Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИҺАП РАМАЗАНОВ


(7887— ISIS)
ушы елның 20 декабренда күренекле тел галиме, тәҗрибәле педагог Шиһап
Рамазановның тууына 90 ел була.
Ярлы крестьян улы Шиһап авыл мәдрәсәләрендә белем ала һәм 16
яшеннән балалар укыту эше белән шөгыльләнә башлый.
Ш. Рамазановның фән һәм мәгариф системасындагы эшчәнлеге Бөек Октябрь социалистик
революциясеннән соң гына киң колач белән җәелеп китә. Ул Саратов өлкәсенең төрле
районнарында укытучы, мәктәп инспекторы, өяз халык мәгариф бүлегендә инспектор,
интернациональ балалар йортының мөдире, 1924 елдан башлап Саратов педагогия техникумының
татар укытучылары хәзерләү бүлеге мөдире, соңыннан татар педагогия техникумы мөдире һәм анда
тел-әдәбият укытучысы вазифаларын башкара.
1928 елда Ш. Рамазановның укытучылык хезмәтенә 25 ел тулуга багышланган юбилей
уздырыла һәм шул уңайдан аңа халык укытучысы дигән мактаулы исем бирелә.
1934 елда Казан педагогия институты каршындагы аспирантураны уңышлы тәмам лаганнан
соң, Шиһап Рамазанов шул ук институтта 1946 елларга кадәр гомуми тел белеме. хәзерге татар әдәби
теле курсларын укыта. 1942 елдан башлап ул СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының тел,
әдәбият һәм тарих институтында фәнни-тикшеренү эшләре алып бара. 1943 елда аңа филология
фәннәре кандидаты исеме һәм доцентлык дәрәҗәсе бирелә.
Совет фәненә хезмәт итү юлында гомеренең соңгы көннәренә кадәр армый-талмый намус
белән эшләгән Шиһап Рамазанов татар теленең иң актуаль проблемалары буенча фәнни-тикшеренү
эшләре башкарды.
Ш. Рамазановның эрудициясен, эш диапазонын якынча гына күз алдына китерү өчен, ул иҗат
иткән хезмәтләрне барлап чыгу да җитә. Аның Бөек Октябрьга кадәр һәм аннан соң вакытлы
матбугат битләрендә татар тел белеме проблемалары һәм укыту методикасына караган 60 тан артык
мәкаләсе басыла.
1934—35 елларда Ш. Рамазанов татар эшчеләре һәм колхозчыларының сөйләм телен өйрәнү
буенча оештырылган экспедицияләргә җитәкчелек итә.
Татар теленең сөйләм стиле үзенчәлекләре белән якыннан кызыксынып, Ш. Рамазанов бер ук
вакытта әледән-әле көндәлек матбугат теленә җитди анализлар ясал килә. Аның артистлар теле
турындагы язмалары да шуңарга мисал булып тора.
1948 елда «Каюм Насыйри» исемле фәнни-популяр очерклар җыентыгында басылып чыккан
«Каюм Насыйри татар әдәби теленә нигез салучы» дигән хезмәтендә Ш. Рамазанов атаклы
мәгърифәтчене гомумхалык теленә нигезләнгән әдәби телебезгә юнәлеш биргән галим буларак
күрсәтә. Аның «Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле» исемле хезмәте язучыларның тел-стиль
проблемаларын җентекле анализлауда башлангыч адым һәм үрнәк булып тора. Татар тел
белемендә һәм тюркологиядә күптән танылган күренекле лингвист Гыйбад Алпаровның «Сайланма
хезмәтлер»ен туплап, комментарийлар һәм күләмле кереш язып бастырып чыгару да Шиһап Рама-
Ш
занов эше. Ул рус графикасы нигезендә яңа татар әлифбасы төзү һәм аны гыйльми нигездә
эшкәртүгә дә зур хезмәт куйды.
Татар телендәге сүзләрнең этимологиясенә караган хезмәтләрендә дә Ш. Рамазанов фән өчен
әһәмиятле нәтиҗәләр ясый.
Фәнни-тикшеренү һәм педагогик эшчәнлекләрне чиратлаштырып алып барган бу галим озак
еллар дәвамында югары уку йортлары өчен татар теленнән программалар төзү белән дә
шөгыльләнде.
Аның грамматика, лексикология, терминология, орфография, гомуми тел белеме, стилистика
һәм тел тарихына караган күп санлы язмалары Тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни
архивында сакланалар. Бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган, татар тел белемен үстерүгә
турыдан-туры мөнәсәбәте булган фактик материалны үз эченә алган бу бай фәнни мирас әле
тиешенчә өйрәнелмәгән. Ул хезмәтләрне Фәнни анализлау һәм укучыларга җиткерү — алда торган
бурычларның берсе.
Ә. САБИРОВА,
Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм
тарих институтының фәнни архивы
хезмәткәре.