КИТАПХАНӘГӘ 70 ЕЛ
еренче рус революциясе Россиянең төрле төбәкләрендә яшәгән һәм патша самодержавиесе
тырнагы астында гасырлар буе изелеп килгән бик күп милләтләрнең иҗтимагый аңын уятып,
азатлык өчен көрәшкә дәртләндерде. Хөррият дулкыннары бик тиз арада Оренбургка да
килеп җитә. Монда «Вакыт» газетасы, «Карчыга» журналы, алардан соң ук большевистик
«Урал» газетасы чыга башлый. Шәһәрнең алдынгы җәмәгатьчелеге, революцион-демократик рух-
тагы яшьләр түләүсез җәмәгать китапханәсе оештыру мәсьәләсен кузгаталар. Большевик Хөсәен
Ямашев та бу башлангычны беренчеләрдән булып күтәреп ала. Шулай итеп, моннан җитмеш ел элек
Оренбургта хәзер Хөсәен Ямашев исемен йөртүче беренче татар китапханәсе ачыла.
Г. Ибраһимов. Ш. Камал, 3. Бәшири, талантлы яшь шагыйрьләр Ш. Бабич, Ш. Фидаи, шагыйрә
3. Сәгыйдә китапханәнең иң актив укучылары булалар.
Повесть һәм хикәяләре белән революциягә кадәр үк оренбурглыларга яхшы таныш булган
каләм остасы Шәриф Камал берничә ел дәвамында китапханәнең мөдире булып эшли. Китап
фондын ул, татар авторларының әсәрләреннән тыш, рус әдәбияты классиклары Пушкин, Толстой,
Гоголь, Чехов, Горький әсәрләре белән баета, бик күп газета һәм журналлар алдыра.
Егерменче елларда монда трибун шагыйрь һ. Такташ, ялкынлы комсомол шагыйрь М. Җәлил,
булачак атаклы композиторлар С. Сәйдәшев, Җ. Фәйзи еш килеп йөриләр, Кәрөан-сарайда укучы
студентлар, соңыннан Башкортстанның күренекле әдипләре булып танылган Б. Бикбай, С. Агиш, 3.
Биишева һәм шәһәребездә яшәгән, укыган, шунда иҗат дәртләре кабынган башка бик күпләр
китапханәнең якын дуслары булалар.
X. Ямашев исемендәге китапханәгә бүген алты меңнән артык укучы йөри, ә әдәби фондында
китап һәм журналлар илле өч мең томнан артык исәпләнә.
Китапханәдән барлык шәһәр халкы файдалана. Институт студентларын, техникумнар, музыка
һәм педагогия училищесы, мәктәп укучыларын биредә аеруча еш- очратасың. Китапханә шулай ук
өлкәнең Саракташ, Сакмар, Илек һәм башка районнарында яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтә.
Ул күптән инде шәһәрнең культура үзәкләреннән берсенә әверелде. Җәмәгатьчелек
тормышындагы һәрбер зур вакыйга китапханә катнашыннан башка узмый. Соң
Ь
гы елларда гына да әдәби түгәрәк членнары белән берлектә күл санлы кичәләр, укучылар
конференцияләре, татар һәм башкорт язучылары белән очрашулар үтк әрелде.
Китапханәнең 70 еллыгын билгеләп үткәндә, аны чын мәгънәсендә культура учагына
әверелдерү эчен җаны-тәне белән тырышып, күңел җылысын биреп эшләгән хезмәткәрләр турында
да әйтми мөмкин түгел. Китапханәгә ярты гомерен багышлаган Бибинур Гайнетдинова Бөек Ватан
сугышының авыр елларында аның әдәби фондын саклап кала. Ул, шәһәр буенча йөреп, сугыш
инвалидларына, эшче һәм хезмәткәрләргә китаплар ташый. Җиһан апа Шәрипова да китапханәдә
кырык ел хезмәт итте. Аның фидакарь хезмәте Ватанның мактаулы бүләге — Хезмәт Кызыл
Байрагы ордены белән билгеләнде.
Хәзер китапханәне иң өлкән хезмәткәрләрдән берсе Наилә Гарипова җитәкли, ә уку залын үз
эшен сөеп башкаручы Лия Рафиковадан башка күз алдына китерүе дә кыен кебек.
Быел, матур яз аенда, шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләре китапханәнең юбилей кичәсен
үткәрделәр. Завод-фабрикалардан, башка хуҗалык һәм культура оешмаларыннан, уку
йортларыннан килгән делегацияләр китапханә хезмәткәрләрен бәйрәм белән җылы котладылар,
истәлекле бүләкләр тапшырдылар, аларга киләчәк эшләрендә зур уңышлар теләделәр.
Ш. РАМИЛ.