Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗЫЯ ЯРМӘКИ


(1897—1965)
Яфраклары яшел ак каенның Хәтфә җәйгән
кебек һәр ягы. Әйлән-бәйлән уйный яшь
балалар. Гөрләп тора һәр көн т<у ягы.
ундый юллар белән башлана торган «Ак каен» җырын күпләр белә торгандыр. Аны нәниләр
дә яратып җырлыйлар, радиолардан да еш яңгырый ул — туган якка, аның табигатенә тирән
мәхәббәт хисе булып күңелгә кергән аның сүзләре. Халык җыры булып...
Шушы җыр сүзләренең, башка күл шигырьләрнең авторы, унынчы еллар поэзиясендә
үзенчәлекле урын тоткан шагыйрь Зыя Ярмәкинең тууына 80 ел тулды.
Зыя Ярмөки (Зыя Шәйхи улы Насыйров) 1897 елның 2! январенда элекке Самара губернасы.
Богырыслан өязе (хәзерге Куйбышев өлкәсе. Камышлы районы) Иске Яр- мек авылында туа. Туган
авылында, аннары Чистай мәдрәсәсендә укый. 1909 елда исә Уфага килеп, «Галия» мәдрәсәсенә керә.
1912 елда туган авылына кайтып, балалар укыта башлый...
Зыя Ярмәкинең шигырьләр яза һәм басыла башлавы «Галия» де укыган елларына туры килә.
«Шура». «Аң» һәм «Ак юл» журналларында аның исемен еш очратасың. 1912 елда шагыйрьнең «Яшьлек
дәфтәрләре» һәм «Күрсәтә**», 1913 елда «Әдәбият гөлләре». «Тойгыларым» исемле дүрт китабы
басылып чыга.
Бу китапларга кергән шигырьләр Беренче рус революциясеннән соңгы кара реакция елларында
халыкның борчулы-өрнүле хисләре, аһ-зары булып яңгырый.
Гаделсеэлекләрне. социаль изүне күрү, демократик идеяләр белән яну шигырьдә аиы Тукайга,
аның мәктәбенә якынайта. Бу турыда шагыйрь үзе дө:
Ш
ф БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ
Кер вә таплардан агардым мин хәзер бер кош кеби. Ялтырарга уйлыймын күктә
матур йолдыз кеби;
Күп авырлыкларга, әнкәй, түзде бәбкәң җилкәсе, Шул ачы яшьләр, әни, итте
Тукайның иркәсе,
— дип язды («Әнкәемә», 1912).
Тукайга ул тел-сурәт чаралары белән дә шактый охшаш. Шулай ук Зыя Ярмәки лирикасында Тукай
мәктәбе шагыйрьләренең иң күренеклесе — Шәехзадә Бабич белән уртаклык булуын күрәсең. Балалар
өчен язылган, табигать күренешләрен оста сурәтләгән шигырьләрендә шагыйрь телгә сак, сизгер,
садә—шуңа да аның «Җәй башы», «Иртә», «Кич», «Кошларга» һәм әлеге — инде халыклашып киткән «Ак
каен» кебек шигырьләре күп еллар буе мәктәп дәреслекләренә дә кертелеп килгән. Халык җырлары
үлчәве һәм стилен саклаган бу парчалар шагыйрьнең туган төбәген — шактый күп әдипләр чыккан
(Халикъ Садрый, Әнвәр Давыдов һәм Рөстәм Мингалимовлар шул Камышлыдан) якның матурлыгын күз
алдына бастыра.
Октябрь революциясеннән соң Зыя Ярмәки Богырысланда ачылган укытучылар курсларында
укыта. Шулай ук укытучы, китапханә мөдире булып Иске Ярмәктә эшли. 1931 елдан башлап ул
Үзбәкстанда яши, анда Ферганә өлкәсе, Ташлак районы советына сайланып, күп еллар секретарь булып
эшли.
Шагыйрь Үзбәкстанда яшәгән елларында да шигырьләр язуын дәвам иттергән — аларның
кайберләре шагыйрьнең элекке шигырьләре белән бергә, Казанда 1966 елда басылып чыккан «Ак каен»
исемле китабына кертелгән.
Татар шигырендә якты бер эз калдырган шагыйрь 1965 елда вафат булды.