ФӘН-ТЕХНИКА РЕВОЛЮЦИЯСЕ ҺӘМ МИЛЛИ ӘДӘБИЯТЛАРНЫҢ ҮСЕШЕ
Узган елның сентябрь-октябрь айларында Үзбәкстан ССРның башкаласы Ташкентта Азия һәм Африка илләренең яшь язучылары очрашты. Анда Африка һәм Азия әдәбиятлары үсешенең актуаль проблемалары күтәрелде, иҗтимагый әһәмияткә ия булган мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Очрашуда катнашучылар кабул иткән <Мө- рәҗәгать»тә болай диелә: *Без милли азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшнең, халыкара киеренкелеккә һәм ашкынып кораллануга каршы көрәшнең бер-берләреннән аерылгысыз икәнлегенә ышанабыз. Кеше рухының бөеклеген, кеше акылының көчен раслаучы прогрессив әдәбиятның урыны — шушы көрәшнең алгы сафында»
Әлеге очрашуда дөньяның 67 иленнән килгән яшь әдипләр катнашты. Совет делегациясе составында Ташкентка бездән тәнкыйтче һәм публицист, Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясе лауреаты Рафаэль Мостафин барды. Анда ул еФэн-техника революциясе һәм милли әдәбиятларның үсеше» дигән темага чыгыш ясады. Түбәндә без укучылар игътибарына шуны тәкъдим итәбез.
таклы фантаст Герберт Уэллс егерменче гасырда зәгыйфь һәм артта калган телләрнең күбесе көнкүрештән я бөтенләй төшеп калачак, я киң таралган, дөньякүләм телләр тарафыннан кысрыклап чыгарылачак, йотылачак дигән иде.
I Аннан бирле җитмеш елдан артык еакыт узды, әмма Уэллсның күрәзәлеге тормышка ашмады. Алай гына да түгел, егерменче гасыр тарихка милли-азәтлык хәрәкә те моңарчы күрелмәгәнчә колач җәйгән дәвер, дөнья аренасына яңа халыклар — беренче нәүбәттә иң артта калган һәм үсәргә бернинди сәләтләре юк дип исәпләнгән халыклар күтәрелгән, империалистик Европаның акыллы башлары хәтта уйларына да китермәгән өр-яңа телләр, өр-яңа милли культуралар күтәрелеп чыккан чор булып кереп калачак. Җәмгыятьнең җитештерү көчләрендә генә түгел, миллионнарча массаларның аңнарында да кискен үзгәрешләр тудырган фән-техника революциясе чорында бу процесс аеруча зур тизлек белән бара. Соңгы берничә дистә ел эчендә генә дә элек изелгән, колониализм табаны астында газап чиккән йөзгә якын ил үзләренә политик бәйсезлек яулап алдылар. Ләкин политик бәйсезлек яулап алу белән ул илләр алдында торган барлык проблемалар, шул исәптән милли телләрне, милли әдәбият һәм сәнгатьне үстерү проблемасы автоматик рәвештә, үзеннән үзе генә хәл ителми әле.
Милли культураларның үсешендә бүгенге көндә ике тенденция күзгә ташлана. | Бер яктан, моңарчы кешелек җәмгыятенең культура тормышыннан ераграк торган халыкларның әдәбиятлары кызу темплар белән үсә, алга ките. Мисал тосеидә Лат>и Америкасы илләрен һәм Япония әдәбиятларында проза жанрының алга китүен ән
А
теп үтү дә җитә. Икенче яктан, күп кенә очракларда милли аермалыклар акрынлап югалуга таба бара.
Урбанизм процессы һәм гадәти көнкүреш тәртипләренең үзгәрүе төрле халыкларның яшәү рәвешләре арасындагы аерманы бетерүгә, кешенең ихтыяҗ-таләпләрен стандартлаштыруга китерә. Бу процесс әле яңа гына мөстәкыйльлек алган яшь Африка дәүләтләренә нихәтле кагылса, Якын һәм Урта Көнчыгыштагы борынгы культуралы, тарихы күп гасырлар белән исәпләнгән, язма әдәбиятлары булган илләргә дә шул ук дәрәҗәдә кагыла. Дөньяның хәзер телевидение, кино, радио, матбугат кебек информация чаралары үтеп кермәгән бер генә почмагы да юк. Фән-техника рево-люциясенең кешеләргә булган йогынтысы чын мәгънәсендә массовый төс алды.
Бер яктан, төрле милләтләр һәм расалар арасындагы конфликтлар бик нык кискенләшсә, икенче яктан, тормышның патриархаль нигезләре җимерелә, үзләренә генә хас үзенчәлекле борынгы культуралар яңа культуралар белән алышына, кайбер милли телләр һәм культуралар юкка чыга.
Гади исәпләүләр буенча, җир шарындагы кешеләр ике меңгә якын телдә сөйләшә икән. Ә кайбер кешеләр бу сан өч меңнән артып китә диләр. Колониализм шартларында ул телләрнең һәм шул телләргә нигезләнгән культураларның үсеше тигез булмаган, шуның аркасында аларның күпчелеге хәзерге заман цивилизациясе дәрәҗәсенә ирешә алмый калган. Бүгенге көндә кешелекнең культура багланышында азмы-күпме дәрәҗәдә интенсив катнаша торган йөз-йөз егерме тел бар диләр. Бу исә дөньядагы барлык телләрнең нибары биш проценты дигән сүз. Галимнәрнең исбатлавынча, бөтендөнья культура хәзинәсенең уннан тугыз өлешеннән артыграгы нәкъ менә шушы биш процент телләргә туры килә. Барлык кешелек җәмгыяте сөйләшә торган телләрнең калган туксан биш проценты хәзергә кадәр әле үзенең эчке мөмкинлекләрен тулысымча ачып җиткермәгән. Ул телләрнең күпчелегенең хәтта үз язмалары да юк. Аз санлы халыкларның милли телен һәм культураларын киләчәктә нинди язмыш көтә? Егерме беренче гасыр ул халыкларның егерменче гасыр юк итәргә өлгермәгән тел һәм культураларын җир йөзеннән бөтенләй себереп түкмәсме?
Шушы ике тенденциянең яшәве галимнәр арасында күп санлы теорияләр һәм концепцияләр китереп чыгарган. Бердәм индустриаль җәмгыять теориясе буенча, мәсәлән, телләрнең, культураларның төрлелеге прогресс юлында бары тик киртә генә булып тора. Бу теорияне яклаучылар фикеренчә, әлеге төрлелек ни чаклы тизрәк бетсә, шул чаклы яхшырак булачак. Ә икенче яктан, империалистик реакция өченче дөнья илләрендә шовинизм һәм реакцион милләтчелек, дини фанатизм карашларын алга сөрә, теге яки бу җирле культураны бердәнбер, гадәттән тыш культура дип исбатламакчы була, кастачылыкны, милли артталыкны һәм чикләнгәнлекне яклап чыга. Бу теорияләргә җентекле анализ ясап тормастан, аларга каршы мин Октябрь революциясеннән соңгы ярты гасырдан артык вакыт эчендә илебез халыклары узган данлы юлны мисал итеп куяр идем.
Билгеле булганча, патша Россиясе дистәләрчә милләтләрнең культураларын кы- сып-буып торды, ул чын мәгънәсендә «халыклар төрмәсе» иде. Статистика мәгълүматларына караганда, Октябрь революциясе алдыннан Россия империясенең милли өлкәләрендә яшәгән 25 миллион халык хәтта капиталистик үсеш чорын да узмаган була. Ә төньяк халыкларның күпчелеге ул вакытта патриархаль-ыруглык строе шартларында яшәгән.
Октябрь революциясенең беренче көннәреннән ук Коммунистлар партиясе үткәннең авыр мирасын — милли окраиналардагы хезмәт ияләренең грамотасызлыгын, культура ягыннан артталыгын бетерү өчен көрәш башлады. Аларны үз телләрендә укыту өчен милли мәктәпләр ачылды, күп санлы дәреслекләр бастырып чыгарылды, газета-журналлар чыга башлады, театрлар, клублар, китапханәләр оештырылды. Илебезнең элек артта калган һәм изелгән дистәләрчә халыклары совет власте елларында үз язуларын булдырдылар. Революциягә чаклы ук язулары һәм әдәбиятлары булган телләр, урта һәм югары белемгә, чорыбызның зур казанышлары югарылыгында культурага ия телләргә әверелеп, үзләренең функцияләрен тагын да киңәйтә төш-
лектән чыгып караганда, күпмилләтле совет әдәбияты дөнья культурасында моңарчы тиңе булмаган күренеш дип саналырга лаек.
Илебез әдәбиятлары арасындагы үзара бәйләнеш елдан-ел үсә һәм киңәя, анарчың социалистик бердәмлеге ныгыганнан-ныгый бара. Ләкин бу хәл әдәбиятларның берсендә дә милли үзгәлекләрне чагылдырырга комачауламый. Күренекле татар совет шагыйре Сибгат Хәкимнең «Шүрәле» дигән шигыре бар. Шагыйрь анда нәкъ менә шушы хакта уйлана. Татар композиторы Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты илебезнең һәм чит илләрнең бик күп сәхнәләрендә уйнала. Моның сере нидә? Бу әсәрдә тамашачы игътибарын үзенә нәрсә җәлеп итте соң? Автор фикеренчә, барыннан да элек, әсәрнең милли үзенчәлекле булуы, татар халкының авыз иҗатына һәм мифологиясенә таяну, бизәкләрнең кабатланмас аһәңлелеге.
йөрәгендә халык моңы аның, Мәңге үлми торган саф моңнар: Ул саф моңнар еллар һәм чорларның Кайнар җаны аша саркылган. Шигърияте тирән, рухы тирән. Әллә инде шуңа күрәме Күп яшәгән ветераннар белән Бар дөньяны гизә «Шүрәле».
Чыннан да, совет әдәбияты турында сөйләгәндә, безнең күз алдыбызга барлык милли әдәбиятларның иҗат алымнары, жанр һәм стилистик үзенчәлекләре төрле булган күп санлы вәкилләре килеп баса. Россия турында, Советлар Союзы халкы турында сүз барганда да без русларны гына түгел, башка барлык халыкларны да күз алдында тотабыз. Теләсә кайсы милләт язучысының талантлы язылган нинди генә әсәрен алып карама, аның үзенчә кабатланмас булуын күрәсең. Чөнки ул әсәр шул халыкның милли җирлегендә туган, аның тормышының үзенә генә хас булган үзенчәлекле якларын чагылдырган. Шуның белән бергә, мондый әсәрләр социалистик чынбарлыкны тагын да тулырак һәм тирәнрәк чагылдыру, совет кешесенең — замандашыбызның тулы канлы образын тудыру теләге белән иҗат ителә. Бүгенге көндә социализмның экономик һәм политик өлкәләрдә генә түгел, миллионнарча кешеләрнең аңнарында да тирән һәм ныклы тамыр җәюендә, тарихта кешеләрнең моңарчы булмаган уртаклыгы — совет халкының барлыкка килүендә төрле телләрдә иҗат ителгән, әмма рухы һәм максатлары белән бердәм булган совет әдәбиятының да роле аз түгел.
Безнең дошманнарыбыз; «Совет әдәбиятының органик бердәмлеге милли үзенчәлекләр арасындагы аерманы бетерүгә алып бара»,— дип кабатларга яраталар. Алар- •ның бу раславы безнең илебез халыкларының үзара дуслыгын какшатуга, милләтчелекнең әле сүнеп җитмәгән утлы күмерендә кулларын җылытуга исәп тоткан чеп- чи ялган.
Совет әдәбияты барлык милләт әдипләренең көче белән үстерелә, шуңа күрә ул безнең уртак казанышыбыз булып санала. Бер милләтне икенчесенә каршы кую, милли тәкәбберлек, мин-минлек бер генә совет язучысы өчен дә хас түгел. Аерым алганда, мин үземнең әдәби-тәнкыйть эшчәнлегемдә милли үзенчәлек сәнгатьнең йөзен, тормышчанлыгын билгеләүче мөһим компонентларның берсе дигән карашта торам. Милли аермалык, һәр халыкның теле шикелле үк, кабатланмас характерда яши, бердәнбер була. Ә бу «бердәнберлек» — чын сәнгатьнең мәҗбүри шарты. Кайда шаблон, кайда күптән билге нәрсәләр кабатлана башлый — анда сәнгать юкка чыга.
Казакъ язучысы А. Нурпеисовның «Кан һәм тир» трилогиясенең төп темасы — революция һәм кеше. Ә бит бу темага совет әдәбиятында инде аз язылмаган. Мисалга М. Шолоховның «Тын Донвын һәм А. Толстойның «Михнәт чигеп йөрү» әсәрләрен китереп үтү дә җитә. Ләкин А. Нурпеисов нәкъ менә казакъ халкы вәкилләренең революциягә килгән үзенчәлекле юлын чагылдырган, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан башкаларны кабатламаган әсәрләр иҗат иткән. Үзенең бу әсәрендә ул
казакъ халкының авыз иҗатына, аның милли тарихына, мифларына, риваятьләренә таянган. Татар язучысы Фатих Хөсни дә «Җәяүле кеше сукмагы» романында шул юл белән барып уен-көлкечел, мәзәкчел, туктаусыз ил гизеп йөрүче крестьян егете Сәфәргалинең якты һәм онытылмас образын тудырды.
Әдәбиятта тирән милли үзенчәлеккә ия булган әсәрләр тамырлары белән халыкның мең еллык тарихына барып тоташкан тел чаралары ярдәмендә иҗат ителсәләр, сынлы сәнгатьтә бу үзенчәлек буяуларның бер-берләренә туры килүендә, ә музыкада аһәңгә ярашлы һәм гармонияле фикерләүнең милли формаларында чагыла. Үз халкының әнә шундый үзенчәлекләреннән башка сәнгать чын мәгънәсендә сәнгать була алмый. Ләкин милли үзенчәлекне тышкы декоратив детальләргә генә (әйтик, үзбәк поэзиясендәге гөл һәм сандугач образларының кабатлануы, украин лирикасының романтик күтәренкелеге һәм пафосына) кайтарып калдырырга ярамый. Милли үзенчәлек — эчке, табигый органик күренеш ул. Чын художник ясалма кәләпүшләрдән башка да һәр вакыт үзенчә милли һәм кабатланмас була. Мәсәлән, Моабит төрмәсендә үзенең үлемсез шигырьләрен иҗат иткән татар шагыйре Муса Җәлилнең батырлыгы чех халкының патриот улы Юлиус Фучик, куркусыз рус гене-ралы Дмитрий Михайлович Карбышев, фашистлар өнендә дошманнарга каршы көрәш алып барган Федор Полетаев, Василий Порик, Мехти Гусейн-заде кебек геройларның батырлыгына охшаш. Әмма шуның өстенә Муса Җәлил үзенең шигырьләрендә татар кешесе, татар шагыйре булып кала, үз халкының авыз иҗатындагы образларны һәм сурәтләү чараларын мул файдалана, татар поэзиясе классиклары | Габдулла Тукай, Һади Такташ, Мәҗит Гафури кебек шагыйрьләрнең тәҗрибәсенә һәм традицияләренә таяна, һәм менә шушы кабатланмас милли үзенчәлек аның шигырьләрен башка милләт укучылары өчен дә кызыклы итә... Ничек кенә пародоксаль булып тоелмасын, илебездәге әдәбиятларның бердәмлеге нәкъ менә милли үзенчәлекләрнең кабатланмас булырга тиешлеген көн тәртибенә тагын да кискенрәк итеп куя. Әйе, гомуми хорда югалып, күмелеп калмас өчен, үзеңнең милли йөзеңне ачык чагылдыру сорала. Башка әдәбиятлардан өйрәнү генә түгел, ә аларга уз йогынтыңны да ясар өчен, алар белән уртаклашыр нәрсәң булырга тиеш.
Күп милләтле совет әдәбияты өчен һәр вакыт үзара тыгыз бәйләнештә булу һәм ярдәмләшү хас. Безнең илебез халыклары арасында аларны бүлеп торган үтә алмаслык киртәләр юк. һәр милли әдәбиятның уңышы барлык халыкларның уртак уңышы итеп кабул ителә. Бу уңайдан Украина ССР Фәннәр академиясе академигы Н Шамота сүзләрен китереп үтәргә мөмкин: «Без, украиналылар. — дигән иде ул «Правда» газетасының 1972 елгы 4 август санында басылган мәкаләсендә, — үз әдә-биятыбызны яратабыз һәм аның Бөтенсоюз казанышына әверелгән уңышлары белән горурланабыз. Ләкин безгә тулы кыйммәткә ия булган рухи тормышыбызны Шолохов һәм Фединнан, Гамзатов һәм Җәлилдән, Межелайтис һәм Айтматовтан башка.» күз алдына китерү бик авыр».
Әлбәттә, милли үзенчәлек үзгәрешсез кала алмый. Үзара аралашу процессында милли колорит та үзгәреш кичерә. Әмма шулай булса да милли әдәбиятның йөзе югалмый. Үзен тудырган халык белән бергә ул да яши.
Билгеле, җир шарының төрле урыннарындагы милли әдәбиятларның һәркайсы үзенчә, күп кенә очракларда ифрат катлаулы һәм каршылыклы шартларда формалаша. Ләкин бу шартлар нинди генә булмасын, безнең илебездә милли әдәбиятларның үсеш тәҗрибәсе зур игътибарга һәм җентекләп өйрәнүгә лаек.