КАРТ ҺӘМ ЧӘЧӘКЛӘР
Язучыларның әдәбиятка килү юллары төрлечә. Берәүләргә кече яшьтән, мәктәп эскәмиясеннән үк әдәбият счире» йога башлый, икенчеләре, олыгая төшкәч, ныклы белем алгач, әдәби образлар, кызыклы вакыйгалар дөньясына кереп китә.
Быел 50 яше тулган башкорт язучысы Вәзыйх Исхаков әдәбиятка Совет Армиясе сафларында байтак вакыт хезмәт иткәннән соң килә, ныклы ышаныч, какшамас иман белән килә. Моның бик җитди сәбәбе бар: Совет Армиясе офицерын татар һәм башкорт халыкларының Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чоры батырлары кызыксындыра. Мулланур Вахитов белән Әхтәм Бәхтизинны, Хөсәен Мәү- летов белән Я куб Чанышевны. тагын башка күп кенә геройларны ул архивлар аша, саргайган, әмма ут сулап торган документлар аша укучыларга кайтарып бирде.
Вәзыйх Исхаков белән мин 1965 елда, Мәскәүдә, революцион темага иҗат итүчеләр курсында танышкан идем. Туры сүзле, эчкерсез булганы, мавыгучан холкы өчен яраттым. сИдел кызы» романын язу теләген беренче мәртәбә миндә ул уятты.
Вәзыйх Исхаковны, гомумән, без, аның каләмдәш иптәшләре, үзе эзләп тапкан те мага турылыклы булганы, илебез каһарманнарын армый-талмый эзләгәне, тапканы, яшь укучыларны мавыктырырдай итеп яза белгәне өчен ихтирам итәбез.
1927 елда туган, колхозда ат караучы, МТСта шофер, Совет Армиясендә офицер булган, Башкорт дәүләт университетын тәмамлап, <Агыйдел» журналында баш редактор урынбасары, Башкортстан Язучылар союзы идарәсендә җаваплы секретарь булып эшләгән, башкортча, татарча, русча дистәдән артык әсәр: повесть һәм романнар бастырып чыгарган каләмдәшебезне 50 яшь тулган көндә чын күңелдән котлыйбыз.
Иҗатың гел уңышлы, юлларың гел кояшлы булсын, Вәзыйх дус!
ГАРИФ АХУНОВ
үптән булганы юк иде инде аның монда. Бик күптән...
Килергә дип берничә тапкыр омтылып та карады. Әмма эш, мәшәкать аркасында килә алмады. Ә гомер дигәнең үткән дә киткән икән...
Хәбир Хәсәновичның техникум бетерүенә дә әле генә сыман. Шушы шәһәргә ул аягына чабата, өстенә сырган бишмәт киеп килгән иде. Аркасында биштәр... Аның яшь чагы. Егет чагы. Ул техникумда укып йөргән елларда монда югары уку йорты булдыру турында хәтта телгә дә алган
хәзер дә әллә ни зурайган, нефтьле районнардагы кебек киңәеп үсеп киткән диярлек түгел. Күбесе бер-ике катлы агач өйләр. Икешәр- өчәр катлы таш йортлар бик сирәк. Аларның да күбесе искедән калып, әүвәлге өяз дәверен хәтерләтеп торалар. Тимер юллардан, үзәктән ерак булу сәбәпле, шәһәр артык зураеп үсеп китә монда.
...Шушы шәһәрдә аның яшьлеге үтте. Бетмәс-төкәнмәс уй-хыяллар белән яшәгән чаклары шушында башланды. Беренче мәхәббәте шушында бөреләнде... Хәзер ул бөтен республикага танылган галим, профессор... Ә ул чакта мыек та чыкмаган бер егет иде. Аннан соң инде күпме сулар аккан, ә ул бер тапкыр да күреп китә алмады, шушы, яшьлеге үткән шәһәрне.
Ихтимал, бу юлы да ул үзе тәвәккәлли алмас иде әле. Ләкин аны монда дәүләт имтиханнарын кабул итү буенча комиссия председателе итеп билгеләделәр. Башка вакыттагы шикелле, эшем күп-фәлән дип, карышып та торырга урын калмады... Менә ул кызыл постау ябылган озын өстәл артында иң түрдә утыра.
Студентлар берсе артыннан икенчесе килеп билет ала. Берсе артыннан икенчесе имтихан тота. Тик Хәбир Хәсәновичның уйлары аларда түгел. Хәер, алай дип әйтеп тә булмый әле. Чөнки ул яшьләргә карап әллә кайчангы вакыйгаларны, үзенең дә яшь чагын хәтерләп утыра.
Заманында ул да менә шушы яшьләр сыман имтиханнар биргән мде. Соңгы имтихан көне хәтеренә аеруча нык уелып калган.
...Җәйге аяз көн иде. Хәбир, имтиханын тапшырып, атылып болдырга чыкты. Ишек төбендә аны сөйгән кызы Зөлфия көтеп тора
кеше булмады. Хәер, ул вакытта шәһәр бик бәләкәй иде шул. Аны
алмаган.
Ләкин бу шәһәрнең үз матурлыгы бар. Урамнарга, тротуар буйларына һәм аллеяларга тезеп утырткан тәлгәш-тәлгәш каеннар шәһәрне бизәп, озын чәч толымнарын тарап куйган сихри матур кызларны хәтерләтә. Әйе, менә шушы ак каеннар да элек бик яшь иде бит. Аз гына искән җилгә дә сыгылып-бөгелеп торалар иде. Ул каеннарны утыртканда үзе дә катнашкан иде Хәбир Хәсәнович. Хәзер әнә шул каеннар танымаслык булып, карап туя алмаслык матур булып үскәннәр!..
Хәбир Хәсәновичның күңелен тетрәткән, аның яшьлеген, һәм, ниһаять, беренче мәхәббәтен хәтерләткән нәрсәләр аз түгел икән шул
жде.
— Ничек, Хәбир, булдымы? — диде Зөлфия, аңа омтылып.
Кызның озын керфекләре юеш иде. Тик Хәбир аңа артык игътибар итмәде. Ул имтихан тапшыру куанычына чумган иде.
— Биш! — дип җавап бирде ул горур гына итеп.
Аннары Зөлфияне култыклап алды. Кыз да сүзсез-нисез аңа иярде...
Урта буйлы, кабарынкы бөдрә чәчле, коңгырт күзләре ут уйнап
торган, үткер карашлы бер егет иде Хәбир. Аны күрсәләр, кызларның һушы алына. Ләкин егет аларның тик берсен генә — әле менә үзе белән култыклашып атлаган Зөлфияне генә сөя иде... Кыз да андый-мондый гына түгел. Ул буй-сын дисеңме, ул карлыгач канат- | ларыдай каерылып киткән матур кашлар дисеңме — килешмәгән бер генә җире дә юк. Озын чәч толымнарын күргән егетләр борылып- борылып карыйлар иде аңа... Шәһәр зур авыл шикеллерәк кенә булгангамы, кая карама — танышлар. Бу шәһәр үзе кечкенә булса да, революция елларында зур-зур бәрелешләр, катлаулы вакыйгалр байтак булган монда. Тау башындагы туганнар каберлеге — шул тарихи хәлләрнең шаһиты. Каберлеккә мәрмәрдән мәһабәт һәйкәл куелган һәм ул рәшәткәле койма белән уратып алынган... Егет кызны шунда алып барды. Каберлек тау битендә булганга, әллә ни чаклы җирләр күренә иде. Аста боргаланып, киң тасма булып, Агыйдел ага. Ә аның аръягында болынлыклар, куе әрәмәлекләр, күлләр җәелеп ята. Елга өстендә баржалар, көймәләр йөзә. Нинди хозурлык, нинди матурлык монда! Өстәвенә шундый тыныч — беркем комачауламый...
— ...Хәбир Хәсәнович, ничәле куябыз?
Бу сорауны ишеткәч, профессор сискәнеп китте. Ул һаман әле үзен тау башында революция корбаннарына куелган һәйкәл янында, һаман әле беренче мәхәббәте Зөлфия янында хис итә иде.
Хәбир Хәсәнович ни дияргә дә белмичә аптырабрак торды. Аның | эндәшмәвен күргәч, бергә имтихан алучы укытучы соравын кабатлады :
— Сездән бәя көтәбез, Хәбир Хәсәнович.
— Шулаймы? — диде профессор һәм егеткә текәлеп карады да сорау бирде:
— Киләчәккә нинди планнар корасыз?
Егет баскан урынында таптанып алды. Аннары әйтте:
— Аспирантурада калырга дигәннәр иде, ләкин мин башта бер- ике ел мәктәпкә кайтып эшләп килмәкче булам.
Укытучысы да аның сүзләрен раслап куйды:
— Ул безнең отличник, Хәбир Хәсәнович!
— Алай,— диде профессор.— Бишле куярга кирәк.
Аның фикерләре таркау иде. Шулай да ул егетнең соңгы җавабыннан канәгать булды. Профессор моннан кырык ел элек үзе дә шушы сорауны ишеткән иде. Тик шул чакта дөрес җавап бирә алдымы икән? Аны хәтерләми инде Хәбир Хәсәнович. Тик шунысын бик яхшы хәтерли: ул уку, белемен камилләштерү турында хыяллана иде ул чакта. t
Профессор тагын инде ничәнче тапкыр уң кулы белән костюмының түш кесәсен капшап куйды. Юлга чыгардан ике-өч көн элек кенә аңа бер хат килгән иде — кесәсендә шул хат.
Ә теге чакта һәйкәл янында торган кыз аңа:
— Хәбир, әйдә, кинога барабыз,— дигән иде.
— Зөлфия, үзең уйлап кара: шушындый шатлыклы минутларда ничек кинода утырмак кирәк?!
Кыз үпкә белдерде:
— Әй, синең гел шулай, хыялый булдың инде!..
Алар сүзсез генә кайтыр якка атладылар.
— Ярый, ярый,— диде аннары егет, кызның кәефен табарга теләп.— Әйдә, синеңчә булсын.
Әмма аның бу соңарып ризалашуы кызга бөтенләй кирәк түгел иде, ахрысы.
— Сине тагын да укырга китә дип әйтәләр, шул хак сүзме? — диде ул, егетнең тәкъдимен гел дә җавапсыз калдырып.
Бу турыда ничек әйтергә дип, Хәбир күптән инде җай эзләп килә иде.
— Әйе, мине Уфага җибәрәләр, институтка,— диде ул. .
— Алай икән... *
Кыз бүтән эндәшмәде. Алар, акрын гына атлый-атлый, шәһәр- э нең үзәк мәйданына барып җиттеләр. Моннан чак кына читтәрәк 2 элек зур чиркәү булган. Хәзер анда кинотеатр. Мәйданны уратып, ? икешәр катлы таш йортлар тезелеп утыра. Һәркайсы үзенчә матур ? орнаментлар, колонналар белән бизәлгән ул йортлар мәйданга аеру- җ ча бер ямь өстәп торалар иде. 2
— Ничәнче сеанска керәбез? — диде егет кинотеатрга якынлашкач.
— Юк, кинога кермик. *
— Бәй, үзең бит кинога дигән идең. Ф
— Хәзер кермәскә булдым. я
Егет тә кыстамады. о
— Яхшы. Әйдә, алайса,Агыйдел буена төшәбез. *
Шунда ул кызның борчулы карашын тоеп алды. «Моңа ни бул- * ган бүген? — дип уйлады Хәбир эчтән генә. Күңеле белән нидер ” сизенепме, аның йөрәге әрнеде. Кызның борчылуына да үзенчә бәя бирергә тырышты: —Мин китәсе булганга хафалана торгандыр...» *
Урам буендагы тар гына газон янына җиткәч, кыз егетне терсә- з геннән тотып туктатты да: £
— Хәбир, өзеп бирче миңа монавы чәчкәләрне,— дип, чәчәктә я утырган канәферләрне күрсәтте.
— Што син, газон лабаса бу!
— Булса ни...
— Әйдә, мин сиңа базардан сатып алам.
— Юк, андагы түгел... Мин бүген синең кулыңнан шушы газонның чәчәкләрен алырга телим... Шушыларны, нәкъ шушындагылар- ны... Кем белә... Бәлки...
— Ярамый бит, Зөлфия.
— Бүген дәме?..
Шунда, төпченеп, беләсе калган да бит... Мәхәббәт утында янган яшь егетнең башы әйләнгән чак иде шул. Югыйсә. Зөлфия күңелендәге газабын сиздереп тә куйды да бит. Бүген дәме диде...
Кем уйлаган, кем белгән ул вакытта кызның күңелендә ниләр булганын! И их, ул минутларны искә алмаска иде дә бит, юк, булмый шул, булмый...
Нәкъ әнә шул көнне кызга яучы килгән иде. Зөлфия каршы төш кәч, әнисе авыз да ачтырмады: «Ата-ана сүзеннән чыгып, кая бармакчы буласың тагын?» Шуңа да кыз, ашыгып, сөйгән егете — Хәбире янына йөгергән иде. Зөлфия барысын да аңа сөйләргә әзер иде. Егете әйтсә, хәтта шунда аңа ияреп кияүгә китәргә дә риза иде. Юк, әйтмәде бчт...
9 Зөлфиянең күңеле кителде дә куйды: ул баш иеп язмышка буйсынырга — әнисе сүзеннән чыкмаска булды. Әгәр шул минутта егете аңласа икән аны... Әмма эш узган иде инде.
Хәбир бик азыр кичерде бу югалтуны. Төннәр буена йоклый алмый яткан чаклары да күп булды. Зөлфиянең сыны күз алдыннан китми җәфалады. Күпме хис, күпме сагыш түкте ул Зөлфия дип. Әнә шунда гына кызны ни тикле нык яратуын тойды. Әнә шунда гына мәхәббәткә ни тиклем җиңел каравын аңлады... Хатлар да язып ка рады ул Зөлфиягә. Тик берсенә дә җавап алмады...
Профессорның уйларын имтихан алучы укытучы бүлдерде:
— Хәбир Хәсәнович, тәнәфес.
— Әөо...
— Тамак ялгап алыйк, — дип башлаган иде укытучы, профессор:
— Юк. юк, рәхмәт,— дип баш тартты. Ә бераздан өстәп куйды: — Шәһәрне карап килмәкче идем.
Өстенә плащын киеп, профессор урамга чыкты. Салмак кына атлап, ул яшьлеген, егет чагын һәм шушы шәһәрдә техникумда укыган елларны хәтерләткән юллар белән китте.
Барган саен аның йөрәге чәнчеп-чәнчеп алгандай итте. Алда әнә тәлгәш каеннар... Алар калын чәч толымнарын таратып җибәргән яшь киленнәрне хәтерләтә хәзер. Әнә теге тау башы... Тауга ук менеп торырга вакыты юк иде, профессор кирегә борылды. Ул, үзе дә аңламастан, теге вакытта чәчәк атып утырган түтәл янына барып туктады. Газондагы канәферләр нәкъ теге чактагы кебек шау чәчәк атып утыра иде.
Профессор шунда, шул газон янында бая имтихан биргән егет белән яшь кенә бер чибәр кызны очратты. Алар көлешә-көлешә үзара сөйләшеп торалар иде. Профессор колак салды.
— Өз инде анавы ак канәферне! — диде кыз бала.
— Ярамый дим бит...
— Ә син өз!
Бу сүзләр карт профессорның игътибарын үзенә тартты. Әйе, әйе, теге вакытта аның Зөлфиясе дә нәкъ менә шундый ак канәферләр өзеп бирүне теләгән иде бит...
Профессор үтә бер тәвәккәллек белән:
— Өз, егет, өз! — диде һәм, егетнең кыюсызлыгын күреп, газон өстенә үрелде дә чәчкәләрнең икесен өзеп алды.
— Ай-яй-й! Гражданин, бу ни эш, ә?
Профессор күтәрелеп караса, каршында матур гына бер ханым тора иде. Профессор каушап калды.
— Ә... Гафу итегез,— диде ул ят бер тавыш белән. Аның кулындагы чәчкәләре җиргә төште.
Хатын профессорны шелтәләде:
— Олы кеше үзегез! Яшь-җилкәнчәк булса тагын бер хәл.
— Гафу итегез...
Ул арада алар тирәсенә кешеләр җыелып өлгерде.
— Вот сиңа картлач! — диде арадан берсе әче телләнеп.
Профессор уңайсызланудан кулларын кая куярга белми тора. Бу хәлгә әлеге егет белән кыз да аптырап, бер як читтәрәк басып торалар иде. Хәбир Хәсәнович, иелеп, җиргә төшкән чәчкәләрне алды да берсен теге матур кызга сузды.
— Мә, кызым, миңа да бүген нәкъ шушы канәферләр кирәк иде.
Карт профессорның әйткәне тавыш күтәргән хатынны хәйранга калдырды. Ул нидер сизенгәндәй иде. Картка якынрак килде дә:
— Сиңа ни булды, бабай? — диде ул йомшарып.
Карт кул селтәде.
— Әә-әй, кызым, аны тиз генә аңлата торган түгел шул.
Хәбир Хәсәновичның күңел түреннән чыккан шушы үкенү-әрнүле сүзләрен ишеткән хатын, үз гаебен ничек тә җуярга теләгәндәй, Хәбир Хәсәновичка тагын да бер канәфер өзеп бирде.
— Башта ук әйтәләр аны, бабакай!..