционер. олы җәмәгать эшлеклесе — Г. Ибраһимов әнә шундый сыйфатларны үзенә туплаган якты шәхес. Ул әдәбият һәм сәнгатьне, халык мәгарифе һәм милли вакытлы матбугатны үстерүгә, марксизм-ленинизм идеяләрен пропагандалау эшенә үзеннән лаеклы өлеш кертте.
Галимҗан Ибраһимовны олы художник һәм фикер иясе итеп Беек Октябрь үстерде. Моңа ул марксизм-ленинизм тәгълиматын тирән үзләштереп, коммунистик якты идеаллар хакына армый-талмый көрәшеп, партиянең тугры һәм кыю көрәшчесе буларак иреште. Галимҗан Ибраһимовның 90 еллык юбилеен тантаналы төстә билгеләп үткәндә дә, без аның таланты, әдәби һәм фәнни мирасы халыкка, коммунизм эшенә тугрылыклы хезмәт итүен һаман дәвам итә диел, һич тә икеләнмичә, горурланып әйтә алабыз.
Ибраһимовның шәхси тормышы җиңелләрдән булмады, әмма аның гражданлык һәм иҗат язмышына сокланмый мөмкин түгел. Әдәбиятка Беренче рус революциясе тудырган демократик күтәрелеш дулкынында килеп кереп, кыска гына вакыт •эчендә ул үзен хәзерге татар прозасына нигез салучыларның берсе, татар критик реализмы әдәбиятының күренекле вәкиле ител танытты.
Г Ибраһимов иҗатының җитлеккән, мул уңыш биргән чоры Октябрьдан соңгы социалистик төзелеш елларына туры килә. Бу иҗатның иң мөһим үзенчәлекләре дә нәкъ шул чорда тулырак ачыла төште. Үсеш юлының һәр вакыт магистраль сызыгында булу, тормышның җитди, төп мәсьәләләрен күтәреп чыгу, яңа тормыштагы уңай күренешләрне яралгы хәлендә күрә белү, иҗтимагый һәм социаль процессларны партияле, сыйнфый позициядән торып бәяләү — аларның кайберләре әнә шулар.
Ибраһимов иҗаты — үткән заман классик әдәбияты белән яңа совет әдәбиятын тоташтырып торучы җанлы күпер, ө ул үзе — татар әдәбиятында социалистик реализмга нигез салучыларның берсе һәм иң күренеклесе
Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында туган. Унбер яшенә кадәр авыл мәдрәсәсендә укыганнан соң ул үз чорында реакцион тәртипләре һәм укытуның схоластик алымнары белән аерылып торган Оренбургтагы Вәли мулла мәдрәсәсендә белем ала. Булачак язучы искелек һәм золым атмосферасына түзеп фтора алмый, хер фикерле булуы һәм яңалык таләп итүе өчен аны мәдрәсәдән куалар.
1906 елда Галимҗан Уфага килә һәм «Галия» мәдрәсәсендә укый башлый. Әмма бу уку йорты да яшүсмернең белемгә сусавын канәгатьләндерә алмый. Тиздән ул аны
Г
ташларга мәҗбүр... Бу елларда Ибраһимов үзлегеннән күп укый, тарих, әдәбият белән кызыксына, рус телен үзләштерә.
1909 елда ул Казанга килә. Биредә Хөсәен Ямашев, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхметов, Галиәсгар Камал кебек танылган шәхесләр яши һәм эшли. Ибраһимов милли интеллигенциянең алдынгы вәкилләре белән аралаша башлый, әдәби һәм иҗтимагый-политик вакыйгалар сферасына кереп чума, атаклы язучылар, демократик карашлы яшьләр арасында үз кеше булып китә. Казанда аңа язучылык һәм журналистлык эше өчен дә чагыштырмача зур мөмкинлекләр ачыла. Ул күп яза, вакытлы матбугат битләрендә әдәбият һәм сәнгатьнең актуаль проблемаларын кү-тәреп чыга, социаль һәм политик мәсьәләләр буенча чыгышлар ясый.
Г. Ибраһимовның язучы буларак иҗат биографиясе 1907 елда басылып чыккан «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» хикәясеннән башланып китә. Аның беренче әсәрләрендә үк укучы кара һәм залим көчләрнең сукыр корбаны булырга теләмәүче горур кеше образы белән очраша. Авторның шәхси биографиясен хәтерләткән сюжетка корылган әлеге хикәянең герое да — шундый ук бәйсез шәхес.
Ибраһимовның алга таба язган әсәрләрендә дә без караңгы һәм ямьсез чынбарлыктан ычкынырга теләүче геройларга юлыгабыз. Яшь әдип тормыштан чын гүзәллек эзли, аны бәйсез, ирекле һәм олы характерлар, гадәттән тыш вакыйгалар мавыктыра. Әмма Октябрьга кадәрге чорда бу эзләнүләрнең уңай хәл ителүе өчен шартлар булмый әле. Ибраһимов кешедәге гүзәл сыйфатларның тантана итүен, җирдә азатлык, бәхет һәм мәхәббәтнең җиңүен сурәтләргә омтыла, ләкин боларның берсен дә патша Россиясе чынбарлыгыннан таба алмый. Шуңа күрә язучы үз идеалын, гүзәллеккә булган карашларын һәм хыялларын романтик образларда чагылдыра. Аның геройлары тирәлек белән кискен конфликтка керәләр, буржуаз чынбарлык белән килешеп яшәүчеләрне гаепләп чыгалар, аларга ачы нәфрәт белдерәләр, шәхси азатлыкка, бәйсезлеккә омтылалар. Тик, кызганычка каршы, әлегә алар бу тор-мышны үзгәртеп коруга сәләтсез. Мәсәлән, «Диңгез» хикәясенең төп герое тормышның җансыз торгынлыгыннан риза түгел, ул ниндидер илаһи, аныксыз гүзәллеккә омтыла. Аның өчен чын бәхет мизгеле — диңгездәге дәһшәтле давыл белән көрәш. Әмма давыл тына, ә максатын җуйган герой, соңгы шатлыгыннан мәхрүм калып, еметсезлеккә бирелә. Язучы һәм аның геройлары шул рәвешчә, бер яктан, буржуаз чынбарлыкка ризасызлык, социаль изү һәм хаксызлыкка протест белдерсә, икенче яктан, алар әлегә көрәшнең реаль юлларын һәм чараларын белмиләр иде.
1912 ел азагында Ибраһимов Казаннан Киевка китә. Язучының истәлекләренә караганда, ул анда мөселман студентлар белән конспиратив элемтә урнаштырырга җыенган. Чыннан да, аның тырышлыгы белән кыска вакыт эчендә яшерен студентлар группасы оеша, һәм бу хәл охранканы сагаерга мәҗбүр итә. Тиздән полиция язучыны һәм аның актив көрәштәшләрен кулга ала һәм төрмәгә яба. Әле төрмәдән чыккач та Ибраһимов 1917 елгы Февраль революциясенә кадәр полиция күзәтүе астында тора. Әлбәттә, язучының идея-политик үсешенә Киев вакыйгалары зур йогынты ясаганнар. «Андагы эшләр, утырып чыгу минем өчен бер мәктәп булды. Дәресен әйткәндә, файдалы мәктәп. Күзем ачыла төште. Күп нәрсәне һәм кешеләрне дөресрәк күрә, дөресрәк таный башладым», — дип яза ул.
Социаль тәҗрибә туплау Ибраһимовның әдәби иҗатына да тәэсир итә. Ул торган саен проблемаларны кыюрак куя, аның әсәрләрендә реализм элементлары көчәя төшә, язучының демократик идеаллары ачыграк күренә башяый. Әсәрләренең төп герое итеп тә ул гади хезмәт кешеләрен ала. Геройларының көндәлек тормышын, кайгы-шатлыгын, моңын-зарын, өмет-хыялын Ибраһимов яратып һәм тәфсилләп тасвирлый. Шул ук вакытта ул чордагы татар хезмәт ияләренә хас караңгылык, томаналык, күндәмлек кебек күренешләргә дә күз йомып кала алмый язучы. Ләкин ул хезмәт ияләре ярлы рухи тормыш белән яши дип күрсәтергә теләми, киресенчә, хезмәт ияләренең эчкә матурлыкка, якты һәм көчле хискә ия булуларын исбатлый. Язучының «Көтүчеләр», «Карт ялчы», «Табигать балалары» кебек хикәяләре — нәкъ менә шундый әсәрләр.
Илдә башланган революцион күтәрелеш гөрелтесенә Ибраһимов актив иҗади эшчәнлек белән җавап бирә. Билгеле булганча, бу күтәрелеш кара реакция чорында тоткарланып торды. Ул елларда халыкның революцион катламына каршы рәхимсез
репрессияләр башлана, прогрессив газета һәм журналлар ябыла, политик көрәшнең легаль формалары юкка чыгарыла. Мондый шартларда Ибраһимов «Галия» мәдрәсәсенә укыту эшенә кайтырга мәҗбүр. Туплаган тәҗрибә һәм белемнәрен ул яшь буында югары гражданлык сыйфатлары һәм алдынгы идея карашлары тәрбияләүдә файдаланырга ниятли. Аңарда белем алган яшьләрнең күпчелеге революциядән соң л, совет мәктәбе укытучылары, журналист, язучы булып киттеләр, шактый өлеше партия сафларына керде. 5
«Галия» мәдрәсәсендә укыту дәверендә Ибраһимов татар филологиясенә кара- S ган күп кенә фәнни-теоретик һәм методик хезмәтләр яза. Гомумән, революциягә 3 чаклы ук инде ул милли әдәбияттагы революцион-демократик юнәлешнең иң таныл- * ган вәкилләреннән санала. Аның әдәби әсәрләре, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә караган күп санлы мәкаләләре татар әдәбияты формалашуына, милли әдәби тел һәм эстетик фикер үсешенә, хезмәт ияләрен революцион рухта тәрбияләү эшенә зур j өлеш керттеләр.
1917 елгы Февраль революциясеннән соң Г. Ибраһимов. танылган әдәбиятчы һәм 4 җәмәгать эшлеклесе буларак, тулысы белән революцион көрәш эшенә кереп чума. а Ул Мәскәү һәм Казанда үткәрелгән мөселман съездларында катнаша, Фатих Сәйфи- a Казанлы белән берлектә «Ирек» газетасы чыгара башлый. Бу вакытлы матбугат ор- ~ ганы битләрендә марксистик лозунглар таратыла, мөселман буржуазиясе һәм руханиларның сатлык политикасы фаш ителә. Газета сугышны туктатырга чакыра, аның империалистик характерда булуын һәм халыкка каршы юнәлдерелгәнлеген кискен гаепли. Бу чорда ул революции идеяләрен пропагандалауда эшчеләр җыелышы, солдат митинглары, укучы яшьләр аудиторияләреннән дә оста файдалана.
Шулай итеп, февраль белән осгябрь арасында язучы җитди политик көрәш мәктәбе уза. Октябрьның хәлиткеч көннәрендә дә ул баш күтәргән халык ягында була, зал һәм мәйданнарда «Бөтен власть Советларга!» дигән өндәмәне яклап чыгыш ясый. 1918 елның январенда әдип. Учредительное собрание делегаты буларак. Петроград- ка килә. Сул канатка ияреп, большевиклар белән берлектә, ул Учредилкаиы ташлап чыга, «чөнки ул гасырларча алпавытлар, капиталистлар тарафыннан таланып, җәберләнеп килгән ярлы халыкның икътисади коллыктан азат ителү юлындагы теләгенә каршы барды»,— дип яза әдип үзенең сайлаучылары алдында хисап урынына язган мәкаләсендә. Ибраһимов тулысы белән Совет властен яклаучылар позициясенә баса. Советларның III Бөтенроссия съезды аны ВЦИК члены итеп сайлый. Мулланур Вахитов белән бергә, аның ярдәмчесе буларак, ул Халык Комиссарлары Советы янында Үзәк мөселман комиссариаты эшчәнлеге белән җитәкчелек итә башлый, комиссариат органы «Чулпан» газетасының редакторы була. Анда Г. Ибраһимов тәрҗемәсендә Совет властеның беренче декретлары һәм эшче-крестьян хөкүмәтенең карарлары татар телендә басылып чыга.
Октябрь революциясеннән соңгы беренче айларда рәсми рәвештә әле һаман да сул эсерлар партиясе члены булып кала бирсә дә, ул барлык принципиаль мәсьәләләр буенча практик эшчәнлегендә һәм политик карашларында тулысы белән большевиклар партиясе программасыннан чыгып эш йөртә. В. И. Ленинның чыгышлары аңа аеруча көчле тәэсир итәләр. Сул эсерлар совет оешмаларында эшләүдән баш тертып, турыдан-туры фетнә һәм саботаж оештыру юлына басу белән, Ибраһимов, бер дә икеләнмичә, бу партия белән барча элемтәләрен өзеп, үз постында эшлә- вен дәвам итә. Бу көннәрдә язучыны В. И. Ленин кабул итә. Ул аңа үзенең планнарын. уйлануларын сөйли. В. И. Ленин аны игътибар белән тыңлый һәм «Эшләгез!» ди. Беек юлбашчының мондый игътибары һәм ышанычы Ибраһимоәны тирән дулкынландыра, канатландырып җибәрә.
Ленин эшенә бирелгәнлек, социалистик революциянең хаклыгына нык ышаныч язучыны коммунистлар партиясе сафларына алып килә. 1920 елда ул РКП(б) члены итеп кабул ителә, ә партия стажы 1917 елның 15 апреленнән раслана.
1918 ел азагында Галимҗан Ибраһимов Казанга кайта. Ул вакытлы матбугатта актив катнаша, күп санлы публицистик мәкаләләр бастырып чыгара. 1919 елда, Колчак гасцәрләре һөҗүм иткән катлаулы чорда, ул махсус задание белән дошман тылына китә һәм безнең командованиегә кыйммәтле мәгълүматлар хәбәр итеп тора. Татарстан республика советларының беренче учредительный съездын хәзерләү һәм
үткәрүдә дә ул зур активлык күрсәтә. ТатЦИК һәм Татарстан өлкә комитеты члены буларак, Г. Ибраһимов партия һәм совет органнары эшендә культура һәм мәгариф өлкәсенә караган төрле чаралар үткәрүгә күп көч куя. Татарстан автономияле республикасы төзелүнең беренче көннәреннән үк ул коммунистлар партиясенең милли политикасын һәм культура революциясенең ленинчыл программасын тормышка ашы-ру өчен армый-талмый көрәшә башлый. Октябрьдан соң Ибраһимов чын-чынлап зур җәмәгать эшлеклесе һәм олы язучы булып өлгерә, аңа яңа канатлар үскәндәй була, ул бертуктаусыз эшли, яза, яңа чорның күп санлы иҗтимагый-политик, әдәбият, фән һәм мәгариф ихтыяҗларына җавап бирергә тырыша. Хәлиткеч идея — теоретик мәсьәләләрдә дөньяга марксистик-ленинчыл карашны принципиаль төстә яклаучы революционер-коммунистка әверелә Г. Ибраһимов.
Революция аның әдәби иҗатына да зур этәргеч ясый. «Мин үземнең иҗат көчләремнең иркен үсеп китә алулары тик Бөек Октябрь революциясе аркасында гына мөмкин булды дип табам», — дип яза ул соңыннан. Чыннан да, Октябрь эпохасы художникка җанлы геройлар һәм зур вакыйгалар дөньясын ачып җибәрде. Инде Ибраһимов гүзәллекне дә реаль чынбарлыктан эзли һәм таба. Ул аны яңа революцион хәрәкәттә, революция һәм социалистик төзелеш тудырган яңа кешеләр характерын-да күрә. Бу чорда ул аеруча илһамланып эшли һәм һәркайсы әдәбиятыбызда бер этап булырдай, күләмле әсәрләр иҗат итә. Бу әсәрләр яңа, социалистик әдәбиятның үсеш юлын билгеләделәр.
Әдәбият мәйданына яңа тарихи шартларда аяк баскан әдипләр каршында, элгәр- геләрнең идея-эстетик тәҗрибәсенә таянып һәм гомум кешелек культурасы казанышларын үзләштереп, әдәбиятта хәлиткеч сыйфат сикереше ясау бурычы тора иде. Ш. Камал, Ф. Әмирхан һәм башка замандашлары белән бергә, татар әдәбиятында социалистик реализмга нигез салучыларның берсе буларак, Галимҗан Ибраһимов та бу җаваплы миссияне уңышлы үтәп чыкты. Ул һәр вакыт интернационализм байрагын югары тотып, милли чикләнгәнлеккә каршы көрәшүчеләр сафында булды. «Безгә... фәкать үз кабыгыбызга бикләнеп калырга мөмкин түгел,— дип язды ул.— Безгә гакыл вә фикеребезне гомум бәни адәм офыгына таба юнәлдерергә... татар әдәбиятыннан үтеп, бөтендөнья әдәбиятының тарихи агымнары белән дә танышырга лазим булачак».
Г. Ибраһимов рус әдәбияты казанышларына да еш таяна. Аның иҗатына бигрәк тә Белинский, Тургенев, Толстой әсәрләре уңай йогынты ясыйлар. Яңа, социалистик әдәбиятны башлап җибәрүче әдипләрнең берсе — А. М. Горький иҗатын ул аеруча кызыксынып өйрәнә. 1920 елда басылып чыккан «Безнең көннәр» романын Г. Ибраһимов бөек пролетар язучысы йогынтысында язды дип әйтергә була. Бу әсәр татар әдәбиятында беренче тарихи-революцион роман булды һәм ул милли прозаның аннан соңгы үсешенә һәм башка төрки телле әдәбиятларда тарихи-революцион әсәрләр барлыкка килүгә көчле этәргеч ясады. Әсәрдә татар җәмгыятендәге төрле катлаулар, шул исәптән татар интеллигенциясенең 1905—07 елгы революциядә катнашуы киң эпик планда тасвирлана. Без анда шулай ук, кара реакция чоры башлангач өметләре киселгән, көрәш рухы сүнә барган затларны да очратабыз. Әмма әсәрнең үзәгендә сыгылмас җанлы, соңгы сулышларына кадәр гомерләрен азатлык һәм революция эшенә багышлаган чын каһарманнар тора.
Г. Ибраһимов заман пульсын нечкә тоючы һәм шул чынбарлыкны типик һәм тулы канлы образларда гәүдәләндерүче художник була. Бу сыйфатлар бигрәк тә социалистик революция темасына багышланган «Яңа кешеләр» пьесасында ачык чагылыш таптылар. Пьесаның башыннан азагына чаклы калку гәүдәләнгән төп идея — аяусыз сыйнфый көрәш шартларында үзен яңа социалистик әхлак буларак раслаган революцион гуманизм. Пьеса үзәгендә — халык массаларының тирән катлауларын биләп алган, пролетариат эшенә бирелгәнлек һәм тугрылык саклаучы яңа кешеләрнең көрәш эпопеясы.
Иҗатында Г. Ибраһимов беркайчан да тар милли рамкалар белән генә чикләнеп калмый, еш кына ул илебезнең башка халыклары тормышы һәм язмышына да мөрәҗәгать итә. Интернационализм пафосы белән сугарылган бу үзенчәлек аеруча «Казакъ кызы» романында тулы чагылды. Тугандаш казакъ халкы тормышыннан алып язылган бу әсәр татар прозасының гына түгел, ә 20 нче еллардагы күп милләтле совет әдәбиятының да иң олы казанышларыннан берсе иде.
Г. Ибраһимовның новаторлык рухы белән сугарылган һәм үзенә чорның идея- эстетик, политик тәҗрибәсен туплаган мәшһүр «Тирән тамырлар» романы — татар әдәбиятында этап булырдай зур әсәр. Язучы монда социалистик революциянең иң хәлиткеч этапларыннан берсенә тукталып, яңалык белән искелекнең кискен бәрелеше нәтиҗәсендә туган драматик вакыйгалар панорамасын тудыра, авылда барган катлаулы сыйнфый көрәшнең кискенлеге хакында сөйли. Күз алдына намуслы, кур- ” ку белмәс Фәхри һәм аны яклаучыларның җанлы образлары килеп баса. Романда - зур художникларга гына хас осталык белән халык массаларының тормышы сурәтлә- g нә, иске тормыш гадәтләренең җимерелүе, кан һәм көрәш, чиксез кыенлыклар, авыр 3 корбаннар, югалтулар аша яңа җәмгыять, яңа кеше формалашуы күрсәтелә. Әсәрнең £ югары партиялелеге һәм новаторлыгы да шунда. Гомумән, «Тирән тамырлар» рома- к ны милли әдәбиятыбызда социалистик реализм методын формалаштыруда әйтеп бе- ♦ тергесеэ зур роль уйнады. я
Татар совет әдәбиятының авангардында баручы язучы буларак, Галимҗан Ибра- 2 һимов әдәбиятта реалистик тенденцияләрне яклады һәм иҗади хезмәт матурлыгына с; дан җырлады, кешеләрне сыгылмас җанлы, революция һәм социализм эшенә бирел- ™ гәнлек үрнәгендә тәрбияләде. Язучының совет чорында иҗат иткәне — татар совет әдәбиятының чын җитлегү чорына керүен күрсәтүче якты үрнәк.
Г. Ибраһимов күренекле каләм иясе, сүз остасы, танылган җәмәгать эшлеклесе < генә түгел, бер үк вакытта ул филология һәм тарих фәннәренә зур өлеш керткән олы галим дә. Октябрьга чаклы язган әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә үк ул татар революцион-демократик әдәбияты үсешенә көчле йогынты ясаган идея-эстетик проблемалар күтәреп чыкты. Совет чорында исә Ибраһимов яңа әдәбиятның теоретик проблемаларын тирәнтен өйрәнүгә аеруча зур өлеш кертте. Әдипнең буржуаз милләтчеләргә каршы көрәше, социалистик идеологияне, әдәбият һәм сәнгатьтә марксистик- ленинчыл принципларны яклавы милли культурабыз язмышына, аның социалистик реализм юлыннан үсүенә зур йогынты ясады.
1925 елда Татарстан хөкүмәте карары белән ул республикада булган барча фәнни һәм культура-агарту эшенә җитәкчелек итәчәк Академик үзәкнең председателе итеп расланды.
Академик үзәкнең җитәкчесе буларак, Г. Ибраһимов республиканың фәнни көчләрен туплауда һәм хәзерләүдә актив катнаша, аларны татар халкының культура, сәнгать, тарих, этнографиясенә караган актуаль проблемаларны өйрәнү һәм чишүгә мобилизацияли.
Аның «Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы». «Шәрыкның бөек революционеры Мулланур Вахитов» кебек тарихи-публицистик хезмәтләре, «Татарлар 1905 елгы революциядә», «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре», «Урал» һәм уралчылар» кебек монографияләре һәм күп санлы мәкаләләре Татарстанда иҗтимагый фикер һәм революцион хәрәкәт тарихын өйрәнүгә нигез салдылар. Татарларда
• иҗтимагый фикер һәм революцион хәрәкәт тарихын марксистик-ленинчыл нигездә өйрәнүнең беренче карлыгачлары буларак, бу хезмәтләр әле дә үзләренең әһәмиятен югалтмыйлар.
Галимҗан Ибраһимов инициативасы белән 20 нче елларда республикада марк- сизм-ленинизмны татар телендә пропагандалау, фәнни социализмга караган хезмәтләр бастыру эше җайга салына. Ул В И. Ленинның хезмәтләрен татар теленә тәрҗемә итү эшен дә үзе башлап җибәрде һәм шул эшне башкару өчен Татарстанның партия өлкә комитеты тарафыннан төзелгән махсус комиссиянең җитәкчесе булды.
Әдәбият галиме буларак та Галимҗан Ибраһимов бай мирас калдырды. «Пролетариат һәм социалистик тезелеш шартларында татар культурасының язмышы», «Кара маяклар яки ак әдәбиятлар» кебек китапларында һәм мәкаләләрендә Ибраһимов культура мирасына мөнәсәбәт мәсьәләләрен күтәреп, Октябрьдан соңгы чор әдәбият үсеше һәм аның үзенчәлекләре проблемасын яктыртты. Ул социалистик реализмның нигезендә ятучы сыйнфыйлык, партиялелек һәм халыкчанлык принципла-рына караган мәсьәләләрне өйрәнеп, әдәбиятның милли спецификасы — миллилек
• һәм интернациональлекнең бердәмлеге — турында тирән фикерләр язып чыкты, традиция һәм новаторлык, язучының дөньяга карашы һәм аның иҗат процессына ясаган йогынтысы кебек эстетик категорияләргә тирән анализ һәм аңлатма бирде.
Галимҗан Ибраһимов — тел һәм әдәбият укыту методикасына кагылышлы капиталь хезмәтләр авторы. Татарстан АССР төзелүенең марксистик концепциясен булдыруда, бу мәсьәләдә буржуаз милләтчеләр һәм эсер-меньшевикларның ялгыш трактовкасын фаш итүдә шулай ук Галимҗан Ибраһимовның роле зур булды.
Татарстан дәүләт тарихын өйрәнүчеләрдән беренче булып ул милли дәүләт төзелешендә В. И Ленинның теоретик өйрәтмәләре нинди зур әһәмияткә ия булуны күрсәтеп чыкты.
1928 елда совет җәмәгатьчелеге язучының әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлегенең 20 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтте. Әдәбият, фән һәм культура өлкәсендәге олы уңышлары өчен ВЦИК аңа Хезмәт Герое исеме бирде, ул Сәнгать фәннәре академиясенең гамәлдәге члены һәм берничә фән җәмгыятенең почетлы члены итеп сайланды.
Г. Ибраһимов, каты авыру сәбәпле, гомеренең соңгы ун елын Кырымда уздырырга, дәваланырга мәҗбүр булды. Ләкин бу елларда да ул актив эшчәнлеген ташламый, һаман яза. Аның күңеле һаман көр, ул татар җәмәгатьчелеге белән тыгыз элемтәдә тора. Язучы янына әледән-әле каләмдәш дуслары килеп тора. Ул күптән башланган әсәрләрен тәмамлау өстендә эшли, элек язылган кайбер хикәя һәм повестьларын яңадан карап чыга, эшкәртә. «Безнең көннәр» романының I томын яңадан редакцияләп чыга, II һәм III томнарын төгәлләү өстендә эшли. Бу эш аннан гаять күп көч сарыф итүне сорый... Әмма 1938 елның 21 январенда аның йөрәге тибүеннән туктый.
Безнең социаль һәм рухи тормышыбызда шактый зур үзгәрешләр булып тора. Ибраһимов яшәгән заманнан да безне шактый еллар аера. Еллар гына да түгел, материаль, социаль һәм рухи тормышта барлыкка килгән олы үзгәрешләр аерып торалар. Алар тирән һәм күп төрле. Инде яңа буын үсеп җитте, күп санлы яңа иҗтимагый, психологик, эстетик проблемалар туды, яңа, яшь сүз осталары үсеп җитеп әдәбиятка килде. Культура-сәнгать хәзинәсен кабул итүебез дә үзгәрешсез калмады, әлбәттә. Ләкин Ибраһимов, эре масштаблы художник буларак, вакыт чикләрен җәя төшә. Ул калдырган мирас бүген дә республикабызның иҗтимагый һәм әдәби тормышында яши һәм катнаша. Чөнки бөек художник буларак, ул заман сулышын сизгер тоючы гына түгел, һәр вакыт киләчәккә дә күз төбәүче, киң масштаблы итеп фикер йөртә белүче, иҗатында үзе яшәгән чорның иң кирәкле, иң мөһим пробле-маларын куя белүче иде. Шул күзлектән караганда, Ибраһимов чын-чыннан халык язучысы, массаларның уй-фикерен әйтеп бирә белүче интернационалист иде. Галимҗан Ибраһимов татар әдәбиятында гына түгел, күп милләтле совет әдәбиятында да шулай ук тирән эз калдырган, танылган әдип.
Республикабыз хезмәт ияләре бөек язучының якты истәлеген олы хөрмәт белән искә алалар. Галимҗан Ибраһимов исемен Казанда яңа, киң проспектларның берсе, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы тел. әдәбият һәм тарих институты йөртә. Аның әсәрләре күп тираж белән татар һәм СССР халыклары телләрендә кабат- кабат басылып киләләр. Ниһаять, әдип әсәрләренең 8 томлыгы басылып чыгуы да культурабыз тормышында истә калырлык вакыйга булачак.
Г. Ибраһимов кызыклы, эчтәлекле, революцион яну белән балкыган данлы тормыш юлын үтте. Революцион идеяләр белән канатланучы, өзлексез үсештә булган, тормышны тирән мәгънә белән баетучы, якты киләчәккә якты өмет уятучы художник иде ул.
Без Галимҗан Ибраһимовның 90 еллык юбилеен илебез тормышын тамырыннан алып үзгәрткән, бөтен дөнья күләмендә искиткеч зур әһәмияткә ия булган Бөек Октябрь социалистик революциясенең 60 еллыгында билгеләп үтәбез. Бөек Октябрь үткәндә изелгән һәм кыерсытылган халыкларга чын азатлык китерде, экономиканың моңарчы күрелмәгән югары темплар белән үсүенә, культура һәм фәннең гөрләп чәчәк атуына чиксез мөмкинлекләр бирде. Туган җиребез Татарстан шуның җанлы шаһиты һәм мисалы булып тора.
Галимҗан Ибраһимов искиткеч тугрылык, фидакарьлек, хак эшебезгә тирән ышаныч белән эшләгән, көрәшкән, иҗат иткән, шул юлда җитди югалтуларга барган һәм безнең йөрәкләрдә якты маякларны, Алып батырларны хәтерләткән ленинчыл большевиклар гвардиясенең данлы плеядасы вәкиле иде. Шуңа күрә аның исеме һәм олы мирасы — үлемсез һәм мәңгелек.