Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Казан — күңелем һәйкәлләре иле
Барам әле, Казан, киләм әле кош юллары буйлап, очынып. Ай-кояшың, рәхмәт, каршы ала, Идел яры дәшә юлчыңны.
Сөембикә сыны, ни тылсымы? — яшерәдер сыман серләрен.
Ерак бабамнарны белгәнме ул, әбиләрне минем күргәнме? —
Сибелгәннәр урман-далаларга, күтәргәннәр җирнең чирәмен.
Үткәннәрнең моңын җырга салган
Тукайларны сагынып киләмен —
Бүгенгегә, чорлар чорналышкан казаныңда, Казан, кайнарга.
Соңгы богауларны өзгәләргә Мусаларың чыкты мәйданга.
Яшь Ульянов безнең белән уза йөзьеллыкның соңгы чиреген, — хәзинәләр яткан илләремдә киләчәкнең табып җирлеген.
Язмышларның борылышларында шундый юлдашлары булганда, мәңгелекнең үзәк юлларында Җыр һәм Акыл бара иң алда.
Казан — күңелем һәйкәлләре иле!
Кайтавазлар җавап кайтара:
— Без Вакытка хезмәт итсәк кенә. Вакыт эшли безнең файдага!
Сүз
Сүз — тормыш, халык гомере. Ул — борынгыдан мөлкәт.
Үзгәрми йөри телләрдә: Дус, Дошман, Сөю, Нәфрәт.
Җыенда, эштә, чиратта күмәк көч заманында күпләрнең тоям күкрәген һәм сизәм җаннарын да.
Түбәндә, югарыдамы — шунсы хак, шунсы дөрес, гомергә төшми телләрдән: Сөт, Икмәк, Туфрак, Тирес.
һәм шулар җирдән аермый, телләргә кер кундырмый, тарталар фани дөньяны, күчәрдән ычкындырмый.
Сүз — икмәк. Шагыйрь икмәге тәмледер — үреләләр...
Минеке генә түгел ул — ул — кызларыма мәһәр.
Хөррият, хөрмәт, дәрәҗә кемгә аз, кемгә күбрәк — тауларга карап кодрәт ал, түбәнгә карап — гыйбрәт.
Сүз — җанда. Бәлки ирендә?
Кемгә ук, кемгә кубыз: Биегез... Кубызлар күп... Тик, белегез, тормыш кырыс.
Сүз — татлы исерткечләрдән иң мавыктыргыч хәмер.
Сүз — тамыр. Тамыр корыса — юк тарих һәм юк гомер.
Сүз — кылыч. Чыгар кыныдан шөбһәсез — җиңәренә.
Сүз — икмәк. Үсә ул — сөргән һәм чәчкән җирдә генә.
Нидер яңа..
Җәйнең соңгы киче. Салкын төшә.
Яшь малайлар учак яндыра.
Салкын кичнең утлы кочагында Нидер туа, нидер җан бирә.
Хыялларның зәңгәр төтеннәре, акшарланган авыл мичләре... Кайда гына безне йөртмәделәр бала чакның кышкы кичләре! —
Ялкын яллы атлар ак күбектә... Акылларын җуйган җайдаклар ут уйнатып, җир тетрәтеп чаба, ыргылалар алга байраклар.
Үрсәләнә ялкын кочагында ак каенның зифа кәүсәсе. Чү... Сузыла кайнар иреннәргә җиңүченең алтын касәсе...
Ыргый-ыргый кыргый җаннар бии, карт имәннәр ничек илерә!..
...Мич алдыннан киттек урманнарга, януларның серен белергә
Үстереште безне, саклады ул, ышыклады яңгыр-бозыннан. Безне яклар өчен чыршыларның сөңгеләре күккә сузылган.
Суктырмады безне яшеннәрдән, үзе янса янды каенлык...
Отты микән заман, оттырдымы урманнардан безне аерып?
Җәйнең соңгы киче. Учак яна: әфлисуннан калган тартмалар, сикерешә каучук тәгәрмәчләр, кара төтен, дөрләү, шартлаулар...
Учак яна. Кышкы ак мичләрнең хатирәсе дәррәү яңара.
Атлар дулый, шәрә сыннар бии. Нидер яна. Нидер ярала.
Бәйрәм көнне
Укытучыга
Майда кайный чәкчәкләр, карлы көздә — чәчәкләр...
Гел яныңда, күз алдыңда сабый чаклар, яшь чаклар.
Киләләр теркен-теркен дә китёләр төркем-төркем.
Дөньяда алар әйтерсең елгада дулкын-дулкын.
Агыла, күздән югала.
Акчарлак — хатлар кайта. Юлларын сызып, сызылып, Маңгайда сырлар арта.
Кечелек, олылык тулы җаныңда әллә тып-тын? Дәрьялар төбенә тиңлә, аһ, укытучы холкын.
Я чәчәк тамырларына... Корт күче кебек мәктәп! Яшь балның әчесе белән табында кайнар чәкчәк.
Синдә генә, авылым, тиңдәшсез дүрт фасыл. Дулап уза кышың, балкып килә язың.
Җәйләр — яшел яшен, көзләр — көмеш яшем — яшьлегемә дәшә, ярсып, җирсеп яшим.
Карлы-бозлы таулар канатыңны сыный. Аерым узган айлар яратуны сыный.
Тарлыкларда шаулый шарлавыклар.
Тарыма син, юлым, тарлавыкка.
Төннәр чат йолдызлы, Аең Зөһрә кызлы. Сихриләнеп сызыла — шәфәкъ-таңнар кызыл.
Ак каеннар язы, ачык изүләре. Табигатьнең сизгер, изге мәле.
Арулардан арынып, кайтамын көрт ярып. Сиңа килеп кушыла дөньяның дүрт ягы.
WWWWV