Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОФЫКЛАР АРТЫНДА АЧЫШЛАР


агыйрь Рәшит Әхмәтҗановның «Ак канатлар» исемле беренче китабына язган рецензиясен Р. Гәрәй түбәндәге сүзләр белән тәмамлаган иде: «Бүгенге көндә аның (Рәшит Әхмәтҗановның— Р. Г.) иҗаты күтәрелеш, үсеш чорында. Алда аңа ләззәтле һәм газаплы кичерешләрдән соң туа торган берсеннән-берсе уңышлырак шигырьләр юлдаш булсын. Шагыйрьне поэзия дип аталган чиксез зур дөньяга алып чыккан «йөрәк бәйрәмнәренең кыңгыраулар таккан» аргамаклары ярты юлда арып калмасыннар» *.
Күптән түгел китап кибетләренә Рәшит Әхмәтҗаноаның «Гомер чишмәсе» исемле яңа китабы чыкты. Ике җыентык арасында 4 ел гомер. Уйласаң, иҗат кешесе өчен шактый вакыт бу. Күңелдә сораулар туа: аргамаклар юлда армаганнармы? Ак канатлар нинди биеклекләргә күтәрелгән, нинди офыкларга җиткәннәр! Ярты юлда туктап калмаганнармы?.. Дулкынланып «Гомер чишмәсенн укый башлыйм. Шигырь арты шигырь килә...
Кемдер шигырьләрне энҗе муенсага охшаткан. Кабатлау булса да, Рәшит Әхмәтҗанов шигырьләрен мин дә шундый муенсага тиңләр идем.
Җыентыктагы һәр шигъри энҗе үзенчә ялтырый, һәрберсе үзенә хас төс бирә. Шул энҗеләр бергә җыелып, үзенчәлекле яктылык хасил итәләр. Ә бу яктылыкны алар яшәүдән, мәхәббәттән, кыскасы, тормышның үзеннән алалар. Әйе. әйе. тормышның үзеннән. «Ак канатлар»да башланган матур адым «Гомер чишмәсе»ндә дә дәвам итә, үзенчә яңгыраш таба. Авторның кайсы гына шигырен алып карасак 1 «Казан утлары» журналы. 1973 «л. « «ае. та, без анда тормыш турында тирәннән фикер йөртү, яшәүнең мәгънәсе турында уйлану күрәбез, тынгысыз җанлы лирик герой белән очрашабыз. Шагыйрь үзе дә, аның лирик герое да үз интим хисләрен җырлау белән чикләнмиләр. Алар ил, халык язмышына бәйле зур мәсьәләләр белән янып яшиләр.
Дошманнар атты илемә —
Уклары мина тиде,—
ди шагыйрь «Мин һаман шундый» исемле шигырендә.
Авторның ватанны, халкын яратуы ифрат кечле. һәм бу турыда Рәшит Әхмәтҗанов гади, самими итеп яза. Аның әсәрләрендә ясалмалылык юк:
Без кешелек яклы кешеләрбез, Жлнүләргә барган нәселдән Ә туган »о<р. манге бәхет биреа. Кайгыларны безнең яшергән («Алма белән кояш арасында».)
Туган ил, туган җир турында язылган шигырьләр бик табигый рәвештә шагыйрьнең әнисенә, сөйгән ярына багышланган әсәрләренә килеп тоташа. Авторның «Әнкәң уйлана», «Карлыган җыя ана» дигән шигырьләрендәге ана образы үзенең эчкерсез, изге булуы белән аерылып тора.
Рәшит Әхмәтҗанов кеше күңеленең нечкә һем катлаулы кичерешләрен поэтик чаралар белән күрсәтергә омтыла. Бу — аның яхшы ягы. Автор бу максатына кеше һәм табигать, кеше һем тормыш арасындагы мөнәсәбәтләрне тасвирлау аркылы иреше. Менә тагын дүрт кенә юллык бер шигырь
Бүген ккиәт күк күкрәде Ниләр яуды, кая акты?
Яшь имәнне яшен сукты.
Карт алмагач чачак атты
Аның шигырьләренең теп геройлары барысы да җир кешеләре, безнең етнләре-
Ш
без, әниләребез, безнең туганнарыбыз, алар — «җир кызлары, җир уллары».
«Гомер чишмәсе»нең икенче бүлегендә шагыйрьнең мәхәббәт турындагы шигырьләре тупланган. Мәхәббәт турында язу хәзер авыр, әйтәсе сүзләр әйтелгән, диләр. Кемнәр өчендер бу шулайдыр да. Ә менә Рәшит Әхмәтҗановның бу өлкәдә дә табышлары байтак кына. Мисалга «Умырзая төсе кырларда» дигән шигырьне ки-терү дә җитә. Сөю, сөелү, сагыну, сагыш турында шагыйрь образлы итеп болай ди:
Офыкларда йөри...
Кемдер йөри аны урларга.
Аны мөмкин җырда җырларга тик. . Умырзая төсе кырларда.
«Гомер чишмәсе»ндә табигатькә, кошлар, җәнлекләргә багышланган тирән мәгънәле шигырьләр бар. «Язлар быел соңга калды...» дигән шигырендә, мәсәлән, шагыйрь торналарга карап кешеләр турында уйлана. Тормышта булган тирән драматизмны ул шушы ике юл эченә сыйдыра:
Полдыз,тардан азрактыр без кешеләр. Без азрак — чөнки бит без ныграк яндык
Мондый мәгънәле шигырьләр Рәшит Әхмәтҗановның кыска шигырьләрендә еш очрый. «Таш өстендә гөлләр», «Җыр кирәк җанга», «Ут эченнән...», «Сине уйлыймын да» кебек шигырьләре әнә шундыйлардан.
Таш өстендә гөлләр...
Гөл өстенә
Соңгы йотым суны коясың.
һәм актарып ташны.
таш астыннан Тапканым бар елан оясын.
(«Таш өстендә гөлләр» )
Шагыйрь әнә шулай, кыска язып, тирән мәгънә бирә, көтелмәгән нәтиҗә ясый.
Җыентыкта халык инде үз итеп, яратып өлгергән «Сау булыгыз, кыр казлары», «Акчарлаклар» дигән җырлар белән бергә, «Умырзая төсе кырларда», «Миләшләргә киләм...» кебек җыр булып китәрдәй матур шигырьләр күп.
«Гомер чишмәсеин бер талпыну белән укып чыктым да уйга калдым. Шагыйрьнең «Гомер чишмәсе» тирән, саф икән. Ул гел-гел шулай булсын, шагыйрь аны гел күңеленнән чыгармасын, иҗатын тагын да активлаштырсын, укучыларны күләмлерәк, тагын да тирәнрәк эчтәлекле әсәрләр белән куандырсын иде. «Язлар быел соңга калды...» дигән шигырен укыгач, аның моңа да көче җитәрлегенә ышаныч туа.
Аргамаклар юлда армаганнар, ак канатлар югарырак күтәрелгәннәр икән.
Җыентыктагы «Белмисеңдер...», «Сөймә- сәң», «Әллә ни әйтсеннәр» кебек матур гына фикерләре булып та, сәнгатьчә эшләнеп җитмәгән шигырьләр шигъри офыкларны тарайта алмауларына чиксез сөенеп куйдым.
Юлчы һаман да юлда. Алда әле барып җителмәгән ак шәфәкъ бар. Табылмаган, ачылмаган табышлар алда әле!