Логотип Казан Утлары
Поэма

Каенана


Сылу булып үсеп җитте Каенсеңелем Әлфия — Әле генә гөл кия дә, Гөлен салып ал кия... Каенанама дәште бер көн Чая каенсеңелкәш: «Әни, миңа син баш түгел, КамАЗ, БАМнар, Себер баш»... Каенанам Казанда калды Күзләреннән түгеп яшь... «Олакты» башларын алып Каенсеңел — чая баш!
Еллар үтә, хатлар килә: «Саумы, чибәр җиңгәчәй! Безнең хәлләр ярый әле, Җитә шикәр, җитә чәй... Җиңгәй, мине Себерләргә Тарткан икән мәхәббәт! Башым алып «олагуга» Булган икән шул сәбәп. Таныш бул: менә минем яр. Җәмил. Себер татары. Җиңгәй, җибәр әле безгә Суган-сарымсакларың...» Иллә кырыс, иллә чая, , Гадәте шул һаман да: Чит якларда төче күптәй, Ачы көтә Казаннан.
Төчесеннән ачысына Омтылырсың һаман да... Тик иләшә алсаң ярый Анда Себер бабаңа. Себер каты ормагае Гөлдән нечкә балага. (Язмыйм инде, уйлыйм гына — Шомлану ят аларга).
... Сарымсаклар эзләп менә Килеп чыктым базарга. Татлысы бик булмаса да, Ачы күп ул Казанда.
«Салам суган-сарымсагын, Шул кирәкме, Себер? Дәш! Дус-ишләрен, үз ишләрен Сыйласынмы сеңелкәш) БАМ төзергә булышсынмы Безнең ачы-төчеләр!.. Ачы-төче тату кирәк Сезгә, чая кешеләр) Сарымсаклар белән салам «Сакмар» белән «Сарманвны! Татарстан җырлары да Төзешсеннәр БАМнарны. ... Кулга алган гамәлегез Түгел, сеңел, җиңелдән, Әмма «Себер — кәтер» түгел, Кадер көтә Себерләр. Меңәр еллык карагайлар Гөрселдәп ауган чакта, Кайнар-кайнар сәламнәр яз, Ешрак яз туган якка. Ә Себерне кадерләгез, Бер кадерләр Себер дә. Хәтерегез калмаячак, «Себер киткән» сеңелләр». ...Салдым шулай ящикларга Казан күчтәнәчләрен. Салмадым тик каенанамның Түккән ачы яшьләрен... Тормас ич ул сылу сеңел һаман ал да гөл көйгә — Гүзәллеген ятка түгел, Бирә ул ич илкәйгә. ... Монысын да әйтмәдем мин Хатларымда гөлкәйгә: «Тапмадыңмы, татар эзе Төшми калган җир кайда?..»
Әлфиякәй тормыш корган. Ире Җәмил — якты йөз... «Чибәр җиңгәй, улым туды. Җәлил диеп атыйбыз...
Җәлил туе — яшенле туй Булды безнең Амурда. Күкрәп-яшьнәп күк уйнады, Коеп торды яңгыр да) Апкилдек бу яланнарга Синең сәламнәрне дә. Яңгырларга манчый-манчый Өздек «Сарман»нарны да. Беренче кат бәбинең дә — Бал-май түгел — ирненә Сарымсакны сыгып, суын Тигезәләр биредә.
Ә аннары шул суны без Имезлеккә тигездек. Себер икән Себер дидек, Себер сорый тигезлек...»
— Әнкәй, әнкәй, Әлфиякәй — Инде Себер килене!
— И илаһым, төпчегемә Сабырлыклар бир инде!
— Әнкәй, әнкәй, оныгың бар, Җәлил атлы оныгың!
...Җәлилем! — дип,— оныгым! — дип,— Елый ана көнозын!..
Иртәгесен каенанаем: «Китимче, ди, БАМнарга? Балам — ил төзергә, ә мин Кирәк — бәби багарга!» ...һай, телләрем, һай, телләрем, Ник тыела белмәдем?
Себерләрдә ничек чыдар
Чал анамның йөрәге?
... Изге юлга чыгып киткән
Ананы кем карт дия?
Баксаң, «бәби багасы» дип, Дәшкән икән партия!
«И балакай», «балам» ди-ди Анам БАМда ярсына...
Бәби генә баккан килеш
Ул үзе дә БАМ сала.
«Син баш түгел!» димәс хәзер
Әлфия дә, аңлагач:
Балага да, БАМнарга да, Себергә дә ана баш.
«... Килен, менә насыйп булгач. Суырам суган суы...
Әй сагынам туган якны, Сагынам Идел суын...» Шулай дип хат язган бит ул. Ни диярсең син моңа...
...Бер уч туфрак, бер шешә су Салдым анам — дустыма.
Белдем: БАМнар сузар өчен Кирәк туган туфрак та, Кирәк изге Идел суы Тәкать җуйган бер чакта. Себерләргә салдым инде Ачым-төчем, җир, суым. ... Бала «дала!» ди... Ананың «Бала» диеп җирсүе...
...Менә шулай, бу яшәүнең Бик катлаулы җае бар — Себерләргә китеп барды Шулай минем Каеннар...
— Ачымы? Бал-май өстеннән Узмый шул БАМ келтерәп.
— Сагышмы? Анысын аның Ала икән кем теләп?
— Яшь Каеным — чая Каен. Сагышланма, чал Каен!
Юкса, мин дә яннарыңа Чыгып китәм, әнкәем!
«<— Юк, юк, килен, килә күрмә,— Дигән анам хатында. — Син онытма шул туфракта Яткан ирең хакында.
Туңмый гына үссен инде Оныгым — Ринатым да.
Мең рәхмәтләр укып яшим Җибәргән һәр хатыңа. Үз ягымның төсләре дип Хатларыңны йөз үбәм... Ә гомер бер. Зая итмә... Очрый калса үз дигән...»
Ә яшьлек ул кош белән бер. Ни аңа җир чикләрең! Әлфияләр бәйли икән Көн-төн БАМның челтәрен!.. Карагайлар, йа, тайгалар! Ах, җиңүе кыен да!
Ничек җиңел бирелсен БАМ Гөлдән нечкә Каенга...
Сузылыр бу юл, сузылыр, Гомер юлда узылыр: Тундраларда туңа-туңа Узган юл тик үз булыр. ... Ә мин менә кич утырып, Чигү чигәм Казанда: Ак батиска ефәк белән Яулык чиктем анама!
Ак намазлык чиктем тагын... Картаюын исәпләп...
Чиктем дә ак бүләкләрне. Бер еладым кочаклап.
Бу ыруның мин бердәнбер Караучысы Казанда.
Ак яулыклар чигеп салдым Ак каендай анама!
Чал башкаен горур тотып Баксын әле БАМнарга. Бәби генә бакмый анам, Китте БАМны багарга!
...Себердә минем Каеннар, Шунда аналы-кызлы...
Аларга мин җырлар язам һәр җәй-кыш, язлы-көзле.
Шулай мин Казаннан торып Булышамын БАМнарга.
Булышам Каеннарыма, Себерләргә ярарга. Шулай кылды безнең төбәк! Мең төбәктән ни булыр? Меңәр йөрәк шулай типсә, Себер — бер гөл-ил булыр!!!