ШИГЫРЬЛӘР
Тилгән
Йоклап яткан буш болынны урап Очып йөри өстә бер тилгән, — Ә бер өйдә, сагышлардан сыкрап, Баласына ана иелгән:
«Мә ипи, мә, я им дә йокла, Зур үс, буйсын, тәңрең онытма».
Шаулый сугыш, куба көчле гыйсъян, Яна йортлар, үтә ни заман!.. — Искечә син, илем, борынгыңнан Күз яшеңнән купшы манзараң,—
Кайчангача ана кайгырыр? Кайчангача тилгән каңгырыр?
1916
Тормыш көймәсе Терәлде комга... Эшчеләр тавышы Яңгырады шунда.
Тын суда — җыр да һәм борчу гына... Менә җиләнле Бер көчле чыга.
Җилкәнне төшереп, Рульне кузгата, Күкрәге белән Багорга ята.
Ул әкрен бора Кызыл көймәне, — Йөгерә яр буйлап, Кала өйләре.
Юнәлде көймә, Юлчылар бик шат... Тик алар безне Утыртмаячак!
1904
Т, «К, У.» 1.
97
Ялгыз хатын
Август Стриндберг хатирәсе
Газапларны татыдым, хыялландым Шашып үлем көтеп үземә...
Тик юк1 Хәятемә кул салмадым, Яшим менә — кайгы йөземдә.
Язын зират буйлап гизә идем, Очраттым бер нәни курганны, Таныш түгел кабер белсен дидем Башларымнан ниләр узганны!
Мин чәчәкләр китереп салдым аңа, Кояш баеп барган чагында...
Кемдер йөри, йөри һаман янда, Карап куя минем ягыма.
Көтмәгәндә тоткан карашыннан
Игътибарын миңа аңладым,
Юк, ялгыз мин, ялгыз! Караучыдан Йөз чөердем, читкә атладым.
Әллә борчый иде ялгызлыгы?
Әллә инде күреп ошатты
Талган йөземдәге тирән моңны?
Ник карады икән бу чаклы?
Юк, мин йомдым тизрәк күзләремне:
Буйга зифа, моңсу йөзләре.
Арабызда, тоташтырып безне, Сузылмасын сагыш эзләре...
Ләкин тоям: җилкәм аша гына Карап тора, тәмам янымда... Кире кагар өчен, тизрәк моңа Авыр сүзләр эзлим җанымда.
Ул пышылдап көчкә әйтә шунда,
Азапланып, сыкрап күңелдән: «Курыкмагыз миннән. Бу урында Нәни балам минем күмелгән».
Гаепледәй, кичерү сорадым да, Башым идем кайгы белдереп. Ә ул сузды чәчәкләрне миңа, Онытып бара икән дип белеп.
«Алар калсын, дидем, сабыегызда, Очрашудан безнең бер ядкарь...» Ул иңбашын тартты салкын гына: «Алар бигрәк Сезгә кирәкләр».
Мин гаепле, әйе, хатам да хак, Тик үлгәнгә кадәр кичермәм! — Минем арттан кызгангандай карап Елмаюы чыкмый исемнән.
1914
Гүзәлем, ник алай гашыйклар ауларга, Күзеңдә нинди ул сихерләр?
Мин дә бит түзәлмәм бу кадәр арбауга, Ләкин, юк,— башкалар сөйсеннәр.
Бу хәтәр уеның, яздырып акылдан, Кол итәр күпләрне арада, Әйләнерсең аннан яшь, матур хатыннан Акыллы, рәхимле анага.
Син инде язмышың уенына күнеккән, — Күпме ул наз, бәла китерде! — Яңадан туарсың саф алсу күбектән, Нәкъ шулай, бүгенге шикелле.
1915
Мин — һамлетмын. Каным туңа минем Мәкер җәтмә коруын күрүгә.
Җанда яши иң беренче сөюем Дөньядагы бердәнберемә.
Зәмһәрирле тоомыш алып китть Сине — Офелиямне еракка. Агуланган кылыч һәлак итте Мин-принцны туган туфракта.
1914
Гел яшәдең ялгыз! Эзләмәдең Имандаш та, дус та, терәк тә. Син чәнечтең хәнҗәр, кызганмадың, Бәхет өчен ачь к йөрәккә.
«Бәхет табар идең син дә, шашкан!..» «Нигә! барыбер саклап калырга Мөмкин түгел аны дулап ташкан Бураннарның салкын карында!»
1914
Газазил
Атла, атла, минем арттан калма, Тчгоы колым булып, иел баш. Очып менәр өчен якты тауга Уңай булыр янда син булгач
Ашырырмын өскә, упкыннарның Үртәп төпсез-тирән ярларын. Файдасызга булыр куркуларың, Илһам гына булыр зарларың.
Эфирлардан, башың әйләнүдән Химаяләп бөтен көчемнән Саклармын мин канатларым белән, Бер күтәргәч кулдан төшермәм.
Таш тауларның ап-ак балкышында, Тапталмаган саф бер болында, Мин илаһи тәнем белән шунда Көйдерермен гаҗәп нурымда.
Син кыргый дәрт дип атаган әйбер - Бик кечкенә нәрсә, алдану, Моңсу сагыш кына җирдәге бер... Сыймыйдыр шул синең аңга бу? —
Кичке дөнья бераз тына төшкәч, Сихерем көче җаның упканда, Очыйк диярсең син тагын өскә, Күк даласы яккан утларга.
Әйе, алып сине мин асманга, Ашырырмын гаршең-күгеңә, Җир күренә йолдыз булып анда, Ә йолдыз җир булып күренә.
Оерсың син тәмам хәйран калып, Синең алда яңа дөньялар — Ышанмаслык күренеш торыр балкып, — Мин тудырган уен тик алар...
Син куркудан хәлсезләнеп, тетрәп Пышылдарсың: җибәр!..— дип шунда. Мин җәермен канатларым кинәт, Елмаермын: оч, бул юлыңда!
Шул илаһи елмаюдан эреп — Гел әверелә барып юклыкка, Син очарсың, таштай бөтерелеп, Балкып торган чиксез бушлыкка.
1916
НУРИ АРСЛАНОВ тәрҗемәләре.