Логотип Казан Утлары
Очерк

БРИГАДИР ЗӨФӘР


угач тавы өстендә кояш нурлары уйный башлаганда Зөфәр ишегалдында иде инде. Әнә абзардан, сөтле чиләген күтәреп, хатыны Халисә дә килеп чыкты.
— Тордыңмени, черем птсен әле беравык дигәнием, аннары уятырмын дигәнием.
Зөфәр дәшмәде, хатынына өстән сөзеп кенә карады да капкага таба атлады.
Кичтән телгә килгәннәр иде Халисәсе белән. Килерлегең дә бар. «Иртәнге эшләреңне карагач, ындыр табагына мен, Пугач тавы хәтле булды карады.
— Ник менмәдегез ындыр табагына?
— Ферма мөдире Әсгать кәс кисәргә апкитте безне.
-- Мин әйткән закон түгелмени сезгә?
- - Кәсе дә кирәк бит инде аның, Зөфәр.
— Кәс, кәс!.. Уттай урак өстендә кем кәс кисеп йөри? Әсгатен дә эйтерпем инде... Парткомнар булып эшләп йөргән кеше.
— Калган эшкә кар ява ул.
— Яудырам мин сезгә. Иртәгә үк тракторыгызны алам. Ишелеп чыга Ферма-Сәвекле басуыннан бодай. Машина җиткереп булмый.
— Бирә ди сиңа Әсгать тракторны!
— Күрерсең!
— Я инде, атасы...
ипи өеме, симинә салырга җитешә алмыйлар»,— дигән иде. Юк, менмәде. Шул фермасына барса, кадалып ята. Ә эш
күп булды кичә. Ун комбайн керде аның бригадасы җирләренә. Бер көндә дүрт мең ярым центнер борчак кайтты ындыр табагына, борын төртер урын юк. Көзге чәчүчеләрнең ашламасы беткән икән, председатель аңа шуны оештырырга кушты. Җитеш кенә, чәчүен чәч, урып-җый, җитмәсә тагын, сөте кимегән, җәйләүне бер урасы бар. Их, кырык куллар булса, кырык!
Соң гына, көтүләр кайтып, урам буйлап анасын эзләп йөргән сарык бәрәннәренең инде тамагы карлыккач кына өйгә кайтып керде ул. Арылган иде. Өстәл янына утыргач, алдына бүлеп куелган ашка да үреләсе килмәде. Кулындагы кашыгын әйләндергәләде дә, үзе дә сизмәстән, өстәлгә бер-ике бәреп алды. Халисә аңа сәерсенеп
— Атасы!.. Бүген ындыр табагына менмәгән өчен фермагыз-ние- гез белән агач мылтыктан атасы сезне?.. Күпме ипи барын беләсеңме син анда? Гомер күрелмәгән, колхоз гомерендә күрелмәгән ипи кайта анда быел... Ә сез... Кәс-с-с! I
Тамагына да рәтләп ашамады, тизрәк яту ягын карады.
Әле хатынын күргәч, кичәге әнә шул исенә төште. Шуңа Халисәсенә дәшмичә чыгып китте әле ул бүген.
Әнә, утлы укларын күк гөмбәзенә атып, Пугач тавыннан кояш та тәгәрәп килеп чыкты. Колхозның икенче бригадасы булган Ка- таш-Каран авылы шул тау итәгенә урнашкан. Мәгърур күкрәген җилләр кимергән ком тавының иң биеген бу якларда Пугач тавы дип йөртәләр. Чындырмы, Пугач яулары вакытында бу тау башында аның чатыры торган дип сөйлиләр. Хактыр, халык тикмәгә генә тау-чишмәгә исем кушмый. Нәрсәдер булган инде. Әмма Зөфәрне әле монысы кызыксындырмый хәзер. Әнә шул тау өстеннән болай таба төшеп килүче комбайннан күзен ала алмый тора ул. «Тау өстендәге борчакны бетерделәр микәнни? Мамдух абый, Даутов бу. Кунган, төне буе эшләгән бу җен. Болай булса, Каташ-Каранлылар бетерә борчакны беренче». Ул, шулай уйлап, аскы урамнан өскә — идарәгә таба кызу-кызу атлап китте. Идарәгә җитәрәк Гарифетдин абыйсы очрады. Ияк кагып кына исәнләштеләр.
— Иртәләгәнсең, — диде аңа Зөфәр. ♦
— Җүнле әдом җоклыймени хәзер. Комбайнның карап бетерәсе җирләре бар. Чөгендер алыр чак та җитә бит. Төш турларына ындыр табагына менәргә исәп.
— Шәп булыр иде.
Гарифетдин тыкрыкка борылды һәм паркка менеп китте. Зөфәр идарәгә килеп җиткәндә, председатель Мизхәт Габдрахманов болдырда басып тора иде. Кул биреп күрештеләр.
— Төсең һаман юк, ник чыктың, ятарга иде әле. Үзебез дә ерып чыгарыек, — диде Зөфәр.
— Җибәрде кебек... Менә, Зөфәр, нәрсә: бүген Түбән Камадан унбиш машина килә. Синең ындыр табагыннан төйиләр. Төнгелеккә колхозның барлык машиналарын, «Беларусь»ларны иген төяп Чаллыга озат. Бер минут тик торыш булмасын. Бүген бөтен эшең шул булсын. Синдә бөтен ышаныч...
— Киттем мин, алайса, ындыр табагына.
Зөфәр болдыр баскычына куйган аягын алган гына иде, председатель аның киң җилкәсенә кулын сузды.
— Зөфәр, кичтән теге «Московская-121» арпа басуын урадым. < Баш ата башлаган. Иң ышанычлы комбайнчыны бүген шуны урырга керт. Граммын да әрәм иттермә, чәчүлеккә ул.
— Ярар...
Зөфәр ындыр табагына ашыкты. Тиз генә аерылып китмәсәң, исенә төшеп, председатель аңа бер-бер артлы эш йөкли, аны кем башкарырга тиешлеген дә абайлап бетерми: агрономмы, зоотехникмы.
Әйтерең юк, бик тә тынгысыз председатель. Эшне белә, югары белемле агроном. Бөтен районда авторитеты зур — КПСС райкомы бюросы члены. Кая барса да сүзе үтә. Тик менә, соңгы ике елда, йөрәге бик «шаяра» башлады. Больницада да ятып чыкты инде берничә рәт. Әз генә аруландымы, йөрәк кешечә тибә башлады, егетләр, дип, тагын эшкә чыга. Менә тагын аякка баскан бит әле. Югыйсә, әле үткән атнада гына тәннәре суына башлаган хәлдә боль-ницага алып киткәннәр иде. Кайткан. Кирәкле уколларны үзебезнең медпунктта алырмын дип, кайткан да килгән. Көянәгрәк. Кушкан * эше майлагандай бармаса — өзгәләнә. Әйтеп тә караганы бар Зөфәрнең: «Колхоз бит ул, анда ниләр генә булмый, кайчак, шаг впе-
ред, два шага назады да була аның. Әмма барыбер без дигәнчә барып чыга аның азагы. Төкер кайбер чүп-чарларга, бетермә үзеңне юкка»,—дип. Юк, алай яратылмаган шул, нихәл итәсең.
Ф Председатель турында әнә шулай уйлый-}йлый тыкрыкка борылгач, Зөфәр авыл өстендәге арпа басуына күз ташлады. Җиде гектар гына ул. Суперэлита чәчтеләр анда. Беренче тапкыр аммиак * суы кертеп. Председатель үзе карап, чәчкечләрне үзе көйләп чәч- S терде бу мәйданны. Әнә ничек алтын стенадай утыра! Кояш күтәре- * леп чык кибү белән чырт-чырт килеп баш ата башлый ул — бөтен п басуда борчак куыралармени. Беравык сокланып карап торды Зө- х фәр арпа басуына... 5
Аннары техника паркына сугылды. Комбайннарның кайберләре = капкадан чыгып килә иде инде. Ул аларны бер бер артлы уздырды... ш Арпа урдыруны кайсына ышанып тапшырырга? Башында әнә шул < уй иде. Әле байтак комбайннар тезелеп тора. Мастер-наладчиклар х төнлә ягулыгын салып, майлап, көйләсен көйләп куйсалар да, һәр х комбайнчы үз агрегаты тирәсендә мәш килә, һәр узелны җентекләп 4 карый. Дөрес тә бит, басуда туктап калганчы монда чакта итәгеңне х җыеп бетерү мәслихәт. Берең ватылса, урып-җыю эшенең агымы ®- туктала. Комбайн-транспорт звеносы системасы белән эшләү тук- * талып торуны бер дә яратмый ул. х
Ф Нияз комбайны янында туктады. Зөфәр аны әйләнеп чыкты. • «Бара бу» дип уйлады да хедер полотнасын рәтләп торучы Ниязга: х
— Теге арпаны урасың бүген, — диде. *
Нияз аңа күтәрелеп карады, күзләрендә сорау галәмәте чагылды. и — Синең урынга, группага Әхнәфне өстәрбез.
— Ярар.
— Чамалап йөр. Дикаңны бик кысып та бетермә, бер бөртек калырлык та, имгәнерлек тә булмасын, киләсе ел өчен симинәгә ул. Мыскалы алтын аның колхоз өчен.
— Ярар...
Нияз күперчеккә менеп китте. Стартерга басуга, мотор гөртләтеп кабынды, комбайн, иртәнге аяз күккә төтен алкалары чөя-чөя, урыныннан кузгалды. Зөфәр дә эре-эре адымнар белән атлап китте.
Ул ындыр табагына килеп кергәндә ашлык чистарту машиналары бөтен куәтенә эшли, ике машина кузовына транспортердан гәрәбәдәй ашлык агыла иде. Эскерт кебек көшел кырые әкрен генә эчкә суырыла. Зөфәр ындыр табагы мөдиреннән чистартылган күпме ашлык барлыгын сорады. Мең центнерлар барын-бар икән дә, лә- • кин бүгенгә әз иде бу. Зөфәр ашлык чистарту агрегаты янында эшләүчеләрне күздән кичерде, чәчүлек орлык салучыларны санал чыкты. Кеше аз, җитешмәячәкләр. Ул ындыр табагына гына орынып торган дуңгызчылык фермасына таба китеп барды.
«Бүген мендерермен мин сезне ындыр табагына!» —дип бик яс- кынып бара иде, Әсгать үзе менеп килә, барысын да иярткән, хәтта фермага ремонтка куелган төзүчеләрне дә калдырмаган. Күңеле булды моңа Зөфәрнең. Тик төзүчеләрне эштән бүлүне генә өнәп бетермәде.
— Ремонтчыларны бүләсе түгел иде, — диде. Әсгатьнең өске иреннәре тартышып китте.
— Җитешәбез, хафаланма. Мизхәт Мәхмүрахманович сугылган иде фермага. Бүген безнең колхозга ике мең центнер тапшырырга задание җиткергәннәр. Булышсагыз иде сез дә. — диде.
Зөфәр телен шартлатты.
— Ике мең! Безнең бригададан күпмесе?
— Ике меңе дә шушыннан, — диде председатель.
Зөфәрнең киң кара кашлары җыерылды. «Ялдагы укытучыларны, медпункт эшчеләрен дә җыештырырга туры килә болай булгач»,— дип уйлады ул һәм, Әсгатьләргә кул болгап, авылга таба ашыкты... |
Электр утлары кабынып, авыл өстенә эңгер-меңгер пәрдәсе эленгәч, ындыр табагына ике җиңел машина килеп керде. Зөфәр арпа көшеле өстендә әлеге мәйданнан күпме уңыш чыкканын исәпләп утыра иде. «Кырык җиде центнердан артык бит! Күңеле ышанмады, тагын бер исәпләде: кырык җиде дә дүрт! Бер гектардан! Шушы сортны— «Московская-121» сортын — үрчетергә кирәк бездә!» Әнә шундый куаныч белән ул сикереп торды, өс-башын каккалагандай итте, көрәктәй кулларына карады: басу тузаны, икмәк тузаны сеңгән, ничава, чиста пычрак!.. Ул машиналар янына атлады. Колхоз җитәкчеләре белән КПСС райкомының агитация-пропаганда бүлеге мөдире Дамир Гарифуллин килгән икән. Райком вәкиле кулында комач байрак.
Соңгы бишкөнлектә дәүләткә ашлык сату буенча беренчелекне алган колхозга олылап тапшырды байракны Дамир Гарифуллин.
— Үзең яуладың, инде кулыңнан ычкындырма, — дип, күчмә Кызыл байракны аның кулына тоттырдылар. Башта куллары калтырады Зөфәрнең, аннары ул байрак сабын өзәрдәй итеп кысты, әкрен искән җил белән кызыл комач аның йөзен сыйпап алды һәм бө-> тен гәүдәсенә ниндидер илаһи көч йөгергәндәй булды, көне буе чабып арыганнар мизгел эчендә каядыр эреп югалды.
— Бу куллардан моны алу авыр булыр,— диде байракка таба ымлап һәм аны югарырак күтәрә төште. Ындыр табагындагылар барысы да гөжләтеп кул чаптылар.
Машиналар китеп барды. Эш дәвам итте.
Икенче көнне ике комбайнның паркка ватылып кайтып керүе Зөфәрнең «җеннәрен кузгатты», Алып батырдай гәүдәсе белән ыжгырып килгәнен күргән комбайнчы, хедер алдына чүгәләгән җиреннән торып, копнитель артына тайды. Ләкин Зөфәрнең тавыш-тыны ишетелмәгәч, копнитель артыннан чалбарын рәтли-рәтли чыккан атлы булды. Зөфәр күз йөртү белән эшнең нәрсәдә икәнен шунда ук белде һәм күлмәген салып ташлап майкадан гына калды да ком-байнчыга булыша башлады.
Шулай бик тә киеренке барды урып-җыю. Колхоз бөртеклеләрнең һәр гектарыннан егерме өч центнердан артык уңыш җыеп алды. Зөфәр Сәлахов җитәкләгән бригадада ул тагын да югары булды.
Тырыштылар да инде — тел-теш тидерә алмыйсың. Республика-♦ ның көнчыгыш районнарында тоташ биш ел килгән корылык күп нәрсәгә өйрәтте бу як игенчеләрен. Барлык байлыкларыбызның анасы — җирне кадер-хөрмәт итәргә гадәтләнделәр. Туңга сөрүне нигездә август аенда төгәлләделәр, сөрү алдыннан органик, минераль ашламасын мул керттеләр. Җирле ашлама күп кертелгән сызма культуралар мәйданына, чиратлаштырып, бөртекле культуралар урнаштырдылар.
Сыйфат бишьеллыгының беренче язы коры килде. Моны искәрү белән тракторчы Әсәт Госманов бөтен басуны ике кат катокларга кирәк дигән тәкъдим кертте. Уйлаштылар, киңәштеләр, хуп күрделәр моны һәм чәчкәннән соң басулар ике тапкыр катокланды.
Тагын киләсе елларда да нык кулланылырга тиешле сыналмыш уздырдылар: «Саратов-36» бодае урнашкан бер басуның һәр гектарына ике-ике ярым центнер аммиак суы кертелде. Нәтиҗәсе: гектардан утыз ике центнер уңыш! Ә бу шифалы су эләкмәгән җирләр • егерме берәр центнер гына бирде! Ике-ике ярым центнер шушы ши-
фалы су менә күпме өстәмә уңыш бирде! Минераль ашламаның җир элексиры икәнен инандыручы матур күренеш бу.
Коммунист тракторчылар Дахьян Баһауов, Минләис Сафпн, бүзләрендә тәмамлагач. Югары Ослан районына ярдәмгә барып, анда ике мең ярымнар центнер ашлык суктырган Әнәс Ильясов, Әсәт Миңнуллин, сызма культуралар игү осталары Зәйнетдин Җәләев. Га- « рифетдин Шиһапов һәм башка дистәләрчә ялкын йөрәкле механиза- Т торлар эше белән яуланды ул үрләр. Зәйнетдин белән Гарифетдин ны гына ал. Авылда аларның икесен дә «профессор» дип йөртәләр. Ь Элек-электән килгән һәм хәзер дә шулай — авылда кушаматсыз ке- 5 ше табалмыйсың син. Күп кешене шулай гына искә алалар. Болар- ның исә берсе — «Кукуруз профессоры», икенчесе — «Чөгендер з профессоры». ф
Зәйнетдин менә ундүрт ел инде кукуруз игү звеносын җитәкли. Киләсе елда кукуруз чәчеләчәк мәйданны ул алдан үзе билгели. “ Агроном фатихасын алгач, шул җирләргә ашлама кертә, аны көздән үзе сөреп калдыра. Язын мәйданнарны дирбияләп эшкәртә, чәчү п срокларын, үсемлекләрнең тишелеп чыгу вакытларын билгели, аш- £ ламасын кертә — кыскасы, кукуруз язмышын хәл итү остасы ул. с Яшел массаны җыеп алганда транспорт белән генә тәэмин ит син ® бригаданы. Әйбәт уңыш үстерде Зәйнетдин ул елны: йөз җитмеш ♦гектардан өч йөз илле бишәр центнер яшел масса уңышы чыкты. * «Чөгендер профессоры»да йөзенә кызыллык китермәде: йөз дә х биш гектардан йөз сиксән тугызар центнер татлы тамыр уңышы җы- ® еп алынды. Шул уңыштан гына бригада дәүләткә унсигез мең цент- * нер шикәр чөгендере сатты. Җиткерелгән план унбиш мең ярым гы на иде.
Саннар, саннар... Укыр өчен ялыктыргыч кебек алар. Әмма беренче карашка гына шулай. Чынында һәр кешенең күпме файдалы эш башкаруын, һәр тармакның ничек үсүен, кая таба баруын күрсәтүче барометр алар. Әнә шул барометр дөрес, гел безнең файдага күрсәтеп торсын дисәң, һәр тиенне санарга, производствога салынган һәр тиеннең үзенә ничә тиен кайтарып бирәчәген алдан белергә кирәк.
• Бу пленумда яңадан басым ясап әйтәсем килә: хәзерге этапта авыл хуҗалыгын тагын да күтәрү проблемасы — барыннан да элек, — диде Л. И. Брежнев чыгышларының берсендә, — аның нәти- җәлелеген һәрьяклап күтәрү проблемасы ул. Гомуми бурычны болай билгеләргә мөмкин: авыл хуҗалыгын үстерү өчен дәүләт тарафын ♦нан бирелгән гаять зур ресурсларны акыл белән, хуҗаларча файда ланырга, җиргә сак карарга, һәр гектарның, салынган һәр сумның, һәр тонна ашламаның максималь файда бирүенә ирешергә».
Игенчелектә бу программаны тормышка ашыру буенча, күренгәнчә, Зөфәр Сәлахов җитәкчелегендәге бригада байтак эшләр баш карды.
Ә бит аның әле терлекчелеге дә бар һәм аның нң авыры — озак еллар тәңкәгә тигәне — дуңгызчылык булды.
Мизхәт Габдрахмановның яңарак колхоз председателе булып эшли башлаган чагы иде. Дуңгызчылыкта хәлләр мөшкел: үлем җи тем күп. үсеш аз алына. Колхоз дәүләткә ит сату планын үти алмый.
Нишләргә? Бу артталыктан ничек котылырга? Ниһаять, бер уртак фикергә килделәр: дуңгызчылыкны хуҗалык исәбенә күчерер гә! Карарга килүе җиңел, әмма аны ничек тормышка ашырырга соң? Мәсьәләнең әнә шул ягы бар бит әле. Дуңгызчылыкны хуҗа- ♦ лык исәбенә күчерү турында башлап аваз салган элекке партком секретаре Әсгать Сәлимовка сүз куштылар. Идарә утырышында, сүз йомгагын җайлап кына чишә-чишә, җеп очын Әсгать кулына тоттыр-
дылар. Ни кушсаң да җаны-тәне белән эшләп йөрүче Әсгать ялындырып тормады.
— Риза мин. Тик шартын тудырыгыз, Зөфәр белән сугышырлык булмасын, ферманы үги итмәсен, — диде ул, Зөфәргә кырын күз бе- I лән карап.
— Кысыр хатыннан бала таптырмасаң, сугышмабыз, — диде Зөфәр,— һәм фуражын сорама син миннән, башкасы булыр. Ә фуражын менә болардан сора, — дип, колхоз председателе белән партком секретарена төртеп күрсәтте. Бу сөйләшү җитмеш дүртенче елның август аенда булды.
Ике ел рәттән коры килде, фураж ягы чамалы булды. Әмма башка азыгын җитәрлек әзерләделәр. Әйтерең дә юк, нык алынды Әсгать, үз дигәнен эшләде, фермага хуҗалык исәбен кертте. Җитмеш- бишенче елны бер центнер дуңгыз итенең үзкыйммәте туксан ике сум булды, ферма колхозга 69 меңнән артык сум саф табыш бирде. Дәүләткә ит сату планы арттырып үтәлде. Соңгы елда исә беренче декабрьгә мең биш йөз чамасы центнер дуңгыз ите озатылды. Бу — колхозда җитештерелгән барлык итнең алтмыш проценты дигән сүз.
Кыскасы, зур җиңүләр елы булды Сарман районының Серго исемендәге колхоз өчен ул ел. Колхоз дәүләткә ашлык, татлы тамыр, бәрәңге, ит, сөт, йон сатуның халык хуҗалыгы планнарын барысын да арттырып үтәде. Ә бу җиңүгә иң күп өлешне Зөфәр Сәлахов җи- ♦ тәкләгән бригада кертте.
... Бу тәҗрибәле бригадирны мин күптәннән белә, аның ташып торган энергиясенә соклана һәм һәммәсенә ничек җитешә икән бу дип гаҗәпләнә идем. Колхозда бер очрашкач, аңардан:
— Зөфәр, барысына үзең чабасың, ничек өлгерәсең син? — дип сорадым. Ул елмайды һәм:
— Йөз илле ике тезгенне тотарга кирәк бит, — диде.
— Нинди йөз илле ике?
— Бригадада шул хәтле эшче көч бар. Аларның һәрберсенә — аерым тезген. Шуның кайсын бушайтасың, кайсын ныграк тартасың. Юкса, эш бармый, брат,— ул бераз уйланып торды, аннары: — аз бу безнең бригада өчен, яшьләр аз кала бит авылда, аеруча кызлар. Егетләр армиягә китү белән кызларга канат чыга, төрле якка очып таралып бетәләр. Сыер савучыларыбыз да пенсиягә чыгар көннәрен санап тора. Ә кем алмаштырыр? Нишләргә, брат? Ярый ла, соңгы елларда армиядән кайткан егетләр читкә каермый башлады. Шуларда өмет. Тик алар да тиз генә күз-башлы булырга ашыкмыйлар. Белмиләр Зөфәр абыйларының уңган киленнәрне дүрт күз белән « көткәнен, — дип сөйләп китте.
Әйе, иң зур байлык, хәзинә — кеше. Зөфәр үз бригадасындагы һәр кешегә әнә шулай карый, тик шуларга таяна. Аның уңышының, бригада җитәкчесе булып ук елдан артык эшли алуының, халык белән уртак тел табуының сере дә, мөгаен, шундадыр.