Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Зәкия Туфайлова
Балалар шагыйрәсе, нәни укучыларыбыз яратып
укый торган «Фамилиясез Локман», «Нәни
капитаннар» кебек кызыклы шигъри китаплар.
шулай ук «Бохара-Урал» шикелле киң билгеле
җырлар авторы Зәкия апа Туфай.ю- вага 70 яшь
тулды.
Башкортстанның Кушнаренко районы Ил- морза
авылында туып үскән, хезмәт юлын укытучы,
тәрбияче булып башлаган, күп еллар Казанда
китапханәче булып эшләгән шагыйрә әле һаман да
иҗади хыяллар белән янып яши. Шагыйрәне зур
юбилее белән котлап, бу санда аның яңа
шигырьләрен урнаштырабыз.
Ватаным
Күргәнем бар сызылып ал таң атканын, Зәңгәр күлне ак томаннар
япканын, Шомыртларның ап-ак чәчәк атканын, моннан гүзәл нинди
ил, дим, бар тагын. Иң гүзәле минем бөек Ватаным.
Күрсәм әгәр мин Кояшның батканын, Җир өстенә караңгылык
ятканын, Чишмәләрнең төнлә моңсу акканын. Тизрәк әйлән, Җир, дим,
Кояш тирәли, Гел кояшлы б улсын газиз Ватаным.
Иртәсен дә, кичен дә Песи галош эчендә. Җайлы урын тапкан ул,
Бөгәрләнеп яткан ул.
Аягы да юк кебек, Койрыгы да юк кебек, Китәр сыман тәгәрәп Йоп-
йомры туп кебек. Әкрен басып, вак атлап, Йөрим галош тирәли. Бик
кирәк тә кирәген... Ничек тартып аласың, Жәл ич песи баласы.
Тынсыз-тавышсыз гына, Киттем галошсыз гына.
Мин утырам тәрәзәдән
карап кына
Чәчләремне шома итеп тарап кына, Мин утырам тәрбзәдән карап кына.
Ашап-эчтек, дәү әнием табын җыя. Ул бит безнең чисталыкны бик тә
сөя, Чынаякны әллә тагын биш кат юа. Гөлсем апа ашыга-ашыга тузан
сөртә. Юккамыни «уңган Гөлсем» исемен йөртә? Әнә, минем
урынымны ничек җыйды — «Ә» дигәнче курчак кебек итеп куйды.
Чәчләремне шома итеп тарап кына, Мин утырам тәрәзәдән карап кына.
Киң урамнан бертуктаусыз кеше үтә. Әтием кебек ашыга алар — эшкә
китә. Әнә бер эт китеп бара теге яктан, Авызына җайлап кына сумка
капкан. Кем өйрәткән диген әле ул маэмайны — Хуҗасына булышырга
җаен тапкан. Чәчләремне шома итеп тарап кына, Мин утырам
тәрәзәдән карап кына.
Ачык авызлар
Рәхмәт сиңа, яшел алан, Рәхмәт сиңа, имәнлек. Шау чәчәкле аланыңда
Җиләк ашап кинәндек Әй, аланың ямьле икән, Җиләк бигрәк тәмле
икән. Шунысы гаҗәп, хикмәт менә, Җир җиләге ипләп кенә Үзе авызга
кереп тора, Шикәр кебек эреп тора, Эреп тора, эреп тора, Чиләкләр
буш — күреп тора Ник авызга керөп тора?
Эх, сез ачык авызлар дип, Кояш бездән көлеп тора.