Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӨСЕЛМАН СОЦИАЛИСТЛАР КОМИТЕТЫ ҺӘМ БУРЖУАЗ ТАРИХЧЫЛАР


л жч 4 елның апрелендә Мулланур Вахитов инициативасы белән Мөселман со- I *4 I Ш циалистлар комитеты тезелә. Идел буе һәм Урал тирәләрендә социалистик ■ « революциянең җиңеп чыгуында, татар хезмәт ияләрен буржуаз милләт
челәр йогынтысыннан арындыруда бу комитетның роле гаять зур. Башлыча Мөселман социалистлар комитеты эшчәнлеге нәтиҗәсендә татар хезмәт ияләренең күп өлеше 1917 елның көзендә социалистик революция байрагы астына баса.
Мөселман социалистлар комитетыңың эшчәнлеге И. Рәхмәтуллин, Л. Рубинштейн, Е. Медведев, А. Григорьев, М. Булатов, А. Тарасов. М. Мөхәррәмов, Р. Нәфиков, Г. Сөйфуллин, И. Ионенко, И. Таһиров, Р Вәлиеа һәм башка галимнәрнең хезмәтләрендә шактый киң яктыртылган. Мөселман социалистлар комитетына багышланган беренче хезмәтләр егерменче еллар башында ук языла. Аларда Мөселман социалистлар комитетының һәм Мулланур Вахитовның 1917 елда эшчәнлегенә карата төрле, урыны белән капма-каршы фикерләр әйтелә. Бары тик КПССның XX съездыннан соң гына тарихчылар Октябрь революциясе алдыннан халык массаларын әзерләүдә һәм мобилизацияләүдә Мөселман социалистлар комитетының ролен, аның эшчәнле- генең чын-чынлап революцион характерын күрсәтә алдылар.
Шулай да Мөселман социалистлар комитеты эшчәнлеге тулысынча ачылып беткән дип уйларга иртәрәк әле. Аның тарихының кайбер яклары тагы да төгәлрәк, тирәнрәк тикшеренүне таләп итә. Буржуаз тарихчыларның Мөселман социалистлар комитеты эшчәнлеген бозып, фальсификацияләп күрсәтергә маташуларын да истән чыгарырга ярамый.
Үзләрен советолог лар дип атап йөрткән чит ил тарихчылары совет галимнәренең бу мәсьәләгә карата моңа кадәр яшәп килгән карашларының төрле булуын үз максатлары өчен файдаланалар. Алар, бер яктан, совет авторларының кайбер хезмәтләрендәге аерым өзекләргә ишарә ясаган булып, үзләренчә «объектива икәнлекләрен расларга тырышсалар, икенче яктан, ялгыш концепцияләрне идеологии диверсия максатларына җигәләр.
Социалистик революциядә Мөселман социалистлар комитетының*ролен 1917 елда татар хезмәт ияләренең милли азатлык хәрәкәтенә бәйләп кенә аңлатырга мөмкин. Бары тик шушы хәрәкәтнең характерын һәм төп тенденцияләрен анализлау гына аның оештырылу сәбәпләрен һәм максатларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Ә буржуаз тарихчылар, бу мәсьәләнең асылын дорфа бозып, татарлар арасында милли азатлык Хәрәкәтенең характерын һәм тенденцияләрен ялган бәялиләр.
Яманаты белән танылган милләтче Г. Исхакый 1917 елда татарлар арасындагы милли азатлык хәрәкәтен антагонистик каршылыклары булмаган, гомуми идеологиягә, бердәм максатка юнәлдерелгән хәрәкәт итеп күрсәтергә тырыша. Аныңча, Беренче рус революциясе чорында «төрле төркемнәргә, партияләргә таркалган* татарлар 1917 елда, янәсе, «үзләренең бердәмлеген аңлыйлар һәм берләшеп хәрәкәт итә-
Америка «советологы» Р. Пайпс та, милли-азатлык хәрәкәтенә -бердәм идеологияң тамгасы ябыштырып, шундый ук карашны яклый.
Совет тарихчылары 1917 елгы милли-азатлык хәрәкәтенең төрле сыйнфый максатларны һәм интересларны чагылдырган төрле агымнар үрелмәсеннән гыйбарәт булуын күптән инде ачык күрсәттеләр. С. Мөхәммәтов белән М. Мөхәррәмов «Советская Татария» газетасында чыккан мәкаләләрендә (1957 ел, 2 ноябрь) милли хәрәкәттә өч агым — пролетар, революцион-демократик һәм буржуаз агымнар булганлыгын бик хаклы рәвештә билгеләп үтәләр.
Пролетар агым — иң революцион һәм иң эзлекле агым. Ул интернационализм һәм барлык милләт хезмәт ияләренең туганлык идеологиясенә нигезләнгән. Буржуаз агым — киресенчә, контрреволюцион агым. Аның нигезендә татар буржуазиясенең, рус буржуазиясе белән җитди конфликтка кереп тормастан, «барлык мөселманнарның бердәмлеге» кебек икейөзле фразаларга төренеп, үзенең политик позициясен ныгытырга тырышуы, хезмәт ияләрен тагын да бөлгенлеккә төшерергә омтылуы ята. Революцион-демократик агы?л — әлеге ике капма-каршы агымның уртасында. Ул бер яктан, милли мәсьәләне демократик нигездә хәл итәргә омтыла, икенче яктан, иҗтимагый хәле буенча урталыкта булу сәбәпле, әледән-әле икеләнә һәм аңа пролетариатның җитәкчелек итүе зарур.
Пролетариат белән буржуазия арасында халык массаларының урта катламын — крестьяннарны һәм шәһәр ярлыларын үз якларына тарту өчен көрәш бара, һәм бу көрәш милли-азатлык хәрәкәте эчендә сыйнфый мөнәсәбәтләрнең үзәген тәшкил итә. Ул көрәшнең нәтиҗәсе объектив факторларга да, субъектив факторларга да бәйле була.
Объектив факторларга бәя биргәндә, буржуаз тарихчылар, егерменче йөз башында татарлар арасында иҗтимагый мөнәсәбәтләр социалистик революция өчен түгел, хәтта буржуаз-демократик революция өчен дә өлгереп җитмәгән, дип ышан- дырмакчы булалар. Көнчыгыш халыклары буенча немец «белгече» Г. Менде кара- шынча, имеш, Февраль буржуаз-демократик революциясе «Россиядәге барлык терки халыклар өчен берничә дистә елга вакытыннан элек килә...» 1
Татарларга карата бу тезис тулысы белән дөрес түгел. Билгеле булганча, XX йөз башында ук инде татар пролетариаты һәм татар буржуазиясе бер-берсенә капма- каршы сыйныфлар булып әверелә. Капитализм үсешенә бәйле рәвештә татарның сәүдә һәм промышленность буржуазиясе дә үсә. Татар эшчеләре үз интересларының һәр төрле Хөсәеновлар, Яушевлар, Акчуриннар һ. б. капкорсакларның интересларына капма-каршы булуын яхшы аңлыйлар. Татарлар арасындагы сыйнфый антагонизмны чагылдырып, демократик рухтагы «Аваз» газетасы 1917 елның 22 апрель санында татар хезмәт ияләренең комсыз татар байлары өчен тир түгүләрен бик дөрес билгеләп үтә. .
Татар авылларында да кискен сыйнфый каршылыклар хөкем сөрә. Революция чорындагы күп санлы документлардан күренгәнчә, крестьяннар алпавыт һәм кулак җирләрен тартып алалар, урманнарын кисәләр, утарларын яндыралар. Ул документлар татарлар арасында иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең буржуаз-демократик революция өчен генә түгел, социалистик революциягә күчү өчен дә җитлеккән булуын ачык күрсәтә.
Вак буржуа массаларының политик аңына йогынты ясаган субъектив факторларга килгәндә дә, чынбарлыктагы хәл татар буржуазиясе файдасына булмый. Эш монда. Менде раслаганча, 1917 ел алдыннан үз позицияләрен ныгыту өчен татар буржуазиясенең җитәрлек вакыты булмавында түгел. Бөтенләй киресенчә. Февраль революциясе башлану моментына татар буржуазиясенең экономик һәм политик позицияләре шактый нык иде. Әмма ул халыкны үз ягына аудару өчен көрәштә җиңеп чыга алмады- Күп санлы матбугат органнарының, руханилар пропагандасының һәм буржуаз интеллигенциянең тырышлыкларына да карамастан, төп халык массалары революцион-демократик идеяләр ягында кала.
Кайбер «советолог»лар, тарихи фактларны бозып, төрки халыклар, шул исәптен татарлар да. большевикларга тискәре карашта булды, дип ышандырырга маташалар. Француз тарихчылары А. Беннигсен белән Ш. Келькеже дә, Казан большевиклар оеш-
1 G v Mende. «Der nationale Kampf der Russlandturken. Ein Beitrag xur Natio- nalen Frage in der Sowjetunion». Berlin. 1936. S 125.
масында татар хезмәт ияларе вәкилләренең аз санлы булуын нигез итеп алып, шул ук фикерне алга сөрәләр.
Казан большевиклар оешмасында татарларның русларга караганда чагыштырмача азрак булуын татар хезмәт ияләренең большевикларга тискәре карашы белән түгел, ә бәлки аларның самодержавие табаны астында икеләтә изелеп яшәве белән аңлатырга кирәк. Милли һәм социаль изү, һичшиксез, татар хезмәт ияләренең политик һәм культура дәрәҗәсенә йогынты ясамый калмады. Ләкин, шуңа да карамастан, татар хезмәт ияләре, рус иптәшләре булышлыгында, марксизмның асылына төшенәләр һәм большевиклар партиясе сафларына киләләр. Партиягә беренче чиратта Казандагы зур заводлардан Алафузов. Крестовников, Казна заводлары эшчеләре керә. 1917 елның язында Алафузов заводында, мәсәлән. 47 коммунистның 13е татар була '.
Бу чорда Мөселман социалистлар комитеты хезмәт ияләре арасында революцион идеяләрне таратуда гаять зур роль уйный. Хезмәт ияләре массалары өчен көрәш интереслары пролетар һәм реөолюцион-демократик карашлы кешеләрне бер оешмага берләштерү бурычын алга куя.
Мөселман социалистлар комитетының 1917 елның 21 апрелендә кабул ителгән уставында социализмны үзенең идеалы итеп санаучы барлык гражданнарның комитетка член итеп кабул ителүе турында турыдан-туры әйтелә.
Большевикларны һәм сул социалистик агым вәкилләрен берләштергән бу оешманың политик платформасы «Кызыл байрак» газетасының 1917 елның 15 иче июнь санында игълан ителә. Ул түбәндәге таләпләрне үз эченә ала
1) властьны Эшче, крестьян һәм солдат депутатлары советы кулына тапшыру;
2) җирне һич кичекмәстән крестьяннарга бүлеп бирү;
3) контрреволюцион учреждениеләрне — Дәүләт думасын һәм Дәүләт советын тарату;
4) патша хөкүмәтенең һәм Вакытлы буржуаз хөкүмәтнең яшерен килешүләрен матбугатта игълан итү;
5) империалистик сугышны тизрәк бетерү;
6) киләчәктә заводларны һәм фабрикаларны эшчеләр карамагына тапшыру
Болар һәммәсе революцион таләпләр була, чөнки аларны тормышка ашыру җәмгыятьтә иң мөһим социаль-экономик һәм политик үзгәртүләрне алга сөрә. Бу таләпләр В. И. Ленинның «Апрель теэисларыннда һәм партиянең VII (Апрель) конференциясе карарларында күтәрелгән лозунгларның чагылышы булып тора
Мөселман социалистлар комитеты органы булган «Кызыл байрак» газетасы, комитет каршында оештырылган эшчеләр клубы һәм социаль фәннәр курслары да үзләренең эшчәнлекләрен массаларны политик тәрбияләүгә, киң катлам хезмәт ияләре арасында марксистик-ленинчыл идеяләрне җәелдерүгә юнәлдерәләр.
Шушы фактларга да карамастан, буржуаз «советолог«лар Мөселман социалистлар комитетын... милләтчеләр интересын яклаучы оешма итеп күрсәтергә маташалар. Үзләренең тезисларын нигезләү өчен алар турыдан-туры ялганлаудан да тайчынмый- < лар. Беннигсен һәм Келькеже. мәсәлән, Л Рубинштейнның «Ленинчыл милли t- политика өчен көрәшкә» дигән китабыннан Мөселман социалистлар комитеты эш- х чәйлегендәге кайбер ялгышларны һәм кимчелекләрне күрсәткән урыннарны кон- Ч тексттан аерыл китерәләр һәм цитаталарның мәгънәсен бозалар.
Мөселман социалистлар комитетының һәм Мулланур Вахитоәның эшчәнлеге татар милләтчеләрендә көчле нәфрәт кузгата. Алар Мулланур Вахитов турында төрле гайбәтләр, ялган хәбәрләр тараталар.
Шундый сорау туа: буржуаз «советолог»лар әйткәнчә. Мулланур Вахитов милләтчелек рухындагы оешма белән җитәкчелек иткән булгач. 1918 елның августында, ак чехлар Казанны алганнан соң. татар милләтчеләре (Г. Исхакый, ф. Туктаров, Г. Тере- гулов һ. б. лар) ни өчен соң аңа бертавыштан үлем карары чыгаралар? Бу сорауга җавап бер генә: Мулланур Вахитов татар буржуазиясенең һәм аның череп таркалган идеологиясенең килешмәс дошманы була.
Әлеге «советолог»ларның Мөселман социалистлар комитетын «милләтчелек мәктәбе» итеп күрсәтергә тырышулары ахыр чиктә аерым бер максатка юнәлдерелгән.
' Очерки истории партийной орглшиации Татарки 1S3 бит
• Партин « борьбе эа победу протетарской ревоаюция IT1—IT.1 битләр
МӨСЕЛМАН СОЦИАЛИСТЛАР КОМИТЕТЫ ҺӘМ БУРЖУАЗ ТАРИХЧЫЛАР ф
Алар вакытында шушы комитетның члены булган татар милләтчесе М. Солтангалиев- ның коммунизмга һәм Советка каршы эшчәнлеген акларга тырышмакчылар. Мөселмвн социалистлар комитетының Галимҗан Сәйфетдинов, Әминә Мөхетдинова, Каюм Саттаров, Якуб Чанышев, Хәсият Гайнуллин, Шәһит Әхмәдиев, Камил Якуб, Вәли Шәфи- гуллин, Миңнулла Вахитов, Абдулла Измайлов кебек һәм башка интернационалист членнарын милләтчеләр белән бер рәткә куймакчылар. Әмма фактлар аларның маташуларын кире кага.
Буржуаз тарихчылар Мөселман социалистлар комитетын марксизмга түгел, бәлки милләтчелеккә якын торган оешма итеп исбатлар өчен көчләрен кызганмыйлар. Янәсе, «Мөселман социалистлар комитеты большевиклар белән органик бәйләнештә булмаган, алар белән бары тик очраклы рәвештә генә контактка кергән» ’.
Билгеле булганча, Мөселман социалистлар комитетының үзендә үк большевиклар фракциясе була һәм аның членнары комитетның көндәлек эшенә актив катнашалар. Мулланур Вахитов үзе дә, аның көрәштәшләре дә большевикларның Казан комитеты җитәкчеләре белән Мөселман социалистлар комитетында да, җыелышларда һәм митингларда да даими очрашып, киңәшеп эш итәләр2. Шунысы да билгеле,большевиклар оешмасы җитәкчеләре (аерьгм алганда Я. С. Шейнкман) комитет каршындагы клубта лекцияләр укыйлар. Алай гына да түгел, Мөселман социалистлар комитеты РСДРП(б) Үзәк Комитеты белән турыдан-туры бәйләнештә була. МСК председателе Мулланур Вахитов партия Үзәк Комитеты белән даими хәбәрләшеп тора, ә «Кызыл байрак» газетасы большевистик «Правда» газетасында басылган мөһим материалларны тәрҗемә итеп бастыра. Мөселман социалистлар комитеты вәкиле, большевик А. Измайлов партиянең кораллы восстаниегә хәзерлек курсын билгеләгән VI съезды эшендә катнаша. Съезддан соң МСК, большевиклар белән берлектә. Вакытлы буржуаз хөкүмәтне бәреп төшерү өчен актив көрәшкә керешә3.
Шулай итеп, тарихи материаллар МСК җитәкчеләре һәм большевиклар арасындагы бәйләнешнең «очраклы» булуы турындагы уйдырмаларны юкка чыгара. Нәкъ менә большевиклар белән тыгыз бәйләнештә булганга күрә дә Мөселман социалистлар комитеты үзенең эшчәнлегендә матур нәтиҗәләргә ирешә: татар хезмәт ияләренең күпчелеге буржуаз милләтчелек йогынтысыннан арына һәм Совет власте урнаштыру өчен көрәшкә актив катнаша.
Казанда Октябрь көннәрендәге күтәрелешкә татар солдатларының актив катнашуын характерлап, баш күтәргән гарнизонның штаб начальнигы Массальский: «Татарлар үзләрен менә дигән итеп тоттылар», — дип яза. Бу бәя солдатларга гына түгел, эксплуататорларга каршы кискен көрәшкә күтәрелгән эшче һәм крестьяннарга да карый.
Мөселман социалистлар комитетының, югарыда әйтелгәнчә. Идел буенда һәм Уралда Совет властен ныгыту өчен халыкны көрәшкә оештыруда роле гаять зур. Совет власте өчен иң кыен вакытта МСК большевиклар ягында була. 1918 елның мартында ул татар буржуаз милләтчеләр оештырган «Болак арты республикасыпн тар-мар итүдә мөһим роль уйный. Ә гражданнар сугышы башлангач, татар хезмәт ияләрен, кулларына корал алып. Совет дәүләтен сакларга чакыра.