Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ТАШЛАРДАГЫ ЯЗУЛАР»


Соңгы елларда Татарстан китап нәшрияты гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы елларында
батырлык үрнәкләре күрсәткән якташларыбыз турында күп кенә җыентыклар бастырып
чыпэрды. Шуларның берсен — Самат Шакирның «Ташлардагы язулар» дигән китабын — мин
аеруча зур кызыксыну белән укыдым. Бу җыентык миңа тирән эчтәлекле һәм фактларга бай
булуы белән ошады.
Китапның беренче өлешендә гражданнар сугышы чорында легендар Чапаев дивизиясендә
хезмәт иткән Заһидулла Краснов, атаклы Азин дивизиясе пулеметчысы Фәйзерахман Закиров,
Буденный Атлы Армиясе кавалеристы Габделвәли Фәйзерахма- нов. Беренче татар укчы
бригадасының батальон комиссары Хәйретдин Хәйбуллин турында язылган очерклар белән
танышабыз. Бу очеркларны укыганда безнең күз алдыбызда күңелдә тирән эз калдырган
вакыйгалар гәүдәләнә.
1918 елның сентябре. Чапаев дивизиясенә казаклар кул астында калган бер хуторны азат итү
бурычы йөкләнә. Сан ягыннан да, корал ягыннан да өстен булган дошманны хутордан бәреп
чыгаруда Заһидулла Краснов һәм Имаметдин Хубаев роталары хәлиткеч роль уйныйлар. Комдив
Чапаев бу сугышта зур батырлыклар күрсәткән командирларга һәм сугышчыларга рәхмәт
белдерә. Хөкүмәтебез Заһидулла Красновны Сугышчан Кызыл Байрак, ә Имаметдин Хубаевны
Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкли.
1941 елның июлендә Заһидулла ага, өлкән яшьтә булуына да карамастан, үзе теләп фронтка
китә һәм фашистларны тар-мар итүдә катнаша. Самат Шакир менә шуларның барысы турында да
мавыктыргыч итеп яза.
Әлеге җыентыкта «Алаш Орданы җимергәндә» дигән очерк бар. Көньяк -көнбатыш
Казагыстанның Каспий яны комлыкларында менә дүртенче тәүлек инде Татар бригадасының 3
нче полкы авыр походта. Полкның беренче батальон комиссары Хәйретдин Хәйбуллин үзенең
батырлыгы, куркусызлыгы, сугышчылары арасында ныклы тәртип урнаштыруы белән
башкалардан аерылып тора. Полк командиры аны үз янына чакырып ала һәм алда торган бурыч
белән таныштыра. Аннары, полк комиссары Г. Касыймов белән киңәшеп, Хәйбуллин батальонына
«Алаш Орда» хөкүмәтенең контрреволюцион штабына беренче булып һөҗүм итүне тапшыра.
Батальон бу заданиене намус белән үтәп чыга. Очеркны укыганда күңелне кыю якташларыбыз
белән горурлану хисе били.
Китапның икенче бүлегенә Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое дигән мактаулы
исемгә лаек булган якташларыбыз Иван Максимов. Ленинград өлкәсендә партизаннар отряды
командиры булган Әхмәт Садыйков, Украинада тупчы булып хезмәт иткән һәм Советлар Союзы
Герое исеме алган Гимай Шәйхетдинов, Днепропетровск шәһәрендә фашист илбасарларга каршы
көрәшү өчен төзелгән яшерен оешма члены Фатыйма Гафурова һәм башкаларга багышланган
очерклар тупланган. Ул очеркларда да, илебездәге башка барлык милләт вәкилләре белән иңгә-
иң торып, туган илебезне һәм Европаны фашизм коллыгыннан азат итүдә баһадирларча сугышкан
якташларыбызның онытылмас батырлыклары шактый тулы гәүдәләнә. Алар- ның данга бизәлгән
тормыш юлы безгә һәм безнең киләчәгебез булган яшь буынга матур үрнәк булып тора.
САЛИХ ХӘЙБУЛЛИН,
отставкадагы өлкән лейтенант.