Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӨЧ ХИКӘЯ

ЮЛМӘТИ БӘЙРӘМЕ
үген Үр басуда сабан чәчүенә керешәләр.
Морат Юлмәтев иртәдән үк шунда — чәчүчеләр янында кайнашты, агрегатларны көйләште- булышты. Бер уч салам бәйләнгән колганы басуның Коры елгага терәлгән башына үзе кадап менде — беренче эзне туры сызарга маяк бар хәзер. Башлыйлар, димәк. Менә соңгы хәстәрне күрерләр дә кузгалырлар, һәм Юлмәтев һәр чәчкеч өстенә — маяга — өчәр капчык борчак куйдырды: исәп-чама буенча, әйләнеп чыгарга шушы орлык таман булачак.
Кузгалдылар.
Юлмәтев сәгатенә карады: әһә, шактый юанганнар икән — тугыз тулып килә.
Йөз адымнар узгач, агрегатлар туктады — Моратка орлыкның тигез төшүен һәм күпмегә күмдерелүен тикшерергә кирәк иде. Ул. җир куенына сеңгән орлыкларны урыннарыннан күчермәскә тырышып, туфракны ике бармагы белән генә озаклап актарды. Бу эшне Морат берәүгә дә ышанмый, чәчкеч артыннан орлыкның туфракта ятышын карау аның өчен бәйрәм башы иде. Юлмәтев, соңгы казыган төшен күмеп, аны учы белән тигезләгәч һәм бармаклары белән тырмалагач, аягүрә басты да тракторчыларга кул изәде:
— Юыртыгыз!
Аннары баш бармагын күрсәтте:
— Күркәм!
Тракторчылар да, чәчүчеләр дә сүзсез әйтелгән бу бәягә елмаеп баш кактылар. Агроном Юлмәтевнең кырда, машиналар гөрелтесе астында, игенчеләр хезмәтенә бирә торган бәяләрен тиз төшенделәр алар. Һәм аның тагын бер бәяләү ысулын онытмыйлар. Монысында Юлмәтев чәнти бармагын бастыра:
— Алама!
Гел шулай — бәя ике генә, урта бәя юк. Механизатор халкы соңгы ишарәдән шүрли. Әмма хезмәтләренә шундый бәя алгач, алар да Юлмәтинең үзенә охшатырга тырышып, салмак кына итеп — әллә инде агрономны яратып шунда! —бер үк сүзләрне кабатлыйлар:
— Бетте газиз башкайлар. Юлмәти иманны укыта болай булгач!
Тик мәсьәлә беркайчан да иман укытуга барып җитмәде. Бергә- бергә эшләгән шушы унбиш елда аның белән колхоз кешеләре арасында ялгышып кына да ачуланышу-үчләшү булмады. Сине, шагыйрьне олылагандай, Юлмәти дип торгач, гел шигъри сүзләр генә әйтәсе килеп тора шул. Әмма чәнти бармакның да тырпайган чакларын күргәләделәр колхозчылар һәм хатаны дуслыкка зыян китермичә төзәтергә күнектеләр.
Әле, тракторчыларга кул изәгәч, Юлмәтинең кинәт күңеле тулды : кырда чәчкеч беренче эзне сызды бит! Моңсу булып китте — гомернең яңа елы башланды.
Морат Юлмәтев уйлавынча, игенче җиргә беренче орлык төшкәч, иске ел белән хушлашып, яңа елга керә, һәм Юлмәти инде ничәмә еллар яңа елны үзенчә бәйрәм итә. Хәтта сугышта йөргән дүрт язында да ул игенче яңа елын каршыламыйча калмады: җирнең орлык кабул итәргә сусавын күргәч, солдат көрәге белән шул төшне казып, аны бармаклары белән тырмалап йомшартыр иде дә алдан хәстәрен күреп җыйган бөртекләрне җылы бәргән туфракка төртер иде. Йонсыз муенын сузып, кимерчәк томшыгын үзе дәүлеге ачып, оясыннан егылып төшәргә җитеп, әнисенең җим китерүен көтүче кош баласы сыман тоела иде аңа шушы урын. Уч төбедәй төшкә генә иген чәчсә дә, бөтен җирне туендырган кебек шатлана иде ул.
Смоленск янында, Жлобинодан ары, Висла ярында һәм Германия түрендә калды шундый чәчүлекләр. Төрлесе — арпа, солы һәм башкасы. хәтта арыш чәчелгән иде ул җирләргә. Ничек үстеләр икән алар? Кемдер, абайламыйча, таптап китмәгәндер, шәт. Юк, шушы кечкенә чәчүлекләрне күреп сокланучылар күп булгандыр! Бер изге җаны, башакларны уып, Моратка рәхмәт укый-укый, яңа уңыштан авыз да иткәндер әле... Тәгаен, шулайдыр.
...Буйны бер әйләнеп чыкканчы, Морат, кулларын артка куеп, чәчүчеләр янәшәсеннән атлады. Ә агрегатларның икенче кат әйләнүен юл читенә басып карап торды. Кинәт күзен кистереп җил исте. Юлмәтев. җилкәләрен уйнатып, телогрейкасы эченә кергән суыкны куды, күлмәк изүе дә ачык икән — төймәләде. Кепкасын басып киде. Аннары аны салып карады — козырекка балчык ябышкан иде. Чистартмакчы булды, әмма ак шакмаклы кепка пычрана гына төште.
— Кепкасы өр-яңа иде, пычрагы да өр-яңа булды әле моның, — дип. үзалдына елмаеп куйды.
Чәчүчеләргә шул кепкасын изәде дә уҗым тырмалаучылар янына — Урман буе басуга китеп барды. Анда да озак юанырга туры килде — тырмаланган участокны түрдән үк җәяү әйләнде. Тракторчыларны туктатып тормады, аларга баш бармагын бастырып күрсәтте дә юл читендә утлап йөрүче Бурлы бияне үзенә чакырды. Тегесе, ашаудан бүленүенә кәефсезләнмичә, килеп Моратның җилкәсенә башын салды, иреннәре белән аның колагын кытыклады.
— Иркә җан булдың да инде син, әй.— Морат аның тамак астын кашыды.— Сиңа атланырга да жәл.— Ул тезгенне ияргә эләктерде, Бурлы бияне, укмашкан ялыннан җитәкләп, тапталырга өлгермәгән язгы юл уртасына чыгарды. — Әйдә, кайт шуннан, янәшәдән.
Алар ашыкмадылар.
— Төшкә иртәрәк, Бурлыкай. Төштән соң бүтән басуларга чыгарбыз, бу якта эшләр күркәм.
Һәм ул, үзе дә сизмәстән, баш бармагын бастырды, кинәт башына бер уй төште — нигә чәчүчеләр янына тагын сугылмаска икән? Бүген әллә әйләнеп була моннан, әллә юк.
Юлмәти ияргә җәһәт сикереп менде, атны Үр басу юлына борды.
Бурлы бия сузылып юырта башлады. Моратның йөзенә җил китереп бәрде, сакал-мыек төкләре авырттырып төртеп чыккандай булды. Әйе шул, менә ничек кытыршы, югыйсә, иртән генә шоп-шома итеп кырынган иде.
Чәчү җире башында — Коры елга-үзәнгә катоклар тәгәрәтеп . ташланган иде. Тракторчылар, Юлмәтинең очынып килүен күреп, үзләре үк туктадылар һәм аның каршысына чыктылар.
— Алама эш кылгансыз, агайнеләр. =
— Безгә председатель кушты, Юлмәти ага. *
— Алама! ®
— һәм болай тизрәк йөрелә. ♦
— Шәп икән! — Морат иярдән сикереп төште дәБурлы бияне -
читкә җибәрде. — Әйдә, бер тракторны ычкындырыгыз, катокларны =
тагып менәбез.
— Ерак калмады бит, бәлки шунда җиткәч кенә... *
— Егетләр, катокларсыз өч адым да китмисез!
— Председатель тагын алдырса? $
— Юлмәти кушты диярсез. £
— Юаш юанайса, ишеккә сыймас инде ул... t_
Моның белән генә бетмәде әле — Морат Юлмәтев, чәчү агротех- 2 никасын бозу турында акт төзеп, тракторчылардан да, чәчүчеләрдән * I' дә имза салдыртты. Егетләр башта карышмакчы булганнар иде дә, аннары кул селтәделәр. Ахрысы, үзләренә дә кызык булып китте — председатель өстеннән акт төзиләр бит. Алар Юлмәтинең хаклы икәнлеген беләләр. Аның барыбер үз сүзен итәсенә ышаналар. Әле дә истә — былтыр бер комбайнчы электр баганасы төбендә арышны кый- пылчык калдырып урган иде. Юлмәти теге комбайнчыга урак китереп бирде.
— Чәчкеч узган төшкә комбайн да сыя, егетем, — диде. — Комбайн белән урасың килмәгән икән, менә моның белән ур.
Урды егетең, агрономга карышудан файда юк иде. Әйе. аның сүзеннән чыкмыйлар монда, һәм менә унбиш ел инде шулай. Хәзер Морат өченче председатель белән эшли. Монысы — Зәер Чураев — шушы авыл егете, зоотехник кеше, институтта колхоз укытты үзен. Әйбәт белгеч, каты куллы — хуҗалык итү өчен шулары кирәк, тик кызу канлылыгы бар. Район киңәшмә-җыелышларында колхоз исемен тискәре яктан телгә алсалар, гарьлегенә сыешмыйча, яхшыртам дип, бөтенесен кырып-сүтеп ташлавы мөмкин.
...Морат колхоз идарәсенә иртәрәк кайтты. Гадәттә, алар кичке алтыда җыелалар иде, бүген алданрак килеп, Зәер белән сөйләшмәк- че булды.
— Ялгыша бит егет, — дип уйлады Юлмәти. — Мин дә авызга су кабып йөрсәм, кем киңәш итәр аңа?
Зәер килгәндә, идарә кешеләре җыелып беткән иде һәм алар көнлек эшкә йомгак ясарга председатель бүлмәсенә керделәр — Зәернең ялгызын гына туры китерергә ара тимәде.
Ә киңәшмә беткәч, Морат Юлмәтевкә Зәер үзе калырга кушты. Ул. ачуланышып китәргә уйлапмы, кулын селтәп сөйләмәкче булган иде дә. авызын ачкан килеш тукталып калды — кычкыру белән генә Юлмәтевне өркетеп булмасы исенә төште бугай. Бүлмәдә аңа кысан тоелды — түр тәрәзәне дә, ишекне дә ачып куйды, алгы бүлмәдән графин белән су алып керде. Әмма ачуын барыбер басып бетерә алмады һәм:
— Ни өчен син минем юлыма аркылы төшәсең? — дип башлап китте.
Юлмәтев тыныч кына утыра бирде, күзләренә йокы килгәнгәме, хәтта ул гамьсез күренде. Бераздан соң гына:
— Сиңа һәркем ләббәйкә дип торса, син үз фикереңнең дөреслеген ничек тикшерерсең соң? — дип, председательгә үзе сорау куйды.
— Хаклы булмасам, мин сөйләмим. Әйтик, уҗым тукландырганда бүтән колхозлар самолет чиратына баса. Ә без...— Зәер баядан бирле кулында тоткан графиннан стакан тутырып су эчте. — Ә без синең сүзеңә карап яшибез... Яшәгән булабыз...
— Ә безгә самолет кирәкми. Үз көчебез җитә. Барлык колхозчы иртәнге туң белән басуда була. Таңнан ук басу юлында йөрү матур яшәү инде ул... — Юлмәти креслога аркасын терәп үк утырды.
Зәер әңгәмәнең болай барышын ошатмады, кач-кач уйнауны яратмый иде ул. Һәм ачуын ярып салды.
— Бүген ни өчен мин кушканны үзгәрттең? Минем авторитетны төшерергә теләдеңме? Кем хуҗа монда? Минме, синме?
—• Син басуга өр-яңа күлмәкне ертып киерттең бүген, Зәер туган. Үзең алама күлмәк кимисең, пөхтә йөрисең.
— Син дә чиста киясең. Итекләрең көзге шикелле әнә. Пычракка басмас өчен ялтыратасың.
Бу сүзләр Юлмәтине сискәндереп җибәрде, аның кашлары җыерылды, ул Зәергә озак текәлеп карады: әмма сүз дәшмәде, Чураев дәвам итте.
— Каток тагарга кирәклеген әллә мин белмимме?! Чәчүдә иң артта — без! Синең сүзеңне тыңлап иң соңлап керештек. Мине сүгәләр моның өчен! Тизрәк чәчәргә кирәк! Борылыш саен катоклар көйләп күпме вакыт әрәм итәбез.
— Дан артыннан куасың, Чураев. Әмма шуны да аңла. Үз юга-рылыгыңнан түбән төшеп пычрануны яратмый дан... Яратмый...
— Беләбез! Мин дә үзем өчен тырышмыйм... Әллә син башка колхозларда гел каток тагалар дип уйлыйсыңмы?
Агроном әңгәмәне ташлап китәргә дә ниятләгән һәм урыныннан да кузгала башлаган иде, тик үзенең хаклыгын председательгә төшендереп җиткерәсе килеп, калырга булды.
— Кеше күз алдындагы басуларны гына әйбәтләп эшкәртергә кирәк дип әйтүеңме бу? Ә минем беркайчан да болай уйлаганым юк иде. Җирне рәнҗетәсең син бу сүзләрең белән, Чураев, каты рән җетәсең җирне...
Әңгәмә тукталды. Председатель бәхәсне онытты кебек, шариклы ручкасын бер сүтә дә бер җыя. Кызуы сүрелде, эндәшми, әллә инде телен йоткан тагын. Ә, юк, саллырак дәлил эзләгән икән.
— Картая төштең, Морат агай. Картайдың. Пенсиягә кайчан озатабыз әле сине? Киләсе елда бугай?..
Әңгәмә тагын тукталды. Юлмәти бу юлы инде Чураевка күтәрелеп тә карамады, уйга чумды. Шактый вакыт тынып утыргач, кинәт кенә калкынып:
— Дөрес исәпләгәнсең, — диде. — Пенсия яше февральдә җитә... Әйе, саный беләсең син. — Юлмәти, ишек катындагы урындыкка күчеп, сул аягын уң тезенә куйды. — Күзең дә очлы: инде кайтканда я пычракка басармын... — Ул күн итекләрен салды, ап-ак оекбашларын тартыбрак киде, чолгауларын төрде, һәм итекләрен, куныч бавыннан эләктереп, селти-селти идарәдән чыгып та китте.
... Мине пенсиягә чыгарырга ишарәләве инде. Картаясың... Бардыр, яшереп булмый, картлык үзе килә ул, карыша алмыйсың. Җирнең дә бит, әгәр аңа картаю сиздертсәң, какшавы тизли, картаюын туктатырга берничек тә көч җитми. Бәлки, председатель хаклыдыр, — китәргә вакыттыр, хәзер югары белемле агрономнар күп, Юлмәтинең урта белеменә Зәер Чураев нигә түзеп утырсын икән? Син, карткай, үзеңне тәҗрибәле саныйсың да, тик чамаңны арттыр
мыйсыңмы? Белеме зур кешегә акны-караны аеруы җиңелрәк, күп җиңел.
Тиеш икән, кушалар икән — нигә ял итмәскә?! Рәхәтләнеп өйдә утырырмын, түр башында. Аяк бөкләп. Мин лаеклы ялда, китерегез миңа барысын да, мин әзергә — хәзер, диярмен. Ачы бураннарда, ко- ф тырынган яңгырларда хафаланып йөрисе булмас. Пычракка басмас - өчен генә туфли ялтыратып та мәшәкатьләнмәм. Рәхәткә тиенермен... 2
Рәхәт?! Әллә һәр таңда җир хәлен белү өчен ишекне каерып ачу 2 начар идеме? Җирнең бүгенге халәтен сиңа җил әйтә, һава шул хак- з- та сөйләп сиңа сулыш өрә, кош сайрап хәбәр сала. Аннары басу ' капкасын ачасың да иген кырларына сәламеңне бирәсең. Җирнең ♦ хәлен үзеннән сорашасың. Сиңа рәхәт була. Җир игътибарлы, ихти- = рамлы, ул синең аягыңа ни киюеңне дә күреп-тоеп кала — һәр чак- = ның үз аяк киеме... Ул синең хәл белүеңне авызын ачкан кош баласыдай көтә. Һәр таңда шулай... Шулай иде. Әйе, күпме заман инде * таңнан торылган. Кай төш булды соң әле бу? Үр басу?! Бүген шу- т. шыннан чәчә башлаган идек ләбаса, кая килеп чыкканмын, әй... £
Кинәт, иртә беләнге сыман, күзне кистереп җил исте. Юлмәти кесәләреннән кулъяулык эзләде. Хәтер диген, кулъяулыкны пин- “ жәгенең эчке кесәсенә салган икән. Кулына дүрткә бөкләнгән бер s кәгазь дә эләкте.
— Акт ич бу! — дип кычкырып куйды ул. — Каһәр икән... Зәер- дән кул куйдырырга онытылган. Үзе чәчтергән төштә алынмый калган уңыш өчен түләр... Җир каршында без барыбыз да бер тигез. Ә быелгы уңыш өчен башлап торып мин җавап бирәм әле...
Ул кире борылды, караңгылыкны ярып авылга таба атлады.
ҖИТӘКЛӘШКӘН ТАЛЛАР
Авыл кергәндә дәп-дәү глобуслар сыман ике тал бар. Ябалдашлары җитәкләшкән бу таллар басу капкасы ясап торалар — юл арадан уза. Ике тал төбенә дә терәкле эскәмияләр куйганнар.
Зөлфирә сулдагы — елга ягындагы тал төбендә туктады, кояшка каршы утырды. Монда салкынча, күләгә рәхәте. Туфлиларын салды. Эскәмия алды тапталудан такырайган, шул уем төшне урап чирәм үскән — ялан тәпиләрен шуңа тидерде. Җәйге эссе юлда талчыккан аякларына үлән назы берьюлы хәл кертеп җибәргәндәй булды.
Ардырган шул — өченче авылга җитүе бит инде. Монысының да бер башыннан кереп, очраган кешеләргә сәлам өләшеп, кышкы болытлы көндә иңнәренә кайгы күтәреп йөргән абый турында берәү- дон дә сорашмыйча, икенче очыннан чыгып китәрме? Шулай булыр инде, бүтән нишләмәк кирәк. Ул абый шушы төбәкнекеме? Бәлки аны белүче дә юктыр монда, Зөлфирә үзе дә аз таныш ич әле аның белән. Бер очрашу да тәрәзә аша кул изәп бер озату... Кем булуын һәм кайсы авылдан икәнлеген сорарга да онытылган. Исем-фамилия- сен әйткән иде әйтүен, тик моңа игътибар итәр чак түгел иде, ул да абыйның ашыгуы турында гына уйлады.
Зөлфирәнең хәзер аны эзләп йөрүе дә сәер иде. Иптәш кызларына сөйләсә дә аңламаслар — бер бабайга гыйшкы төшкән, дип көләрләр. Шулай да күңеле гел борчылды аның — нәрсә булган иде икән, бик өзгәләнгән иде ул абый теге чакта. Зөлфирәнең ярдәме кирәкмиме икән аңа... Аннары, әманәтен үтәве турында да абыйның үзенә белгертергә кирәк инде...
Шушы таллар күләгәсендә рәсемгә төшсәң икән, дип, кинәт кенә уйлап куйды Зөлфирә. Көньякка баргач, кипарис-пальмалар янында
рәсемгә төшәләр бит, әллә безнең таллар начармы? Әйе, сиңа төште ди, агач яфракларын аралап узган кичке кояш нурлары йөзне ала- тилә итәр иде, болай да сипкелле биткә шул гына җитмәгән.
... Өч көн инде һава ачылмый, көн уртасы да эңгер-меңгер кебек. Шәһәрнең биек йортлары ишелергә җиткән болытларны түбәләрендә күтәреп торалар. Ә шәһәр урамнары барыбер гөжли. Бу көннәрдә халыкның иң кайнашкан төше — аэропорт. Монда инә төшәр урын да юк. Тәүлек буена ыгы-зыгы тынмый, кешеләр шундый тыгынлыкта да йөрү әмәлен табалар. Очып китәргә өметләнү йөртәдер инде бәндәне...
Бер мөсафир кассалар төбен дә озаклап саклады, дежур администратор янына да кат-кат керде. Файдасы юк.
— Күрәсез бит, самолетлар бөтенләй очмый. Көн ачылсын — сез дә китәрсез. Һәр пассажир ашыга, ашыгыч булмаса, самолетка билет та алмый инде ул, — дип борып җибәрәләр үзен.
Ә аңа кайтырга кирәк. Һәм болытларны хәтта куллары белән аралап самолетка юл ачар иде ул. Үзе аэропорт хуҗасы булса, шундый кайгыга төшкән кешегә ялгызына бер самолет бирер иде. Әмма синең үтә ашыгыч кайтырга тиешлегеңә кем ышансын соң... Кулыңда шуны раслаган кәгазь кисәге — телеграмма булса бер хәл икән...
Билет алырга да су буе чират торырга кирәк. Әле билетын сатсалар икән, анысы да юк бит. Билетлы кешеләр очып беткәнче тәүлек үтәр. Бигешкә очучылар исәп-хисапсыз хәзер — Чаллы, Түбән Кама якларына кешеләрнең йомышы күбәйде.
Автомат телефон янында стенага сөялеп озак торды ул. Кыска тунының изүе чишелгән, алсу-күкле шарфының бер башы җилкәсенә үк күтәрелгән, икенчесе, салынып, пинжәк итәгенә җиткән, бүреген, колакчыныннан эләктереп, портфеле белән бергә уң кулына тоткан, сул кулы белән калын кашларын сыпыргалый.
Берәү дә аны кайгы күтәреп тора дип уйламый, стена терәп ял итүчеләр азмыни монда?!
Урамда җилләнеп керергә дә теләмәде ул — моннан чыкса, аны калдырып китәрләр кебек тоелды. Әйтерсең самолет кырмыска оясыдай мыжлаган шушы залдан күтәрелә инде...
Нишләргә соң? Әллә капкалап алыргамы? Күпме көтәсе билгесез, иртән кунакханә буфетындагы коры-сарыдан гына авыз иткән килеш.
Тик ресторан ишегенә якын барырлык түгел иде. Ахры, кешеләр, ашап чыгуга ук, икенче тапкырына чиратка басалар бугай.
Ары-бире сугылып йөри торгач, депутатлар бүлмәсенә барып керде ул.
— Монда мөрәҗәгать итүдән дә ни файда, — диде мөсафир үзалдына. — Депутат өчен генә көн аязмас...
Шулай да...
— Беләсезме, сеңелем...
— Беләм, абый, — диде депутатларга билет бирүче кыз Зөлфирә,
— Нәрсәне беләсез?
— Сезгә очарга кирәклеген.
— Әйе. — Һәм ул сәфәре өзелүнең сәбәбен аңлатырга кереште. Әмма юньле-башлы сөйләп бирә алмады. — Беләсезме, сеңелем, бер мөсафир мин, Казанга йомыш белән килгән идем. Авылдан кунакханәгә шалтыратканнар, бик ашыгыч кайтырга кушканнар. Семьяда, өйдә инде, нәрсәдер булган минем... Ниндидер күңелсезлекме, әллә- зуррак кайгымы... Нәрсә дип башыма китерергә дә белмим... Сез миңа ышанасызмы?
— Ышанам.
— Ышанасыз? Мин депутат та түгел...
— Әле мин сезгә билет бирергә җыенмыйм.
— Дөрес, мин депутат, әмма авыл советы депутаты, сездәге хокуклардан файдаланырга хакым да юк...
— Мин сезгә беренче рейска ук билет бирергә тырышырмын.
Иртәнгә һаваның ачылуы көтелә. .
Бу сөйләшү төнге уникедә булды. Иртән Зөлфирә, таныш түгел _ абыйга тәрәзә аша кул изәп, хәерле юл теләп калды.
...Урамның өске ягындагы кырый йортның кечкенә капкасы = җырлап ачылды — капканың озын күләгәсенә кояш яктысы палас * булып сузылды. Капкадан башта өч тәгәрмәчле велосипед йөгереп- э тәгәрәп чыкты, аннары аның кечкенә хуҗасы күренде. Кыз велоси* * педына җәһәт кенә утырды да Зөлфирәгә таба куаларга тотынды. s Ул Зөлфирәгә текәлеп карый иде. Зөлфирә аның каршысына күтә- = релде. £
— Апа, болар минем әни эскәмияләре! £
— Бик әйбәт, чибәрем.
— Миңа әнием «акыллым» дип дәшә. >.
— Эскәмиясе җайлы икән, рәхәтләнеп ял иттем.
— Әти ясап бирде. Минем әни — шофер. Ул юл йөрергә ярат- _ канга шофер булган. Сәфәр чыга алмасам да, юлны күреп утырыр- 2 мын, дип ясаттырды әни эскәмияләрне.
— Хәзер кайда соң әниең?
Кызның авыз тирәләре мыймылдап куйды, күзләрендәге баягы җитдилек югалды.
— Хәзер... — диде дә, елап җибәрүдән тыелыр өчен, тукталып торды. — Хәзер... больницада әле...
Зөлфирә сүзне икенчегә борды.
— Ә син кая барасың?
— Казлар алып кайтырга. — Кыз җилкәсенә аскан уенчык сумкасын рәтләде. — Алларына ипи валчыгы сипсәң, минем арттан үзләре кайталар алар.
— Мине дә алып барасыңмы соң?
— Безнең казлар әнә теге тугайда гына булалар. Мин ипи ашаткач, — дип кабатлыйсы итте бала, — алар бер коенып кына чыгалар да кайталар үзләре миңа ияреп.
— Кешегә тимиләрме казларың?
— Ю-ук, алар олы апаларга тимиләр! Кечкенәләрне генә ыслап куркыталар. Минем дә синең хәтле апам бар. Ул колхозда сыер сава. Әле әти белән икесе әнине Казан больницасына алып киттеләр.
— Син үзең генә калдыңмы?
— Мин үзем генә дә курыкмыйм. Сыерны күрше әби сава, аннары, сиңа күңелсез булмасын дип, мине кочаклап кунып чыга инде. Әтиләр берсекөнгә генә кайталар әле. Әтигә дә Казанда озак торырга ярамый, зоотехник бит ул колхозда. Апа, син безнең авылга фермалар эшен тикшерергә килмәдеңме?
— Юк, акыллым. Йомышларым бүтән иде.
— Хәзер китәсең дәме?
— Синең белән казларны алып меник башта.
— Апа, син врачмы?
— Мин...
— Әнине дәваларга врач кирәк безгә. Минем әнине белсәң син! Минем әниме?! Иң әйбәт әни — минем әни!
— Врач табарбыз! — Зөлфирәнең әтисе шәһәрдә танылган хирург, тик моны хәзергә балага әйтергә ярамый иде: кыз Зөлфирәнең үзен врач дип уйлый ич.
— Менә ул шулай булсын иде, апа, кем дә булса каты авырып ятса, иң яхшы врачлар үзләре шуны белеп килсеннәр иде.
в. <К У > М 10.
81
— Килерләр! — Зөлфирә әтисенең ярдәм итәчәгенә ышана. Аның беркайчан да берәүнең дә үтенечен кире какканы юк. Бу кечкенә кыз да аның әтисе кебек фикер йөртә: кешедән изгелегеңне кызганма. Мин гомерем буе кешеләрнең миңа изгелеген тоеп яшәдем, мии * кешеләргә гомерем буе бурычлы, ди аның әтисе. Ярдәм итәр әтисе, Зөлфирәнең әтисе бит ул!.. — Врач килер, акыллым! Ә әниеңнең кай төше авырта соң?
... Беркөнне Зөлфирәне дус кызлары шаярттылар.
— Сине бер абый эзләде.
— Ничек — абый? Бабай, диген!
— Йөз яшьлек бабайга бабай диярлек булмагач, кызык та түгел, — диде Зөлфирә шаяруга шаяру белән.
— Менә бер төргәк һәм хат язып калдырды, — диде дежур администратор. — Исемеңне дә белмәгән икән. Күперенгән сары чәчле, сипкелле дигәч кенә сине эзләвен аңыштык. Танышканда исемеңне әйтә торган бул...
Зөлфирә артык кызыксынмыйча гына конвертны ачты.
«Зөлфирә!
Теге чакта, февральдә, миңа Бигешкә очарга ярдәм иткән идегез. Ашыгычлык белән Сезгә рәхмәт әйтергә дә онытканмын. Бик зур рәхмәт.
Зөлфирә! Бу сәфәремдә дә Сезгә борчу ясарга туры килә " әле. Шушы төргәкне авыл хуҗалыгы институтының өйрә- нү-тәҗрибә хуҗалыгына илтеп бирә күрегез. Тышына кемгә икәнлеге язылган. Ул Мәскәүгә командировкага киткән, ай ахырында кайтачак. Үзен күрсәгез әйбәт булыр иде. Төргәктә бозыла торган әйбер юк, язулар гына. Кире алып китмәдем инде. Монысы Сезнең изгелегегезгә ышанудан. Аннары Казанда минем туган-тумачам яисә йомыш үтәрдәй дус-ишем дә юк.
Сез минем күңелемә изге кеше булып кереп калдыгыз, һәрвакыт шулай яшәгез.
Депутат абый».
Хәтерли Зөлфирә бу кешене, ничек өзгәләнүе һаман күз алдында. Исем-фамилиясе ничек иде соң? Зариф, Шәриф, Гариф? Юк. Истән чыккан. Паспортын алып, билетны үзе тутырган иде, югыйсә.
... Таныш түгел абый яшәгән якларга менә Зөлфирә үзе киләсе итте. Быел, ял алгач. Чаллыны һәм Түбән Каманы күреп кайтырга булды. Үзең күпме кешеләрне шушы якларга озатып җибәр дә, үзең Бигеш аэропортын да күрмәгән бул инде. Их, әлеге абый адре- ч сын калдырса, Зөлфирә барып кына чыгар иде аларга. Шулай да, очратырмын бәлки дип, берничә авылны йөреп узасы итте ул. Теге абый үзе очраса инде. Югыйсә, аның турында сорашып та булмый бит: фамилиясе ничек тә үзе ни исемле, кайда эшли? Очратмаса инде, абыйның үзе килеп күрүен көтәргә кала. Йөрүнең ни зыяны, авыл табигатендә рәхәтләнерсең ичмасам бер. Бәлки теге абый очрап та куяр. Таныр иде микән аны Зөлфирә? Таныр иде, мөгаен. Калын кашы ярты маңгаен диярлек каплаган, ияге озын, очлы. Күзләре нинди иде? Төсе онытылган, ә болай... Ул күзләрне борчылу катыш кайгы пәрдәсе тоныкландырган иде.
Хәзер кайгысы беттеме икән? Зөлфирәнең тагын берәр ярдәме кирәкмиме икән аңа?..
Теге төргәкне илтеп тапшырды инде Зөлфирә. Якты чырайлы, ап- ак чәчле карт кына кеше рәхмәтләр яудырып алып калды.
Кайгылы абыйга тагын нинди ярдәм итә алыр икән Зөлфирә...
— Безнең әни машинасы белән юлда кунды бит. Шундый да буран иде ул төнне — берни күренми. Апам белән икәүләп төн буе
көттек. Әти Казанда иде. Анда кар бөтенләй дә яумаган, болай гына болытлы булган.
... Шул абыйның кызы бит бу!
— Әни төне буе азапланган. Юлдан карны көри икән, ә маши
насына менеп утырганчы тагын кар басып китә... Машинасының бензины да беткән аннары. Аяклары өшегән, кулларына берни дә бул- ₽ маган менә. Хәзер аяклары йөрми. Эченә салкын тигән. S
— Үпкәсенә. =
— Шул төннән соң гел йөткерә. Ул чакта әти әнине больницага _ салгач кына кайтып җитеште. Әтине эзләп колхоздан Казанга да ’ шалтыраттылар. Үзе туры килмәсә дә, тиз табып әйткәннәр әтигә. ♦ хәзер үк кит, дигәннәр. Тик февральдә самолетлар очмады бит. Әнине баштан ук әти караса, әнинең авыруы көчәеп тә китәсе бул маган икән. Чөнки әни әйтә, ни ди, әтиегез хәстәрләп тәрбия иткәч, хәлем көннән-көн әйбәткә бара, ди.
...Әйе, әйе, шул абыйның кызы! Менә нинди хәсрәт кичергән икән ул абый...
— Февраль азагында рәттән өч көн самолетлар очмады, оча алмады алар, сеңелем. Кирәк бит...
Кырый бакча буендагы чирәмле сукмактан велосипедлы кыз килә. Зөлфирә, үр күтәрелгәндә, велосипедны әткәләп ала. Аларга ияреп, аллы-артлы тезелешеп, эш майтарган кыяфәт белән, казлар менә. Иң алда — озын муенлы күк бәбкә каз, артта оя башлыгы — ана каз.
— Апа, миңа быел җиде яшь тула. Әти миңа туган көнгә ике тәгәрмәчле велосипед ала. Аннары тагын да катырак очам инде мин!
— Бик әйбәт булыр!
— Тик ул миңа велосипедны әни терелгән көнне алып бирсен иде.
— Алай озак булмасмы соң?
— Ю-ук, озак түгел! Минем туган көн кар яугач кына. Ә әни, киләсе атнага ук кайтырмын, диде.
Алар таллар турысына җиттеләр. Казлар, агачлар күләгәсенә кергәч, гайрәтләнеп каңгылдаша башлады — масайганнар, юл күрсәтүче кирәкми, янәсе, хәзер.
— Акыллым, кил әле, шушы тал төбендә рәсемгә төшерим әле мин сине.
— Фотоаппаратың юк ла.
— Бар. Сумкада... Рәсемеңне әниеңә җибәрерсең.
— Апа, минем әни республиканский дигән больницада. Син врачмы соң? Әйтмисең гел. Врач булсаң, син ул больницаны беләсеңдер ич инде.
— Рәсемеңне үзем кертермен, яме. Бүген Бигешкә барып җитешсәм, бүген үк Казанга очам. Төнлә рәсемеңне ясыйм да, иртәгә әниеңә илтәм.
— Хәзер безнең авылдан Бигеш ягына машина китә. Почта машинасы. Көн саен кич җидедә. Шоферына мин киткән саен кул болгыйм, ул. миңа бармак янын, велосипедың белән юлда йөрмә, ди, машинаны таптатырсың, ди. Шул машинага утырып китәрсең, апа, яме?
Зөлфирә кызны ике тал янында рәсемгә төшерде.
— Акыллым, ә фотоны кемгә бирерйен соң мин?
— Әнигә дидек бит.
— Кем соң ул?
— Зариповлар инде без. Әти — Зиннәт Зарипов, әни — Хөршидә
МӘГЪСҮМ ХУҖИ Н
Зарипова, апам — Рәсимә Зарипова, ә мин... Апа, нигә син күзләреңне йомдың?
...Әйе, әйе, Зиннәт Зарипов! Бутап язмасын дигәндәй, берничә тапкыр кабатлады хәтта: Зиннәт Зарипов... Зарипов Зиннәт...
— Болай гына... Ә синең үз исемең ничек?
— Зөлфирә инде.
— Адашлар икәнбез ич! Мин дә Зөлфирә.
— Мин — Зөлфирә Зиннәт кызы Зарипова. Өч тапкыр «з» хәрефенә башланган исемнәр әйтә белсәң, мине онытмыйсың. Миңа Зөлфирә Зиннәтовна дип тә эндәшәләр.
Туры урамның аргы башында машина күренде.
— Зөлфирә апа... Әй, болай әллә ничек икән... Мин үземә үзем апа дип әйткән кебек булам... Апа, син минем әни янына барырга онытма, яме! Менә бу чәчәкне әнигә бирерсең! — Кече Зөлфирә юл читендә үскән кыңгырау чәчәген өзде.
— Барырмын дидем ич. Әллә ышанмыйсыңмы?
— Ышанам. Мин бар-бар кешегә дә ышанам. Онытма дип кенә кабатлыйм. Үзеңне врач түгел дигәнгә генә ышанып бетмим әле.
— Онытмыйм. — Ул кызны күкрәгенә күтәреп сөйде. Кече Зөлфирә, тузанлы тәпиләре белән аның өстен буямас өчен диптер бәлки, аякларын тезеннән бөгеп торды. Олы Зөлфирәнең сипкелләрен — әллә инде куптармакчы булып! — тотып та карады, күперенгән чәчләрен сыйпады.
Машинаны туктаттылар.
— Апа, син врач булгач беләсең бит инде, әйт инде, минем әнинең аякларын кисмәсләрме? Аның йөткерүе кайчан бетә?
— Зөлфирә... Акыллым... Мин сиңа иртәгә үк хат язармын, яме, Зөлфирә Зиннәтовна, яме!..
— Апа, апа, безнең әнинең аякларын кистермәгез! Апа, дим, апа, ишетәсеңме?!
— Без очрашырбыз, Зөлфирә акыллым! Тагын очрашырбыз, Зөлфирә Зиннәтовна...
— Апа, хуш... Апа...
... Их! Нигә соң әле бу әйбәт апа Зөлфирәнең ялгызын гына калдырды? Ни өчен аны да Казанга алып китмәде...
Машина инде шактый ерак китеп өлгерде. Ә шулай да ара якыная барган сыман тоелды Зөлфирә Зиннәтовнага...
СОҢ
Көрт койманы ашып килә. Багана башлары кар өстенә тезгән бүкәннәр кебек, ә яткырып сугылган такталарның өске читләре шул бүкәннәрне әйтерсең бер-берсенә бау белән тарттырып тора. Монда малай-шалайга футбол кыры инде — кар батмый, җир кебек каты.
Гәрәйша, көрттән шуып төшкәч, борылып карады — чаңгы карны анда-монда гына тырнаган иде. «Буран бабай карны ничек тыгызлап өйгән! Балалар бәхетенә инде!» —дип уйлады ул. Әмма кузгалып кына китте — чаңгылары кар эченә чумды. «Күр инде, бер адым җир — ике төрле кар! Тыгызлап салынганы сыек шәмәхә төскә манылган, йомшагы — ап-ак. Әллә киресенчәме, ап-агы йомшак. ә сыек шәмәхәсе тыгызмы?»
Уйлый калсаң, бөтен табигать, бөтен дөньясы шулай капма-каршылыкка корылган инде. Кешеләр дә шулай. Бар йомшак күңелле- се, шөкер, чытырман-чәнечке холыклысы да җитәрлек. Сөйгән-сөел- гәннәре күп, сөеп тә сөелмәгәннәре дә шактый...
Ул, уйларын таратырга теләгәндәй, ярыштагы кебек ашыгып шуа башлады. Тукта, кая болай очына соң әле ул?..
Гәрәйша шууын акрынайтты. Тик адымласаң да уйлар аңа тагылганнар, җилдертсәң дә аңардан калышмыйлар.
Үр түбәсен үткәч, иелеп этенә-этенә, түбәнгә — Шушма ягына тизрәк шуып китте ул. Нигә, уйларны да канатландырып, алар белән янәшә очмаска соң? Нигә тыелырга? Ни дип әле теләкләреңне томалап, йөрәккә богау салып яшәргә? Үз тормышыңны үзең корыту, үз бәхетеңне үзең төенләү түгелме соң бу?..
Ул Сабый тугаеның кырт киселгән һәм кар ятмый торган ярына терәлгәч кенә шып туктады.
— Киткәннәр икән... Киткән...
Хыял-уйларны аның үз сүзләре йомып куйды.
— Киткән...
Гәрәйша боз өстенә таллык башыннан әйләнеп төште һәм балыкчылардан калган бәкеләргә чаңгы таягы белән төрткәләде. Бәке авызлары чираган иде, тишекләрдән полт итеп су бәреп чыкты — күптән түгел генә кузгалганнар, димәк.
Петрух бабайларны шушында күрергә иде исәбе Гәрәйшаның, һаман саен өйләренә барып йөрү уңайсыз бит. Әмма соңлады менә.
— Ашыгасы иткәннәр икән... Гадәттә тәмам караңгылык иңгәнче утыралар иде... Балык чиртмәгәндер, күрәсең.
...Гәрәйшаның Петров-Петрух дәдәй турында элек тә ишеткәне бар варның чәе тәмле, — дип чакырды ул аны.
Карышмады Гәрәйша, үзе дә мәзәкчән удмурт карты белән танышырга теләп йөри иде.
— Авылга килеп, бездә чәй эчмәгән кеше булмаска тиеш, учитель. Аннары, ошап куйдың әле син миңа: үзең балаларны барлап килгәнсең. Ә бу, белүемчә, сезнең эштә мәҗбүри түгел бугай. Яратасың, димәк, аларны. Әйдә...
Чәйдән соң Гәрәйша, өй нигезе кырындагы буй тагарак өстенә утырып, папирос көйрәтте. Бераздан Петрух та аның янына чүгәләде.
— Тартасың икән, — диде ул.
— Гадәт инде.
— Син аны урак өстендә генә булса да ташлап тор. Нигә, дигәндә, урак өстенең үзенең тәмле исе була. Ә син, тәмәке сөрсетеп, шуны тоймый каласың.
Петрух дәдәй мәзәк сөйлидер дип көткән иде Гәрәйша. Аңарга бит мәзәк кенә булсын! Ләкин картның йөзендә-сүзендә шаянлык бөтенләй сизелмәде. Гомумән, аңа Петрух турында моңарчы ишеткәннәре ялгандыр, бу кеше бөтенләй шаярта белмидер сыман тоелды. Бу удмурт агаеның телен мәзәккә бору өчен әллә берәр сәбәп кирәкме дип уйлады Гәрәйша.
иде, чөнки Петрух — районда яшәүче удмуртлар арасында мәзәкче булып танылган кеше. Аның үзен гомердә күрмәгән кешеләр дә, мәзәк сөйләгәндә, Петрух дәдәй әйткән, дип кыстырырга онытмыйлар. Ихтимал, бу шаянлыкларның күбесе Петрухка сылтау гынадыр. Балтач төбәгендә яшәүче удмуртларның җорлыгын бер Петрухка гына кайтарып калдыру дөрес тә булмас. Әмма барыбер Петрух Петрух инде — удмурт дөньясы аны беркайчан да читләтеп узмый.
Алар былтыр җәй генә таныштылар. Петрухлар авылына Гәрәйша эш белән килгән иде. Йомышы шул — дүртенче класс җитәкчесе итеп билгеләнгәч, бу авылдан йөреп укыячак балалар белән алдан ук танышып куярга иде аның исәбе.
Балаларны күреп, аңлашып-сөйләшеп дигәндәй, инде китәр юлга борылганда, Гәрәйшага Петрух дәдәй очрады.
— Безнең сабак балабыз юк, шулай да безгә сугыл. Безнең сама-
Петрух абзардан бер уч печән алып чыкты.
— Урак өстендә печәннең дә исе үзгә — җитлеккән була, бөркелеп тора, — диде ул. — Бик беләсең килсә, хәзер менә шушы күләгәнең дә исе бар.
Яртылаш кына тартылган папирос, тагаракка каплаган такталар арасыннан суга тидергәч, чыжлап сүнде.
Өйдән зәңгәр күзле Любаша чыкты. Күләгәгә кергәч, аның күзләре тагын да зәңгәрләнә төште. Ничектер җәйге эңгер-меңгердәге урман күле тееен хәтерләтте бу минутта алар Гәрәйшага. Кыз, Петрух белән Гәрәйша яныннан үтеп, капкага юнәлде. Кече капканы яртылаш ачкач, борылып:
— Мон кошки, атай — диде,
— Ярар, Любаша, бар...
— Исән булыгыз, сөйләшми торган абый, — дип күз сирпеде кыз аннары Гәрәйшага. Любашаның нечкә кашлары бөгелеп куйды. — Тагын килегез.
«...Чыннан да, нәкъ Тәгьзимә төсле бит бу кыз! Күз сирпүе дә нәкъ Тәгъзимәнеке...»
— Төпчек кызым, — диде Петрух. — Соңгысы, — дип кабатлады ул бераздан. — Башкалары кош балалары кебек таралыштылар. Любашаны үз яныбызда гына торгызасы иде, әмма без теләгәнчә булмас шул. Сизәм, сизеп торам — төпчегем дә очар...
«Мондый чибәрне ата-ана канаты астында саклап булмыйдыр...» Гәрәйшаның башыннан шул уй йөгереп узды.
— Әйбәт эшли колхозда. Сарыклар карый, макталып килә.
«Уңган кызны егетләр тиз күрә, Петрух дәдәй...»
— Унынчыны бергә бетергән яшьтәше быел хәрби училищены тутырып командир булып кайтты. — Петрух бер мәлгә тукталып калды да ачыклап әйтте:—Сезнең мәктәптә түгел, Чепьяда укыды алар. Егет хәзер йолдызлы погоннар таккан, агайне. Шул чая егет, бер елдан өйләнешәбез, Любаша, дигән икән. Кызның бу хакта безгә тел ачканы юк әле.
«Хәрбиләр кыю була, әти кеше...»
— Нишләрсең бит, ата-бабадан калган йола. Каршы килеп бул мае.
«Каршы төшеп тә ни кырырсың, Петрух дәдәй?!.»
— Бәхетләре булсын.
«Шулай дисәң инде...»
— Сәер кеше икәнсең, мин һаман лыкылдыйм, ә синең сыңар сүз әйткәнең юк.
«Куңел бутала бугай, Петрух дәдәй...»
— Любаша дөрес сизгән икән, сөйләшми торган абый, ди.
«Елмайганда кашы аз гына тартылып куйды үзенең...»
— Ярар, сөйләшәсең килмәсә, кыстамыйм.
«Петрух дәдәй, урак өстендә һәр нәрсәнең исе тәмле-татлы була, дисең. Хәтта һаваның да, хәтта күләгәнең дә. Урак өстендә яшьлек исе дә үзгә була икән бит... Бу вакытта уянган мәхәббәтнең дә исе бүтән бугай... Алай буламы соң әле ул?..»
Любашаны өйдә беренче тапкыр күргәч, Гәрәйша каушап-сискә- неп, тетрәнеп киткән иде.
— Тәгъзимә!! — дип кычкырып җибәрә язды ул.
Һәм бер мизгелдә аның башыннан бихисап уйлар куыша-чорнаша бөтерелеп үтте.
«... Юк, Тәгъзимә ничек терелеп кайта алсын?.. Инде елы тулып килә. Кайтса да, ул нигә монда булырга тиеш? Ә бу удмурт кызы ни
— Мии китом, эти.
исемле? Любаша? Шулайдыр шул... Нигә Тәгъзимә түгел? Ул нәкъ Тәгьзимә төсле бит... Тәгъзимәдер әле... Аның төсе-бите, гәүдәсе гел дә Тәгъзимә инде. Хәтта тавышы да Тәгъзимәнеке кебек — йомшаклыгы колакка ятышлы... Әмма син Любаша икәнсең шул... Тәгьзимә мине яратып күз сирпи иде...»
Петрух белән янәшәләп күләгәдә утырганда, бу уйларны ул ка- _ бат, инде ашыкмыйча, күңеленнән саркытып сөзде. Кыз аны сөй- ® ләшмәс итте, Любаша үзе...
Карт та, әнә, тукталды. Баштан ук сизенде ул, шуңа күрә, Гә- т рәйша йөрәгенә яра ясамаска, мәхәббәтне кабындырмаска тырышып, ® дәлилләрне саклык белән эзләп сөйләде. Гәрәйшаны чакырып, ике ♦ йөрәкне бер утка салдым бугай мин тиле-юләр, дип газаплады Пет- = рух үзен. Бәлки алар бер-берсен тапмаган-белешмәгән булырлар иде... = Уты бер, ә ике йөрәк ике учакта янарлар инде.
...Петрухлар авылына җәяүләгәндә дә бер тын алуга барып җи- х тәсең, ерак түгел. Һәм Гәрәйша шушы удмурт авылы ягын якшәм- - бе саен диярлек урап кайтырга гадәтләнде. Туры Петрухларга керә - һәм, озакка тукталмастан, картның хәлен генә белешә иде. Кайчакта £ Шушманың Сабый тугаенда очрашалар. Шул сәфәрләрдә Любаша *- туры килсә, кыз аңа һаман да бер сүзне әйтер иде:
— Исәнме, сөйләшми торган абый!
һәм Любаша алдында Гәрәйша чыннан да бер сүз дә сөйләшми. Ә Петрух белән бөтенләй үк сүзсез утырмый. Кыска-кыска соравы белән дә Петрухны озак сөйләтә иде. Бервакыт, җир туңдырып та кар төшәргә өлгермәгән чакта әле, Петрух озата чыккач, аңа болай дигән иде:
— Мин генә кунак булу килешми, үзең дә, Петрух дәдәй, безгә рәхим ит. Апа белән парлап, Любаша да барсын...
— Булмас шул.
— Аңламадым.
— Карчык белән Любаша барсыннар, тыярым юк.
— Син үзең?
— Мин бармыйм.
— Нигә?
— Син гаҗәпләнмә, тәртип шундый инде минем. Ишеткәнең юкмыни бу турыда?
Шушмадагы асылма басма турына төшә торган тыкрыкка борылгач, Петрух кыска бер хикәятен сөйләде.
— Безнең басу аркылы кайчандыр Гондыр елгасы аккан. Сезнеңчә Аю елгасы була. Хәзер суы кипкән инде. Шуның башланган төшендә гөлҗимеш агачлары күп. Шәп агач, сез, татарлар, аны кайчак тагын да матуррак исем белән атыйсыз — саваплы җимеш, дисез. Карсыз вакытта мин шул саваплы җимеш куаклыгын көнаралаш барып карыйм. Нигәме? Чөнки агачлар гына түгел, ә елга башы үзе дә саваплы кебек. Бирге болында Шушманың элекке эзе булып күл калды. Төнбоеклары тын гына тирбәлә, камышлары сызгырып үсә күлнең. Шунда мин ел саен көймә төшерәм. Үзем инде көймәгә утыра алмыйм, баш әйләнә — картаелды. Кирәк кеше игелеген күрсен. Аннары, конюшня утарына кергәч тә, әйләнмә кацрак бар. Колхоз оешканнан бирле шунда тора, кайрагы һаман тузмый — шәп икән. Шул кайракның тагарагын ташлар белән терәткәннәр. Бер ягындагы таш тигезләнгән мәрмәрдән дә шома, икенче ягында* гысы пычак йөзедәй үткен кырлы. Шундый ташларны мин бүтән җирдә күрә аламмы? Бөтен дөньясына берәр генә алар...
Петрух тун якасын торгызды, сирәк мыегын шомартты.
— Миңа бит, Гәрәйша, көн дә бәйрәм. Күзем ачылгач та күргән әйберләрне көн саен кабат күрәм мнн, үзгәрешләрне белеп торам.
Бер күргән төшне икенче тапкыр күрә алмау — бәхетсезлектер ул. Минем гел күрергә күнеккән кырларым-тауларым, урманым-суларым бар. Үз авылым...
«Туган якны яратуы үзенчә икән Петрух дәдәйнең...»
— Үз авылым байлыгы җитә миңа. Минем хәтта беркайчан күрше авылга да барганым юк.
«Гадәтең сәер икән, Петрух дәдәй...»
— Кешеләр үзләре килә безгә. Хәтта күрше-тирә кунарга керә. Өегезнең һавасы әйбәт, диләр. Шулай булмый ни, юан нарат бүрәнәләрдән ундүрт ниргәле итеп салдык бит өйне, биек итеп.
«Өй зурлыгында гына хикмәт түгелдер, күңел киң сезнең. Туган җирне бөтенләе белән күңелегезгә сыйдырган кешеләр икәнсез...»
Петрух басма тросын бәйләгән багананың түгәрәкләп шомартылган башына терсәге белән таянды.
— Шулай да авылдан бер тапкыр китеп торырга туры килде. Сугыш кырына барып кайттым. Гитлерның миңа атаган «күчтәнәче» булган икән, мина кыйпылчыкларын ботка санаусыз тутырган иде, докторлар, чүпләп бетерә алмыйча, озак интектеләр. Сугыш ул матур истәлек түгел.
♦Сугыш кыры — иген кыры түгел, дип әйтүең инде...»
— Ачуланма, Гәрәйша, бармыйм мин сезгә, үзең килеп йөр, ешрак кил. Любаша әйткәнчә, сөйләшми торган абый.
«Любаша бүген күренмәде, эштә булгандыр. Теге чакта, беренче очрашканда, күз сирпеп карады. Миңа! Тәгъзимә кебек... Нигә икән?..»
— Тавыкның ерак сәфәре әрәмәлек, дигәндәй, мин дә шул авылыбыз тирәсеннән ерак китә алмыйм. Ә балаларым ил гизә. Йөрсеннәр — теләкләре. Любаша да китәр, китәчәк. Булачак кияү, командирымнан рөхсәт сорадым, тиздән кайтам, туй ясыйбыз, дип хат язган. Любаша аны әнисенә укып күрсәткән, миңа әйтмәде үзе, кызлар сере әнкәгә сыя шул. Мин яшьләрнең теләгенә каршы килмим. Озатырга җыенабыз Любашаны...
«Шулай тизме?»
... Петрух белән Любашаны Гәрәйша бу яңа ел кергәч тә Сабый тугаенда очраткан иде. Якшәмбеләрдә карт шунда балыкка йөргәли. Любаша да бу көнне аның белән төшкән булган. Гәрәйша алтынчы класста укый торган малаен иярткән иде. Алар шушы тугайга чаңгыда шуып килгәндә, Петрух белән Любаша балыкны алмаш-тилмәш чыгарып кына торалар иде. Боз өстендә алабугалар, бәртәсләр карга манчылып сикерешәләр.
Малае чаңгы эзе белән яр-тауны сырлап бетерде, ә Гәрәйша гел балыкчылар янында булды. Тәненә суык кагыла башласа гына хәрәкәтләнеп җылынып алды. Ул һаман Любашаның күз сирпеп каравын көтте. Әмма беренче очрашудагы караш кабатланмады. Юк, кабатланмады... Дөрес, Любаша аңа күтәрелеп тә карамады.
Ә малайны озак-озак текәлеп күзәтте. Аның чалбар балакларыннан төерләнеп каткан карларны куптарып төшерде. Йөгереп килеп ялтыравык бозда җитәкләшеп шудылар. Хәтта малайны йомшак кына итеп күкрәгенә дә кысты. Тегесе дә Любашага сыенды. Тик бу күз иярмәс тиз булды, икесе дә, хисләрдән айнып, ярамый, дигәндәй бер-берсеннән тайпылдылар. Нәрсә турында уйладылар алар? Ахры, малай — әнисен, Любаша — шул ананы алыштыру мөмкин булмавын...
Әйе, Гәрәйшага бөтенләй карамады, курыкты бугай. Нидән? Кем белә инде...
«Әй, йөрәк, нигә җилкенәсең соң әле? Любашаның капкадан чыгып барганда күз сирпүе ялгыш кына булгандыр, ул үзе моңа әһә-
мият тә итмәгәндер. Әле бәлки бөтенләй күз дә сирпемәгәндер. Өлкән бит син, Гәрәйша. Любашадан күп өлкән. Инде бер өйләнгән кеше. малаең үсә... Тәгъзимәң юк югын... Ничек инде — юк? Ә Любаша? Ул Тәгъзимә бит инде, нәкъ Тәгъзимә!.. Әй, йөрәк, җилкен, әйдә, яшерен сөй дә яшерен көй! Белмәсен дә моны Любаша! Шулай да... Любаша элеккечә бер генә карасын иде. Тик бер генә тапкыр, ял булыр иде сиңа, йөрәк...»
— Бүген Петрух дәдәй ялгызы гына идеме икән, әллә Любаша да төшкән булганмы? Әллә монда башка балыкчылар утырганмы? — дип куйды үзалдына Гәрәйша һәм тугайдагы бәкеләрне тишеп бетергәнче борылып-сырылып йөрде.
Әнә, Петрух дәдәйләр авылы. Елга эчләтеп кенә барсаң да була, авыл ягына елга туп-туры сузыла, әйләнеч түгел.
Гәрәйша соңгы бәкегә күзләрен кыса төшеп карап торды — керфекләрен бәс сара иде.
«Әллә барып килергәме соң? Ай тула инде күрмәгәнгә. Үткән якшәмбеләрдә чыгып китеп булмады, өй һәм малай мәшәкатьләреннән арынмыйсың...»
Ул рәшәткә буена көрәп өелгән чокырлы-кантарлы көрткә чаңгыларын кадады. Ботинка ырмавындагы карларны себергәч, ишек шакыды.
— Әйдүк! — диделәр эчтән. Һәм Петрух ишекне учы белән сугып ачып җибәрде. — Гәрәйша! Нәрсә син, белмәгөн-күрмәгәндәй, ялындырып кына керәсең?!
Гәрәйша өйнең Петрух мактаган ләззәтле һавасына чумды. Бөтен йорт эче аңа Любашаның карашыдай сирпеп карый иде.
— Бик сагышлы заманнар әле. Туйдан соң өйдә һаман ямансу, инде өч атна үтте, югыйсә. Өйдән чыгып та йөрисе килми. Теге командир егет, кияүне әйтәм, Любашаны алып китте бит тәки...
«Киткән икән...»
— Төпчек кызны, соңгы баланы озатуы авыр булды...
«Соңгы... Мәхәббәтнең дә соңгысы була икән, Петрух дәдәй... һәм соңарганы...»
— Әйдә әле, сөйләшми торган абый, сыйланып, күңел ачып утырыйк әле бер! Дөньясы үзебезнеке бит, шөкер иткересе!...
«Күңел ачарга риза, Петрух дәдәй. Әмма күңел беркайчан да бөтенләй ачылып бетмәс бит, беркемгә дә сөйләнмәячәк сере бар аның. Ялкынын сүндермичә мәңге сөяр, мәңге сызар йөрәк...»
— Бәхетләре үзләре белән булсын кызыгыз-киявегезнең, Петрух дәдәй! Миннән аларга — иң изге теләкләр. Ихластан.
— Рәхмәт яхшы сүзеңә. Менә хаты килде әле Любашаның. Әйбәт барып урнашканнар. Кияү башлы малай шул безнең! Любаша сиңа да сәлам җибәргән. Үзең укы, мә, татарча язган ул төшен...
Гәрәйша хатның соңгы битен ачты: «Атай! Сөйләшми торган абыйның килгәне бармы? Миннән аңарга күп сәлам әйт. Һәм малаена да».
...Любаша өйнең кай төшенәдер яшеренгән дә. теге чактагы кебек — капкадан чыгып баргандагы кебек — күз сирпеп карый иде. Карый бит менә, карый, тик үзе генә күренми...