МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК ДӘВЕРЕ ӘДӘБИЯТЫН ӨЙРӘНҮ ЮЛЫНДА
йөз татар әдәбиятын бер бөтен итеп, иңен-буен киң рәвештә колачлап алып, җентекләп өйрәнүгә профессор Мөхәммәт ага Гайнуллин аеруча зур өлеш кертте. Бу галим эшчәнлегенең принципиаль яңалыгы нәрсәдә соң? Беренчедән, М. Гайнуллин узган гасырдан бирле теркәлә-языла килгән, ләкин төрле хезмәтләрдә, чыганакларда чәчелеп-сибелеп яткан фикерләрне һәм мәгълүматларны, тупланган тәҗрибәне, ле-нинчыл методология яктылыгында тәнкыйть күзлегеннән үткәреп, бергә җыеп алды, системага салды. Икенчедән, заманнар кичү, алфавитлар алышыну нәтиҗәсендә кайдадыр еракта, гасырлар томаны артында инде тоныкланыбрак калган күп кенә язучы һәм шагыйрьләрне ул хәзерге чорга «кайтарып», аларның әсәрләрен бүгенге укучыга тәкъдим итте. Каюм Насыйри, Заһир Бигиев, Закир Һади, Шакир Мөхәм- мәдевләрнең калын-калын сайланма әсәрләрен җыеп чыгару аның тарафыннан башкарылды. Өченчедән, бу галим илебезнең төрле архивларында, китапханә-ләрнең кулъязма фондларында туктаусыз актарынып, булган мәгълүматларны тагын да киңәйтте һәм тирәнәйтте. Кыскасы, М. Гайнуллин хезмәтләре XIX йөз татар әдәбиятын өйрәнү һәм халыкка җиткерү юлында яңа баскыч булды, бөтен бер этапны тәшкил итте.
М. Гайнуллинның «XIX йөз татар әдәбияты» дигән яңа хезмәте рус телендә дөнья күрде.I Бу монографиянең төп яңалыклары менә нидән гыйбарәт. Беренчедән, китап татар әдәбияты тарихының зур бер чорын, әһәмиятле этабын ил киңлекләренә алып чыга, бөтен союз укучысы белән таныштыра. Бу — бик мөһим. Шуның белән бергә, галим моңа кадәр дөнья күргән хезмәтләреннән аермалы буларак, фактик материалларны барлау, теоретик гомумиләштерү юлында тагын да тирәнрәк катламнарны каера, яңа исемнәр, әсәрләрне ача
I М. X. Гайнуллин. Татарская литература XIX века. Казань, Татарское книжное издательство. 1975 г.
һәм аларны әдәби процесска кертә.
Мисалга поэзияне алыйк. Соңгы елларда интенсив рәвештә тикшерелә башлаган әсәрләрнең берсе — патша түрәләренең халыкны коточкыч изеп, «котырган этләр» кебек талап яшәвен фаш иткән һәм татар поэзиясендә әһәмиятле демократик тенденцияне билгеләгән «Мәкәрҗә бәете». XIX гасыр урталарында бер татар авылында исеме безгә билгесез шагыйрь тарафыннан язылган бу әсәр шул елларда яшәгән рус революцион-демократларының да игътибарын җәлеп иткән. Татар тормышын якыннан өйрәнгән сәяхәтче галим, Н. А. Добролюбовның дусты П. И. Пашино «Современник» журналында (1860 ел, 81, 82 томнар) басылган «Идел буе татарлары» дигән очеркларында бу әсәр турында киң генә мәгълүмат бирә һәм аерым өзекләрен русча тәрҗемәдә китерә. Кызганычка каршы, әсәр авторының исеме, адресы күрсәтелмәгән. Күрәсең, бу— татар шагыйрен эзәрлекләүдән, «эт кебек иснәп» фетнә эзләп йөргән чиновниклардан саклау чарасы булгандыр.
«XIX йөз татар әдәбияты» китабында урын алган һәм анализланган бу әсәр М. Гайнуллин тарафыннан бөтен Россия масштабындагы азатлык хәрәкәте яктылыгында карала. «Мәкәрҗә бәете» шулай ук рус һәм татар халыклары арасында ныгый барган интернациональ бәйләнешләрнең әһәмиятле бер үрнәге буларак та кызыклы.
Ш
М. Гайнуллин китабына кертелгән яңа исемнәр арасында Мулькай Юмачиков, Нигъмәтулла бине Бәшир, Сәгьдетдин бине Габделмәҗит кебек шагыйрьләр һәм аларның әсәрләреннән китерелгән үрнәкләр шулай ук зур кызыксыну уята.
Мәгърифәтчелек хәрәкәте тәэсирендә XIX гасыр азакларында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлаган татар шагыйрәләреннән хәзерге җәмәгатьчелеккә нигездә бер Газизә Сәмитоаа гына мәгълүм иде. М. Гайнуллин исә үзенең хезмәтендә бу чор татар шагыйрәләре турында аерым бер бүлекчә ачып сөйли. Галимә- телбәнат Биктимирова, Хәнифә Гыйсмә- туллина, Галимә Рәхмәтуллиналар белән дә таныштыра, әсәрләреннән өзекләр китерә. Болар барысы да XIX йөз татар поэзиясендә барган үсеш һәм үзгәрешләрне киңрәк һәм тирәнрәк күзалларга ярдәм итә.
Прозада да яңа исемнәр күрәбез. Мәсәлән, Галиәсгар Гафуров-Чыгтай һәм аның татар хатын-кызларының авыр язмышын, азатлыкка омтылышын чагылдырган «Тутам» повесте. Автор бу язучының татар мәгърифәтчелек прозасы һәм публицистикасы үсешендә мәгълүм эз калдырганлыгын билгеләп үтү белән бергә, йомшак һәм каршылыклы якларын да күрсәтә. Китапта шулай ук В. В. Радлов эшчәнле- ген махсус яктыртуны да хупларга кирәк. В. В. Радлов әлегәчә атаклы тел галиме тюрколог буларак өйрәнелә иде. М. Гайнуллин исә бу галимнең әдәби-тәрҗемә- челек эшчәнлегенә дә игътибар юнәлдереп, аның балалар өчен төзелгән «Белек» хрестоматиясенә (1872) күзәтү ясый.
Бу уңайдан шундый бер фикер туа: бәл- * ки XIX гасырның икенче яртысында аерым бер тармак булып үсә башлаган балалар әдәбиятын инде махсус барлау, аны үзенчәлекле мөстәкыйль бер тема итеп гыйльми яктан өйрәнү вакыты да җиткәндер. К. Насыйри, Т. Яхин, Г. Фәезханов, В. В. Радлов һ. б. галим һәм язучыларның шушы өлкәдәге эшчәнлеге бу хакта аерым сүз алып барырга нигез бирә түгелме?
Монографиядә әсәр һәм китап исемнәренең, текстлардан алынган өземтәләрнең русча тәрҗемәләрен генә түгел, ә татарча оригиналларын да китерү, беренчедән, хезмәтнең фәнни төгәллек дәрәҗәсен кү- I төрсә (һәркем шунда ук чагыштырып карый ала), икенчедән, әлеге текстлардан татар укучысына да файдаланырга киң мөмкинлек бирә. Кайбер әсәрләрнең үз заманындагы басмаларыннан, кулъязмалардан, титул битләреннән үрнәкләр бирү, галим һәм әдипләрнең рәсемнәрен урнаштыру шулай ук хуплауга лаек.
Жанрлар мәсьәләсенә килсәк, М. Гайнуллин хезмәтендә ода жанрын махсус карау тәҗрибәсе — игътибарга лаеклы күренеш. Татар поэзиясендә борынгыдан килгән бу жанр идея-тематик һәм сәнгатьчә сурәтләү чараларының камилләшүе ягыннан XIX гасыр дәвамында зур гына үзгәрешләр кичерә. Электә күбесенчә алла һәм пәйгамбәргә, патшалар һәм төрле «изгеләргә» дан җырлаган мәдхияләрнең эчтәлеге үзгәрә бара. Г. Кандалый, Г. Мокрый, Акмулла һ. б. поэзиясендә оданың яңа иҗтимагый функцияләре формалаша, ул мәгърифәтчелек идеяләренең үтемле коралына әверелә. Алга таба бу жанр Г. Тукай һ. б. шагыйрьләр иҗатында үстерелә.
Безгә калса инде мәгърифәтчелек әдә-биятының жанр байлыгын бер бөтен система итеп күз алдына китерергә дә вакыт җитте булса кирәк. Мәсәлән, төрле җыентыкларда һәм хрестоматияләрдә басылган мәсәлләрне шулай ук аерым алып карарга мөмкин булыр иде. Яисә сәяхәтнамәләр. XIX гасыр иҗтимагый тормышында барган зур тарихи үзгәрешләр, мәгърифәтчелек хәрәкәте формалашу, дини-феодаль идеологиядән —дөньяви-лрогрессиа идеологиягә, феодаль Көнчыгышны идеал-лаштырудан — мәгърифәтле Россиягә, Европага таба борылыш процессы сәяхәтнамәләр жанрында да бик ачык күренә.
Бу тенденция 3. Бигиевнең феодаль Урта Азиядәге иҗтимагый тәртияләр, уку- укыту системасындагы схоластика һәм наданлыкны кискен тәнкыйть иткән «Мавәра- эннәһердә сәяхәт» әсәрендә көчәеп китә. «Европа сәяхәтнамәсе», «Кырымга сәяхәт» китапларында Ф. Кәрими татар укучысын рус һәм Европа фәне, культурасы белән таныштыра, татар тормышын һәрьяклап үзгәртү, «европалаштырупны яклый.
XIX гасыр татар әдип һәм шагыйрьләре дөнья әдәбиятында киң таралган сәяхәтнамә жанрының зур эчке мөмкинлекләреннән уңышлы файдаландылар. Аларның бу жанрдагы әсәрләрендә төп өч элемент: хикәяләү, тасвир һәм тарихи-географик мәгълүматлар бирү, публицистик фикер йөртү бергә үрелә. Бу яктан караганда сәяхәтнамәләр мәгърифәтче язучылар
•чен аеруча кулай жанрларның берсе булды.
Безнең язучылар һәм галимнәр чит илләрдә булганда андагы тарихи шәхесләр, вакыйгалар турында да язып, аларга үзләренең мөнәсәбәтләрен белдергәннәр.
Геройларның психологиясен, уй-киче- решләрен сәнгатьчә чагылдыруда киң мөмкинлекләр биргән һәм мәгърифәтче шагыйрьләр, прозаиклар тарафыннан яратып кулланыла башлаган эпистоляр жанрны мөстәкыйль рәвештә алып тикшерү шулай ук кызыклы нәтиҗәләр бирер иде.
XIX гасыр татар әдәбиятын чорларга бүлү мәсьәләсе дә әлегә тулысынча хәл ителеп беткән дип булмый. В. И. Ленинның Россиядәге азатлык хәрәкәте этаплары турындагы тәгълиматын нигезгә алып, шуның белән бергә әдәби процесс динамикасының үзеннән чыгып, М. Гайнуллин бу әдәбиятны төп ике чорга бүлә: беренчесе — XIX гасырның 60 нчы елларына ка-дәр, икенчесе — 1860—1905 нче еллар. Чыннан да. әдәбият үсешендәге бу ике чор арасындагы аерма ярылып ята. Беренчесендә әле урта гасыр әдәби традицияләре белән шактый тыгыз бәйләнгән дини-этик һәм дидактик характердагы поэзия зур урын тота. Икенче этапта инде әдәбиятның халык белән бәйләнеше ныгый бара, аның тормышын тасвирлауда реалистик поэма, повесть, роман кебек жанрлар формалаша, драматургия мәйданга килә. Бу очрйкта тикшерелә торган әдәбият тарихын шулай төп ике зур чорга бүлеп карау, әлбәттә, урынлы. Ләкин тарихи-әдәби процессны бер бөтен итеп алганда, чама белән 1395 еллардан. Россиядә азатлык хәрәкәтенең инде өченче этабы башлангач, татар әдәбияты үсешендә дә сизелерлек яңа сыйфатлар һәм үзенчәлекләр барлыкка килүне аерым искә алмыйча мөмкин түгел. Татар сәүдә капиталының торган саен промышленностька үтеп керүе, татар пролетариатының сан һәм сыйфат ягыннан үсүе, хезмәт ияләре арасында марксистик идея-ләр тарала башлау мәгърифәтчелек хәрәкәтенә дә зур йогынты ясый. Әдәбиятка мәгърифәтчеләрнең яңа буыны килә. Бу хәрәкәтнең үз эчендә төп ике тенденция— буржуаз җәдитчелек һәм демократик мәгъ-рифәтчелек — торган саен ачыграк төсмерләнә. Бер яктан, Р. Фәхретдинов, Ф. Кәрими кебек язучылар булса, икенче яктан, иҗатларында демократик мәгърифәтчелек идеалларын алга сөргән 3. Һади, Ш. Мөхәммәдсв. М. Гафури, Г. Ка-мал кебек язучылар килә.
Сәнгатьчә сурәтләү чаралары ягыннан да бу елларда алга таба зур адым ясала яңа сыйфат үзгәрешләре күренә. К. Насый- w ри, М. Акъегетзадә, 3. оигиев һ. б. әсәрләрендә әле нигездә борынгы төрки тел нормалары саклана, хәзер инде киң массага аңлаешлы җанлы сөйләм телендә язу практикага кертелә бара. Элегрәк хикәяләп язу өстенлек итсә, хәзер тасвирлап язу-га, художестволы детальгә, пейзаж һәм пор-третка игътибар көчәя. Рус әдәбиятыннан тәрҗемә итү һәм иҗади өйрәнү активлаша. Ниһаять, юмористик һәм сатирик тасвир зур үсеш ала. Татар әдәбиятында беренче сатирик повесть — «Япон сугышы яки доброволец Батыргали агай» мәйданга килә.
Менә болар барысы да ике гасыр чигендәге елларны (чама белән 1895—1905) XIX йөз татар әдәбияты үсешендә (һич булмаса аның икенче этабы эчендә) яңа бер баскыч итеп карауга, аерым билгеләп үтәргә нигез бирә шикелле.
Хезмәттә ачыкланып җитмәгән кайбер төгәлсезлекләр дә очрап куя. Мәсәлән, Әбелмәних Каргалыйның үлгән елы китаптан китапка 1826 дип күрсәтелеп киленә. Ләкин укучыны аптырашта калдыра торган икенче бер дата да бар. Шагыйрь «Хаҗи Мөхәммәт байяга дигән мәгълүм шигъри хаты текстында бу әсәрен «мең дә сикез йөз дә утыз өч» нче елның 10 июлендә язганлыгын күрсәтә. Димәк, ша-гыйрь әле бу вакытта яшәгән, иҗат иткән булып чыга. Бәлки әлеге дата һиҗри белән 1233 тер? «Мең дә ике йөз» сүзе китапларда «мең сикез йөз» булып ялгыш басыла башлагандыр? Ул чагында шагыйрь бу әсәрен чыннан да милади 1817—18 ел- •' ларда ук язган була. Мондый төгәлсезлек- ләрне ачыклыйсы, һич булмаса, искәрмә бирәсе иде.
Конкрет дәлил — теләсә нинди гыйльми мәгълүматның нигезе. Хәлбуки, бер авторның хезмәтләреннән икенче авторларның хезмәтләренә күчеп йөри-йери «ак- сиомапга әверелеп барган, ләкин берсендә дә конкрет дәлилләр белән беркетелмәгән бәхәсле фикерләр дә яшәп килә. Мәсәлән, М. Гайнуллинның XIX йөз татар әдәбияты турында татарча һәм русча хезмәтләрендә Салихҗан Кукляшевның «Диваны хикәяте татар» (1859) хрестоматиясендәге хикәя һәм новеллалар «русчадан tjf һәм башка телләрдән» тәрҗемә ителгән
дип күрсәтелә. Ләкин бу фикер, конкрет нигеэлөнмәгенлектән, бәхәсле булып кала. С. Кукляшее үзе исә җыентыгына язган «Сүз башыпида хикәятләрнең «кайберләре кулъязма китаплардан алынды, кайберләре минем тарафтан Көнчыгыш телләреннән тәрҗемә ителде», — дип күрсәтә.
Күп кенә хезмәтләрдә. шул исәптән М. Гайнуллинның «XIX йөз татар әдәбияты» китабында, Хөсәен Фәезхановның 1853 елдан Казан университетында адъюнкт булып эшләгәнлеге турында языла килә. Ләкин, бу мәсьәләне җентекләп өйрәнгән С. М. Михайлова үзенең хезмәтендә күрсәткәнчә, әлегә галимнең Казан университетында эшләгәнлеген расларлык бер генә документаль чыганак та табылганы юк. X. Фәезхановның туган авылын да Сабачай дип түгел, ә халыкның үз телендә йөргәнчә. Сафаҗай дил бирү төгәлрәк тә. матуррак та булыр иде.
Кыскасы, тагын да ачыклыйсы, конкрет-лаштырасы. өйрәнәсе нәрсәләр дә бар әле. Биредә телгә алынган теләкләрнең һәм гомумән башка күп кенә мәсьәләләрнең һәммәсенең дә бер кеше тарафыннан һәм бер хезмәттә генә тулы хәл ителүен таләп итүе дә кыен.
Йомгаклап әйтәсе килгән төп фикер шул: беренче чиратта мөхтәрәм галим Мөхәммәт ага Гайнуллин тырышлыклары нәтиҗәсендә ирешелгән казанышлар этабыннан, тупланган бай мәгълүмат һәм тәҗрибә югарылыгыннан безнең алда инде яңа үрләр ачыла, яңадан-яңа офыклар яктыра.