Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ НОМЕРЛЫ ПОСТ


онституция проектын кат-ка* укыйсың да халык тормышы, ил тарихы бөтенләй яңача нурлана башлый. Тарихта эра дигән төшенчә бар. Кешелек дөньясының ерак гасырлар тирәнлегеннән башланган тормышы шуның белән исәпләнә. Әмма сез бүген минем дагстанлы якташымнан, яки үзбәктән, яки казакътан, яки калмыктан: безнең эра кайчан башланды? — дип сорап карагыз, һәр- кайсы: 1917 елның октябренда! — диячәк. Менә шушы эра барлык милләтләрнең, барлык буыннарның язмышын яктыртты.
Октябрь эрасына кадәр минем туган халкымны географик урыны, гореф-гадәтләре буенча таныйлар иде, хәзер аның йөзен Ленин идеяләре билгели. Ул дөньяда ничәмә-ничә мең ел яшәгән, ә республиканы революциядән соң гына алды. Октябрь безгә ераккарак карарга, тирәндәрәк ятканны тоярга мөмкинлек бирде. Малай чагымда мин авылда яшәдем, үсә-олыгая барган саен республикам халыкларының тормыш дәрьясына тирәнрәк чумдым. Хәзер исә, гомер юлын шактый узгач, мин бөтен ил тормышын гына түгел, гомумән, кешелек дөньясының халәтен аңладым. Кайда гына йөрсәм дә, үземне Дагстанның тулы вәкаләтле вәкиле итеп саныйм, ә туган ягыма бөтен кешелек культурасының хәбәрчесе булып кайтам. Бездә кечкенә халык кешесе кечкенә булмый, чөнки ул бөек тарихи бердәмлекнең — совет халкының аерылмас өлеше.
Кайвакыт миңа: «Бөек рус әдәбияты минем тавышымны күмеп китмиме?» дигән- рәк сорау бирәләр. Безнең дәвер — барлык халыкларның культураларын яңарту дәвере. Совет әдәбиятының куәте нәкъ менә шулай күп телле, күп аһәңле, күп бизәкле булуында да инде, һәм шушы нәрсә аны гадәттән тыш баета, төрлеләндерә, тулы канлы итә. Кук йөзендә бер генә йолдыз ялтыравын күз алдына китереп карагыз әле. Биеклектә аңа, берүэенә, уңайсыз да, күңелсез дә булыр иде. Ә безнең күгебездә бик күп йолдызлар балкый.
Совет әдәбиятының бөеклеге һәм матурлыгы — күп төрлелектә. Совет властеның беренче елларыннан ук, әдәбиятыбыз һәм сәнгатебезнең беренче адымнарыннан ук, Дагстанда кешеләр арасында интернациональ туганлык рухы урнашты һәм ныгыды. Хәер, бу күренеш илебездәге барлык халыкларның да әдәбиятларына хас. Бары тик прогрессив, рухы белән тирәнтен интернациональ, югары идеяле әдәбият кына тормышчан була ала — бөек рус әдәбияты һәм бөтен совет әдәбиятының тәҗрибәсе шуны раслый. Безнең илебездә шигьрият йолдызлары һәркайсы үзенчә җемелди һәм барысы бергә балкый.
Тау елгалары диңгезгә җитеп кушылгач кайсының суы кай тирәдә икәнен аерып булмый. Әдәбиятта исә шигъри бизәкләр һәм аһәңнәр индивидуальлекне югалтмый, киресенчә, бер-берен баеталар. Үз заманының алдынгы идеяләре белән өртелгән милли иҗат җимешләре барысы да интернациональ яңгыраш ала. Безнең көннәрдә милли горурлык тойгысы бөек интернационализм рухыннан башка була алмый. Бу рух милли горурлык хисен бизи. Мин кечкенә генә бер халык телендә сөйләшәм һәм язам. Ләкин язган чагымда бер теләк бик көчле: моны авар, Дагстан кешесе язганын, аннары, әлбәттә, мин — Рәсүл Гамзатов язганын барысы да белсен дип уйлыйм. Шул ук вакытта бер генә минутка да үземнең совет шагыйре, күп милләтле совет халкының вәкиле булуымны да онытмыйм.
Дөньяда бер-берен кабатлаган ике шагыйрь юк. Бер үк шагыйрьнең дә бер-беренә охшаган ике шигыре булмый. Алар барысы да төрлеләр. Шуңа да карамастан, мондый төрлелектә бөтенлек булырга тиеш. Бу бөтенлек — шагыйрьнең кредосы. Минем өчен ул менә нәрсәне аңлата: үз заманыңның күләгәсе түгел, ә яктылыгы бул.
К
Революциянең балкышым, утын сакла, аның идеяләре белән заманыңны яктырт. Заман—кешеләр ул, заман—туган халкыңның эшләре ул. Художник уз индивидуальлеген халык белән бердәмлектә таба. Шагыйрьне шагыйрь иткән нәрсә образлы фи- < керләу һәм рифмалы итеп сәйли белү генә түгел, бәлки аның уз замандашлары күңелендәге әрнүне дә, шатлыкны да аңлый, кичерә белүе. Шагыйрь йөрәгендә бөек ♦ көч — кешеләргә тартылу хисе яшәргә, кешегә игелек итәргә омтылыш уты дөрләргә ь тиеш. Чын талант үзенең фидакарьлеге белән аерылып тора. Ул үз кайгы-шатлыкла- о рын оныта, башкалар хәсрәтен кичерә. с
Кайгыга көенми, шатлыкка сөенми икән, андый кеше беркайчан да шагыйрь бу- 3 ла алмас. Шигырь язарга да. китаплар чыгарырга да мөмкин, ләкин автор үзен генә в. кайгыртса, галәм үзәгенә «мин»ен бастырса, аның шигырьләре билгеле вакытка кеше- 7 ләр өстенә кояшны чыгармый торыр, дөньяны каплап торыр — бары шул гына. Поэ- х эия үзәнендә эгоист һәм үэ-үзенә гашыйк кешенең болганчык шикләре түгел, халык ш тормышының якты елгасы агарга тиеш. Чөнки әдипнең заман алдындагы җаваплылы- Z гы гаять зур. Александр Межировның «Коммунистлар, алга!» дигән шигъри юлын £ гына искә төшерегез. Бу чакыру бүген дә кешеләрне батырлыкка әйди.
Иҗатның зурлыгын, шагыйрьнең халык белән мөнәсәбәтен билгеләүче бизмәм . бер генә: шигърияттә халык тормышының чагылышы. Безнең авыл янында гына бер юл бар, ул бөтен Дагстан буйлап сузыла. Без, малай чакта, шушы юлда узышып уй- Q ный торган идек. Бер тын йөгерәбез дә кайтабыз. Шул юлдан читкә чыгу, ераграк ь- китү уйга да керми. Дөньябыз шул тирәдә чикләнгән иде «Аврора» заллы яңгыра- т
• ганнаи соң узган алтмыш ел эчендә аварлар да гаҗәеп зур юл үтте. Элек Кавказда- 7. гы кысан тарлавыклар арасында бикләнеп яткан халыкка дөньяның киң офыклары * ачылды. Революциягә кадәр шагыйрь әтием Гамзат Цадасаның исемен тауларда гы- _ на беләләр иде. Ә хәзер аның шигырьләре күп милләтле Ватаныбызда гына түгел, чит илләрдә дә билгеле. Советлар Союзы заказы белән Югославия верфендә төзелгән бер теплоходка аның исеме бирелде. Ул хәзер җир шарының бик күп диңгезләрендә. океаннарында йөзә.
Бөек Октябрьга чаклы Дагстанда театрлар юк иде. артистлар булмады. Бүген безнең «Лезгинка» бию ансамблебез бөтен дөньяга мәшһүр. Циркларда канат өстендә йөрүче артистларыбыз Япониядә дә. Америкада да. Франциядә дә чыгыш ясыйлар. Дагстан театрлары тугандаш республикаларда гастрольдә йөри Дагстан сәнгатен дөнья культурасының менә нинди киңлекләренә чыгарды Бөек Октябрь, халык талантларын өнә ничек ачты! Халык тормышындагы мондый тарихи үзгәрешләрне ча-гылдыру өчен ни дәрәҗәдә илһамлы шигырьләр кирәк) Художник иҗатының төп чыганагы— халык тормышы. Ул—тауда син басып торган кыя сыман, ул — бина астына салынган нигез шикелле. Художник халыктан аерылса, аңа таяныч калмый, иҗатына терәк калмый. Мондый иҗат җансыз булачак, кешеләргә аның кирәге юк.
Халык тормышы белен яшәсә дә, шагыйрь кешеләр арасында күмелеп калырга,
• үз тавышын җуярга тиеш түгел. Ул үзенең поэтик йортын — саклясын үзе кора, үзенең поэтик бакчасын үзе эшкәртә. Моны бүтән беркемгә дә ышанып тапшыра алмый. Шагыйрь ейтәсе сүз — тик аның сүзе, кемдер әйткәнне кабатлау түгел Шагыйрь әйтте икән инде — ул сүз бетен халыкныкы булып әверелсен. Әйткән сүзен бүтәннәр аңламаса, андый шагыйрьнең бәясе сукыр бер тиен генә) Сине авылың аңлап, илең аңламаса — әйбәт түгел. Илең аңлап, авылың аңламаса — ярты бәла. Ләкин инде балаларың аңламаса, ата-аиаң аңламаса, Дагстан аңламаса, ил аңламаса — монысы иң зур бәла Художник иҗаты шундый булсын: сузе бетен халыкка аңлашылсын, чакыру белән яңгырасын.
Конституция проектында культура казанышларын файдалану хокукы аерым юл итеп язылган. Димәк, поэзиядән файдалану хокукы да бит бу) Проектның кыска гына бер юлы шагыйрьгә нинди зур җаваплылык йөкли) Шигъриятне белгечләр генә бәяли торган заманнар күптән узды инде. Хәзер поэзияне миллионнар укый һәм аңа бөя бирә. Шигырьләрнең беришесе кызыксыну тудыра — шуның белән вәссә-лам) Икенчеләре турында бәхәс куба, ләкин болары да җанны җылытмый. Иҗатлары Ф турында беркайчан да бәхәс күтәрелми торган шагыйрьләр бар. Аларны укыйлар Алар турында уйлыйлар, шигырьләре кешеләр күңелендә яши. Менә шушы инде ул чын халыкчан поэзия! Аның кече — шагыйрьнең намусы һәм батырлыгында, кешәлея-
лелегендә һәм халык язмышын кайгыртуында. Чын шагыйрьнең язмышы халык язмышыннан аерылгысыз.
Александр Твардовский — мин аны чын мәгънәсендә халык шагыйре итеп саныйм— бервакыт әйткән иде: поэзия белән кызыксынмый яшәгән кешеләр аның шигырьләрен укый башласа — шуларны язган кеше шагыйрь булып җитешкән дигән суз. Димәк, аның иҗаты чынбарлыкны чагылдырып кына калмый, бәлки шушы чынбарлыкның аерылгысыз өлешенә әверелә.
Поэзиянең олы гражданлык максатларын аңлау кемдер кушканны үтәү тугел ул. Гаделлек идеяләренә аңлы рәвештә хезмәт итү, кагыйдә буларак, шагыйрьнең бөтен тормышы, язмышы, биографиясе белән билгеләнә. Миннән бервакыт: «Җәмәгать эш- чәнлеге әдәби эшегезгә комачау итмиме?» дип сорадылар. Моңа болай җавап бирдем: гәрчә, русның бөек шагыйре Некрасов «көрәш миңа — шагыйрь булырга, ә җырларым көрәшче булырга комачаулады» дип язса да — дөрес аңларга кирәк: әгәр ул көрәшче булмаса, бөек шагыйрь дә була алмас иде.
Чын халык шагыйренең шигъри миссиясе — кешелек һәм гражданлык бурычын үтәү. «Шагыйрь чумарга тиешле дәрья — интим хисләр ул» дип йөрүчеләр мине сәерсендерә. Шагыйрьне шагыйрь иткән нәрсә — халыкның әрнүләре һәм шатлыклары. Пушкин шагыйрьне кайтавазга тиңләде. Лермонтов аны намус колы дип атады, Анна Ахматова шигъри музага: «Тәмуг сәхифәләрен Дантега син әйтеп яздырдыңмы?» дигән сорау бирде. Ә Твардовскийның йөрәге дөньядагы барлык әрнүләргә һәм шатлыкларга ачык иде. Минем өчен заман шагыйрьнең идеалы—ул.
Шагыйрь, барыннан да элек, гражданин булырга тиеш. Үтә нәфис һәм нәзакәтле шигырьләр язарга да мөмкин — әмма аларны әдәбият белгечләре генә аңлар һәм бу язмалар биек тау башындагы чишмәне хәтерләтәчәк: сусавын бастырырга анда һәркем дә менеп йөри алмый. Чишмәләрнең авыл янындарак булганы яхшы — саф суын бөтен кеше эчә.
Әдәби хезмәт — җитди һәм күпкырлы эш. Китаптан укып белгән нәрсәләр турында шигырь язарга ярамый. Чын поэзияне тормыш үзе тудыра.
Хәзер илнең зур өлкәләрендә һәм республикаларында совет әдәбияты көннәре уздыру традициягә керде. Язучылар урыннарга бара, шәһәр һәм авыл халкы белән очраша, шигырь укый, китаплары турында сөйли. Бу, әлбәттә, бик һәйбәт эш — совет әдәбиятын пропагандалауга булыша. Тик мин бернәрсәне аңлап җитмим: ни өчен мондый очрашуларны иҗат командировкасы дип атыйлар? Шагыйрьнең халык арасына чыгуы командировка гына була алмый. Аның бөтен тормышы халык биографиясеннән аерылгысыз, бөтен тормышы — беренче көненнән соңгысына кадәр — иҗади командировка бит?!.
Үз гомеремдә мин китапларны аз язмадым. Алар барысы да үзем өчен нигез дип санаган ике темага — Ватан һәм мәхәббәт хакында иҗат ителде. Моңа башлап тотынучы, әлбәттә, мин түгел. Без югында ук инде ул темага күпләр язган. Дөньяның иң акыллы фикер ияләре Ватан турында уйлаган, аның мәнфәгатьләрен кайгырткан. Шулар язган бөек китапка гына мин бер юл булса да өстәргә телим.
Мәхәббәт, хатын-кыз турындагы китапны да миңа хәтле яза башлаганнар. Гадәттә, яңа җирләрне диңгез сәяхәтчеләре генә ача диләр. Шагыйрьләр дә үзләренең генә утрауларын һәм, континентларын ачалар. Кайчагында бу үзең көтмәгәнчәрәк тә килеп чыга. Күптән түгел мин Мексикада булдым. Шунда тормыш тагын бер тапкыр менә нәрсәне раслады: гражданлык тойгысыннан башка лирика юк, лирикасыз исә гражданлык хисе була алмый. Мексикада миңа диңгездәге бер атауның хатын-кызлар утравы дип йөртелүен әйттеләр. Шул тарафка очтым. Самолетта очканда хатын-кызның бөеклеген уйладым. Күз алдыма Афродитаның йөзе, Джульеттаның язмышы килде, Ярославнаның елау авазын ишеткәндәй булдым, Жанна д’Арк һәм Валентина Терешкованың батырлыгы искә төште. Үземне Колумб, Магеллан дип хис кылдым — яңа җирләр ачарга барам, имеш, һәр шагыйрьнең үзе генә ачкан утравы булырга тиеш икән, мин ачасы утрау мәхәббәт атавы булачак, дип өметләнеп барам.
Ә чынбарлык дигәнең башкачарак икән. Дөрес, утрауда фәкать хатын-кызлар гына яши. Ә ирләр, диңгездә давыл вакытында, барысы да һәлак булган. Шунда мин утрауларны түгел, Франциядәге шахтер шәһәрләрен күз алдына китердем. Аларда ирләрне шахталар басты... Белорус авылларында ирләрне сугыш кырды, хатын-кыз
әтисез, ирсез, улсыз калды... Шуларны уйла да лириканы гражданлык тойгысыннан, мәхәббәтне көрәштән аерып кара?!.
Планетабызда үлем утраулары аз булмады. Әгәр тынычлык саклау эшен уз кулыбызга алмыйбыз икән, бөтен җир шарының хатын-кызлар утравына әверелүе ихтимал.
Җир йөзенә тынычлык кирәген кешеләр торган саен яхшырак аңлый. Ә поэзия— тынычлык өчен көрәш коралы да. Шунлыктан шагыйрьнең һәр сүз өчен җаваплылы- гы зур. Бәләкәй чакта мин, үз саклябызны саклап, малайлар белән сугыштым. Туганнарым Бөек Ватан сугышында ил-йортны саклап һәлак булды. Ә бүген мин үземнең шагыйрьлек бурычымны тынычлыкны саклауда, игелек, мәхәббәт һәм наз чигендә торып, явызлык һәм нәфрәткә каршы көрәштә күрәм.
Шагыйрь сугыш елларында да, имин чакларда да — һәр вакыт сафта. Аңа төгәл приказлар бирүче командир да юк. Командиры — үз вөҗданы, идеягә инануы, халык алдында җаваплылык хис итүе. Үз юлын шагыйрь үзе сала. Үз утрауларын һәм континентларын да үзе ача, аның компасы — дөньяга коммунистик караш — дөрес юлдан яздырмый, һәр вакыт хаклык турында җырларга куша. Безнең халыкның максатлары бик олы. Без дөньяга дуслык кулы сузабыз, учыбыз ачык. Ләкин, идеалларыбызны якларга кирәк була калса, ул учны без куәтле йодрыкка да йомарлый алырбыз.
Бервакыт мине Кремль курсантлары кунакка чакырды. Алар арасында Ленин Мавзолеенда — Беренче номерлы постта торучылар да бар иде. Шунда чыгыш ясаган чакта мин уйладым: безнең совет поэзиясе дә Беренче номерлы пост бит. Ул Ленин идеяләренең ут-ялкынын саклый. Бу постка басар өчен шигырь яза белү, рифма һәм образлар белән эш итә белү генә җитми. Үзеңнең бөтен характерың белән шагыйрь булырга — туган халкыңны чиксез яратырга кирәк. Яңа Конституция проектында социалистик Ватанны саклау һәр гражданның изге бурычы диелгән. Шагыйрьнең изге бурычы — үзенең бөтен тормышы, иҗаты белән Совет Ватанының рухи, әхлакый чикләрен саклау.
«КОММУНИСТ» журналы. № 9, 1977 ел.