Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘПКӘЛИ ЯЗМАЛАРЫ


Мөштек Әпкәли Трөбкәле
шбу елның 1 апрелендә җиңел генә авырудан сон, 31 гасырдан безнең
гасырга кайтып, «Үткәннәр авазы» дигән мәгълүм эпопея авторы
Мөштек Әпкәли Трөбкәле вафат булды. Ул дөньядан соңга калыбрак
китте — аңа инде 1133 яшь иде. Шуңа күрә дус-ишләре, якыннары соңгы юлга
аны уйнап-көлеп, шаян җырлар җырлап озаттылар. Әпкәли бик зирәк кеше
иде. Әҗәле җиткәч тә ул шуны күрсәтте. «Кабереңә нинди һәйкәл куйыйк?»
дип сораучыларга: «Каберемә бернинди һәйкәл дә кирәк түгел, һәйкәлгә дигән
акчаны литфонд берәр яшь язучыга бирсен... Ә мине сагынган чакларда завод
морҗаларына карагыз, морҗалардан төтен чыга икән — димәк, дөньяда минем
рухым да яши»,— дип җавап бирде. Әнә шул тапкыр җавабы белән Әпкәли
дөньядагы барлык завод морҗаларын үзенә һәйкәл итеп калдырды.
Морҗалардан берөзлексез төтен чыга — җирдә Әпкәли рухы яши.
Әпкәлинең мең битлек «Үткәннәр авазы» эпопеясенең берничә бүлеген һәм
мәрхүмнең архивында сакланып калган кайбер башка әсәрләрен матбугатка
тәҗрибәле әпкәлиовед Фаил Шәфигуллин тәкъдим итте.
ҮТКӘННӘР АВАЗЫ
Эпопеядан өзеклар
Тагын йөз ел яшим...
л чагында Татарстан җирендә 150 гә якын союз әгъзасы һәм 300 дән артык
яшь язучы яши иде. Әйе, рәхәт иде тормышлар. Отчетларга, докладларга
кыстырып җибәрәсең, мин сиңа әйтим, трибуналардан торып
тондырасың —тыңлаучыларның күзләре шар була. Ә кәкже, язучы биш йөздән
иллегә генә ким бит.
— Ничек дисең, ничек дисең, Фабий? Әйберләрен кайларда бастырып
бетерәләр иде дисеңме? Бетерәләр иде. Урын табыла иде. Ә кәк же, калын
әдәби журнал бар иде. Дөрес, ул чагында бер генә иде ул. Шулай да җитә иде.
Сезнең кебек имансыз түгел иде ул чагында әдипләр. Язарлар иде елга бер яки
ике хикәя, утыз-кырык шигырь, ярты поэма, я булмаса бер дә язмаслар иде.
Сез генә ул төне буе хикәя язып, таң тишегеннән күзегезне тозландырып
редакциягә килеп җитәсез. Ичмасам, язган әсәрегезне кире борып та булмый
Язарга өйрәндегез, тишек борыннар Үзегез нибарысы ике дистә. Ә үзегез
унике әдәби журналны туендырып торасыз. Язганнарыгыз буенча хөкем
йөртсәң, кайсыгыз карт, кайсыгыз яшь икәнен дә аерыр хәл юк.
О
У
һәркайсыгызның үз стиле бар, җитмәсә. Сюжетларыгыз да яңа. Образларны да
бер-берегездән чәлдерәсез дип әйтеп булмый. Эшләр болай барса, тагын бер
әдәби журнал ачмыйча булмас сезгә.
Кая, китер әле, Идеал, син нәрсә алып килдең тагын? Тәк, повесть?
Машинкада ничә бит дисең? Алтмыш ике? Алтмыш ике? Озынрак бит, егет,
озынрак. Сыкмый булмас тагын бераз! һе, таптың чагыштырырга! Ул чагында
икешәр йөз битле повестьлар язалар иде. Повесть язуны ни урынына да күрмәс
иде халык. Нишләп инде ел саен 400 повесть китерсеннәр! Аның бары тик
алты-җидесе басарга яраклы була иде ич... Язган әйберне бастырасы килә инде
ул. Гаризалар, үтенечләр, каргышлар, янаулар, әллә ниләр язалар иде. һич
булмаса кеш'егэ яздырырлар иде. Язучыга килешми дисеңме? Язучыга бит ул.
Әмма дә ләкин редакциягә повесть күтәреп килгән һәрбер автор язучы булмый
бит әле. Нинди повесть язуында хикмәт.
Чын шулай, язучылар сараеның унсигезенче катыннан кадалып төшим, бер
журнал, дүрт йөз язучы иде. Язмагач, ни өчен язучы исемен күтәреп йөриләр
иде дисеңме? Ничек дип әйтергә инде аны? Ну, әйтик, җыелыш заллары тулып
торсын өчен.
Юк, алай димәгез. Укымышлы иде язучылар ул чагында да. Кемнәрдән
өйрәнәләр иде дисезме? Классиклардан, әлбәттә. Аннан соң тагын яшьләр
арасында Геродот, Фукидид, Авреций Августин, Томас Мэлори, Маттео
Банделло, Гонгора, Жоашен дю Белле, Тальман де Рео, Антуан Гамильтон,
Мариво, Босуэлл, Парни, Колридж, Петрюм Рорэль, Йожеф Этвеш, М.
Әгъләмов, Леконт де Лиль, Якобсен, А. Бенуа, Шамфор, Элиан, Ши-Цзюн
кебек язучылар бик популяр иде. Әйтәм бит, күп укыйлар иде яшьләр, әмма
ходайның хикмәте, ни өчендер, үзләре язмыйлар иде. Дүрт йөз язучының
кырыгы гына тартып бара иде бөтен әдәбиятны дисәм — сүзем ялган булыр
микән, әмма, аит әгәр, шулайрак иде.
Нәрсә, Гыйльметдин, тагын хикәя китердеңме? Ну язып торасың син, ә!
Молодец. Яшьләр журналына кертеп карыйсыңмы соң әллә? Әле запаста
егерме җиде хикәя бар бит безнең редакциядә. Егерме җидесе егерме җиде
темага. Өчесенә дә кердеңме яшьләр журналының? Алмыйлармы? Калдыр,
алайса. Чиратка язып куярлар. Пасквильләр, афоризмнар, эпиграммалар кирәк
безнең журналга. Яз әле, энекәш, яз. Ярый, ярый, хуш.
Әй, заманалар! Бер хикәягә тилмереп йөргән чаклар да бар иде бит. Дүрт
йөз язучыдан бер адәм рәтле хикәя теләнеп ала алмас идең. Ә хәзер
Гыйльметдин хикәяләрен генә басып торсаң да, шөкер, хәтта унике
журналның уникесен дә хикәягә кинәндереп була.
Кайтырга вакыттыр инде... Рәхәт. Корректураны исәп-хисап машинасы
укый. Атна саен җыелыш, киңәшмә җыеп та ялыктырмыйлар. Болай булгач,
тагын йөз ел яшим әле мин...

ҮЛЕМСЕЗЛЕК ТУРЫНДА
СӨЙЛӘШҮ
Инглиз сюжетына
1П*7С елның жәе- Без, ике яшь шагыйрь — Туфан Миңнуллин һәм |v/v мин —
сыраханәдә, сыекча чөмерә-чөмерә, гәпләшеп утырабыз. Туфанның башында
милли түбәтәй, аягында үкчәләре ямьшәеп беткәй йөз утыз тәңкәлек (иске акча
белән) туфлилар. Манжетлы чалбарының тез башлары иләкләнә башлаган,
якасы кер
ләнмәсен өчен ак күлмәгенең барлык сәдәфләрен *ә ычкындырып жибәргән
Мин әле яңарак кына мәсәлләр жыентыгы чыгарган шагыйрь — өс-баш
б айларский.
— Я, нигә дәшмисең, ә? Драматургия синең жанрың түгел бит ул, туган.
Давай, шигърияткә хыянәт итмик әле. Киләчәктә синнән, беләсеңме, нинди
шагыйрь чыгачак!
Туфан, кызарып, башын аска иде. Мин дәвам иттем:
— Акчаң жнтмиме синең, тамагың ачмы? Я, әйт әле, ни дип ябышып
ятасың син шул драматургиягә5
— Акча да житми...— диде Туфан Миңнуллин авыр сулап һәм башын
тагын да аскарак иде.
— Подумаешь, «Миләүшәнең туган көне>, «Диләфрүзгә дүрт кияү»...
Мондый пьесаларың белән үзешчәннәр сәхнәсенә дә якын жибәрмиләр бит
сине. Алыйк «Нигез ташлары»нны, яки әле генә сюжетын сөйләгән
«Әлдермештән Әлмәндәр»енне алыйк. Ни вакыйга, ни геройлар, ни заман
сулышы юк. Ярамый, Туфан, ярамый болай Әдәбиятта без һәркайсыбыз үз
урынын табарга тиеш. Без, акча кирәк дип, бүгенге көн өчен генә яшәргә тиеш
түгел. Киләчәк турында, мәңгелек дан, үлемсезлек турында уйларга вакыт
безгә.
Туфан Миңнуллин башын акрын гына күтәрде. Бушаган бокалын
дөпелдәтеп өстәлгә куйды һәм, дулкынлануын басарга тырышып, мина
эндәште:
— Син чыннан да миннән бөек шагыйрь чыгачак дип уйлыйсыңмы5
— И юләр, талант бит синдә, сирәк очрый торган шигъри сәләт. Ә
драматургиядә син ярга чыгарып ташланган балык кебек кенә... Ярый, тегеләй-
болай итеп, этләшеп дигәндәй, берәр пьесаңны сәхнәгә менгердең дә ди. Соң,
халык карамаячак бит андый халтураны, беләсеңме син шуны, юкмы? Халык
сиңа да, режиссерыңа да черегән йомырка тондыра-тондыра залны ташлап
чыгачак.
Туфан, сөякчел бармакларын чәч араларына батырып, уйга калды Аннары
кинәт елмайды да:
— Все, бүгеннән соң бер генә юл пьеса да язмыйм,— дип йодрыгы белән
өстәлгә сукты.
— Вәгъдәме5! Бир бишне.
— Вәгъдә. Мә.
— Күптән шулай кирәк иде,— дидем мин, эчем-тышым белән сөенеп.—
Төкер драматургиясенә. Яшәсен поэзия! Яшәсен үлемсезлек!
Без тагын берәр кружка сыра алып авыз иттек.
Туфан ике күзендә ике илһам уты кабызып шигырь укырга кереште:
Вәгъдәләр бирелгән,
Иреннәр чыланган.
Мәчеләр мыраулап Төшәләр чормадан...
Мин:
— Гениально, гениально,— дип, өстәл аша үрелеп Туфанның сыра
күбеге кунган иягеннән үбеп алдым.
Ләкин Туфан Миңнуллин йомшак характерлы шагыйрь булып чыкты,
вәгъдәсендә тормады — берничә көннән мин аның «Ак тәүбә, кара тәүбә»
дигән яңа пьеса язганлыгын ишеттем.