Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАЛАНТЛАР ЮЛЫ


Менә ничә көннәр инде кулга каләм алырга куркып йөрим — Мирсәй Әмир иҗатының зурлыгы куркыта. Күпме мактасаң да аз булыр төсле.
«Авыл яшьләре» журналының 1926 елгы ноябрь санында әдипнең «Дуслар һәм дошманнар» исемле беренче хикәясе басыла. Аннан бирле узган ярты гасыр вакыт эчендә ул язган хикәяләрнең һәм ро- ман-повестьларның, фельетоннарның һәм сәхнә әсәрләренең, публицистик мәкаләләрнең һәм тәнкыйть хезмәтләренең һәммәсен бергә җыйсаң, аларның гомуми күләме берничә йөз табакка җитәр иде. Әмма язучы иҗатының зурлыгын ул язган әсәр-ләрнең саны һәм күләме белән генә билгеләп булмый.
Әдәбият, сәнгать дөньясында иң соңгы судья — вакыт үзе. Вакыт сынавын узарлык бер әсәр язган кеше — бәхетле язучы. Мирсәй Әмирнең андый әсәрләре әллә ничәү: «Агыйдел», «Миңлекамал», «Мөстәкыйм карт йокысы», «Балыкчы ялганна-кинлекләр тудыра. Мирсәй Әмир — әнә шундый талантларның, чор үзе тудырган талантларның берсе. Ярты гасыр вакыт эчендә ул газаплы эзләнүләр, куанычлы табышлар белән тулы зур иҗат юлы уза: бөтен көчен һәм талантын биреп, яңа әдәбиятны— социалистик реализм әдәбиятын тудыруда катнаша; әдәбиятыбызның алтын фондына керерлек әсәрләр язып, яңа методның көчен раслый, абруен күтәрә. Бер тамчы суда чагылган кояш нурыдай, аның иҗатында татар совет әдәбиятының ярты гасырлык үсеш юлы чагыла, аның әсәрләрендә героик халкыбыз узган данлы юл чагыла. Мирсәй Әмир иҗатының зурлыгы әнә шунда, минемчә: әсәрләренең халык тормышының елъязмасы булуында, иҗатының чорыбызга лаек иҗат булуында...
Чын Мирсәй Әмир «Безнең авыл кешесе» белән «Агыйдел» повестеннан башла- лана диләр. Бу — берьяклы караш. Безнең уебызча, чын Мирсәй Әмир, художник Мирсәй Әмир шактый иртө башлана. «Хафиз бармагы», «Җанлы бүкән», «Бәхет порошогы» кебек хикәяләрен, «Пар күгәрчен», «Хикмәтуллинның маневрда күргәннәре», «Карамалы егете» («Командир») исемле повестьларын язган чорлардан ук башлана.
Ихтимал, язучының беренче чор әсәрләрендә очеркка хас алымнар шактыйдыр. Ихтимал, аның ул әсәрләренә сюжет-композиция бөтенлеге җитеп бетмидер. Аның каравы, аларның һөркайсыннан егерменче еллар тормышының кайнар сулышын сизеп
ры»... Шулерның берсе белән дә ул әдәби
ят тарихына зур язучы булып керер иде. Ләкин сүз биредә тагын да киңрәк, тагын да тирәнрәк мәгънәдәге зурлык хакында бара.
Бөек Октябрь халык арасыннан чыккан талантларның үсүе өчен чикләнмәгән мөм
була, аларның һәркайсында көчле тасвир куәтенә ия художник «улы ярылып ята. Ул әсәрләрне укыганда, без шул чорга хас кызыклы вакыйгалар һәм ситуацияләр, үзенчәлекле характерлар белән очрашабыз. Ул әсәрләрдә ифрат җанлы һәм табигый чыккан, тормышчанлык көче белән укучыны тетрәтерлек күренешләр күп.
Язучының беренче чор иҗатына караган әсәрләрнең һәркайсы диярлек табигый, халыкчан юмор белән сугарылган. Аның иҗатында юморның җылы, мөлаем көлүдән алып ачы сатирага кадәр булган барлык төсмерләрен очратырга мөмкин. Юмор-са- тира алымнары язучының беренче чор әсәрләренә үзгә бер ямь һәм матурлык өсти, аларны кызыклы һәм үзенчәлекле итә.
Шул рәвешчә, беренче чор иҗаты буенча, Мирсәй Әмир безнең алга тормыштагы үзгәреш-яңарышларны җентекләп күзәтеп баручы оста хикәяче, чәчрәп торган көлү сәләтенә ия юморист булып килеп баса.
Алга таба язучының иҗат палитрасы тагын да байый һәм төрлеләнә тешә, «Безнең авыл кешесе» әнә шул хакта сөйли. Бер үк вакытта ул 30 нчы еллар әдәбиятында барган үзгәрешләр хакында да сөйли.
«Кайда өзеклек, кайда эш бармый — шунда сыйнфый дошман кулы тыгылган була...» Бу Сүзләрне повестьның төп герое коммунист Бикташев әйтә. Аның шул сүзләрендә әлеге повестьның да һәм гомумән ул чор әдәбиятының да төп рухы, төп пафосы чагыла. Матур әдәбият йөз белән сыйнфый көрәш мәсьәләләренә борыла.
«Безнең авыл кешесе», чорның үзе кебек үк, кырыс, киеренке әсәр. Корыч пружина кебек, соң чиккәчә кысылган повесть. Кискен драматизм, кырыс буяулар, гүя ки, сыйнфый көрәшнең дә рәхимсезлеген раслап торалар. «Безнең авыл кешесе» — кыс ка һәм җыйнак әсәр, укучыга булган тәэсир көченең зурлыгы, активлыгы белән аерылып торган әсәр.
Автор сыйнфый көрәш мәсьәләләрен гадиләштереп сурәтләүдән ерак тора. Әсәрдә без реаль көрәш күренешләре, тормышчан итеп эшләнгән кызыклы образлар белән очрашабыз. Әсәрнең төп герое — җаны-тәне белән яңа тормыш төзү эшенә бирелгән коммунист, егерме биш меңче колхоз председателе Бикташев, революция мәнфәгатьләрен барыннан да өстен куйган максималист кеше, халык интереслары, социализм интереслары өчен шәхси бәхеттән баш тартырга әзер торган аскет кеше. Язучы аның шәхси тормышына, индивидуаль сыйфатларына һәм эчке дөньясына аз туктала. Шуңа да ул безнең алга, сөя. кайгыра һәм шатлана белүче җир кешесе булудан бигрәк, кырыс һәм нык ихтыярлы революция солдаты булып килеп баса. Без күбрәк аның яңа тормыш төзү өчен барган кискен көрәш юлында йөргән чагын күрәбез, аның белән күбрәк сыйнфый көрәш мәйданында очрашабыз.
Бикташев ярлы халыкны — үз көче белән яшәргә омтылучы чын кешеләрне бәхетле итү өчен көрәшә. Сыйнфый дошманнар, Миргали кебек, йомшак сөйләп, каты утырта торган мәкерле кулаклар яшәгәндә, ул бу максатка җиңел генә ирешеп булмаячагын яхшы аңлый. Кулак Миргалинең көче чын максатын яшерә белүдә, үз дигәненә ирешү өчен мәкерле планнар кора белүдә күренсә, коммунист Бикташевнын көче — халык массаларына таянуда. Шуңа да ахыр чиктә ул сыйнфый дошманнарнын барлык хәйләләрен җиңеп чыга. Кайчандыр Миргали йогынтысында булган ярлы Са- бирлар, яңа тормыш төзү юлына баскан бик күп башка колхозчылар кулак Миргалине түгел, ә читтән килгән Бикташевны, каты куллы, әмма гадел коммунистны якын итәләр, безнең авыл кешесе дип атыйлар.
Каты куллы җитәкче диюгә, хәтергә, кылт итеп. «Чит кеше» пьесасындагы Чешков образы килеп төшә. Асылда Чешков та М. Әмирнең Бикташевы кебегрәк бер кеше бит. Күпме сүз булды бу образ турында, күпме мактадылар бу әсәрне... Ә бит шул ук нәрсәләрне (дөрес, башка материал җирлегендә) үз язучыбыз моннан 40 ел элек үк күтәргән булган! Мәсьәләгә әнә шул ноктадан карап якын килсәк, «Безнең авыл кешесе» повестеның әһәмияте тагын да арта төшәр.
Әдәбият тарихында барлык кешеләр тарафыннан бер дәрәҗәдә сөеп укыла торган әсәрләр була. «Агыйдел» — шундый повесть, бер тын алуда язылган, бер сулыш белән язылган әсәр. «Акчарлаклар», «Кара йөзләр» кебек үк, бәхетле язмышка очраган әсәр. «Агыйделпне укып ничә буын укучы картайган. Гаязлар, Артыкбикәләр һаман картаймый. Алар кичергән хисләр һаман искерми. Повестьның сихри көче нәрсәдә?.. Мин еш кына шул хакта уйланам.
LU. Камалның «Акчарлаклар» повестен укыганда, чын күңелдән Гарифларны, Газн- эаләрие бәхетле итәсе килә, эчтән генә булса да: «Балык күбрәк керсә ярар иде»,— дип теләп торасың. «Кара йөзләр»не укыганда бәхетсез Галимәне кызганасың, аның югалган матурлыгы өчен әрнисең. Әнә шул нәрсә әлеге әсәрләрне бөтен итә. камил һәм матур итә. «Агыйделинең сере нәрсәдә? Аны нинди көч яшәтә, нинди хис гүзәл һәм бөтен итә?..
Беренче карашка, «Агыйдел» повестеның укучыны шаккатырырлык бер җире дә юк кебек, ул — бик гади әсәр.
Ямьле Агыйдел буена урнашкан авылларның берсенә, җәйге ялларын үткәрергә дип, ике студент кайта. Әсәрнең нигезенә шул ике егетнең язмышы салынган. Авылда уздырган берничә ай вакыт эчендә аларга төрле кешеләр белән аралашырга, кызыклы һәм гыйбрәтле күп кенә вакыйгаларда катнашырга туры килә. Әсәрне уку дәвамында без алар башкарган эшләр, алар башыннан узган хәлләр белән танышабыз. Бер уйлаганда, гадәти хәлләр, колхозлашу чорындагы авыл тормышы өчен табигый ва-кыйгалар...
Әмма бөтен хикмәт шунда, ул вакыйгаларның һәммәсе ифрат зур кызыксыну һәм мавыгу белән укыла. Беренче битләрдән үк әсәр безнең игътибарыбызны биләп ала, автор безне үз артыннан ияртеп алып китә. Ник дип сорасагыз, ул үзе сурәтли торган геройларга һәм вакыйгаларга карата бездә кызыксыну уята белә. Повестьның башыннан ахырына кадәр күңелләрне үзенә тартып, сихерләп торган Артыкбикә турында сөйләп тормыйм. Мондый образ тагын Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә генә очрарга мөмкин. Күчербайларны һәм Тешсез Ибрайларны, Тәкъвә Сәхөүләрне һәм Низамиларны искә төшерегез, һәркайсы — искиткеч тормышчан, истә калырлык геройлар. Әсәрнең Агыйдел табигатен сурәтләүгә багышланган урыннары, Гаязларның, җыелышып Урал тауларына күтәрелүләрен тасвирлаган бүлекләре турында шулай ук сөйләп тормыйм. Ямен җибәрермен дип куркам. Низамилардагы аш мәҗлесен, я булмаса гает көне алдыннан уздырылган кичәне алып карыйк. Никадәр җанлы һәм мавыктыргыч булып чыккан алар1
«Агыйдел» повесте гел контраст буяулардан тора. Шатлыклы вакыйгалар драматик вакыйгалар, матур күренешләр ямьсез күренешләр белән чиратлаша, яшьлек, мәхәббәт хисләрен сыйнфый көрәш картиналары алмаштыра, яхшы кешеләр яман кеше ләр кармагына килеп каба... Шуңа да карамастан, әсәр ифрат якты. күтәренке тәэсир калдыра. Бусының хикмәте нәрсәдә икән?.. Безнеңчә, автор әсәрдә сурәтләнгән барлык вакыйгаларга тормышка гашыйк егетләр күзе белән, Гаязлар, Ильяслар күзе белән карый алган. Шуңа да повестьтан яшьлек хисе, яшәү кече ташып тора. Шул хис әсәрнең бөтен рухына, яңгырашына үз эзен салган. Яктылык, лирик җылылык шуннан килә.
Яшьлек хисе, яшәү көче... Мәхәббәткә сусаган, гүзәллеккә гашыйк яшьләр
• Агыйдел» повестеның сихри көче дә әнә шунда — яшьлекне символик мәгънәгә ия коч итеп күрсәтә алуда булса кирәк. Яшьләр — матурлык һәм гүзәллек сакчылары, алар —матур һәм гүзәл тормыш өчен көрәшчеләр. Яшьлек һәм яңа тормыш. Укучы аңында яңа тормыш үзеннән-үзе гүзәл һәм матур яшьлеккә тиңләштерелә. Хәзер инде Тәкъвә Сәхәүләрнең Гаязларга каршы көрәше тагын да зуррак һәм тирәнрәк мәгънә ала. Алар, ахыр чиктә, яңа тормышны, димәк ки, яшьлекне, гүзәллекне җимерергә маташучылар икән... Билгеле, укучы җаны-тәне белән Гаязлар, Ильяслар ягына күче, искелек тарафдарларын күрәлмый башлый. Әнә шул хис әсәрдәге барлык вакыйгаларны бер үзәк тирәсенә җыйный, повестьның эмоциональ тәэсир көчен арттыра, аны төзек һәм бөтен итә.
Язучы бик зур һәм файдалы идеяләрне укучы аңына бернинди көчләүсез, чын сәнгать чаралары, тормышчан геройларның тормышчан хисләрен сурәтләү аша җит керә алган. «Агыйдел» повестеның төп кыйммәте шунда.
Күп санлы хикәяләрдән, роман-повестьлардан тыш, Мирсәй Әмир — уннан артык пьеса язган кеше. Аларның һәммәсенә тукталып тормастан, «Миңлекамал» белән «Тормыш җыры» турында гына берничә суз әйтәсе килә.
Чор сулышын, заманның төп рухын чагылдыру ягыннан «Миңлекамал» драмасы бер Мирсәй Әмир иҗатында гына түгел, ә бөтен татар драматургиясендә зур һәм мактаулы урын тота. «Безнең авыл кешесе» повесте кебек үк, «Миңлекамал» да шул
н&
а. «к. У.» м I.
чорга хас кырыс буяулар ярдәмендә язылган. Язучы сугыш елларындагы колхоз тормышына хас авырлыкларны һәм кыенлыкларны яшерми. Шул ук вакытта ул авыл кешеләренең фидакарьлеген, совет кешеләренә хас патриотизмны да ифрат калку Һәм тәэсирле итеп күрсәтә алган. Бу яктан драманың III пәрдәсе аеруча оста эшләнгән.
_ Үз теләге белән колхоз председателе булып эшли башлаган Миңлекамал бер вакыт бик авыр хәлдә кала. Бәла арты бәла, күңелсезлек арты күңелсезлек чыгып тора. Язгы чәчү вакыты килеп җиткән. Ә колхозның ни чәчәргә орлыгы, ни җир сөрергә юньле атлары, ни эшләргә кешеләре җитми. Шундый бер чорда колхоздагы соңгы ирләрне, җигәргә яраклы тагын биш атны армиягә алалар. Район орлык лабораториясеннән бодай орлыгыгыз чәчәргә ярамый дигән күңелсез хәбәр килә. Карак Хәлимнәр, ялкау Мәймүнәләр колхоз эшенә таяк тыгып җанга тияләр. Шуларның һәм-мәсе әстенә авылга коточкыч авыр хәбәр килеп төшә немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә Миңлекамалның ире Шиһап һәлак булган...
Кинәт килеп төшкән бу кадәр авырлыкка адәм баласы түзмәс, никадәр генә түзем булмасын, сынар, сыгылып төшәр, дип уйлыйсың. Юк, Миңлекамал сыгылып төшми — иң кыен шул минутта җан ачысы белән: «Җенемне кузгаттың, Гитлер, инде чыдап кара!»— дип кычкыра. Аның бу сүзләре заманында тамашачыларга ничек тәэсир итте икән?!. Бомба шартлаганнан ким булмагандыр, мөгаен. Аның бу сүзләре күпме кешене фидакарь хезмәткә күтәргәндер, күпме кеше күңелендә дошманга ачу һәм каһәрле нәфрәт уяткандыр! Чын сәнгать әсәренең көче кайчак бомбалар, снарядлар шартлавыннан куәтлерәк булып чыга. Шикләнми әйтергә була: М. Әмир шундый көчкә ия әсәр иҗат иткән. Миңлекамал кебек кешеләре булган стройны, Миңлекамал кебек гүзәл кешеләрне тәрбияләп үстергән стройны беркем дә, бер дошман да җиңә алмаячак! Драма укучы һәм тамашачы күңелендә әнә шундый ышаныч уята.
Характеры, яңгырашы белән «Тормыш җыры» «Миңлекамалпдан нык аерыла. «Миңлекамал» җитди һәм кырыс буяулар белән язылган булса, бусында якты төсләр, романтик буяулар өстенлек итә. Беренче драмада колхоз тормышындагы авырлыкларга һәм кыенлыкларга басым ясалса, «Тормыш җыры» мәхәббәткә дан җырлый, саф мәхәббәтне, мәхәббәткә тугрылыкны романтик биеклеккә күтәрә. Тормыш сугыштагы ирен көтүче хатыннардан, тылдагы хатынын сагынучы солдатлардан торган ул чор өчен һәм бер ул чор өчен генә дә түгел, бу мәсьәләнең никадәр мөһим, никадәр актуаль булуы һәркемгә аңлашыладыр. «Тормыш җырыпның тамашачылар арасында зур популярлык казануы үзе үк күп нәрсә турында сөйли.
«Миңлекамал» һәм «Тормыш җырыпнда күтәрелгән тема-проблемаларны язучы «Саф күңел» романында тагын да үстерә, ачыклый һәм тирәнәйтә төшә. «Саф күңел» безнең прозада зур мәсьәләләргә багышланган, зур иҗтимагый конфликтларга корылган романнар күбәйгән, чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән повестьлар активлашкан елларда, татар совет проза әдәбияты бик бай чорда, бер-бер артлы кызыклы әсәрләр чыгып торганда дөнья күрә. Шуңадыр, ахры, ул тәнкыйть игътибарыннан читтәрәк кала.
Дөрес, әдәби тәнкыйть әсәрне бөтенләй күрми узды, дип булмый. Аерым мәкаләләрдә һәм рецензияләрдә романның көчле яклары да, кимчелекләре дә беркадәр ачыла. Тәнкыйтьчеләр, мәсәлән, авторның эпик хикәяләү остасы булуын, әсәрдәге төп геройның шактый уңышлы һәм тулы эшләнгәнлеген билгеләп үтәләр. Шуның белән бергә, роман артык озынга сузылган һәм таркау чыккан, диләр. Фронт тормышы, сугыш эпизодлары ясалмарак һәм төссез тоела, диләр. Нигездә бу фикерләрнең күбесе белән килешергә мөмкин.
Шулай да, соңгы басмасын укып чыккач, «Саф күңелпнең җитдирәк игътибарга һәм югарырак бәягә лаек әсәр булуына ышанасың. Иң элек ул гаять киң колачлы булуы белән игътибарны җәлеп итә. Бер мәктәп, бер укытучы гаиләсенең тормышын сурәтләүдән башланып киткән роман бүлектән-бүлеккә гел киңәя, тармаклана бара. Язучы мәктәп тормышыннан шәһәр тормышына күчә, аннан республика һәм бөтен ил тормышын иңли. Әсәргә берөзлексез яңа геройлар, яңа вакыйгалар өстәлеп тора. Тора-бара «Саф күңел» Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышның барлык якларын иңләгән монументаль әсәргә әйләнә. Романда истә кала торган образлар күп. Бүлек саен диярлек без анда оста сурәтләнгән эпизодлар белән очрашабыз. Язучы, җитәкче
һәм массаларның үзара мөнәсәбәте, җитәкченең мораль һәм күңел сафлыгы кебек, актуальлеген беркайчан да җуймый торган зур проблемалар күтәрә.
Ахыр чиктә, «Саф күңел» — безнең әдәбияттагы иң калын роман. Сәнгатьчә көче ягыннан дип әйтмим, ә менә күтәргән мәсьәләләренең күплеге һәм зурлыгы ягыннан, киң колачлы булуы ягыннан аны бары бер генә әсәр — «Сугыш һәм тынычлык» романы белән генә янәшә куеп була. Мин моны күзгә төтен җибәрү яки укучыны шаккаттыру өчен генә әйтмим. «Саф күңелпне язганда, Лев Толстой әсәре авторга боек өлге булып хезмәт иткән. Мирсәй Әмир «Сугыш һәм тынычлык» колачындагы, ■Сугыш һәм тынычлык» кебек яңгырарлык роман язарга омтылган. «Саф күңел» романы үзе шундый фикергә этәрә. Игътибар белән укысагыз, сизми калмассыз...
Мирсәй Әмирнең беренче әсәрләре табигый, тормышчан юмор белән сугарылган дигән идек. Иҗат юлын көлке хикәяләрдән башлаган язучыбыз, «балыкчы ялганнары» н һәм «Мыжык карт язмаларыпн чыгарып, соңгы елларда бу өлкәдә тагын бер ут уйнатып алды.
«Балыкчы ялганнары» — ифрат кызыклы һәм үзенчәлекле әсәр, әдәбиятыбызны баета, аның жанр чикләрен киңәйтә торган әсәр. Повестьта кызыклы ситуацияләр, көлкеле хәлләр күп. Анда бер тын алуда укыла торган, бөтен дөньяңны оныттыра торган бүлекчәләр бар: «Такыр башлы кеше». «Мөхәммәтша», «Иртәгә балыкка чыгасы көннең киче», «Иртәгә балыкка чыгасы кичнең төне», «Чистай сәгате һәм Тула самавары», «Хәтер төзәтү тарихы...» Нихәтле шаянлык, күпме мәгънә аларда!
Әсәрдә көлә һәм көлдерә белә торган мәзәкчел кешеләр байтак. Үтә заманча киенеп йөрергә ярата торган Латыйп карт үзе генә ни тора! Повестьның иң матур, иң шаян урыннары шул карт белән бәйләнгән.
Хәтердә калырлык, кызыклы образларның тагы берсе — «пошляк» Мөхәммәтша. Латыйп карт кебек үк, ул да ифрат кызыклы һәм колоритлы шәхес. Билгеле, кердәге кызыклы образлар болар белән генә чикләнми. Оптимист Мәхмүтне алыгыз, аның янына ата балыкчы Таҗины китереп куегыз. Андрюшкиннарны, башка образларны искә төшерегез. Шулай да Мөхәммәтша белән Латыйп картка җиткәне юк. Әсәрнең уңышын нигездә шул ике образ билгели.
Кыска бер мәкаләдә М. Әмир кебек үз мәктәбе, үз шәкертләре булган язучының иҗатына тулы һәм төпле бәя бирү, ярты гасыр вакыт дәвамында язган барлык әсәрләренә тукталу мөмкин түгел. Телисеңме юкмы, иҗат юлының төп этапларына тукталып, әдипнең иң характерлы әсәрләрен санап чыгу белән чикләнергә туры килде. Без әле аның балалар өчен язган әсәрләрен, әдәби тәнкыйть хезмәтләрен, җәмәгать эшләрен телгә дә алмадык. Алар үзләре мөстәкыйль хезмәт язуны сорый. Аның барлык әсәрләренә хас уртак яклар, М. Әмирнең аерым әсәрләрен үзара якынайта торган сыйфатлар хакында да язып тормыйбыз.
Ләкин, кабатлап булса да. бер фикергә басым ясыйсы килә: Мирсәй Әмир — го- мер-гомергә заман, чор сулышын тоел яшәгән, ил һәм халык ихтыяҗларын тоеп яшәгән әдип, аннан да бигрәк ил. халык ихтыяҗларын тоеп иҗат иткән әдип. Менә шуңа күрә дә колхозлашу хәрәкәте көчәеп кенә килгән бер чорда ул «Безнең авыл иешесепн, Ватан сугышы елларында «Миңлекамалвны. партиянең XX съездыннан соң «Херриятпне яза. Чор. заман ихтыяҗларына сизгер булу — язучы иҗатының иң харак-терлы һәм иң матур сыйфаты, аның иҗатының зурлыгын билгели торган сыйфат.
Аннан соң, әдипнең барлык күренекле әсәрләре тормышның кайнар вакыйгалары эзеннән, нәкъ үз вакытында, нәкъ кирәк чагында языла. Игътибар итегез: «Безнең авыл кешесе» 1933 елда, «Агыйдел» 1935 елда, «Миңлекамал» 1944 елда басылып чыга. Бу да — бик гыйбрәтле хәл. Чын сәнгать әсәре язу өчен, тормыш вакыйгаларының утырып, эзгә төшеп беткәнен көтеп яту, «дистанция» саклау мәҗбүри түгел икән. Мирсәй Әмирнең иҗат практикасы тагын шул хакта сөйли.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Мирсәй Әмир бүген дә тулы канлы иҗат тормышы белән яши. Матбугатта әдәбият, сәнгать мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре белән катнаша. «Казан утлары» журналының редколлегия члены буларак, каләмдәш дусларының һәм яшь язучыларның яңа әсәрләрен укый, һәм бер өзлексез *Ңа әсәрләр яза. Күренекле язучыбыз 70 яшьлек бәйрәмен «Без бәләкәй чакларда» исемле зур күләмле яңа әсәр тәмамлап каршылый.