Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮП ТОМЛЫК БАСМА

атар халык иҗаты» дигән күп томлык
басманың беренче томы чыгуы фольклор
фәне өчен генә түгел, ә гомум культура
тормышыбызда куанычлы хәл. Кыска
җырлар — дүрт- юллыклар. ягъни әрбагыйлар' —
халык тормышының энциклопедиясе ул. Кыска
җырлар, мәгълүм ки, исәпсез күп вариантларда
яши, аларны һәркем үзенчә, үзенең кәефенә,
зәвыгына туры китереп җырлый. Җыентыкны
төзүчеләрнең бурычы менә шушы җыр
диңгезеннән «халык җыры» дигән төшенчәгә лаек
булырлыкларын табып алудан тора да. Фольклор
җыен- 1 Дүртюллыкларяык элегрәк әрбагый дип
аталганлыгы җырлардан ук күренә. Шул ук китап.
171. 173 һ. 6. битләр.
тыгын төзегәндә кул астындагы конкрет
вариантлардан читләшү, «реконструкцияләнгән»
вариантлар бирү бер дә ярамый. Шундый
шартларда җыентыкның сыйфаты «сөзелгән»
җыр материалының күләменә һәм сайлап алу
принципларының дөреслегенә баглы.
Җыентыкны төзер өчен илле меңләп җыр
каралганлыгы әйтелә. Күпме бу, азмы? Бер яктан
караганда, илле мең куплет — 200000 юл — хәтсез
генә кебек. Әмма шунысы да билгеле: саны бер
миллион чамасы булган эстон халкыннан ике йөз
мең җыр (шул исәптән, шактый озыннары да) язып
алынган. Безнең фольклорчыларыбыз җыр
җыюга тиешле дәрәҗәдә игътибар биреп
җиткермиләр.
Т
рәсең. Моны шушы җыентыкның узеннан ук куреп
була: анда бик күп җырлар (аларның сәнгатьчә
эшләнеше тиешле юга-
* рылыкта булуга карамастан) керми калганнар.
Җырларны сайлап алуда, беренче чиратта,
эчтәлеккә, мәгънәлелеккә, халык тормышын
чагылдыруына игътибар ителгән. Кайбер
җырлар хәзерге укучы өчен үтә беркатлы
булып, хәтта пародиягә охшап күренергә
мөмкин. Мәсәлән:
2337. Агыйделнең аръягында
Ташкүмер шахталары.
Эх, дускаем, йөзләрендә Электр
яктылары.
Бу җыр «электр яктыларының» тансык
булган, матурлык символы булып торган
чакларында чыгарылган, һәм аны җыентыкка
кертеп, бик дөрес эшләгәннәр, әлбәттә. Ләкин,
икенче яктан, җыр бит ул сәнгать әсәре һәм
җыентыкка нинди дә булса нәфис бизәге,
сәнгатьчелек билге-
• ләре булганнарын гына кертергә кирәк иде.
Хәлбуки, биредә, сирәкләп булса да, бернинди
нәфислек әсәре булмаган, «пешеп җитмәгән»
куплетлар да очрый.
2618. Аклы күлмәк тектерсәгез.
Кесәләр кирәк икән;
Ярны сейсән. үзен белән
Тип ярлар кирәк икән.
3316. Их. дускаем, бергә чаклар
Үттеләр, югалдылар;
Ярсып типкән яшь йерәктә Тирән »з
калдырдылар.
Болар чын мәгънәсендә җыр түгел, ә
кемнәрнеңдер җыр чыгарырга азапланып
язган караламалары гына бит.
Аннан соң, кайбер очракларда җырларның
ялгыш вариантлары китерелгән. Җырның
бозылганлыгы күренеп торган очракларда,
аны төзәтеп бирергә мөмкиндер. Мәсәлән:
1 1918 Жаныкаем. синен бишмәтен
Билләреннән түбән — бик
соям; «Валлаһи* дисәм язык
булыр. Фил хакыйкать, сине
бик соям.
Монда беренче «бик соям» урынына,
һичшиксез, биш сөям (сөям — үлчәү
берәмлеге) булган. Нигә аны төзәтмәскә иде?
Җыентыкны төзүчеләр бик хаклы рәвештә
җырларның кайбер вариантлары аерым
кыйммәткә ия булуына да игътибар иткәннәр,
һәм томда күп кенә матур параллель
вариантлар бирелә. Әмма җыентыктагы
кайбер вариантлар чын вариант түгел, ә
уңышсыз компиляциядән гыйбарәт. Мәсәлән:
51. Карлыгач та кара, биле (?) ала.
һапаларга очса, югала:
Аталардан била япыншь кала.
Күкрәк кече белән мал таба
Монда ике җыр буталган. Беренчесе болай:
Карлыгачкай кара, муены ала.
һаваларга мевә. югала Кыз балалар
бигрәк газиз бала — Ата-анадан китсә,
югала.
Икенчесе — бөтенләй үзгә темага.
Карлыгачкай кара. Канат очларыннан
Аталардан калган. Күкрәк кече белән
Җыентыкта китерелгән дүртюллыкның сәнгатьчә
үзәге юк, аның очы-очка ялганмый. һаваларга
очып югалган карлыгач белән ни өчендер, гүяки,
һәр вакыт атадан япь-яшь кала торган бала
арасында мәгънәви параллельлек сизелми һәм
сиз- дерелми. Ә китерелгән дөрес вариантларда
параллелизм ярылып ята: кыз бала карлыгач
кебек һаваларга китеп югала. Бик
яшьли атасыз калып, буыны
катмас борын авыр физик эш
башкарырга мәҗбүр булган яшүсмер яралы
карлыгачка охшатыла һәм аның «һаваларга менеп
югалырлык» хәле юк.
Без монда һәрбер җырда параллелизм булырга
тиеш дигән фикерне алга сөрмибез. Ләкин һәрбер
чын җырның беренче һәм икенче мисраглары
арасында нинди дә булса — кайчакта бик
катлаулы һәм тирән — мәгънәви бәйләнеш була.
Мәсә-
һапаларда очкан аккошларнып
Алларында озын сафәр бар. Кайтыр
мнкон минем жан кисәгем — Яу
басыла дигән хәбәр бар.
Монда беренче «мәгънәсез» мисраг чынлыкта
әллә ниМаклы тормышчан ассоциацияләр,
фикерләр тудыра: «сагынылган җан кисәгем —
аккош кебек», «без — пар аккош кебек», «егет
яудан туган илен аккошлар кебек сагынып кайта»
һ. б. Менә шундый эчке мәгънә бәйләнешләре,
«ар- хитектоникасы» булмаган һәрбер куплет
гадәттә я ясалма, эшләнеп бетмәгән җыр, яисә
уңышсыз компиляция булып чыга.
Җыр — хис чагылышы. Шуңа күрә җырлар
классификациясе ул «хисләр классификациясе»
булырга тиеш. Асылда җыентык шулай эшләнгән
дә. Әмма төзүчеләр, берничә очракта шул
принциптан читкә тайпылып, «Кызлар язмышы
турында борынгы (?) җырлар» һәм «Шәкерт
җырлары» бабларын керткәннәр. Болар инде хис-
ләргә түгел, бөтенләй үзгә нигездәге клас-
сификациягә туры киләләр. Шуның өчен
муены ала. кан
тама;
ай. яшь бала.
мал таба.
бу бабларда тематик бөтенлек тә күренми. Кызлар
язмышы хакында, беренчедән, тормыш
турындагы җырларда да мисаллар күп; аннан соң
кызлар язмышы киләчәк томнарда биреләчәк
йола җырлары, чеңләүләрдә дә төп урынны
аласыдыр. Инде шәкерт җырларына килсәк,
аларның төп урыны — мәхәббәт җырлары бүлек-
чәсе. Күп кенә «шәкерт җырларының» нәкъ менә
шәкертләрнеке булуы да ышандырмый. Мәсәлән:
1509 Алпавытның бакчасында
Үса диләр пар кавын:
Җаның сөйгән ярың белән Торсаң нде бер
кавым.
Гомумән, бу бүлекчәләрне — бабларны аерып
бирү кирәкмәгәндер. Алар урынына яңа бер
бүлекчә — пародия җырлары бабын ачарга да
мөмкин иде.
Пародия җырларының бер өлеше гомумән җырга
пародия була:
4456 Безнең авыл кырларыннан
Очып бара бер карга: Су буеннан су төядем
Бастырыклап бер арба.
Икенче төр аерым бер мәгълүм җырны
пародияли. Мәсәлән, җыентыкта шундый җыр
бирелгән:
2960. Ач тәрәзәләреңне.
Күтәр пәрдәләреңне: Күтәрсәң
пәрдәләреңне, Күрәм гәүдәләреңне.
Шушы җырга пародия итеп икенче бер җыр
җырлана:
Күтәр пәрдәләреңне.
Күрсәт гәүдәләреңне: Бәрәкәтле кылсын
алла Гыйшык сәүдәләреңне.
Бу пародия — чәнечкеле җыр да. Ләкин шулай да,
төп җырны күрсәтеп, соңгысын пародияләр
бүлегенә дә кертергә мөмкин булыр иде.
Пародия җырларының өченче төре аерым шивә,
сөйләмнәрнең килбәтсезрәк тел
үзенчәлекләреннән көлә:
Яңгыр ява. кар эри.
Каралты башы чери;
Әйт. апаем, кәнфит бирәм.
Апаң кем белән йөри
(«Туганым» диясе урынга «апаем» дип
сөйләүчеләрдән көлү.)
Уфаларга бардым кый.
Шәльяулыклар алдым кый: Чакырдым кый.
килмәдең кый. Җаннарымны кыйдың кый.
(«Кый» кисәкчәсен еш кулланучы Урал
татарларыннан көлү.)
Бу җыентык үзенең максаты белән текстлар
җыентыгы: без аңа карата тик текстларның дөрес
бирелеше, дөрес сайланышы һ. б. шундый
мәсьәләләргә бәйләнгән таләпләр генә куя
алабыз. Китерелгән текстларны аңлату, аларга
һәртөрле та- рихи-этнографик яисә филологик
шәрехләр, комментарийлар бирү, алар өстендә
төрле тикшеренүләр алып барулар — киләчәк эше.
Ләкин монда да «сүл кенә урыннардагы
аңлатмаларны тәфсиллерәк итеп бирү
комачауламас иде, чөнки кайбер аңлатмаларга
фәнни төгәллек җитенкерәми.
Мәсәлән, текстлар башланган 37 биттә үк андыз
сүзе дару үләне дип аңлатылган. Белмәгән кеше
өчен бу аңлатма берни дә бирми: нинди мәгънәдә
ул «дару үләне»— дару үләннәренең барысы да
андыз дип аталамы яисә андыз — дару үләненең
бер төреме? Андыз — тамыры дару хәзерләү өчен
кулланыла торган күпьеллык бер үлән дисәң
дөресрәк булмас идеме икән? 41 биттә:
Чыгып киттем мин юл буйлап. Дугайларым
китэләй күл буйлап.
— дигәндә нәрсә ул дугай! — монысы бөтенләй
аңлатылмый. Хәлбуки, төзүчеләр бу сүз турында
белешмә тупласалар, җыр үзе дә төзекләнә төшәр
иде. Дугай — тугайда була торган озынча, кәкре
кул ул. һәм китерелгән текстта бу сүз дөрес кул-
ланылмаган.
Чыгып киттем мин юл буйлап. Юлым китте
дугай күл буйлап.
— дип язылса, дөресрәк булыр иде.
44 биттә селәүсен «киек җанвар» дип аңлатылган:
хәлбуки, киек булгач, ул иткә аулана торган
җанвар (русчасы «дичь») була, ә селәүсенне иткә
ауламыйлар.
58 биттә хәситә — «хатын-кызларның бизәнү
әйбере» дип, үтә гомуми аңлатма бирелгән. 96
биттә тәһлил әйтү — гарәпчә — «бер алладан
башка алла юк» дигән җөмләне әйтү» дип
аңлатыла. Ә бит тәһлил әйтү — җеназа
мәрасименең мөһим бер өлеше, ул фольклорда
үлемне символлаштыра (яратмаган кешегә чык-
канда, «никахы тәһлил кебек ишетелә», диләр) һ.
б.
Йомгаклап әйткәндә. «Татар халык иҗатымның
беренче томы дүртюллык җырлар фондын
шактый тулылык белән чагылдыра һәм ул тиешле
югарылыкта хәзерләнгән. Татар халык иҗаты
сериясенең башка томнары да шундый ук уңышлы
б улсын иде.