Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ҮЗӘКТӘ — ЭШЧЕ ОБРАЗЫ
Июль ае татар әдипләре, бигрәк тә прозаиклар
өчен, истәлекле булды. Казанда, язучыларның
Г. Тукай исемендәге клубында. «Татар
әдәбиятында эшче образы» дигән темага бик
житдн һәм файдалы сөйләшү уздырылды.
Хәзерге заман әдәбиятының үзәгендә торган
бу зур мәсьәлә РСФСР Язучылар союзы
каршындагы Проза советының күчмә
утырышында тикшерелде.
Күчмә утырышны Проза советы председателе,
рус язучысы Сергей Залыгин ачты Татар
прозаикларының эшчеләр тормышын
сурәтләгән әсәрләре турында докладлар
тыңланды, фикер алышулар булды. М. В
Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт
университетында совет әдәбияты кафедрасы
мөдиренең урынбасары, филология фәннәре
кандидаты Роберт Бикмө- хәммәтов татар
язучыларының кайбер әсәрләрен — соңгы
елларда эшче темасына ижат ителгән
романнарны анализлады. Г Ибраһимов
исемендәге тел. әдәбият һәм гтарих
институтының фәнни хезмәткәре, филология
фәннәре кандидаты Флүн Му- синның
доклады да шул ук темага багышланды.
— Татар әдәбиятының алтмышынчы-
җитмешенче еллар прозасына тематик киңлек,
төрлелек хас. — диде Мәскәү галиме — Татар
язучылары күп милләтле совет әдәбиятындагы
эшче образлары га- лереясенә үз геройларын
— Татарстан нефтьчеләрен. КамАЗ
төзүчеләрен, производство новаторларын
өстәделәр Болар — реаль тормыштан алынган
бай характерлы геройлар. Г. Әпсәләмов. Г.
Ахунов эшче образлары аша социаль күре-
нешләрне бөтен киңлегендә колачларга
омтылса. Ә. Еники производстводагы ке-
шеләрнең мораль сыйфатларын сурәтли. Э.
Касыймов геройларның эшчәнлегенә.
уңганлыгына игътибар бирә, А. Гыйләжев
белән Ә. Баянов исә бу эшчәнлекне фәл- сәфи-
художестволы формадагы уйланулар аша
ачарга тырышалар. Барысы өчен дә уртак
сыйфат та бар: татар язучылары ижтимагый
үсешнең закончалыкларын һәм
замандашларыбызның характерларын реаль
чынбарлыктагыча — интернациональ
бәйләнешләрдә өйрәнәләр, шулай сурәтлиләр.
Ш Камал. Г Ибраһимов. Ф Әмирханнардан
килгән традиция, күркәм башлангычлар яши
проза осталары аерым тема кабырчыгына
төренеп ятмый. Алар авыл турында да язалар,
шәһәр производствосына да үтеп керәләр.
Кыскасы, татар язучылары бүгенге тормышны
һәр яклап өйрәнәләр Бу бик күңелле күренеш.
Ә эшче сыйныфының бөек эшләрен, геро- ик
характерын сурәтләгән проза әсәрләре татар
әдәбиятын көчәйтә, баета, аны бөтенсоюз
мәйданына чыгара.
Әдәбиятта эшче образы мәсьәләсе —
катлаулы проблема. Бу турыда фикер
алышуларда Мәскәудән Проза советы
утырышына махсус килгән кунаклар — рус
язучылары һәм тәнкыйтьчеләр, тәр- жемә
осталары, газета-журнал һәм нәшриятларның
жаваплы хезмәткәрләре катнашты. Татар
язучылары аларга үз фикерләрен. теләкләрен,
тәкъдимнәрен белдерделәр.
Заманында А. М. Горький милли ре -
публикаларның язучылары турында
«Аларның берсе дә тик үз халкы өчен генә
эшләми, бәлки һәркайсы социалистик
республикалар һәм автономияле өлкәләр
Союзындагы барлык халыклар өчен ижат итә.
Тарих аларга да. рус язучыларына да. бер \к
жаваплылыкны йөкли», дип язган иде
Утырышта татар әдипләренең әсәрләре нәкъ
әнә шундый югары таләпләр куеп тикшерелде
һәм уңай бәяләнде. Совет кешеләренең тарихи
новаторлыгы нәрсәдә? Фәнни-техник револю-
ция процесслары татар эшчеләренә нинди
йогынты ясый, аларны ничек үзгәртә — татар
әдәбияты да шул проблемаларны өйрәнү,
анализлау һәм фәлсәфи-художе- стволы
формада чагылдыру юнәлешендә үсә.
МӘСКӘҮ ЯЗУЧЫЛАРЫ КамАЗда
КамАЗ эшчеләре белән Мәскәүнең «Новый
мир» журналы һәм аның авторлары арасында
ижат дуслыгы моннан алты- жиде ел элек
башланды. Мәскәү язучылары гигант төзелеш
геройлары турында инде шактый күп
очерклар, дулкынландыргыч язмалар ижат
иттеләр, алар белән әледән-әле очрашып
торалар Шундый очрашуларның берсенә июль
аенда журналның баш редакторы урынбасары,
таныл тан рус шагыйре, безнең милләттәшебез
Михаил Львов жнтәкчелегендә бер группа
язучылар килде. Алар КамАЗ һәм шәһәр
төзелеше объектларында булдылар,
двигательләр заводы эшчеләре белән оч-
раштылар. Әдәбият сөючеләргә «Энергетик»
культура сараенда М. Львов. М. Соболь. В.
Боков. Н. Зиновьев һәм башкалар шигырь һәм
хикәяләр укыды Камаз- лыларга зур шефлык
хезмәте күрсәтүдә бик яхшы эшләгәннәре
өчен. КПССның Чаллы шәһәр комитеты
бюросы карары
белән, аларга «КамАЗ төзелеше ударнигы»
исеме бирелде һәм моны раслаучы значоклар
тапшырылды. Бу мактаулы нсем эшчеләр
арасында яшәп унышлы әсәрләр ижат иткән
татар язучысы Эдуард Ка- сыймовка да
б ирелде.
ӘСТЕРХАНДА ҺӘМ ГОРЬКИЙ
ӨЛКӘСЕНДӘ
Әстерхан шәһәрендә һәм өлкә районнарында,
Бөек Октябрь социалистик революциясенең
60 еллыгына багышлап, татар әдәбияты һәм
сәнгате атналыгы үткәрелде. Анда бер төркем
язучылар, Г Камал исемендәге Ленин орденлы
татар дәүләт академия театры артистлары һәм
Казан кинохроника студ иясенең ижат
хезмәткәрләре катнашты Шәһәрнең «Родина».
«Призыв». «Октябрь» кинотеатрларында һәм
Нариманов районында кинорежиссерлар Ф
Шәрәфиев, X. Фәхретди- нов, операторлар Г
Эмиров, В. Райский күп санлы тамашачылар
белән очраштылар, Казан киностудиясенең
эшчәнлеге, киләчәккә планнары белән
таныштырдылар. Бу студия чыгарган «Тукай».
«Жалил». «Көрәш сәхифәләре», «Туган як
моңнары». «Татарстан» киножурналының
махсус чыгарылышы һәм башка тасмаларны
тамашачылар зур кызыксыну белән карады
Аларга шулай ук Г. Ахунов романы буенча
Свердловск киностудиясендә төшерелгән һәм
Казан киностудиясендә татарчага тәржемә
ителгән «Хәзинә» фильмыннан өзекләр дә
күрсәтелде
• • •
Горькийда. өлкә шәһәрләрендә һәм рай-
оннарында үткәрелгән совет әдәбияты
көннәренә рус язучылары белән берлектә
тугандаш республикалардан да әдипләр килде
Татарстаннан анда шагыйрь Зәки Нури
катнашты.
ТУГАНДАШ ХАЛЫКЛАР ТЕЛЕНДӘ
Мәскәүдәге «Художественная литература»
нәшрияты «Бөтендөнья әдәбияты ки-
тапханәсе» сериясеннән рус телендә «Поэзия
народов СССР XIX —начала XX века» («XIX
йөздә —XX йөз башында СССР халыклары
әдәбияты») днгән күләмле китапны бастырып
чыгарды. Гасырдан артыграк чорны эченә
алган әлеге басмада, төрле халыкларның
шагыйрьләре белән беррәттән. шул заманда
яшәгән пәм ижат иткән күренекле татар
шагыйрьләреннән Габделжаббар Каидалый.
Гали Чокрый, Мифтахетдин Акмулла. Яков
Емельянов. Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиен һәм
Габдулла Тукай шигырьләре томның күп кенә
сәхифәләрен били. Аларны русчага А \х-
матова. С Маршак, В Тушнова. С 1нл- кнн. М
Львов. Р Моран. Я. Хелемскнй. В Державин. В
Ганиев һәм башкалар тәржемә иткән.
Куйбышев өлк.» китап нәшрияты. Ок-
тябрьның 60 еллыгына багышлап. Идел белән
Урал арасындагы автономияле республикалар
һәм өлкәләрдә яшәүче төрле милләт
шагыйрьләренең туган нл. Октябрь. халыклар
дуслыгы турындагы нн яхшы
шигырьләреннән тупланган «Салават күпере»
(«Радуга») дигән китап чыгарды. Анда
башкорт, мордва, чуваш поэзиясе үрнәкләре,
татар шагыйрьләреннән Әнвәр Давыдов. Муса
Җәлил. Зәки Нури. Ренат Харис, Мәхмүт
Хөсәен. Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхнм. Әмир
Махмудов шигырьләре Куйбышев шагыйрь-
ләре тәржемәсендә бирелә
Семипалат шәһәренең Абай исемендәге
казакъ театры Шәриф Камалның «Хажи
әфәнде өйләнә» комедиясен сәхнәләштергән:
режиссеры Е Тәпенов. баш рольне— талантлы
артист Жаңгырбаев уйный
Казакъ матбугаты, спектакльгә югары бәя
биреп, сәхнәдә татар музыкасының бик
уңышлы файдаланылуын, декорацияләрнең
отышлы эшләнүен билгели Театр бу
спектакльне, республика башкаласы Алма-
Атада күрсәткәннән сон, авыл жир- ләренә
гастрольгә алып чыкты
ГАСТРОЛЬЛӘР ҖӘЕ
Әлмәт татар дәүләт драма театры июль аен
Казанда гастрольдә үткәрде «Нефть
башкаласы»ннан килгән артистлар Г. Камал
исемендәге татар дәүләт академия театры
сәхнәсендә уйнадылар. Казан тамашачылары
әлмәтлеләр сәхнәләштергән «Шәмсекамәр»
(М Әблиев). «Сафура бураннары» (Ю
Әмннов). «Кар астында кайнар чишмә» (А
Гыйләжев). «Синнән башка юк тормышым»
(С. Шәкүроп) сп- к такльләрен яратып карады
Театр яшь драматурглар ижатына да игътибар
иткән — репертуарга Фоат Сад- рневның «Их
сез. егетләр!» пьесасы кертелгән.
Тамашачылар бу әсәрне жылы каршылады.
Гастроль Ленин премиясе лауреаты Ч.
Айтматов әсәре буенча эшләнгән «Анам
кыры» спектакле белән төгәлләнде.
Соңыннан Бөтенроссия театр жәмгыя- тенең
Татарстан бүлегендә коллективның
репертуары, сәхнә осталыгы турында кы-
зыклы һем файдалы сөйләшү булды Сәхнә
сәнгате өлкәсендәге ижади уңышлары һәм
республика хезмәт ияләренә культура хезмәте
күрсәтүдәге зур эшчәнлеге өчен. Әлмәт
театры коллективы Татарстан АССР
Верховный Советы Президиумының мактау
грамотасы белән бүләкләнде
Муса Җәлил нсем.ндәге татар дәүләт опера
һәм балет театры осталары борынгы шәһәр
Владимирда тамашачыларны театр
репертуарындагы иң яхшы әсәрләр белән
таныштырдылар
В И. Качалов исемендәге Казан рус драма
театры Калуга тамашачыларына унлап
спектакль күрсәтте
Казан тамашачылары Мәскәүнең А. С.
ПУШКИН исемендәге драма театры спек-
такльләрен зур кызыксыну белән карадылар
«Безнең ижат коллективы Казанда моннан ике
дистә ел элек булган иде.— диде Мәскәү
театрының баш режиссеры. РСФСРның халык
артисты. Дәүләт премиясе лауреаты Борис
Никитич Толма зов—Дөрес, ул чагында
артистларыбыз башка иде Заманнар да.
әлбәттә, бүтән иде Ләкин казандылар белән
очрашу һәр вакыт онытылмас тәэсир калдыра
Татарстан башкаласының тамашачылары бик
таләпчән, без моны белеп килдек Кол-
лективыбыз алар алдында йөз кызартмады
Артистларыбыз һәр спектакльдә бөтен
сәләтләрен, көчләрен биреп уйнады»
Тугандаш Карелия АССРның башкаласы —
Петрозаводск дәүләт музыкаль театры
артистлары Казанда күрсәткән күңелле
оперетталар, музыкаль комедияләрдән бөек И.
Штраусның «Вена фантазиясе», француз
композиторы Ф Эрвенең «Мадмуазель
Нитуш» әсәрләре казандылар күңеленә аеруча
хуш килде. Театр коллективы кечкенә
тамашачыларны да истә тоткан: балалар
«Золушка» әкият- операсы белән «Поп һәм
аның ялчысы Балда турында әкият»не
карадылар.
ЯЗУЧЫГА ЭШЧЕЛӘР БҮЛӘГЕ
Менделеевск химия заводы эшчеләре язучы
Эдуард Касыймовны очрашу кичәсенә
чакырдылар. Аның Мәскәүдәге «Сов-
ременник» нәшриятында русча басылып
чыккан «Чулман — река внуков» дигән
романы буенча кызыклы сөйләшү булды.
Химиклар авторның производствоны белеп
язуын, завод кешеләренең характерларын
реаль чагылдыруын әйттеләр. Кичәдә завод
дирекциясе, парткомы һәм профсоюз
оешмасы исеменнән Э Касыймовка. химиклар
тормышын сурәтләгән әсәр язганы өчен,
рәхмәт белдерелде. Эшчеләр делегациясе
язучыга «Эшче-химнк» дигән диплом-адрес
һәм истәлекле бүләкләр тапшырды
АФРИКАДА — «АУЛАК ӨИДӘ»
Африка дәүләтләренең берсе — Туниста, анын
башкаласына якындагы борынгы Карфаген
шәһәренең реставрацияләнгән Рим
амфитеатрында дөнья халыклары
сәнгатьләренең IX Халыкара фестивале булды
Бу дөньякүләм сәнгать бәйрәмендә Советлар
Союзы исеменнән Татарстан АССРның дәүләт
жыр һәм бию ансамбле катнашты Залдагы
сигез мең тамашачы безнең сәнгать
осталарыбызны озакка сузылган алкышлар
белән каршылаган Бу хакта Тунистан ТАСС
хәбәрчесе болай дип яза «Татарстан АССРның
атказанган артистлары Нәфисә Василова. Гали
Ильясов. Эмиль Җәләлетдинов фестивальдә
бик уңышлы чыгыш ясадылар. Ансамбльнең
«Сарман яшьләре биюе». «Казав кунаклары»
дигән фольклор-хореография программасы
тамашачыларга бик охшады. «Аулак өйдә»
дип исемләнгән вокаль- хореографик
постановка барысын да сокландырды. Егетләр
биюе, башка бик күп номерлар алкышлар
белән хупланды» Ансамбльнең баш
хормейстеры Л. Кустаба- ева исә Тунис
фестивалендәге концертлар турында зур
канәгатьләнү белән болай сөйли «Коллектив
бик зур дәрт, тырышлык һәм күтәренкелек
белән чыгыш ясады Без берничә шәһәрдә
булдык. Халык һәркайда яратып, үз итеп
каршылады Тунис матбугаты Татарстан
ансамбле турында бик жылы сүзләр язды»
Карфагенда үткән концертта республи-
кабызның культура министры И Н Алеев
катнашты Ул Туниска рәсми визит белән
барган иде.
СӘНГАТЬ ТАРИХ ТА УЛ
Казанның рәссамнар йортында мону-
менталист-художникларның әсәрләрен туп-
лаган күргәзмә Октябрьның 60 еллыгына
багышланды Залларга куелган төрле
жанрдагы әсәрләрдә Татарстан республи-
касының тарихы, татар халкы сәнгатенең
үсеше чагыла И Халиулловның «Отряд
китте». Л Фәттаховның «Мулланур Вахитов».
«Совет властеның беренче елларында» кебек
сюжетлы полотноларында гражданнар
сугышы елларының утлы сулышы бөркелеп
тора. Ә егерменче елларда Татарстан
рәссамнары героик хезмәт темасына зур
игътибар бирәләр. П Ради- мовның Казан
фабрикаларын сурәтләгән картиналары. П
Беньковның «Татар эшчесе», Б Урманченың
«Сепаратор янында» һәм башка әсәрләр шул
елларда ижат ителә Бөек Ватан сугышы
елларының — үз тематикасы дошманга каршы
аяусыз көрәш, ул көрәшнең батырлары. Герой
шагыйрь Муса Җәлил батырлыгы һәм фида-
карьлеге бик күп рәссамнарны аеруча рух-
ландырган X Якуповның «Хөкем алдыннан»
дигән картинасы, С. Ахун, В. Маликов. Б
Урманче скульптуралары. И Язынинның
график әсәрләре—шул тема әсәрләре.
Сугыштан соңгы чорда Татарстан — нефтьле
як. КамАЗ төзелгән як Рәссамнар ижаты да
моны бик яхшы чагылдыра. X. Якупов. М
Хәйретдинов, X. Хәйдәров. М. Усманов. В
Попов. Э Ситдыйков, А. Бурлай картиналары
индустриаль республикабызга дан жыр-
лыйлар. Шулар белән янәшәдә колхоз
авылының бүгенге матурлыгын. кырлар
киңлегендәге хезмәтне гәүдәләндергән рә-
семнәр күрсәтелә
КОТЛЫЙБЫЗ!
Совет музыка сәнгатен үстерүдәге зур
казанышлары өчен. Муса Җәлил исемендәге
татар дәүләт опера һәм балет театры солисты
Азат Зиннәтович Аббасовка. СССР
Верховный Советы Президиумының 29
июньдә игълан ителгән Указы нигезендә.
СССРның халык артисты дигән мактаулы