ИЗГЕ КӨН, ИЗГЕ ЕЛ...
^Чел. Октябрь. Күңелдә шатлык, йөрәктә ялкын, кайнар дәрт күтәренке рух. 1^4 I Миндә генә түгел, күпләрдә шулай. Барлык хезмәт ияләрендә — эшче, игенче, хезмәткәрләрдә. Бу шатлыкны революция алып килде. Боек Ок
тябрь. Совет дәүләте. Ленин!
Революция булганга инде ике ел тулып килә. Ә аяусыз көрәш, канлы корәш әле һаман дәвам итә. Гражданнар сугышы бара. Дәүләт башыннан бәреп төшерелгән патша ялчылары — завод, фабрика һәм җир хуҗалары, аларга ялланган армия, тиз генә бирелергә теләми, бугазга-бугаз килеп тартышалар.
Ни өчен соң әле сүземне 1917 елдан түгел, 1919 елдан башладым! . Чөнки шушы елның ноябрь башында мнңа 16 яшь тулды. Үземнең дөньяга, революциягә киләчәккә карашымны яхшы ук ачык һәм нык билгеләгән чак. Сентябрь аеннан бирле комсомол сафында. Беренче шигырьләрем басылып чыккан вакыт.
Комсомолга кергәч тә үземнең яшьтәшләргә, кордашларга мөрәҗәгать итеп. »Яшь көч» газетасында;
Яшь Каһарман, син әгәр дә безгә якты кен дисәң.
Тормыш сөйсәң, бәхет дисәң, әйдә син безнең белән!
— дип язган идем. Икенче шигыремдә:
Тотындык та кулны-кулга без. яшь көчләр, һәммәбез Алда күреп якты нурлар омтылабыз алга без!
—кебек юллар бар идс
Якты һәм шатлыклы, мул һом матур тормыш, халкыбызга иркенлек һәм бәхет бирәчәк иде үзебез төзиячәк социализм һәм коммунизм Бу бәхет әле ул вакытта безнең хыялыбызда гына иде Әлеге кискен корәш бара. Дошматны җиңәргә, тар-мар итәргә кирәк. Илдт бөлгенлек һәм җимереклек, аны а .< .т бас-тырырга кирәк. Чир-зәхмәт, йогышлы авырулар җәфалый алардан котылырга кирәк күпчелек укый-яза белми, надан. Культура фронтында да авыр һәм җаваплы бурыч тора Ләкин иң беренче бурыч Совет Ватанын дошманнан саклау. Дорес, песне» Деникин кебок бер торкем ак генераллар яшь Совет Армиясе тарафыннан инде тар- мар ителделәр. Дөньядан себереп түгелгән монархияне яңадач торгызу нияте белән ыфгырып килгән адмирал Колчак та инде Урал таулары артына. Себертә куылды Ләкин one ул исен, үзенең камлы эшен девам иттерә Аны тар-мар итү төп бурычларның берсе Ватан авыр көннәр кичерә. Шулай да дошманны җиңел чыгуга ышанычыбыз
зур. Без партия һәм дәүләтебезгә, бөек Ленинга ышанабыз. Ленинның: «Без Совет дошманнарын җиңәргә тиеш һәм җиңәчәкбез», — дигән сүзләре безне көрәшкә,
Шул рухлану белән мин Октябрьның ике ел тулуына багышланган шигырь яздым. Ул 1919 елның 7 ноябрендә, Уфаның «Кызыл юл» газетасында «Изге көн» исеме белән басылып чыкты. Бик сөендем моңа. Үземне яшь шагыйрь итеп тоюдан да бигрәк яшь көрәшче итеп хис иттем. Менә аның баштагы дүрт юлы:
Изге көн бу, изге ай, изге ел, изге сәгать,
Чөнки бу көн барча мәзлум халыклар булды азат. Юк, түгел бу явыз, ерткыч, канэчкеч шаһлар көне, һәм капиталга табынган бәдбәхет Колчак көне.
Бәдбәхет Колчак! Редакция Колчак сүзен «байлар» дип төзәткән. Ошамады. Мин әле күптән түгел генә Уфадан куып җибәрелгән Колчакны — мәкерле, конкрет дошман итеп күргән идем. Ләкин үзем бөтенләй тәҗрибәсез язучы, яшем дә уналты тулар-тулмас кына булгач, сүз көрәштереп булмады.
Изге көн! Халыкларны коллыктан азат иткән Октябрьга, социалистик Ватаныбызны барлыкка китергән революция көненә, даң җыры иде бу.
1920 ел башы. Февраль. Колчак армиясе тар-мар ителде. Шулай да әле бу канлы сугышның соңы түгел иде. Совет дәүләтенең эчке дошманнары да, тышкы дошманнары да күп әле. 1920 ел башларында сәнәкчеләр дип аталган кулаклар бандасы күтәрелеп чыкты. Коммунистларны, комсомолларны, Совет активларын, укытучыларны җәзалап үтерәләр, куп кенә очракларда тереләй җиргә күмеп китәләр. Мин- зәлә, Бөре. Бәләбәй, Уфа өязләрен, «Кара Кош» исеме белән йөртелгән кара яу каплап алды. Партиябез үзенең членнарын, комсомолларны һәм барлык хезмәт ияләрен шундый бандаларга каршы көрәшкә чакырды. Мин дә, үземнең классташ дустым Хөснулла Сәетов белән бергә, ирекле рәвештә, комотрядка язылдым. 1920 елның февралендә социалистик Ватаныбызны дошманнан саклау нияте белән, беренче тапкыр кулыма корал алдым. Март, апрель айларында Уфа. Бәләбәй, Бөре, Минзәлә өязләрендә сәнәкчеләргә каршы, ә җәй айларында көньяк Урал якларында, бик хәвефле шартларда, җаваплы хәрби операцияләрдә катнаштык. Әле 17 яшь тә тулмаган иде үзебезгә. Шулай да Совет дәүләте язмышы, социалистик Ватаныбызны дош-маннардан саклау эше өчен үз-үзебезне аямадык. Илебез язмышы, халкыбыз язмышы, партия һәм дәүләтебез язмышы безнең үз язмышыбыз иде.
1925 елдан членлыкка кандидат, 1927 елдан партия члены булдым мин. Партия һәм дәүләтебез нинди генә җаваплы эш йөкләсә дә, аны һзр вакыт, һәр җирдә, һәр эштә намус белән башкаруны үземнең изге бурычым итеп санадым.
Туган илебез язмышы хәл ителгән Ватан сугышы елларында да, башта танк частьларында рядовой солдат, соңрак майор дәрәҗәсендә, 1 нче Украина фронтында чыгарыла торган «Ватан намусы өчен» газетасында редактор урынбасары буларак, өс- темә йөкләтелгән хәрби бурычларны намус белән үтәдем. Берлин өчен булган урам сугышларында яраланып госпитальдә ятып чыгарга да туры килде. Сугышта миллионлаган кешеләребез батырларча һәлак булды. Өч туганым сугыш кырларында ятып калды. Ә без, җиңүче исемен яулап, туган илгә кайттык.
Театр — халыкны тәрбия итүдә зур көчкә ия булган тылсымлы сәнгать. Бөтен иҗат көчемне сәнгатьнең шушы төренә — драматургиягә багышладым.
Иҗат хәзинәмдә, кечерәк пьесаларны да кертеп санасаң, барлыгы 37 драма әсәрем бар. Барысы да социалистик Ватаныбызны саклауда, аны ныгытуда героик көрәш алып барган кешеләрне, аларның югары мораль сыйфатларын, мәхәббәт, дуслык хисләрен чагылдырган әсәрләр.
Беек Ленинның Казан университетында уку һәм революциягә беренче адым атлаган чорын чагылдырган «Давылга табан* драмасын язуга мин аеруча зур җаваплылык белән килдем. Бу әсәр өстендә шактый озак еллар эшләвем дә шуның белән аңлатылса кирәк Беренче тапкыр Казанда В. И. Качалов исемендәге зур драма театрында куелган бу героик драма Татарстанда һәм үзәк матбугатта югары бәя алды, ф Аның татар һәм рус телләрендә берничә тапкыр дөньяга чыгуын һәм аеруча Бөек Октябрьның 60 еллыгы уңае белән Мәскәудә кабат басылып чыгуын үзем өчен зур бәхет саныйм. а
«Үлмәс җыр» героик драмасы аерым игътибарга лаек булса кирәк. Мин бу z; пьесамда көрәштәшем һәм каләмдәш дустым Муса Җәлилнең Ватан сугышында күрсәт- - кән кыюлыгын, тиңсез батырлыгын һәм шагыйрьлек талантын гәүдәләндерүне бурыч = итеп куйдым. Бу әсәр дә беренче тапкыр рус телендә Качалов исемендәге Зур драма театрында куелды, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1957) Мәскәүдә күр- S сәтелеп, үзәк һәм Татарстан матбугатында югары бәя алды, татар һәм рус телләрен- х дә кат-кат басылып чыкты. ф
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай үзенең тылсымлы моңы, җыры, ши- ь гырьләре белән гомерем буе миңа юлдаш булды. Аның дәртле, ялкынлы, тирән < мәгънәле шигырьләре белән телем ачылды. Әле соңгы вакытта гына Тукайның гү- о эәл дә, ялкынлы да. фаҗигале дә булган гомерен чагылдырган «И мокатдәс моңлы г сазым» исемле романтик драма тәмамладым. Якын елларда аны да театрларыбыз- 5 ның берсендә күрергә өметләнәм.
Әнә шундый тарихи шәхесләрне, аеруча бөек Ленин образын сәхнәдә гәүдәлән- с- дерү белән үземне бәхетле саныйм. Бу бәхетем өчен мин, барлык Совет кешеләре кебек үк, Бөек Октябрьга, аны барлыкка китергән партиябезгә һәм даһи Ленинга бурычлы.
Бу кечкенә язманың соңгы юлларында әйтәсе килгәнем шул: алтмыш ел гомер эчендә халкыбыз ирешкән җиңүләрне, ирекле, иркен тормышыбызны раслап барлыкка килгән яңа Конституция — тормышыбызның Төп Законы, Советлар Союзында яшәүче барлык кешеләрнең зур бәхете булган кебек үк, минем дә бәхетем, горурлыгым ул.