Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӨЧ ФАРЫЗ


өек Октябрьның кайнар сулышын мин бүген дә әле яхшы тоям. Дөньяны дер селкеткән бу титаник вакыйганың туган илгә һәм бөтен кешелеккә нинди зур үзгәреш ясавы минем күз алдымда булды. Язмыш баштан сыйпап үстермәде. Әмма мин гражданин буларак та, язучы буларак та бәхетле. Чөнки барлык авырлыкларны халык белән бергә уздырдым, тормышның гел кайнап торган җирләрендә булдым, һәм бу хәл язучылык язмышымны бик нык җиңеләйтте дип уйлыйм.
Революция тәэсирендә кешеләрнең тормышка карашлары үзгәрүен мин үз күзләрем белән күрә килдем, үзем дә шул ук үзгәрешләрне кичердем. Шәһәрләрнең, авылларның яңару процессы — болар һәммәсе күз алдыбызда узды. Мин бу гадәттән тыш, могҗизадай күренешләр тасмасын күңел экранымда чагылдырып, теләсәм кайчан күзәтә алам. Ә бит мондый байлык, мондый хәзинә, ягъни тиңе булмаган та-рихи вакыйгаларның шаһиты булу һәр язучыга бирелми. Әдәбият тарихы үзенең сәхифәләрендә бик куп әдипләрнең исемен саклый. Ул шөһрәт ияләренең күбесе искиткеч вакыйгалар тезмәсеннән торган елларның, чорларның шаһиты булганнар. Ләкин аларның күбесенә Бөек Октябрь революциясе тудырган искиткеч зур әһәмияткә ия вакыйгаларның шаһиты булырга туры килмәгән. Шул күзлектән караганда уникаль, моңарчы күрелмәгән зур бәхеткә ия әдәбият эшлеклеләре без. Бу беркайда дә, бер язучыга да насыйп булмаган бәхет. Без исә шул бәхетне тоеп, һәм шул бәхетнең җаааплылыгын да аңлап иҗат итәргә тиешбез.
Кайчагында безнең уйларыбызны, гамәлебезне ыгы-зыгы читкә алып китә башлый. Дарыларыбыз тиешле корылыгын югалта төшкәндәй була, иҗатыбызның гражданлык ялкыны сүрелгәли кебек. Хәлбуки беренче фарыз, минемчә, заманыбызга, илебезгә, ниһаять, совет язучысы дип аталган әдәбият остасы өчен иң бөек дәрәҗәгә лаеклы художник булып калуда.
Бөек Октябрь революциясенең ганимәте азчылык милләтләргә аерата күп тиде. иөнки алар социаль азатлык белән бергә милли азатлыкка да ирештеләр. Безгә моны һич тә истән чыгарырга ярамый. Интернационализм байрагы безнең кулларда бик югары тотылырга тиеш. Бу, минемчә, безнең икенче фарыз эшебез.
Матур әдәбиятыбыз ирекле рәвештә һәм шатланып бөек Ленин васыятьләрен, чорыбызның бөек даһие оештырган партия теләкләрен үтәү өчен көрәшен дәвам иттерә. Ләкин мәкерле империализм белән барган киеренке идеологии көрәш дәверендә безнең бер генә «патрон» да бушка атылырга тиеш түгел. Ягъни безнең әсәрләребез тиешле эмоциональ тәэсир ясасыннар, күңелләрне сафландырып, укучыда кешелеклелек, батырлык һәм изге эш өчен үз-үзен аямыйча яшәү куанычы тудырсыннар.
Татар совет әдәбияты һәм хосусән аның прозасы сугыштан соңгы елларда шактый кыю адымнар ясап, әдәби осталык җәһәтеннән ярыйсы гына алга китте. Шулай да әле кайбер укучыларыбыз прозабызда Чыңгыз Айтматов һәм Басиль Быковларның булмавына хафалануын белдерә. Мин үзем, дөресен әйтим, бу мәсьәләдә кара кайгыга батарлык урын бар дип санамыйм. Безнең прозабызда бәлки аерым «сөңге»ләр юктыр, мәгәр прозабызның фронты киң, тылы нык, тирән. Ә инде безнең әсәрләребезгә бөтенсоюз вакытлы матбугатында рецензияләр бик аз күренә икән, бу мәсьәләдә тәнкыйтьчеләр үзләренә үпкәләсеннәр.
Әмма безнең әдәбият яулаган биеклекләрдән канәгать булып, шул югарылыкта торырга тиеш дип әйтергә теләмим, һәрбер әдәбият үзенең эчке закончалыкларына буйсынып хәрәкәтләнә. Аның объектив сәбәпләр аркасында текә күтәрелеш ясаган, яки бер урында таптанган чаклары да була. Әдәбиятыбызның үткәне никадәр генә зур булмасын, бәхәссез ки, аның киләчәге тагы да зуррак һәм яктырак. Каләмдәш-ләрем— татар язучылары да үсү һәм камиллеккә ирешү юлының тугандаш совет
Б
әдәбиятлары арасындагы багланышлар аша гына мөмкин булуын тирәнтен аңлыйлар булса кирәк. Кыскасы, безгә идея сафлыгын нык саклаган хәлдә, профессиональ осталыкнын яңа кыяларына үрмәләргә дә үрмәләргә әле... Бу өченче һәм бик мөһим фарыз. Әгәр без хәзер кызу темплар белән «ике телле»гә әверелә торган зәвыгы көннән-көн үсеп барган укучыбызның санын, сыйфатын югалтырга теләмәсәк, бу эшкә бик җитди карарга тиешбез.
Моннан алтмыш ел элек бөтен дөнья тарихын яңа рельсларга кертеп, туфандай, зилзиләдәй шаулап Октябрь революциясе булып узды. Ул дөньяны тетрәтеп кенә калмады, ул бөтен планета өчен язгы ләйсәндәй игелекле, шифалы нәтиҗәләр дә бирде. Мин үземне шул революция идеалларына хезмәт итүче кеше дип исәплим. Совет гражданины мин! Бу минем өчен зур бәхет. Иң изге революцион тарихын эченә алган, конкрет шәхесләрнең героик юлын яктырткан проза әсәрләре җитенкерәми. Укучы, аерата яшь укучы, мондый китапларга мохтаҗ Аның, тарихы яхшы өйрәнелгән милләт вәкилләредәй, үзенең гомуми тарихын һәм революцион тарихын гыйльми әдәбияттан да, художестволы әсәрләр укып та тирәнрәк беләсе килә. Моны аңардан милли һәм гражданлык горурлыгы таләп итә.
Мин менә шулердан чыгып бик күп вакытымны ялкынлы революционерыбыз, бишенче ел каһарманы, тугрылыклы ленинчы Хөсәен Ямашев образын тудыруга бирдем. Бу эшемне әледән-әле заман темасына мөрәҗәгать итү белән бергә чиратлаштырып барам. Хәзер «Ямашев»ның өченче китабы өстендә эш башладым.
Совет халкы Бөек Октябрьның алтмыш еллыгын яңа Конституция белән каршылый. Проект бөтен халык тикшерүенә тәкъдим ителгән. Ten Закон совет кешесе алдында мораль һәм материаль яктан үсү ечен яңадан-яңа мөмкинлекләр ача. Аның һәр бүлеге, һәр статьясы безнең күңелләрдә туган илебез һәм халкыбыз ечен шатлык һәм горурлык хисләре уята. Без аның алтын хәрефләр белән теркәлгән һәр сүзе, һәр җөмләсе Бөек Октябрь революциясенең татлы җимешләре икәнлеген тирәнтен аңлыйбыз.
Әйе, андый татлы җимешләрне үстерү өчен халкыбыз күп изалар чикте, утлы дәһшәт бөркелеп торган упкыннарга бер тапкыр гына ташланмады, үзен күп нәрсәдә чикләргә мәҗбүр булды. Арысландай егетләрен, ирләрен югалтты, сылу кызларына күркәм хатыннарына, әле буыннары ныгымаган күз нурыдай балаларына сырт сынарлык авыр хезмәт михнәтен йөкләргә мәҗбүр булды. Шул ук вакытта ул үтә кыйммәткә төшкән һәм шуңа күрә аерата кадерле булган җиңү тантаналарын да күреп куанды
Болар барысы да безнең күз алдында үтте. Корбаннар, тырышлыклар бушка китмәде һәм безнең яңа Конституциябез шул казанышларның гүзәл бер билгесе
Яңа Конституция туган илебезнең яңа тантанасы. Ул ирешелгән уңышларны законлаштырып, безне, язучыларны да. яңа омтылышларга, яңа иҗади казанышларга ил- һамландыра. Без тагы бер тапкыр илебезнең акыл мәркәзе, җитәкчесе һәм әйдәүчесе буКган коммунистлар партиясенә кулны йереккә куел рәхмәтебезне өйтебез.
дип санаган омтылышларым — илгә, халыкка
хезмәт итү — даһи Ленин күрсәткән юлдан һаман алга бару. Шулай булгач, бөтен иҗатым да шул ук омтылышларны гамәлгә ашырудан гыйбарәт.
Бүгенге көндә язучыларны кызыксындырырга тиешле иң мөһим тема заман темасы икәнен яхшы аңлыйм. Ләкин шул ук дәрәҗәдә бик мөһим тагы бер тема бар Ул — Ленин темасы, ул — тарихи-революцион тема.
Кайбер тугандаш әдәбиятлар бу җәһәттән бездән шактый алга киткәннәр. Алар- ның китап киштәләрендә бу темага караган әдәби әсәрләр байтак. Инде безнең татар совет әдәбиятына килгәндә, минемчә, тарихи-революцион тема, халкыбызның