Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКЫДЫК, УКЫТТЫК, ЭШЛӘДЕК, ЭШЛИБЕЗ


гасыр башларында туган безнең буынга купне күрергә, күпне йөрәктән кичерергә, бик күп дөньякүләм тарихи вакыйгаларның шаһите булырга һәм кайберләрендә катнашырга да туры килде. Бу яктан без бәхетлеләр.
Дөрес, бала һәм яшүсмер чакларыбыз бик авыр елларда узды. Туйганчы ашамаган, ачлык елларда бөтенләй интеккән чаклар да булды. Ул вакытларда без киндер күлмәк, алача ыштан, тула чикмәннән башка кием дә күрмәдек. Аягыбызда кыш һәм җәен дә, яз һәм көзнең пычрак көннәрендә дә салкын су бер ягыннан кереп, икенче ягыннан чыгып тора торган чабата иде. Нәкъ менә шул авыр тормыш һәм купне күрү безне чыныктырды да.
Нинди генә авыр шартларда узмасын, яшь вакытның күңелдә калырлык ягымлы, матур яклары да була. Ул минем мәктәптә укыган елларым. Бәхеткә каршы, мин укырга кергән 1910 елда безнең авыл мәктәбенә яңа мөгаллим килеп бөтенләй яңама укыта башлаган иде. Соңыннан билгеле булганча, ул ерак Уральск шәһәрендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукай белән бергә «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укыган, аннан Оренбургка килеп «Хесәения» мәдрәсәсен тәмамлаган Зәки Рәмиев булып чыкты. Бөтен тормышын һәм табигый сәләтен халыкка хезмәткә багышлаган, мәктәпнең такта белән генә аерылып торган кечкенә генә бер бүлмәсендә яшәгән бу укытучыбыз безне, авыл балаларын, җәмгыятькә файдалы кеше итеп әзерләүдә гаять күп нәрсә эшләде, фәннәрнең нигезләре белән таныштыра башлау өстенә бездә әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләүгә дә зур көч куйды.
Ләкин 1914 елның җәендә башланган дәһшәтле империализм сугышы безне бу яратып укыган мәктәбебездән дә аерды. Чөнки авылның эшкә яраклы ирләре белән беррәттән бу укытучыбызны да солдатка — сугышка алдылар. Кешеләрне генә түгел, хәтта күп кенә крестьяннарның тазарак атларын да сугыш йөкләрен ташу өчен мобилизацияләделәр. Авылда барлык авыр эш картлар^ хатын-кызлар белән без. яшүсмерләр, җилкәсендә калды. Без — унбер-унике яшьлек балалар сука да сукаладык, печән дә чаптык, урак та урдык, көтү дә көттек. Ата-аналарга балаларыннан, солдаткаларга ирләреннән килгән хатларны укып бирүче һәм җавап хатлары язучы да без булдык. Шунда иң авыры — үлем хәбәре китергән хат яки рәсми белдерү кәгазен укып бирү иде. Шуны ишетеп иңрәеп калган, еларга яшьләре дә булмаган аналар һәм апаларның хәсрәтле йөзләре бүген дә күз алдында. Шундый авыр елларда безгә укуыбызны дәвам иттерү һәм укып кеше булу турында уйларга да юл калмаган иде.
Ул юлны — барлык хезмәт ияләренә бәхет ачкычы алып килгән якты юлны — Бөек Октябрь социалистик революциясе ачты. Владимир Ильич Ленин җитәкчелегендәге Совет хөкүмәте беренче адымнарында ук барлык халыкны грамотлы итү мәсьәләсен көн тәртибенә куйды. Балаларны гына түгел, үз вакытларында укый алмый калган буй җиткән кызлар, егетләр һәм өлкән яшьтәгеләрне дә яңадан укыту башланды. Бер үк вакытта укытучылар әзерләүгә дә игътибар көчәйде.
Шулар рәтеннән мин дә 1918—19 нчы уку елында өяз шәһәребез булган Тәтештә алты айлык курсларда булып кайткач, унбиш яшемнән курше Тутай ааылына укытучы итеп билгеләндем. Көндезләрен мәктәптә балалар укытам кичләрен аерым билгеләнгән йорттг зурларны укый-язарга өйрәтә идем. Әле үсмер малай гына булсам да, олы яшьтәге абзыйлар да миңа олылап укытучы абый дип эндәшәләр иде. Икенче елны туган авылыма кайтып, укытучы һәм авыл советы секретаре булып эшли башладым.
Дөрес, бу елларда укыту һәм культура-агар- ту эшләре алып бару тыныч шартларда гына бармады. Революциянең эчке һәм тышкы дошманнарына каршы барган гражданнар сугышы чорында авылларда да сыйнфый көрәш катлаулы һәм көчле булды. Кулаклар, сәүдәгәрләр совет яклы кешеләргә каршы яшертен көрәш алып бардылар. Мәсәлән, безнең Коллар (хәзерге Кызыл Тау) авылында ярлылар коми-теты рәисе булып эшләгән, алдынгы карашлы совет яклы кешене кулаклар яла ягып, караклыкта гаепләп кыйнап үтерделәр— Казанны ак чехлар алган айларда шундый ерткычлыклар тирә-як авылларда да булып торды.
Авылыбызның беренче коммунисты Хисам Бакиров гражданнар сугышына партия мобилизациясе буенча алынды Миңа аны Тәтешкә кадәр озата барырга туры килген иде. Юлда барганда аның сугышка китүенә зарланып түгел, бәлки оптимистик рух белән, җиңеп кайтуга һәм киләчәккә тирән ышаныч белән сөйләгәннәре бүген дә хәтеремдә. Бәхеткә каршы, ул яуда үлеп калмады, гражданнар сугышы беткәч кайтты һәм күп еллар буе авыл советы председателе булып эшләде. Аның маңгаена ак офицерлар утлы күмер белән басып язган «коммунист» дигән сүз күп елларга кауятты.
Казанда Көнчыгыш педагогия институтында уку, әдәбият укыту һәм аны фәнни ейрәнү эшендә дә Владимир Ильич Ленин әсәрләре безнең очен һәр вакыт методологик нигез булып торды. Бигрәк тә В. И. Ленинның: «Кешелек деньясының бетен үсеше тудырган культураны тегәл белү юлы белән генә, аны яңадан эшләү юлы белән генә пролетариат культурасын төзергә мемкин— Пролетариат культурасы ул ка-питалистик җәмгыятьнең, алпавытлар җәмгыятенең, чиновниклар җәмгыятенең изүе астында кешелек дөньясы тарафыннан эшләп чыгарылган белем запасларының законлы үсеше булырга тиеш»', — Дигән күрсәтмәләрен һәр вакытта хәтердә тотып >ш- ләргө тырыштым. Үткеннәргә хөрмәт белән карарга, әдәби мирасны заман тәнкыйте күзлегеннән карап файдаланырга, андагы уңай якларны өйрәнергә һем халкыбызга фәнни эшкәртеп бирергә кирәклеген без даһи юлбашчыбыз тәгълиматыннан өйрәндек. Без моның белән горурланабыз.
Әдәбият тарихыбызны ейрәнгәндә һәм язганда кайта-кайта В. И. Ленин әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ленинның «Без нинди мирастан баш тартабыз» диген хезмәтен игътибар белән өйрәнү безнең мәгърифәтче азучыларыбыз мҗатын-
' Н И Ленин Әдәбият турында Мәкаләләр һәм »>емтжтар мсыектыгы. Татгосиздат, 1М7 ел, 164—165 битләр.
дәр капланмыйча ачык күренеп торды.
Шундый фаҗигале күренешләрнең шаһиты булу бездә халык һәм революция дошманнарына каршы нәфрәтне көчәйтте, сыйнфый аңыбыз үсүгә ярдәм итте.
В. И. Ленинның 1920 елның октябрендә игълан ителгән «Яшьләр союзының бурычлары» дигән тарихи доклады безне, яшь укытучыларны, җитди уйлануларга этәрде. Даһи Ленинның совет яшьләре алдында «Укырга, өйрәнергә кирәк» дигән бурыч куюы бик тирән тәэсир итте. Миндә дә ул белемгә булган омтылышны яңадан
да булган уңай һәм йомшак якларны күрергә, әсәрләренең әдәбият тарихыбыз үсешендә тоткан урыннарын объектив дөрес бәяләргә ярдәм итте.
Мәгълүм булганча, мәгърифәтче язучылар үз әсәрләрендә сыйнфый каршылыкларны тулы гәүдәләндерә алмаганнар, һәм аны максат итеп тә куймаганнар. Бу хәл апарның үз заманы прогрессив карашларын яклаучылар булуын юкка чыгармыймы соң? Ачык җавапны В. И. Ленинның югарыда күрсәтелгән хезмәтеннән табабыз. «Мәгърифәтчеләр,— дип язды В. И. Ленин,— халыкның бер сыйныфын да үзләренең аөра*а игътибар предметы итеп аерып куймадылар, алар гомумән халык турында гына түгел, бәлки гомумән милләт турында сөйләделәр».
XIX йөзнең икенче яртысында һәм XX йөзнең башында иҗат иткән татар мәгърифәтче язучылары гомумхалык яки бөтен милләт интересы дип язып чыкканнар икән, югарыда күргәнебезчә, ул тарихи һәм законлы күренеш булган.
В. И. Ленинның Европа һәм рус мәгърифәтчеләре эшен билгеләгән характерлы сыйфатлар, мәгълүм дәрәҗәдә, татар мәгърифәтчеләре эшчәнлекләрендә дә чагылыш тапкан. Бу — аларның феодализм чорында тормыш-көнкүрештә урнашкан тәртипләргә, кадимчелеккә аяусыз каршы чыгуларында, сатира укларын яудыруларында, фәннең һәм культураның алга китүе нигезендә барлык халыкка бәхетле тормыш килә дип чын күңелдән ышануларында, үз халкының культура дәрәҗәсен күтәрү юлында армый-талмый эшләүләрендә күренде. Татар мәгърифәтчеләре, буржуаз милләтчеләрдән аермалы буларак, Россиянең прогрессив үсешен дөрес күрә алдылар, татар халкын рус прогрессив әдәбияты һәм культурасыннан үрнәк алырга чакырдылар, үз илләренең ялкынлы патриотлары булдылар. Рәсәйдә яшәгән барлык милләт халыкларына игътибар һәм дуслык белән карадылар. Менә шул гуманистик сыйфатлар аларның әдәби, культура һәм педагогик эшчәнлекләренең тарихи ролен һәм әһәмиятен билгеләде.
XIX йөз татар әдәбияты һәм җәмәгатьчелек фикере үсешен өйрәнгәндә җәдитчелек хәрәкәтен дә читләтел үтеп булмый. Бу хәрәкәтне аңлау һәм аңлатуда күп еллар буенча каршылыклы фикерләр яшәп килде. Бу катлаулы проблемага ачыклык кертүгә дә В. И. Ленинның капитализм үсешенең закончалыгын күрсәтүгә багышланган теоретик хезмәтләре ярдәм итә. Мәгълүм булганча, Ленин капитализмны феодализмга мөнәсәбәттә бер адым алга китеш дип бәяләгән иде. Шуның шикелле, буржуаз яңару һәм либераль мәгърифәтчелек хәрәкәте булган җәдитчелек тә феодализм тәртипләрен саклап калырга тырышучы һәм дини фанатизмга ябышып яткан кадимчелеккә— консерватизмга караганда бер адым алга атлау һәм прогрессив күренеш булды.
В. И. Ленинның рус классик әдәбиятына, шулар арасында Л. Н. Толстойга карата язган мәкаләләре язучыларыбыз иҗатындагы каршылыкларны аңлауга бик ачык юнәлеш бирә. Язучыларның дөньяга карашларындагы чикләнгәнлекне һәм реакцион якларны тәнкыйть итү белән бергә, аларның иҗатында тормышны реалистик чагылдырудан килеп чыккан уңай идеяләрне популярлаштыру кирәклеген дә әйтә. Югары уку йортлары өчен татар әдәбияты дәреслекләрен төзегәндә, бигрәк тә Муса Акъегет, Заһир Бигиев, Риза Фәхретдинов һәм Фатих Кәрими иҗатлары турында язганда мин В. И. Ленинның югарыдагы күрсәтмәләренә таянып эш итәргә тырыштым.
В. И. Ленин өйрәткәнчә, кеше кешене изүгә корылган җәмгыятьтә «һәр милли культурада ике милли культура» була. Шулерның берсе — изүче сыйныфлар интересын яклаучы, артка өстери торган реакцион культура. Икенчесе — хезмәт халкын азатлыкка чакыручы, яки аңа теләктәшлек итүче, алга барышка булышучы прогрессив культура. Әдәбият тарихыбызны өйрәнгәндә һәм язганда юлбашчыбызның бу күр-сәтмәсе, әлбәттә, якты маяк булып торды һәм торачак.
Узган заманның гуманист язучылары, ихлас күңелдән теләсәләр дә, халыкны бәхетле итүнең революцион юлын күрә дә һәМ күрсәтә дә алмаганнар. Ләкин аларның галантлылары үзләре яшәгән җәмгыять тормышының каршылыкларын, социаль тигезсезлекләрен художество дөреслеге белән күрсәтә алганнар, җитешсезлекләрен тәнкыйтьләгәннәр, һәм шуның белән халыкның аңы үсүгә, революцион идеяләрнең киңәюенә объектив ярдәм иткәннәр.
Без. өлкән буын кешеләре, Октябрь революциясеннән соң яңадан тудык. Ленин безгә рух бирде Укыдык, укыттык, тагын укыдык, тагын эшләдек. Соңрак, олы яшь
тә булуыбызга карамастан, хәзерлек курслары үтеп югары мәктәпкә кердек. Аны тәмамлагач, аспирантурага, аннан гыйльми эшкә калдырдылар. Җаваплы бурычлар тапшырылды. Урта һәм югары мәктәпләр өчен әдәбият дәреслекләре төзүгә керештек. Нәтиҗәдә алар язылып берничә мәртәбә басылдылар да. Ниһаять. XIX һәм XX гасыр татар әдәбияты һәм публицистикасы тарихына караган ике зур китабым русча да басылып чыкты. Инде кырык бишенче ел югары мәктәпләрдә һәм фәнни институтларда эшлим.
Болар тик совет илендә, партиябезнең ленинчыл милли политикасы тайгама иткән коммунизм төзүче җәмгыятьтә генә мөмкин булган чын хакыйкать.
Хәзер кешелек дөньясының өчтән бер өлеше коммунизм байрагы астында җирдә гадел, бәхетле якты тормыш төзү өчен гигант көрәш алып бара. Партиябезнең Май пленумында каралып, бөтен халык тикшерүенә куелган яңа Конституция проекты бу көрәштә, һичшиксез, миллионнар өчен якты маяк булачак.
Безгә, әдәбият галимнәренә, язучыларга һәм культура-сәнгать эшлеклеләренө иҗат өчен социалистик илебездә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Игълан ителгән соңгы Конституция проектында тагы да киңрәк шартлар булдыру гарантияләнә һәм ул, һичшиксез, шулай булачак та. Болар бездә тиңдәше булмаган горурлык һәм туган партиябезгә ялкынлы рәхмәт хисләре уята.