ШИГЫРЬЛӘР
Ашкынам болыннарга
Безнең яшьлек үткәрмәде гомерен Хәзергедәй матур киенеп.
Киндер чалбар, сатин күлмәкне дә Кабул итә идек сөенеп.
Сугыш чоры булгангадыр бәлки, Юк-бар өчен һич тә көймәдек, Сынмады рух, заман безне түгел, Без заманның үзен көйләдек.
Үсмер чакта шактый көтү көттем, Башка эшләр өелеп торса да. Хезмәт хакы югарырак иде, Дәрәҗәсе түбән булса да.
Хәзер аңлыйм. Зур хак болыннарны Өйрәнүем белән түләнгән. Табигатьне аңлар дәрәҗәгә Күтәреләм шуңа түбәннән.
Ашкынамын болыннарга — Чәчәкләр ватанына.
Киләчәгемә юлларым Тик шулар аша гына.
Кабына борчу катыш уй Никадәр чикләнеп тә. Җир «оҗмахы»на үтәргә
Куямын шикләнеп тә:
Андагы рәхәтлеккә бит Түзә белү дә кирәк. Ул гүзәллек дәрьясында Йөзә белү дә кирәк.
Күтәрелдем таш тау түбәсенә, Корып беткән аның бар ягы. Анда фәкать ялгыз үлән күрдем, Ул да булса — шайтан таягы.
Үзәнлектә бәлки нәфрәт белән Сыйлар идем аны, тукталып. Ә биредә, белмим, нилектәндер, Карап тордым аңа сокланып.
Чын күңелдән сөйде мине берәү, Чын күңелдән аны сөймәдем. Теләмәдем хәтерен калдырырга, Гүя изге иде теләгем.
Искә алып ул шук минутларны Үз-үземне тотып тиргәдем. Төшендем мин: сыкратмаска уйлап Сыкратканмын аның йөрәген.
Мәкерле җан. Кара уйлы күңелендә Гел явызлык, саф хис тәмам-тәмам беткән. Бер уйласаң, кызганыч, бик кызганыч ул, Андый кеше корган агач төсле икән.
Шул кешегә, кызгансаң да, уйлансаң да, Берничек тә шәп игътибар туплап булмый. Сирәк-мирәк кунып кайчак сайраса да, Корган агачка кош та бит оя кормый.
Бер-берсенә ялгап ясыйм менә Сүзләрдән мин фикер чылбыры. Бәйләү өчен дуслар игътибарын, Эх, дим, алар ныграк булгыры.
□■сэисэвс