Логотип Казан Утлары
Публицистика

УТЫЗ ИМӘНИ БАШКОРТСТАНДА


үренекле татар шагыйре Габдерәхим Утыз Имәнинең (1754—1834) тормышы һәм иҗаты чагыштырмача яхшы өйрәнелгән. Аның турында заманында Каюм Насыйри. Шиһабетдин Мәрҗани кебек атаклы галимнәр язып чыккан. Совет чорында Утыз Имәнигә багышлап Л. Җәләй, М. Гайнуллин, Ү. Беляева, Ә. Шәрипоөлар күп кенә мәкаләләр, хәтта диссертацияләр яздылар.
Шулай да шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты тулы өйрәнелеп җиткән, барлык кулъязмалары табылып беткән дип әйтүе кыен әле. Утыз Имәнинең тормыш һәм иҗат юлын киңрәк һәм тирәнрәк тикшерү ниятеннән чыгып, бу мәкаләдә аның Башкортстанда булуы, башкорт халкы белән аралашуы, татар шагыйренең кулъязмалары һәм аерым әсәрләре хакындагы кайбер фикерләр белән уртаклашасы килә.
Мәгълүм булуынча, Габдерәхим Утыз Имәни тынгысыз җанлы илгизәр бер кеше булган. Чистай өязенең үзе туып үскән Утыз Имән авылы мәдрәсәсендә күпмедер сабак алганнан соң, ата-анасы үлеп, үксез-ятим калгач, ул читкә чыгып киткән. Бераз вакыт Оренбург Каргалысында укыган, шуннан Урта Азиягә юл тоткан. Бохара мәдрәсәләрендә укып йөргән. Азак Сәмәрканд, Бәлех, һират, Кабул калаларына барып чыккан. Гыйлем өстәү юлында күп галимнәр, әдипләр белән очрашкан, күп илләр күргән.
Урта Азиядә Утыз Имәни үзе дә укыту эшенә тотынган, шунда өйләнгән, байтак гомер дөнья көткән. Анда ике улы үлеп, ниһаять, хатыны Хәмидә дә дөнья куйгач, ул туган ягына кайтырга була. Кайтышлый Башкортстанга килеп юлыга.
Риза Фәхретдинов бу хакта түбәндәгечә яза: Габдерәхим Госман улы Утыз Имәни «Бохарадан кайтышлый Стәрлетамак өязе Мерәс авылында башкортлар түрәсе Локман кантон Госман улы Ибраһимовның Габдрәхим исемле югалган улы урынына ул булырга ризалык биргән. Уллыкка алу хөкүмәт органнары тарафыннан рәсмиләштерелгән»1.
Р. Фәхретдинов анык кына әйтмәсә дә, тол калган Утыз Имени Мерәстә өйләнеп, шунда күпмедер дөнья көткән булса кирәк. «Аның балалары да башкорт җиренә һәм туфрагына береккән, — ди галим. — Уллары исә бу көндә Уфа өязе, Өршәк елгасы буенда Мерәс авылында яшиләр. Җамалетдин исемле улы югарыда әйтелгән Мерәс авылында яшәп 1304 тарихында (1889 елда) вафат булды. Нәселе күп һәм киң таралган. Аны һәм Гыймалетдин улы Котлыбайны шәкертлек көннәрендә күргәнем бар иде»3.
' Р Фәхретдинов Асар I том. 6 кисәк. Оренбург. 1908 ел. 301 иче бит 2 Шунда ук. 300—301 битләр.
К
Мерәс авылында яшәгәндә Утыз Имәни шул замандагы атаклы мәдрәсәләрнең берсе булган Стәрлебашка еш килгән булса кирәк. Аның хәтта Стәрлебаш мәдрәсәсендә сабак укытып, шунда күпмедер торуы да бик ихтимал. Стәрлебаш мәдрәсәсенең мөдәррисе Харис Биктимеров (1810—1870) хакында язганда Риза Фәхретдинов остазы Габделфатих Габделкаюм улының шундый истәлеген китерә: «Шәкерт чагында Стәрлебаш авылына бардым, — ди ул. — Җәй көне иде. Харис хәзрәтләре бер ♦ урында тегермән буасын будыра иде. Хәзрәт көндез эшләүчеләр янына барган чагында арбасына мине дә утыртты. Ул миннән төрле нәрсәләр сораштыра торган иде. Ни мөнәсәбәт беләндер Габдерәхим Госман улы Утыз Имәнинең чәй хакында бер әсәр язып, шунда чәй эчүне хупламаганлыгын сөйләп ташладым Моңа карата ул: ул зат (ягъни Утыз Имәни — Г. X.) исә һәр вакыт атабыз хәзрәтләренә килер иде. «Сезгә ике нәрсә өчен киләм, дир иде: берсе — сездә «Тәгъриф» китабы бар. Шуңа гашыйкмын; икенчесе — чәйне күп һәм куе итеп эчерәсез. Мин исә хосусан куе чәйне ярата торган кеше» дип сөйләде»1.
Димәк, Утыз Имәни Стәрлебашта Харис Биктимеровның атасы Нигъмәтулла ишан өендә еш була торган булган (Нигъмәтулла Биктимеров 1812 елдан 1844 елга кадәр мәдрәсәнең мөдәррисе була).
Заманында атаклы Өчбүлә (Башкортстанда) мәдрәсәсендә укыган, хәзер Уфада яшәүче карт пенсионер Барый ага Ганиев үзенең истәлекләрендә. Утыз Имәнинең Стәрлебашта Нигъмәтулла ишан белән бер дини-фәнни бәхәскә кереп, ул бәхәс шәкертләр арасына да таралуы, аларны капма-каршы ике төркемгә аеруы, ишан яклы шәкертләрнең Утыз Имәнине мәдрәсәдән китәргә мәжбүр итүләре хакында ишеткәнем бар, ди’.
Чыннан да, алдынгы карашлы шагыйрьнең схоластик дини мәдрәсә башлыгы белән кискен бәрелешкә керүе табигый хәл. Габдерәхим Утыз Имәнинең прогрессив карашлы кеше булуы, мәсәлән, рус халкы белән дуслыкны ныгытуны һәм рус телен белүнең мөһимлеген кыю яклавында бик ачык күренә. «Россиядә яшәүче мөселманнарга кырык бер нәрсә фарыз, аның кырык беренчесе — рус телен белү»1,— дигән ул.
Утыз Имәнигә зур ихтирам белән караган мөдәррис Харис Биктимеров. бәлки аның йогынтысы беләндер, «Россия мөселманнары өчен дәүләт телен (ягъни рус телен — Г. X.) белү мотлак лязим» дип исәпләгән. Алай гына түгел, атасы Нигъмәтулла ишан үлеп Стәрлебашта үзе мөдәррис булып калгач, мәдрәсәдә рус телен укытуны керткән, аның өчен махсус мөгаллим китерткән, китапханәсенә рус телендәге «Голос» газетасын яздырып, андагы хәбәрләрне тәрҗемә иттереп, шәкертләренә таныштыра барган 4.
Утыз Имәнинең Өршәк буе Мерәс авылыннан табылган бер кулъязмасында китап укуның төрле намаэ-мазар укудан йөз тапкырга хәерлерәк, саваплырак эш булуы турында язганнары да мәгълүм. Риза Фәхретдинов шагыйрьнең күп яратып укыган китаплары арасында XI гасыр гарәп философы Мөхәммәт Газалиның «Ихъя алгол үм», Якуб Бохариның «Тәгъриф» китапларын аерып атап китә (Асар. 1 том. 302 бит). Алда телгә алынган истәлектә дә Утыз Имәнинең Нигъмәтулла ишан өенә үзе гашыйк «Тәгъриф» китабын укыр өчен килгәнлеге әйтелә.
Шунысы да характерлы, Стәрлебаш мәдрәсәсе китапханәсеннән сакланып калган кулъязма китаплар арасында Сәгъди, Газали, Якуб Бохари, Шәмсетдин Мөхәммәт әл- Хорасани кебек әдип һәм философларның Утыз Имәни яратып укыган зур-зур томнарын күрергә мөмкин. Мәсәлән, Башкортстан республика китапханәсенең кулъязма китаплар фондында Газалиның «Ихъя әл-гөлүм» дигән әсәренең 1630 елда күчерелгән томнары, Шәмсетдин Мөхәммәт әл-Хорасаниның «Җәмәигъ-эр-ромуз» әсәренең ике томлыгы да бар. Мәгълүм булуынча. Утыз Имәни соңгы авторның томнарындагы авыр аңлашылган сүзләргә гарәпчә-фарсыча сүзлек тә төзегән булган.
Канчыгыш галимнәренә, шулай ук урта гасырларда Европа философиясенә көчле йогынты ясаган Газалиның (1058—1111) Р. Фәхретдинов философ янында философ, суфи янында суфи, шагыйрь янында шагыйрь булып, киң эрудицияле, терле
• Р фәхретдинов Асар 2 том. 15 кнсок. Оренбург. ел. 5пб бит
’ Уфадагы тарих, тел һәм әдәбинт институты архивыннан
• Г Фэхретдинпа Асар том. 15 кнсок. 505 бит
• Шунда ук. УГ. И» битләр
ГАПСА ХӨСЭЕНОВ ф УТЫЗ 11МӘН11 БЛШКОРТСТЛПДА
фәнгә маһир икәнлеген күрсәтә. Шул ук вакытта ул бу хакимнән өйрәнүче Утыз Имәнинең дә философ янында философ, суфи янында суфи, шагыйрь янында шагыйрь булырга омтылышын, төрле өлкәдәге эшчәнлеген билгеләп үтә.
Габдерәхим Утыз Имәнинең әнә шундый киң иҗади эшчәнлеген күрсәткән әсәрләре, күчереп язган кулъязма китаплары, шигырь һәм проза җыентыклары Баш- кортстанда да элек киң таралган булган. Рус музыка белгече һәм фольклорчысы С. Рыбаков XIX гасырның ахырында Уралда башкортлар һәм татарлар арасыннан бик күп җырлар белән бергә, бәет һәм мөнәҗәтләр дә язып алган. Шул мөнәҗәтләрнең берсен «Музыка и песни Уральских мусульман» (1897) дигән китабында бастырып чыгарган.
Илаһи, әйләмә мохтаҗ шу дүрт адәм капусына
Бере вәли , бере казый, бере мөфти, бере солтан.
Шу дүрт адәмнәрнең шәррен 2 безгә күстәрмә, йә раббым:
Бере нәммә . бере замйон бере гаммаз , бере шайтан.
Ачыглардан" имин әйлә шу дүрт әгзами, рабби:
Бере башы, бере колак, бере чәшмә 7. бере лисан 8.
Шу дүрт нәрсәне күстәрмә безә дөньяла, йә рабби: Бере фәкр бере дәйн'°, бере мараз бере зиндан.
Авторы билгесез бу әсәрне С. Рыбаков «Башкорт мөнәҗәте» дип кенә исемли Ә тикшеребрәк карасаң, бу әсәрнең Утыз Имәнинең «Мөнәҗәт» исеме белән тарихка кергән мәгълүм шигыре икәнлеге ачыклана. Димәк, аның бу әсәре XIX гасырда тәмам җирләшеп, халыклашып киткән дигән сүз.
1973 елгы археографии экспедиция вакытында Башкортстанның Чакмагыш районы, Каран авылында әһәмиятле бер кулъязма китапка тап булдык. Ике йөз биттән артык бу иске җыентык, тезмә һәм чәчмә әсәрләрдән гыйбарәт булып, алариың эчтәлеге шәригать кануннарын, халыкның гореф-гадәтләрен, тормыш-көнкүреш низамнарын, холык, әдәп, әхлак мәсьәләләрен шигырь белән бәян итүгә бәйле. Баяннарында дин әһелләренә, түрәләргә тел тидерү очраклары да бар. Аларда һәйбат холык, гадәтләр мактала, яманлыклар, явызлыклар фаш кылына.
Бу кулъязма китап әнә шул яклары һәм үзенең эчтәлеге, формасы белән дә заманында (1898 елда) Габдерәхим Утыз Имәни авторлыгы белән Казанда чыккан «Китап мөһиммәт эз-заман»ны хәтерләтә төшә. Әмма Ә. Шәрипов «Мөһиммәт эз- заман» китабының авторы Утыз Имәни булуына шик белдерә ls, без тапкан җыентык та татар шагыйренә карамый. Аның сәүдә, акча, мал-туар хакындагы чәчмә өлешен, китапта күрсәтелгәнчә, шушы Каран авылы мәдрәсәсе мөдәррисе Карани әл-Сәлими, ә тезмә өлешен Әбүхаҗип дигән кеше иҗат иткән булса кирәк.
Утыз Имәни надан муллаларны, аларның ришвәт белән указ алуларын кискен тәнкыйтьләгән кебек, бу китапта да ришвәт белән указ алган надан муллалар фаш ителә Түбәндәге юллар китапның төп эчтәлегенә һәм авторына да ишарә ясый:
Бу тәнбиһ 13 әл-кәмалдыр 14 бу.
Бу әхсәне 1 әл-мәкандер бу.
Бу аузах |6, әл-каләмдер 1 бу. Бу мәксул әл-мәрамдер 18 бу, Әбүәлнурның китабы бу, Әбүхаҗип китабы бу, Әбү әл-бәян бәяны бу, Әбү әл-гаян гаяны бу.
Сали 19 үтеп бара алтмыш.
Гамәл фәрәсендән 20 ятмыш. Хатасы башидин ашмыш Мәхасе 1 бәхеренә22 батмыш.
'Волн —түрә, хуҗа; ’ ш ә р р е н — явызлыгын: 1 нәммә —ялачы; ' замйон — эчкече-- "'гаммаз — мәкерле; ‘ачы: - ачу 'чәшмә — күз; л н сан— тел. ’фәкр — фәкыйрьлек; '“дәйн — бурыч; “ мараз- чир
“ «Казан утлары» журналы. 1972 ел. 4 сан.
‘’Тәнбнһ — кисәтү, искәртү. 11 кәмал— тулы, бөтен: •• әхсәне — күркәмлеге. '• ау- з ах —ачык: ■’ к а л ә м — сүз. фраза. • м ә р а м — теләк, ният. ” с а л н — яше; “ фәрәС — ай. мәхасе — гаеп; ” б ә х е р — диңгез
Күрәсез, автор алтмышны үтеп барган олы кеше, ул туры сүзе белен үзенең гаеп диңгезенә — гөнаһка батып беткәнлеген дә яшерми.
Бу кулъязма китапның авторын һәм әсәрләрен махсус өйрәнәсе бар. Бу юлы безнең игътибарны тартканы — кулъязманың Утыз Имәни иҗаты белән тыгыз бәйләнештә булуы. Ул татар шагыйренең бигрәк тә «Гавариф эз-заман» әсәре белән аваздаш. Бу кулъязма китапта, «Гаеариф эз-заман»дагыча, үз заманындагы төрле ким- ♦ челекләр тәнкыйть ителә, шәригать кануннарыннан чыгып гореф-гадәт, йола, тор- « мыш-көнкүреш тәртипләре хакында сүз бара. Гаделлек, тугрылык, галимлек мактала, х гаделсезлек, яманлык, комсызлык, наданлык фаш кылына. Монда башкорт җирләре н хакында да, Стәрлебаш, Нигъмәтулла ишан турында да назымнар килеп чыга. Ши- £■ һабетдин Мәрҗани хакында шигъри юллар очрый. Автор Утыз Имәни иҗатының төп © мотивларын үзенчә куәтли, кайбер карашларын үзенчә шәрехләп аңлата, үстерә 5 кебек. <д
Ниһаять, кулъязманың 59 нчы битендә гарәпчә язылган шундый юлларга тап бу- = лабыз: «Калә әл-имам Утыз Имәни һадә гади өл-мисле фи заманиһи фи гыйлме әл- § мәсә илә иннәһи саннафа китабән фи хаккый әл-бидгати соммаһи би гавариф әэ-за- — ман фи тәгдади әл-бидгати фи әл-гыйбадәт». (Мәгънәсе: «Үз заманының юриспру- « денция гыйлемен шәп белгән Утыз Имәни яңалыклар хакында бер китап язды. Аны Р «Гавариф эз-заман» дип атады. Яңалыкларны санап, ул шуны әйтде» )
Автор «Гавариф эз-заман»да Утыз Имәнинең әйткән сүзе дип, шәригать тыйган ~ яман нәрсәләр дигән тезмәләреннән «чыгыр көфер әлиндән ак шикәр баш, кызыл ® канны салалар дип улуб фаш» дигән юлларын китерә дә. шикәрне ашауның мөсел- — манга ни өчен харам икәне турында 75 юллык шигырь тезә.
Кулъязманың 65 нче битендә тагын гарәпчә аңлатма: «Калә әл-имамы Утыз Имә- и ни фи хаккый бәрке-хытай әл-мосаммо би әл-чай». (Ягъни: «Чәй исемле кытай яфрагы © хакында Утыз Имәнинең әйткән сүзе».) Янә «Гавариф эз-заман»дан бер шигъри ' цитата:
Чыгыбдыр бу заманда вәркъ хитай 1
Йөзең додмош аңа бай. гидай. u
Кулъязма авторы ни сәбәптәндер Утыз Имәнинең шигырь юлларын бозыбрак, мәгънәсезләндеребрәк күчерә. Ә Утыз Имәнидә бу юллар түбәндәгечә:
Чыгыбдыр чәй дигән бәрк хитай3
Йөзен тотмош аңа бай. гидай.
Утыз Имәнидә чәй хакында сүз алга таба бөлай дәвам итә:
Эчәрләр аны һәр йөндә биш бар, Ничек исраф дүгелдер, белгел әй-яр...
Бездәге кулъязма авторы бу фикерне үзенчә әйләндереп алып китә
Шу диклү мобталядер ' боңа һәр наз. Эчәр чәйне ашарга наны 1 булмас. Эчәр улса биш улуб өйдә, я ун. Бишигә илле акча, унга бер сом. Йылыга нөз сиксән, өч йөз алтмыш. Хаҗәте аслиясына күбесе сатмыш.
Күп чәй эчүнең гаилә бюджетына сугуын, сәламәтлеккә зарар китерүен үзенчә •сөйләп килә-килә дә, автор тормышның үзенә, абруйлы кешеләрнең сүзенә мөрәҗәгать итә:
Төрекмән хәзрәт ишан әвлиә дип. Ишетдем һәм чәй эчмәктән тыя дип. Дәхи Стәрлебашның хәзрәте ишан Тиләр хакъдин бу чәйдән нәфес тыйсам.
■Варкъ хитай —кытай харамы. ’барк х и т а й - кытай япрагы тадатлаиү. ’ и а и -икмәк. ‘хаҗәт ai-тии гаиләгә кирәк минимум
Алар тыймас мобахтан1, иншалла,
Әкал мәкруһлыгында2 шәккә калма.
Монда сүз Төрекмән дигән бер атаклы ишанның һәм Стәрлебаш ишаны Нигъмәтулланың әйткәннәре хакында бара. Ләкин автор бу ишаннарның чәй турында кире сүзенә караганда, аларның үзләренең чәйхурлыгын белепме, ничектер, үзе дә икеләнүгә төшә кебек: чәй ул хәләл дә, хәрам да түгел, эчкәнгә гөнаһы, эчмәгәнгә савабы юк, дигәндәй була.
Шунысы да хикмәтле, Утыз Имәни «Гавариф эз-заман» әсәрендә чәйне эчмәк яман дип кирегә юраса, үзенең «Назым дәр мәдхе чәй-каймак» дигән икенче бер шигырендә чәйне мактап чыга. Бер кулъязмасында ул чәй эчүнең кеше организмына 27 төрле зарарын, йөрәккә бик нык тәэсир иткәнен дәлилләп, чәй эчүдән тыелырга кушса, үзе тормышта бер чәйхур кеше була.
Чәйне бер үк вакытта мактап та, хурлап та язу ул заманнарда бик таралган күренеш. Мәсәлән, С. Рыбаковның баягы китабында ике башкорт бәете урнаштырыла. Икесе дә чәй турында. Берсе чәйне мактый, икенчесе яманлый. Археографии экспедиция вакытында табылган бүтән кулъязма китаплар арасында да чәйне мактап язган шигырь, мәдехләр очрый, һәрхәлдә, хикмәт коры чәйдә генә түгел, әлбәттә.
Башкортстанның Каран авылында табылган кулъязма китап исә аның авторында Утыз Имәнинең кулъязма әсәрләре булганлыгын яки ул кешенең Утыз Имәни шигырьләрен яттан белгәнлеген сөйли. Алай гына да түгел, кулъязма авторы үзе Утыз Имәнигә ияреп, төп иҗат мотивларын үзенчә дәвам итәргә омтылган шагыйрь, атаклы татар шагыйре әсәрләрен үзенчә шәрехләүче кеше. Аның үз әсәрләрендә Пиргали кебек гарәп философына, татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанига мөрәҗәгать итеп язган шигырь юлларыннан заманасының мәгълүматлы кешесе икәнлеген дә тоярга мөмкин.
Әле сөйләгән мәгълүматлардан чыгып караганда, XVIII гасыр ахырында, XIX гасыр башында татар әдәбияты тарихында күренекле урын тоткан шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәнинең тормышы һәм иҗаты Башкортстан белән дә бәйләнгән, аның кулъязма әсәрләре элек башкортлар арасында да таралган, хәтта аның поэтик традицияләрен үзенчә дәвам итәргә омтылган кешеләр булган дип әйтергә мөмкин. Болар исә Утыз Имәнинең тормыш һәм иҗат биографиясенең ике тугандаш халык — татарлар һәм башкортлар белән аерылгысыз булуын, әсәрләренең таралыш сферасының киңлеген, әдипнең үз заманында ук ике халыкка да якын, кадерле икәнлеген дәлилли торган мөһим факторлар ул.
Мобах