Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ДӘҮЛӘТ ИСӘП-ТЕРКӘҮ БИБЛИОГРАФИЯСЕНӘ 50 ЕЛ


әүләт исәп-теркәү библиографиясе республикада чыккан китап һәм брошюраларның, газета һәм журналларның, гомумән, барлык төр матбугат басмаларының дәүләт исәбен алып бару, теркәү һәм аның турында библиографик информация җиткерү бурычын куя. Кыска гына ител әйткәндә, ул — матбугатыбызның елъязмасы. Матбугат тарихын, китап басу эшен өйрәнү үзе мөстәкыйль фәнни тармак тәшкил итә.
Басма әсәрләрне исәпләп-теркәп бару өчен Россиядә инде 1837 елда ук дәүләт библиографиясе барлыкка килә. Бу эшне алып бару махсус учреждение — Петербург китап палатасына йөкләнә.
Россиядә яшәүче күп төрле милләтләр матбугатына дәүләт исәп-теркәү алып бару мәсьәләсе Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына куела. 1920 елның 30 июнендә РСФСР Халык Комиссарлары Советы кабул иткән һәм В И. Ленин кул куйган «РСФСРда библиография эшен Наркомпрос карамагына тапшыру» XXV турындагы карар нигезендә Мәскөүдә һәм урыннарда шушы эшне алып бару өчен китап палаталары төзелә.
Мәскәүдәге Үзәк китап палатасы Дәүләт нәшрияты составында төзелү үрнәге буенча Казанда да китап палатасы Татарстан дәүләт нәшриятының библиография бүлеге төсен ала. Бүлекне соңыннан библиография буенча илебездә иң зур белгечләрнең ‘берсе булып танылган профессор Е. И. Шамурин, аннары Казан библиофилы П. Е. Корнилов җитәкли.
Китап палатасына басма әсәрләрне җыю һәм теркәп бару, даими рәвештә алар- ның исемлеген бастырып чыгару, матбугат күргәзмәсе һәм Татарстанда чыга торган яңа китапларны уку залы, библиографик бюро оештыру. Татарстанга Багышланган әдәбиятның картотекасын төзү бурычлары куела.
Китап палатасы бу бурычларның кайберләрен генә үтәргә өлгерә Мәсәлән, шул ук елны анда яңа китапларны уку залы оештырыла һәм ул шәһәребездә зур популярлык казана. Татарстан дәүләт нәшриятында чыккан китаплар исәпкә алына, китап палатасы аркылы берничә хезмәт басылып чыга . 1921 елның ноябрь ахырында Татарстан дәүләт нәшриятының библиография бүлеге ябыла.
1 декабрьда Татарстанда 1917 елдан бирле чыккан басма әсәрләр фонды Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты карамагына күчә, басылып чыккан әсәрләрне теркәп бару эше туктап кала. Дөрес, ул елларда татар һәм көнчыгыш халыклары телләрендә чыккан китаплар Мулланур Вахитов исемендәге Үзәк Кенчыгыш китапханәсе музеенда тупланып киләләр *.
XXV Лепин н библиотечное дело Мәскаү. «Книг*». I960 ел. 283 бит
» Моемом. «Бюллетень Казанского отделения Госиздата». I91H ел. № 1 П М lb тьсы<Л Книга и художественная внешность Кара Советское строительство в Татреспублике за год (19ЯЗ-1Ш) Казан. 19.1 ел, ЛО бит
■ Академцентрнын 19.4 етиын 12 декабрь карары бетой бу кятапхаю Татар, тапиык Д»>ия» китапханәсе состппына керо, сопгысы 1833 елда Казан университетынын фоним китапхаиосэ белой кушыла.
ШунлыП күргәзмәләрнең берсе турында түбәндәге брошюра басылган Ашмасов Г Вмст; проиАнедепнй печати книжной палаты за 1938 год. Казан. 1939 ел
Д
Милли әдәбиятны библиографик теркәү, аның турында информация оештыру эшләре бу елларда Татарстанда гына түгел, башка республикаларда һәм үзәктә дә әле тәртипкә салынып җитмәгән була. Мәскәүдә чыга торган «Китап елъязмасыинда 1919 елда татар телендә чыккан 5 китап искә алынпан, шуларның өчесе 1919 елга хәтле басылган. Татарстан китап палатасы мәгълүматлары буенча бу китапларның саны 185 кә җитә. 1928 елда Дәүләт Үзәк китап палатасы «Китап елъязмасыиның махсус чыгарылышын бастыра башлый. «Махсус ’чыгарылыш» илебездә 81 телдә чыга торган милли әдәбиятны исәпкә ала, аны басманың үз телендә тасвирлый. Ул 6 ел буе (1928 — 1933) квартал саен чыгып килә.
Милли әдәбиятны библиографик эшкәртү һәм аны дәүләт теркәп бару эшләрен башкару өчен егерменче елларның беренче яртысында күп союздаш республикаларда китап палаталары барлыкка килә. РСФСРның автономияле республикалары арасында иң беренче булып бу учреждение Татарстанда (1926 ел), аннан соң Башкорт- стан (1929 ел) һәм Чувашстан (1931 ел) республикаларында төзелә.
Моннан нәкъ 50 ел элек, 1926 елның 21 декабренда Татарстан Халык Комиссарлары Советы «ТАССРның китап палатасы турында положение»не раслый. Шушы дата республикабызның дәүләт исәп-теркәү библиографиясенең башлангычы итеп санала.
Китап палатасы 1927 елның башыннан Татар мәдәнияте йортында үз эшчәнлеген башлап җибәрә, аның директоры итеп Г. Б. Ашмасов билгеләнә. Палатага Татарстанда чыга торган бөтен басма әсәрләрнең түләүсез махсус экземпляры килүдән тыш. көнчыгыш халыклары (мәсәлән, әзербәйҗан, башкорт, адыгей, аджар, дагстан, уйгур, үзбәк. кыргыз, калмык) телләрендә басылган әдәбият та алына. Казан җәмәгатьчелеге бу китаплар белән палата оештырган күргәзмәләрдә таныша1.
Тиздән Татарстан китап палатасы республикада чыга торган китаплар турында библиографик информация эшенә дә керешә. 1929 елда С. Ш. Таһирова тарафыннан төзелгән «Гыйльми библиография. 1925 елда чыккан татарча әсәрләр өчен» (Казан, Татар мәдәнияте йорты, 1929 ел, 102 бит.) дигән җыентык басылып чыга. 1930 елда исә квартал саен даими «Матбугат елъязмасы» чыга башлый. Бу библиографик күрсәткечтә Татарстанда чыга торган барлык китап һәм газета-журналлар теркәлә. Ләкин елъязманың өч кенә саны чыгып кала, төрле ведомстволарга буйсынган китапханә һәм библиографик учреждениеләрне берләштерү процессы башлану сәбәпле, китап палатасы мөстәкыйльлеген югалта. Ул башта Академцентр каршында төзелгән Татарстан фәнни китапханәсе составына керә, соңыннан Казан университеты фәнни китапханәсе бүлегенә әверелә. 1929 елга хәтле гарәп шрифтында басылган китаплар, газета-журналлар палата архивыннан китапханәнең гомуми фондына күчә (хәзерге вакытта шунда саклана), библиографик хезмәтләр төзү эше туктала.
Бу елларда чыккан китап һәм башка төрле матбугат басмалары турындагы мәгълүматны Крайны өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм башка кайбер учреждениеләр чыгарган библиографик күрсәткечләрдә табарга була. Мәсәлән, Татарстан дәүләт нәшрияты 1922 елдан 1936 елга хәтле нәшриятта чыккан китапларның каталогын чыгарыл килә. 1926 елда И. Рәмиевнең «Вакытлы татар матбугаты» (1905—1925. Казан, 1926 ел, 332 бит) дигән хезмәте дөньяга чыга. Татарстанны өйрәнү җәмгыяте бастырып чыгарган берничә библиографик кулланманы да (Татарстан библиографиясе, 1 чыгарылыш, 1917—1927, Казан, 1930 ел, рус телендә; Татарстан турында 1928 һәм 1929 елларда чыккан әдәбият. «Татарстанны өйрәнү җәмгыяте хезмәтләре», 1930 ел, 1 том, 182 — 203 битләр, рус телендә; Татарстан библиографиясе. 1918—1929. Казан, Татиздат, 1930 ел. Тезүчеләр: Тагирова С., Тагиров Р., татар телендә) шундыйлар исәбенә кертергә була.
Ләкин бу хезмәтләрне төзүчеләр, беренче нәүбәттә. Татарстанда чыккан китапларны түгел, ө Татарстанга багышланган әдәбиятны туплауны бурыч итеп куялар.
Татарстан матбугаты турында библиографик информация бастырып чыгару эше 1938 елда, китап талатасы Казан университеты фәнни китапханәсе составыннан чыгып, мөстәкыйль учреждениегә әйләнгәч, яңадан тәртипкә салына. Шул ук 1938 елда
китап палатасы «Китап елъязмасы» һәм «Вакытлы матбугат елъязмасыан чыгара башлый. Бу эш Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр дәвам итә.
Сугыш елларында палата эшчәнлеге тарая, матбугат архивын саклау шартлары авырлаша, кайбер район газеталарының махсус экземпляры килми башлый. Шулай да палата хезмәткәрләре Б. Булатов. М. Бурнашева, А. Бикбаеөаларның зур тырышлыклары аркасында, матбугатта чыккан әсәрләрне җыйнау, аны архивта туплау һәм дәүләт теркәп бару эше бу елларда да дәвам итә. Республика матбугаты турында библи- * ографик информация чыгару сугыштан соң яңадан үз җаена керә. £
Татарстанда чыккан китап һәм вакытлы матбугат елъязмаларыннан башка, 1953 елдан башлап «Рецензияләр елъязмасы». 1955 елдан «Газета, журналларда басылган ~ мәкаләләр елъязмасы» һәм 1969 елдан «Сынлы сәнгать әсәрләре елъязмасы» басыла J башлый. *
Укучыларга елъязманы куллануны уңайлаштыру йөзеннән, 1961 елдан бирле г барлык төр басма әсәрләр бергә, һәр квартал саен чыгькт килә торган «Матбугат ~ елъязмасыпнда чагыла. Бу елъязмада республикабызда барлык телләрдә чыккан ки- 2 таплар, брошюралар, авторефератлар, ноталар, газета-журналларда басылган мәкалә- ф ләр, рецензияләр, сынлы сәнгать басма әсәрләре, библиографик күрсәткечләр теркәлә. 1960 елдан бу елъязмага «Татарстан Советлар Союзы матбугатында» дигән бүлек өстәлде. Бу бүлеккә теркәү өчен материалны китап палатасы В. И. Ленин исемендәге республика китапханәсе белән берлектә җыйный. Татарстан турында басылган әдәбиятның тасвирламасы башка республикаларның китапханәләренә дә җибәрелә
1967 елдан башлап «Матбугат елъязмасы» битләрендә Татарстанда чыккан китаплар турында еллык статистика мәгълүматлары бирелә.
Хәзерге вакытта китап палатасы хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрен тагын бер әһә- ■ миятле юнәлештә җәелдерәләр. Алар республика матбугатының җыелма библиографик күрсәткечен төзүгә керештеләр. Беренче чиратта, вакытлы елъязмалар чыкма- I ган еллар өчен җыелма библиография булдыру максаты куела. Димәк, ул. беренче нәүбәттә, 1917—1945 елларда чыккан басма әсәрләрне чагылдырырга тиеш. Шулардай 1941—1945 еллар өчен «Китап елъязмасы» (Казан, 1973 ел) библиографик кулланмалар арасында үз урынын алды инде. 1917 — 1940 еллар өчен мондый җыентык күп томлы булып, аның 1 томында 1917— 1929 елларда татар телендә чыккан китаплар туплана, икенче томда 1930— 1940 елларда чыккан китаплар теркәлә. Киләчәктә республикада рус телендә чыккан китапларның һәм башка төр басма әсәрләрнең җыелма библиографик күрсәткечен төзү күздә тотыла.
Әйтергә кирәк, союздаш һәм автономияле республикаларның күпчелегендә мондый хезмәтләр төзелде инде, ә кайбер (мәсәлән. Балтик буе, Кавказ арты республи- иаларында, Чуваш АССРда) җыелма библиографик күрсәткечләрдә басма матбугат барлыкка килгәннән бирле чыккан әсәрләр тасвирлана Республикаларның җәмәгатьчелеге бу библиографик күрсәткечләргә югары бәя бирә, аларны мәдәният төзелеше казанышларына йомгак ясау итеп карый. Литаа телендә 1547—1861 елларда чыккан китаплар җыелма библиографик күрсәткеченең әдәбият өлкәсендә бирелә торган Республика лремиясенә лаек булуы шуның бер дәлиле
Илле ел дәверендә Татарстан дәүләт исәпләү-теркәү библиографиясе зур уңышларга иреште. Автономияле республикалар арасында беренче булып Татарстан китап палатасы тезелде. Республикада чыга торган басма әсәрләрнең палатага килә торган түләүсез махсус данәсе нигезендә Татарстанның матбугат архивы тупланды. Бу архивта хәзерге вакытта 661828 саклану берәмлеге булып, шулерның 34590ын китаплар, 10254 ен журнал. 997 сен сынлы сәнгать әсәрләре. 101 ен нота, 464814 ен газеталар фонды тәшкил итә. Районнарда, зааод-фабрикаларда һәм башка предприятиеләрдә чыккан газеталарның иң тулы фонды да шушы архивта сакланган. Киләчәктә Казан архивларында, китапханә фондларында сакланмаган басма әсәрләрнең микрофильмын төшерү күздә тотыла.
Квартал саен даими чыгыл килә торган «Татарстан матбугат елъязмасы» автономияле республикалар арасында иң тулылардан һәм методик яктан уңышлылардан санала.